Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 август 2022, 07:05

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (7)

Балаңны ташласаң, кабат кайтам, дигәч, сабыемны төшереп, читкә чыгып киттем...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (7)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (7)

7

Гөлнара кайткач, өйгә ямь керде. Ана сөте булган җирдә оҗмах нурлары балкый башлый, диләр, дөрес икән. Зөләйха да күзгә күренеп үзгәрде – терелеп, тазарып китте, елмая-көлә башлады, йөзенә кеше төсе керде...

Тик шунысы гына – закон буенча бала ятимнәр йортында яшәргә тиеш икән. Рәхим ит – күпме телисең, шулкадәр килеп йөре, әмма өйгә алып чыга алмыйсың. Ярамый.

Әмирҗан белән Фәйрүзә барыбер үзләренекен итәләр – Зөләйханы ял көннәренә үзләре белән алалар. Атна уртасында да аннан аерылмыйлар. Алар хәзер өчәүләп ятимнәр янында яталар... Тамара Сергеевна Гөлнарага да эш тапты – кухняга бәрәңге әрчергә, табак-савыт юарга билгеләде. Гөлнара таш ватарга дисәләр дә риза булыр иде – шушы сабыйдан, үксез бәгырь итеннән генә аермасыннар, табигатьнең шушы ымсындыргыч бүләгеннән генә мәхрүм итмәсеннәр!..

Кайчакта ул, Зөләйханы алып, көзге алдына килеп утыра, баланың йөз чалымнарын үзенеке белән чагыштыра, озаклап уйланып, ямансулап утыра. Җырлап та, елап та ала. Ә беркөнне, көтмәгәндә, әтисеннән сорап куйды:

– Зөләйха безгә охшаган, әйеме, әтием? Менә бит кашлары нәкъ синеке, иреннәре дә, күзләре дә...

Әмирҗан нәрсә дисен инде? «Охшаган» дисенме? Ә нигә охшарга тиеш соң әле?! Урманнан табып алынган бала гына бит ул! Мәче баласыннан яисә эт көчегеннән аның нәрсәсе артык соң? Охшаса да берни түгел. Бала үзен карап үстергән кешесенә охшый, диләрме әле? Ана сөте дә эзсез калмыйдыр. Бу изге сөт сабыйларга ризык өчен генә яисә ниндидер дәва, шифа өчен генә бирелмәгән, аның бәхете һәм язмышы өчен дә насыйп булгандыр!..

Зөләйха аларны кабат туганлаштырды, татулаштырды, бер гаилә итеп бөтенәйтеп куйды. Бала бу гаиләнең яшәү мәгънәсенә, хәтта яшәү максатына әверелде. Аларның күзенә бүтән беркем дә, берни дә күренми, аларга бүтән беркем дә, бернәрсә дә кирәк түгел иде.

Ләкин Рахманкуловлар гаиләсенең бәхете бөтен үк түгел икән әле. Гөлнараның ара-тирә яшереп кенә елап алуы, Фәйрүзәнең җан авазы белән сыкрап, хәтта сукранып куюы, Әмирҗанның җан өшеткеч сынаулы карашы

бу дөньяның кайсыдыр чите китек булуы хакында сөйлиләр иде.

Зөләйханы бөтенләйгә кызлыкка алу уе беренче булып Әмирҗаннан чыкты. Көннәрдән беркөнне, Зөләйха тирәсендә кайнашкан Фәйрүзә белән Гөлнарага карап-карап торды да әйтеп куйды ул:

– Алып кына кайтыгыз инде бөтенләйгә. Бигрәк үз балагыз итеп бетердегез, – диде.

Тегеләр шундук бер-берсенә карашып алдылар. Зөләйха да тынып калгандай булды.

– Карале, балам, чынлап та кызлыкка алсак? Безгә бирмәсләр, ә менә сиңа бирәләр, монысы хак...

Гөлнара җавап бирмәде. Җавап урынына үзенең тарихын сөйли башлады. Юк, елап-сыктап утырмады, тыныч кына, укыган китабының эчтәлеген сөйләгән кебек кенә сөйләде дә сөйләде ул...

– Мин аны җаным-тәнем белән яраттым. Гомеремне дә бирергә әзер идем!.. Баштарак ул да яраткан кебек иде. Бик назлады, кадерләде... Бала буласын белгәч үзгәрде, якын килмәс булды, бүтәннәр белән очраша башлады. Балаңны ташласаң, кабат кайтам, дигәч, сабыемны төшереп, читкә чыгып киттем... Барыбер ташлады. Баласыз да калдым, сөйгән ярсыз да... Менә сез генә калдыгыз... Аннары... шушы бала... Ләкин мин аны кызлыкка алырга куркам. Ходай каргышы төшәр дип куркам. Үз баласын ташлаган ананың кеше баласына ана булырга хакы юк. Мин моны гына беләм. Шуңа күрә Зөләйханы үземә сыендыра алмыйм. Аны, бәлки, бу минутта үз анасы эзлидер? Нигә аларның юлына аркылы төшәргә? Кызлыкка алсак, ул үз язмышын югалтачак, нәселен, тамырын югалтачак... Ишетәсезме, әнием, әтием, Зөләйханы алырга минем хакым юк! Безнең хакыбыз юк!.. Болай гына карарбыз. Кәгазьсез-нисез карарбыз. Менә дигән итеп карарбыз, үстерербез... Шулай бит?

– Шулаен шулай да... Ятимлек дигән нәрсә гомер буе җанын теләчәк бит аның...

– Их, әнием, ата-ана янында да шыр ятим булып яшәргә мөмкин ләса...

Фәйрүзә бүтән дәшмәде. Гөлнара да, җайсыз сүзгә кабат әйләнеп кайтмаячагын белдерергә теләгәндәй, салмак кына торып, балага алма боламыгы әзерләргә кереште.

Әмирҗанның сүзе бетмәгән икән әле.

– Дөрес, кызым. Тапкан түгел, тәрбияләп үстергән кеше ана булырга тиеш. Табу беләнмени, назыңны, җаныңны бирмәгәч...

Әмирҗанга кушылып, «ә» дип тә, «җә» дип тә әйтүче булмады. Бөтен нәрсә элеккечә калды. Тормыш үз көенә дәвам итте. Зөләйха ай үсәсен көн үсте. Кызлыкка алырга теләмәсә дә, Гөлнара аңа тәмам күнегеп, кая ул күнегеп кенә, берегеп җитте. Ул хәзер ятимнәр йорты каршында тегү цехы ачып җибәрде. Үзе йөреп, хакимияттән акча юнәтте, ятим балаларга берсеннән-берсе матур киемнәр тегеп кидертә башлады. «Эчтән ана, гаилә җылысыннан мәхрүм булсалар да, тыштан өшемәсеннәр», – дип уйлады ул. Ул хәзер һәркайда макталып йөри, хакимияттә булган киңәшмәләрдә еш була, ятимнәр мәнфәгатен кайгыртып, ялкынлы чыгышлар ясый, һәр бала өчен, һәр үксез җан өчен үзенең җанын, бәгырен меңгә телгәләргә әзер тора.

Әмирҗан белән Фәйрүзә дә тәмам тынычландылар. Кызларының күзгә күренеп үзгәрүе, тормышка кайтуы сөендерде аларны. Тик... ишелеп килгән сөенеч артында еш кына көенеч сагалап торуын да яхшы беләләр бу күпне күргән кешеләр. Намаз укыганда: «Берүк күз тия күрмәсен», – дип, изге догалар өчен ят сүзләр дә кыстырып җибәрәләр хәтта. Ләкин тормышның барышын, язмышның ихтыярын кайчакта изге догалар, яхшы теләкләр генә үзгәртә алмый шул.

Беренче шомлы хәбәр Гөлнараның телефон аша күршедәге балалар йорты директоры белән сөйләшүе булып килеп иреште.

– Сезгә узган көздә берәр кыз бала китермәделәрме? Түшендә китек ай булырга тиеш аның... Юк-юк, болай гына сорыйм. Бер танышым белешергә кушкан иде...

Фәйрүзәнең күңелен ниндидер билгесез шом биләп алды. Каян белә ул китек ай хакында? Бу бәла хакында каян белә?

Соңыннан тынычланды тагы. Белсә соң! Ишеткәндер. Бу бала хакында кем генә, нәрсә генә сөйләмәде бит... Ләкин Зөләйха бар бит инде, бар... Нигә тагы сораша ул аны, ник эзли? Фәйрүзә тагын шул хакта уйланды: үз баласын югалткан хатын-кызда нинди борчу булмас?! Шулай да нинди китек ай хакында сорашты икән аның Гөлнарасы?

Җаен туры китереп бер сорармын әле, дип йөрсә дә, Фәйрүзә бу хакта кызыннан кистереп кенә сорый алмады. Инде тәвәккәлләп, сорарга җыенып беткәч кенә, Гөлнара, суга төшкән кебек, кинәт юкка чыкты. Кайтмады. Югалды. Гаип булды.

Әмирҗан белән Фәйрүзә ни уйларга да белмәделәр. Анда сугылдылар, монда бәрелделәр, әмма кызларының эзенә төшә алмадылар. Ятимнәр йортыннан ниндидер ир затына ияреп чыгып китүен күргәннәр күрүен. Тик аның кем икәнен, каян икәнен беркем дә әйтә алмады.

Гөлнараның югалуын ничек тә кичергәннәр иде, бу юлы югалту кайгысы авыру булып килде – Әмирҗан, салкын тидереп, түшәккә егылды, Фәйрүзә дә, аяксыз калып, өй тирәсендә генә чуала башлады. Ятимнәр йорты да, Зөләйха гаме дә яңа борчулар астында күмелеп калды.

Шулай өч көн үтте. Өченче төнгә кергәндә, соң гына ишектән күтәренеп Гөлнаралары кайтып керде. Йөзләре чат кояш, күзләре пар йолдыз кебек балкып яналар, кулында – биләүгә төрелгән бала, телендә татлыдан-татлы сүзләр...

– Әнием, энекәем минем! Ничек тордыгыз? Үлеп сагындым мин сезне! Менә сезгә онык алып кайттым! Зөләйханы алып кайттым. Бөтенләйгә! Ишетәсезме, хәзер сезнең оныгыгыз бар, ә минем кызым бар. Әтием, карале, нишләп ятасың болай түшәк өстендә? Тор, тор әйдә. Сөенечеңнән биеп җибәр. Зөләйхабыз кайтты бит!

Ләкин Әмирҗан сөенергә җыенып тормый иде. Ул, хәлсез гәүдәсен бер якка ташлап, башын калкытыбрак куйды да усал карашы белән кызына барып кадалды:

– Кая югалдың син? Өч көн кайда йөрдең?

Аны Фәйрүзә җөпләп күтәреп алды:

– Ни булды сиңа, кызым? Шул гомер әйтмичә йөриләр димени?! Әтиеңә җавап бир!

Гөлнара хәлнең никадәр җитди икәненә бик тиз төшенде. Кулындагы баланы караватка илтеп салды да әтисе белән әнисен берьюлы кочаклап алды.

– Мин... Мин тагын китә яздым... Тик бу юлы мине сездән аерып та, каерып та ала алмадылар. Мин бит аны әле дә яратам. Ул да ярата. Ләкин ул үзен миңа караганда ныграк ярата. Мин моны хәзер генә аңладым. Шуңа күрә дә мин сезнең янда. Зөләйха янында... Ә ул... Тели икән инде, ярата икән – мине ничек бар, шулай кабул итсен. Сезнең белән, Зөләйха белән бергә... Ышанам да кебек – бер килер ул, килер... Ә бүген мин аның белән хушлаштым. Мәхәббәтем белән хушлаштым... Кайтышлый Зөләйханы кереп алдым. Бөтенләйгә! Ишетәсезме! Бө-тен-ләй-гә! Шул. Ни булсын миңа?!

Кызларының исән-сау кайтуы, өстәвенә кинәт күз уңаеннан югалып сагындыра башлаган Зөләйханың кабат пәйда булуы күңелләрен кузгатып җибәрде, ахры, ата белән ана, сүз куешкандай, икесе бер үк сүзне кабатладылар:

– Барысы да әйбәт булыр, кызым!..

Фото: kakzachem.ru

(Ахыры бар).

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (7)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (7)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас