Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 август 2022, 14:06

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (7)

...Һәм кинәт кенә өстәп куйды: "Ә беләсең килсә, хатының күптән үз гаиләсе белән бәхетле яшәп ята. Кызың икенче сыйныфка укырга бара. Һәм бер матур гына ирне, матур булса әле, әти дип йөри"...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (7)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (7)

(Дәвамы.)

Кичен тагы Басурман сайлаган бер урынга туктадылар. Учак ягып тормый гына нарат-чыршы ботаклары, үлән җыеп, чүмәлә кебек нәрсә ясап, шуның астына кереп яттылар. Никадәр генә яшеренергә тырышмасыннар черки-ләпәкләр кайдан да булса урын, тишек-тошык табып, кан сорап безелдәшеп җәфаладылар. Көндез үк ут ягып әзрәк урын җылытасы булган да бит. Төне буе черкидән таланып чыктылар. Төнлә юньләп йокламаганлыктан, тормыйча озак кына яттылар. Әллә бик арудан, әллә ачлыктан хәлләре бөтенләй бетте. Басурман бит-күзләрен учына җыйган чык суы белән сыпырып алгач:

– Кара әле, кәҗә бәтие, синең философларың ялгыша бит, әй. Иң беренче – материя, аннан соң гына аң дигән булып. Ә бит иң беренче – тамак, аннан соң гына – без. Нәрсәдер эшләргә кирәк бит, энекәш-туган, – дип куйды. Мансур да чүмәлә эчендәге оясыннан чыгып утырды. Тирә-яктагы чыклы үләннәрне учы белән сыпырып, чык суларын битенә сипте. Кулы белән битен сыпырып алгач, курка калды. Кулы кып-кызыл кан белән юылган. Яфрак сыдырып, шуның белән битен сөртеп алды да, иртәнге салкын булуына карамастан безелдәшкән черкиләрне куа-куа, Басыйрга карап тынып калды. Чөнки Басыйрның аңа “туган-энекәш” дип беренче дәшүе иде. Нәрсә булыр икән дип аптырабрак торды. Ә Басурман, дәвам итеп:

– Синең болай ачыкканың бар идеме? – дип сорап куйды.

Мансур башын чайкады:

– Ю-ук, туры килгәне булмады.

– Ачлыктан халык йола дигән агач кайрысы ашаган. Ул агачны син таныйсыңмы?

– Мин ул агачның урысча ничек аталганын белмим. Картәни бәләкәй чакны бер агачны күрсәткән иде дә күрсәтүен. Әгәр шул агач булса, – дип куйды.

– Әйдә алайса алга. Юлда шул агачны очратсаң, күрсәтерсең, – диде дә, үзе башлап алга кузгалды.

Мансур Басурманның да нык ачыкканын аңлады. Күңеленә кергән шиге көчәя төште. Теге көнне сөйләгән “сыерлар” турында уйлый башлады. Башыңа бер шик кереп утырдымы – бетте. Адым саен, сәгать, минут саен көчәя башлый. Кайчан мине үтерергә чамалар икән, кайчан кара эшен эшләр дип көтте. Үзең ташланыр идең, кулда бер корал юк. Балта да, теге пычак кисәге дә Басыйрда. Берәр күсәк белән арттан сиздерми генә китереп ямар идең дә ул. Ә ега суга алмасаң? Барыбер сине үтерәчәк. Аннан шунысы да бар бит әле: Мансур үзе бер вакытта да бу Басурман дигән, үзен ничәмә еллар башкалардан кыерсыттырмыйча саклап килгән адәмгә беренче булып сугарга базнат итмәячәк.

Мансур шундый уйлар белән ике ут арасында янды. Нишләргә дә белмәде. Шулай да зектан ераграк торырга һәм ул-бу була калса, һәрчак уяу торырга булды. Шундый шомлы уйларга бирелеп барса да, йола агачына охшаган агач очратып Басыйрга күрсәтте. Мөгаен, шул булгандыр. Чөнки бер як кырыен буйдан-буйга себер боланымы, пошимы кимереп, яртылаш кайрысын ашаган.

Басурман теге бастырык юанлык агачтан буй-буй кайрыларын суерып алды. Авызына кабып чәйнәп карады. Берничек тә ашарга яраклы дип тапмады. Җае чыкканда читкәрәк китеп утыру ягын гына карап торган Мансурга:

– Белмим, моны ничек ашаганнардыр? Болай бер дә ашарлык нәрсәгә охшамаган. Мунчала-чүбек кебек.

– Пешереп карарга кирәк иде дә бит. Безгә казан, йә булмаса кәтәлүк кебек берәр нәрсә дә чәлдерәсе булган, – диүенә, Басыйр көлеп үк җибәрде:

– Алай иткәнче, безгә иң яхшысы теге пешекче үзбәкләрне ярма-казаннары белән генә ияртергә иде. – Һәм, ачулана биреп: – Алырга булган, алырга булган. Нигә алмадың соң? – диде дә тиз-тиләмән учак тергезергә коры-сары җыя башлады. Учак кабызырга гына уйлаган иде дә чебен-черки гүләве аша көймә моторлары тавышын ишетеп, туктап калды. Тиз генә елгага таба торып йөгерде. Мансур да урыныннан торып аңа иярде. Бер юан нарат артына посып, елга өстен күзәттеләр. Теге солдатлар төягән ике моторлы көймә хәзер инде кире кайтып бара. Көймәдәгеләр инде яр буен җентекләп карап, тикшереп бармыйлар. Кем ничек, шулай аркылы-торкылы ятканнар. Күрәсең, алар да арыганнар. Басурман чамалап алды: барысы да урынында. Шулай булгач, алга таба курыкмый барырга була. Көтелмәгән засадага очрамаячаклар.

Яңадан урман эченә кереп, бәләкәй генә учак торгыздылар да бая суерган кайрыларны пешереп карарга булдылар. Кайрылар учакта чаж-чож килеп, йомшарып, яна башлагынчы кыздырып маташтылар. Суытып, пычак белән бүлгәләп, иң тәүдә Басурман чәйнәп карады.

– Кем белсен? Әллә ярый, әллә ярамый. Әзрәк йомшаруын йомшарган да ул, тик тәме бер дә күңелгә ятышлы түгел. Мә, син дә кабып кара, – дип, бер кисәген Мансурга сузды. Мансур һаман теге шикле уйларында кайнап читтәрәк басып тора иде. Шулай да кызган кайрыны сак кына үрелеп алды. Учак исеннән черки-ләпәкләр читкәрәк качты. Шуңа да Мансур, барча куркуын җиңеп, якынрак килде. Тагы да чи үлән салып төтен таратырга чамалаган иде дә, Басурман әрләп ташлады.

– Син нәрсә? Төтен исе әллә кайларга тарала. Тау өстендә торган кеше  тайга өстеннән күтәрелгән төтенне әллә кайдан күреп калачак. Хәзер үләксә исен сизгән козгыннар кебек җыелышып килеп җитәчәкләр. Нинди генә биектән очмасын, самолеттан да күренеп тора тайга өстенә күтәрелгән төтен. Әллә алар хәбәр итмәсме? Сорасалар, шул-шул квадратта елга буенда төтен чыкканы күренә дип, тиз үк хәбәр җибәрәчәкләр. Һәм инде вертолетларга төялгән солдатлар хәзер үк безне уратып алачак. Аннан инде бетте, башыңны казыкка эләчәкләр. Безнең фотосурәтләр, билгеләр тайгадагы әллә нинди авыл-шәһәрләргә хәбәр ителгән. Суыклар башланганчы берәр шәһәр тирәсенә урнашып кала алсак, шәп. Ә инде вак-төяк авылларда безне барыбер тотып алачаклар. Тотып алсалар, нәрсә көткәнен үзең беләсең. Башың бөтенләй сарык башы булмаса, уйла, туганым, уйла. Нәрсә, әни әйтмешли, атлы казак кебек басып торасың, утыр, ял ит әзрәк. Хәзер кузгалабыз, – диде, авызындагы баядан бирле чәйнәгән кайрысын көчкә йотып.

Мансур да кайрыны чәнәп-чәйнәп тә, йотып та карады. Ләкин ашыйсы килү басылмады. Һәм ачлык аларны барыбер елгага куып төшерде. Басурман кармакларга җайлап җим эләктерде дә суга ташлады. Бераз шулай булаша торгач, бер матур гына балык та тартып чыгардылар. Бу икәүнең шатланганын күрсәгез икән. Мансур хәтта барча шик-шөбһәләрен онытып, үлән арасында тыпырчынган балыкны корсагы белән каплап ятты. Дәртләнеп китеп, икенче һәм өченче кармакларны да җим эләктереп суга очырдылар. Шулай этләшә торгач, матур-матур җиде-сигез балык өстерәп чыгара алдылар. Икесенең дә кәефләре  күтәрелеп китте. Мансур үзенең Басурман пычагыннан үлмәсенә ышанып, әҗәле артка чигүгә туктаусыз шатланды. Урман эченә кереп, бәләкәй генә учак ягып, балык кыздырдылар. Ничәмә көн авызларына бер валчык та кермәгән, шуңа балыкларны чи килеш ашар дәрәҗәгә җиткән качаклар, туйганчы ук булмаса да, рәхәтләнеп балык ашадылар.

Мансур тагы онытылып китеп, хыялга бирелеп:

– Их, берәр кәтәлүк булса, бик шәп буласы иде дә. Нинди шәп, симез өреле уха чыгар иде бу балыклардан, – дип куйды.

– Арыма гына, кәтәлүге дә табылыр. Барысы да үзебездән тора, туган. Безнең юл алда әле һәм бик озак, – дип сөйләнә-сөйләнә үләнгә сузылып ятты юлдашы.

Балык калдыкларын кармакка эләктереп, тагы әллә күпме балык тотып, талчыбыкка  тезделәр. Кәеф бөтенләй бүтән. Хәзер аларга ачлык ул кадәр янамый. Шулай да бик җәелеп китми генә, кача-поса бер ун көнләп бардылар. Ходай хакы өчен берәр авыл-мазар очраса юлларында! Тора-бара Мансурга,  бөтен бер галәмгә алар икәү генә калган кебек тоела башлады. Галәм дә шушы елга һәм иге-чиге күренмәгән тайгадан гына тора төсле. Баралар да баралар. Юлның очы да, кырые да күренми. Алар инде хәзер ул кадәр үк ашыкмыйлар һәм бөтенләй үк арымый да башладылар шикелле.

Беркөнне әллә аучылар, әллә балыкчылар салган иске генә бер ялгыз йортка тап булдылар. Тәүдә берничә сәгать өйнең тирә-ягын күзәттеләр. Басурман ерактан гына урап чыгып, сукмак-мазар юклыгын карап, тикшереп чыкты. Шуннан Мансурга өй тирәсен карап килергә кушты. Мансур кача-поса барып өй тирәсен карап чыкты. Андый-мондый шикле нәрсә сизелмәгәч, кул болгап, Басурманны чакырды. Өй чынлап та бик иске, әмма нык утыра. Юан-юан карагай-чыршылардан кисеп салынган. Башына бүрәнәләр тезгәннәр һәм өстенә каен туезын каплап чирәм белән япканнар. Өстенә үләннәр үсеп чыккан. Эченә яңгыр-фәлән үтмәгән. Ишек-тәрәзәләре дә исән булып, әле кеше яшәрлек хәлдә. Тик өй эченнән тынчу дым исе килеп тора. Йортта кеше-мазарның күптән булмаганына ышангач, Басыйр бөтенләй хуҗаларча кылана башлады. Бөтен тирә-якны карап-тикшереп чыкты. Түшәмгә асып эшләнгән шкафны ачып барлады. Һәм Мансурга аңлата барды:

– Шкафны махсус шушылай ясыйлар. Тычкан-мазар менеп азык-төлекне бозмасын өчен түшәмгә асып куялар. Тәк што, өйрәнә тор, кәҗә бәтие.

Ярым-яртысын бөҗәкләр кимереп беткән карабодай ярмасы табып алды. Язулары танымаслык хәлгә килгән пыяла банкаларда итле ботка консервалары. Аннан да иң кирәклесе – киштәдә ике кап чамасы тоз бар. Җитмәсә, почмакта иске генә булса да куыклы керосин лампасы да эленеп тора. Идәндә җәнлекләрнең тиреләрен май-ярыдан тазарту өчен эшләнгән гади генә җайланма да ята. Балта-пычкы да бар. Яргаланып беткән булса да, бәләкәй генә мич тә утыра. Казаны да менәмен дигән. Хет хәзер үк аш пешер. Качкыннар чиксез шатландылар. Мансур ут куярга чамалаган иде, Басурман тыйды.

– Морҗадан чыккан төтен биек күтәрелә. Кичкә ягарбыз. Әлегә өйне җилләтеп, сәке өстендәге тире-паласларны каккалап тәртипкә китерик, – диде.

Мансур йөгерә-атлый якындагы гына инештән су алып килеп, өйне тәртипкә китерергә тотынды.

Кояш баюга казан астына ут ягып җибәрде. Юылып алдан әзерләнгән казанга су салып, кайнаганын көтә башлады. Су кайнап чыгуга шкафта табылган өч банканың берсенең калай капкачын пычак белән каерып ачты. Өй эченә тәмле ис таралды. Алай-болай бозылганга охшамаган. Банка эчендәге ризыкны казанга бушатты. Кайнаган суга төшкән боткадан, тагы да көчлерәк булып, башны әйләндерерлек хуш ис таралып, егетләрнең авыз суларын китерде. Шуннан казанга кичә тотылган ике симез балыкны да озатты. Һәм бик канәгать йөз белән, кулларын бер-берсенә угалап:

– Ну, абзыкаем, бүген сыйланабыз. Күптәннән аш пешереп ашаган юк иде, – дип, иреннәрен чапылдатып, авыз суларын йотты. Бер ярты сәгатьтә алар “һә” дигәнче берәр тәлинкә ашны  йомдырып та куйдылар. Мансур тагы казанга тыгыла башлаган иде, Басурман абзасы аны туктатып:

– Тукта, син сыер түгел дә инде. Хаптыр-хоптыр барчасын да ашап бетерергә, иртәгәгә калсын. Икенчедән, ничәмә көннәр ачлы-туклы йөреп коргаксып беткән корсакны аш белән ныклап тутырсаң, эчәгең төенләнер. Корсагың күбеп, шартларга мөмкинсең дип кисәткәч, бу теләгеннән кире кайтты. Табынны җыештырып, табак-савытны да юып куйдылар. Аштан соң сәкегә җәелгән, эшкәртелмәгән поши тиресе өстенә менеп аудылар. Эссе итеп ягылган мичтән өй эчендәге дым һәм күгәргән исләр бөтенләй беткән кебек булды. Йокыга китәр алдыннан өйнең эчен төтен белән ыслап, кереп тулырга өлгергән черкиләрне куып чыгардылар.

Черки-чебен юкка гына котырмаган икән, төн урталарында яшен яшенләп, дөбер-шатыр килеп яңгыр коярга тотынды. Качаклар, шушы өйнең үз юлларында тап килүенә шатланып бетә алмадылар. Тәгәрәшеп иркенләп йокладылар. Иртән дә әле яңгыр сибәләп торганга, бүген юлга чыкмаска булдылар. Төш вакытына чаклы җәелеп йокладылар. Мансур кипкән утыннар белән казан астына ягып җибәреп аш җылытырга тотынды. Ул да булмый, алюмин чәйнектә су да кайнап чыкты. Теге асылмалы шкафта бер әчмүхә чәй булса да, Басурман аңа тимичә, үзе генә белгән үләннәрен җыйды.

– Бу чәй бездән соң килгәннәргә калсын. Ә үлән чәе бик файдалы, – дип, сөйләнә-сөйләнә чәй әзерләде.

Иртәгә юлга чыгарга әзерләнеп, инештән балык тоттылар. Балыгы ваграк булса да, хәтсез генә эләкте. Тотылган балыкны тазартып, эченә тоз сибеп, мич кырына кибәргә элделәр. Эзләнә торгач, Басурман сәке астындагы юк-бар җиһазлар арасыннан бер бәләкәйрәк кенә кәстрүл тартып чыгарды. Монысына икесе дә бик шатландылар. Чөнки бу кәстрүл табылмаса, мич өстенә утыртылган казанны куптарып алып китәргә туры киләчәк иде бит. Ул чуен казан хәтсез генә олы да, авыр да. Теге тутыгып тишелгәләгән чиләкләрне исәпләмәсәң, аш пешерерлек башка әйбер күзгә чалынмады. Басурман сөйләве буенча, елга агышы буенча бер олы гына шәһәр һәм берничә зур-зур авыл булырга тиеш икән. Шуңа да елга буйлап төньякка барырга тиешләр. Ә әлегә шушы бик тә уңайлы һәм кунакчыл аучылар өеннән китәргә ашыкмадылар. Рәхәтләнеп, теге литрлы банкалардагы итле ботканы ашап, кунак булдылар. Кем кайчан калдыргандыр бу кадәр байлыкны?

Уңайлы һәм кунакчыл йорттан алар теләр-теләмәс кенә аерылдылар. Җәй көне теләсә кайсы агач төбендә дә ятып йокларга була. Тик тайгада түгел, чөнки черки-чебен теләсә кемне берничә көндә һушын алып аяктан егарга мөмкин. Көзге салкыннарга чаклы ничек кенә булса да кеше яшәгән тирәгә чыга алмасалар, бу җәһәннәмдә мәңгегә торып калачаклары да көн кебек ачык. Шуңа да ашыктылар. Күпме барырга  кирәген алар үзләре дә белмиләр.

Ике бичара алга, билгесезлеккә ашкынып атладылар. Берсе туган ягыма, сөйгәнем янына кайтам дип ашкынды. Икенчесе исән-сау бу мәхшәрдән котылсам, әнием,   хатыным һәм балаларымны алып, әтиемнең туган якларына алып кайтыр идем дип хыялланды. Исәбе берәр колхозга булса да кайтып төпләнү иде.

 Юлда Басурман ара-тирә, үз хыялларыннан аерылып “кәҗә бәтиен” тайга-себер шартларында үзеңне ничек тотарга, чит кешеләр һәм хәрбиләр күренсә нишләргә, милиция хезмәткәрләренә нәрсә сөйләргә, нәрсә сөйләмәскә өйрәтте.

Җилләп-давыллап тагы бер яңгыр коеп китте. Ярый әле качакларга яңгырның очы гына эләкте. Шулай булуына карамастан, ылыс куыш эчендә лычма су булдылар. Таң алдыннан булганга, җылыныр өчен, караңгылы-яктылы юлга чыктылар. Урман эченнән бер өч көн барганнан соң, кичләтеп кенә, олы елга ярына килеп чыктылар. Елга буенда җиләс һәм салкынча, бераз яр буйлап бардылар. Елга алда киңәеп уңга борыла. Нәкь борылган урында башына карагайлар үскән биек текә яр. Юлларын кыскартырга була, текә ярга үрмәләмәс өчен, урманны турыга гына кисеп чыгарга булдылар. Бераз эчкәрәк кереп, кунарга шунда туктадылар. Ут ягып, балык шулпасы пешереп ашадылар. Көндәгечә, үзләренә кереп кунарга карагай ботакларыннан куыш сыман нәрсә эшләп, тирә-ягына ут ягып ыслап чыктылар. Куышка кереп йокыга да китәргә өлгермәделәр, еракта кемнеңдер лап-лоп йөрүе, агачлар сынуы ишетелде. Куркудан Мансурның чәчләре үрә торды. Ул Басурманның кабыргасына китереп төртте дә:

– Кемдер агачлар сындырып утын җыя, – дип, пышылдады.

Тегесе, исе китмәгәндәй:

– Шаулама! Ишетәм. Аю йөри. Тыңлап тор. Хәзер ухылдый башлый, – дип әйтеп тә өлгермәде, теге якта аюның пошкырып, ухылдап куйганы ишетелде. Бу юлы аюның ачуланып пошкыруы бөтенләй якыннан ук ишетелде. Мансурның коты очты. Басурман да:

– Бу юньлегә түгел, туган. Әйдә утны ягыйк, – дигәч, яткан өннәреннән чыгып, сүнеп, күзләрен кыскалап яткан учакны яңадан кабызырга тотындылар. Калдык-постык кисәү, коры-сары белән тиз-арада учакны тергезеп җибәрделәр. Күрәсең, ут һәм төтен исе аюны читкәрәк куды. Тик ул бик усал иде, ахры, төне буе ухылдап агачлар сындырып йөреде. “Бу юньлегә түгел, якын-тирәдә балалы инә аю да булырга тиеш”, – дип фаразлады Басурман. Шулай итеп, төне буе ныклап ял да итмәгән көе, әзрәк яктыра башлау белән юлга чыктылар. Бу тынычсыз аю биләмәсен тизрәк ташлап китәргә кирәк. Басурман ике казык очлап алды. Ул-бу була калса, аюны ничек куркытырга, аңардан ничегрәк качып котылырга, бер-береңә кайсылайрак ярдәм итәргә кирәклеге турында кыскача гына өйрәтеп куйды. Шулай сакланып кына алга барганда, ниндидер тапталган урынга килеп чыктылар. Егылган үлән һәм актарылган чирәм өстендә солдат пилоткасы ята. Басурман аптыравыннан башын селкеп, әкрен генә сызгырып ук җибәрде.

– Монысы инде, туган, бөтенләй юньлегә түгел. Безгә бигрәк тә сак булырга кирәк. Кеше каны тәмләп караган  аю булса, бигрәк тә куркыныч. Теләсә нинди вакытта безгә һөҗүм итәргә мөмкин. Тизрәк бу тирәдән таярга кирәк. Җәһәтрәк.

Шулай диде дә, тирә-ягына каранып, нәрсәдер эзләргә кереште. Кулы белән генә болгап Мансурга үзенең артыннан барырга кушып алга атлады. Бер шома каен кырына килеп туктады да, кулындагы балтасы белән каен тузы актарырга тотынды. Тиз генә тузларны казыкка урап ут кабызды. Әчкелтем төтен тирә-якка таралды. Тагы туз суерып, икенче казыкка урап, аны да әзер тоттылар. Кулларына да бераз туез алдылар. Күрәсең, бу ис аюны бераз куркытты, хәзер аның пошкырып ах-ух килеп үзенең ризасызлыгын белдереп йөрүе хәтсез ерагайды һәм бераздан бөтенләй ишетелмәс булды.

Ләкин качкыннарның танавына яман да сасы ят ис килеп бәрелде. Тәҗрибәле Басурман, кулын күтәреп, иптәшен туктатты. Һәм бик тавышланмаска кушып, бармагын ирененә терәде. Шулай тын гына басып тордылар. Тик казык очындагы туезның гына бераз чытырдап янганы да баш очында бөтерелгән черкиләр болытының гүелдәүе генә колакка чалынды. Иснең кайсы яктан килгәнен барыбер чамалый алмадылар. Юлларын дәвам иттерделәр. Менә сынган ботаклар, тырналган агач кәүсәләре артында котырып үскән шырлык күренде. Шырлык янына якын килделәр. Үләт базын хәтерләткән ис көчәйгәннән көчәйде. Ниндидер чокыр да бар икән. Тик бу тирән генә чокырның өсте чыбык-чатыр һәм яртылаш череп ауган бүрәнәләр, агач төпсәләре белән капланган булып чыкты. Басурман Мансурга кулындагы утын көчәйтергә кушып, үзе танавын җиңе белән каплап, чокырга төшеп китте. Мансур казык башындагы утны көчәйткән арада, чокыр өстендәге төпсәләрне, ботакларны алып читкә ташлый башлады. Түзеп тора алмаслык сасы ис таралды. Басурман чокыр эченнән тәүдә бер, аннан икенче итек алып очырды. Мансурның күзләре шар булды. Чокырга үрелеп караган иде, анда куркыныч хәлгә килеп бозылган бер мәет ята. Хәрби киемдә. Мансурның башлары әйләнеп китте, бертуктаусыз укшырга тотынды. Егылып китмәс өчен, чокырдан читкәрәк китеп, чүгәләп үк утырды.

Басурман чокырдан бавы киселгән автомат һәм яртылаш өзелгән солдат каешында чак эленеп торган патрон сумкасы алып чыкты. Мансур янына килеп чүгәләде дә, тирән-тирән тын алып:

– Кабер казырга кирәк. Югыйсә, теге аю килеп, ботарлап бетәчәк. Юкка гына безгә ачуланып, төне буе ухылдап чыкмады. Аның сасытырга дип куйган ризыгы монда булган икән. Мөгаен, солдатны да ул ботарлап бу чокырга китереп салгандыр. Аюлар, гадәттә, үз корбаннарын сасытып ашарга ярата, – дип сөйләнде.

Бераз читкәрәк китеп, балта-пычак белән, чокый алган чаклы кабер казыдылар. Аста кырчын таш катыш эре таш катламы ята иде. Басурман ташларны бармагы белән угалап, берәмтекләп карап чыкты да:

– Алтыны бар һәм күп булырга тиеш,– дип куйды.

Мансур һаман укшуыннан туктый алмыйча, “ничек алтын турында уйлый ала бу, тизрәк бу тирәдән сыпырту ягын кайгыртырга кирәк, нәрсә калмаган монавы солдатны җирләп җәфаланырга”, дип уйлап та бетмәде, Басыйр:

– Без, исәннәр, үлгәннәрне җирләргә тиешбез. Без бит, – ничек кенә булуыбызга карамастан, – кешеләр. Ә бит бу солдат урынында безнең булуыбыз да бик мөмкин иде бит, – дип сөйләнергә тотынды.

Мансур авыз эченнән:

– Үлгәннән соң барыбер түгелмени. Җир астында яттың ни дә, жир өстендә аю ашады ни?

– Э...э, шалишь, туган. Син белмәгән күп нәрсәләр бар әле бу дөньяда. Беләсең килсә, кешеләр үлгәч тә яшиләр. Җан-рухлары яши. Безнең белән бергә яшиләр. Теге чакны, мине үлемгә алып китеп барганда, Һадиәхмәтнең битенә кем яулык каплады? Күптәннән үлгән картинәй миңа ярдәм итте. Менә шулай. Бу бахыр солдатның мәетен җирләми ташлап китсәк, гомер бакый үкенеп яшәргә туры килүе бар. Әйдә, җирләп куйыйк тизрәк, – дип, урыныннан торды.

Мәетне Басурман үзе өстерәп чыгарды. Солдатның бер балагыннан үзе тотып, икенче балагын Мансурга тоттырып, чак кабер янына өстерәп алып килделәр. Аска карагай ботаклары түшәп, шартына китерергә тырышып, мәетне кабергә төшерделәр. Бүтәнчә чаралары юк.

– Белгәнеңне укы! – диде тегесе.

– Күмеп куйгач укыйлар, – дигән булды Мансур.

Менә мәетне көч-хәл белән җирләп тә куйдылар. Мансур, өзә-йолка, исендә калган берничә җөмлә укып, битен сыпырды.

Басурман зират өстенә тагы чыбык-чатыр ташып ут ягарга кушты. Мансур, үзенең шиген белдереп:

– Ут яксак, төтене, син әйткәнчә, әллә кайларга күренергә мөмкин, – диюенә Басыйр:

– Болай эшләмәсәң, теге урман хуҗасы барыбер каберне актарып, мәетне ашаячак. Ә болай, төтен-ыс исе сеңгәч, ул каберне актармый.

Шулай иттеләр дә. Зур итеп кабер өстенә дә, тирә-ягына да учак яктылар. Төтене күп булсын өчен, яшел үлән, ылыс салып ысладылар. Учак янып бетәр-бетмәстән аны сүндерделәр. Мәет яткан чокыр эченә дә ут куйдылар. Монысы инде теге ерткычны куркыту өчен. Басурман аңлатуынча, “кеше ите тәмләгән аюдан да куркыныч ерткыч юк тайгада. Бер тәмләдеме – бетте. Шуны гына эзләп йөриячәк”.

– Кызганыч, документлары юк,– диде Мансур.

– Аның документы белән нәрсә эшлисең? Хәзер үзеңне тотып алырга мөмкиннәр. Җитмәсә, солдатны үтерүдә гаепләүләре бар. Исәр син, кәҗә бәтие. Болай карап торуга ару гына күренәсең, ә уйлап җиткермисең. Аю кайсы яктан өстерәп алып килгәнлеген дә чамаларлык түгел. Югыйсә, берәр кәгазь-документын булса да табарга, иде. Безнең дә аны эзләп торырга мөмкинлегебез юк. Үзебезнең хәл кызганычрак. Кемнеңдер төннәр буе керфек тә какмый карап, тәрбияләп үстергән улы бит инде бу бичара. Ичмаса, әти-әниләренә хәбәр җибәреп булыр иде. Шул кайсы як кешесе икәнен белеп булыр иде. Шуның өчен генә аның документлары кирәк.

– Анысы шулай инде. Әҗәлең сине кайда көтәсен беркем дә белми. Хәтта кабере дә билгесез бит инде.

– Ә документлары сиңа ярап калыр иде. Бер ун елга яшәрергә. Туган йортыңа кайтып җиткәнче булса да файдасы тияр иде.

Тагы сүзсез калдылар. Һәркем үз уйларына батты. Бүгенге көннәре бер яктан яхшы башланды башлануын. Кулга корал тоттылар. Тик теге солдат бахырың гына күз алдыннан китмәде. Басурман нәрсәгәдер:

– Әйе, – дип, куйды. Тамагына килеп тыгылган төенне йотарга тырышып, тамак кыргалады, үзләре барасы юнәлешкә башын кагып күрсәтте дә, кырыс кына:

– Киттек, – дип, алга кузгалды. Кулындагы патрон тутырылган сумканы дәшми генә Мансурга сузды.

Озак бардылар. Кич җитте. Кунарга урын чамалап, шунда туктадылар. Көндәгечә, кереп кунарга куыш сыман нәрсә әтмәлләделәр. Ләм-мим. Ничәмә көннәр буена бер-берсенә шулкадәр ияләшеп, бер-берсен сүзсез дә аңларга өйрәнеп беткән иделәр. Икесендә дә ашау кайгысы да юк. Мансур бөтенләй үзенә йомылды. Ашау кайгысымы аңарда? Аңа хәзер бөтен тирә-яктан, киемнәреннән, хәтта агач-үләннәрдән дә мәет исе килгән кебек тоелды. Басурман аны әллә нәрсәләр дип әрләп тә карады. Басурманның:

– Чучка борыны, каты колак, туктыйсыңмы-юкмы укшуыңнан. Хәзер типкәләп ташлыйм үзеңне, – дип куркытуы да тәэсир итмәде. Куышны Басыйр үзе генә ясады. Аптырагач, кояш батар алдыннан елгага төшеп юынып та карадылар. Патроннар салынган сумканы да, күлмәк-чалбарларын да кат-кат юсалар да мәет исе аларны һаман эзәрлекләде. Киемнәре әзрәк җилләгәч, куышларына кереп яттылар. Берсенең дә күзенә йокы кермәде. Басурман да бераз әйләнеп-тулганып яткач, түзмәде, әкрен генә сүзен башлап:

– Кара әле, кәҗә бәтие, ишетәсеңме? – дип сорап куйды.

– Әйе.

– Әйе генә түгел, ишетәм, диген.

– Әйе, ишетәм.

– Ишетсәң, менә нәрсә. Кайда гына булма, кем белән генә сөйләшмә, бу мәет турында шым, ләм-мим. Белеп калсалар, бу бичара солдатның мәетен безгә тегәчәкләр. Кемгә әйтә аласың мәет таптык, солдат мәете, аны аю ботарлаган, дип. Беркемне дә ышандыра алмыйсың. Ә аю өзгәләгәне хак. Чөнки тирә-яктагы агач кәүсәләренә аю тырнаклары белән сыдырып-тырнап тамгасын салган. Тик аю гына шулай итне сасытып ашый. Бахыр солдат нишләп монда килеп чыккан? Әллә булмаса безне эзәрлекләгән солдатларның берәрсеме? Алай булса, тагы да начаррак. Барысын да безгә аударачаклар. Ә автомат белән без кышны да тайгада үткәрә алабыз. Тик гомер бакый тайгада яшәп булмый, тимер юлга якынаерга кирәк. Бер тимер юлга чыксак, эзлә җилне басудан, – дип, тынып калды.

Бераздан, өзелгән сүзен дәвам итте:

– Нәрсә генә булмасын, ә дөнья булгач ул, туган, төрлесе булырга мөмкин. Бигрәк тә безнең кебек качкыннарга. Син берүзең идең. Мин дә берүзем. Мин сине белмим, син мине белмисең. Хәтта кара-каршы китереп бастырсалар да, белмисең һәм вәссәлам. Әгәр дә тегенди-мондый хәл булып аерылышырга туры килсә, менә шушы адресны ятлап ал. Мине шуннан табарсың. Кирәк дип уйласаң инде. Читләргә әйтә калсаң, үзең беләсең минем холыкны. Гомумән, сынадым сине, ничәмә еллар буена. Сиңа ышанырга була. Шулай да искәртеп куям. Дәшмә, кабер бул. Ә синең адрес минем башның иң тирән урынына кертеп яшерелгән. Минем яктан тыныч бул.

Озак сөйләшеп яттылар ул төнне алар. Бик озак. Теге солдатның мәетен җирләгәннән соң, берсенең дә күзенә йокы кермәде. Олы качкын әллә сизенеп, әллә күңеленә килеп, бу гади генә юаш авыл егетенә ул төнне төрмә, лагерь-зоналарның кагыйдә-нечкәлекләрен сөйләде. Камерага ишектән ничек керүдән башлап, мунча ләүкәсенә ничек утырырга кирәгенә чаклы өйрәтте. Кемгә кул биреп исәнләшергә, кемне бөтенләй күрмәмешкә салышырга. “Камерага кергәндә ишек төбендә берәр чиста тастымал, йә кием-салым ятса, һич шикләнми, берсенә дә игътибар итми һәм берсеннән дә курыкмый аякны сөртеп кер. Юньле әйбер ишек төбендә ятмый. Урыннары ишек төбендә, параша кырында булганнарга һичкайчан кулыңны бирмә һәм ярдәм итмә”, – дип өйрәтте. Һәм:

– Син тыңлыйсыңмы  ул, кәҗә бәтие? – дип, Мансурның кабыргасына төртте.

– Әйе, тыңлыйм, – дип, дертләп китте тегесе. – Тик болар бересе дә миңа кирәк булмас, дип уйлыйм. Исән-сау өйгә кайтып кына житим, бөтенләй бүтән тормыш башланачак. Бөтенләй. Мин хәзер элеккеге Мансур түгел инде. Әти-әниләргә, туганнарга, бигрәк тә хатыныма карата рәхимсез булганмын. Аларны юкка-барга рәнҗеткәнмен, күпме авыр сүзләр әйткәнмен. Их, исән-имин генә кайтып житим әле. Алар да мине сагынып беткәннәрдер инде. Үземнең дә ничек сагынганымны белсәң, абзыкай, – дип, хыялга, хисләргә  бирелүдән, күзләренә яшь бәреп чыкты Мансурның.

Басыйр, көтмәгәндә:

– Ә син барыбер беркатлы аңгыра икәнсең. Берәр хат язып, хатыныңнан берәр җавап алдыңмы? Юк, син алар өчен, әнә теге солдат мәете кебек, хәбәрсез югалган кешесең. Ярый ла кеше күзенә чалынмый-нитми исән-сау кайтып житә алсаң. Ә юлда шахта хуҗасы шымчылары тотып алсалар? Тагы шул ук алтын приискысы, бу – яхшы очракта. Ә начары – сине үтерәчәкләр. Кемгә кирәк синең ниндидер бер министрның шәхси приискында алтын юдым дип дөньяга кычкыруың. Ярар, монысы да булмасын, ди. Исән-сау кайтып төштең, ди, авылыңа. Кайда документларың? Алар артыннан йөри башласаң, сиңа “сигез ел буе кайда йөрдең?” дигән сорау бирәчәкләр. Кайда эшләдең, кем булып? Һәм нинди эштә? Алдар идең, барып чыкмый. Син шунда-шунда эшләдем дисәң, шул урынга сорау жибәрәчәкләр. Кем сиңа Фәләнов Кәҗә бәтие теге министрның яшерен приискысында сигез ел армый-талмый алтын юды, хәтта мактау грамоталары белән бүләкләнде, дип белешмә жибәрер икән? Ә? – Басурман хихылдап көлеп җибәрде. – Их син, авыл түмгәге. Иң яхшысы – оныт, барысын да оныт. Мине кыйнадылар диген. Баштүбән күпердән очырдылар, диген. Гомумән, хәтерен югалткан кеше кебек кылан. Югыйсә, сиңа хана, туганым. Хана. Төрмәдә утырдым дип тә алдый алмыйсың. Дөресен сөйләр идең, тегеләр килеп үтереп китәргә мөмкиннәр. Алар синең өеңә кайтканны күптән көтеп торалар. Йә булмаса, бик тә куркыныч җинаятьче төрмәдән качты дип, һәр баганага, һәр вокзал тәрәзәсенә синең карточкаң ябыштырылган. Һәм синең җинаятьче булуыңны исбатлаган документлар кирәкле кешеләрнең өстәл тартмасында ята. Без хәзер әнә теге үзебез күмеп куйган мәет кебекбез. Эзсез, хәбәрсез югалганнар. Тик ул мәет җир астында, ә без, Аллага шөкер, әлегә тәпи-тәпи йөри алабыз, исәнбез. Шушы Себер тайгасыннан исән-сау чыгып, берәр зур гына шәһәргә генә барып җитик әле. Шундый итеп яшәп алып китәрбез, – дип Басурман туктап калды. Һәм бераз нәрсәдер уйлап торганнан соң, кинәт кенә өстәп куйды: – Ә беләсең килсә, хатының күптән үз гаиләсе белән бәхетле яшәп ята. Кызың икенче сыйныфка укырга бара. Һәм бер матур гына ирне, матур булса әле, әти дип йөри. Мөгаен, тагы берәр ир туганы да бардыр әле, икәү булмаса. Хатыныңның төшенә ике ятып берәр керәсеңдерме, юкмы – монысы да сорау.

Бу сүзләр Мансурга чыбыркы белән кыйнаганнан да катырак тиде. Аның акырып-акырып елыйсы килде. Ничек кенә авыр булмасын, себер татары хак сөйли иде. Мансур үз гаиләсенә, Нурзиясенә карата җылы хисләрен әледән-әле яңартып йөрсә дә, шул хисләрдән көч алып нинди генә кыенлыкларны жиңеп килсә дә, Басурманның сүзләрендә дөреслек күбрәк иде. Шушы ерак түгел генә аккан себер елгасының гранит ярлары кебек каты һәм салкын иде бу сүзләр.

Ләкин аның бу сүзләргә ышанасы килмәде. Әгәр ышанса, аңа башкача бу якты дөньяда яшәп торуның мәгънәсе дә калмый иде. Шуны чамалап, ул эчтән генә: “бу дөрес түгел, минем Нурзиям андый була алмый, бу дөрес түгел”, дип кабатлап ятты. Ярый әле, тегесе башка әйберләр турында сөйли башлады. Сөйләде дә сөйләде ул. Күрәсең, аның да күңеле тыныч түгел.

(Дәвамы бар.)

Фото: freestockimages.ru.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (7)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: