(Дәвамы.)
Шулай алар бер минут керфек тә йоммыйча, таңны аттырдылар. Учакта балык кыздырып тамак ялгап алдылар. Өннәрен калдырып, юлларын сүзсез генә дәвам иттеләр. Бик озак бардылар шулай. Мансур, Басурманның төнлә сөйләгәннәреннән Нурзиясе турындагыларны исенә төшермәскә тырышып, бүтән нәрсәләр уйлады. Тик уйлар гына, тыңлаусызга әйләнеп, әледән-әле аның миен борауладылар. Ул бу уйларга каршы, кырт кисеп, “юк, минем Нурзиям алай була алмый, кызым да чит-ятларга әти димәс”, дип кабатларга тотынды. Элекке гадәтенчә, күрәсең, үзе дә сизмәстән, кычкырып уйлап куйды. Басыйр аның “юк, юк, алай түгел” дигәнен ишетепме, әллә теге хәрбине исенә төшерепме, аның уйларын бүлдереп:
– Күрәсең, бичара солдатны аю яңгыр алдыннан бәреп еккан. Бөтен эзне яңгыр юган. Бахыр әти-әнисе, улым хезмәт итә инде, дип уйлап йөри. Ә уллары юк. Мөгаен, хәбәр дә итмәгәннәрдер әле. Ярый ла инде “улыгыз корал урлап качты” дип хәбәр итмәсәләр.
Кичәге төнге сөйләшүдән Мансурның күңелендә шулкадәр авырлык, шулкадәр ямансу иде. Шым гына барды. Аның үз уйлары үзенә кадерле. Берүзе булса, акырып-акырып туйганчы елар иде дә бит. Бөтен дөньяны яңгыратып, Нурзиясе ишетерлек итеп. Ишетми калмас иде. Һичшиксез ишетер иде ул. Их, Нурзия, Нурзия, ниләр белән генә мәшгуль икәнсең дә, кемнәр белән генә яшисең икән? Басурман сөйләгәннәр дөрескә чыгып, берәрсенә кияүгә чыккан булсаң да, барыбер кире үземә алыр идем. Барыбер үземә кайтарыр идем, хет чит ирдән биш балаң булган булса да. Аягыңа егылып ялварырга да ризамын, җиргә баскан эзләреңне дә үбәргә әзермен... Юк, ничек кенә булмасын ярата ул Нурзиясен. Менә көтеп торыгыз, нинди матур итеп тормыш көтеп алып китәрләр әле алар. Тирә-яктагылар көнләшерлек, юк, көнләшерлек кенә түгел, бөтен кешегә үрнәк булырлык. Чыксын чит ирләргә кияүгә, чыксын. Ул барыбер Нурзиясен ярата. Ул аның бердәнбере һәм ул аны кире үзенә алачак. Аңа бүтән берәү дә кирәкми. Шулай үҗәтләнеп уйлап атлады Мансур, күңеленә рәхәт, жылы булып китте. Атлаулары жиңеләйде.
Чынлап та, кеше нәрсәгәдер ышанып, ниндидер өмет, хыяллар белән яшәргә тиеш. Алай түгел икән бу дөньяда яшәүнең ни мәгәнәсе дә, ни яме-кызыгы бар. Әнә авылда аларның күршесендә йөзьяшәр Һаҗәр әби. Яше йөздә булса да һаман ниндидер өмет-хыяллар белән яшәп ята. Үзе кайвакытларны “Ходай һаман үз янына алмый бит”, дип сукыранырга яратса да, оныкларының балаларына оек-бияләйләр бәйләп утырыр иде. Үзе: “Шул балалар кайчан укып бетерерләр инде? Качан өйләнеп, качан туйларын күрермен шуларның? Вакытыннан алда кара җир куенына кереп ятасым бик килеп тә тормый әле. Шуларның туен күрсәм, анан инде үлсәм дә үкенмәс идем”, – дип, тешсез авызын яулык очы белән каплап көләр иде. Әле исән микән? Бу уйлар Мансурны бала чагы, яшьлеге үткән туган авылына алып кайтты.
Һәр икесе үз уена бикләнеп, дәшми генә тайга чытыр-чатырларын ерып барды. Менә ничәнче көн инде ике качкын шулай атладылар да атладылар. Ә юлның очы-кырые юк. Инде приискыдан качып киткәнгә дә күпме көннәр үтте. Санап, билгеләп бармагач, буталдылар. Әллә бер ай, әллә аннан да артыграк. Елга ярының кояшка караган битендә жиләкләр дә күптән пеште. Инде ул җиләкләрне дә ашый-ашый туйдырып бетте. Ярый әле кулда корал бар. Басурман бик шәп аучы булып чыкты. Итле шулпа бик сагындыра башласа, берәр бәләкәйрәк болан баласын, йә булмаса, кыр кәҗәсен атып ега. Туйганчы ит ашыйлар, шулпа эчәләр. Әл дә теге аучылар өеннән тоз алганнар. Ә инде токмач урынына тайгада Басурман белгән, ашарга яраклы үләннәр җитәрлек. Алар ашка үзенә бертөрле тәм өсти.
Басурман эре хайваннарны атарга жәлли.
– Юкка ите әрәм була. Күтәреп бара башласаң, авыр, җәйге эсседә тиз исләнә. Безнең икебезгә кыр тавыгы да җитә, – дип, күп очракта шулар белән генә чикләнә.
Шулай тау-ташлар арасыннан елгага таба агып төшкән бер бәләкәй генә инешнең ташларыннан сикерә-атлый чыкканда Басурманның аягы таеп китеп, җиргә барып төште. Кире үзе тора алмады. Ярый ла сынмаган булса. Мансур аны күтәреп яр астыннан алып чыкты чыгуын. Бераз ял итеп алдылар. Тегесе, аягының бераз авыртуы басылгач, кызулык белән тагы торып басты. Таяк кисеп алып, шуңа таянып таякка таянып барып карады, юк булмады. Авыртуы түзәрлек түгел иде. Сызлаудан Басурманның хәтта йөзе агарынып китте. Туктап, итеген салдырып аягын карадылар. Мансур, үзенчә фаразлап:
– Сынмаган, ахры, – дигән булды. – Чыкканмы, каймыкканмы – белерлек түгел.
Шулай да аның элек авылда “Мулла әби” дигән әбинең буын төшергәнен күргәне бар иде. Ул, шуны хәтерләп, тиз арада бәләкәй генә учак торгызып, теге казан урынына куланылган мистә су җылытырга куйды. Елга ярыннан балчык алып, аны да җылытып, шуның белән Басурманның аягын жайлап уарга тотынды. Аяк тәмам йомшарып беткәч, тегене сөйләндергән булып, шайтан сөягеннән ныклап тотып, кинәт кенә бар көченә үзенә тартты. Басурман авыртудан акырып, сүгенеп куйды. Мансурны авыртмаган аягы белән тибеп очырырга теләгән иде, тидерә алмады.
Әллә Мансурның боргалавы, әллә нык кына тартуы килеште, аякның авыртуы басыла төште шикелле. Мансур елга ярындагы гранит ташлар арасыннан күренеп торган ниндидер ак балчыкны пычак белән чокып алып килде. Аны да җылытты да Басурманның аягына калын гына итеп сылады. Үзенең эчке күлмәген салып, бинт сыман буй-буй ертып, шул чүпрәк белән бәйләп куйды. Авырту басылуын басылса да, тегесенең алга барырлык рәте юк иде әле. Шуңа да икәүләшеп киңәш кордылар. Күбрәген Басурман сөйләде.
– Тәк, тәк, туган, хәзер нишлибез инде? Елгага якынаерга кирәк. Син каршы түгел шикелле? Сал ясарга кирәк, туган, сал кирәк булачак.
Шулай итәргә булдылар. Көч-хәл белән олы елга ярына якынрак килделәр. Мансур тиз арада черки-чебеннән качар өчен ятышлы гына куыш эшләп куйды. Басурман шуышып куыш эченә кереп ятты. Мансур бик юан булмаган корыган нарат агачын кисәргә булды. Аның уенча, коры агач суда йөкне күтәрергә тиеш. Тик наратны аудару бик җиңелдән булмады. Чи булса, күптән аударып, бүлгәләгән булыр иде. Коры агачның кәүсәсе чүбек кебек. Озак киселде. Балта белән кизәнә-кизәнә бөтенләй һушы алынды. Икенче, чи наратны яр кырыннан ук аударды. Аннан агачларны чамалап өчәр метр чамасы озынлыгында бүлгәләде.
Икенче көн сал ясау белән үтте. Сал өстенә тагы да талдан читән кебек бернәрсә үреп салды. Талларның кулайраклары белән бүрәнәләрне бергә беркетеп бәйләде. Тагы да ышанычлырак булсын дип, шул талларга уралып үскән колмак сабакларын үреп, шуның белән дә бәйләде. Аңа да бик ышанып бетмичә, кайры суерып, бау ишеп, ике урыннан шул бау белән бәйләп куйгач кына тынычланды. Бик үк ышанычлы булмаса да, елгада ике кешене генә тотарлык бернәрсә килеп чыкты шунда.
Сал белән мәшгуль булган арада ит белән балык ашалып беткән иде. Басыйрның аягы бик үк басып йөрерлек булмаса да, авыртуы басылып, жиргә тери алырлык хәлгә килде. Хәтта Мансур янына килеп, төрле киңәшләр биргәләп өйрәтеп торды. Элекке көннәрдә каршы як тау битендә йөргән эреле-ваклы кыр кәҗәләре күргәннәр иде, Мансур ауга барырга булды. Басыйр кәҗәләргә кайсы яклабрак барырга, ничек итеп якын килергә, бер ату белән егар өчен кай тирәсенә төзәргә кирәклеген өйрәтте. Мансур армиядә булган кеше, автоматны яхшы белә, шуңа да Басыйрның кайсылайрак төзәргә дигән киңәшенә көлеп кенә куйды да тауга карап юлга кузгалды. Тегесенең:
– Коралыңны кулыңнан ычкындырма, – дип артыннан кычкырып калуын колагына да элмәде.
II
Ауга кузгалганда таң чак беленеп кенә килә иде. Бераз елга буеннан барды да, тәмам яктыра башлагач, борылып, тау ягына юл тотты. Тау итәгендә тайга агачлары вак-төяк куаклар белән аралашып үскәнгә, алар арасыннан бару шактый авыр. Ансыз да тузган киемнәре тәмам теткәләнеп бетә язды. Тауның кирәкле урынына барып житкәндә кояш тау өстенә менеп утырган инде. Күз алдына гаҗәеп матур манзара ачылды. Тау өстеннән тәгәрәп төшкән зур-зур ташлар арасыннан матур-матур хуш исле эреле-ваклы чәчәкләр Мансурга чекрәеп карап торалар төсле булып китте. Тик аларга карап миңгрәүләнеп, хисләргә бирелеп тора торган вакыт түгел.
Тирә-ягына күз салгалауга кәҗәләрне шунда ук шәйләп алды. Иртәнге җилнең Мансурга таба исеүе тегеләрнең сизгерлегенә комачаулагандыр – аны ишетмәделәр, исен дә сизмәделәр. Ул бик саклык белән генә кәҗәләргә якыная башлады. Бер зур гына таш артына ятып, автоматындагы патронны барлады. Патрон урынында, затвор тартылган. Жайлап кына, тавыш чыгармаска тырышып, саклык келәсен ычкындырды. Сакланып кына башын таш артыннан күтәреп кәҗәләргә күз салды. Якында гына өч-дүрт кәҗә утлап йөри, чыклы, сусыл үлән белән тамак туйдыралар. Ерактарак тагы бер төркем тигез генә, ашыкмыйча шул ук эш белән мәшгуль. Араларыннан бер зур гына мөгезлесе ара-тирә башын күтәргәләп, тирә-якны күзәтә. Һаваны борыны белән иснәп, алай-болай чит тавыш-мазар ишетелмиме дип, колакларын селкетеп, тыңлап та ала. Аңа алмашка икенчесе башын күтәргәч кенә бераз үлән утлап ала да, тагы тирә-якны күзәтергә тотына. Шулай алар тирә-юньне бик игътибар белән күзәтеп, көтүне саклыйлар.
Мансур, иң якын төркемдәге бик зур булмаган былтыргы бәрәнгә автоматын төзәп, туктап калды. Кәҗәнең аңа яны белән борылганын көтте. Дулкынлануын басар өчен тирән генә тын алып, тынын кысып кына чыгарды. Тик мылтык төзәгән кәҗә, башын күтәреп, аның ягына дикъкать белән карап тора башлады. Мансурга кәҗә ничектер бик кызганыч булып китте. Ул җай гына мылтыгын икенче кәҗәгә борып, күкрәгенә төзәп, тәтегә басты. Ату тавышы тауларны ярып, иртәнге һаваны яңгыратты һәм, әллә кайсы тауларга бәрелеп, әллә ничә яңгырап, кире килеп ишетелмәс борын, теге кәҗә сикереп алга ыргылды, тик ике-өч сикерүгә гөрселдәп җиргә ауды.
Мансурның үз гомерендә беренче тапкыр кыр хайванын аулавы иде. Һәм аны, үзе дә сизмәстән, кыргый бер хис биләп алды. Үзен-үзе белештерми, мылтыгын таш өстендә калдырып, кулына пычагын тотып, әле генә исән, хәзер инде үлем белән көрәшкән кәҗә янына торып йөгерде. Башка хайваннардан җилләр искән. Җирдә тыпырчынып яткан кәҗә, Мансурны күргәч, тагы да ныграк тыпырчынып, торып китәргә чамалаган иде дә аучы аны башындагы мөгезеннән тотып, кире жиргә егып, бугазына пычагын батырды. Һәм, картәтисе өйрәткәнчә: “Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр”, – дип, кәҗәнең башын көнчыгышка каратып, бугазын кыйблага борды. Һәм күңелен үзе дә сөйләп бирә алмаслык, элек аңа таныш булмаган кыргый шатлык хисе биләп алды. Балачактан ук әтисе өйрәткәнчә, кәҗәне тунап, тиресен салдырды. Аннан саклык белән генә эчен төшерде. Кызулык белән тирә-ягына каранмый, бернәрсәне шәйләми эшләде.
Эшен бетереп билен турайтса – баягы үзе яшеренеп яткан таш кырында геологлар киеме кигән берәү аның автоматын Мансурның үзенә төзәп басып тора. Мансурның йөрәге “жу” итеп китте. Башына кинәт кан йөгерде һәм чак-чак егылмыйча калды. Бер мизгел сүзсез генә теге кешегә, аннан да бигрәк автомат көбәгенең кара ноктасына карап тора башлады. Үзен бая гына мылтыгын төзәп тәүдә атарга чамалаган кәҗә урынында хис итте. Менә үзе хәзер шул кәҗә урынында. Аның язмышы хәзер шушы кеше кулында. Мансур, күзен автоматның кара тишегеннән алып, теге кешенең күзләренә күчерде. Башыннан шушы мизгелдә ничәмә төрле, нинди генә уйлар үтмәде. Ул әле хәзер дә нәрсәләр уйлаганын бик анык кына хәтерли алмый. Вакыт, әйтерсең лә, туктап калды. Иң тәүдә, Нурзиясе белән мәктәпкә барырга җыенып мәктәп формасы кигән кызы күз алдына килеп басарга өлгермәде, алар янына әти-әниләре белән башка туганнары бергәләшеп килеп бастылар. Әллә кемнәр, әллә нәрсәләр исенә килеп төшеп, бергә буталып чуалыша башлады. Басыйрның ачулы йөзе дә: “әйттем мин сиңа, кәҗә бәтие, коралыңны кулыңнан ычкындырма, авыл түмгәге”, – дип ачулана төсле иде. Ул хәтта теге кешенең:
– Син кем? – дигән соравын да ишетмәде шикелле. Ишетсә дә нәрсә дип җавап бирергә дә белмәс иде. Чөнки Мансур сорауның мәгънәсен аңларлык хәлдә түгел иде. Ул бер симез кәҗә түшкәсенә, бер теге кешенең кулындагы автоматка карап тора башлады. Ит-кан исен сизеп, итне сырып алган чебеннәрне куарга чамалады һәм бу эшнең хәзер бөтенләй кирәксез икәнен аңлап, туктап калды. Шунда гына тирә-ягында гөжелдәшеп очкан черки-чебеннәрнең тавышын ишетте. Һәм дә кинәт кенә туктап калган вакытның теләр-теләмәс кенә кире үз җаена төшеп ага башлавын шәйләде. Ә тау битендә җиләс... Танауга, авыз-күзләргә кереп җәфалаган вак бөҗәкләр монда бик аз икән. Шулвакыт теге кеше, аяз көнне күк күкрәгән кебек итеп, (һәрхәлдә Мансурга шулай тоелды) соравын кабатлады:
– Син кем?
Мансур:
– Аучы, – дип, каткан яңакларын көчкә ачып, ниндидер бер гыргылдавык тавыш белән чак-чак җавап бирде.
Теге бәндә башын да боргаламыйча, күзләре белән ялт-йолт тирә якны ялмап алды да:
– Сез ничәү? – дип тагы сорады.
Мансур инде фикер йөртә алырлык хәлгә килеп житеп килә иде, шуңа да:
– Берүзем мин, – диде һәм, әзрәк дәшми торганнан соң, Басурманны һәм аның киңәш-нотыкларын исенә төшереп, ышанычлы итеп: – Бер үзем, – дип өстәде.
Теге дә бераз тынычлана төшеп, Мансурның ертылып бетә язган киемнәренә күз төшерде:
– Ә автомат кайдан? – дип, котып суыгы шикелле һәм корыч кебек чыңлап торган каты, мәрхәмәтсез тавыш белән сорап куйды.
Мансур үзенең капкынга кертеп кысрыкланганын аңлады. Инде Нурзиясе, кызы янына кайтып булмасын уйлап куйды. Ирексездән, күзләреннән яшьләр эркелеп килеп чыкты. Бу бәндәгә яшь күрсәтү кирәксез һәм зарарлы икәнен күңеле белән генә сизеп, җирдәге түшкәгә карап алды. Кырда гына яткан пычагына күзе төште. Иелеп аны кулына алганда икенче кулының жиңе белән күзендәге яшь бөртекләрен җилпеп төшерергә өлгерде. Ул тураеп басты. Тагы бер тирән итеп көрсенеп куйды да күктә бернинди кайгысыз “пи-бик, пи-бик” дип очкан тилгән балаларына һәм әле генә искән җиләс җылы җилдән селкенгән яфракларга игътибар итеп, битараф тавыш белән:
– Таптым. Теге елга ярында таптым, – дип, басынкы гына, тыныч кына жавап бирде. Ул үзе дә аптырап китте. Ничәмә атналар кешеләрдән качып тайга эчендә йөрүен хәтерләп, хәзер менә үзен шулай тыныч тота алуына эчтән генә шатланып куйды. Бу аны тагы да тынычландыра төште. Теге кеше хәрбиләр чалбары кигән икән. Ике көбәкле ау мылтыгы да бар. Мансур кулында тотып торган пычагын итек кунычына тыгарга уйлаган иде дә, кире уйлап, теге адәмнең аяк очына очырды. Бу инде “мин үземнең язмышымны, жаным-тәнемне тулысынча сезнең кулга тапшырып, сезгә генә буйсынам”, дигәнне аңлата иде. Мансур моның шулай икәнен һәм каршылашып торуның файдасыз икәнен күптән аңлады. Һәм берсүзсез теге бәндәгә буйсынды. Тегесе Мансурның чалбар каешына күзен төшерүгә, Мансур тагы аңлап алды: “хәзер чалбар каешын салырга кушачак”. Чөнки зекларның сөйләгәненнән белә: җинаятьчеләр качып китмәсен өчен аларның чалбар каешын һәм чалбар төймәләрен өзеп алалар. Шулай иткәч, чалбар билдә тормый, аска шуа. Кеше ике кулы белән чалбарына ябыша: кул буш түгел, корал тота алмыйсың, кача башласаң да төшкән чалбар аякка урала. Чынлап та, теге бәндә аңа, чалбар каешын чишеп, бирергә кушты. Мансур, аңламаган кеше кебек, бер каешына тотынды, бер тегеңә карады. Теге ныкыш кына:
– Әйдә, әйдә, чалбар каешыңны очыр миңа, – дигәч, аптыраган кеше кебек, чалбар каешын чишеп, кулына тотып тора башлады. Теге тагы ымлап каешны сорагач кына, очырды. Чалбары төшмәсә дә, ике куллап чалбарына ябышкан кеше булды. Ярый әле, чалбар төймәләрен кисәргә кушмады. Теге бәндә үрелеп каешны алды. Берәр түрә бу, һичшиксез. Чөнки куллары эш күргәнгә охшамаган. Йөзе дә ап-ак һәм кирәгеннән артык чиста. Мансур, “себер тайгасына кайдан килеп чыккан бу”, дип, үзенең сорауларына җавап эзләде.
Бу кеше, чынлап та, түрә иде. Түрәнең дә ниндие әле. Каты тәртипле төрмә-колониянең төп хуҗасы. Алар монда ялларын үткәрергә, әзрәк тугарылып алырга килгән иделәр. Якын күргән ике яшь хезмәттәше һәм шәһәрнең милиция түрәсе – үзе белән барлыгы дүрт кеше. Күп тә үтми, ату тавышына калганнар да җыелды. Милиция түрәсе, килеп җитәр-җитмәстән:
– Мылтыгыңның тавышы бик тә сәер яңгырады. Нинди патроннар белән аттың? – дип сорады да, таш артында бер кулы белән чалбарын тотып торган Мансурны шәйләп:
– Ә монысы нинди җәнлек, нинди каракчы? – дип, Мансур ягына ымлады. Эш көне маҗарасыз гына үтсә бераз күңеле кырыла торган милиция түрәсенең кәефе, ниндидер кызык хәл буласын сизеп, күтәрелеп, йөзләре ачылып китте. Була бит шулай, кайбер һөнәр ияләре, әйтик, мичче үзе чыгарган мичнең беренче ягуда ук дөрләп янып китүен, төтенне суырып, морҗадан тышка яулык кебек болгавын күрсә бик куана. Игенче үзе чәчкән бодайларның ямь-яшел итеп калкып чыкканын күреп шатлана. Ә монда алай гына да түгел, әйтерсең лә, елаган балага бик кызыклы уенчык тоттырдылар да хәзер теге бала көлә-көлә уенчыктан ләззәт табып, аны өйрәнә башлады. Юк, юк, мөгаен да, калтырап беткән бомж-алкаш чүплектән аракысы эчелеп бетмәгән шешә таптымыни! Ул хәтта Мансурның киемнәрен күреп, учларын учка сугып, ышкыштырып алды. Гадәтенчә, көнләшеп тә куйды әле дустыннан. Нишләп бу йолкыш үзенә килеп очрамады? Белер иде ул аңардан ничек сорау алырга. Хәзер ачыклар иде кемнең кем икәнен. Ул шулай, учларын уа-уа, иптәшенең җавап биргәнен дә көтми, тезеп алып китте:
– Кызык, бик кызык. Кешеләр автоматлар белән ауга чыга, ә без, ике дурак, утын агачына тиң ау мылтыклары өстерәп йөрибез. Ә, Иван Иванович, сез нәрсә әйтерсез моңа? – дип куйды. Тегесе:
– Менә, Николай Филиппович, ике аяклы җәнлек үзе безнең алга килеп керде. Кем икәнлеген хәзер ачыкларбыз, – диде дә, кинәт кенә Мансур ягына борылып, бик усал итеп: – Күтәр кәҗәңне! Быдло, – дип, җикереп җибәрде.
Мансур кәҗә түшкәсен күтәреп, җиңел генә җилкәсенә салды да, тагы нәрсә әйтерләр икән дип, тегеләргә карап тора башлады.
– Нәрсә каттың түмәр кебек, әйдә, атла, – диеп боерык бирделәр. Мансур ничек торып баскан булса, шул якка атлап китте. Берничә адым атлагач, уңгарак алырга куштылар. Ул җиңел сулап куйды. Чөнки бу кешеләр барырга кушкан як, Басыйр абзасын калдырып киткән урыннан шактый читтә, елганың киңәеп тын гына ага башлаган урыны иде.
Моннан, тау битеннән, елга уч төбендәге кебек күренә дип әйтергә була. Мансурның иң курыкканы – Басурманны аның гаебе белән тотып алулары иде. Әйе, Басыйр абзасы булмаса, ул әле һаман да теге алтын приискысында коллык арбасын тартып йөрер иде. Ичмаса, әзме-күпме булса да иректә йөреп калды. Абзасыннан аерылып бер-ике сәгать тә йөрмәде, аны тагы эләктерделәр. Болары кемнәр икән? Аллаһы үзе генә белә. Сөйләшүләренә караганда, алай бик юньсез кешеләргә охшамаганнар.
Юлында очраган таш, ауган агачларны урап үтә-үтә, тәмам хәлдән тайды ул. Инде егылам-егылам дип барганда, ниһаять, яр читенә килеп чыктылар. Сирәк-саяк карагайлар үскән сөзәк яр башында зур гына палатка корылган. Яр астында суда җиде-сигез кешегә исәпләнгән моторлы резин көймә тибрәлә. Шунда гына Мансур бу кешеләрнең үзләрен эзәрлекләүчеләр түгел икәненә ышанып, тәмам тынычланды. Алар кулына ялгышлык белән, үзенең саксызлыгы, дөресрәге, ахмаклыгы аркасында гына килеп эләккәнен чамалады. Кулында автомат барлыгын белсәләр, мөгаен, аңа якын да килмәгән булырлар иде. Кемнәр йөрмәс тайгада. Кемгә кем хаҗәт.
Мансур палатка янында, нәрсә эшләргә тагын, дигән кебек туктап калды. Түрәләр яшь хезмәттәшләренә ымлап кына, аңа ярдәмләшергә куштылар. Алар җилкәдәге кәҗә түшкәсен төшерешергә ярдәм иттеләр. Берсе тиз арада кәҗә итен бүлгәләп, учакка ут тергезде. Тиз генә казан астылар, итләрнең иң яхшы кисәкләрен су белән чайкатып пешәргә салдылар. Гомумән, казан тирәсе тегеләрнең тыз-быз килеп табын әзерләвеннән бер бәйрәм төсе алды. Мансурның кулларын артка каерып бәйләп, агач төбенә утыртып куйдылар. Учак якын, шунлыктан бераз эссе. Аның каравы, черки бөтенләй юк дияргә була. Болар табын әзерләп бетүгә алюмин чәйнектәге чәй дә кайнап чыкты. Табын корып җибәрделәр. Бик шәпләп йөзәр грамм кыйммәтле аракы да салып алгач, табын тагы да ямьләнеп китте. Мансурга да күз төшереп, кулларын чишеп, аны да табынга якынрак утырттылар. Утырттылыр дип әйтү генә инде, аякларын тезләндереп бәйләп куйдылар. Ычкыныр өчен иң тәүдә өстәге бөтен киемне чишеп ташларга кирәк. Аннан соң гына арка турысында бәйләнгән төенне чишәргә һәм иң соңыннан гына муенга бәйләнгән элмәкне бушатырга була. Ни дисәң дә, табындагылар үз эшенең осталары иде. Нинди генә усал җинаятьчеләр белән эш итәргә туры килмәде аларга. Аның өчен махсус укыттылар әле, җитмәсә. Торып басарга уйласаң, буылып, тының бетеп егылачаксың. Мансурга да бер бәләкәй генә кружкага аракы тутырып салдылар. Ләкин ул эчәргә ашыкмады. Ничәмә айлар, гомумән, сигез еллап мондый бай табынны күргәне булмаганга, әле бер, әле икенче ризыктан рәхәтләнеп авыз итте. Ул ит тутырмаларының гына да әллә ничә төрлесе бар иде монда. Балык консервларының ниндие генә юк. Сыйдан авыз иткәч, ул, ниһаять:
– Бәйрәм белән, хөрмәтле себерләр, – дип, кружкасын бер тында, ни булса шул була дип, эчеп бетерде. Һәм дә эчтән генә: “Эчеп үләргә маңгаеңа язылган булса, әлбәттә, атып та, асып та үтермәячәкләр. Шуңа да, нигә куркып утырырга әле миңа”, дип уйлап, тагы ризыклардан авыз итәргә тотынды. Табындагылар аның бәйрәм хөрмәтенә дип күтәреп куйган тостына аптырабырак тордылар да, милиция түрәсе:
– Ә нинди бәйрәм соң ул? Аңлат, – дигән булды. Ә Мансур, юри йөзенә шатлык битлеге каплап:
– Ничек бәйрәм түгел, ди? Соңгы чиктә, сез килеп очрамасагыз, мин бу каһәр суккан тайгадан исән-сау чыга алыр идемме икән? Мин шушы урман эчендә каңгырып йөрүдән азатмын. Аллаһы бирсә, кешеләр янына чыгам, – дип, сөйләп алып китте. Ике түрә дә бу бераз эчеп алган йолкышны сөйләндерә-сөйләндерә сынарга, сыйларга тотындылар. Моны Мансур шунда ук сизеп алды алуын. Тик бу кешеләр дә Мансурдан күпкә катыракларны чикләвек кебек кенә шалт та-шолт вата торганнардан. Тик йолкыш тыштан караганда гади бер авыл түмгәге булып күренсә дә, Басурман мәктәбен үткән иде шул. Шуңа да, исергән кеше кебек кыланса да, үз-үзен онытмады. Тегеләрнең ике яклап биргән сорауларына тегеләй-болай, әйләндереп-тулгандырып, кайберләрен аңламаганга салышып, гел бер чамадарак җавап бирде. Менә ул үзенә салып биргән кружкадан тагы бер-ике уртлады һәм утырган урынында тәмам исереп, җиргә авып төште дә гырылдап йоклап та китте. Мондый гына ашау-эчүне бар дип тә белмәгән түрәләр табынны, бәйрәмне дәвам иттеләр. Йолкышны гына, табынның ямен җибәрмәсен дип, читкә, күз яздырмаслык бер урынга күчерделәр.
– Иван Иванович, сез ничек уйлыйсыз. Кем булырга мөмкин бу, ә?
Милиция түрәсе Николай Филипович, дустына карамый гына, табынга алып куелган симез кәҗә итен согына-согына:
– Ачыкларбыз. Кем, кайдан. Автоматны кайдан кулына төшергән? Тапкансың бушка баш ватып утырырга. Кайткан көе ачыкларбыз. Бер төкерерлек нәрсә. Күрмисеңмени, тайгада маҗара эзләп йөрүчеләрнең берәрседер әле. Айнысын, үзең чамала: тире дә сөяк кенә калган үзендә. Ә автоматы яңа. Әйдә, башыңны юк өчен катырма. Берәр йөз граммны бәрик тә, ауларны карап килик, – дип, буш рюмкаларга аракы коеп, үзе салып та куйды. – Мөгаен, балыклар безне сагынып көтеп торадыр, – дип торып та басты.
Тотыкны сакларга иң яшь хезмәттәшләрен калдырып, өчәүләп елгага салынган ауларын карарга төшеп киттеләр. Мансур, исерек булып кыланса да, тегеләрнең сөйләшкәнен хәрефен-хәрефкә исендә калдырып, күңеленә сеңдерергә тырышты. Шулай ята торгач, оеп йоклап та китте.
Кыскасы, икенче көнне аны шушы зур елга буенда урнашкан шәһәрнең үзәк милиция бүлегендәге тикшерү камерасына ябып та куйдылар. Кулларына килеп эләккән “бич”ның эше белән милиция түрәсе үзе шөгыльләнде.
Мансурны ничек кенә боргаламасыннар, ничек кенә куркытып кыйнамасыннар, ул тәүдә нәрсә сөйләгән булса, тик шуны гына кабатлады. Хәтта беләгенә ниндидер укол да ясап карадылар. Ә уколдан соң, ай, тел кычыта! Тикшерүче белән сөйләшеп, бөтен серләрне бүлешәсе килә. Әйтерсең лә, ул синең күптән күрмәгән бик якын дустың. Ул да сине якын күрә, әнә бит үзенең бөтен булган-булмаган эч серләрен ачып сала. Хатыны, йә булмаса чит хатыннар белән ничек йоклаганына чаклы әйтеп куярга мөмкин. Тагы да үзенең берәр туганы, йә әтисе шулай бик кыен хәлдә калып, синнән киңәш тә сорарга мөмкин әле. Һәм сиздерми генә, синең эч серләреңне сөйләтер өчен, йөрәк-бавырларыңа үтеп кереп, төрле кирәк-кирәксез сораулар арасына үзенә кирәкле сорауны кыстырып, кирәкле җавап та алып куя. Мансур ничек түзгәндер дә, ничек үзенең кайдан качуын әйтми калдыра алгандыр – Аллаһы Тагәлә үзе генә белә. Берзаман уйлап та куйган иде дә, әллә барысын да сөйләп бирим микән дип. Барырлар, тикшерерләр. Калган тоткыннарны азат итәрләр. Суд булыр, гаеплеләрне каты җәзага тарттырырлар дип. Тик Басыйр абзасының өйрәткәннәрен исенә төшереп, вакытында тукталып кала алды. Аңлый иде ул, тагы теге приискыга барып эләгә калса, аннан исән котылып булмаячак. Шуңа да түзде.
(Дәвамы бар.)
Фото: unsplash.com.