6
Гөлнарадан хат килгәнгә дә бер гомер узып китте. Бер айлык гомер... Әмирҗан да, Фәйрүзә дә баштарак бик нык көттеләр, аннары бик борчылдылар, бер булмаган баладан булмый инде, дип, үз эчләренә бикләнеп яши башладылар.
Аннары авырулар китте. Иң элек Зөләйха авырды. Ирененә ана сөте тимәгән бала кышны, суыкны авыр кичерә – һәркемгә мәгълүм нәрсә. Ана сөтенең көчен, шифасын һәм игелеген тагын нәрсә генә алыштыра ала икән? Кемнеңдер күңел җылысымы? Йөз яктысымы? Изге теләгеме, илаһи догасымы? Юктыр, боларның берсе дә алыштыра алмыйдыр ана сөтен, ана назын.
Әмирҗан белән Фәйрүзә дә алмашлап авырып киттеләр. Аларга күңел тынычлыгы җитмәде, ахры. Бу тынычлыкны кызлары Гөлнара гына бирә ала иде. Хәтта Зөләйха да – өлкәнәйгән көннәрендә тормышларына бүләк итеп җибәрелгән үксез сабый да – аларның күңелен үз урынына кайтара алмады...
Гөлнара, беркем көтмәгәндә, февральнең иң салкын вакытында, гарасатлы бураннар котырган бер мәлдә кайтып төште. Чирләр инде үтеп киткән, авырудан соң бераз мантымасмы, ныгымасмы дип, Тамара Сергеевнадан ял сорап, Зөләйханы бер атнага өйгә алып чыкканнар иде. Әмирҗан белән Фәйрүзә үзләре дә әле чирдән соң буын катырып өлгермәгәннәр, шулай да күңелләре көр, зиһеннәре ачык, йөзләре якты аларның. Ниндидер өмет, хәтта сихри тоемлау белән яшәгән көннәре иде. Шуңа күрәдерме, бөтен дөньяны күз ачкысыз буран каплаган бер иртәдә ишек кыңгыравының өзгәләнеп кычкырып җибәрүен бары тик бер нәрсәгә генә – Гөлнараның кайтуына гына юрадылар. Бер-берсенә карашып алдылар. Икесе дә дәррәү урыннарыннан кузгалып, кабат утырдылар. Бераз тын калып тордылар. Караватында «сөйләшеп» ятучы Зөләйха да, нәрсәдер сизенгән кебек, дәшмәс булды. Ниндидер серле, хәтта изге-илаһи мизгел иде бу. Кыңгырау тавышы үзәкләрне өзеп кабатлангач кына, Әмирҗан, сикереп торып, ишеккә ташланды, Фәйрүзә дә торып басты, әмма, көнозын салмый торган җыйнак алъяпкычын бармак очлары белән бөтерә-бөтерә, шул урынында катып калды.
Салкын болыты ияртеп килеп кергән Гөлнара, кулындагы төенчекләрен бер якка атып, иң элек әтисен кочаклап алды, аннары гына, каушап төшкән әнисен күреп, аңа ябырылды...
Ана белән кыз бик озак кочаклашып тордылар. Гөлнараның салкыны Фәйрүзәне калтырата башлаган иде инде, күз яшьләренә «юынып» өлгергән кызы, сулкылдый-сул- кылдый, аның колагына изге догалардан да изгерәк сүзләр пышылдап:
– Кичер мине, әнием, барысы өчен дә кичер! – диде.
Фәйрүзәнең күзләреннән кайгыдан ташка әверелеп бетә язган яшьләр эреп агып чыкты, аның чак-чак исән йөрәге ярсып-ярсып тибә башлады. Ул кинәт җылынып, терелеп китте...
Ана кеше, кызының кайтуына ныклап ышанырга теләгәндәй, хәлсез тавыш белән сорап куйды:
– Кайттыңмы, кызым?..
– Кайттым, әнием, кайттым. Бөтенләйгә кайттым, китмәскә кайттым!..
– Белмим, белмим... Синме соң бу?
Артындагы тавышка Гөлнара сискәнеп башын калкытты, каерылып, әтисенә карады. Аннары, аерылышасы килмәгән кебек кенә әнисеннән кубарылып, әтисенең киң күкрәгенә барып сыенды.
– Әтием...
Башка сүзләр артык иде монда. Бу сүздә: «Әтием, кичер тиле кызыңны, ул бүтән бервакытта да сезне ташламас», – дип гафу үтенү дә, «Ничек тордыгыз? Минсез ничек яшәдегез, ничек йөрәгегез чыдады?» – дип, ата кешенең хәленә керү дә, «Ни, яшибез әле, мин сезнең янга яшәргә кайттым!» – дигән хыялый өмет тә бар иде.
– Әтием...
– Кызым...
Әмирҗанның сүзендә дә мәгънәләр күп иде. Анда кызына карата иксез-чиксез мәхәббәт белән шелтә-кисәтү яши иде.
– Кызым...
Гөлнара әтисе куенына елышып, хәтсез торды әле. Шул арада елап та, көлеп тә алды. Ул башын күтәргәндә, йөзе тынычланган, күзләре урынына утырган, әмма карашына кайчандыр кереп урнашкан сагыш һаман үз урынында иде...
Шул вакыт әллә нәрсә булды. Гөлнара калтыранып куйды да, утта пешкәндәй, атасыннан читкә тайпылды. Ә күзләре!.. Күзләре тагын урыныннан купкан! Карашларындагы сагыш та каядыр күңел артына төшеп югалган, ә аның урынын курку катыш гаҗәпләнү тойгысы биләп алган. Шок хәлендә катып калган Гөлнара, томырылып, түрдәге бала караватына карап тора иде.
– Нәрсә бу?
Шушы сорауны гына көткән кебек, түшәгендә изрәп йоклап яткан бала кузгалып куйды, бераздан, йөзен чытып, шыгырдый ук башлады...
– Нинди бала бу?
Инде бу сорауга да җавап бирмәсәгез, шушында шартлыйм дигән кебегрәк чыкты бу сорау. Тетрәнеп басып торучы кызларын бу көтелмәгән хәлдән йолып алырга теләгән кебек, ата белән ана, бер-берсен бүлешә-бүлешә, аңлатырга керештеләр.
– И-и, Зөләйхабыз бу...
– Таптык без аны...
– Безнең тагын бер кызыбыз булды...
– Табылдык бала ул...
– Безнең юанычыбыз хәзер...
– Ятимнәр йортында яши...
– Үлеп яратабыз үзен...
– Китек язмышлы җан ул...
Фәйрүзә, кызу-кызу гына кузгалып, караватында шыңшып яткан бала янына китте, аңа Гөлнара иярде, Әмирҗан исә, үзегез беләсез инде дигән кебек, аларга салкын гына караш ташлап алды да кызының олы-олы биштәрләрен урнаштырырга кереште.
Фәйрүзә кызына Зөләйханың бөтен тарихын сөйләп бирде. Ходай белсен, ни өчендер теге китек ай хакында гына әйтмәде. Хәтәр әйберне телгә алса, шаукымы җанны иләсләндерер, иләслек, тынгысызлык кызына да иярер, күчәр дип курыкты, ахры...
Ә Гөлнара тынгысызланып өлгергән иде инде. Ни өчендер күңеленә артык якын кабул итте ул бу хәтәр яңалыкны.
– Ә? Ничек табып алдыгыз? Каян? Янында медальон кебек әйбер юк идеме?
Фәйрүзә бу юлы да китек ай хакында әйтми калдырды.
Ә Гөлнарага, чынлап та, нидер булды. Ул йөз-битләрен чылатып өлгергән күз яшьләренә дә игътибар итмичә, тиз-тиз генә чишенеп ташлады да, гомер буе бала баккан ана хәрәкәтләре белән үрелеп, Зөләйханы кулына алды, кофтасын муен турысына кадәр күтәреп, сөткә тулышкан йомры күкрәкләрен, ачыгуданмы, авыртуданмы елап шешенгән баланың дымлы йөзенә терәде. Табигатьнең илаһи һәм талантлы тоемына шаклар катарсың. Кыска гына гомерендә бер мәртәбә дә ана сөтен татып карамаган бала шул мизгелдә барысына да төшенеп өлгерде – ул нәни, хәлсез куллары белән Гөлнараның мәхәббәтле һәм ымсындыргыч күкрәкләренә чат ябышты, ниндидер тылсым ярдәмендә шундук ими очын эзләп тапты һәм, ниндидер бер үҗәтлек, хәтта усаллык белән, шыңшый-шыңшый, кайчакта рәхәт ыңгыраша-ыңгыраша, йотлыгып имә башлады. Әйтеп тә, тасвирлап та бетереп булмый торган илаһи, сихри мизгел иде бу! Табигатьнең тантана иткән вакыты. Тормышның үз хокукларын даулаган мәле, хакыйкатьнең расланган, дәлилләнгән чагы... Бу минутта Гөлнараның:
– Балам... Бәгърем... – дигән җан тавышы ниндидер изге дога булып ишетелде. Бу дога Әмирҗан белән Фәйрүзәне сискәндереп, хәтта тетрәндереп җибәрде, алар, дәррәү кузгалып, бала имезеп басып торучы кызларына таба омтылдылар.
– Кызым... Нишлисең син?
– Бу сөтең каян?
– Үзең каян?
– Син... кем?
– Мин бу, әнием... Әтием, бу мин – кызыгыз Гөлнара... Ә моңа аптырамагыз. Бала төшерттем мин. Баласы юк инде, ә сөте калды... Кайчакта күкрәкләрем өзелеп төшәрдәй булып сызлый... Андый чакта, үземне-үзем савып, коймакка туглап ашыйм... Хәзер коймак кайгысы бетте. Әнә бит ничек имә, мескенкәем!.. И бала, бала...
– И бала, бала... – Фәйрүзә бу аһлы, зарлы сүзне әллә табылдык балага карата, әллә үзләренең бәхетсез кызларына карата әйтте – төгәл генә беленми калды; бу хәлләрдән йөрәге ярылыр хәлгә җиткән Әмирҗан исә, сабырлыгын җуеп, киенеп тә тормыйча, ишекне бәреп ачып, тышка чыгып китте...
Фото: province.ru
(Дәвамы бар.)