Чәчмә әсәр
16 август 2022, 05:30

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (21)

Ул кобурасыннан пистолетын чыгара да, чигәмә тери. Ә үзенең күзләре кысылган, йөзе кызарган, тешләре шыгырдый, куллары калтырый.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (21)Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (21)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (21)

* * *

 

Кичке ашны ашханәбездә тиз генә ашыйм да, ротамны көтеп тормыйча чыгарга ишеккә юнәләм. Шулчак каршыма полк буенча кизү – химия хезмәте начальнигы майор Василиненко чыгып баса. Ә бу мөртәтнең солдатларның оят җирләреннән эләктереп алып акырта торган гадәте бар. Мин шуңа да бер адым артка чигеп туктап калам.

Майор шулчак бар ашханә ишетелерлек итеп: «Вафин, син «чмо», – димәсенме. Моны ишеткәч ярты секундка өнсез калам. Василиненко мине армиядәге иң шакшы сүз белән атый! Һәм солдат өчен моңардан да алама әйбер юк!

Мин әз генә уйланып торам да: «Иптәш майор, мин «чмо» булсам – сез ул чагында ублюдок», – дип җавап кайтарам. Ә хәзер инде химия хезмәте начальнигы агарып ката.

Ул кобурасыннан пистолетын чыгара да, чигәмә тери. Ә үзенең күзләре кысылган, йөзе кызарган, тешләре шыгырдый, куллары калтырый.

Хәзер ул тәтегә басачак! Шулчак күз алдымнан барча гомерем йөгереп уза. Йә, Ходай, үлемем шушы микәнни?!

Менә бер секунд үтә, ике, өч... Күреп торам – майор атып җибәрүдән чак-чак үзен тотып тора. Ашханәдә дә үле тынлык урнаша. Солдатлар калакларын тоткан килеш таш сындай катып калган. Бүтән офицерлар да безнең янга килергә курка.

Нишләргә? Торып чабар идем – кызган баштан атып кына җибәрәчәк. Шуңа күрә бу мөртәтне кыздырмаска кирәк. Тын да алырга куркып басып торам шулай.

Василиненко тынычлангандай була. Мине ашханә каршындагы кечкенә генә мәйданчыкка алып чыга да, хәрбиләрчә йөрергә куша. Нишлим инде, пистолет торбасы төбәлгәч, әлбәттә, әмерен үтим. (Һәм моның бер ояты да юк).

Биш-алты минуттан химия хезмәте начальнигы тынычланып беткәндәй итә һәм үз юлы белән китеп бара. Ә казармага кайтсам – канцеляриягә чакыртып алалар. (Нигә икәне билгеле инде). Барып керсәм майор Соболев, лейтенант Кожин, прапорщик Милько, өлкән лейтенант Минченко, лейтенант Чумаков һәм өлкән лейтенант Лехман миңа: «Юньсез! Җирбит! Нигә мөхтәрәм майорны ублюдок дип атадың?!» – дип бертавыштан кычкырырга керешәләр. (Аларга бары капитан Колбасюк белән капитан Сапилкин гына кушылмый).

Кызып китәм. «Ә хәзер мине тыңлагыз!» – дип кычкырып җибәрәм. (Моны ишеткәч «кадетлар» тынычлангандай итә).

– Майор Василиненко мине бер дә юктан «чмо» дип атады, – дим, барысы да ишетерлек итеп. – Ә «чмоның» нинди алама сүз икәнен сез барыгыз да беләсез инде. Мин беркайчан да «чмо» булмадым, әлеге вакытта да «чмо» түгелмен һәм, Алла бирса, киләчәктә дә «чмо» булмаячакмын. Ә «чмоларга» килгәндә, алар әлеге вакытта безнең ротада икәү генә. Шаров белән Арзиев. Моны сезгә теләсә кем әйтер.

Василененкога: «Әгәр мин «чмо» булсам – сез ул чагында ублюдок», – дидем. Мин «чмо» түгел. Димәк, ул да ублюдок булып чыкмый. Сез моңа төшенер өчен логик фикер йөртеп карарга кирәк. Бу инцидентта мин түгел, ә Василиненко гаепле. Һәм сез аңа җәза бирергә тиешсез.

Моны ишеткәч «кадетлар» янә акырынырга тотыналар. (Аларга бары Колбасюк белән Сапилкин гына кушылмый). Ә Минченко: «Василененко түгел, ә синең атаң ублюдок», – дип үк кычкыра. Мин сикереп торып аңа ташланам. Бәлки, ботарлап та аткан булыр идем, ярый әле шул чакны Сапилкин белән Колбасюк ике кулымнан тотып канцеляриядән алып чыгып китәләр. (Бүтән офицерлар ябешкән булсалар мин аларны җилтәп кенә очырыр идем. Ә боларын, ни дисәң дә, хөрмәт итәм).

Коридорга чыккач капитан Колбасюк миңа канцелярия эчендәге «кадетлар» ишетерлек итеп: «Вафин, нигә исәрләр белән исәр буласың?!» – дип кычкырып җибәрә. Ә Сапилкин күз кыса.

Нишлим инде, үз юлым белән китеп барам. Ой, әйтергә онытканмын, минем дошман офицерлар исемлегем тагын бергә артты. (Кемгә икәне билгеле инде).

Василиненко белән конфликтның икенче көнендә прапорщик Милько мине «каптерка» бүлмәсенә чакырып алды. «Ни кирәк?» – дип берни булмагандай янына елмаеп барып керәм.

– Беләсеңме, Вафин, синең көннәрең санаулы калды, – диде старшина, зур сер әйткән кеше кебек.

– Не дождетесь, – дим, бер анекдот герое сүзләрен кабатлап.

– Вафин, син ротабызга кичә килгән «өрәкләрне» күрдеңме?

– Ни пычагыма алар?!

– Горурлыгыңны бер читкә куеп тор һәм барып кара. 25 яшьлек шкаф хәтлек дүрт грузин. Барысы да элекке профессиональ спортчылар.

– Булса соң?

– Менә алар ротабызда тәртип урнаштырачаклар. Дүртесен дә взвод командирларының урынбасарлары итеп куячакмын. Һәм, беләсеңме, алар иң башта кемне сындырачаклар?

Прапорщикның йөзенә карап шаркылдап көләм дә, «каптеркадан» чыгып китәм. Аннан кичә килгән «өрәкләрне» эзләп китәм. Йокы бүлмәсенә барып керәм һәм караватта иркенләп утыручы әзмәвердәй дүрт ят солдатны күреп калам. (Ә «помазоклар» ник аларга бер сүз әйтсен?!)

Минем өч-дүрт кавказлының роталарны «тотканнарын» ишеткәнем бар. Юл куйсаң – болар да шулай эшләячәкләр. (Җитмәсә, Милькосы да аларга булышырга тора).

Әмма, бу дөньяда Габдулла дигән кеше дә бар бит әле. Һәм мин аларның бар планнарын пыран-заран китерәчәкмен.

Икенче эш итеп безнең телефон-телеграф взводында хезмәт итүче «өрәк» Приходьконы эзләп табам. «Беләсеңме, Женя дус, – дим, – сезне ярты елдан соң иреккә чыгасыз дип алдадылар. Ә чынлыкта дүрт грузин монда устав урнаштырачак. Нәтиҗәдә – сез ике ел буе җәфа чигәчәксез. Ә кемнәр аркасында икәнен төшенәсеңдер инде».

Приходько акыллы егет, шуңа да минем нәрсә әйтергә теләгәнемне ярты сүздән үк аңлый. Үзе кебек утызга якын «өрәкне» җыеп ала да, тотыналар дүрт кавказлыны дөмбәсләргә. Тегеләр, бәлки, исән дә калмаслар иде, ярый әле тәрәзә аша тышка сикерәләр. Һәм аларның казармада башка эзләре дә күренми.

Азактан ишетүемчә, кавказлылар «кадетларның» мәкерле планнарын челпәрәмә китерәләр – «Элемтә үзәгендә» хезмәт итүдән баш тарталар. Спортчы дүрт грузинны моның өчен гауптвахтага да утыртып карыйлар, тик, файдсыз – үз сүзләрендә каты торалар. «Утыртыгыз, әмма ул кыргый ротага бүтән бармыйбыз», – диләр. Офицерлар нишләсеннәр инде – аларны «ноктага» җибәрәләр.

Көннәрнең берсендә Мильконың канцеляриядә ялгызы гына калганын саклап торам да, ишек шакып-нитеп тормыйча янына барып керәм. «Иптәш прапорщик, – дим, томанарак йөз чыгарырга теләп, – сез дүрт грузин турында сөйләгән идегез бит, әйеме?»

– Шуннан?

– Минем аларны бик нык күрәсем килә. Эзлим, әмма таба алмыйм. Кая булганнар соң шушы дүрт «чурка»?

Старшина торып баса. Күзләремә карый. (Мин дә карашымны яшермим).

– Вафин, әйт әле, бу синең эшме?

– Әлбәттә! Иптәш прапорщик, беләсезме, сез бит сүзегездә тора алмадыгыз.

– Нинди сүздә?

– Сез бит: «Дүрт грузин ротада тәртип урнаштырачак һәм иң тәүдә сине сындырачаклар», – дигән идегез бит. Сүзегездә торалмадыгыз, димәк сез мужик түгел, ә чүпрәк.

Шулчак канцеляриягә капитан Колбасюк белән өлкән лейтенант Киселев килеп керә. Һәм миңа чыгып китүдән башка юл калмый.

 

* * *

Моңа кадәр күрелмәгән хәл – «точкалардан» егерме солдатны җыеп ротабызда сержант мәктәбе ачтылар. (Без, әлбәттә, үз тормышыбыз белән яшибез, ә «кунаклар» көннәр буе штаб подвалында урнашкан уку бүлмәсендә дәрес тыңлый һәм алар белән ашарга барганда вә йокларга ятканда гына очрашабыз).

Бәлки, бу турыда язып та тормас идем, әмма алар арасында дусым Салават Сабирҗанов та бар. (Аның белән карантинда танышкан идек).

Без бик еш кына буш вакытларыбызны бергә үткәрәбез. Кайчакта аны поселок күрсәтергә дә алып чыгам. Ашханәдә дә урынны үз янәшәмнән бирдем. Хәтта, ышанмасагыз ышанмагыз – караватымны да бүләк иттем. (Ни өчен дигәндә, безнекеләр «нокта» «килмешәкләрен» яратып бетми. Шул сәбәпле, киләчәктә булачак сержантларны төн уртасында уятып дөмбәсләп алырга да күп сорамыйлар. Ә Салават минем караватта яткач – аңа каныгучы юк).

«Ноктаныкылар» иртән зарядкага торып чаба, ә мин Салаватны үзем белән телефон станциясенә алып китәм. Анда әкият сатып утырабыз да, ашханәгә барыр алдыннан гына казармага кайтабыз.

Ә бүген йокым туеп бетмәде дә, Салавтны Володя Похомовка ияртеп телефон станциясенә җибәрдем. (Үзем бүленгән «эшемне» дәвам иттем).

Иртәнге аш алдыннан дусымны алырга барсам – анда өлкән лейтенант Лехман Сабирҗанов белән Похомовны: «Нигә монда утырасыз?! Нигә зарядкага чыкмадыгыз?!» – дип пыр туздырып ята. Якуты черт с ним, әмма «кадетның» Тәтешле егетенә сүз әйтүе миңа һич кенә дә ошамады. Күкерттәй кабынып китәм һәм күрше взвод командирын: «Бу хәрби объект! Монда керергә хакыгыз юк!» – дип җилтерәтеп «телефонкадан» чыгарып очырам һәм үземнең 42 размер күн итегем белән шаркылдатып аның күтенә тибәм. Офицердан шул ук секундта җилләр исә. Бүлмәдә өчәү генә торып калабыз.

Казармага кайтсам – Лехман канцеляриягә чакыртып ала. «Вафин, – ди ул, – син юкка болай эшләдең. Моның өчен дусың сержант курсларыннан куылачак» .

Шулай дия дә ул, «Сабирҗанов», – дип язылган кәгазь битен өстәлгә куя һәм үзенең шкафында чокчынырга тотына. (Азактан гына белдем, Салават «кадетка» үзенең хәрби билетын күрсәткән булган). Мин күп уйлап тормыйм, кәгазь кисәген алам да, идән ярыгыннан базга ташлыйм.

Бераздан өлкән лейтенант үз шкафыннан чыга да, әйткән сүзләренең нәтиҗәсен белергә теләп абзагызга текәлә. Ә миңа нәрсә – алтын балык тоткан кешедәй елмаеп җибәрәм. Шунда гына аның күзе өстәл өстенә төшә.

– Кәгазь кая?! – дип кычкыра Лехман ачы тавыш белән.

– Нинди кәгазь? – дим, аңламаганга салышып.

– Дусыңның фамилиясе язылган кәгазь!

– Гафу итегез – күрмәдем, – дим, самими йөз чыгарып.

Һәм моны исбат итәргә теләгәндәй кесәләремне ачып күрсәтәм дә, берни булмагандай канцеляриядән чыгып китәм. Ә өлкән лейтенант Лехманның ротаны тезеп куеп телефон станциясендә утырган ят солдатның фамилиясен ачыкларга башына килмәде. Әйе, ни дисәң дә офицер бит. Ә кеше булса дусымны йөзеннән таныр иде.

 

 

Фото: kamishin.bezformata.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас