* * *
Көндезге аштан соң дневальный Зайцев яныма килеп: «Габдулла, Минченко сиңа беркая да китмәскә кушты. Сәгать икедә комсомол җыелышы була», – диде.
– Шуннан?
– Анда тәртибеңне тикшерәчәкләр һәм сине комсомолдан чыгарачаклар.
– Моны кем әйтте?
– Канцеляриядә «кадетларның» сөйләшеп торганнарын тыңладым.
Вәт Минченко, вәт мөртәт! Мине комсомолдан чыгартып университеттан очыртырга тели.
Бездә җыелышларга «кабаннар» йөрми, шул сәбәпле Ленин бүлмәсенә «яшьләрне» куып кертәчәкләр. Ә алар сарык кебек колакларын селкетеп тик утырачаклар һәм мине яклап бер кәлимә сүз дә әйтмәячәкләр. Минченко коткысына бирелеп комсомолдан чыгару мәсьәләсендә кул күтәрүләре дә бик ихтимал.
Тик, шулай да, ятып калганчы атып калырга кирәк. Мин кәгазь бите алам да, караватыма ятып комсомол җыелышында сөйлисе нотыгымның тезисларын теркәргә керешәм.
Бераздан канцеляриядән өлкән лейтенант Минченко белән майор Соболев килеп чыга һәм ротага Ленин бүлмәсенә җыелырга әмер бирә. Хезмәттәшләрем аларның боерыкларын төче йөз чыгарып теләр-теләмәс кенә үтиләр.
Җыелыштагы солдатларга күз салам. Егермегә якын «өрәк» үзбәк, заманында мин кыйнап йөрткән унлап «помазок». Ә өлкән призывлардан бары призывташым кече сержант Сергей Вяткин гына.
Рота командирының сәясәт буенча урынбасары комсомол җыелышын башлап җибәрә һәм аның көн тәртибе белән таныштырып китә. Әйе, Зайцев дөрес ишеткән. «Рядовой Вафинның персонал эшен тикшерү» беренче мәсьәлә булып тора. Калганнары җыен вак-төяк.
Сергей Минченко баса да, мине барча Җир гөнаһларында гаепләргә тотына. Монда берсе дә калмый. Бактың исә, мин иң зур җинаятьче, эт ялкавы, симулянт, алдакчы, сатлыкҗан, дезертир, җәнҗалчы, куштан, саботажчы, чит ил шпионы, яшьләрне кыерсытучы, үзем кебекләрдән өркүче, офицерларның авторитетын төшерүче, коллективны тайгак юлдан җибәрүче бер зат икәнмен. (Ул шулкадәр оста сөйләде ки, әгәр сүзнең үзем турында барганын белмәсәм боларның барысын да чынга алыр идем).
Рота командирының сәясәт буенча урынбасары тирләп-пешеп нотыгын тәмамлый да, мине комсомолдан чыгару турында тавышка куя. Бу, әлбәттә, абзагызга ошап бетми. Чәчрәп торам да, «Иптәш өлкән лейтенант, миңа – иң зур җинаятьчегә дә бер-ике кәлимә сүз бирегез әле», – дим. Шулчак урыныннан гына иптәшем – кече сержант Сергей Вяткин да: «Әйе, Габдулланың үзен дә тыңлап карыйсыбыз килә», – дип кычкыра.
Мин басам да, Ленин бүлмәсен күздән кичереп чыгам, аннан тамагымны кырып чыгышымны башлыйм. Һәм, әлбәттә, сүземне бик ерак заманалардан алып китәм. Балачактан армиягә барырга хыяллануымны да, студент елларымда Әфганга җибәрүләрен сорап гариза – рапорт язуларымны да – боларның берсен дә калдырмыйм. «Элемтә үзәгенә» килгәч күргән тәртипсезлекләр вә өлкәннәр тарафыннан татыган җәбер-золымнарым турында да сөйләргә онытмыйм. Аннан: «Иптәш өлкән лейтенант, сез әле мине «бабайчылыкта» гаепләргә маташасыз, ә нигә теге чакны «өрәк» Габдулланы һәм аның иптәшләрен яклап бармакка бармак та сукмадыгыз?! Сез бит замполит, иң беренче чиратта моны сез эшләргә тиеш идегез! Ә әле өстемә бер ләгән пычрак су түгәсез. Комсомол җыелышын да Вафинның «бабайчылык» белән шөгыльләнгәне өчен түгел, ә үз фикере булганы өчен җыйдыгыз бит. Ә яшьләрне җигүгә килгәндә, моның белән барча «помазок», барча «фазан», барча «бабай» шөгыльләнә. Моны сез үзегез дә бик яхшы беләсез. Ә ротабыздагы «бабайчылыкның» иң төп терәге – сез. Чөнки, ул ошамаган булса әллә кайчан ук бу күренешнең тамырына балта чапкан булыр идегез», – дип атакага ташланам. Рота командирының урынбасары нәрсәдер мыгырданып куя, әмма мин: «Чыгышыгызны ахырына кадәр тыңладым, үзегез дә бүтәннәрне бүлдермәгез», – дип бик тиз авызын «бүрек белән» томалыйм.
Аннан бүгенге көндә полкыбызда хөкем сөргән тәртипсезлекләргә тукталып китәм. Шулчак Минченко: «Ялганлыйсың, дезертир», – дип кычкырып җибәрә. Җитмәсә, рота командиры да урынбасарын тимерлеккә килгән бакадай: «Әйе – әйе», – дип җөпләп куя.
– Кем дезертир, минме?! – дип чәчрәп чыгам.
– Син, – диләр алар бертавыштан.
– Мин түгел, җәмагать, ә Минченко дезертир, – дип тавышымны күтәрәм. Аннан рота командиры урынбасарының үзенә: «Исегездәме, иптәш өлкән лейтенант, мине яшь чакта ике тапкыр тревога вакытында сезнең арттан җибәргәннәр иде. Ике очракта да: «Вафин, мине өйдә юк диген», – дип качып калган идегез. Сугыш чыкса да сезнең шулай эшләячәгегез минем өчен көн кебек ачык. Чөнки, сез чып-чын дезертир! Ә мин иптәшләрем белән соңгы тамчы каныбызга кадәр Ватан-Ананы саклаячакбыз, кирәк икән, җаныбызны да фида кылачакбыз!»– дип мөрәҗәгать итәм. Шулчак берничә солдат та сүзләремне җөпләп: «Әйе! Дөрес!» – дип кычкырып җибәрә.
Аннан рота командирына: «Ә сез гомумән Совет офицеры исеменә тап төшерәсез! Чөнки, сезнең бер генә дә айнык көнегез юк!»– дип эндәшәм.
Хәзер инде Соболев кызарып-бүртенә. Әйе, ни дисәң дә, туры сүз таш яра.
Мин чыгышымда часть командиры Алексеевның, штаб начальнигы Аладконың, элемтә начальнигы Беловның, штаб «комагы» Шманцерның кара гамәлләрен фашлап чыгам. Өлкән лейтенант Лехманны да онытмыйм, лейтенант Кожинга да «чәпеп» алам, прапорщик Милькога да өлеш чыгарам.
Аннан илдә барган үзгәртеп коруларга тукталам. Полк офицерларының яңарышларны кабул итәргә теләмәүләрен һәм җитешсезлекләрне бетерүгә бармакка бармак та сукмауларын ассызыклап үтәм. Аларны үзгәртеп кору тормозлары дип атыйм.
Үземнең ялкынлы чыгышымны: «Минем комсомолда калу-калмавымны коллектив хәл итсен», – дип тәмамлыйм. Шулчак дистәгә якын солдат сикереп тора да, ялкынланып мине яклап сөйләргә керешә. Шулай итеп, Минченко белән Соболевның рядовой Вафинны комсомолдан чыгарттырырга теләп оештырган җыелышлары үз өсләреннән хөкем булып тәмамлана. Моны алар, әлбәттә, иң яман төшләрендә дә күрмәгәннәрдер.
Ленин бүлмәсеннән мин, Соболев белән Минченкодан аермалы буларак, герой булып чыгам. Сергей Вяткин һәм урыс «помазоклары» мине зур җиңүем белән котлыйлар. Ә Марменков дигәннәре: «Рәхмәт, Габдулла, син чыгышың белән күп нәрсәләргә карата күземне ачтың», – дип кулымны ук кыса.
* * *
Мине ашыгыч рәвештә эш урыныма чакырып телефоннан чылтыраталар. Казармадан чыксам – каршыма полк буенча кизү майор Василиненко очрый. «Бәй, Вафин, син һаман мондамыни?»– ди ул гаҗәпләнеп. Ашыгуыма карамастан химия хезмәте начальнигының тел төбен аңламыйча туктап ук калам. «Вафин, – ди ул, тантаналы рәвештә, – сине бит сагынып төрмә җылый». Тозлап-борычлап җавап кайтарырга уйлаган идем дә, сөекле әтиемнең: «Исәр белән исәр булма, улым», – дигән сүзләрен исемә төшереп берни булмагандай үз юлым белән китеп барам. (Ә Василиненко башын борып артымнан карап ук кала).
«Эх, – дип уйлыйм, – гражданкада моның белән күзгә-күз очрашырга иде. Иңендә погоны, кесәсендә пистолеты булмагач ул чагында ничек сайрар иде?»
Ә мин ничек итеп эш урыныма килеп җиткәнемне сизми дә калам. Телефон станциясенең ишеген ачып җибәрәм һәм телефонистка Колосова янәшәсендә майор Беловны, лейтенант Чумаковны һәм өлкән лейтенант Минченконы күреп гаҗәпләнеп туктап калам.
– Ә, килдеңме, – ди элемтә начальнигы ачулы гына.
Мин болардан бер яхшылык та көтмим. Хәзер бәйләнергә сәбәп табачаклар. (Юкса, ул чагында офицер булалар димени?!)
– Телеграф белән «Дүрт кыя» борыны арасында тәүлектән артык элемтә юк, ә син бармакка бармак та сукмыйсың, – ди Белов, сөмсерен коеп.
– Иптәш майор, – дим, – бу линияне хезмәтләндерү минем вазыйфага керми. Ул – телеграфистлар карамагында.
– Телефонкада күпме корсак үстереп ятарга була, – дип кычкыра элемтә начальнигы, тамак төбе белән.
– Кем үстерәдер әле, – дим, Беловның май бөргән эченә карап. (Тапкыр җавабымны ишеткәч Надежда Митрофановна пырхылдап көлеп җибәрә, ә «сало» хуҗасы бурлаттай кызара).
– Кичекмәстән линияне төзәт, – ди Чумаков.
– Кичекмәстән иртәгә иртән була инде.
– Юк, хәзер үк, – дип кычкыра Белов белән Чумаков бертавыштан.
– Ә приказ үтәмәгән өчен ни булганын син бик яхшы беләсең, – дип сүзгә килә Минченко да.
Әйе, алар хәзер үк линиягә чыгуымны телиләр. Ә баш тартсам – боерык үтәмәүдә гаепләячәкләр. (Монысы өчен ни булганын мин бик яхшы беләм. Әз дә түгел, күп тә түгел, «бары» өч ел төрмә генә).
Җәй булса берәр кая барып ятар идем. Ә әле декабрь урталары. Клуб күптән бикле. Казармада да йокларга бирмәячәкләр. Шул сәбәпле, миңа караңгы төшеп килүгә карамастан линиягә чыгудан башка чара калмый.
Похомовны чакыртырга дип телефон трубкасына үреләм. Әмма, бу ниятем дә килеп чыкмый, взвод командирым: «Линиягә берүзең барасың», – дип кычкыра.
– Ни өчен?! – дим ярсып.
– Чөнки син аны җигәчәксең!
– Ә?!
– Син аңардан үз эшеңне башкарттырачаксың!
– Нинди эш булсын? Ул миңа иптәшкә генә кирәк.
– Юк, линиягә берүзең генә чыгачаксың.
Болардан котылып булмас. Шул сәбәпле, нинди генә булса да, таләпләрен үтәргә кала.
Телефон станциясенә рядовой Осолодков килеп керә дә: «Иптәш майор, Вафинга, ичмасам, автомат бирегез», – дип мөрәҗәгать итә.
– Нинди автомат?! – ди, элемтә начальнигы аңламыйча.
– Тигрлар һәҗүм итә калса дим.
– Вафинга бернинди дә корал тәтемәячәк! Автомат бирсәң ул качачак, – дип ярсып китә Белов.
Мин отвертка белән келәшчәмне алып котырып чыгып китәм. Шулчак артымнан Осолодков куып тота да: «Тигрлар тотып ашаса, ичмасам, урынын кинжалымнан танырбыз», – дип үзе ясаган хәнҗәрен суза. «Рәхмәт, тынычландырдың», – дим дә, салкын коралын каешыма кыстырып китеп барам.
Поселокны чыккач кына үземә кирәк линияне көчкә эзләп табам. (Ул арада төн дә тәмам куера). Җирдән сузылган бармак юанлыгы тимерчыбыкны кулыма алам да, аңа тотынып билгесезлеккә таба китеп барам. (Болай эшләүнең ике уңайлы ягы бар. Беренчедән, чыбыкның өзелгән урынын табачакмын. Икенчедән, тайгада адашмаячакмын).
Берничә чакрым үткәч кенә мин үземнең нинди хата эшләп ташлаганымны аңлыйм. Әмма хәзер инде соң. Һәм мин беркайчан да кире борылмаячакмын. (Чөнки бу куркаклыгымны тану булачак).
Тынычландыру вә дәртләндерү өчен үземне сугыш вакытындагы хәрби элемтәче итеп күз алдыма китерәм. Минем батырлыгым Ватан һәм иптәш Сталин өчен кирәк.
Шулчак, хәерчегә җил каршы дигәндәй, кар катыш яңгыр яварга керешә. Ачы көнчыгыш җиле чыга. Ул бүрегемне бәреп төшерергә чамалый, бушлат чабуымнан тарта.
Барасы юлым да бик ерак. Тегеләй тугыз чакрым. Кире кайту белән унсигез була инде.
Мин бу араны бары бер тапкыр – «яшь» чагымда Артур Фурман белән үткән идем. Анда да көпә-көндез вә җылы җәй көнне.
Тирә-якта дөм караңгы очсыз-кырыйсыз тайга. Шуңа да искә төрле куркыныч вакыйгалар төшә. Былтыр безнең часть янәшәсендә яшәгән әби белән бабайның сыерын тигр ботарлаган иде. Ә мин армиягә алынасы елны тагын да куркынычрак вакыйга булган. Яшь солдат белән азык-төлек складында эшләүче прапорщик хатын ипи ташый торган машинада район үзәгенә киткәннәр. Кайтышлай шофер егет кысталган һәм машинасыннан төшкән. Шунда, прапорщик хатын каршында аны тигр тотып ашаган. Тайга патшасы төнлә КПдан төшеп баручы ротадашларымның да котын алган. Хәзер алар караңгыга калса зур төркемгә җыелып, факел кабызып кына йөриләр. Ә мин, бер татар баласы, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төндә япа-ялгызым тигрлар мыжгып торган тайга буйлап китеп барам.
Менә янәшәмдә генә нәрсәдер ухылдап кычкырып җибәрә. Бераз арттарак агач ботагы да сынгандай була. Тигрмы, әллә япон шпионымы? Тик, кайсысы гына булмасын, мин курыкканымны сиздермәскә теләп, уң кулыма кабельне, сулына Чиләбе егете Осолодковның хәнҗәрен кысып тоткан килеш, теләсә кайчан каршылык күрсәтергә әзер булып баруымны беләм.
...Әллә күктәге гамәл китабында алла колы Габдулланың гомере озынрак язылган буламы, әллә тигр галиҗәнаплары кызганамы – мин өшүдән тешемне тешкә бәреп шыбыр су булып исән-имин казармама кайтып керәм. Мине күргәч өлкән лейтенант Минченко: «Кайда йөрдең?! Ник линияне төзәтмәдең?!» – дип кычкырып җибәрә.
– Күзеңә ботак чыкмагандыр ләса, – дип кычкырам «кадетның» үзенә.
– Бар, яңадан линиягә чык!
– Шайтаныма олак, – дим дә, караватыма барып ятам.
Иртән Надежда Митрофановна мине телефонкага чакыртып ала.
– Ни булды? – дип сорыйм керү белән.
– Габдулла, кичә син минем юк дип баш селкегәнемне күрмәдеңмени?! – дип тиргәп ата ул.
–Күрдем, – дим, берни аңламыйча.
– Алайса ник линиягә чыктың?!
– Ә?
– Мин сиңа ике аягыңның берсен дә атлама дип хәбәр иттем бит. Ә син исәр кеше шикелле линиягә чыгып киттең. Белмәсәң бел – офицерлар сине «Дүрт кыя» борынына махсус җибәрделәр бит. Бу исән-имин әйләнеп кайтмас дип!
Гафу ит, алар барында мин боларны сиңа сүз ярдәмендә әйтеп бирә алмадым. Чөнки курыктым. Үзем өчен. Һәм энем – прапорщик Колосов өчен. Ә мин сине күз карашымнан аңларсың дип уйладым.
Сүзләремә ышанмасаң – чылтыратып сорый аласың – телеграф белән «Дүрт кыя» борыны арасында элемтәнең югалганы булмады.
Габдулла, үзеңне сакла! Һәм бүтән мондый кыю исәр адымнар ясама!
Телефонистка Колосованың сүзләре башыма чүкеч белән суккандай тәэсир итә. Мин караңгыда ватан өчен дип тайга буйлап унсигез чакрым үткән булам, ә алар миңа үлем тозагы әзерли ләса.
Кемдер: «Иң яхшы саклану чарасы – үзең һөҗүм итү», – дигән. Кызып китәм дә, яңадан телефон станциясенә кереп, офицерларның кара гамәлләре турында «Красная звезда» гәзитенә зур мәкалә язам. Ә аны частьта тоткарламасыннар өчен поселокка чыгып элемтә тартмасына салам.
Фото: russian7.ru