Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 август 2022, 10:10

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (20)

Солдатлар ике төркемгә – рядовой һәм сержантларга бүленә, мөселманнар Коръәнгә, христианнар Библиягә, яһүдиләр Талмутка табынган кебек, алар «Устав» китабын изгеләштерә.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (20)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (20)

* * *

 

«Бабайчылык», устав хөкем сөргән частьлардан аермалы буларак, күптөрле вә күпкырлы традицияләргә бай. (Боларны берәрсе җентекләп өйрәнсә, докторлык ук булмаса да, һич югы, кәм дигәндә, кандидатлык диссертациясе яклый алыр иде, минемчә).

Алдынгы частьларда солдатлар ике төркемгә – рядовой һәм сержантларга бүленә, мөселманнар Коръәнгә, христианнар Библиягә, яһүдиләр Талмутка табынган кебек, алар «Устав» китабын изгеләштерә – иң яхшы урында саклый, пычратмый, әледән-әле кулына алып сүзгә-сүз ятлый, анда кушылганча яши... Ә «бабайчылыкта» эшләр бөтенләй башкача тора. Анда Устав сүзе иң пычрак сүгенү булып исәпләнә, китабы да шул хәлдә – теләсә кайда эт типкесендә аунап ята, гәзит беткәндә бәдрәфенә дә алып китәләр, тәмәкегә кытлык кичергәндә махрасын да төрәләр.

Аның урынына «бабайчылыкның» язылмаган, әмма төгәл үтәлә торган үз кануннары, үз тәртипләре бар. (Аңарда мин төрмә законнары, ягъни, икенче төрле әйткәндә, «төрмә кодексы» белән ниндидер уртаклык күрәм. Мәсәлән, икесендә дә урлашу, әләкләшү, йомшаклык күрсәтү, ялагайлану, түбәнгә тәгәрәгәннәр белән аралашу катгый тыела. Боларны бозсаң – эш харап. Бүтән охшашырак яклары да күп. Төрмәдә җиргә төшкән баш киемеңне яңадан алып кияргә ярамый (чөнки, ул шакшыга санала), ә «бабайчылыкта» ярты елдан күбрәк хезмәт иткән солдатларга дары, перловка, сечка боткаларын ашау катгый тыела. Хәтта, икесенең дә сөйләмнәре бик күп кенә жаргоннардан тора. Мәсәлән, менә безнең ротада әйләнештә йөргән кайбер сүзләр һәм сүзтезмәләр – «чифан» (азык, ашамлык), «чифанить» (тамак ялгау), «шмат, шматка, шмат-шмат» (әз), «шамором» (җәһәт, бик тиз), «конолевый» (яңа), «бодрить» (кыйнау), «чмориться» (түбән төшү, түбән тәгәрәү), «фанеру к осмотру» (кыйналу өчен күкрәкне киереп тору)...

Уставлы частьлардан аермалы буларак, бездә солдатлар күбрәк төркемнәргә бүленә, ягъни бер түбә астында «өрәкләр», «помазоклар», «фазаннар», «бабайлар» һәм «дембельләр» яши. Шулай ук, ротаның берничә «чмосы» да була. Ә авторитетлы солдатлар гомумиләштереп «кабаннар» дип тә атала. Әмма, Советлар Союзы зур бит – Балтыйк диңгезеннән Сахалингача, шул сәбәпле, исемнәр дә төрлечә яңгырарга мөмкин. Минем, мәсәлән, үзебезнекеләрдән тыш тагын «карась», «черпак» һәм тагын әллә нинди атамаларны ишеткәнем бар. Ерак китәсе дә түгел, менә тагын бер мисал – ротадашым алабайдай әрсез Андрей Шквыра поселокка чыккач үзебез кебек үк солдатлардан – ракетчиклардан: «Мужиклар, тартырга бирегез әле», – дип тәмәке сораган. Тегеләр бу сүзләрне ишеткәч күкерттәй кабынып китеп Уссурийск егетен бәргәләп атканнар. Бактың исә, безнең поселок ракетчикларында мужик сүзе яшь солдат мәгънәсендә йөри икән. Вәт, шуннан соң читләр янында авызыңны чамалап ач.

Атамалардан тыш, «бабайчылыкта» солдатның өске киеменә дә зур игътибар бирелә. Һәм ул, әлбәттә, уставча түгел, ә бөтенләй башкача киенә. Сүзне аның баш киеменнән башлыйк. «Кабаннарның» бүрекләре дә «кабаннарча» – чит-читләре ныклап тегелгән. Төсен дә итек кремы ярдәмендә бераз карайталар. Шуңардан соң, бүрекләрен махсус калыпка утыртып шакмаклы формага китерәләр. Һәм, иң азактан, кокардасын да бераз бөгеп җибәрәләр. Чөнки, «кабанның» эмблемасы да «текә» булырга тиеш. Бу гына да түгел әле. Бүрек киюнең үз тәртибе дә бар – ул баш дип аталган әгъзасына чак кына бәләкәерәк булырга һәм кыйгачлап киелергә тиеш. «Кабаннарның» шинельләре дә яшьләрнекеннән бик нык аерылып тора. Беренчедән, ул бик яңа. (Чөнки, «өрәкләрдән» талап алынган). Икенчедән, төсе куерак. (Чөнки, итек кремы ярдәмендә махсус бераз буялган). Өченчедән, погоннары яхшырак. (Өлкән призывлар матуррак булсын өчен аның астына берничә кат ак материя куя һәм сәлберәп төшмәсен өчен фуражка калае кыстыра). «Кабаннарның» күн итекләре дә бик кәттә. Беренчедән, алар Котовский бабайның башы кебек ялтырап тора, икенчедән, үкчәләре биегрәк вә тарырак, өченчедән, йөргәндә шакы-шокы килеп торсын өчен дагаланган. Болардан тыш, өлкән призывларның гимнастеркасында кием хуҗасының «текәлеген» әллә каян күрсәтер өчен үтүк белән сызыклар да ясалган әле.

«Бабайчылык» традицияләренә мин Устав хөкем сөргән частьларда була алмаган тагын берничә гореф-гадәтне кертер идем. Солдатның карантиннан үзе хезмәт итәсе ротага килгән тәүге көне, алдарак язып китүемчә, «кабан көне» дип атала. (Бу көнне яшь солдаттан эш эшләтү түгел, аңа, хәтта, тырнак белән дә чиртмиләр. Ул тәүлек буе рәхәтләнеп «кабаннарча» ял итә). «Бабайчылыкның» икенче бер йоласы – алты һәм унике ай хезмәт иткән солдатларның арт шәрифләренә каеш белән сугу ритуалы. (Моны, хәтта, хәрбиләр турында куелган пьесага да кызык итеп кыстырып булыр иде). Бу көн, әлбәттә, көтеп алына. Тамашага ротаның барча солдаты җыела. (Чөнки, мондый кәмит елына ике тапкыр гына кабатлана.) Менә яшьләр казарма уртасына карават чыгарып куялар. Аңа алты, яки унике ай хезмәт иткән солдат чалбарын төшереп сузылып ята. «Кабаннарның» иң көчлесе, яки иң кансызы, яки иң кәмите уртага чыгып биленнән каешын ала, аны урап кулына тота һәм казарма уртасындагы карават янәшәсенә килә. Юк, ул теге мәхлүккә сугарга һич кенә дә ашыкмый. Уңлы-суллы йөренгән була. Башын кашып ала. Сәгатенә күз төшерә. Аннан үзенә каешы белән җиңелчә генә кагылып алгандай итә һәм ыңгырашып куя. Бу тамашачыларга җитә кала – казарманы көлү авазлары яңгырата. Һәм, һич уйламаганда, теге «кабан» караватта ятучы солдатның арт шәрифләренә каешы белән киерелеп берне тарта. Сугу шулкадәре көчле килеп чыга ки – хәтта аел тимере мескенкәйнең тәненә үк батып керә. Солдат, авыртудан ыңгырашып куя, «кабаннар» янә «көлке базарына» китә, үз чиратын көтүчеләр куркудан калтырарга керешә, ә «өрәкләр» «имтихан тапшыручыдан» көнләшүдән шартларга җитешәләр. Менә, һич көтмәгәндә тамашаны алып баручы «кабан» тегенең йомшак җиренә икенче тапкыр тамыза. Өченчесе дә озак көттерми. Аннан дүртенчесе, бишенчесе, алтынчысы. Соңгы «өлешен» алгач та мескенкәй торырга ашыкмый – бераз ята бирә. Аннан калкынгандай итә һәм утыра торган җирен тотып әкрен генә торып баса. Солдатлар аның арт шәрифендә каеш тимереннән торып калган йолдыз эзләрен күреп янә көлеп җибәрәләр. Мескенкәй бу сынаудан да исән-сау чыгу вә «бабайчылык» баскычыннан бергә өскә сикерү шатлыгыннан бәхетле елмаеп аксый-аксый читкә китә. Казарма уртасындагы караватка икенче берәү сузылып ята...

«Фазаннарны» «бабайга» күчерү йоласы да бар. Бу юлы да яшьләр казарма уртасына карават чыгарып куялар. Тик, югарыда язылганнан аермалы буларак, матрац өстенә берничә кат мендәр түшиләр. «Фазанлыктан» «бабайга» күчүче кандидат үз дәрәҗәсен белеп кенә карават янына килеп баса, чалбарын төшереп йомшак мендәрләр өстенә ята. Яшьләрнең берәрсе ялагай кыяфәт белән уртага чыга, шәрә арт сан хуҗасының хәлен сораша, аннан мендәр алып өстенә куя. Берәрсе аның кулына кәтүк тоттыра. Тамаша күрсәтүче «өрәк» җепне бармагына урый башлый. «Кабаннар» солдатны: «Кара аны, авырттырасы булма, юкса бәреп үтерәбез», – дип янарга керешәләр. «Өрәк» куркып кына карават янәшәсенә килә, аннан жәлләп кенә «кабанның» арт санына мендәр аша җеп белән суга. Өлкән призыв солдатлары: «Харап иттең!» – дип кычкырып җибәрәләр. Шәрә арт шәриф хуҗасы эшнең асылына төшенеп ыңгырашып куя. «Кабаннарга» шул җитә кала – алар ыржаеп көлешергә керешәләр. Мескен «өрәк» калтырый-калтырый янә карават янына килә, авырта күрмәсен дип, җебе белән сак кына мендәргә суга. Бу хәл унсигез тапкыр кабатлана.

«Бабайчылыкның» бүтән йолалары да бар. Мәсәлән, яшьләрне тәрәзә төбенә тезү, яки урындык өстенә урындык куеп, аңа берәр «өрәкне» мендереп Оборона министрының боерыгын укыту һәм, иң азактан, утыргычка тибеп теге мескенкәйне егып төшерү.

Уставтан тыш хәлләр хөкем сөргән күп кенә частьләрдә, шулай ук, приказга кадәр йөз көн дигән төшенчә дә яшәп килә. (Монысы да, минемчә, аерым тукталып китүгә лаектыр).

Солдат «бабайчылыкның» түбәнсетелү баскычларын үтеп нинди генә рәхәт яши башламасын, ул барыбер өен, әти-әнисен, дусларын, туганнарын, сөйгән ярын сагына һәм, шул сәбәпле, хәрби хезмәтенең тәмамлануын зур түземсезлек белән көтә. Шуңа да, армиядә айларны, көннәрне генә түгел, ә сәгатьләрне, минутларны һәм, хәтта, секундларны санау да гадәткә кергән.

Ә «бабайлар» үзләрен өйләренә кайтарып җибәрәчәк приказны бигерәк тә зар-интизар булып көтә. Алар өчен, хәтта Оборона министрының бу боерыкны чыгаруга йөз көн калуы да зур вакыйга, зур бәйрәм. Әйе, шатланмаслык та мени, озакламый бөтенләйгә солдат гимнастеркасын салып атачаклар бит!

«Бабайлар» приказ чыгарга йөз көн калгач, иң беренче эш итеп чәчләрен кырдырып ташлыйлар. «Такыр башлар» икән – димәк болар иң бәхетле кешеләр. Санауны да йөз, туксан тугыз, туксан сигез... дип яңабаштан башлыйлар. Ә көтеп алынган боерык чыккач, аларның исемнәре дә «бабайдан» «дембельгә» үзгәрәчәк.

Менә иртәгә безнең призывка да Оборона министрының өйгә кайтарачак боерыгына бары йөз көн генә калачак. Әмма, каһәрең, һәрберебезне дә рота командиры белән аның сәясәт буенча урынбасары: «Чәчеңне кырдырасы булма, юкса, башыңны өтермәндә черетәчәкбез!» – дип кисәтеп чыкты.

Ошбу сәбәпле без – ротаның унике «бабае» Ленин бабай бүлмәсенә җыелдык. Монда без чәч алдыру-алдырмау мәсьәләсен тикшерәчәкбез.

Әйе, ни дисәң дә «бабайчылык» традицияләре йомшарды бездә. Элекке «кабаннар» бу турыда икеләнеп тә тормаслар иде.

– Сөйләшүне башлыйбызмы? – диде Сонин, сәгатенә күз төшереп алгач. «Башлыйбыз», – дидек без бертавыштан. Җитмәсә, көндезге ашка барырга да вакыт күп калмаган иде.

– Чәч алдыру турында «кадетларның» нәрсә диюе барыгызга да мәгълүмдер. Менә, мәсәлән, минем үземне канцеляриягә чакыртып дисбат белән кат-кат янадылар. Өйгә кайтам дигәндә төрмәгә дә утырасы килми, шул ук вакытта яшәп килгән традицияләрне дә хөрмәт итәргә кирәк. Безгә шушы мәсьәләгә карата бердәм карашка килергә һәм, һәрвакыттагыча дәррәү эш итәргә кирәк, – дип кереш сүзне сөйләгәч җавап көтеп «бабайларга» карады хат ташучы Кошелев.

Бу турыда уникебездә унике фикер иде. Берәүләребез бернигә дә карамый чәч алдыру яклы булса, икенчеләребез моны бөтенләй онытырга кушты, өченчеләребез бераз кичектереп торырга тәкъдим кертте, дүртенчеләр җиңелчә юкарту белән генә чикләнергә чакырды... Янә китте кычкырыш, янә китте акырыш. Телләребез арып тукталгач Сонин: «Атна-ун көннән чәчләребезне җиңелчә генә юкартыйк та куйыйк. «Кадетлар» дә бәйләнә алмаячак, намусыбыз да чиста калачак», – дигән тәкъдим кертте. Миңа взводтташымның фикере һич кенә дә ошамады һәм шуңа да: «Син нәрсә, Шурик, офицерлардан шүрлисеңме?!» – дип чәчрәп чыктым.

– Юк, шүрләмим, мин бары компромисс тәкъдим кертәм.

– Беренчедән, синеңчә эшләгәндә, «кадетларга» үзебезнең куркаклыкны күрсәтү булачак. Һәм, икенчедән, моннан соң алар безне сындырмыйча туктамаячаклар.

Безнең «бабайлар» «сходнягы» тавышка кую белән тәмамланды. Артамонов, Әхмәтов, Дадабаев, Абдураимов, Кошелев, Ковин, Козлов, Таҗиев һәм мин башларыбызны кырдыруны күтәреп чыктык. Ә Карпов, Попов, Петров башкачарак фикердә калды. Әмма, күпчелек җиңде. Без барыбыз да чәчләребезне алдырып ташлаячакбыз. Тик һәркайсыбыз үзенә уңайлы вакытны үзе сайлаячак.

Җыелышыбыз тәмамланып Ленин бүлмәсеннән чыгып бара идем, мине: «Син нәрсә, Вафин, нигә боерыкны үтәмисең?» – дип өлкән лейтенант Минченко эләктереп алды.

– Нинди боерыкны?

– Син нәрсә, әллә хәтерләмисең дә?! – дип бик нык гаҗәпләнде рота командирының урынбасары.

– Юк, хәтерләмим, – дим башымны юләргә салып.

– Мин бит сиңа иртән-иртүк «карга ояңны» тәртипкә китерергә боердым! Йөрисең шунда, Вафин, Совет солдаты исеменә тап төшереп – татар муллалары кебек озын чәч үстереп!

– Иптәш өлкән лейтенант, сезнең мөселман руханиларын күргәнегез булдымы? – дип сорыйм, үз-үземне чак кулда тотып.

– Юк, күргәнем булмады. Һәм күрергә дә һич кенә дә теләгем юк.

– Алайса, тыңлагыз. Мин моны бары бер тапкыр гына сөйлим. Татар муллалары озын чәч үстерми, алар чәчләрен кырдырып йөри, – дим дә, башыма килгән гениаль фикердән туктап калам. Шул ук вакытта үземне күңелемнән генә: «Вәт, Габдулла! Вәт, молодец!» – дип мактап алырга да онытмыйм. Сөенечемнән кулымны немец солдатлары кебек алга сузып аягымны аякка бәреп алам да: «Яволь, мой замполит», – дип казармадан чыгарга юнәләм. Минченкога, күрәсең, әле берсенең дә болай мөрәҗәгать иткәне булмагандыр – ул телсез кала. Мин бары ишекне япкач кына: «Вафин, утыртам!» – дип чинап җибәрә. Ә миндә аның кайгысы түгел – тыныч кына солдат клубына юнәләм.

«Мөкыйм, кайчың бармы?» – дим килеп керешләй үк таҗик дусыма.

– Бар.

– Ә кырынгычың?

– Анысы да булырга тиеш.

Икенче эш итеп канцеляриягә шылтыратам. (Телефонны, әлбәттә, Минченко ала).

– Иптәш өлкән лейтенант, – дим, итагатьле генә итеп, – чәч алдырырга кайчыгызны биреп торалмассыз микән?

– Кайчым юк! Һәм булса да сиңа бирмәс идем. Ә чәчеңне алдыр. Юкса, бүген сиңа йокы юк, – дип ул телефонын ташлый.

Бераздан аңа тагын шылтыратам. Минченко чыгырыннан чыга башлый. (Ә миңа шул гына кирәк).

– Иптәш өлкән лейтенант.

– Вафин, сиңа тагы нәрсә кирәк? – ди ул, дорфа гына.

– Миңа бернәрсә дә кирәкми.

– Алай булгач нигә чылтыратасың?

– Мин сезгә бары кайчы таптым дип әйтергә генә теләгән идем, – дим, страус йомыркасына юлыккан аборигендай сөенеп.

Өлкән лейтенант сүгенеп телефонын атып бәрә. Ә Мөкыйм белән миңа шул гына кирәк – шаркылдап көлеп җибәрәбез.

Аннан таҗик дусыма чәчемне кырырга кушам. Ул гаҗәпләнеп миңа карый.

– Ал дип әйтәләр сиңа!

– Габдулла, приказга кадәр йөз көн иртәгә генә тулачак бит.

– Булса соң. Бер көн иртә ни, бер көн соң ни – моның әһәмияте юк ич.

– Ә утыртсалар?

– Утыртсалар – мәҗбүриләп чәчемне алучы кеше буларак сине дә үз камерама ябуларын сораячакмын.

«Басмач оныгы» як-ягына төкеренеп алгач, миннән җиңел генә котылып булмаячагын аңлап кайчы алырга күрше бүлмәгә чыгып китә. Ә мин телефон станциясенә «помазок» Ивановка шылтыратырга керешәм. Бераздан ул телефон трубкасына: «Габдулла, сине тыңлыйм», – ди, мескен генә.

– Володя, бер кат кына сөйлим, колагыңа киртеп куй.

«Кадетлар» сораса, «Әйе, мин Габдулланың чәчен алган идем. Тик, ялгыш боздым. Чөнки, армиягә кадәр кайчыны кулыма бары бер тапкыр гына тоткан идем. Анда да бары сарык йонын кыркыганда», – дип җавап кайтарырсың. Аңлашылдымы?

– Аңлашылды. Тик нигә шулай җавап кайтарырга кирәклеге генә аңлашылмады.

– Ә анысы инде синең эш түгел.

Мин ярты сәгатьтән тагы «Элемтә үзәгенең» канцеляриясенә шылтыратам. Телефонны бу юлы да өлкән лейтенант үзе ала.

– Иптәш өлкән лейтенант, – дим, мескен тавыш чыгарып.

– Татар, сиңа тагын ни кирәк?

– Мин рядовой Ивановтан чәчемне алдыра башлаган идем.

– Шуннан?

– Шуннан ул бозды һәм миңа пеләш итеп алдырырга туры

килде.

– Үтерәм! – дип ярсып кычкырып җибәрә хохол.

– Иптәш өлкән лейтенант, ә минем үземә Ивановны үтерергә ярыймы? Ул бит сезнең чәчне түгел, ә минекен бозды.

– Мин Ивановны түгел, ә сине үтерәм!

– Ә нигә мине? – дим, башымны миңгерәүгә салып.

– Чәчемне алдырырга уемда да юк иде. Сез үзегез бар коллектив алдында боердыгыз ич! Һәм, икенчедән, чәчемне Иванов бозды ич. Шулай булгач монда мин корбан!

Минченко болгап телефонын ыргыта. Ә мин Берлин рейхстагы өстенә байрак элгән татар Заһитов кыяфәтендә казармага юнәләм.

Рота командирының сәясәт буенча урынбасары барыбызга кичке тикшерелүгә басарга куша. Без теләр-теләмәс кенә тезеләбез. Ул исемлекне укып чыккач миңа сафтан чыгарга куша. Алдымда торган «фазанны» этеп өч адым ясыйм да, хезмәттәшләремә борылып басам. Минченко койрыгына «КамАЗ» менгән аждаһа тавышы чыгарып: «Кайсыгыз Вафинның чәчен алды?» – дип кычкырып җибәрә. Иванов мескен тавыш белән: «Мин», – ди.

– Кем?!

– Мин, иптәш өлкән лейтенант.

Минченко чуваш егетен күзе белән бораулап ала.

– Чынлап та синме?!

– Әйе.

– Син, кибәк баш, «бабайларның» чәчен алырга ярамаганын белмәдеңмени?!

– Белдем.

– Ә ник алдың?! Ул сиңа янадымы?

– Юк, янамады. Әйбәт кенә итеп чәчемне юкартуымны сорады. Ә минем бу эш белән бер дә шөгыльләнгәнем юк иде – шул сәбәпле, ялгыш, боздым да куйдым.

– Тинтәк, белмәгән эшкә тотыналар диме ни?!

– Минем армиягә кадәр сарык йоны кыркыганым бар иде.

Шул сәбәпле, килеп чыгар дип уйлаган идем.

Без дәррәү көлеп җибәрәбез. Ә Иванов молодец икән. Аңа моның өчен берәр яхшылык эшләргә кирәк булыр.

Хохол Минченко кулын чигәсенә куеп: «Рядовой Вафинга өч тәүлек арест игълан итәм», – ди дә, ротага таралырга әмер бирә. «Кабаннар» төрле тавыш белән: «Нишләп Вафинга арест?! Ул бит үзе корбан! Ивановны утыртырга кирәк!» – дип акырырга керешәләр. Ә «фазан» Городилов Минченко артыннан: «Иптәш өлкән лейтенант, «бабайлар» иртәгә закон буенча чәчләрен алдырырга тиеш. Ә Габдулла пеләш булгач нишли инде? Ничек итеп чәчен кырдыра?!» – дип кычкырып ук кала.

Иртән казарманы таҗик Абдулланың: «Сука! Үтерәм!» – дигән сүзләре яңгырата. Без дәррәү сикереп торып аңа багабыз һәм пырхылдап көлешеп җибәрәбез. Йокы бүлмәсенең икенче башыннан: «Кемдер йоклаганда безнең башны да яртылаш кырган», – дип Мөкыйм белән Сираҗеттин дә акырып җибәрә. Без эшнең асылына төшенсәк тә аларны кызганган, төнлә кайчы күтәреп «бабайларның» чәчен бозып йөргән «кешене» сүккән булабыз.

«Кечкенә» кушаматлы таҗик Сираҗетдин Абдураимовыбыз канцеляриягә кереп: «Иптәш өлкән лейтенант, сез мине төрмәгә утыртырга кызыгып йөрисез. Бүген төнлә шул мәкерле хыялыгызны тормышка ашырырга теләп минем башны кыргансыз!» – дип карчыгадай Минченкога ташлана. «Кадет» аны көчкә бүлмәсеннән төрткәләп чыгарып җибәрә.

Командирыбыз майор Соболев эшкә килгәч ротага тезелергә боера. Без теләр-теләмәс сафка басабыз. «Кадет» өч таҗикның алалы-колалы башларын күргәч; «Йөрмәгез карачкыдай кеше көлдереп. Барыгыз чәчләрегезне алдырыгыз!» – дип кычкырып җибәрә. Ә тегеләргә шул гына кирәк – шатланышып үзләренең клубларына торып чабалар.

Майор Соболев миңа бер сүз дә әйтми. Күрәсең, урынбасары барысын әллә кайчан түкми-чәчми сөйләгәндер инде.

Ә икенче көнне иртән калган «бабайлар» да бездән үрнәк алып чәчләрен кырдыра. Шулай итеп, Минченконың «корабы» бу юлы да «айсбергка» бәрелеп челпәрәмә килә.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: nvgazeta.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: