Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 август 2022, 13:38

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (9)

"Нәрсә сузылып яттың? Үз өеңдәге кебек ятасың? Әллә сине монда көтеп торалар дип беләсеңме? Чыгып кит, каһәр суккыры нәрсә…." – Кортка өй хуҗасыннан да болайрак итеп Мансурны өйдән куа башлады.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (9)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (9)

(Дәвамы.)

Бөтен белгәне, бөтен сөйләгәне шул булды: “Кыйнаганнарын хәтерлим. Кайсыдыр күпердән ташлаганнары әзрәк күз алдымда. Башкасын белмим. Судан йөзеп чыкканым гына истә. Менә ничәнче көн нәрсә туры килсә, шуны ашап йөрим. Бер ай чамасы элек шушы коралны яр буеннан таптым. Югыйсә, күптән ачтан кәкрәя идем. Ә шырпыны аучылар өеннән алдым”.

Милиция архивыннан актара торгач, моннан сигез ел хәбәрсез югалган бер бәндәгә охшатып, бу йолкыш белән чагыштырып карадылар. Бөтен билгеләре туры килә. Мансур да үзен таныды тануын, тик белдермәде.

Ул, үз исеменәрәк туры китереп, үзен Миша дигән булды. Ничек кенә маңгайларын җыергалап, башларын кашыса да, фамилиясен, кайдан, кем булуын исенә төшерә алмады. Тикшерүче дә төшеп калганнардан түгел, моннан сигез ел элек хәбәрсез югалган кешенең нәкъ шушы бәндә икәнен тиз төшенеп, үзенең түрәсенә житкерде. Милиция җитәкчесе үзе кереп тикшерде. Аның да шиге калмады.

Тора-бара коралны кайдан тапканын күрсәтергә куштылар. Әйе, ул урынны Мансур бик яхшы хәтерли. Хәтерләми ни, аннан соң ничәмә көн ашы аш булмыйча укшып йөрде. Теге мәетне җирләгәннән соң, барча тайга шул мәет исе белән тулган иде кебек. Сөйләгәннәрен дәлилләтү өчен, аны тиз йөрешле моторлы кәмәгә утыртып, тагы елга буйлап өскә алып киттеләр.

Мансур һаман елан кебек боргаланыр иде, әмма шундый оста итеп, стенага терәп, тозакка кертеп кыстылар. “Имеш ул, сакта торган хәрбине үтереп, коралын алган. Коралның номеры буенча кем коралы икәнлеге билгеле. Аннан соң, шушы корал белән синең тагы ике кеше үтергәнлегең дә билгеле. Алар да синең вөҗданда, намусың булса инде чак кына. Тик берәр тамчы калдымы икән ул синдә. Ике баланы ятим итеп, яшь кенә ир белән хатынны да үтергәнсең. Җитмәсә, берсен дә хәтерләмәгән кеше кебек кыланасың. Сиңа агач бушлат кидерәбез һәм капкач. Йә барысын да дөресен сөйләп бирәсең, йә без сине стенага терәп куябыз да “шалт”, һәм син юк. Җәмгыятькә кирәкмисең син. Сине хәтта уран казылдык-руднигына да җибәрмәячәкләр. Синең кебекләргә тик вышка гына”. Милиция түрәсе белән тикшерүче шулай диеп кычкырындылар. Мансур эшнең кайда барганын яхшы аңлады. Аңа һавада эленеп торган бөтен җинаятьләрне тегәргә уйлыйлар. Һәм ул тикшерүчеләргә теге хәрбине жирләгән яр тирәсен күрсәтергә мәҗбүр булды. Шушында таптым, дигән булды.

Тирә-якны җентекләп карап чыгар өчен тәҗрибәле эзтабарларны алып килделәр. Алар инде тайгада көне-төне йөргән аучы халкы, хәрби күмелгән урынны тиз таптылар. Чөнки теге, өстенә учак ягылган кабер тирәсен аю таптап йөреп, бөтенләй такыр ясап беткән. Юан-юан агачларның кайрыларын сыдырып-сыдырып, тырнакларын үткерләп агачларга тамгалар салган. Вак-төяк агач-куакларны бөтенләй сындырып, ботарлап ташлаган. Айдан артык вакыт үткән булса да, аю таптаган урын әллә кайдан күренеп тора. Каберне дә тиз таптылар. Ачып, солдатның череп тарала башлаган мәетен тикшергәч, шул ачыкланды: кеше бу кадәр итеп имгәтә алмый, моны тик аю гына эшләгән, дигән нәтиҗә ясадылар. Тагы да, мәетне тайгада туып-үскән кеше генә шулай күмә. Ерткыч җәнлекләр каберлекне ачып туздырмасын өчен. Ә бу үзен Миша дип атап, төгәл генә фамилиясен да исенә төшерә алмаган мәхлук эшли алмый. Бердән, буе ике метрлы таза хәрбигә көче дә җитмәс иде. Арка үзәген берьюлы өч урыннан берничек тә сындыра алмас иде, дигән нәтиҗәгә килделәр. Мәетне кем күмгәнен дә ачыклый алмадылар. Мансур “белмим”нән башканы белмәде.

Барча ачыкланганны Мансурга әйтеп тормадылар, билгеле. Чөнки милиция җитәкчесенең Мансурга карата үзенең башка ниятьләре бар иде. Түрә тәүге көннән үк бу мәхлукның кеше үтерергә сәләте дә, хәле дә юклыгын белде. Гомумән, бер карап утырып сөйләшүдә үк кешенең кем, нинди икәнлеген төгәл генә әйтә алган кеше иде ул.

Шушы хәлләр ачыклангач, бимазалап сорау алуларын туктаттылар. Үзен аерым бер камерага ябып куйдылар. Озак кына шулай тоттылар. Бу бичның кешене сагынганын көттеләр һәм беркөнне, башка камераларда урын юкка сылтап, бер бәндәне кертеп бикләделәр. Буй-сыннары, хәтта йөзе дә Мансурга охшабырак тора иде бу бәндәнең. Бер чамадарак киендереп, чәчләрен бер яккарак тарап куйсаң, туганнар дип уйларга булыр иде. Яшьләре дә бер чамадарак иде, ахры. Һәрхәлдә, читтән караганда шулай күренә иде. Берничә атнадан алар бер-берсенә тәмам ияләшеп беттеләр. Дуслашып та киттеләр, дияргә була. Бу бәндә тәртип, холык-фигыле белән дә белеме белән дә, ару гына кешегә охшаган. Төрлесен сораштыра, үзе дә сөйли. Бик кадалып бармый гына Мансур-Мишаның нәрсәдә гаепләнгәнен дә җайлап-җайлап кына сорашты.  Бик тә аптыраган кеше булды. Кайгысын уртаклашты.

– Әйе, иптәш, эшләрең бик алама, стенага да терәргә мөмкиннәр, бөтен статьяларың шуңа туры килә, – дип куркытты. Башка куркыныч хәлләр турында сөйләп, аның котын алды.

Ә чынлыкта исә, бу бәндә инде ничәнче тапкыр төрмәдә утырып, гомеренең яртысыннан күбрәген рәшәткә артында үткәреп сазаган, елгыр бер пахан иде. Зеклар телендә – “авторитет”. Һәм ул әкренләп Мансур-Мишаны төрмәдә утыруның төрле нечкәлекләренә өйрәтә башлады. Тач Басурман-Басыйр шикелле. Тик Басыйр бу кадәр начарлыкка өйрәтмичә, әтиләр, олы кешеләр кебек, юньлелеккә өйрәтсә, бу гел үзенең тискәре гадәтләрен исендә калдырып, ятлап алырга кушты. Кеше-фәлән дәшә калса, шунда ук борылып карамаска, тәүдә кем дәшкәнен, кай тарафтан дәшкәннәрен белергә тырышырга. Астан сулга таба башны бора биреп, аннан гына кешегә күтәрелеп карарга. Кеше белән сөйләшкәндә, аны үтә карап сөйләшергә кирәклеген дә өйрәтте.

– Бу болай эшләнә: карашны кешегә түгел, ә кеше артында торган ераграк берәр нәрсәгә төбисең. Шул ук вакытта игътибарыңны алдыңда торган кешедән ычкындырмаска. Шул ук халәттә артыңда һәм кырыңда да нәрсәләр эшләнгәнен барлап торырга. Бу чакта сиңа беркем дә искәрмәстән китереп суга да, кабыргаңа пычак та тыга алмас. Сиңа карап торган кеше, синең караштан берничә секундтан ук тынычлыгын югалтыр. Әйдә күнекмәләр ясыйбыз, – дип, күнекмәләр дә ясап карадылар. Бераздан теге адәм:

– Барып чыга болай булгач, – дип, аны мактап та алды. – Тагы да, канәгать булганда, телеңне генә шартлатып ал. Кирәкми синең баш-ияк кагуың. “Ярар” дип сүз әйтүең дә торып торсын. Тел шартлатуың җиткән. Вак-төяк, ягъни, кружка, чынаяк тотканда, баш һәм имән бармагың белән генә эләктер. Калган бармакларыңны тырпайтып тот. Чәнти бармагың менә шулай тырпайсын, – дип, кат-кат кабатлатты.

Кыскасы, бер-ике айдан суд булды. Мансурга унбиш елны чәпәделәр. Ул судта “мин шул-шул кеше, шунда тоткынлыкта булдым, яшерен шахтада алтын юдым”, дип кычкырырга да уйлаган иде дә, тагы туктап калды. Басыйр әйтүенчә, яшерен приискыда эшләүчеләр берсе дә тере калырга тиеш түгелләр, “телеңне тыймасаң, сине дә үтерәчәкләр, дәшмә, туганым”, дигән иде. Шуңа да судта “мин гаепсез, мин кеше үтермәдем” диюдән ары китә алмады. Судтан соң бөтенләй бәлҗерәп төште. Чигә чәчләре агарып чыкты.

Ә судны төрмә түрәсе белән милиция җитәкчесе бергә сөйләшеп оештырганнар иде. Адвокат та, прокурор һәм судьялар да ясалма кешеләр иде. Барысы да төрмәдә эшләүчеләр булып, суд ясап уйнаучылар гына иде. Шуңа да суд-кәмит әлләни озак бармады.

Миша-Мансурны камерага китереп бикләделәр. Ул атларлык хәлдә дә түгел иде. Аның бит әле суд дигән нәрсәне дә беренче кат күрүе иде. Камерадагы караватка яткач, балаларча кычкырып елап жибәрде. Аны хәтта теге бәндә дә чынлап жәлләп куйды, ләкин болар барысы да нәкъ аның ниять-планнары буенча эшләнә иде. Мишаны юаткан хәленә кергән булды.

Аны кайдадыр эшкә дә йөртәләр иде. Шуңа да, эштән кайткан саен, төрле хәбәр-яңалыклар алып кайта торды. Һәм, Миша-Мансур өлгереп җиткәч, аңа төрмәдән ничек качарга икәнлеген дә “тиште”.

– Унбиш ел утырырга җыенмыйсыңдыр бит. Шулай булгач, йә качарга, йә бүтән җаен табарга кирәк, – дип акыл өйрәтте.

Беркөнне, исә, зур сер ачкан кеше кебек:

– Кара әле, браток, синең утыру вкытыңны кыскартырга була. Бер фикер-уй бар. Бөтенесе синнән тора. Озакламый безне этап белән лагерь-колонияләргә озатачаклар, шунда иң кулай вакыт. Сиңа икенче кешенең исем-фамилиясен алырга кирәк. Бар монда бер истән язган. Аны озакламый барыбер исәрләр болницасына озатачаклар. Мөгаен, амнистиягә дә тыгарлар әле. Аңа барлыгы ун ел утырасы калган. Шулай булгач, әйдә талпынып карыйк, – дип, Миша-Мансурны котыртып үгетләргә тотынды. Шундый әллә ничәмә очракны сөйләп ташлады. – Син барыбер бернәрсә дә хәтерләмим дисең. Сизә-нитә калсалар: син элек тә бернәрсәне юньләп исеңә төшерә алмый идең, әле дә буталып киткәнсең. Вәссәлам. Әзрәк тәртип өчен биргәләп алачаклар инде. Нишлисең бит. Анысына гына түзәргә була.

Бу эш өчен, әлбәттә, берникадәр акча-мазар кирәк булуы бар. Алтын кисәге кебегрәк нәрсә булса, тагы да шәбрәк булыр иде. Алай-болай кара көнгә тыгып куйган берәр нәрсәң ятмыймы тайга эчендә?– дип, сүз арасында кыстырып куйды. Мансурның күлмәк-ыштаннан башка әйбере юклыгына ышангач, бу турыда башкача сүз кузгатмады. Шулай да үгетләүдән туктамады. Шулай ныкыша торагач, карап карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Мансурның тәненә, теге, исеме аңа тагылырга тиешле кешенең тәнендәге кебек итеп татуировкалар, язу-сызуларга охшатып, рәсемнәр эшләп тә куйдылар. Ярый әле теге бәндәнең рәсемнәре ул кадәр күп түгел, ди: ике тез өстенә үрмәкүч сурәте һәм кул бармакларына күршесенеке кебек итеп төрле рәвешле йөзекләр ясадылар. Тез өстендәге рәсемнәр зеклар телендә “буйсынмас” дигәнне аңлата икән. Бармаклардагы йөзекләр дә төрле бармакта төрле нәрсәне аңлата, ди. Әлбәттә инде, төрмә телендә. Хәтта аны камерадашы “яңа” исем-шәрифләре белән атап йөртә башлады.

– Шәп була бу, хәтта исемең дә туры килә бит әй, – дип мактады.

Менә билгеләнгән көн дә килеп җитте. Ябык машинада аны һәм бер төркем яңа гына хөкем ителгәннәрне елга вокзалына алып киттеләр. Машинадан төшереп тезделәр дә исем-шәрифләрен кычкырып барлый башладылар. Иң җаваплы мизгел килеп житте. Мансур бахырның тамаклары кибеп, тез буыннары калтырарга ук тотынды. Яңа исемен ишетүгә, тәүдә аптырабрак калып, дәшмирәк торды да, ни булса шул була, унбиш ел утырганчы, безгә уны да артык әле дип:

– Шул-шул статья белән шунча елга хөкем ителгән Горшков Михаил Иванович сафта, – дип жавап бирде.

Конвой башлыгы, Мансурга якын ук килеп:

– Телеңне йоттыңмы әллә, инәңне шулай иткере, – дип сүгенеп, берне ямап алырга уйлаган иде дә, Мансур, укытучысы биргән белемен кулланып:

– Мин эт ниткән түгел. Мин Мокрый-Миша, – дип аваз чыгара алды. Һәм күзләрен тутырып, тегене үтә карарга тотынды. Мансурның күзләре карый башласа, әйтерсең лә, буар елан күзенә әйләнә.

Конвой авыз ачып сүз әйтергә өлгерә алмый калды, тезелгән рәтләрнең теге башында төрмә түрәсе белән милиция хуҗасы пәйда булдылар. Мансур нәрсә булыр икән, шау-шу күтәрерләрме дип, көткән иде дә алай-болай бернәрсә дә сизелмәде. Кыскасы, барсы да алдан уйланылганча шома гына үтеп китте.

Шушы минут, шушы сәгатьтән Мансурның яңа тормышы башланды. Тормыш дип әйтеп булса. Дөресрәге, маҗаралар белән тулы тормыш йомгагы сүтелүен дәвам итте.

Вәт әй, беркем сизмәде, нинди шома үтте. Менә сиңа могҗиза, дип уйлады Мокрый-Миша. Әйтүемчә, бу аңа гына шулай тоелды. Ә чынлыкта исә Горшков Михаил Иванович-Мокрый Мансур белән тикшерү изоляторында утырган кеше үзе иде. Ул үзенең унике елының ике елын гына утырып, калганыннан ничек котылырга икән дип уйлап йөри иде. Менә, туры китереп, калган ун елын Мансурга үзенең исем-кушаматлары белән бергә тага алды. Әлбәттә инде, теге түрәләр һәм бик зур ришвәт исәбенә. Үзенә башка исем-фамилия, паспорт юнәтеп, шәһәрдән бөтенләйгә чыгып шылды.

Ә Мансур-Мокрый бу вакытта, унбиш елымны унга алыштыра алдым дип бик канәгать булып, баржа өстендәге тимер әрҗәдә БАМ төзелешенә китеп бара иде.

Өч көн барганнан соң дүртенче көнне теге баржа өстендәге тимер әрҗәләрне зеклар үзләре машиналарга күчереп утырттылар. Һәм аларны, шул ук тимер тартмаларга тутырып, тагын алга алып киттеләр. Менә шулай ничәмә еллар гәзит-журналларда язылган, аңа багышлап җырлар иҗат ителеп, кинолар төшерелгән атаклы БАМга да килеп җиттеләр. Зекларны төзелешнең иң кыен һәм һәлакәтле урынына китерделәр. Бер айлап үзләренә яшәргә бараклар төзеделәр. Аннан шул бараклар тирәли чәнечкеле тимер чыбык сузып үзләрен саклыйсы сакчыларга вышкалар утырттылар. Ашатуын яхшы ашаттылар, анысына сүз дә юк. Тәүдә урман кистеләр, агач әзерләделәр. Аннан чокырларны күмеп, тау-кыяларны шартлатып, юл салырга урын ачтылар. Елгаларга күперләр салдылар. Тәүдә үк Мансур-Мокрыйга уңай туры килде. Аны кием-салым бирү складына мөдир итеп куйдылар. Чынлыкта исә аны колония түрәсе Мозговойның шылтыратуы аркасында шулай урнаштырдылар. Мансурга яхшылык теләгәннән түгел, тавышы чыкмасын, бигрәк тә тәүге елларында дип шулай эшләделәр. Чөнки зонада кеше бер-ике елдан соң барыбер эт каешына әйләнә. Калган халык исә “пахан Байкал артында да пахан инде, юньләп эшләми дә” дип уйладылар. Аның сүзе кайда да үтә дип, әзрәк шөрлиләр дә иде. Надзиратель-сакчылар да, офицерлар да аны бик борчып бармадылар.

Мокрый бүтән зеклар белән аралашмады да дияргә була. Аның янына  бер-ике себер татарыннан башка кеше керә дә алмады. Шул үзе мөдир булып билгеләнгән складның бер башындагы бәләкәй генә бүлмәдә яшәде. Эше дә шунда ук булды. Кәгазь-документларын гел тәртиптә тотты. Склады никадәр зур булуына карамастан, эче һәм тыш ягы һәрвакыт чиста, җыештырылган булыр иде. Шуңа да тикшерүчеләр һәм лагерь администрациясе аңардан һәрчак канәгать булды. Буш вакытында әдәби китаплар укып, зеклар алып кайткан, матур ташлардан вак-төяк кирәк-яраклар ясады. Кайберләрен саткалады, кайберләрен шундый ук икенче вак-төяккә алыштырды. Сорасалар, офицерларга да өлеш чыгарды. Рөхсәт итмәсәләр дә, үзе яшәгән бүлмәнең бер кирпечен куптарып алып, шунда радиоалгыч саклап, радио тыңлады. Соңга таба иртәнге-кичке барлауларга да барса барды, бармаса бармады. Тирә-яктагы сакчылар аны әллә кайдан танып торалар һәм администрация урнашкан якка тоткарлыксыз үткәрә башладылар. Тора-бара, тирә-яктагылар белән тәмам дуслашып, танышып алды, барысына да үз кеше булып китте. Ләкин барыбер мондагы тормыш, тормыш түгел иде. Ирекле тормышка караганда күп мәртәбәләргә авыррак, ачырак, рәхимсез-мәрхәмәтсезрәк. Монда кем көчле – дөреслек шуныкы. Сине кыерсытсалар, беркемгә дә барып сыена да, ярдәм дә сорый алмыйсың. Һәркем үзенә үзе хуҗа. Тагы да шунысы бар: үзләрен-үзләре яклый алмаганнарның хуҗалары бар. Алары инде – кол һәм ялчы-хезмәтчеләр.

Кайчан котылыр, кайчан бетәр бу эт тормышы? Кайчан котылыр бу тәмуг төбеннән? Шушы төзелешкә килеп урнашкан, тәүге мөмкинлек чыккан көе Нурзиясенә берничә хат та язып салган иде дә ул, тик аңардан хат килми торды. Шуннан берьюлы берсеннән-берсе салкын өч хат килеп төште. Аларның эчтәлеге болайрак иде: “Син, эт, ун ел кайда югалып йөрдең? Җитмәсә, хат язып ятасың. Кызың үлде, мин икенчегә, бик яхшы кешегә кияүгә чыктым. Аңардан дүрт балам бар. Зинһар, башкача мине борчыма. Авылга да хат язып тормаска мөмкинсең. Синең кайгыны күтәрә алмый әтиең белән әниең мәрхүм булдылар. Нурзия”. Өч хат та аны әрләп, кешегә ярарлыгын калдырмаслык итеп язылган иде.

Озак һуш ала алмый йөрде Мансур. Озак. Керергә урын тапмады. Башына исәнгерәткәнче китереп суктылармыни. Хатыны шулай салкын итеп, әрләп язуына үпкәләде. Ярар, ун ел хәбәр-хәтерсез дә йөресен, ди, үзе кияүгә дә чыксын, ди. Тик нигә кызы үлгәнне һәм әти-әниләре үлгәнне шулай итеп язарга? И бу хатын-кыз. Ирләрен бик тиз оныталар да куялар. Бер яктан шулай уйласа, икенче яктан үзен әрләде. Үзе гаепле, ничә еллар буе бер хәбәрсез югалып тор әле. Бу хәлдән соң бөтенләй үзенә бикләнде. Нурзия һәм туган-тумачаның йөзләрен дә онытып бетерде хәзер.  Кыскасы, алар турында уйламаска тырышты.

Бермәлне офицер белән үзәк базага кайбер кирәк-яраклар алырга дип барганнар иде. Офицер, аның үзен генә калдырып, идарәгә кереп китте. Ишектән бер яшь кенә чибәр хатын бу якка чыгып, Мансур яныннан тәмле хуш исләр таратып ары китте. Мансур, теге чибәркәй артыннан ияреп китмичә, чак тыелып калды. Күп тә үтми хатын коридорның теге башында кире күренде. Мансур шунда бар хәйләсен җыеп, тегеңә:

– Ханым, карагыз әле, күземә чүп керде шикелле, – дип дәшә алды. Бик тәмле хуш исләр тараткан чибәр, туктап, Мансурның башын түшәмдәге электр лампочкасына борып, дикъкать белән карарга кереште. Чүп күренмәде. Ул:

– Алай-болай чүп-мазар күренми, мөгаен, керфегегез генә бөкләнгән булгандыр. Барысы да әйбәт, – дигән булды. Үзенең кулъяулыгын алып, Мансурның күзен сөрткәләп куйды. Китәргә кузгалган иде дә, Мансур:

– Кыен булмаса, кулъяулыгыгызны калдырсагыз әйбәт булыр иде. Үземнеке кайдадыр төшеп калган, ахры. Бертуктаусыз яшь ага. Рәхим итеп, сүземне екмагыз инде, – дигәч, ханым сәерсенеп карап алды да, һич кыенсынмыйча матур кулъяулыгын аңа сузды.

– Рәхим итегез, – диде дә китеп барды.

Бераздан Мансурга таба борылып, дөньяларны яктыртып бер елмайды һәм:

– Иң яхшысы – медпунктка барып, күзегезгә дару-мазар тамызып килегез – дип, ишектән кереп югалды. Шулай итеп, Мансур-Мокрый ничек итсә итте, теге хатынның кулъяулыгын үзенә алды. Офицер да кулъяулыкны күреп, тартып алып очырмады. Югыйсә, зекларга чит кешедән әйбер-мазар алырга катгый тыела бит.

Мансур көне буе диярлек әледән-әле теге матур һәм тәмле исле кулъяулыкны алып, иснәштереп, яшьлегендә үткән хатирәләрен яңартты. Ара-тирә Нурзиясенең шыксыз хаты исенә төшүе дә күңелен кырмады. Ул инде хәзер теге хатларга да, Нурзиясенә дә үпкәләми башлаган иде. Элек хатын-кызларга ничек шулкадәр битараф булганлыгына аптырап йөреде. Вәт хәзер белер иде ул ничек яратырга! Ул тагы Нурзиясен исенә төшереп, их, Нурзия, Нурзия, гомерем үтә зая, дип куйды. Тагы ничә ел калды, тагы ничә көн? Күп тә калмаган да бит, тик бу өч елны ничек үткәрергә? Дөньяларның да рәте китте. Тәртип бетте. Төзелеш җайлап сүнде. Яңа хөкем ителеп килгәннәр дә әллә нинди куркыныч-куркыныч нәрсәләр сөйләп ташлыйлар. Ашау-эчү яклары бөтенләй начарайды.

Сәламәтлеге ныклап какшады. Никадәр сакланса да, еш-еш авырый башлады. Чак кына суыкларга да бирешеп, гыж да гыж ютәл яфалый. Җитмәсә, йөрәге дә чәнчеп-чәнчеп, вакыт-вакыт бөтенләй хәле бетеп китә. Тора-бара тәмам урынга ятты. Төрмә хастаханәсендә озак кына дәвалап карадылар. Әзрәк җиңеләйгән кебек була да тагы кирәкне бирә башлый. Тикшерә торгач, үпкәсендә туберкулез таптылар. Аны тизрәк гомум режимлы колониягә күчерделәр. Биредә тоткыннар иркенләп посылка-күчтәнәчләр алалар, туганнары да еш-еш килгәлиләр. Блатнойлар кайтып, мунчалар кереп, хатыннары белән кунып та калалар, дип сөйлиләр. Ә Мансур кебек җәһәннәм читеннән килгәннәргә авыргарак туры килә. Ярый әле аның үзе артыннан ияреп йөргән кара исеме бар. Бер “кәҗә тәкәсе” милиционерны буып үтергән дигән. Шуңа да аны башка зеклар ихтирам итә. Әзрәк куркалар да әле. Үзе башкаларның күзенә чүп булып кадалырга яратмаганы өчен дә, озаклап утырганы өчен дә бик аңа каршы килүче дә булмады. Кушаматы гына да ни тора бит. Ике тезендәге үрмәкүч рәсеме дә күп нәрсә турында сөйли.

Байкал артында күптән кыш. Ноябрь урталары. Моңсу һәм үзәк өзгеч ямансу. Җитмәсә, күңелне өшетеп шул багана башына эленгән телеграф һәм электр үткәргеч чыбыклар, бу моңсулыкны көчәйтеп, үтә дә эч пошырып, ачы итеп бертуктаусыз зыңлыйлар. Моңсу, әмма курку юк.

Төрмә хастаханәсендә ятканда шуны уйлап ятты. Авыру килде, курку китте. Тик кемгә хаҗәт ул хәзер? Шушында аның гомере өзелер микәнни? Нык биреште, бәдрәфкә дә чак йөрер булды.

Коммисия үткәч, иреккә чыгардылар. Аның кебек авыруларга төрмәдә дә урын калмады шул. Иреккә чыктым дип шатланырлык хәлдә түгел иде Мансурның хәле. Төрмәдә, ичмасам, ашаталар, киендерәләр, вакытында мунча кертәләр. Ә иректә барсын да үзенә кайгыртырга кирәк. Ярый әле аның белән биш ел төрмә баландасы чөмергән бер хакас егете үз әнисенә хат язып тоттырды. Картәнисеме, әллә күрше авылдагы шаманмы Мансурны һичшиксез терелтәчәк, имеш.

Иреккә чыккан берәүне алырга килгән машина белән аны теге карчыкка илтеп ташладылар. Карчык дип әйтерлек тә түгел һәм шул ук вакытта ничә яшьтә икәнен дә аңламассың. Тәүдә ул бер сүз дә дәшмәде. Эреле-ваклы бер көтү балаларын өйдән сөреп чыгарды да Мансурга чәй дисәң чәй түгел, әллә нинди тәмсез шулпа эчерде. Бераздан тотынды бар дөньяны бергә кушып әрләргә. Шуннан бу юньсез чирлене имгәк итеп кайтарып ташлаган өчен улын әрләде. Тагы оялмыйча биш балалы хатынның сәкесенә менеп ятканы өчен Мансурның тетмәсен тетте. Хәтта кызып китеп, тыштан чыбык алып кереп көтелмәгән кунакны чыбыклап та ташлады. Битенә, маңгаена суга диеп тора. Чытырдатып күзләрен йомды. Үзе дә сизмәстән, өстенә ябылган ниндидер хайван тиресе белән битен каплады. Һәм бу хәлләргә берчә аптырап, берчә үзенең шушындый хәлгә калуына үзен-үзе кызганып, елап җибәрде. Озак кына шулай билгесезлектә ятканнан соң оеп йоклап китте. Күпме яткандыр, анысын белмәде Мансур. Күрәсең, теге хатын үзенең әнисенме, әллә кайнанасынмы ияртеп килеп керде. Йорт хуҗасы карчыкка да зарланып өлгергән, ахры. Карчык килеп кергән көе Мансурны тагы әрләргә тотынды. Тәүдә урысча әрли башлаган иде, шуннан үзләренең теленә күчте. Әмма ни гаҗәп, Мансур бу телне аңлый булып чыкты. Бак дисәң, хакасларның теле татар теленә охшаш икән.

– Нәрсә сузылып яттың? Үз өеңдәге кебек ятасың? Әллә сине монда көтеп торалар дип беләсеңме? Пошел, чыгып кит. Кара әле син аны. Үләксә. Анау ишек артында тезелеп торган балалар ризыгын ашап монавында ятып рәхәт күрермен дисеңме? Чыгып кит, каһәр суккыры нәрсә….

Кортка өй хуҗасыннан да болайрак итеп Мансурны өйдән куа башлады. Һәм хуҗа хатынга аны мунчага итеп ташларга тәкъдим ясады да хатынны ияртеп өйдән чыгып та киттеләр.

Мансур, хәле ничек кенә авыр булмасын, бу өйдә калудан тыкрык буенда урамда үлүең мең артык дип, чыгып шылу ягын чамалады. Тик ничек? Аны бит бу өйгә өч ир күтәреп алып керде. Үзенең аякка басып йөрерлек рәте калмаган иде. Ни булса шул булыр дип, бар көчен җыеп, яткан урыныннан торды. Күзе белән үзенең вак-төяк салынган биштәрен эзләде. Тапмады. Биштәр төбендә хәтсез генә акчасы бар иде. Шуның турында уйлап алды һәм шушындый хәлдә акча турында уйлый алуына үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Акча нигә инде аңа? Яшәсә, тагы бер-ике көн яшәр. Күп дигәндә, тагы берәр атна. Инде кайчан авызына ризык капканын да онытты. Үзенең ник туганына  үкенүдән бигрәк, теге егеткә ышанып монда килүенә әрнеп, хәлсезлектән стенага тотына-тотына, көчкә болдырга чыгып басты. Тынычлап үләргә дә ирек бирмиләр, дип уйларга да өлгермәде, башы әйләнеп китте. Егылмас өчен чүгәләп утырырга чамалады, ләкин барып чыкмады. Өлгерә алмый калды, яртылаш иелүгә бусагадан гөрселдәп җиргә тәгәрәп төште. Авыз-борыннарыннан кан китте. 

(Дәвамы бар.)

Фото: freestockimages.ru.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (9)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: