Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 август 2022, 10:45

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (Ахыры)

Ә мин үземне алда нинди сынаулар көткәнен хәтта күз алдыма да китерә алмый идем әле.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (Ахыры)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (Ахыры)

* * *

 

Кичке аштан соң өлкән лейтенант Минченко ротаны сафка тезә дә: «Рядовой Вафинның тәртибеннән барыбыз да гарык булдык. Шул сәбәпле әти-әнисенә, Бәләбәй һәм Уфа военкоматларына һәм армиягә кадәр укыган университет ректорына аның чын йөзен ачып хатлар яздык», – дип сөйләргә керешә. Болар миңа ток суккандай тәэсир итә. Дөнья йөзендәге газизләрдән-газиз кешеләрем – кадерле әти-әнием кайгылардан сыгылып төшмәсме?! Ә университетта укуымны хәзер хыялланырга да ярамый. Монысы бигрәк тә аянычлы. Тик, мин дә рота командиры урынбасарына тантана итәргә бирмим: «Иптәш өлкән лейтенант, юкка шатланасыз. Башыгыз белән уйлап карагыз әле, кадерле әти-әнием үз улларынамы, әллә чит кешегәме ышаначак? Әлбәттә, үз улларына. Җитмәсә, мин күптән инде чын йөзләрегезне ачып аларга хат яздым», – дип кычкырам. Ул барыбер бирешергә теләми:

– Син барыбер үзеңнең университетыңда укымаячаксың, – дип акыра.

– Укыячакмын!

– Укымаячаксың!

– Укыячакмын! Чөнки Башкортстанда Урта Азиядәге кебек ришвәтчелек, җитмәсә, шуңа өстәп, минем ике туган абыем обкомның өченче секретаре дә!

Боларын, әлбәттә, арттырам. Тик, шулай да, кыек атып туры тидереп була икән. Чөнки, Минченконың йөзе (ой, гафу, чырае) паралич суккан кешенеке шикелле чалшаеп ук кала.

Эчемдә бүреләр уласа да, мин бар кеше ишетерлек итеп шатланып көлгән булам. Моңа хәтта Минченко да чыдамый – котырып канцеляриясенә кереп китә.

 

* * *

Көннәрнең берсендә «кадетлар» мине телефон станциясеннән куып кочегаркага күмер ташучы итеп куялар. (Ә линиягә хәзер лейтенант Чумаков үзе йөри).

Күмер ташу артык авыр түгел. Үзем кебек «кабаннар» белән көннәр буе кәртле уйнап тик ятам. Ә күмерне безнең «бригаданың» яшьләре ташый.

Шундый көннәрнең берсендә мин «Красная звезда» гәзитеннән хәбәр алам. Анда журналист Сорокина минем язмамны тикшерү өчен хатымны үэебезнең корпус командирына кирегә җибәрүе турында хәбәр иткән. Димәк, озакламый боз кузгалачак һәм безнең полкта тәртип урнашачак.

Тик, якты хыялларым бу хатны алуымның икенче көнендә үк челпәрәмә килә. Чөнки штаб писаре Сонин корпус командиры генерал Качмарикның подполковник Алексеевка телефоннан чылтыратып: «Рядовой Вафинны акылга утыртырга кирәк», – дип әйтүен ишетеп калуын сөйли.

Юк, иптәшем алдамыйдыр. Чөнки ул каян Владивостоктан полкка минем турыда чылтырата алулары мөмкинлеге турында белсен?!

Мин, исәр, гәзиткә язып кына тәртип урнаштырып була дип уйлаган идем. Урнаштырырсың менә. Бу дөньяда Сорокиналар, Качмариклар һәм Алексеевлар барында.

 

* * *

 

Бүген иртән үк миңа өлкән лейтенант Минченко беркая да югалмаска һәм көндезге сәгать икегә прокурор янына барырга әзер торырга куша. Анасын корт чаккыры! Миңа тулы бәхетле булу өчен шунысы гына җитмәгән иде!

Абзагызны күптән инде төрмәгә утыртырга хыялланалар. Ә теләкләрен тормышка ашыру өчен аларга ныклы сәбәп кирәк.

Хәзер тышта 1937 ел түгел. Мине өтермәнгә җиңел генә тыга алмаячаклар.

Дисбатларда, гадәттә, берничә төрле җинаять өчен утыралар. Аларның иң күпчелеге – дезертирлар. Мин бу төркемгә карамыйм. Чөнки, качу турында уй җиде ятып бер төшемә дә керми. (Ә минем үземне майор Белов белән өлкән лейтенант Минченко частьны калдырып китәргә өндәп каравын карадылар. Тик, мин исәр мени. Моның өчен ни буласын бик яхшы беләм ич).

Дисбатта утыручыларның икенче зур төркеме – «бабайчылык» белән шөгыльләнеп тотылучылар. Тик, мине бу төр җинаять өчен дә ирегемнән колак кактыра алмаячаклар. Чөнки, беренчедән, бездә «яшьләрнең» «картларны» «чагу» очрагы юк дәрәҗәсендә (моның өчен әләкче «өрәкне» «чмолык» көтә), икенчедән, минем кебек акыллы «фазаннар» «яшелләрне» артык нык җәберләп бармый.

Ирегеннән мәхрүм ителүчеләрнең өченче зур төркеме – командирларының боерыкларын үтәүдән баш тартучылар. Әйе, бер яктан караганда, мине моның өчен ирегемнән колак кактырып була кебек, әмма, икенче яктан караганда, мин бу очракта да чиста. Чөнки, боерык үтәүдән баш тартмыйм. Бары аны үтәмим генә. (Болар икесе ике нәрсә). Яки, «Чума» кебекләрне: «Ә?! Ишетмим! Нәрсә әйтергә телисез?!»– дип башны саңгырауга салып үчеклим. (Бу очракта да ачыктан-ачык боерыкны үтәүдән баш тарту белән ишетмәмешкә салышу икесе ике нәрсә. Һәм җәзалары да...).

Бу өч төрле җинаятьне кылмасаң да төрмәгә утыртылып була. Моның өчен бары прокурордан ике тапкыр кисәтү алу гына да җитә. (Тегесе ике тапкыр синең өстән кәгазь язып бирсә – хуш, ирек, диясе генә кала).

Бер яктан караганда, прокуратурага бару белән генә кисәтү алдым дигән сүз түгел. Ә икенче яктан караганда, хәрби прокурор шул ук «кадет». Ә «кадетлардан» изгелек көтәрмен димә.

Иң яхшысы, минемчә, прокуратурага бармау. Тик шул ук вакытта качып калып та булмый. (Үзең килмәсәң – алар сиңа читтән торып та кисәтү язып бирә алалар).

Уйладым, уйладым да, «Иң яхшы саклану чарасы – үзең һөҗүм итү», – дигән принциптан чыгып, чираттагы тапкыр контратакага әзерләнергә керештем – прокуратурада сөйләячәк чыгышымны язарга тотындым. Берчак тамак кырган тавышка күтәрелеп карасам – янымда рота командирының сәясәт буенча урынбасары үзе басып тора. «Вафин, ни язасың бу кадәр мавыгып?» – дип сораган булды «кадет» кызыксынып.

– Бәй, прокуратурага барабыз бит, иптәш өлкән лейтенант.

– Әйе, – диде ул тел төбемнән берни аңламыйча.

– Ә прокурор каршында мине тик торыр дип уйлыйсызмы?! Ялгышасыз, иптәш өлкән лейтенант. Мин кылган барча җинаятьләрегез турында анда түкми-чәчми сөйләп бирәчәкмен. Ә әле аларның берсе дә онытылмасын өчен кәгазьгә теркәп барам. Язмам унсигез бит булды инде. Хәтер сандыгымда тагын бераз чокчынсам – ике дәфтәр дә җитмәячәк. Миңа бераз ак кәгазь биреп тормассыз микән, иптәш өлкән лейтенант?

Минченко мине тыңлап тормый – җил-җил атлап китеп бара. Ә мин «шартлаячак бомбамны» язуымны дәвам итәм.

Сәгать уклары икегә дә җитә, өченче дә китә, дүрт тә тула, ә өлкән лейтенант юк та юк. (Мин үз бәхетемә үзем ышанмыйм). Менә кичке җиденче киткәч рота командирының урынбасары шинелен киеп канцеляриядән чыга да, өенә кайтырга ишеккә юнәлә.

Мин аның артыннан: «Бәй, иптәш өлкән лейтенант, прокурорга бармыйбызмыни?!» – дип кычкырам. (Солдатлар аптырап миңа бага. Аларның үз гомерләрендә тәү тапкыр прокуратурага барырга атлыгып торучы кеше күрүләре).

Шул арада Минченко май ашап тотылган мәче тизлегендә ишектән чыгып сыза. Ә мин чираттагы тапкыр җиңүче булып калам.

Иртәнге аштан соң иркәләнеп караватымда ята идем, янәшәмә якташым Олег Огурцов килеп басты. Без аның белән күптән очрашмаган идек, шул сәбәпле, якын туганнардай шатланышып күрешәбез. «Менә, хушлашырга кердем әле», – диде Олег, хәл-әхвал сорашканнан соң.

– Бәй, кая китәсең? – дип сорыйм, аптырап.

– «Ноктага» җибәрәләр, бырат. Әле минем вертолетка кадәр ике сәгать вакытым бар. Әйдә, бераз поселокта җилләнеп керәбез. Шунда үзеңне ресторанда да сыйлармын.

Солдат тәмле ашау өчен тәмугка да керергә риза. Мин дә ресторан сүзен ишеткәч сикереп үк торам. Тиз генә киенәм дә, юл уңаеннан рота буенча кизү сержантка үземне югалтмаска кушып, Туймазы егете белән поселокка чыгып китәм.

Ресторанга кергәч Олег өстәл өстен бер взвод солдат ашарлык азык белән тутырта да, без ашыкмыйча гына сыйланырга керешәбез. Әйе, ни дисәң дә, Олег кызык «кадр». Солдат башы белән ресторанда да бары ул гына сыйлый ала.

Олег дигәннән, мин «яшь» чагымда аңа: «Хәрбиләрнең әтисе я әнисе үлсә аңа чираттан тыш ял бирәләр икән», – дип ычкындырган идем – ул колакларын торгызды. Һәм, бер ай да үтмәде : «Әтиең үлде», – дигән телеграмма алып ялга кайтып китте.

Аннан соң өйләнергә уйлады. Мин аны: «Олег, әллә исәрләндеңме, япь-яшь килеш кем өйләнә?! Акылыңа кил», – дип тиргәргә уйлаган идем, ул шулчак: «Габдулла, мин исәр түгел, мин акыллы. Миңа бу тантанага әзерләнергә бер атна ял бирәчәкләр. Аннан өч көн туйда типтерәчәкмен. Хатыным атна саен килеп йөриячәк. Бичәм килгәч – кесә тулы акча булачак», – дип авызымны бик тиз томалаган иде.

Ә көннәрнең берсендә яшь кияү хатыны янына барырга дип полк командирының машинасын урлаганда тотылды. Моның өчен якташым өч кешелек Рамона «ноктасына» сөрелде. Анда да тик ятмаган Огурцов – сатарга дип үзенә 400 кг кызыл уылдык әзерләгән. Ә әле браконьерлык өчен яңа «ноктага» китеп барышы.

Олег белән кап корсакларыбызны көчкә-көчкә сөйрәп полкка кайтып җитүебез була – «Габдулла, сине канцеляриягә чакырталар», – дип минем арттан дневальный килеп тә җитә. Мин якташым белән саубуллашам да, казармама кайтып китәм.

Килеп керүем була, «кадетлар» миңа карчыгадай ташланалар:

– Кайда булдың?!

– Кайда йөрдең?!

– Кайда өстерәлдең?!

– Ресторанда сыйландым, – дим дә, канәгать йөз чыгарып кикереп куям.

– Ресторанда?! – диләр алар үз колакларына ышанмыйча.

– Ресторанда!

Шулчак Минченко иптәшләренә: «Тапкансыз ышаныр кеше», – ди. Ә Милько юлга чыгарга әзерләнергә куша.

– Кая? – дим аптырап.

– «Ноктага», – диләр «кадетлар» бертавыштан.

– Мин беркая да бармыйм!

– Барасың!

– Бармыйм!

– Барасың, чөнки син бүген «Элемтә үзәге» исемлегеннән сызылдың. Ә өч көннән үзеңнең «ноктаңда» булмасаң, сине төрмәгә утыртачаклар, – ди Минченко шатланып.

– Бу өч көннән бит. Ә мин бүген үземнең казармамда кунам, – дим бирешергә теләмичә.

– Вафин, без сине яхшы «ноктага» җибәрәбез дип уйлыйсыңмыни?! Анда барырга бернинди дә юл юк. Тирә-ягы очсыз-кырыйсыз тайга. Бүген сине тәмугка олактырыр өчен персонал вертолет чакырттык. Беләсеңме, аның сәгате күпме тора? – ди өлкән лейтенант Лехман шаталакланып.

Мин шартлардай булам. Нишләргә? Килеп туган бу мәсьәләне ничек чишәргә?

Уйладым, уйладым да, офицерлардан бүтәнчә котылып булмас дип ... «ноктага» китәргә карар иттем. Анда да югалып калмам әле. Чөнки, мин хокуксыз «өрәк» түгел, ә «фазан»! Җитмәсә, бар «ноктада» да үзем белән карантин үткән Башкортстан егетләре хезмәт итә.

«Өрәк» Володя Ивановка «телефонкадагы» әйберләремне фельдшер Прошкага тапшырырга боерык бирәм дә, казарма янәшәсендәге мәйданчыкка Огурцов янына чыгып басам. Күктә вертолет тавышы ишетелә. Олегка: «Мин дә синең белән», – дип кычкырам. Моны ишеткәч якташым көлеп үк җибәрә:

– Габдулла, безгә бергә-бергә күңеллерәк булыр.

– Мин дә шулай уйлыйм.

Бераздан вертолет олы кош кебек безне үзенең «канат астына» ала да, билгесез тарафларга очып китә. Ә мин үземне алда нинди сынаулар көткәнен хәтта күз алдыма да китерә алмый идем әле.

 

Фото: helicopter.su

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас