Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 август 2022, 09:15

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Куш имән. Хикәя

Акчаң булу беләнмени, калдырыр кешең, нәсел җебеңне дәвам итәрлек бер улың булмагач?

Аида ХӘЙРТДИНОВА. Куш имән. Хикәя
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Куш имән. Хикәя

Меңнәрчә километрга сузылган юлдан арып-талып туган авылына унҗиде елдан соң кайтып килүче Фәдис, Ялгыз каен калкулыгындагы чишмә янында тукталып, иркен сулыш алды. Җанлы күзәнәктән ургылып чыгып, үз юлын тапкан, кояш нурларында чагылган салкын суны учларына алып йотлыгайотлыга эчеп сусавын басты. Өч күзәнәктән тигез ритм белән җир өстенә ургылып чыккан, кайнап торган казанны хәтерләткән, йөгерек суы ерганак булып чылтырап агып яткан тылсымлы тамчыларны тыныч кына күзәтеп, бит-кулларын чылатып алгач, җанына җиңеллек өстәлүен тойды. Җир өстенә чалкан ятып  күктәге кояшка, биектә очкан карлыгачларга сокланды. Авыл, җәйге көннең матурлыгы үзе үк шушы иреккә, сихри дөньяга тарта. Моның шулай икәнен чит җирләрдән зарыгып сагынып кайткан кеше генә белә, аңлыйдыр. Челлә! Мөгаен, авылда елның иң матур вакытыдыр ул. Әнә бит агачларга да әле көз сагышлы төсләрен өстәмәгән, купшы-көяз булып утыралар. Бу хозурлык күңелне куандыра, күзгә рәхәтлек бирә.

Авыл мәшәкатенең иң күп чоры әле. Халык печән хәзерли. Ә Фәдис бу мәшәкатьләрдән азат. Ата нигезенә дә юлы сирәк төшә. Соңгы тапкыр унҗиде ел элек кайткан иде. Әле дә күпме җыенып йөреп, ниһаять, әтисе үтенече белән исәпләшеп, тузган өй түбәсен яңартырга туган якларына юллануы. Бик озак җае чыкмады шул кайтырга. Дөньялар болганып кыскартуга эләгеп үз эшен башлаган ирнең мәшәкатьләре туып кына торды.

Фәдиснең тормышы җайлы корылды. Бүген ул шәһәрдә җиде магазины булган эшкуар. Өч шәһәрдә фатиры, йөк һәм чит ил маркалы җиңел машинасы, төрле банклардагы счетларда шактый суммада акчалары булган миллионер!

Тормыш син уйлаган, син теләгәнчә генә корылмый икән. Инде ир уртасы яшенә җиткән Фәдискә шултикле байлыклар урынына бер сабый бәхете бирсә, ни булган? Бер яклап бирсә, икенче яклап башкалар татыган бәхеттән мәхрүм итә Аллаһы. Илнурасы белән дә мәктәп елларыннан яратышып, егет армиядән кайту белән өйләнешкәннәр иде. Балалары булмады. Күп табибларга күренеп караганнан соң, ак халатлылар ирнең әти була алмаячагын әйттеләр. Байлык, байлык дип, дөнья куа да бит кеше, ни кызганыч, корган тормышыңның барыбер бер китек ягы була.

Шуларны уйласа, яшәвенең бер мәгънәсен күрми Фәдис. Акчаң булу беләнмени, калдырыр кешең, нәсел җебеңне дәвам итәрлек бер улың булмагач? Йөрәгендәге ике мин бәхәсләшә башлый Фәдиснең: «Гомерең заяга үтте инде, нәрсә дип кенә өтәләнәсең, кайларга дип куасың ул дөньяны? Куып җитә алырмын дисеңме?» ди бер мине. «Юк, – дип өметләндерә икенчесе. – Яши башларга бервакытта да соң түгел. Өметсез шайтан гына, диләр. Өметсезлеккә бирелмә әле, Фәдис. Син бит әле яңа 40 яшьне үткән кеше. Ир-егетнең үсмер чагы гына...» Үсмер чак кына... Шулай да бит... Их, чит илләрне гизәрлек, күпләр өчен тормышка ашмас хыял гына булган ил, республика шифаханәләрендә ел саен ял итеп кайту мөмкинлекләрең булу беләнмени ул?! Булсын иде янәшәңдә үзеңә җитеп килгән бер улың! Менә шул чагында үзен чын мәгънәсендә бәхетле тояр иде Фәдис...

– Хәерле көн, юлчы!  Уйларына бирелеп, мамыктай хәтфә үлән өстендә аунаган Фәдис, үзенә юлланган сәламгә сискәнеп куйды да күтәрелеп утырды.

– Хәерле көн!

– Еракка юл тотасызмы?

– Кайтып җиттем инде…

– Бәй, Фәдис, син түгелме соң?

– Әйе, Ирек, мин! – Фәдис, каршында басып торган, үзеннән ике класс кына алда укыган ир-егетне танып күреште. Үзе белән бергә өч үсмер уланы да бар.

– Сез, балалар, кайта торыгыз. Каз-үрдәкләрне, чебеш-күркәләрне туендырыгыз, ярыймы! Мин дә хәзер кайтып җитәрмен. Әниегез бүген соңлар әле: лагерьда контроль савым булачак дигән иде, – Ирек, сөйләнә-сөйләнә кулындагы эш коралларын улларына тоттырды. – Шулай шул, чыгып киткән буласыз да күбәләкләр очканда кайтасыз авылга…

– Килешәм, дус, килешәм.

– Печәнлектән кайтып киләбез әле. Дүрт чүмәлә салдык, – Ирек, юлчы янында тукталып чишмә ерганагында юынды, зимагурга текәлеп торганнан соң, сорап куйды: – Синең дә малай үсеп җиткәндер инде, Фәдис?

Ошамады юлчыга Ирекнең соравы. Күзләрен сагыш пәрдәсе каплады:

– Сызлаган ярага тоз өстәмә инде, Ирек. Әти булу бәхете тәтемәде миңа. Күрәсең, Аллаһ шулай язган… – Карашын яшьтәшеннән читкә борып авыр сулап куйды: – Эш дип көн-төн чабып, дөнья куып кына үтә инде гомер...– Ир тынып торды да: – Балам булса, шушында алып кайтмас идеммени? Юк бит, юк... – дип йодрыклары белән җирне төйде.

– Ничек алай? Авылга соңгы кайткан елның май аенда Талип абый кызы Лилия белән Ялан күле буенда мәхәббәттән исергән мәлегездә ат эзләп өстегезгә килеп чыккан идем...– Сынап карап торды да, өстәп куйды: – Шикләнмә! Миннән сүз чыкмады, үзегез дә мине шәйләмәдегез.

– Әй, шул яшьлек мавыгуларын сөйләмә инде. – Фәдис кыенсынып кына елмайды да, каршындагы кыяк үләннәрне өзеп алып, учында әвәләде.

– Как сөйләмим? Сөйлим! Лилия бит тугыз айдан соң малай тапты!

– Нәрсә-ә-ә?

– Лилия… малай тапты…

– Нәрсә дисең? Я, кабатла, тагын, тагын кабатла! – Фәдис, акылыннан шашкан кешедәй, Ирекне җилтерәтергә тотынды.

– Әйе, Лилия ма-лай тап-ты. Кысылышым булмаса да шуны әйтәм, Фәдис, башыңны исәргә салырга урының юк: Лилия теләсә кем белән чуала торган кыз түгел. Андый-мондые ишетелмәде дә…– Гаепле кеше кебек, ник сүз башлаганына үкенгән ир, кыенсынып башын иде. – Мин сезне ул кызыкай белән күрешеп торасыздыр дип уйлый идем. Ул да читтә бит. Авылга сирәк кайта... – диде.

Ирекнең сүзләре зур яңалык булды Фәдискә. Авылдашның саубуллашып алга табан атлавын да игътибарга алмый, чишмә буенда өнсез утырды. Ишетсә дә ишетте хәбәрне! Менә бит ничек, Фәдис тә әти булган! Аның малае туган! Шаяртып сөйли торган кеше түгел Ирек. Моны Фәдис бала чагыннан белә. «Их, нигә иртәрәк ишетмәдем бу хәбәрне? Нишләп авылга юлым ешрак төшмәде? Әнә Ирекнең авызы нинди ерык! Дөбердәп торган өч малае үсеп килә! Кесәсендә «җил уйнаган» авыл мужигы мин миллионердан күпкә югары. Чын мөселманча яши. Ата-баба васыятена тугры. Туган нигезен суытмаган. Өй бетереп чыккан, хатын алган, бакча утырткан, малайлар атасы булган. Авылда яшим, акчам юк дип, урамга хәер сорашып чыккан көне юк. Кулыннан килгән кешегә эше дә табылып тора. Үз көнен үзе күреп яши...»

 

 

Фото: imena.guru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: