Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 август 2022, 09:35

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (22)

Алдагы биш көнем дә зур авырлыклар белән үтеп китә һәм унөченче тәүлек китте дигәндә мине гауптвахтадан чыгаралар. Эх, шатлануымны күрсәгез икән! Мин, хәтта, кош булып очып китәргә дә әзер идем. Чөнки ирек дигәнең чыннан да бик кадерле икән.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (22)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (22)

* * *

 

Бүген иртәдән үк уң кашым тартты. (Суңы булса – сөенергә дияр идем. Ә монысының нәрсәгә икәнен бик яхшы беләм).

Каш тарту нәтиҗәсен озак көтәргә туры килмәде – эш урыныма барган идем, телефонистка Колосова үзенең кизүе вакытында часть командиры Алексеевның поселок комендантына чылтыратып мине гауптвахтага утыртуларын соравын сөйләде. (Тегесе урын юклыкка сылтый. Әмма подполковник рәхмәт йөзеннән комендатурага 200 литр бензин бирергә ризалыгын ачып сала. Нәтиҗәдә, комендант мондый зур бүләк турында ишеткәч Алексеевның үтенечен аяк астына салып таптамый – мине алып килергә куша).

Боларны сөйләп беткәч Надежда Митрофановна: «Габдулла, ай-һай, башың кыйбат йөри икән», – дип елмаеп куя. Тик, аның белән мин генә ризалашмыйм:

– Ничек инде кыйбат?! Мин үземне 200 литр бензинга гына бәһаләрләр дип уйламаган идем.

Шулчак «телефонкага» «Чума» кушаматы йөртүче взвод командирым килеп керә дә: «Киттек», – ди.

– Кая?

– Баргач күрерсең!

– Әйтегез, юкса ике аягымның берсен дә атламыйм.

– Губага, – ди дә, өлкән лейтенант елмаеп җибәрә.

– Күптән шулай әйтергә иде, – дим, үземнең кайгырганымны сиздермәскә теләп, – ә кичига мин куш куллап барам! Ичмасам сездән, офицерлардан, бераз ял итеп кайтырмын. Иптәш өлкән лейтенант, мин үскәч Достоевский бабай кебек повесть-романнар язачакмын. Армия турындагысын «Кем гаепле?» – дип атаячакмын. Ә гауптвахтада утырмаган килеш миннән нинди язучы чыксын, шулай бит, әйеме, иптәш өлкән лейтенант?

«Холера», ой, гафу, «Чума» борын астыннан гына нидер мыгырданып куя. Ул минем кайгылы йөземне күрергә теләгән иде. Килеп чыкмады. Әйе, ни дисәң дә мин ярыйсы гына артист. Юкка гына якын иптәшләрем: «Габдулла, армиядән соң ГИТИСка, яки кино институтына бар. Синнән Никулин кебек бөек артист чыгачак», – димиләр. (Ә әле шундый талантлы шәхесне җинаятьтә гаепләп гауптвахтага ябарга чамалыйлар).

Рәшәткә артында язышырга мөмкинчелек туса дип кесәмә блокнот белән каләм салам да, чыгып китәбез Чумаков белән поселокка. Мин юри, алдынгы солдат кебек, итегемне җан көчемә асфальтка дөп-дөп бәрә-бәрә атлаган булам. Моңа, әлбәттә, командирымның бик нык ачуы килә, әмма сүз әйтергә кыймый. Ул бит үзеннән көлеп юри шулай эшләгәнемне бик яхшы белә. Ә кисәтү ясаса – мин тагын да уздырачакмын – аяк астымда давыллар туздырачакмын.

Поселокның икенче ягына чыгып әллә каян төрмә исләре аңкып торган солдатлар тәмугына – гауптвахтага якынлашабыз. Килеп җиткәч, әллә безне генә көтеп торганнар диярсең, тимердән ясалган дәү капка ачылып китә дә, җилкәләренә автомат аскан ике матрос мине эчкә алып кереп китәләр.

Гауптвахта начальнигы – бөтен битен сыткы баскан мичман Гавриляк фамилиямне һәм часть номерымны сорый.

– Рядовой Вафин, в. ч. 45677, – дип җавап кайтарам.

– Һөнәрең?

– Телефончы.

– Милләтең?

– Татар.

– Ни өчен арест игълан иттеләр?

– Дөреслек өчен.

– Монда бар гауптвахта дөреслек өчен утыра, – ди дә, мичман Гавриляк мине дүртенче камерага ябарга боера. Каравылда торучы автомат аскан ике матрос мине җилтерәтеп диярлек кичи коридорына алып керәләр дә, тезелеп киткән тимер ишекләрнең берсен ачып эчкә төртеп җибәрәләр һәм дөбер-шатыр килеп йозакны бикләп тә куялар. «Таш капчыкны» күздән кичерәм дә, миңа текәлгән өч мариман белән исәнләшәм. Алар теләр-теләмәс кенә сәламемне алалар. Ә мин алардан бүтәнне көтмәгән дә идем. Чөнки, мескен солдатны матрослар белән уртак камерага ябу – бу сарыкны кәҗәләр утлыгына кертү белән бер. Әйе, ни эшләсәләр дә бу очракта алар хаклы.

Мариманнарның берсе минем күпме хезмәт итүемне, милләтемне һәм каян армиягә алынуымны сорый. Кыскача гына сөйләп бирәм һәм форсаттан файдаланып аларның үзләре белән дә кызыксынам. Тик, каһәрең, матросларның берсе дә татар да, Башкортстанныкы да булып чыкмый. Җитмәсә, армиядә хезмәт итүләре дә минеке ише генә түгел – ике ел ярым да, өч ел.

Утырасы камерабызның да һуш китәрлек җире юк – икегә өч метрлы бәләкәй генә бүлмә. Җитмәсә, идәне дә таш, стенасы да таш, түшәме дә таш. Рәшәткәле кечкенә генә тәрәзәсе барлыкка бар да, тик анысы да бик югарыда – тышны күрерлек түгел. «Мебельгә» килгәндә, утырырга идәнгә беркетелгән дүрт түмәребез бар. Шуңардан тыш барлык байлыгыбыз – талгын гына янучы лампочка һәм җылылык торбасы. Һәм бетте-китте-вәссәләм.

Кемдер: «Ашарга», – дип кычкырды да, сакчыларыбыз камера ишекләрен ачарга кереште. Коридорга чыксам – берәү нык кына этеп җибәрде. Борылып карасам – Хәрби-диңгез флоты төзелеш батальоны солдаты авызын ерып басып тора. Мин мариманнарның гына түгел, ә боларның да безнең кан дошманнарыбыз икәнен бик яхшы беләм. (Юкса, үзләре солдат киеменнән йөрсәләр дә, диңгезчеләр погонын таккан булалар, юньсезләр).

– Нәрсә кирәк?! – дим моңа, ачулы гына.

– «Итек», хәзер мин синең «каурыйларыңны йолкыйм» бит, – диде бу, бар гауптвахта ишетерлек итеп.

– Син үзең итек! Ышанмасаң – аягыңа кара. Флот погоны тагу белән генә үзеңне диңгез «бүресе» булдым дип уйлыйсыңмы?! Синең бит корабка аяк та басканың юк. Ә диңгез «стройбатларын» мин поселокка чыкканда күп күрдем. Кайда канау казыйлар, кайда бәдрәф чистарталар. Без, элемтәчеләр, сездән аермалы буларак, көрәк күтәреп йөрмибез, ичмасам.

Моны ишеткәч бар гауптвахта эчләрен тотып көләргә кереште. Күреп торам, «диңгезче» солдатның бик нык ачуы килде. «Әйдә бергә-бер чыгып сугышабыз», – диде бу, тоткыннар ишетерлек итеп. Йодрыгымны йомарлап чыгып бастым каршысына. Безне ә дигәнче мариманнар сырып алды. (Кемдер әйтмешли, аларга тамаша кирәк).

Каһәрең, Хәрби-диңгез флотының төзелеш батальоны солдаты миннән бер баш озын һәм гәүдәгә дә таза. Җитмәсә, барча тоткын матрослар аның әшнәләре, шуңа да гауптвахтада үз өендәгедәй хис итә. (Димәк, психологик өстенлек тә аның ягында).

«Стройбатчы» саллы йодрыклары белән миңа «салып» җибәрә һәм мин шул ук секундта таш идәнгә сузылып та ятам. «Тиз генә торырга кирәк!» – дип уйлап бетәргә дә өлгермим, ул яшен тизлегендә яныма килеп баса һәм тибәргә үзенең 45нче размер аягын күтәрә. Әмма крем күрмәүдән кәкшәеп каткан итегенә сырт буема төшәргә насыйп булмый – кемдер ачы тавыш белән: «Ша!»– дип кычкырып җибәрә. Бу «йодрыкташыма» яшендәй тәэсир итә һәм ул күздән югала. Миңа да торып басудан башка чара калмый.

– Солдат, болай кил әле, – ди баягы тавыш иясе. Тик мин генә каушаудан кая барырга белмичә югалып калам. Шулчак кемдер колагыма: «Беренче камера ишек төбенә чакыралар», – дип пышылдый. Мин нишлим инде – әлбәттә, дәшкән җиргә китәм.

 Ишегенә күз төшерү белән үк бу камераның бер кешелек икәнен төшенеп алам. Ә мондый «люкста» ни җитте «кошлар» утырмый. (Сүз уңаеннан шуны да әйтим – андый тоткыннарны бүтәннәр белән бергә гауптвахта ашханәсенә дә йөртмиләр, эшкә дә чыгармыйлар. Алар тәүлекләр буе үз камераларында яталар).

Ишектәге тишектән миңа бер күз карап алды да, «Син каян, якташ?» – дип сорап куйды. «Башкортстаннан», – дим, әңгәмәдәшемнең йөзен күрмәсәм дә.

– Ә милләтең?

– Татар.

– Аңлашылды, – диде ул, сузып.

– Ә сез тумышыгыз белән каян?

– Бакудан.

– Милләтегез?

– Әзербайҗан.

Хәзер генә төшенеп алам – тоткын мине үзенең милләттәше дип уйлаган һәм шуңа да кыйнарга юл куймаган. Ә сүзенең диңгез стройбатчысына тәэсир итүеннән чыгып фикер йөртүгә караганда – ул монда зур авторитет булырга тиеш. «Солдат, – диде әзербайҗан, уемнан бүлеп, – син Кличкога бик шәп әйттең. Сүзләрең миңа бик нык ошады. Молодец! Ә теге юньсезгә килгәндә – мин аңа әйтермен һәм ул бүтән сиңа каныкмас». Шулчак каравыл башлыгының: «Кичке ашка!» – дигән боерыгы яңгырый һәм мин Баку егетенә рәхмәт әйтеп китеп барам...

Камерамдагы бүкәнемдә зарыгып:»Отбой!» – сүзен көтеп утыра идем, ишегебез майланмаган арба тәгәрмәче тавышы чыгарып ачыла да, автомат аскан сакчы матрос миңа үзе белән барырга ишарә итә. Аңа ияреп тышка чыгам. Бераз атлый торгач ишегенә ат башы хәтлек хәрефләр белән: «Кочегарка», – дип язылган бинага барып керәбез.

Бактың исә, мин гауптвахтада кочегар булып эшләячәкмен икән. Мариман, шулай ук, ничек итеп мичкә ягарга кирәклеген өйрәтеп бирде һәм торбалардагы суны кудыручы кнопкага басып күрсәтте. Ә чыгып китәр алдыннан: «Кара аны, «итек», төнлә күтебез өшеп уянып китсәк – бәреп үтерәчәкбез!» – дип янап алырга да онытмады.

Шулай итеп, берүзем кочегаркада торып калам. Кочегар тек, кочегар! Кем әйтмешли, эшнең аламасы юк. Монда, ичмасам, матросларга ераграк торырмын һәм алар да миңа бик үк каныгып бармаслар.

Адәм баласын берөзлексез утка һәм суга карап тора ала диләр. Бу яклап мин бәхетле. Мичемә такта кисәкләре ягам да биешкән ут дулкыннарына текәләм. Фантазияңне ныклап эшкә җиккәндә анда Бородино сугышын да, каядыр йөгергән пәри кызларын да һәм, хәтта, Хызыр Ильясның үзен дә күрергә мөмкин...

Ә гауптвахтадагы тормышка килгәндә, монда матрос халкы өчен бик үк күңелсез дә түгел. Алар, кичида ятучы ике-өч солдаттан аермалы буларак, үзләрен биредә судагы балык кебек бик иркен хис итәләр. Авызларында да гел уен-көлке, ашаулары да шәптән. Җитмәсә, каравылда торучы яшь матрослар алар өчен биеп кенә торалар.

Ә «итекләр» өчен биредә рәхәттән түгел. Чөнки, гауптвахта диңгез «бакаларыныкы». Ошбу сәбәпле, кичида ятучыларның күпчелеге «мариманнар», каравыл да аларныкы. Ә ялгызыңа гына биредәге тәртипләрне үзгәртү мөмкин түгел.

Менә бүген гауптвахтага бер метр да туксан сантиметр буйлы киң җилкәле Зенит-ракета гаскәрләре сержантын китерделәр. Күп тә үтмәде, аны япкан җиденче камерада тавыш чыкты. Һәм ә дигәнче бар кичига моның сәбәбе дә мәгълүм булды – «итек» ике дә уйлап тормыйча үзенә бәйләнергә уйлаган матросларны бәргәләп аткан икән. Тавышка каравылда торучы матрослар да йөгереп килде. Алар камера ишеген ачып сержантка чыгарга кушты. Шунда «мариманнарның» иң тазасы берни исләмәгән ракетчикка арттан килеп автомат приклады белән китереп сукты. Сержант авыртуга чыдый алмыйча көянтәдәй бөгелеп төште. Матросларга шушы җитә калды – алар дәррәү мескенкәйгә ташланды. Бу хәлгә җиденче камера тоткыннары да «битараф» калмады – алар да «таш капчыкларыннан» чыгып «итекне» чәмләнеп кыйнарга керештеләр. Кинода гына бер кеше әллә ничәүгә каршы сугыша ала. Ә безнең ачы чынбарлыкта эшләр бүтәнчәрәк тора. Менә таза сержант та бераздан гауптвахтаның как идәнендә канга тузып һушсыз ята иде инде. Тик моңа «мариманнар» артык нык игътибар итмәделәр – җәлладларча кыйнауларын белделәр. Бу хәл күпме дәвам итәр иде – белмим, ярый әле шулчак мичман Гавриляк килеп керде һәм тегеләрнең «кара эшләре» бүленде. Әмма, иң гаҗәбе, гауптвахта начальнигы каравылны модый гамәлләре өчен нарядтан бушату яки эттән алып эткә салып тиргәү түгел, хәтта тегеләргә күтәрелеп тә карамады. Тик, шуңа да карамастан, җирән мичманның үтеп китүе матросларга җитә калды – алар сержантны кыйнаудан туктап һәрберсе үз юлы белән китеп барды: каравылдагылары – сак бүлмәсенә, кичида утырганнары – үзләренең камераларына. Идәндә бары канга баткан ракетчик кына һушсыз-нисез ятып калды. Әмма бераздан аны да ике «яшь» матрос ботыннан өстерәп каядыр алып чыгып китте. (Азактан ишетүебезчә, аны аңына китерә алмыйча госпитальгә озатканнар. Шул сәбәпле, сержантның арытаба язмышы билгесез. Чындырмы – ялгандырмы, берара «чыбыксыз телефон» «һушына килми», «кан коса», «тәү тапкыр күзен ачкан», «телеграмма буенча килгән үз әнисен дә танымаган», «өенә откомиссовать иткәннәр икән», – дип сөйләде дә, бераздан анысы да тынып калды. Миңа калса, сержант я үлгән. Я терелгән. Я гомерлек хаста булып калган. Минемчә, бүтән юл юк.

Гауптвахтабызда, солдат-матрослардан тыш, олырак «кошлар» да ята. (Офицер-прапорщиклар өчен махсус камералар да бар. Тик алар күпчелек вакытта буш тора).

Кичига эләгүче «кадет» вә «кусокларның» күпчелеге «яшел елан» белән дуслыклары өчен утыра. Арада югарырак командирларның сүзләрен тыңламаганнары өчен мондый язмышка дучар булучылары да бар.

Ә гомум алганда, монда бар да тигез. «Иптәш капитан, иптәш лейтенантлар» гауптвахтаның теге ягында торып калган. Алар безнең өчен бары Серега һәм Витялар гына. Чөнки, бер төрле үк камераларда яшибез, бер азыкны ашыйбыз.

Ә менә унөченче камерада утыручы мичман турында җылы сүз әйтә алмыйбыз. Чөнки, ул чып-чын җинаятьче. Шушы адәм актыгы берәүнең фатирына кереп алтынчы сыйныфта укучы кызын көчләгән. Ә мондый кабахәтләрне төрмәләрдә генә түгел, гауптвахтада да яратмыйлар.

Мичманны тоткыннар бар кичи ишетерлек итеп әледән-әле сүгәләр. Ә бүген, җитмәсә, дүрт мариман: «Үзен көчлибез», – дип унөченче камераның йозагында чокчынырга керештеләр. Ярый әле тимер ишек бирешмәде. Юкса мичманнан чыннан да «Машка» ясый иделәр.

«Кусоктан» көлүләр моның белән генә чикләнми. Иртәнге, көндезге һәм кичке аш вакытларында матрослар мичманның ашына күңелләре булганчы төкерәләр, чәен яртылаш түгеп өстенә сияләр. Моны көчләүченең үзе күрсен өчен камерасы янына килеп «эшлиләр». Тегесе боларны ашыйдырмы – әйтү кыен.

Ә минем арестант көннәрем мариманнар күзеннән ерактарак – кочегаркада үтә торды. Кичины яхшы җылыткач матрослар юкка каныкмыйлар, үз тиңнәре итеп күрәләр. Тик, шулай да гаупвахта – гауптвахта инде. Ул юньле әйбер булса аны курорт дип атарлар иде.

Менә зур авырлыклар белән тоткындагы җиде көнем үтеп китте. Бүген инде чыгаралар дисәм – тот учмарлап – часть командиры подполковник Алексеев миңа тагын биш тәүлек өстәткән. Һәм кем моны соңгысы дияр?! Әгәр «дембельгә» кадәр рәшәткә артында тотарга уйласалар?!

Алдагы биш көнем дә зур авырлыклар белән үтеп китә һәм унөченче тәүлек китте дигәндә мине гауптвахтадан чыгаралар. Эх, шатлануымны күрсәгез икән! Мин, хәтта, кош булып очып китәргә дә әзер идем. Чөнки ирек дигәнең чыннан да бик кадерле икән.

Мариманнар белән саубуллашам да, частема кайтып китәм. Әмма пычрак килеш казармамда күренәсем килми, телефонкага кереп мунчага чылтыратам. (Анда җылы су юк, диләр).

Башымны кашып уйланып торгач санчастька кереп китәм. Фельдшер Володя Прошка минем өчен чирле «өрәкләрдән» ваннага җылы су тутырта. Әйбәтләп юынам да, Берлинны алган герой кыяфәтендә казармама кайтып китәм.

Иптәшләрем мине сырып алып гауптвахта турында сораштырырга керешәләр. «Рәхәт түгел», – дим, сүзне озынга сузмыйча гына. Шулчак казармага өлкән лейтенант Минченко килеп керә һәм мине күреп аптырап туктап кала.

– Чыгардылардамы? – дип сорый ул, үз күзләренә ышанмыйча.

– Әлбәттә!

– Нигә бик тиз?

– Чөнки, рәхәт әйбер күп булмый, – дим дә, көлеп җибәрәм.

Минченко, әлбәттә, мондый финалны көтмәгән иде. Минем ыржаеп басып торуым һич кенә дә аның башына сыймый. Рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сынуымны теләгән. Ә мин крейсер «Варяг» кебек. Суда батмыйм, утка янмыйм.

Минченконы тәмам чыгырыннан чыгарырга теләп: «Иптәш өлкән лейтенант, мине тагын «губага» кайчан утыртасыз?» – дип сорыйм.

«Кадет» борычлап сүгенә дә, үз юлы белән китеп бара.

 

 

Фото: rusinfo.info

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: