Заманадан зарланган кешеләрне аңламый һәм аңларга да теләми Афиятулла. Ничек зарланасың, әле кайчан гына Мәскәүдә әбисе урам себерүче, бабасы Киев вокзалында арба тартып йөк ташучы булып эш башлаган гаиләдән үсеп чык та, зарлан имеш. Ә ул әнә шәһәр үзәгендә урнашкан, түбәләре күккә ашкан иң затлы отельлләрнең берсенә хуҗа булып алды. Исемнәре дөньякүләм танылган чит ил кунаклары, сәхнә йолдызлары һәм банкирлар агылып кына тора монда.Әле менә хәзер дә:
– Казаннан килгән язучы таптыра үзегезне, – диделәр кабул итү бүлмәсеннән.
– Казаннан, – дип, бертын уйга калып торды Афиятулла. – Тагы шалтырата калса, хуҗа сезне бик теләп кабул итәргә әзер диген.
Үзе шундук компьютерын ачып Казан кунагының кем булуын ачыкларга кереште. “Тайфун... Тайфун...” дип кабатлады үзалдына. Исеме колакка чалынган кеше икән тагы үзе.
Афиятулла Мәскәүдә туып-үскән, авыл белән ара күптән өзелгән. Татарчасы чамалы. Сөйләшсә дә шул әти-әнисе белән яисә дини бәйрәмнәрдә туган-тумача җыелгачтын гына урысчасын, татарчасын бергә укмаштырып сөйләшә бит алар. Ә күңел... Күңел башка нәрсә, үз телеңне ишеткәндә күңел гүя эреп китә.
Күп тә узмады ишектән, мин кем дигәндәй, як-ягына карана-карана алпан-тилпән атлап уртача буйлы, калын гәүдәле бер татар абзые килеп керде. Чигә чәчләре шактый ук агарган булса да, тырпаеп торган калын мыеклары чем кара иде үзенең. Афиятулланың күрешергә дип сузылган куш учлары арасына салкын гына дүрт бармагын тыкты ул. Тәкъдим ителгән урынга утырганчы әйткән беренче сүзе шул булды:
– Үзең Афиятулла Аляутдин улы, ә нигә фамилияң Кутлушкин соң синең? Бабаң татар булмаганмыни?
Килүченең үз-үзен тотышы ошап бетмәде билгеле, шулай да кунакчыллык күрсәтеп, түрдән урын тәкъдим итте Афиятулла.
– Әйдәгез узыгыз, утырыгыз, пожалуйста. Кемнең кем булуын потом ачыкларбыз.
– Белмим инде, утырырга микән. Мин сине татар диеп уйлаган идем бит. Икеләнеп калдым әле менә. “Афиятулла” булгач, үз кешедер дип, бер рәхәтләнеп үзебезчә туарылып сөйләшеп утырырбыз, дип кергән идем.
– Ник сүләшмәскә, абзый кеше, с удовольствием, сүләшербез дә, цәй дә булыр, кирәксә, мәен дә табарбыз.
– Татарча сөйләшеп утырырга мин вакыт кызганмыйм. Ә инде “патум” һәм “пожалыста” ларга вакытым юк. Андыйлардан үзебезнең Казанда да туйган, – диде ул, канәгатьсез генә түрдәге күн диванга сузылып кереп утыргачтын.
– Нәрсә булды абзый кеше, русларнымы шулай сүмисез. Кем обижать итте үзегезне шулай?
Тайфун әфәндегә ошамады хуҗаның соңгы сүзләре, муенында тимгел-тимгел булып кызыл таплар кабарып чыкты аның. Үз-үзен кулга алырга теләүдәнме, парлана төшкән күзлеген салып сөртергә кереште.
– Миңа ярлык такмавыгызны үтенәм, Кутлушкин әфәнде! Ул нинди сүз ул, урысларны яратмый имеш. Мин алай димәдем. Үз ана телен онытып, урысча сөйләшкән татарларны җенем сөйми минем. Мин үз халкым, үз милләтем өчен көрәшәм. Мин якламасам, кем яклар ул татар телен.
Арка тарафтагы чәй бүлмәсенә уздылар. Өстәлне хәстәрләп өлгергәннәр, анда ни генә юк.
– Татар писателе, дигәч, мин бит сезне көтеп алдым Тайфун әфәнде. Безгә кемнәр генә килми, әмма татар язучысының килгәне юк иде әле. Сез зур кунак минем өчен, утырыгыз әйдә. По рюмочку коньякмы, әллә вискидан башлыйбызмы?..
– Бик кыстагач, баш тартып булмас анысы, кунак – хуҗаның ишәге, диләр бит.
– Да–да, ишеткән бар. Сез шундый матур татарча сүләшәсез, Тайфун әфәнде. Әйдәгез, за встречу.
– Алай дип урыслар әйтә, ә бездә “очрашу хөрмәтенә” диләр, йә булмаса “бер күрешү – үзе бер гомер”, дип җырлап ук җибәрәләр.
Рюмкаларга салынган француз коньягын авыз итеп алгачтын ук, чәй хәстәрләүне сәбәп итеп секретарь кыз килеп керде.
– Афиятулла Аляутдинович, – диде ул, ярым пышылдый төшеп, – анда, теге америкалы банкир килгән. Саубуллашу өчен биш минутлык кына аудиенция сорый.
– Күрәсең ич, зур кунагым бар. Әйтмәдеңме?
– Әйттем. Кунагы бар, күренекле татар язучысы, дидем. Ә ул чат ябышты. Ике татар кешесе сөйләшкәнен һичкайчан ишеткәнем юк, ди. Керергә рөхсәт сорый.
Үзенә булган игътибардан йомшарып киттеме, шундый чибәр туташның “күренекле” дигән сүзләре күңеленә сары май булып яттымы, хуҗадан узып өлгерлек күрсәтте бу юлы кунак.
– Татарчаны ишетәсе килгәч, керсен, – диде. – Үз ана телендә сөйләшергә оялган кешеләр белән аралашабыз ич көн–төн. Америкалылар тыңласын ичмаса безнең татар телен...
Зур авырлык белән генә, телләрен көрмәкләндереп, “здгаствуйти” дип, аларның һәр икесе белән яңакка яңакларын куеп исәнләште ишектән керүче. Афиятулла аңарга инглизчә җавап кайтарды, ә Тайфун әфәнде “исәнмесез” диде.
Музей экспонатына караган кебек татар язучысына бертын сокланып карап торды америкалы кунак. Аннан, ихлас елмаеп, тирән сулыш алды.
– Ис-сән-мес-сез..., ис-сән-мес-сез...– дип кабатлады ул берничә кабат һәм тагы инглизчә ниләрдер сөйләнде. Ә күзләре һаман Тайфун әфәндедә. Мөмкин булса, шул мизгелдә татар язучысын ул, алгы тарафтан гына түгел, әйләнә-әйләнә һәр дүрт тарафтан да күзәтеп, тотып карый-карый тикшереп чыгарга да әзер иде кебек.
Иң элек ишеткән татар сүзен шулай эләктереп алган америкалыга тәмам мөккибән киткән иде Тайфун әфәнде.
– Әнә ич, әнә, мәдәниятлы кеше шундук эләктереп ала. Кемнең кем икәнлеген аңлый, америкалы булып ул да татарча сөйләшергә омтыла бит. Бездәге “исәнме дедушка, привет әни...” ләр түгел инде... Гомер буе Казанда яшәп, урысча язып йөргән әтрәк-әләмнәргә күрсәтергә иде моны, – дип, уч төпләрен уып-уып куйды ул.
(Ахыры бар)
Фото: dailytalking.ru