Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 август 2022, 21:05

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (Ахыры)

– Балам! Бәгърем! Син бит минеке! Минеке генә! Ми-неке-е-е...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (Ахыры)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (Ахыры)

8

Әмирҗан бераз арулану белән, мәҗлескә әзерләнә башладылар. Бәби туена.

Зөләйха хәзер гел аларда яши. Берничә көн дигәндә Гөлнара бөтен документларын тәртипкә кертеп кайтты. Аның күңеле тәмам утырып җитте, ахры. Ул бертуктаусыз шаяра, көлә, караватында яткан Зөләйханы камыр кебек әвәләп сөя, кытыклап, көлдереп җәфалый, елатып бетерә. Алар хәзер шулкадәр дуслашып беттеләр – бер-берсеннән башка тора да алмыйлар: Гөлнара кибеткә чыгып китсә дә, тегесе, аны югалтып, шыңшый башлый. Фәйрүзә Зөләйханы һавага алып чыкса, Гөлнара, тиз-тиз генә эшләрен төгәлләп, шундук артларыннан иярә.

Ә беркөнне... Бу көнне дә Фәйрүзә, Зөләйханы алып, алданрак чыгып киткән иде. Урамның каршы ягында язгы кояштан карала башлаган көртләр арасында каккан багана кебек басып торган адәм затын шундук шәйләп алды ул. Иң гадәти ир-ат. Нишләп бу якка текәлеп карап тора соң ул? Әллә? Әллә бер-бер хәл кылмакчы буламы? Нәрсәсенә кызыксын инде ул бу карчыкның? Нишләп кызыкмасын?! Баласына күзе төшсә? Бала урлап сатучылар хакында гел сөйләп торалар ласа. Булмас. Бу кешенең йөзе тыныч күренә. Хәтта моңсу. Кайгылы. Ниндидер борчу бар бу кешедә. Авырлык бар. Шул авырлык беркетеп куйган аны җиргә...

Шул вакыт подъезд ишегеннән Гөлнара күренде. Ул да күреп алды теге ят бәндәне. Сискәнеп куйды, каушап, тукталып калды. Аннары, теге кешедән күзләрен алмыйча гына, әнисе янына килде.

– Бар, әнием, син кер. Бүген мин үзем генә йөртәм Зөләйханы, – дип, баланы алырга үрелде.

Фәйрүзә теләмичә генә кереп китте. Ишек катына җиткәч, артына борылып карады. Теге ят кеше ашыга-ашыга юлның бу ягына чыгып килә. Гөлнара исә, баласын күтәргән килеш, күзгә күренми торган канатларын җилпи-җилпи, аның каршысына китеп бара...

Бу юлы озаграк йөреп керделәр. Баланың җиде кат чүпрәгенә дә суык үтеп өлгергән. Биләүне тиз генә сүтеп, баланы олы караватына таратып җибәрделәр. Шуны гына көткән кебек, бит очларын алсуландырып ятучы Зөләйха көлеп җибәрде. Аңа карап Гөлнара көлде. Кәефе яхшы, күңеле күтәренке иде аның.

Урамдагы хәлләрне Фәйрүзә сорашып тормады. Нигә җан үртәргә? Гөлнараның җилкәсендә үз башы бар. Хәзер ике баш алар. Шуңа күрә дә Фәйрүзә тыныч. Әмирҗанның: «Кызыбыз белән нидер булган, ахры, карчык?» – дигән соравына да: «Булыр да шул. Бала анасында ни булмас?! Гел борчу гына димәгән бит...» – дип, җиңел генә, әмма үтә дә серле җавап биреп котылды ул.

Мәҗлес көне бик тиз килеп җитте. Бөтен булган осталыкларын җигеп, өстәл әзерләделәр. Иң катлаулысы кием сайлау булды. Мәҗлескә нәрсә кияргә белмичә йөдәп беттеләр. Аптырамаслык та түгел – инде күптәннән сый әзерләгәннәре, кунак җыйганнары, бәйрәм-туй иткәннәре юк икән бит аларның. Баштарак эш, эш дип гомер үткән, аннары бәйрәм итәрлек, мәҗлес җыярлык сәбәп тә калмаган...

Гөлнара тугач, дус-ишләре, туган-тумача белән җыелып утырган кичне яхшы хәтерлиләр. Фәйрүзә ап-ак озын күлмәктән, түшенә үз күзләре кебек үк зәңгәрсу төймәләр яткан, билендә эштән бигрәк күбрәк матурлык өчен киелгән чигүле алъяпкыч... Әмирҗанның кыяфәте дә күзнең явын алырлык – шундый ук ак күлмәк, солдаттан ияреп кайткан, йолдыз аеллы каеш белән буылган, йөргәндә җил-җил килеп тора торган киң балаклы кара чалбар...

Алар бу юлы да нәкъ шулай киенергә булдылар. Фәйрүзәнең әйтүе булды, Әмирҗанның, риза булып, ым кагуы булды, Гөлнара чирек гасыр буе өй почмагында оеп яткан яшел сандыкны тартып та чыгарды. Ачып та җибәрде. Исле сабын, сабантуй исләренә ияреп, кеше тормышындагы бүтән бик күп исләр бөркелеп килеп чыктылар да бөтен өйне, дөньяны, күңелләрне тутырып ташладылар...

– Абау! – Яшел сандыкка чумып әйбер эзләгән Гөлнара, корт чаккандай, сикереп торды. – Ән-некәем! Н-н-нәрсә бу?

Аның учында кайчандыр Фәйрүзә сандык төбенә яшереп куйган китек ай кисәге ята иде.

Бөтен җаны-тәне белән тетрәнеп, калтыранып торган кызларын күргәч, Әмирҗан да, Фәйрүзә дә телләреннән, зиһеннәреннән яздылар. Бераздан гына, ис-акылларына килеп, бер-берсенә карарлык, күзләре белән генә түгел, күңелләре белән дә аңлашырлык хәлгә керделәр, «телләре ачылды».

– Нәрсә булсын?.. Зөләйха белән бергә иде ул. Китек булганга күңелем шомланып, сандык төбенә яшергән идем шул...

Кызы алдында аклана башлаган Фәйрүзәне бүлдереп, Әмирҗан каты гына әйтеп куйды:

– Кире салып куй син аны, кызым, күзгә күренеп, күңелне авырттырып тормасын!

Ләкин Гөлнара аларны ишетми дә, тыңламый да инде. Аның йөрәгенә мәңге төзәлмәслек җәрәхәт уелып өлгергән иде. Бу җәрәхәтнең исеме «Зөләйха» иде. Шуңа күрә дә ул күңелен кузгатып җибәргән хисләрен тыеп та, яшереп тә тормыйча, тамагын туйдырып, алсу йөзен җыя алмыйча көлеп яткан кызына ташланды:

– Балам! Бәгърем! Син бит минеке! Минеке генә! Ми-неке-е-е... Кичер мине, бәгырь кисәгем, йөрәк маем! Барысы өчен дә кичер бу юньсез анаңны! Ул сине бүтән бервакытта да ташламаячак!

Гөлнараның күкрәгенә кысылып, тынсыз калган Зөләйха өзлегеп еларга кереште. Фәйрүзә белән Әмирҗан да хисләрен, хисләренә ияртеп, күз яшьләрен үз иркенә куйдылар. Алар инде барысына да төшенеп алганнар иде – Гөлнара кызлыкка яздырып кайткан Зөләйха кайчандыр үзе үк ташлап калдырган бала булып чыкты! Шуңа күрәдерме, аларның күңелендә ах итәрлек сөенеч-мазар юк иде. Көенеч тә юк югын. Әмма шатлык-куаныч та юк. Бары тик ниндидер эчке сызлану, авыртыну гына бар. Бу сызлануның исеме булса, ул «гыйбрәт» яисә «язмыш» исемле булыр иде... Бары тик шулай гына...

Шул вакыт, җаннарга үтеп, ишек кыңгыравы тавышы яңгырады. Барысы да дертләп киттеләр. Хәтта ачы күз яше белән елап ятучы Зөләйха да тып-тын калды.

Бер-берсенә карашып алгач, ым белән генә ишек катына Фәйрүзәне җибәрергә булдылар. Ул бик тиз урап килде. Ишек артындагы шау-шу аңа иярергә тырышып караса да өлгермәде.

– Кунаклар килде, Әмирҗан...

Шул сүзне генә көткән кебек, өй эчен ятимнәр йортында эшләүче тәрбиячеләр, табиблар тутырды. Тамара Сергеевна сүзендә торган – бөтен кешесен үзе белән ияртеп алып килгән.

Бу керәшен хатыны бик сизгер булып чыкты. Өйдәгеләрнең сәер хәлен шундук төшенеп алды.

– Әллә шундый бәйрәм көнне дә яшь сыгып утырасыз инде? Ә бу нәрсә? – Ул идән уртасында таралып яткан сандыкка төртеп күрсәтте. – Хәзер үк җыеп куегыз. Үткәннәр белән түгел, бүгенге көн белән, киләчәк белән яшәргә кирәк. Аңлыйсызмы? Хәзер үк күз алдыннан юк итегез бу тарих сандыгын!

Бик сәер күренеш иде бу: Тамара Сергеевна күрсәтмәләр биреп тора, Әмирҗан сандык җыеп йөри. Фәйрүзә, йөзенә көч-хәл белән генә елмаю чыгарып, каккан казык кебек идән уртасында басып тора, Гөлнара, газиз баласын кочаклап, түр түшәккә менеп кунаклаган... Бәйрәмгә, мәҗлескә ялгыш бер ым да, ишарә дә юк монда.

Беренче булып Фәйрүзә айныды. Тыз-быз килеп кухняга чыгып китте. Аңа кунак хатыннар иярделәр. Тиз арада өстәл әзерләнде. Фәйрүзәнең әзер сыйларын бүлеп чыгу әллә ни мәшәкатьле булмады.

Өстәл артына утырыштылар. Көлешү, гәпләшү китте. Гөлнарадан башкалар барысы да шат, көләч иде. Аз гына «төшереп» алгач, Әмирҗанга да «җан керде», Фәйрүзә дә мондый бәйрәмне сагынган, тансыклаган, ахры, – шаяра-шаяра кунаклар сыйлап йөрде.

Ә Гөлнара моңсу иде. Ләкин бәхетле моңсулык иде бу. Ул табынга утырмады диярлек. Ул Зөләйханы бер генә минутка да күзеннән ычкындырмады. Ниндидер кадерле әйберен югалтудан курыккан кеше кебек, гел үз янында, куенында тотты, бертуктаусыз үпте, уйнады, шаярды, балалар теле белән сөйләшеп, икесе генә аңлый торган олы бер дөнья тудырып утырды.

Ишек катыннан ишетелгән кыңгырау тавышын да, беренче булып, мәҗлестән читтәрәк баласы белән мәшгуль булган Гөлнара ишетте. Менә ул, нидер сизенгән кебек сагаеп башын калкытты да әнисенә дәште. Фәйрүзә инде күнегеп өлгергән – көтелмәгән кунакны каршы алырга бу юлы да ул китте. Шактый озак торып керде. Мәҗлес халкы шомлана да башлаган иде инде. Олы чәчәк бәйләме күтәреп кереп ятучы Фәйрүзәне күргәч, тагын шау-шу, көлеш, шаярыш китте.

– Кызым, теге бәндә килгән... Менә чәчәкләр ки тергән... Сине сорый... Ә менә монысын Зөләйхага диде... – Фәйрүзә чәчәкләр арасында адашып калган уң кулын тартып чыгарды да учын җәеп җибәрде. Анда, күзнең явын алып, балкып, көмеш айлы өр-яңа медальон ята иде.

Гөлнараның урыныннан кузгалырга уе да юк кебек. Ул, Зөләйханы алдына алып, аның бит очларыннан, борыныннан, күзләреннән үбеп чыкты да, юк, теле белән түгел, күңеле, җаны белән:

– Кызым, әтиең килгән, каршы алабызмы? – диде...

Фото: detkisuper.ru

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (Ахыры)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: