* * *
Кичида кочегар булып йөргәндә мин үзем дә исләмәстән кадаклы тактага баскан идем. Гауптвахтадан чыгуымның икенче көнендә менә шул шешеп китте, каһәрең. Анысына гына түзәр идең, сызлавына чыдап булмый. Җитмәсә, шуңа өстәп, офицер халкы: «Сафка бас», – дип җаныма тия. Ә мин ашханәгә барып ялгызым гына ашап киләм дә, Ленин томнарын кочаклап караватыма авам.
Ә бүген иртәдән үк: «Тор», – дип майор Соболев сагызактай каныкты. «Аягым авырта!»– дип кычкырдым, түзәлмичә.
– Справкаң кая?! – диде ул, үҗәтләнеп.
– Анысы миндә юк, – дим, чыгырымнан чыгып.
– Син – симулянт. «Аягым авырта», – дип юри алдап ятасың.
Сикереп торам да, рота командирының ипи шүрлегенә менеп төшүдән үземне чак-чак тыеп санчастька титаклап китәм. Кизү табиб – Хәрби-диңгез флоты киемендәге икенче ранг капитаны гөбедәй шешкән аягыма күз төшереп ала да: «Син симулянт! Юри алдап йөрисең!» – дип кычкырып җибәрә. Аңлашыла. Бу кабахәт алдында мескенләнеп авыз суымны корытып сөйләшеп тормасам да була. Гиппократ тиклем Гиппократка ант биргән шушы юньсез үлеп ятсам да ярдәм итмәячәк. Һәм миңа кырт борылып «эз суытудан» башка чара калмый.
Аның урынына, коридорга чыккач, ишек аша икенче ранг капитаны үзе ишетерлек итеп тозлап-борычлап сүгенеп җибәрәм. Әмма миңа эчемне бушатып бетәргә насыйп булмый – берәү: «Солдат, бире кил!» – дип кычкырып җибәрә. Борылып карасам – яшь кенә табиб лейтенант икән. (Янәшәсендә часть командирыбызның бульдог йөзле хатыны да бар).
– Ипи корсак артыннан йөрми, – дим, мондый әрсезлеккә түзә алмыйча. Бу, үз чиратында, лейтенантны чыгырыннан чыгара – ул йөгереп килеп каршыма баса. Мин сугышырга әзерләнеп йодрыкларымны йомарлыйм. Тик, «кадет» миңа һөҗүм итәргә батырчылык итми, әмма, аның урынына: «Солдат, син ничек подполковник Алексеев хатыны каршында сүгенергә батырчылык иттең?! Әйдә, кичекмәстән гафу үтен!»– дип кычкырып җибәрә.
– Өметләнмә дә, – дим, лейтенанттан көлеп. Офицер маңгаеннан бәреп чыккан тир бөртекләрен сөртә-сөртә телефонга ябешә. (Без, солдатлар, шушы яшь «кадетны» адәмгә дә санамыйбыз. Ул безнең өчен бөҗәк кенә. (Әлбәттә, моны ул үзе дә белә). Әмма әле ул үзен часть командирының бичәсе каршында яхшы атлы итеп күрсәтергә һәм тугрылыгын исбатларга тырыша).
Әләкче подполковник Алексеевның үзенә чылтырата. Әмма, минем бәхеттән, часть командиры телефонын алмый. Аннан лейтенант телефонисткадан подполковник Творонович белән тоташтыруларын сорый. Часть командирының сәяси эшләр буенча урынбасары да урынында булып чыкмый. Табиб болардан соң да бирешергә теләми – сәяси бүлекнең үзенә чылтырата һәм телефонны алган майор Медведевка мине әләкли. Офицер, әлбәттә, үз чиратында абзагызны штабка чакырта.
«Болардан котылып булмас», – дип, язмышымны каһәрли-каһәрли сәяси бүлеккә юнәләм. Әмма мине майор Медведев тыныч кына каршы ала һәм, иң гаҗәбе, хәтта утырырга урын да күрсәтә. Йомшак креслога чумгач: «Рядовой, сез ни өчен җәмәгать урынында сүгендегез?» – дип сорый.
– Иптәш майор, – дим, Медведевның күзләренә туры карап, – без, солдатлар, офицерлардан үрнәк алырга тиешбезме?
– Әлбәттә.
– Менә мин дә шулай эшлим. Элек, армиягә тиклем тамчы да сүгенми идем. Ә хәзер хәрби хезмәткә алынгач офицерлардан үрнәк алып хәтта итекчеләрнең үзләрен дә уздырам.
– Мин сиңа барча офицерлардан да үрнәк алырга киңәш итмәс идем. Үзең күреп торасың ич, арада ниндиләре генә юк.
– Иптәш майор, сез подполковник Алексеевның солдатларны аты-юлы белән сүгүенең бик яхшы түгеллеген таныйсызмыни?
– Әлбәттә!
– Ярә, бүгеннән мин барча офицердан да үрнәк алмам. Ә часть командиры хатыны каршында мин барыбер гафу үтенмәячәкмен.
– Ни өчен, солдат?
– Чөнки, безне тозлап-борычлап сүгүләре өчен иң тәүдә подполковник Алексеев үзе солдатлардан гафу үтенсен. Аннан карап карармын.
– Үз ихтыярыңдасың. Ә хәзер, теләсәң, китә аласың.
– Ә наряд я арест игълан итмисезмени?
– Ни өчен?
– Командир бичәсе каршында сүгенүем һәм гафу үтенмәвем өчен.
– Солдат, мин синең гамәлләреңдә бернинди дә начарлык күрмим. Син үзеңчә хаклысың.
Мин рәхмәт әйтәм дә, чыгарга юнәләм. Ә майор Медведев Кеше икән!
Миңа казармага кайтып җитәргә насыйп булмый – каршыма фельдшер Прошка очрый. Һәм ул, чын медик буларак, аксавым тарихы белән кызыксына. Мин Володяга барчасын түкми-чәчми сөйләп бирәм. Шуңардан соң Прошка үзе белән санчастька баруымны сорый. Миңа нәрсә – әлбәттә, кушкуллап ризалашам.
Фельдшер егет аягымны карагач сүгенмичә булдыра алмый. «Нәрсә?» – дим, аның җавабы белән кызыксынып.
– Гангрена һәм ампутация, – ди ул кызып китеп. Аннан бераз уйланып торгач: «Бәлки, соң түгелдер әле», – дип тә өсти.
Маңгаемнан салкын тир бәреп чыга. «Йә, Хода», – дип үз гомеремдә миллионынчы тапкырга күккә текәләм.
Володя: «Хәзер аягыңны ярам», – ди дә, бер кружка спирт салып бирә. (Мин, әлбәттә, анысыннан баш тартам – аек килеш үлүне хуп күрәм).
Украин егете укол кадый да, теш арама агач кашык кыстырып скальпель белән аягымны кискәләргә керешә. Авырту шундый көчле – чыдасаң-чыда, чыдамасаң юк. Торып хәтта Прошканы сугып очырасыларым килә. Әмма ярамый. Ул минем сәламәтлек өчен тырыша ич.
Күпме вакыт үткәндер – белмим, менә бер заман Володя абзагызны кискәләүдән туктый да, аягымны бинт белән урап куя. Аннан артлы урындыкка чумып тәмәкесен кабызып җибәрә. Мин үрелеп аягымны карыйм. Әһә, үз урынында.
Прошка бүлмәсен төтенгә тутыргач кына телгә килә: «Бәхетең, Габдулла, чак кына соңлаган булсаң да аяксыз кала идең бит. Миңа рәхмәт әйт. Һәм изгелегемне үлгәндә дә онытма».
– Ярә. Ә нигә соң мине теге «мариман» «кадет» карап та тормады?
– Чөнки – ул гондон!
Миңа икенче ранг капитанының чын исемен ишетү рәхәт булып китә һәм шуңа да көлеп җибәрәм. Володя салып куйган спиртын эчеп куя да, икенче тәмәкесен кабызып справка язарга керешә. Ура, аягым исән, димәк, туемда инвалид коляскасында утырмаячакмын.
* * *
Аягым төзәлеп бетәргә дә өлгерми – «кадетлар» мине нарядка куялар, аның да иң начарына – штаб буенча посыльный итеп. (Дневальный булсаң да, ашханәгә эләксәң дә анда үз эшеңне «яшьләрдән» башкартып була. Ә монда син солдатлардан берүзең. Җитмәсә, дошман, ой, гафу, офицерлар өнендә).
Посыльный булуның «кабаннар» өчен бер бик алама ягы бар – син нарядны күрше ротага тапшырыр алдыннан штаб коридорын юарга тиешсең. Ә өлкән призыв солдаты белән идән чүпрәге – ике капма-каршы нәрсә.
Мин хәйләгә салышырга булам – «өрәк» үзбәкне штабка посыльный итеп җибәрәм дә, үзем аның урынына «помазок» Корсаков белән дневальный булып калам. Тик, кая инде! Уемны прапорщик Милько сизеп ала һәм штабка куарга керешә.
– Минем дневальный буласым килә, – дим ротабыз старшинасына.
– Юк, без сине нарядка посыльный итеп куйдык!
– Сез мине гомерем буе дневальный итеп куя идегез. Бүген дә дневальный булам!
– Әгәр дә син хәзер штабыңа китмәсәң – рота кичке ашсыз калачак!
– Чукынып китегез! – дим дә, ишеккә юнәләм.
Димәк, «кадетлар» мине очраклы рәвештә түгел, ә махсус штабка куйган. Посыльный буларак мин идән юарга тиешмен. Ә «фазан» башым белән идән чүпрәгенә кагылсам – иптәшләрем алдында авторитетым югалачак һәм мин автоматик рәвештә «чмолар» рәтен тулыландырачакмын. Шулай итеп, офицерлар мине махсус коллективка каршы куярга маташа.
Мин нарядтан котылып кала алмыйм. Ә алда күз күрер. Ни язса – шул булыр.
...Менә янә бер көн үтеп наряд тапшырыр вакыт та җитә. Мин штаб офицерларының көндезге ашка кайтып китүләрен көтеп алам да, ротам дневальные Алмас Корсаковка чылтыратып берәр «өрәкне» җибәрергә кушам. Әмерем ә дигәнчә үтәлә – Абдуллаев фамилияле яшь солдат йөгереп килеп тә җитә. Мин үзбәккә эш фронтын күрсәтеп бирәм, ә үзем «шухерга» басам. «Өрәкнең» идәннәрне юып бетүе була, штабка атылып прапорщик Милько килеп тә керә. «Вафин, – дип кычкыра ул тантаналы тавыш белән, – мин башта ук идәнне синең үзеңнең юмасыңны сизенгән идем. Күрәсеңме, мин ялгышмаганмын. Ә хәзер инде дисбатка китәргә әзерлән».
Шул арада безне көндезге аштан килүче «кадетлар» сырып ала. Сәяси бүлек начальнигы подполковник Творонович: «Вафин, күрдеңме инде устав бозуларыңның яхшылыкка илтмәгәнен?»– дип сорый.
– Кем? Минме? – дип аңа мөрәҗәгать итәм.
– Пушкин түгел, ә син, – ди сәяси бүлек начальнигы чыгырыннан чыга башлап.
– Мин бернинди начар гамәл эшләмәдем, – дим дә, бар кешене аптыратып часть буенча кизү офицер өстәленнән хәрбиләр «Библиясен»– «Устав» китабын кулыма алып актарырга керешәм. Үземә кирәк битен тапкач солдатлар арасындагы дуслык вә бер-берләренә ярдәм итүләре турындагы юлларын кычкырып укып күрсәтәм.
– Күрдегезме инде, – дим Твороновичтан көлеп, – мин түгел, ә сез «Устав» бозучы. Монда бер-береңә ярдәм итү турында язылган. Ә сез солдатлар арасындагы дуслыкка балта чабарга телисез!
Вакыйганың мондый юлдан китүен башка «кадетлар» гына түгел, ә Творонович үзе дә көтмәгән иде. Ул кесәсеннән куляулыгын алып пеләшен үк сөртеп куя.
– Безнең изге китабыбызда үзара яхшы мөнәсәбәттә булу, бер-береңә ярдәм итү турында язылган, – дим. – Ә рядовой Абдуллаев минем якын дус. Кичә генәк кенә иптәшемнең аяк чолгауларын юып вә үтүкләп, итекләрен крем белән ялтыратып биргән идем. Ә бүген миңа дусым «Устав» та язылганча ярдәм итә.
Моны ишеткәч сәяси бүлек начальнигы подполковник Твороновичны очкылык ук тота башлый. Шулчак кемдер үзбәктән: «Бу шулаймы?» – дип сорап куя.
– Әйе, – ди, «өрәк» күз дә йоммыйча.
Мин кинодагы немец офицерлары кебек үкчәмне үкчәмә бәреп кулымны чигәмә куеп Твороновичка хәрбиләрчә сәлам бирәм дә, нарядымны тәмамлап казармама кайтып китәм. Ә минем арттан бер төркем офицер ни көләргә, ни еларга белмичә карап кала.
* * *
Бүген үз гомеремдә …нче тапкырга яңа тормыш башладым да, иң беренче эш итеп йөгереп кайтып иртәнге ашка барыр өчен сафка гына баскан идем – казармабызга штаб начальнигы подполковник Аладко килеп керде. Ул майор Соболевның докладын тыңлагач үзенең «кирәкле кишер яфрагы» икәнен күрсәтергә теләп солдатлар каршына килеп басты.
Мин маңгаемнан агып төшкән тир бөрчеген сөртеп куйган идем, штаб начальнигы моны күреп калды һәм кулын чигәсенә куеп: «Рядовой Вафинга биш наряд игълан итәм», – диде. Мин түзмәдем: «Ә ни өчен, иптәш подполковник?»– дип сорамыйча булдыра алмадым.
– Чөнки, мәетләр тирләми, рядовой!
– Ә?!
– Тирләгән өчен, рядовой.
– Бәй, мин бит, иптәш подполковник, биш чакрым йөгереп кайттым!
– Булса соң. Тирләмәскә тиеш идең. Чөнки син – мәет! Ә мәетләр тирләми.
Моны ишеткәч кемдер сызгырып җибәрде. Ә мин подполковникка башка сүз катуны кирәк санамадым.
Штаб начальнигы чыгарга юнәлгәч ишек янында туктап калды һәм бар да ишетерлек итеп: «Син язышырга яратасың икән. Көндәлекләр язасың икән. Анда намуслы офицерлар өстенә чиләк-чиләк пычрак түгәсең икән. Сине мондагы тәртипләр канәгатьләндерми икән. Җитмәсә, армиядән кайткач хәрби хезмәт турында пычрак эчтәлекле әсәр дә язарга җыенасың икән. Тик, сиңа, моның өчен, исән-имин өеңә кайтырга кирәк әле. Беләсеңме, генерал Шередан ни дигән? Ул: «Әйбәт индеец – үле индеец», – дигән. Ә мин моны: «Әйбәт татар – үле татар», – дип үзгәртергә теләр идем», – диде. Сафта без йөздән артык солдат басып торсак та, бу сүзләрнең кемгә әйтелгәнен барыбыз да яхшы аңладык. Мин: «Иптәш подполковник, нишләп сез татарларны яратмыйсыз?» – дип сорарга авызымны гына ачкан идем, ул ишекнең теге ягында юкка чыкты.
Иртәнге аштан соң мине капитан Колбасюк эләктереп алды:
– Вафин, беләсеңме, синең баш өстендә болытлар куера.
– Куерса соң, иптәш капитан, – дип сүзне уенга борам, – Болытлар булса – яңгыр ява. Яңгыр яуса – игеннәр уңа.
– Ансы шулай да бит. Тик, сине дисбатка утырту, яки «ноктага» җибәрү турында сүзләр йөри.
– Бу турыда мин күп ишеттем инде. Бездә: «Эт өрә – бүре йөри»,– дигән әйтем бар. Мине бик җиңел генә төрмәгә утырта алмаячаклар әле.
– Кайгырма, Вафин, мин сине ул «козгыннардан» ашатырга бирмәм. Тик, мин иртәгә отпускага китәм. Бер айга чыдарга тырыш. Бик конфликтка кермә. Әйтсәләр дә каршы эндәшмә. Бары Чумаковны гына өч хәрефкә җибәрә аласың. Анда да: «Колбасюк рөхсәт итте», – диярсең.
– Иптәш капитан, нигә миңа «кадетлар» бу тиклем каныгалар микән? Ә мин аларга каршы берни дә кыла алмыйм.
– Син нәрсә, – дип кычкырып җибәрә Колбасюк, – син аларның унар ел гомерләрен кыскарттың. Ә Чумаковның – унбиш ел.
– Чынлапмы, иптәш капитан?
– Офицер сүзе!
Моны ишеткәч рәхәт булып китә. Димәк, мин генә түгел, ә алар да абзагыздан җәфа чигә. Мин кешеләргә аламалык эшләп бу хәтлек рәхәтлек кичереп була икән дип үз гомеремдә дә уйламаган идем.
Фото: z1v.ru