Ә тегеләр, кызганыч, инглизчә аңлашырга кереште. Тайфун әфәнде берни аңламый, телсез-чукрактан да болайрак. Бер минут, минут ярым чамасы түзде-түзде дә дер селкетеп тамак кырып куйды ул:
– Татарча сөйләшмәсәгез, чыгам да китәм, – диде тавышын күтәреп.
– Юк, Тайфун әфәнде, что сез, китү юк. Менә көтмәгәндә килеп кергән кунагыбыз Сэм Сатер безгә предлагает татарча сүләшергә.
– Ә кем белән сөйләшим соң татарча? Син белмисең. Ике сүзеңнең берсе урысча. Сатерның үзен татарчага өйрәтсәм генә инде...
– Нишлим соң, бар булган татарчам шул, – дип, кунагын тынычландырырга ашыкты хуҗа. – Мин бит от всей души сүәм свой народ. Сезне дә бик уважаю. Нишлим соң...
Шул урында, аларны бүлдереп, банкир нидер мыгырданды.
Берни аңламаган язучы, тәрҗемә көтеп, сораулы карашын хуҗага текәргә мәҗбүр булды:
– Ни ди?..
– Нинди йомшак, нежный һәм ягымлы икән телегез, – ди. – Минем өчен генә булса да татарча берәр җыр җырлый алмассызмы икән? – ди.
– Әйт үзенә, акыллы кешедән акыллы тәкъдим чыга, диген. Нигә җырламаска. Кунак хөрмәтенә тагы берәрне уртлап куябыз да җырлыйбыз аны...
– Аңладым Тайфун әфәнде. Тик менә аңламадым, что такое “уртлап куябыз” була? По-русски ул ничек?
– Урыс теленең, энем, сүз байлыгы җитми аның өчен. Тәрҗемә итәргә керешсәң сүзнең җаны, мамыгы югала. “Эчик” диген, “по рюмочку вмажем, давай” диген алай булгач.
Афиятулла кунакка да тәрҗемә итте боларны. Өчәүләшеп көлешеп алдылар. Һәм тел очын чылаткачтын, алдан ук сүз берләшеп куйгандай, “Ай былбылымны” җырларга керештеләр.
Ай былбылым, вай былбылым
Агыйделдә таң ата.
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да җылата...
Берсе дә җырчы түгел түгелен. Шулай да чын күңелдән сузып җибәрсәң, татар халык җырлары үзеннән үзе моң булып агарга керешә бит ул. Афиятулланың күңеле киң һәм бай, тавышы йомшак һәм ягымлы, шуңадыр ул җырлаганда җәйге таңда болыннарда былбыл сайраганы ишетелгән сыман булып китте. Җыр, моң ягы чамалы булса да, Тайфун әфәнденең карлыккан тавышы да үзенә бер төсмер белән баета иде сыман аларның җырлавын. Күп тә үтмәде, икенче, өченче куплетны җырларга керешкәндә инде үзләренә америкалы банкирның да ипле генә кушылып киткәнлеген сиземләде алар. Сүзләрен белми белүен, әмма ул да татар халык җырының моңын һәм мамыгын тоеп, бөтен күңелен, җанын биреп җырлый иде сыман. Башкалар җырлаудан туктагач та әле америкалы кунак, җырдан аерыла алмый, “ай бюль-бюлем... вай бюль-бюлем...” диеп өзгәләнүен дәвам итте. Ә күзләрендә, күзләрендә генә түгел, ике як борын читеннән кайнар тамчылар йөгерешә иде үзенең.
– Господин Сэм, ни булды сезгә? Нигә алай, нәрсә булды? – дип, инглизчә дәшеп, кунагының җилкәсенә кулын салды Афиятулла.
– А-ай татар җыры..., ва-ай татар җыры... – дип кенә әйтә алды америкалы. Үз телендә әйтте, билгеле. Әмма аның ни дигәне тәрҗемәчесез дә аңлашыла иде.
– Әнә, американ җылый, ә безнең маңкортлар татар җыры башланса, борыннарын җыерып залдан чыгып китә анда...– дип, зарланып алды язучы.
Кесәсеннән кулъяулыгы алып күз төпләрен, борын читләрен сөртергә кереште америкалы, йомшарып, хискә бирелеп китүе өчен гафу үтенергә дә онытмады бер очтан. Кайтып-кайтып: “Ай татар җыры, вай татар җыры...” дип үзалдына кабатлый иде һаман.
– Сэм әфәнденең ерак бабалары татар булган, – дип, ачыклык кертергә кирәк тапты шунда Афиятулла. – Ул үзенең татар булуын яшерми. Мин татар, дип горурланып сөйли.
Тайфун әфәнденең күзлеге төшеп китә язды маңгаеннан. Һич уйламаган яңалык иде бит.
– Татар булгач, нигә Сэм Сатер соң ул? Нигә үз телендә сөйләшми? – дип, тагы канәгатъсезлеген белдерергә кирәк тапты шундук.
– Бабалары Саттар булган. Яшьли шыр ятим калып, чит илдә, чит кешеләр арасында үссә дә ул үзенең татар икәнлеген онытмаган. Тайфун әфәнде, сез аңарга тел тидермәгез инде, ярыймы! – диде Афиятулла, тавышына катгыйлык төсмере салып.
Тайфун исә үзенә каршы сүз әйткәнне күтәрә алмый, үзе белән килешмәүчеләрне ул басып, сытып үтәргә күнеккән. Ул гына беренче, ул гына хаклы булганга күнеккән. Чираттагы корбанына ташланырга җыенган арсландай сикереп торды ул әле дә:
– Ә нигә соң ул килеп кергәч тә үзенең татар икәнлеген әйтмәде миңа? Нигә посып тыңлап утыра без сөйләшкәнне? Бу егетләрчә түгел... Мин протестую..., – дип, тавышын күтәрде ул.
– Аңардан бу хакта сораучы булмады, Тайфун әфәнде. Бу – беренчедән. Ә икенчедән, ул посып утырмады. “Татарлар сөйләшкәнне тыңлыйсым килә” диеп, ачыктан-ачык әйтте үзе ни теләгәнне.
– Үзе җавап бирсен. Син түгел, – дип, әрсезләнүен дәвам итте ул аның саен. – Тәрҗемә ит әле, сора син аңардан: акчасы бар, банкир дидең... Нигә ул шушы көнгәчә өйрәнмәгән үз телен?
– Язучы әфәнденең миңа соравы бар ахыры... – дип, сүз сөрешен тоемлап алган чит ил кунагы ипле генә үзе дәште.
Афиятулла тәрҗемә итәргә мәҗбүр булды.
Америкалы җавап бирергә ашыкмады, үзалдына уйга калып торды бер кавым. Һәм, һәр сүзен үлчәп, йөрәге аша уздырып, ипле генә аңлатырга кереште:
– Бик тә җитди сорау куйдыгыз бит әле сез, язучы әфәнде. Тел белү – зур байлык. Мин менә инглиз, испан, француз, япон һәм кытай телләрендә сөйләшә һәм эш алып бара алам. Кызганыч, үз бабаларым телен белмим. Бу телне мин бик тә теләп өйрәнгән булыр идем. Әмма минем белән татар телендә сөйләшүче булмады. Колледжта да, университетта да, банкирлык эшендә дә сөйләшергә теләүче очрамады, кызганыч... Тел аңлашу чарасы, шулай бит! Аңлашыр кешең булмагач, өйрәнелмәгән, менә шул, – дип, гаепле кешедәй башын түбән иде ул.
– Минем белән дә банкта татарча сөйләшмиләр, – дип каршы төште Казан кунагы. – Ә мин беләм татар телен, чөнки мин – татар.
– Мин дә татар, – диде, кочагын җәеп аңарга таба омтылып куйган чит ил кунагы. – Милләт телдә генә түгел, иң элек күңелдә..., күңелдә булырга тиеш, шулай бит...
Урыныннан кискен рәвештә сикереп торган Тайфун, килмә, якынлашма миңа дигәндәй, ике кулын аңарга каршы куйды.
– Юк, син татар түгел, – дип җикеренде ул.
– Ә мин, мин... татарин или юк?..– дип, урыныннан кузгалырга мәҗбүр булды кәефе шактый ук бозылган Афиятулла. Хәвеф-хәтәр чыга күрмәсен тагы дигәндәй, ике кунагы арасына кереп басты.
– Синең дә татарлыгыңны әйтер идем инде, – дип, аңарга да кулын гына селтәп җибәрде Казан кунагы.
Ничек матур башланып киткән мәҗлеснең шул рәвешле уйламаган җирдән яме китте. Һәркемнең үз эше, үз мәшәкате, үз юлы дигәндәй, таралышыр вакыт җиткән иде инде. Афиятулла, балтасы суга төшкән кешедәй, чарасыз торып калган. Тайфун, үз дошманнары каршына чыгып баскан гайрәтле карт арысландай, каш астыннан усал караш ташлап тирә-якны сөзеп тора...
Ә америкалы кунак Сэм Сатер, болыт артыннан ялтырап чыккан кояш сыман, елмаеп җибәрмәсенме шунда:
– Нинди матур җыр..., бер үк җырны..., татар җырын җырладык бит без, ә... Ай былбылым..., вай былбылым...
Фото: 03-pravo.ru