(Дәвамы.)
Кичкә Басыйр аны тагы үзе янына чакырып алды. Мансур, көндезге хәлләрне хәтерләп, бу нинди явызлык уйлады инде, дип, шикләнә-шикләнә генә килеп басты.
– Дусларыңа әйт, бераз сохари киптерсеннәр. Тик, кара аны, берәрсе сизеп калмасын. Менә сиңа кәгазь белән каләм, иске шахтаның юлларын сызгалап ал, – диюенә, Мансур:
– Фәрит дус сызгалаган сызымнар бар да ул, тик юлларның берсе дә өскә чыкмый. Ә сохарига килгәндә, ул әзер, шахта эчендә, – дип җаваплады.
Басыйр:
– Сохариларың бозылып беткән. Ә теге сызымнарны миңа китереп күрсәтерсең, – диде, усал итеп.
Сохари әзерләүнең әллә ни кыенлыгы булмады. Үзбәк егетләре берничә кисәк кипкән тозлы ит тә әзерләгәннәр. Басурман-Басыйр, Фәритнең сызымнарына ышанмый, үзе карап чыгарга булды. Җае туры килгәндә, алар шахтаның иске штольняларын тикшергәләргә тотындылар. Шахта эчендә йөрергә шахтер лампасы да әтмәлләделәр.
Берничә урында алар кире чигенергә мәҗбүр булдылар. Ниндидер бик көчле җир асты елгасы юлны аркылы кисә. Берничек тә алга үтәрлек түгел. Ә штольня үзе елга аръягыннан тагы да эчкә кереп китә. Моны алар теге якка таш бәреп карап ачыкладылар. Ялгышмасалар, бу елга тыштагы зур елга белән параллель ага.
Керә алган тишекләрнең барчасын да карап чыктылар. Иске шахтаның кайбер тармаклары бик еракка, әллә кайларга китә. Тик алар тышка, җир өстенә чыгамы-юкмы – шунысы гына билгесез. Теге җир асты елгасы бик нык комачаулый. Аны берәр җайланмасыз кичәрмен димә. Ә бит бу су асты елгасына да кемнәрдер таш кыяларны тишеп юл ярганнар. Чөнки елга ага торган тишек дүрткелләп ясалган, лом эзләре күренеп тора. Кичү өчен җайланмалар булган-булуын, тик алар ничәмә еллар буена төзәтелмичә өзелеп төшкәннәр. Басурман-Басыйр исәпләвенчә, бу штольня теге яктан тау өстенә үк чыгарга тиеш.
Ул, тузганак мамыгы алып килеп, бөртекләп-бөртекләп, шул юнәлешкә очырып карады. Мамыклар әкрен генә эчкә таба очып кереп югалдылар. Һава агымы шул якка тартыла. Шулай булгач, ышаныч бар.
* * *
Әмма котылу чарасы бөтенләй башка яктан килеп чыкты. Көтмәгәндә, приискыда чыш-пыш гайбәтләр китте. Бу гадәттәге, теге вертолетлар белән килеп, колларны барлап, юк-бар вәгъдә итеп киткәннән соң була торган имеш-мимешләр генә түгел иде. Чөнки түрәләр таң белән тагы килеп җиттеләр. Халыкны эшкә җибәрмичә сафларга тезеп, митинг кебек нәрсә оештырдылар. Берничә ел чәнечкеле тимерчыбыкның бу ягына чыгып та карамаган Новиков, халык каршысына басып, нотык тотты. Элекке түрә Токарчук һәлакәткә очрап һәләк булган, дип сөйләделәр. Монысы да бик тәмле итеп сөйли. Тәмле сөйләгәннәргә егетләр бик ышанып бетми иде. Теге:
– Илдә зур-зур төзелешләр бара. Озакламый, безнең приискыда да андый эшләр башланачак. Приискыны яңартып төзекләндерәчәкләр. Эшләү шартлары кырка үзгәрәчәк. Эш хаклары түләнелеп бетәчәк. Һәркемгә ничәмә еллар бирелмәгән яллары өчен теләсәләр – акчалата, теләсәләр санаторийларга юллама итеп түләнеләчәк. Бусы – ирекле эшчеләргә. Ә хөкем ителгәннәргә якшы эшләгәннәре өчен амнистия булачак. Һәм аларга да күпмедер процент эш хакы язылачак, – дип сөйләп алып китте.
Моңа инде беркем дә ышанмады. Мансурның артында басып торган Басыйр гына:
– Күрәсең, көймәләренә су керә башлады, йә булмаса, тагы берәр хәйлә уйлыйлар, – дип, нәтиҗә ясап куйды.
Зеклар гына бераз шаулашып, көлешеп алдылар. Мыскыллап кычкыручылар да ишетелде. Гомумән, барча халык, нәрсә булыр икән дип, шомланып көтә башлады.
Эш менә нәрсәдә булып чыкты. Иртәгәсен буксир баржа белән сал өстерәп килергә тиеш. Техника, корылмалар китерәләр икән. Барча халыкны судан агач чыгарырга алып барачаклар. Ничәмә еллар баракта, шахтада иза чиккән халык бу хәбәрне шатланып каршы алды. Чөнки бертөрле тормыш шулкадәр туйдырган.
Приискыдан өч-дүрт чакрымдагы елга буена бер тын алышта барып җиттеләр. Халыкны сак астында тоту җиңел булсын өчен, өчкә бүлеп алып бардылар. Барлыгы туксан кеше булып чыкты. Шахтада хезмәтләндерүчеләр командасы кешеләре генә калды.
Басыйр тырышлыгы белән икесе бер төркемгә эләктеләр. Һәр төркемдә дә тәртипне зеклар саклады. Халыкны алдан ук кисәтеп куйдылар:
– Әгәр дә качарга-нитәргә ниятегез булса, карагыз аны, үзебез буып үтерәчәкбез. Ул планнарыгызны башыгыздан сызып ташлагыз, – диделәр.
Аларның үзләренең алдан корып куйган ниятләре бар иде. Буксир килгәч, эш муеннан булачак, бер-ике көндә генә бетмәячәк. Тәүге көнне тирә-якны өйрәнеп, караштырып, зеклар әйтмешли, иснәп чыгарга. Икенче көн – әзерлек көне. Калган көннәр – Аллаһ ихтыярында. Тәүге ике көнне тәртипле йөреп, тырышып эшләп, сакчыларның уяулыгын киметергә. Ә азаккы көнне дәррәү качарга. Иң мөһиме – яшь маңкаларны алдан җибәреп, сакчылар игътибарын алар төркеменә җәлеп иттерергә, йә булмаса, сакчыларны коралсызландырырга тырышып карарга.
Әлбәттә, бу турыда Мансур һәм башка яшь эшчеләр белмиләр. Ә зеклар үзара сөйләшеп куйганнар иде инде. Басыйр да бу турыда хәбәрдар.
Буксир йөге белән кичә үк килеп туктаган, ахры. Сал өстендә техниканы саклаган берничә хәрби һәм өч гади кеше, тыз-быз килеп, аларны каршы алдылар. Сал ике катлы булып, әйбере күп күренә. Баржада да байтак җиһаз, чылбырлы ике зур трактор бар. Башка корылмалар торыпша белән ябылган. Күренеп тора – баржаны бушатыр өчен, яр буенда кечкенә генә булса да пристань төзергә туры киләчәк. Тәҗрибәле зеклар тиз чамаладылар: эш күп һәм көчергәнешле булачак. Эшләгән урында сакчы вышкалары юк, чәнечкеле тимерчыбык белән уратылмаган. Качарга барча шартлар тудырылган. Тик йоклап кына калма. Мәңге эшкә атлыгып тормаган зеклар да, күтәренке кәеф белән, яшь эшчеләргә кушылып, эшкә керештеләр. Бригадирлар төрле-төрле күрсәтмәләр биреп, эш белән идарә итәләр. Сал өстендәге будкадан ара-тирә берәү чыгып, бригадирларга төрле-төрле күрсәтмәләр биреп ала. Күрәсең, ниндидер зур түрә.
Елга зур һәм киң. Суы шәп ага, әмма сал-баржа туктаган урын бик җайлы. Тирә-як текә гранит кыялар белән уратып алынган. Ярларында суга башларын иеп тал-зирек агачлары үсеп утыра. Култык эчендә суның шәп акканы ул кадәр сизелми. Шахта янындагы кебек черки-чебеннәр дә бик бимазаламый. Күрәсең, елга өстендәге җиләс һава алар өчен кулай түгел.
Җәй башы булганга, су салкынча, шулай да, түзәрлек. Аракы да бирәчәкләр дигәч, күпләр, су эчендә эшләргә теләп, суга керделәр. Бүрәнә йөздереп ярга чыгару күпкә җиңелрәк булганга, Мансур да керергә уйлаган иде дә, Басыйр, “ашыкма” дигәнне аңлатып аягына баскач, бу уеннан кире кайтты.
Тәүге көнне хәтсез генә агач чыгарып өйделәр. Балта-пычкылар да кирәк булды. Чөнки ныклап беркетелеп җыелган салны тиз генә сүтәрлек түгел иде. Багор-ломнар да кирәклеге ачыкланды. Бер хәрби, приискыга кайтып, кирәк коралларны ясарга кушып килде. Караңгы төшәргә хәтсез генә вакыт булса да, халыкны иртән килгәндәге кебек тезеп алып кайттылар. Багор сапларына дип, төз-төз каен-тал агачлары кистереп алып кайттылар. Басыйр да көрәк сабына ярарлык озын гына тал кисеп алды.
Кичке аштан соң Мансур белән Басыйр ясалган багорларны алырга бардылар. Басыйрга бу бер хаҗәтенә дә кирәкмәсә дә, ул, бер ныклы гына фикергә килә алмый җәфаланганга, барактан чыгып китте. Саф һавада, иркендә ару-ару уйлар килә бит ул. Юлда бер карарга килеп, Мансурга:
– Бар, трактор арбасындагы йөри торган торба кисәген берәр метрдан да ким булмаган озынлыкта сындырыпмы, сүтепме алып кил. Ике-өчне, матри аны, беркем сизмәсен, – дип, серле һәм усал итеп карап куйды.
Мансур техник торган штольня янындагы сакчыга: “Иртәгә бүрәнә ташырга арба белән тракторны әзерләргә кирәк,” дип, тракторы янына кереп китте. Бармак юанлык озынлыгы берәр метрлы тимер көпшәләрне алып, балагына тыкты. Сакчы игътибарын икенче кешегә юнәлткән арада җай гына чыгып шылды. Чит күзләргә чалынмады да шикелле.
Ул килгәндә, Басыйр шоп-шома итеп тазартылган, озынлыгы ике метрдан чак кына артыграк булган багор сабы тотып тора иде. Ул, күзе белән генә, “булдымы?” дип сорап куйды. Мансур, чак сизелерлек итеп кенә, “әйе” дип, ияген каккты. Басыйр тал таякның йомшак үзәген үтәдән-үтә чокып чыгарган иде. Тимер көпшәләрне майдан тазартып багор сабына урнаштырып та куйды. Сап эчендә нәрсә барлыгын һичкем сизмәслек булды.
Аннан ул чәнечкеле тимерчыбыклардан төрле зурлыктагы кармаклар ясады. Мансур шунда гына аңлап алды: алар качарга әзерләнәләр. Төн буена керфек тә какмадылар: киемнәренә эчке яктан беркетелгән кармакларны барладылар, тракторның вентилятор каешыннан сүтеп әзерләгән кармак җепләрен чалбар балакларының бөкләнгән урынына урнаштырдылар. Мансур үзенең җебен чалбар каешына килешле генә урап куйды. Таңга таба гына изрәп йоклап киттеләр.
Ни гаҗәп, торыр вакытта тып итеп торып та утырдылар. Кичә бүрәнә ташып арыган халык сукрана-сукрана чак уянды. Ә Басыйр белән Мансурга, әйтерсең лә, ниндидер бәйрәм. Тик күңелләренә генә ниндидер бер шомлы шик тынгы бирми. Уйланган ниятләр эшкә ашармы?
Эш кичәге кебек бик кызу башланды. Бүген аларны су эчендә эшләргә куйдылар. Чөнки кичә эшләгәннәр бүген бик атлыгып тормый. Басыйр җайлап-җайлап су эченәрәк, салларның агым астындагырак ягына елышты. Чөнки салның бу очында сакчылар юк. Монда су тирәнрәк тә. Мансур да аның тирәсендә буталды.
Салны сүтә торалар, билдән суда торган эшчеләр агачларны багорлар белән тартып алып, ярга таба өстериләр. Якынайгач этеп җибәрәләр. Ярдагылар бүрәнәләрне судан тартып чыгарып, өстәгеләргә тапшыра. Тегеләре бүрәнәләрне яр буена уңайлы гына урынга өя. Салны сүткәндә, аркылы беркетелгән бүрәнәләрне кискәләмичә һич сүтәрлек түгел. Кыска-кыска бүкәннәр, эшкә ярарлык булмаган кыска бүрәнәләр агым белән агып китә.
Кинәт кенә яр читендә ниндидер ыгы-зыгы купты. Мансур башын борырга да өлгермәде, Басурман, “һә” дигәнче, баядан бирле салның бу башына ниндидер могҗиза белән эләгеп торган бүрәнә кисәгенә кулындагы боҗраны беркетеп тә куйды. Икенче боҗра да шул ук тизлектә бүрәнәгә ныгытылды. Боҗраның икесенә дә багор эченнән алынган тимер көпшәләр беркетелде. Күкрәктән суда торганга, Басыйрның нинди эш белән мәшгуль булганын беркем дә абайлый алмады. Җитмәсә, аны Мансур үзенең гәүдәсе белән чит күзләрдән ышыклап торды.
Басыйр, Мансурның кулыннан тартып, “кап авызыңа, минем арттан йөз. Миңа тотынып бар. Мин әйтмичә судан күренәсе булма, матри аны”, – дип пышылдады да, кулыннан багорны ычкындырмыйча, су төбенә чүгәләде.
Ул да булмый, яр буенда ату тавышлары яңгырады. Барча халыкның дикъкате шунда юнәлде. Салдагы сакчылар да, кулларындагы коралларның затворларын ычкындырдылар. Мансурлар затворлар шатырдаганнарын ишетмәделәр, һәм аларның су өстеннән югалуларын беркем дә күрми калды. Ә инде су өстеннән гадәттәгедән шәбрәк агып китеп барган түмәргә кем игътибар итсен. Әнә алар, төрле зурлыктагы түмәрләр, әллә ничәү агып китеп баралар. Озак, бик озак су төбеннән, кайда йөзеп, кайда атлап дигәндәй, агым уңаена бардылар. Әл дә ярый, яр буенда суга бөгелеп, суга тиеп дигәндәй үскән тал-зирек агачлары күп. Басыйр тәүдә үк шул уңайга чамалап чумган иде. Бераз баргач, агым да көчәйде. Агым уңаена йөзү күпкә җиңел булса да, бу икәү тончыгыр хәлгә җитеп арыдылар. Әйтүе генә җиңел. Ә Мансурга бу минутлар үзенең бар үткән гомереннән дә озынрак төсле тоелды. Икесенең дә иң курыкканы – үзләре тын алган тимер көпшәгә ялгыш су керү. Ул вакытта әҗәлеңне көт тә тор.
Күрәсең, Басыйр да әллә арыды, әллә ярга килеп җитүләрен чамалап, өскә калкып карады. Су астындагы Мансурның кулбашына суккалап, аңа да өскә чыгарга кушты. Алар икесе дә, судан башларын гына чыгарып, бүрәнә ышыгында тирә-якны караштырдылар. Күкрәкләрен тутырып-тутырып тын алдылар. Су астыннан никадәр ерак йөзгән кебек булсалар да, чынлыкта әллә ни ерак китә алмаганнар икән. Тиз арада яңадан суга чумып, ярга таба йөзә башладылар. Икенче тапкыр калкып чыкканда ара ярыйсы гына иде.
Салдагылар сизеп алганчы таллар ышыгына кереп югалырга кирәк. Алар тагы суга чумдылар. Сал тәмам күздән югалгач та әле, ярга чыкмыйча, су өстеннән байтак йөзеп бардылар. Чөнки яр бу тирәдә шоп-шома гранит кыя ташлардан тора, үрмәләү бик читен булачак.
Алар тәмам һушлары алынып, Мансурның аякларын көзән җыера башлагач кына ярга үрмәләделәр. Ауган агач өстенә ятып ял иттеләр.
Басыйр бик җәелеп ял итәргә ирек бирмәде. Юеш киемнәрен салып сыктылар да, яңадан киенеп, тагы алга йөгерделәр. Сәгать ярымлап йөгерә-атлый баргач кына җылындылар. Һәрхәлдә, Мансурга шулай тоелды. Киемнәр дә бераз кибә төште. Җылынгач, атлавы да җиңеләйде. Кәефләр күтәрелде. Тоткыннар үзләренең болай җиңел качып китә алуларына әле ышанып та бетмиләр иде. Икесе дә тирә-якны игътибар белән күзәтә-күзәтә баруларын дәвам иттеләр. Көн тәмам кичкә авышкач кына, Басыйр бер чокырда туктарга булды. Утырып хәл алдылар.
Менә ул азатлык, менә ул котылу! Мансурның күзеннән шатлык яшьләре эркелде. Ул кошлар чыркылдашканына колак салды. Агачларның әкрен искән җилгә җай гына тирбәлүе, астагы куакларның шыбырдавы да хәзер икенче төрле булып ишетелә, башкача күренә иде. Иркендәге кошлар да бөтенләй башкача сайрый икән! Хәтта үз эшләре белән каядыр ашыгучы бөҗәкләр дә ирекле бит монда...
Төнгелеккә Басыйр бер чокыр урында туктарга булды. Чокыр урын шунысы белән уңай: кайсы гына яктан җил иссә дә сиңа тими. Ут ягасың икән, син яккан утны көндез генә түгел, төнлә дә күрүе кыен. Чокыр эчендә учакның төтене дә үзенә бертөрле булып тарала. Тиз генә сизеп тә булмый. Тик шунысы начар: өстеңә килеп менмичә, син үзең дә кешене шәйләмисең. Ә тайгада бигрәк тә уяу булырга кирәк. Кемнәр генә йөрми дә, нинди генә байгыш яшәми монда.
Киемнәр күптән кибеп җиңеләйгән. Утны якмаслар да иде, тик бер урында чак кына туктап тордыңмы, хәзер чебен-черки сырып ала. Тын алулары кыенлашып, барчасы учлап-учлап авызга тула башлый. Тиз арада коры-сары җыеп, учак торгызырга урын әзерләделәр. Гадәтенчә, Басурман хәстәрлекле инде, качкан чакта җаен туры китереп, бер балта да чәлдергән. Кесәсеннән целлофанга төрелгән зажигалка-чакма белән шырпы да чыгарды. Икесен дә учына салып, авырлыкларын үлчәгән кебек карап торды да чакманы төреп кире кесәсенә тыкты. Бер генә бөртек шырпы белән “һә” дигәнче коры мүк һәм вакланган каен тузына ут кабызды. Тәүдә сыек кына чыккан төтеннең куерып көчәя башлап турыга күтәрелгәнен күргәч, өстендәге киемен салып, төтенне таратырга тотынды. Коры утынның әллә ни төтене дә булмады. Учак кыза барган саен, төтене дә әзәйде. Мансурга аңлатып бирде:
Турыга чыккан төтен тайга өстендә әллә кайлардан күренә. Шуңа да таратырга кирәк. Алла сакласын, вертолетлар белән эзләргә чыксалар.
Учак кызып шәбәйгән саен аңа коры-сары өстәп зурайттылар. Чебен-черки дә бик бимазаламады. Ашарга дигән нәрсә – бер-ике кисәк суланып камырга әйләнә язган сохари кисәкләре. Башкача әйбер алырга вакыт та, ирек тә юк иде. Чөнки сакчыларның берәрсе шикләнеп калса, бетте баш. Тәүдә нәрсә туры килә, шуның белән сине хәлләре беткәнче кыйныйлар, аннары шахтаның бер штольнясындагы базга салалар. Анда инде идән ярыкларыннан саркыган яктылыктан башка бер яктылык та юк.
Шулай итеп, бөтен запас кесәдә, ә балтаны Басурман-Басыйр сал өстеннән чәлдергән. Алдан әзерләнгән бау белән аягына элмәкләп бәйләп куйгач, су астында күренмәде. Тайгада коралсыз калу – үлем дигән сүз.
Һәркем үз уенда булып, дәшми-тынмый учак янып беткәнне көттеләр. Ул арада кояш та таулар артына яшеренде. Тирә-як кинәт кенә салкынаеп китте һәм ничектер бөтенләй тынып калды. Әмма тиздән төнге кошлар бер-берсенә тавыш биргәләп, урман эчен төнге тормыш чолгап алды. Качаклар учакның кызу күмер-кисәүләрен боҗра ясап читкә өйделәр дә учак урынын тазартып шул урынга чыршы-нарат ботаклары ташып өйделәр. Хәтсез генә булгач, Басыйр:
– Рәхим ит, кәҗә бәтие. Хәзер безгә бернинди дә чебен-черки куркыныч түгел. Әниең куенында йоклаган кебек йокларсың, – дип, өелгән чыршы ботакларын актарып шунда чумды. Өстен дә ябып куйды. Мансур да аның кырына кереп ятты һәм аркасын Басурманга терәде. Бүгенге кичерешләрдән бик арыган булсалар да, күзләренә йокы кермәде. Һәркайсысы үз уйларында кайнап, йокысызлыктан җафаланды. Ниһаять, Мансур, сал тирәсендәге ыгы-зыгыны хәтерләп:
– Без сал сүтеп, йөкләрне бушатканда әллә берәрсен аттылар инде? – дип сорап куйды.
– Теге төркемдәгеләр, килешүне бозып, качмакчы булып, яр буйлап сыпырганнар. Җыен ахмак, сволочьлар. Сакчы аларның сыерларын шәйләп калган, ахры. Шуңа охшаган. Кыскасы, мин анда булмадым. Сыер сыер инде, кайда да сыер. Ярый ла ярасы куркыныч булмаса, исән калачак. Ә сакчылар күреп калмаса, аны барыбер зеклар ашар иде, – дип куйды.
Мансур, иптәшенең сөйләгәннәрен бик үк аңлап бетмичә:
– Нинди сыер? Кемнәр ашый? – дип сорап куйды.
Басурман, сүгенеп:
– Йокла! Соңыннан аңлатырмын, кәҗә бәрәне, – диде дә, йоклаганга салышып, мышный да башлады.
Әзрәк ятканнан соң боргаланып алды да сөйләп алып китте. Күрәсең, аны да йокысызлык интектерә иде.
– Гадәттә, тайгадагы ерак колонияләрдә зеклар качар алдыннан бер-ике яшь зекны ныклап ашата һәм үзләре белән качарга әзерли башлый. Теге бозау, яшьлеге белән, берни аңламый. Вакыты җиткәч, тегеләргә ияреп кача. Ә юлда ашарга бетеп, ачыга башлагач, теге “сыерны” тотып ашыйлар. Бик яхшы ысул, азык-төлекне күтәреп барасы түгел. Теге ахмак үзе ияреп бара бит. Тәүге сыердан калган кисәкләрне икенчесенә күтәртәләр. Нишләсен – күтәрә, качып китә алмый. Аны көне-төне саклыйлар. Чираты җиткәч, анысын да суеп ашыйлар. Йә йокла, әллә нинди сораулар белән башымны катырма, – дип, аны шелтәләп алды да, йоклап та китте шикелле. Ә Мансурның Басурман сөйләгәннәрдән чәчләре үрә торды. Картәнисенең “ачлык заманда кеше ашаучылар булган, имеш”, дип сөйләгәнннәре исенә төште. “Әллә мине дә шулай итмәкче буламы бу Басурман? Алай дисәң, приискыдагы башка зеклар Мансурны бимазалый башласалар, күп сорап тормыйча, үзенең ботинка табанына тыгып куйган безен алып, арт якларына бер-икене кадап кына ала иде. Ул безнең тәмен Мансур үзе дә тәмләп карады. Авыртуы унбиш-егерме көнгә җитә. Ярый әле шешмәсә, ә шешә-нитә калса, эшләр бөтенләй хана. Басурман аны юкка гына “кәҗә бәтие” дип атамый микән әллә? Мөгаен, берәр уй-нияте бардыр, – дип, Мансур бик озак шикләнеп, куркып ятты. Көне буе аяк өсте булу, ничәмә-ничә чакрымнар ялсыз-нисез атлау үзенекен итте. Арыттырган. Таңга таба Мансур ниндидер саташулы тирән йокыга чумды. Имеш, Басурман аны кәҗә бәтие урынына тотып чалырга җыена икән. Мансур йөгерә, кача. Тик аны икенче баракта яшәгән явыз зеклар куып тоталар. Ул йөгерә алмый, аяклары бутала. Юк кына нәрсәләргә абынып егыла. Әллә нинди чокырларга очып төшә. Аның өстенә куып баручылар килеп өелә. Бу төнне аның йокысы-йокы булмады. Кояш чыгар алдыннан гына тынычлап йоклап китте.
Нәкъ шушы иртәдә Мансурлар алтын юган яшерен приискыдан Мәскәүгә мондый радиограмма җибәрделәр: “Өйлек агач әзер, осталар ялларга кирәк. Агачларны өй тирәсенә ташыйбыз”.
“Сез җибәргән приказ үтәлә” дигәнне аңлата иде бу. Нинди боерык, нинди күрсәтмәләр – һич аңларлык түгел. Моны югарыда утырган генерал үзе генә белә. Чөнки Себер тайгасының төпсез киңлегенә кереп яшеренгән алтын приискысы эт белән эзләсәң дә таба алмаслык җирдә. Иске шахта да, патша вакытыннан бирле шулай ук яшерен булып, беркайда да теркәлмәгән дә, билгеле дә түгел. Ә алтыны бик чиста. Шуңа да бу шахтаның барлыгын тик берничә кеше генә белеп, алар да әле төп хуҗаның кем икәнлегеннән хәбәрдар түгелләр.
Ә Токарчук кебек юк-бар кирәкмәгән сорау бирүчеләр, йә күпне белергә теләүчеләр вертолет белән һәлакәткә очрарга мөмкин. Бер дә булмаса, аракы эчеп, кызлар белән типтергән чакта йөрәк өянәге тотып, тиз генә бу дөньяны ташлап китә баралар. Алтын приискысы шулкадәр яшерен, анда эшләргә кешеләрне алдап-юлдап, озын акчага ымсындырып, йә урлап алып киләләр. Йә булмаса, төрмәдә утырган кешеләрне китереп тыгалар. Бигрәк тә балалар йортында үскән һәм туган-тумачалары эзләп йөрмәстәй кешеләрне алып килергә тырышалар. Себер киңлегендә шулай хәбәр-хәтерсез югалганнар әзмени? Кем эзләп йөрсен аларны. Югалганмы – югалган. Шайтан белсен кайда югалганын. Монда әлеге көнне дә Петр патша вакытыннан ук качып киткән зур-зур старовер авыллары яшәп яталар.
Приискыда эшләгән зекларның хәле дә шул чамадарак. Алар күптән инде гамәлдән сызылып ташланганнар исәбендә. Моннан исән-имин котылу бәхетенә ирешүчеләрдән Мансур белән Басурман һәм иң беренчеләрдән булып, берничә ел элек шахта-приискының көнчыгыш сазлыгы аша качкан Фәритнең язмышы гына әлегә билгесез.
Зекларның хәле бик тә аяныч. Берәр җиргә эшкә алып барганда яшьрәк һәм хәллерәкләрен, ага-туганнары булмаганнарын сайлап алалар. Аннан бу төркемне “юлда конвойны үтереп качтылар” дип игълан итәләр. Эзләргә тотыналар. Таба алмыйлар. Ә чынлыкта алар шушы яшерен шахтага гомерлеккә коллыкка эләгәләр. Моннан беркемнең дә тере чыкканы юк әле. Зеклар белән шартлы “иреклеләр” бер-берсенә каршы куела. Бу махсус шулай эшләнелә. Приискыдагы тоткыннар бер-берсе белән берләшмәсеннәр өчен күп көч салына. Бер-берсен әләкләшү, берең өстеннән берең күзәтчелек итү һәм шымчылык шулкадәр оста оештырылган. Кем кемне әләкләгәнен дә белмәссең. Качарга җыену һәм баш күтәрергә әзерләнү турында өстәгеләргә минутында мәгълүм була. Ә инде хәрбиләр үз чиратында тиешле чараны бик тиз күрәләр. Качу дигәннән, зекларны барлыгы дүрт ай гына ныклап саклыйлар. Ягъни май аеннан сентябрьгә чаклы. Калган айларны качу – ул үз-үзеңә кул салу белән бер. Тайгада бу тирәдә меңәр чакрымга бер кеше яшәгән урынны тапмассың.
Басурман “кәҗә бәтиен” төрткәләп уятканда, кояш матур гына күтәрелгән булса да, юан-юан карагай, чыршылар белән уратып алынган чокыр эчендә әле һаман ярым караңгы иде. Чокыр эченнән чыгып, кырда гына агып яткан бәләкәй инештә юынып алдылар. Суык су белән чайкангач, хәл кереп китте. Кич күп йөрүдән аяклар тубырлаган. Күнегелмәгән көе утыз-кырык чакрым йөгерә-атлап үтү үзенекен иткән. Тагы биш-алты чакрым этләшә-этләшә атлагач кына чак юньгә керә башладылар. Урман эченнән елгага ияреп бару бигрәк тә читен. Котырып үскән үлән-куаклар аша атлаганда, төнлә төшкән чыктан бөтенләй лычма су булдылар. Әзрәк чык кипкәнне көтәргә була иде дә, тик Басурман Мансурны ашыктырды да ашыктырды.
– Бу шайтан оясыннан никадәр ераграк китәбез, шулкадәр яхшырак, – дип сөйләнде.
Иртәнге салкында әзрәк тынып торган ләпәк-черкиләр, кояш таулар өстенә менеп атлануга, бөтенләй котыра башладылар. Җитмәсә, көн бүген томра, эссе булырга охшаган. Урман эчендә җилнең әсәре дә юк, шуңа да барча канечкеч бөҗәк нәрсә эшләгәнен белми: котырып-тилереп авыз-колак эчләренә тула. Качкыннарның яңак-җилкәләре шуларны сытудан кып-кызыл булды. Түзәр әмәл калмагач, елга ярына якынрак килделәр. Монда һаман да җиләс, салкынча. Черкиләр дә әзрәк. Икесенә барча җиһаз – балта белән бер пычак кисәге. Тагы да – кулдан ясалган кармаклар белән тракторның вентилятор каешыннан сүтеп алынган кармак җепләре. Һәм кесәнең иң төбенә яшереп куелган чакма белән шырпылар. Суда җебеп камырга әйләнгән бер йомарлам сохари күптән ашалып бетте. Кичәге бик нык ару һәм дулкынланудан һушлары алынган. Шуңа да бүген үзләрен көчләп диярлек алга атларга мәҗбүр иттеләр. Мансурның болай озак ашамый йөргәне юк иде. Шуңа да приискыда үзбәк егетләре пешергән тәмле пылауларны исенә төшереп алды. Тик Басыйр гына ару-талуның нәрсә икәнен онытып, алга, тик алга ашыктырды. Мансурның тәмам сөрлегеп атлый алмаслык хәлгә килүен күрепме, әллә үзе дә, ниһаять, арыпмы, елганың бер култык сыман җайлы гына урынын сайлады. Тиз-тиләмән кармак сап-таяклары әзерләде. Елга буенда яткан ташлар астыннан суалчан табып кармакка эләктерде дә ятыш кына итеп суның бөтерелгән урынына ыргытты. Мансурның һушы алынып, яр башында ятуын ошатмыйча:
– Мәле, кәҗә бәтие, тот кармакны. Юраганым бар, кул артың болай бик авырга охшамаган. Бәхетеңнән, мөгаен, берәр нәрсә эләгер. Ә мин тирә-якка күз салгалап килим, – дип, ярда үскән куакларга тотына-тотына, өскә үрмәләде. Басурман Себердә туып үскәнгә мондагы кагыйдәләр белән бик тә таныш. Шуңа да, ул-бу була калса, урман эченә кереп таю юлын чамалау иде исәбе. Ул китеп хәтсез генә торгач, еракта ниндидер бер гөрелдәү ишетелә башлады. Мансур, нәрсә булыр икән бу дип, яр кырында яткан олы бер таш өстенә менеп карарга чамалаган иде дә, Басыйрның яр башыннан:
– Селкенмә! Ят тизрәк! – дип кычкырганныннан сискәнеп китте, басып торган урынында гөрселдәп җиргә ауды да шуышып ташлар артына посты. Ярый әле өлгерде. Елганың ике як яр кырыннан дүртәр-бишәр солдат утырткан ике моторлы көймә үтеп китте. Аллаһы Тәгалә саклады шикелле, алар Мансурны да, су кырында яткан кармак таягын да шәйләмәделәр. Юкса, беткән иде баш. Теге, кем әйтмешли, “китте баш, калды муен тырпаеп”, дигәндәй. Кача башласа, ярның яртысына да күтәрелә алмас иде. Йә атып үтерәләр, йә тотып алалар. Көймәләр үтеп киткәч тә әле Мансур кымшанырга куркып ятты. Басурман кармак таякларын күтәреп алгач кына, башын күтәрде.
– Менә шулай, кәҗә бәтие. Бер егерме көн безгә тын да чыгарырга ярамый. Никадәр ераграк ычкынсак, үзебез өчен шулкадәр яхшырак. Ә җәяүләп тайга эченнән көненә егерме-утыз чакрымнан да ары китеп булмый. Елга буйлап сал сыман нәрсәгә утырып төшәр идең – үзең күрдең: елганы аркылы-буй тарыйлар. Ярый әле вертолет белән булмадылар. Өстән бөтен нәрсә уч төбендәге кебек күренеп тора. Күрәсең, синең бәхетне дә бүген тавык чүпләгән. Кармакларга да балык эләкмәгән, – дип, җимнәреннән бушанган кармакларны судан тартып чыгарды. Елга буендагы ташлар артында бераз хәл алганнан соң, ачык урынга чыгарга батырчылык итмичә, кара урман эченнән киттеләр. Кичәге кызулык юк иде инде бу икәүдә. Эчләрендә бүре улап, һәркем үз уе, үз хыялларының йомгакларын сүтте. Дәшми генә ачык урыннарны урап-урап, кача-поса барганга юллары да әллә ни ырамады.
(Дәвамы бар.)