Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 август 2022, 19:13

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (5)

...Безен тартып алып, тегенең йөрәге турысына китереп терәде: "Кәҗә бәрәне, унөч ел утырдым ни дә, егерме өч ел утырдым ни, миңа барыбер. Тагы бер алдасаң, үлемең минем кулдан! Әйт, иске шахтадагы таш астындагы шарф кемнеке?!"

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (5)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (5)

(Дәвамы.)

Ә бит Мансур аларның исен әле бүгенгедәй хәтерли. Мең, юк унар, йөзәр мең хатын-кыз арасыннан шул чәчләрнең хуш исен күзләрен йомып та аерып ала алыр иде, билләһи. Ә кызы, мөгаен, тәпи киткәндер инде, тәтелдәп сөйләшәдер дә әле. Нинди сүз булды икән беренче сүзе? Ә бит вакыт буенча исәпләсәң, Зәлифә хәзер мәктәпкә йөрергә тиеш була. Шулай шул. Ә бу җәһәннәм тишегендә вакыт гүя күптән туктап калган. Мансурга сөйгәненнән былтыр гына аерылып киткән төсле тоелса да, чынлыкта күпме вакыт үткән!

Тәүдә ул кызына Гөлчәчәк исеме кушарга уйлады. Шундый исемле поэма бар идеме, әллә поэмадыгы хат ташучы кызның исеме шулай идеме, хәзер анык кына хәтерләми дә инде. Нинди матур-матур шигырьләр бар иде ул китапта. Мансур укыганда шигырь ятларга яратмаса да, ничегрәк итеп ятлар иде хәзер! Тик монда татарча китап түгел, урысча гәзит-журналлар да калмады.

Гөлчәчәк исемен кушмадылар кызларына. Нурзиясе Зәлифә исемен алдан әйтеп өлгерде дә: “Кызым туса, алдан ук Зәлифә кушачакмын дип әйткән сүзем бар. Икенче кызыбызга кушарбыз Гөлчәчәкне”, – диде. Шулай килештеләр.

Илдәге яңалыкларны үлеп киткән, гарипләнгән эшчеләрне алыштырырга килүчеләрдән генә ишетергә була. Тик аларның күбесе – зеклар. Алардан нәрсә ишетәсең дә, нәрсә беләсең. Күбесе – ун-унике елга хөкем ителгәннәр.

Мансур Фәрит сөйләгәннәрне бик яхшы исендә калдырды. Шуңа да теше-тырнагы белән тракторына ябышып ятты, бүтәннәр кебек чәбәләнеп төрле эшләргә күчеп йөрмәде. Тракторда, ни дисәң дә, хәвефсезрәк. Нәрсә кушсалар, шуны җиренә җиткереп эшләргә тырышты. Зеклар аны “түшәме чери башлаган” дип тә, “түбә капкачы бер якка кыйшайган” дип тә йөрттеләр. Кайчакларны кычкырып, үзалдына сөйләнеп йөргәненә шулай диделәр. Берүзе генә чагында үз-үзе белән сөйләшеп йөрү аның  гадәтенә дә кереп китте шикелле.

Ә инде Мансурны үзенә ялчы итеп алган Себер татары аны әллә жәлләп, әллә бүтән сәбәп белән бик борчымады. Яшь булуына ишарәләп, “ягненок-бәрән”, йә “кәҗә бәтие” дип дәшә. Гомумән, хәзер монда беркемнең дә исем-фамилясе юк, барысында да кушамат кына. Кайбер зеклар үзләренең номерлары белән йөриләр. Күбесендә – әллә нинди колакка ятышсыз,  гомер ишетмәгән исем-кушаматлар.

Теге Себер татары кайбер чакны, кәефе күтәрелеп киткәндә, Мансурга:

– Яле, кәҗә бәрәне, кичә кем белән сөйләштең? Тагы шулай сөйләш әле, – дип, аны сөйләндерә. – Тик урысча түгел, ә үзебезчә – татарча, – ди бу.

Тәүдәрәк Мансур аңламый иде сүзнең нәрсә турында барганын.

Зек:

– Нигә сөйләшмисең? – дип, ачуланып, бер-икене ямап та китте.

Чынлыкта исә, беркөнне Мансур ял вакытында, барактан читтә үскән юан гына каен төбендә ятып, кыя ярыкларына кысылып үскән нарат-чыршыларга карап, Нурзиясе белән “сөйләшеп-серләшеп” утырды. Аның белән тагы Имәнлетауга менделәр. Җитәкләшеп, авылларыннан Стәрлетамак шәһәренә чаклы җәяү бардылар. Һәр басу, яланның исем-атамаларының тарихын сөйләп барды Мансур. Хыялый уйларына бирелеп, яшел үләндә чалкан ятты да ятты.

Әле менә, аерылышкан минутларын тагы бер тапкыр хәтердән кичереп, Нурзиясе белән сөйләште. Тик теге чактагы кебек вәгъдәләр бирмәде. Нурзия генә һаман елый, аның китмәвен үтенә. Тизрәк кайтуын теләп аның белән саубуллаша. Мансур Нурзияне юата, аның күзләрен сөртә, иркәли, тынычландыра; үзенең дә күзеннән яшьләре тәгәри. Алар шулай икәү сөйләшә-сөйләшә, бер-берсе белән янәшә озак-озак атлап баралар. Мансурга бу минутларда рәхәт, туган авылына кайтып, барча туган-тумачаларын, дус-ишләрен күргәндәй була... Озак ятты яшьләренә манчылып.

Шунда кинәт кемнеңдер авыр сулап көрсенеп куйганына дертләп сикереп торды. Каенның икенче ягында теге Себер татарын күреп, аптырап китте. Ул да чалкан яткан. Мансурның ничек итеп Нурзиясе белән сөйләшкәнен тыңлаган булса кирәк. Аның да күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде. Мансурның кинәт кенә торып утырып, күзләрен тутырып үзенә карап торганын күргәч:

– Их, улым, улым… мин бит синең кебек шулай ук әнием белән, хатыным-улым белән очраштым. Алар белән саубуллаштым. Как это было давно, как давно! Минем анкай тоже ведь с такими сүзләр белән узатты. Тебя слушал, вспомнил. Какие это были хорошие слова! Как якшы они душу-юракны, как это называется, согрели?

Мансур, үзе дә сизмәстән:

– Йөрәкне җылыта, – дип куйды.

– Во-во, җылыта, душу на изнанку выворачивает, – диде дә, тирән һәм сагышлы итеп бер көрсенеп алды. Аннары торып, өс-башын каккалап, башка бер сүз дә әйтми:

Сибирь моя, Сибирь,

Матушка моя Колыма,

дип, ниндидер блатной бер җыр җырлап китеп тә барды

Беркөнне шулай бу “Басурман” атлы Себер татары ачылып китеп, үзенең нигә андый кушаматлы икәнен сөйләп китте. Чын исеме Басыйр икән. Төрмәгә беренче тапкыр эләккәч, шушы кушаматны такканнар. Шофер булып эшләгәндә, авария ясап, бер җаһилның үлемендә гаепләп утыртканнар икән.

 * * *

Эш болай була. Братск ГЭСының бер төзелешендә участок түрәсен йөртә бу. Бердәнбер көнне түрәсе моңа әйтә:

– Минем янга кунакка әти килгән иде, аңа ГЭСны күрсәтеп алып кайт. Аның мондый зур төзелешне күргәне юк әле. Машина көне буе сезнең карамакта. Үзем дә бик теләп йөрер идем дә, өлкәгә чакырталар. Менә сиңа йөз сум акча, шунда-шунда алып бар, шул-шул ашамлык-эчемлекләрне ал. Минем әти бик ачык кеше, башкалар белән тиз аралашып бара. Ресторанга да алып кер, гомумән, Себерне күрсәт әтигә, – ди бу.

Картны төрле-төрле җирләрдә йөрттем. Тау-таш актарган галәмәт зур экскаваторларны күреп, ихлас гаҗәпләнүен яшерә алмады. Бигрәк тә иксез-чиксез җәйрәп яткан ясалма диңгезне күреп хәйран калды. Үзе дә бик үткен, шаян-җор сүзле. Сүздән сүз чыгып, сөйләшә торгач, аның әтисе әниемнең туган ягыннан икәнен белеп алдым. Минем әти күптән гүр иясе. Өйдәгеләрне искәртеп тә тормый, картны чәй эчәргә, үзебезгә алып кайттым. Ул вакытта без үзебезнең агач йортта тора идек. Бердән, күреп китсен әле Себер татарларының ничек яшәгәнен, дип уйладым. Икенчедән, әнине шатландырыйм, дидем. Ни дисәң дә, минем әни дә бит шул, карт сөйләгән яклардан монда килеп урнашкан. Хатынның да ял көне иде. Без килеп кергәндә өстәл әзерләп йөри. Нишләптер, әни генә күренми. Хатын әйтә: “Күрше Сәлимә түтиләргә кергән иде, хәзер чыгар”, – ди.

Хатынның колагына гына: “Менә аның якташын алып кайттым, сөйләшеп утырырлар”, – дидем дә әни артыннан күршеләргә кердем.

– И-и, Сәлимә апаң белән әле генә чәйләгән идек тә ул. Әйдә, алайса, чыгыйм әле, бик озаклап та киттем шикелле, – дип,  әни миңа ияреп чыкты.

Без чоланга килеп керүгә, җәй бит, ачык ишектән теге картның кеткелдәп көлгәне ишетелеп китте. Әйтәм бит, бик ачык карт. Моның көлгәнен ишеткән әниемә капыл нәрсәдер булды. Өй бусагасын чак атлап бәләкәй якка керде. Әкрен генә барып, түр якның ишегенә корган чаршауның ярыгыннан эчкә күз салды. Ул да булмады, йөрәген тотып, чоланга ук чыгып китте. Ярый, чоланда озын урындык тора иде,  чак шуңа барып  утыра алды.

– Нәрсә булды, әни? – дип, мин артыннан иярдем.

Әниемнең төсе качып:

– Син кемне алып килдең, балам?! Бу кешене күрәсем дә, ишетәсем дә килми! Хәзер үк озат! Хәзер үк! – дип кабатлый-кабатлый, тышка ук чыгып китте.

Менә сиңа мә! Өйгә кереп:

– Әни бик тәмләп чәйләп утыра әле, – дидем.

Ничек кирәк, шулай чәйләп бетердем дә кунакны өенә чаклы озатып куйдым. Әхмәтһади абзыйның да күңеле булды. Исеме шулай икән.

Ашыга-ашыга машинаны гаражга итеп тапшырып, өйгә кайттым. Кайтсам, әни сырхаулап ук ята. Табиб чакыртканнар.

Бер-ике көннән ул аруланды һәм үзе башлап сүз кузгатты:

– Беләсеңме, балам, син кемне алып килгәнсең безгә? Бу бит – Газраил! Иблиснең үзе! Кяфердән дә куркыныч кеше, – дип сүз башлады.

…Әтиең белән утыз дүртенче елны бер-беребезне яратышып өйләнештек. Колхозларның яңа гына аякка басып килгән чагы. Безгә Умач Гарифның улын рәис итеп куйдылар. Умачлар нәселләре белән бик тә ялкау һәм булдыксызлар. Гомер бакый шундый булдылар. Заманында боларның бабалары тары чәчә. Өендә берсеннән-берсе таза, ат кебек өч ул һәм дүрт кыз. Тик утауга барырга берсенең дә теләге юк. Тарыны чүп басып китә, ә тирә-як халыкның тары-бодайлары бик шәп итеп уңа. Бабай, имеш, зарланып: “Җир бик алама безнең, чәчкән тары да үсмәде, умачлык та булмады, – дип сөйләп йөргән икән. Шуннан ябышып калган аларга “Умач” кушаматы.

Менә шул Гарифның малае ул Әхмәтһади. “Халык дошманы” дип, әтиеңне озаттырды. 36нчы елны алдылар әтиеңне… Менә  шул Әхмәтһади, икенче көнне үк мине кәнсәләргә чакыртып, сөяркәсе ясамакчы булды, җирбит. Өстәлдә яткан счет белән башына бәреп чыгып киттем. Шуннан миңа да көн калмады. Кулда өч айлык апаң, түшәктә телсез-аяксыз картәниегез – кайнанам. Нишләргә? Бик тә авыр заманалар иде шул. Кыш уртасы… Өйдә өреп җибәрерлек тә ризык заты калмады. Кешеләрдән дә алырлык түгел, “халык дошманы” дип, эшкә дә әйтмиләр. Ачтан үлеп булмый. Үзем генә булсам бер хәл, күкрәк баласы бар. Сөтем дә бетте. Ни уйларга да белми йөргән чагымда, ни могҗиза, кайнанам телгә килеп:

– Килен, мине калдыр да ирең янына кит, анда да кешеләр бардыр әле. Балаңны ачтан үтермә. Мин – үләсе кеше инде, барыбер үләм. Җир өстендә яткырмаслар әле, бар, кит, – дип ялына башлады.

Түшәктә әҗәл көтеп яткан кешене ничек ташлап китәсең? Ачлык галәмәте инде, кайнанам тагы телдән язды, сөяк тә тире генә калды үзендә. Төннәрен качып кына түбән очтан җиңги тиешле кеше чүлмәк белән йә катык, йә сөт белән бәрәңге китергәләп китә дә бит. Ул гына җитәмени. Зәхмәт Әхмәтһади барча кешене куркыткан, халык дошманы гаиләсенә ярдәм иткәнегезне белеп калсам, үзегезне дә шулар артыннан җибәрттерәм”, дип, калхуз җыелышында әйткән, диделәр.

Сөтем бөтенләй кипкәч, киттем кәнсәләргә. Вакытны чамалап, кеше-мазар юк чагындарак кердем янына Әхмәтһадиның:

– Үтермә ачтан. Безне жәлләмәсәң, бишектә имчәк баласы бар. Бер гөнаһасыз сабый хакына, Ходай хакы өчен, бир берәр нәрсә, ачтан үләбез бит! – дим.

– Һе, нәрсә булсын халык дошманы гаиләсенә! Бишектәге баласы да әллә кем баласы түгел, халык дошманы баласы үлгәннән дөнья җимерелерме, – дип, шаркылдап көлгән була.

Кире борылып чыгып китәр идем, бишектәге нарасый белән әҗәл түшәгендә яткан кайнанам ачтан үлеп баралар. Тагы берәр көн ризыкланмасам, үзем дә егылачакмын. Түздем, улым, түздем… Ходайга рәхмәт, сабырлык бирде шул вакытта.

Әнием елый-елый дәвам итә:

– Кешедән хәер сорашыр идең, әйтәм бит, авыл халкын куркытып куйган, җаһил.

– Мә, аша, миннән игелек күр. Бөтенләй адәм төсе калмаган, әзрәк ит кунсын. Ныклап аша, кочаклаганда сөякләрең кулга бәрелеп тормасын. Ә теге кортка белән халык дошманы баласын теләсә кайда олактыр. Калхуз аларны ашатып яткырырга тиеш түгел, – ди.

Ни итсә иттем, кулым бармаса да, күңелем тартмаса да, бер чиләк талкан белән ике кадак майны үрелеп алдым кулыннан. Җитмәсә, рәхмәт тә әйттем әле. Атна үтүгә, Әхмәтһади куштан Зәкине бер кисәк ит, бер чиләк он белән миңа җибәргән. Куштан миңа:

– Иртәгәдән эшкә чык, рәис үзе кушты, – ди, үзе ялт та йолт карана. Әле бишекне карый, әле мич артына күз салып: – Нәрсә, бу убырлы үлмәдемени әле? – ди.

Өйдән сөреп чыгардым. Алып килгән ризыкларын артыннан очырыйммы әллә, дигән идем дә, кулыма тоткач, “ризык бит, аның ни гаебе бар, ташласам Аллаһ сугар”, дигән уй күтәрелгән кулымны кире төшерде. Икенче көнне эшкә чыктым. Барча халык миннән читләшә. Шулай булса да, көне буе эшләп кайттым.

Икенче көнне егерме чакрымдагы Карлытау урманына агач кисәргә җибәрделәр. Куштан Зәки алып барды. Унлап хатын көне буе билдән кар ерып урман аудардык. Җитмәсә, чатлама февраль суклары. Билгеләнгән вакытка Куштан безне алырга килмәде. Хатыннар өч-дүрт чакрымдагы урыс авылына кунарга төшеп киттеләр, ә минем көне буе йөрәгем әрнеде. Күңелем нидер сизенеп, сыкрап тынычсызланды. Түзмәдем, җәяүләп кайтып киттем. Кайтып бусагага басканда ярты төн узган иде. Ишек тоткасына тотынуым булды, йөрәгем “жу” итеп китте. Ишеккә элгән ялган йозак икенче төрле итеп эленгән. Кабаланып эчкә үттем. Бу ни хәл?! Өй ишеге шар ачык… Нәрсә эшләгәнемне белми бишеккә ташландым. Бала өстендәге юрган идәндә ята, баланы төргән чүпрәкләр чишелеп ачылган. Йөрәгемдә шулвакытта нәрсәдер өзелеп, сызылып авыртып китте. Өстемне салып, баламны тәнем белән җылытырга теләп, куеныма тыктым. Кайда инде, сабыем суынып беткән. Мичкә ут куярга чамаласам, морҗа да ачылган. Үзем мич ягам, үзем елыйм. Барып, кайнанамны тотып карыйм. Юк, ул исән. Минем кайтканны белгәч, нәрсәдер әйтергә чамалап, авызын ачкалап мыгырданырга тотынды. Мин аңламыйм. Мичтән төшкән ут яктысында күрәм: ул да елап ята. Икәүләп елыйбыз. Аның  ачлыктан эчкә батып беткән яңаклары буйлап яшьләре тәгәрәп-тәгәрәп төшә.

Мин, баламны терелтәм дип, төне буе кызымны куенымда тотып чыктым. Икенче көнне дә шулай утырганмын. Нәрсә эшләргә? Бердәнберем, йөрәк парәм, беренче балам үлсен әле! Кичкә таба, ничәмә айлар кузгала да алмый яткан кайнанам, әҗәл фәрештәсе көч бирепме, башын калкытып, торып утырырга итмәкче була башлады. Башын биегрәк күтәреп, мендәр кыстырдым. Ахыр килеп:

– Су! – дип әйтмәсенме. Йөгереп барып чәй китерәм. “Юк”, дигәнне аңлатып, башын селкеп, иреннәрен ныграк кымтыды да тагы: – Су, – ди. Чүмеч белән чиләктән боз ватып су алып килдем. Берничә йотым эчтеме-юкмы, чүмечне этәрде дә, кулымдагы үлгән балама карап: – Әхмәтһади гына керде, ул морҗаны, ишекне ачып чыгып китте. Ул сине Себергә дә эзләп барыр әле. Сак бул, улыңны да һәлак итәргә чамалар. Аңардан улыңны сакла. Үзең дә саклан, – дип, өзә-йолка чак әйтә алды. Аннары: – Лә илаһе иллаллаһ, Мөхәммәдү… – дип кенә әйтте дә җан бирде. Шулчакта: “Нинди улым? Нинди Себер? Үлем саташуы булды, ахрысы,” – дип уйладым.

Төне буе берүзем. Ике мәет, берсе – кызым, берсе – кайнанамны саклап чыктым. Белгән догаларымны укый-укый утырдым шулай. Кеше еласа, күңеленә рәхәт булып, кайгы-хәсрәтне җиңел кичерә, ә мин елый да алмыйм. Кызым белән кайнанам бәхетлеләр төсле тоелды миңа ул чакта. Алар бу рәхимсез тормыштан мәңгелеккә күчтеләр дә котылдылар, ә мин – исән. Үземнең дә бу якты дөньядан олагасым килде. Абзарга чыгып, элек сыерыбызны бәйли торган бауны алып кердем. Сыерыбыз юк бит инде. Аны әтиеңне халык дошманы дип алып киткән көнне үк колхозның унбиш сыеры янына илтеп яптылар. Лардагы кышлык он-ашлыкка чаклы кырып-себереп алып чыгып киттеләр.

Менә шулай итеп, бауны алып кердем… Сәкенең бер очында кайнанам гәүдәсе, икенче очында кызым – бәләкәй генә бер төргәк. Әйтерсең лә, хәзер кибетләрдә сатыла торган кавырсын курчак. Менә шуңа да ул курчакларны яратмыйм. Аларны күргән саен, мәрхүм булган иң тәүге балам искә төшә.

Теге сыер бавын әтиең сүстән үзе ишкән иде. Менә шуны элмәкләп муеныма кидем дә икенче очын кайда бәйләргә дип каранам. Күзем бишек эленеп торган чөйгә төште. Бишекне читкә алып куйдым, бауның икенче очын чөйгә бәйли башладым. Юк, бәйли алмыйм. Әйтерсең лә, кызым миңа шелтәләп: “Нәрсә эшлисең син, әни?”– дигән кебек. Дертләп киттем. Борылып, балама карыйм, аннары карашымны кайнанама күчерәм. Аның күзләре йомык, ә йөзе ачулы. Кашлары җыерылган. Бау бәйләргә әзерләнгән кулларым хәлсезләнеп салынып төштеләр. Нишләгәнемне үзем дә аңгармый, икесенең уртасына барып яттым. Шулай күпме ятканмындыр, белмим. Теге, безгә сөт-катык, бәрәңге китергән җиңги таң алдыннан килеп кергәч кенә айнып киттем. Ул мине дәшеп торгызды. Ут кабызу юк, кайда… Ут алсаң, хәзер активлар килеп җитә. Башкалар кич утыра утыруын, керосиннары булганнар. Безгә, халык дошманнарына, ярамый. Сорау алу китәчәк: ни өчен, нәрсәләр эшлисез, хөкүмәткә каршы нинди усал ниятләр корып ятасыз?

Җиңги:

– Сиңа, – ди, – шатлыклы хәбәр алып килдем. Ирең исән, Тайшет дигән җирдә чуен юлы салалар икән, – ди. – Сезне чакырган, – ди. Шул сүзләрне ишеткәч, ничектер, күңелем тынычланып, минем турыда да уйлаучы бар икән әле дип, елап җибәрдем. Җиңги юата, мин елыйм. Ул әле белми кайнанам белән кызымның үлгәнен. Елап, тәмам күңелем бераз басылгач кына әйттем.

Икенче көнне көнне, ничек җитте шулай кабер казып, кызымны картәнисенең куенына салып җирләдек. Авыл халкына рәхмәт, ярдәм иттеләр. Зираттан кайткач, савыт-саба, йорт җиһазларның булган тиклемен теге җиңгиләргә төшереп бирдем дә, тәрәзәләрне кадаклап, ишеккә йозак салып, әтиең янына Тайшетка чыгып киттем. Ел ярым дигәндә аны эзләп таптым. Шуннан бирле, улым, менә мин монда инде. Әтиеңне, вакыты тулгач, аклаган булдылар. Авылга кире кайтырга исәпләгән идек тә, тик безнең өйне Әхмәтһади колхозга бозау абзары итеп күчерткән, диделәр. “Халык дошманы хатынының колхозга бер чиләк он, бер чиләк талкан белән бер кадак май бирәчәге калды. Шуның өчен өен алабыз”, – дип сөйләп, җыелышта карар чыгарткан. Калганын үзең беләсең инде, улым, – дип, сүзен тәмамлады әнием һәм өстәп куйды: – Әхмәтһади янына башкача барма, улым. Картәниең әйтеп үлде. Ул сиңа да берәр төрле явызлык кылып, һәлакәт эшләр.

Мин инде әнигә “ярар, ярар”, дигән булам. Ә үземнең теге явызны тагы күрәсем, әти белән әнине шушындый михнәтләргә дучар итүченең күзләренә карыйсым килә. Юк, бернинди ачу, бернинди үч алу нияте юк. Тик күзләренә генә карарга исәп, җентекләбрәк, – дип, Басурман тагын нәрсәләрдер сөйләргә генә әзерләнгән иде, сменага чакырып, барак алдында эленеп торган рельс кисәген кага башладылар.

– Их, – дип теге бер көрсенеп алды да Басурман, – әйдә киттек, – дип, урыныннан кузгалды.

* * *

Иртәгәсенә Басыйр үзе килде Мансур янына. Хәл-әхвәл сорашып алды да үз башыннан үткәннәрне җайлап кына бәян итәргә кереште. “Менә шулай, туган, ул язмыш-күрәчәк дигән нәрсә сине үзе сагалап йөри. Син аңа буйсынмаска тырышасың, юк, ул сине шундый итеп үз кочагына арбый башлый, үзең дә сизмәстән, ул корган ау-ятьмәгә барып ураласың”.

Кайтып китәр алдыннан Әхмәтһади картның тагы ясалма диңгез ярына басып фотога төшәсе, төзелеп яткан ГЭСны күреп хозурланасы килгән. Түрә, эшкә килгән көе, әйтеп куйды:

– Егет, син минем әтигә тагы Себернең матурлыгын күрсәтеп чык инде. Фотоаппарат әтидә, ул теләгән урыннарда фотога төшер. Тагы кайчан күрә әле мондый кыргый матурлыкны, мондый мәһабәт төзелешне. Күрә аламы әле бүтән үз гомерендә. Ул бит күптән лаеклы ялда. Әйдә, йөрсен күңеле булганчы. Кайткач, сөйләр авылдашларга,– ди. Мин инде:

– Баш өсте. Сез әйткән миңа закон, – дип шаярткан булам.

Бу юлы картым бик тыкылдап бармый, ничектер, сүзсез генә тирә-юньне күзәтә. Түрәне йөрткән машина яңа. Моторы – ерткыч, җен. Үзе бик көйле эшли, тегенди-мондый чокыр-чакырларны, үрләрне сизми дә. Бик ашыкмый гына, ясалма диңгезнең яры буйлап Братскиның иң биек урынына менеп китеп барабыз. Киң булмаган юл борыла-сырыла алга үрмәли. Каршыга бертуктаусыз зур-зур үзбушаткыч “МАЗ” машиналары очрап тора. Алар тузан туздырып чаж-да чож төрле чимал ташыйлар. Әйтәм бит, язмыш кешене үзе җитәкләп йөртә, аңа буйсынмыйрак каршылашсаң, сине этәреп алып бара. Менә шул бормалы-сырмалы юлда тәгәрмәчебез тишелде. Машинаны юлдан читкәрәк алып, бер олы таш артынарак туктаттым да тишек тәгәрмәчне алыштыра башладым. Ә Әхмәтһади ризыклар арасыннан бер шешә әрмән коньягы тартып чыгарды. Карыйм, ярты стаканнан артыграк булыр, кәгеп тә куйды. Бу минем янга килеп басты да, иелә төшеп: “Шулай, егет кеше... Дөресен генә әйт әле, мин сине элек кайда күргәнем бар? – ди. – Син үзең кайсы якныкы буласың? – Үзе туп-туры минем күзләргә карап тора, малай.

Шуннан мин дә тураеп бастым. Буйлар бер дияргә була, теге чак кына кайтышрак. Картым бик михнәт күрмәгән, аягында нык басып тора. Бер-беребезне тишәрдәй булып, карашларыбыз белән бораулыйбыз. Картның ми катламнарында әллә нинди истәлек-хатирәләре бертуктаусыз, кино кебек әйләнә. Йөзе ничектер үзгәреп, чигә тамырлары тартышып, күзенең карасы берчә зураеп, берчә энә күзе кебек кенә калып бәләкәйләнеп, үзгәреп алды. Шулай да күзләрен миннән алмый. Мин дә читкә борылмыйм. Күзенең карасы аша тегенең йөрәгенә үтеп, шушы кабахәтне көйдерергә тырышам. Теге, елан ысылдагандагы кебек кенә ысылдап, сүзләрен теш арасыннан чак кысып чыгара-чыгара:

– Син кем улы буласың? – ди, танырга әйтә, явыз. Мин тынычланып, хәтта бераз көлемсери биреп:

– Газизә улы булам, – дидем. – Әнинең исеме – Газизә, – дим.

Картым “һык” итеп куйды. Юк, бер тын, бер аваз чыгармады. Тик күзеннән генә күрдем. Күзе ничектер нурсызланып, көчсезләнеп, быжыган бәрәңге кебек булып китте. Элеккеге ут чәчкән гайрәтле караш суга сөт салгандагы кебек төссезләнеп, нурсызланып калды. Шуннан бар гайрәтен тыны белән тышка чыгарды. Хәтта эчкән коньягының исе борынга килеп бәрелде.

– Әтиең кем? Әтиең?! Фамилясе ничек?!!

Тавышында элеккеге ысылдау юк, мескен кешенеке кебек калтыранып, ялварып чыга. Үзенә, әйтерсең лә, җәлладтан мәрхәмәт һәм ярлыкау сорый. Кая ул минем күзгә карау, бөтенләй коелып төште. Күрәм, тезләре калтыраудан чалбар балаклары җилдә җилфердәп-җилфердәп ала. Мин тагы тегеңә көлемсерәп бер күз салдым да, тәгәрмәчнең болтларын бора башладым.

Бу, бераз аптыраган хәлдә басып торды-торды да, машина артына чыкты. Бәләкәй хаҗәтен үтәде. Күрәсең, куркышыннан чак чалбарын чылатмады. Мин болтларны кыса башлауга, бу:

– Шулай итеп, син Мифтахетдин малае буласың инде, ә? – Тавышы тынычлана төшкән теге мескеннең. – Фамилияң Моталлапов була инде? – ди.

Мин, борылып карамый гына:

– Мөгаен, дөрес уйлыйсыңдыр, Әхмәтһади, – дим.

Бу тагы:

– Болай булгач, син барысын да беләсең?!

Тавышы хәвефле һәм янаулы. Башымны борып карап өлгерә алмадым, бу, көтмәгәндә, миңа кыска лом белән алып торып ямады. Кулында булган икән. Багажниктан алан, кабахәт. Ярый, башны борып янтаеп калдым. Әмма монтировка кулбашка килеп төште. Кулбаш сөяге шартлап сынды. Авыртудан күз алларым караңгыланып китте. Аны-моны уйлап өлгергәнче, теге тагы берне тондырды. Бу юлы икенче кулбашка эләкте.

“Башка чамалый бу. Башымны сакламасам, үтерә бу мине”, – дигән уй ничектер миңа бер кыргый көч өстәде. Гәүдәмне читкә атып бәрдем дә, тегенең тез астына китереп типтем. Бу чайкалып китте, әмма егылмады. Мин шуңардан файдаланып, машина астына тәгәрәдем. Куллар эшләми. Асып куелган бау кисәкләремени. Баш белән гәүдә машина астында, аякларны тартып алып өлгерә алмадым. Теге зәхмәт монтировка белән аякларга сугарга чамалый. Мин әле тегеләй, әле болай аякларны күчергәләгәнгә, аларга бик нык эләкмәде. Ярый әле, бәхеткә, таудан гүләп машина төшеп килгәне ишетелде. Бу тиз генә мине аяклардан тартып чыгарды да, башыма берне ямады. Һәм мин караңгылыкка очтым. Бертуктаусыз очам да очам, үзем уйлыйм: “Менә, картәни юраган да юш килде,” – дип.

Һушыма килгәндә, бу мине машинаның арткы утыргычлары астына идәнгә салып булаша. Мин ыңгырашмаска, гомумән, тере икәнлегемне белдермәскә тырышам. Аякларны да кабина эченә тыңкычлады. Шуннан ишекләрне әйбәтләп ябып куйды. Әйберләрне җыеп багажникка тутырды, өстен каккалап, кулларын сөртеп, руль артына кереп утырды. Шулай тик кенә утыра бу. Ә яннан үтеп-сүтеп йөргән йөк машиналары кычкыртып үтеп китәләр. Син нәрсә, түрә машинасы бит. Җитмәсә, дус егетләрдер әле. Мин авыртудан күз алларым караңгыланып, бер һушыма киләм, бер караңгылыкка очам. Менә бу бер заманны теге коньякны чыгарды да, авызга коя башлады. Каршы торырлык әмәл юк. Тончыкмас өчен йотарга туры килә. Үзе сөйләнә:

– Таныдым дисең инде, эт баласы. Сиңа шул кирәк. Танысаң, танымаслык ясыйм мин сине. Синең кебекләрне күп  себердек без Себергә, – ди.

Авызга сыеп бетмәгән шайтан суы читкә агып, бөтен киемне чылатты. Шешә бушагач, бу, машинаны кабызып, алга кузгалып китте. Коньяк ару эчелгәнгәме, авыртулар әзрәк басыла төште. Машинаны ару гына йөртә икән теге сволчь, карт кәҗә тәкәсе, – дип сүгенеп, теш арасыннан гына чертләтеп бер төкерде дә, Басыйр дәвам итте. – Күрәсең, колхозда рәис булып эшләгәндә өйрәнгәндер. Рәис булгач ни, балалар тук, ничә бала булса, бар да укыган. Институт беттеләр, дип мактанды бит тәүге көнне үк. Ә без, халык дошманнары балалары, шуларның ялчылары булып калдык. Безгә дә тигез шартлар булса, әллә укымаслык идекме дә, без дә институтлар бетмәслек идекме?! Без, мөгаен, алардан мең тапкырга арттырыр идек. Менә шул, минем апам белән картәниемнең гомерен кыйган кеше, аларны туңдырып үтергән ерткыч хәзер мине җәһәннәмгә алып китеп бара. Миңа яшәргә күпме калды? Тагы биш минутмы, ун-унбишме, йә булмаса, тагы ярты сәгатьләпме? Әти кабере янына да җирли алмаячаклар. Аның кабере Тайшет урманнары эчендә калды бит. Лагерьларда сәламәтлеге бик нык какшау сәбәпле, вакытын тутырып чыккач, күп яши алмады әтием. Их, гомер-гомер, кесәдәге утлы күмер. Ничек әз яшәлде бу дөньяда! – дип, яртылаш саташып, яртылаш уяу, елый-елый, үземнең әҗәлемә якынлаша барам. Дөресрәге, әтинең башына җитеп, безнең гаиләне бәхетсез иткән иблис мине үлемгә таба алып китеп бара. Моны сөйләп кенә аңлатырлык түгел, туган, моны үзеңнең башыңнан кичерергә кирәк, – дип, Басыйр абзый читкә борылып фырылдатып борынын чистартып алды. Һәм дәвам итте:

– Син ышанмаска да мөмкинсең, кәҗә бәтие. Менә шул минутта мин картәниемне күрдем. Ул, машина яныннан елый-елый миңа карап китеп бара. Хет ышан, хет ышанма. Машина, әйтерсең лә, китеп бармый, ә тирбәлеп, күктә күренгән сирәк-саяк болытлар уңаена оча. Картәнием шулчакны миңа: “тип, ишеккә тип. Типсәң ачыла ул. Ишек ачылса, син котыласың,” – ди. Менә, валлаһи, җир йотсын, әнием белән ант итәм, улым. Басыйр Мансурга беренче тапкыр “улым” дип куйды. – “Картәнием шулай ди. Ә бит картәнине минем күргәнем юк, сөйләүләре буенча гына беләм. Хәтта фоторәсеме дә юк, гөнаһ була дип, төшмәгән. Ә мин аны шунда ук таныдым.

Кыскасы, ишекне тибеп ачарга куша картәни. Уянып киткәндәй булдым һәм, бөтен көчемне җыеп, машина ишеген авырткан аяклар белән дөмбәсләргә тотындым. Ни хикмәт, ишек ачылып китте. Ә картәни һаман башындагы яулыгын кулына тотып машина яныннан җилә. Теге җаһил ишекне үрелеп ябарга чамалый. Ишек ябылмый, чөнки аяклар ишектән чыгып салынып бара. Картәни шулчакны кулындагы яулыгын машинаның алгы тәрәзәсенә ябып куймасынмы! Алда борылыш. Шул борылыштан таш төягән галәмәт зур йөк машинасы килеп чыкты. Безгә юл бирергә була, әле бер, әле икенче якка чыга. Карт, алга карап ала да, үрелеп ишекне ябарга чамалый. Юк, булдыра алмый. Тәрәзәгә каплаган яулык аша каршыга килгән зур машинаны күрми. Кинәт яулык очып китте. Теге иблис каршыга килгән машинаны күреп калганда соң иде инде. Мин юлга очып төштем.

Картәни шулчакны килеп башымнан сыпырганга һушыма киләм. Картәни: “әйттем бит, исән каласың дип. Хәзер торып, Әхмәтһади белән сөйләш”, – диде дә юкка да чыкты. Авыртынулар кайдадыр еракта калды. Торып утырдым. Теге кабахәт исән, таш ярып, “коткарыгыз” дип кычкыра. Янына килеп баскач шым булды. Мин тегеңә: “Минем апаны, картәнине туңдырып үтердең. Әтинең башына җиттең. Менә хәзер үзең әҗәл тәмен татып кара инде”, – дим. Күзләрендә коточкыч курку һәм ялвару. Мин аның саен: “Бу газаплар әти өчен, апа белән картәни өчен! Соңрак әнием газапларын да татып карарга өлгерерсең әле!” – дим. Юк, кычкырмыйм да, дәшмим дә. Шулай уйлыйм гына. Ә теге һәр уйлаган уемны аңлап тора. Шунысы гаҗәп: мин дә тегенең уйларын ишетәм. Ул тәгәрмәчләре өскә карап яткан җиңел машина астында ята. Йөк машинасы безнең машинага яртылаш менеп туктаган. Шоферы – яшь кенә бер егет. Нәрсә эшләргә дә белми машиналар тирәли чаба. Теге иблисне машина астыннан тартып чыгарырга чамалый. Кая ул, дуңгыз суялармыни, акырырга тотынды. Мин шоферга машинасын артка алырга куштым да, үзем чалкан яткан Әхмәтһади янына чүгәләдем. Машина артка күчте. Юлга машиналар тезелде. Ул арада безнең машинаның бензины агып тирә-якка җәелде. Җыелган шофер халкы аны күтәреп күчерергә иткәннәр иде, барып чыкмады. Трослар белән тарттырып торгызырга чамалауга, кинәт кенә әллә берәр очкын эләкте, әллә кыска ялганыш булды, машина гөлт итеп кабынып китте. Моны күреп, теге тагы акырырга тотынды:

– Аллаһ хакы өчен, мине моннан чыгарыгыз, Аллаһ хакы өчен, – дип ялвара. Ничектер, үземә дә кызганыч булып китте. Ә бит унбиш-егерме минут элегрәк кенә үзе мине үлемгә алып китеп бара иде! Мин яндагы бер таш өстенә утырдым да тирә-якта кайнашкан кешеләрне күзәтәм. Үзем һичбер ни эшли алмыйм, куллар йөрми. Һәм алар үтереп сызларга тотынды. Ауган машинаны торгызып, астыннан картны тартып чыгарганчы, тегенең тәне ару гына янды, ахры. Ике шофер аны күтәреп алып китеп барганда, теге үзен күтәреп баручыларга минем янда туктарга кушты.

– Терелеп чыккач, мин сине барыбер юк итәм! – дип, татарча ысылдап, агуын чәчәргә тотынмасынмы!

Мин егетләргә:

– Саташа башлады, тизрәк алып китегез, – дип, кулым белән ишарәлим. Чынлап та ычкына башлады, ахры, теге. Хәзер минем әти-әниләрне каһәрләргә тотынды. Булгач та булыр икән кешедә шулкадәр явызлык, шулкадәр кара эчлелек. Кырык кешегә генә түгел дүрт йөз кешегә җитәр, артып китмәсә әле.

Операция өстәлендә үлгән, диделәр. Ә мине ул көнне милиция хезмәткәрләре исереклектә гаепләп кулга алды. Ике ай үзем дә хастаханәдә дәваланганнан соң, тиз арада суд булып утыртып та куйдылар. Янәсе, мин лаякыл эчеп руль артына утырганмын, шул сәбәпле авария ясаганмын. Минем аркада хөрмәтле кеше үлгән. Фәлән-фәсмәтән… Хәтта элек рәис булып эшләгән колхоздан, ягъни әтием белән әнием туган авылдан колхозчылар да судка мөрәҗәгать язганнар. Имеш, безнең элекке хөрмәтле рәисебезнең гомерен өзгән кешегә каты җәза бирүегезне үтенәбез, дип. Әллә күпме имза җыйганнар.

Ә менә мин сөйләгәннәргә беркем дә ышанмады. Әни белән хатыным Мәскәүгә дә язып караганнар иде, кайда ул, килеп тикшергән кеше дә булмады. Тик прокуратурадан килеп, “Хөрмәтле кешегә яла ягудан туктамасагыз, сезгә дә эш ачабыз” дигән кәгазь генә китереп киткәннәр. Судта минем дәлилләрне исәпкә дә алмадылар. Шулай итеп, миңа ун елны чәпәп тә куйдылар. Озакламый балабыз туарга тиеш иде, малай көтә идек. Чынлап та, улыбыз туды. Хатын миңа күрсәтергә алып килгән иде дә, юк, күрешеп булмады. Рөхсәт бирмәделәр. Җаен туры китереп, улыма бер яшь тулгач, качтым. Улымны күреп, хәлнең ничек булганын әни белән хатынга сөйләп, төрмәгә үзем килдем. Төрмә капкасы алдында бик шәпләп төйделәр. Качкан өчен тагы өч ел өстәделәр. – Басыйр абзый тирән итеп көрсенеп алды:

– Менә, кәҗә бәтие, хәзер син минем тарихны бөтенләй белмәсәң дә, бераз таныштың. Менә шулай ул тормыш. Сиңа сөйләгәч, бераз җиңелрәк булып китте. Ярар, әйдә ял итик, иртәгә бәйрәм түгел,– диде дә торып китте.

Мансур, бу кешенең язмышы белән үзенең язмышын чагыштырып: “Мин үземнең комсызлыгым аркасында монда эләктем, ә кешеләр әнә нинди язмышлар белән йөриләр икән,” – дип уйлап куйды.

* * *

Көннәр шулай үтә торды, көннәрдән атналар, атналардан айлар тезелде. Беркөнне Басыйр Мансурны үз янына чакырды:

– Кәҗә бәтие, кил әле “картәтиең” янына.

Мансур, бер сүз дәшми, Басыйр янына килеп басты да, күзенә карап, бу тагы нинди эш куша инде, дип тора башлады.

Басыйр аның күзләренә бик хәйләкәр генә карап, күз карашы белән борауларга тотынды. Шуннан:

– Кәҗә бәтие, мин нишләптер сине бик аңлап бетмим. Синең әллә түбәңдә барысы да янып беткән, әллә бик яхшы итеп килештереп безнең күзгә төтен җибәреп, көл сибәсең? – дип куйды.

Мансур үз чиратында:

– Юк, бер нинди дә мухлежка юк. Мин үзем тумыштан шулай, – диде.

Басыйр хәзер, ачулана биреп:

– Син бик яхшы итеп минем кыекка, ягъни миемә көл сибәсең. Синнән дә хәйләкәр һәм астыртын татар юктыр. Юкка гынамыни, “татар тугач, яһүд өч көн елаган”, диләр. – Һәм алан-йолан тирә-ягына каранып алды. Кеше-мазар күренмәде. Эштәгеләр – эштә, шахта эчендә. Ә эшләмәгәннәр төшке аштан соң ял итәләр.

Басыйр, көтмәгәндә генә, Мансурның бугазыннан сыңар кулы белән эләктереп алды да, ни тын алырга, ни сүз әйтергә бирмичә буа башлады. Икенче кулында очлы озын без ялтырап китте. Шулай үзенең көчле кулы белән аны буып хәтта җирдән күтәрде. Ә күзләрендә иман әсәре юк.

– Кемнән хәбәр көтәсең? – дип сорады да, җавап ишетер өчен кулын бушатып, Мансурны җиргә төшерде.  Мансур көчкә тын алып, тамагы нык кысылудан хырылдап:

– Юк, беркемнән дә, бернәрсә дә көтмим, – дигәч, тагы да гайрәтлерәк  итеп кысып алды. Хәтта егетнең йоткылык кимерчәкләре шытырдап куйды. Үпкәсенә һава кермәде, кан тамырлары кысылып башына кан килүдән туктап, күз аллары караңгыланып китте.

– Син нәрсә, мине алдарга булдыңмы? Алайса, үлгәнең хәерле, – дип, аның арт ягына безен китереп кадады да, бугазын тоткан кулын бушатты. Мансур әзрәк һушына килеп, уйларлык хәлгә килгәч, безен тартып алып, тегенең йөрәге турысына китереп терәде. – Кәҗә бәрәне, унөч ел утырдым ни дә, егерме өч ел утырдым ни, миңа барыбер. Тагы бер алдасаң, үлемең минем кулдан. Әйт, иске шахтадагы таш астындагы шарф кемнеке? Ул нинди билге һәм кемнән хәбәр?

Мансур Фәрит турында сөйләргәме, сөйләмәскәме дип икеләнеп торганда, Басурман-Басыйр үзенең үткер безен Мансурның йөрәгенә таба тагы батырды. Мансур авыртуга түзә алмыйча кычкырырга әйткән иде дә Басыйр аның авызын каплап өлгерде. Мансур тик ыңгырашып кына куйды. Басыйр, күзеннән гайрәт чәчеп, тешләрен шыгырдата-шыгырдата:

– Йә, әйт, улкаем. Әйтмәсәң, үтерәм, – дип, күкрәкнең тире катламын тишеп кергән безгә тагы да ныграк басты. Чак кына ялгыш хәрәкәт, йә булмаса, безгә тагы аз гына басылса, ул чытырдап йөрәккә чаклы кереп китәчәк иде.

Мансур, авыртуга түзә алмыйча:

– Дустым бар иде, шуны көтәм, – дигәч кенә, Басыйр безне аның ике кабыргасы арасыннан суырып алды.

Мансурның янбашыннан чөбердәп кан ага. Чалбар балагы юеш. Ике кабырга арасыннан да кан саркый. Ул, сул кулы белән арт ягындагы җәрәхәтне капшый-капшый, дусты, үзе турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Басурман бераз дәшми уйланып торды да, башын кагып:

– Әйе… Җаһилләр әле дә дөньяда яшәп яталар шул. Тик ничек инде авыру кешеләрне шулай ташлап китмәк кирәк? Фәрит дустың сөйләгәннәр дөрес булса, без нәрсә эшләргә тиеш? Ә, кәҗә бәтие?

Мансур чалбар балагыннан саркып агып чыккан канны капшап, учларына күз төшерде. Учы кып-кызыл. Ул, үзе дә сизмәстән:

– Качарга! – диде. Тагы нәрсәдер әйтергә уйлаган иде дә, үз җавабыннан үзе куркып туктап калды. Ул хәзер беркемгә дә ышанмый иде.

Басыйр кайдадыр, кыялар очына карап алды да, аңа карамый гына:

– Бу турыда син әллә кайчан сөйләргә тиеш идең, кәҗә бәтие! – дип, Мансурның күзләренә ачулы текәлде һәм: – Шулай, – дип, тынып калды. Бераз дәшми торгач, тагы: – Шулай... – дип куйды. Аннан кинәт кенә Мансурдан: – Авыртамы? – дип, аның арт ягына ишарәләп сорады. Мансур, канлы учларына күз салып, “әйе” дигәнне аңлатып, башын гына какты.

Басыйр кесәсеннән бер флакон чыгарып аның кулына тоттырды:

– Трактор аптечкаңдагы мамык белән сөрт. Тик моны югалтма, – дип, Мансурның кулындагы йод салынган бәләкәй генә шешәгә ымлап, китеп барды.

(Дәвамы бар.)

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (5)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: