(Дәвамы.)
* * *
Көннәр шулай үтә торды. Барча дөнья яшелгә киенеп биергә төшкәнмени, кичә генә шәп-шәрә утырган агачлар бүген затлы күлмәкләрен киенеп, кайдадыр барырга җилкенәләр. Көннәр озынайды. Төннәрен йолдызлар да ничектер күңеллерәк, шаянрак җемелди башладылар. Мансурга гына кыенлашты. Көндезге смена, ничек тә дустына ашарга алып барырга була, тракторы белән иске шахтаның эченә үк керергә мөмкин. Ә менә төнге сменаларында чакта Фәриткә көненә берәр генә ашап торырга туры килә. Ансы да Мансурның өлешеннән. Үзбәк егетләре нәрсәдер сизенәләр шикелле. Берсе шаяртып кына: “тегермәнең шәп тарта, шулай да кем белән бүлешәсең?” дигән булды. Мансур: “тракторым бар бит, шуның белән”, диюдән арттыра алмады. Икесе дә көлешеп алдылар. Көпә-көндез иске шахталар янына ризык күтәреп барып буламы? Юк, әлбәттә. Аптырагач, Мансур үзбәк егетләреннән сохари киптереп бирүләрен үтенде.
– Ашказаным авырта минем. Электән җәфаланам. Сохари бик файдалы, – дигән булды.
Үзбәк егетләренең иң өлкәне, хәйләкәр елмаеп:
– Дусларның теләген берсүзсез үтәргә әзербез, баш өсте, – дигән булды.
Һәм алар Мансур өчен үзләре пешергән икмәктән сохари киптерә башладылар. Алар күпме кирәк, шулкадәр бирергә дә ризалар иде. Чөнки калган-поскан икмәкне шахтаның биш-алты чучкасына ашатуны хәрәм исәплиләр. Килгән чакта Токарчук аларга чучка карауны да йөкләтергә уйлаган иде. Барып чыкмады, үзбәк егетләре кырка кире кактылар. Шуннан бу эшкә бер бик басынкы чуваш егетен куйдылар. Ул инде шатланып риза булды. Эш тә җиңел, буш вакыт та җитәрлек.
Фәрит исә көннәрдән бер көнне:
– Мансур, син берәр балта сымаграк берәр нәрсә табып бир инде. Шырпы, тоз да кирәк булыр. Мин тирә-якны тикшереп кайткаладым. Их, карта булса шәп булыр иде дә бит, аны монда кайдан табасың, – дип уфтанды.
Мансур мастерскойда, тракторга ябышкан пычракларны тазартырга кирәк, дип, шикәр камышы чаба торган, “мачета” дип аталган, пычакка охшаш нәрсә ясатып алды. Пычак шәп килеп чыкты. Фәриткә дә ошады.
– Маладис, бик кулай итеп ясалган, – дип, мактап та алды. – Иртәгә тарлавыкның аргы башындагы сазлыктан үтеп карыйм. Тик сакчылар гына сизмәсеннәр. Ул тирәдән үтеп булырга тиеш. Югыйсә, нигә анда сак куялар? Әлбәттә, качып китәрлек булганга.
Мансур да, кинәт кенә:
– Мин дә синең белән, якташ. Ни күрсәк тә бергә күрербез, – дигән иде дә, Фәрит кырт кисте:
– Тайгада икәү булуың хәерле анысы, сүз дә юк. Тик иртәгә, эшкә чыкмаганлыгың беленү белән, безне эзли башлаячаклар. Ә үзәктән этләр дә алып килсәләр, табачаклар бит. Берсүзсез. Һәм куркыныч рецедивистларны эзләгән кебек эзләячәкләр. Ярый ла, тотып, кире китереп эшкә кушсалар. Рәхмәт кенә әйтерсең. Ә теге латыш егетләре кебек булсаң?! Юк, малай. Мин тәүдә тирә-якны өйрәнеп кайтыйм. Аннан икәүләп сызарбыз. Безгә елгага чыгарга кирәк. Елга буенда авыл-шәһәрләр булмый булмас.
Чынлап та, үткән ай ике латыш егете юкка чыкты. Эшчеләрнең күбесе моннан ничек тә таю ягын чамалый һәм шуңа әзерләнә, төркем-төркем чыш-пыш килеп йөри иде. Егетләрнең сагынуы җитте. Моңа тагы җәйнең шаукымы да кушылды. Сакчылар командасында да ыгы-зыгы китте. Ике-өч вертолет тайга өстеннән әле тегеләй, әле болай тыз-быз очтылар. Шау-шу басылып бер атна чамасы үтмәде, теге ике латыш егетен очкыч белән алып кайттылар. Өс-башларын карарлык, үзләрен танырлык түгел иде. Күрәсең, балалы ана аюга очраганнардыр, дип фараз кылдылар. Шахтадан ерак та китә алмаганнар, дип сөйләделәр. Бу хәлдән соң күп егетләрнең качып китү теләге бераз сүрелә төште, әмма бөтенләй сүнмәде.
Мансур дустына үзенең белгән, ишеткән киңәшләрен бирде. Ике озын гына такта рәвешендә читәннән җайланма үреп, сазлыктан шуларга алмаш-тилмәш басып чыгарга була.
Фәрит, дустының җилкәсенә кулын салып:
– Файдалы киңәш. Мин бүген-иртәгә кузгалам. Менә шушы шарфны әнә теге агачның ярыгына тыгып китәм. Киткәнлегемне шуннан белерсең. Син шарфны алып, полиэтелин пакетка салып, менә шушы таш астына тык. Кире кайткан булсам, үзем шарфны алып, агач ботагына эләрмен. Минем кайтканны шуннан белерсең, – дип куйды. Шулай вәгъдәләштеләр.
– Кара аны, якташ, мин кайтмыйча торып, үзең генә таярга уйлама. Юкка чыгарсың, малай. Мин иртәме-соңмы кире киләчәкмен. Мин бит, син булмасаң, үләсе кеше идем. Ышан миңа, син кешегә бик ышанып бармыйсың. Анысы әйбәт гадәт. Әмма бу очракта кара аны, малай, тыңла. Халык нәрсә уйлый, нәрсә сөйли – колак салгалап йөре. Кара көнгә бер ун-унбиш көнлек сохариең әзер торсын.
Кочаклашып, бик җылы саубуллаштылар. Фәрит хәтта балавыз да сыгып алды. Чынлап та, теге хәлләрдән соң Фәритне алыштырдылармыни, үзгәрде дә куйды. Элек Мансурга һавалырак караган булса, хәзер, әйтерсең лә, бертуган энесе кебек күрә. Мансурның да тамагына төер килеп утырды. Ул, яшьләрен күрсәтмәскә була, кинәт борылып, тракторына кереп утырды. Артына борылып караганда, дусты шахта авызы алдында юк иде инде. Күрәсең, кире үзенең урынына төшеп китте. Мансур төне буе уйланып, дусты белән булган чакларын исенә төшереп ятты. Авыр кичерде ул аерылышуны. Икенче көнне, сөйләшкәнчә, теге агачның ярыгыннан күренер-күренмәс торган шарфны алып, сөйләшенгән таш астына яшереп куйды.
Хәзер Мансур бер якын дуссыз, якташсыз калды диярлек. Беркем белән дә сер чишеп, ачылып сөйләшерлек түгел. Барысы да чит сөяк. Элек бергә килгән егетләр белән болай исәнләшеп-сөйләшеп йөри-йөрүен, ә чынлап, күңел биреп ачылып сөйләшерлек дус калмады. Һәлак булганнар, имгәнгәннәр һәм теге аю талаган ике латыш урынына унлап яңа эшчене китерделәр. Мондагылар яңа килгәннәргә ышанмыйлар. Яңа килгәннәр элек килгәннәргә ышанмый. Һәркем шикләнә…
“Качарга-нитәргә ниять юкмы, кемнең исәбе бар? Исәпләре булганнар, миңа иярергә мөмкинсез, мин берәр атнадан моннан шылам”, дип йөргән базык гәүдәле, киң күкрәкле урыс егетен пычак тыгып ботарладылар. Икенче көнне үк ике милиция хезмәткәре килеп, теге урыс егете белән качарга уйлап йөргән өч егетне җинаятьтә гаепләп алып киттеләр. Эшчеләр дә ахмак түгелләр бит, тиз төшенделәр. Качу турында авыз ачканнарның әле берсенең дә исән-имин йөргәне юк. Шахта шомлы, хәвефле авыр тынлыкка чумды.
Ә Мансур Фәритне киткән көненнән үк көтә башлады. Менә бүген, менә иртәгә килер якташ, дип уйлады. Әзерләгән сохарилар да ишәйде. Моны ул әле белми иде. Ә якташы суга баткандай юкка чыкты.
Мансурның мондагы тоткынлыкта яши башлаганына да ике ел тулды. Хәзер шахтада яңа кагыйдәләр кертелде. Атнасына бер шешә аракы урынына, смена беткәч, аш алдыннан көн саен йөз грамм аракы бирәләр. Эшкә бармаган көннәрне дә шулай. Тик нормаңны гына үтә. Халык шуңа өйрәнде. Тик Мансур һәм тагы ике егет кенә көн дә бирелә торган аракыдан катгый баш тарттылар. Белә бит ул: авылда шул йөз грамм аркасында нинди генә асыл егетләр юкка чыкмады, нинди генә ирләр гаиләләрен югалтмады. Мансурларның нәселендә булмады аракы эчеп, тәмәке тарткан кеше. Мансур армиядә чагында егетләргә ияреп тәмәке тартырга өйрәнде өйрәнүен. Хезмәттән кайткач, авыл урамыннан үткән иде бер-ике тапкыр. Түбән оч Мәрзия карчык бик нык итеп оялтты үзен. Алай гына да түгел, үзе таянып йөргән тал таяк белән сыртына менеп тә төште. Бер аягы гүрдә булган карчыкка ни әйтәсең дә, ничек аңа кул күтәрәсең. Мансур карчык таягыннан янтаеп та кала ала иде, һичьюгында, таягын тотып урталай сындырган да булыр иде. Юк, ул андый тәрбия алмаган. Авыл картларының тәрбия өлкәсендәге сүзләре – һәрчак үтәлергә тиешле боерык, закон. Шуннан соң тәмәкене ничек ташлаганын ул сизми дә калды. Берәр ай үткәч, әнисе:
– Мәрзия әбиең нәрсә әйтте, улым? – дип, көлемсерәп сорап куйды. Мансур да көлеп җибәрде һәм:
– Әллә нәрсә әйтмәде дә ул. Тик тәмәкене генә ташларга кушты, – дип җавап бирде.
Әнисе:
– Ул, улым, сине генә түгел, әтиең белән без өйләнешеп авылга кайтып тора башлагач, әтиеңнең дә тәмәкесен, әз-мәз салып кайту гадәтен ташлатты, – дип, кызык итеп сөйләгән иде. Алардан бертөрле дә хәбәр-хәтер юк. Нурзиясе дә дәшми. Ә Мансур үз чиратында, вәгъдәләренә тугры калып, һаман атна саен хат язарга онытмый. Их… Нурзия, Нурзия! Синең генә киңәшләреңне тыңлаган булсам да бит. Әнисенең һәм әтисенең әйтүләре хак күрәсең: хатын-кызны елатырга ярамый икән шул. Нурзиясе “китмә, Мансур, сине сагынуга ничек түзәрмен,” дип, күз яшьләрен түгеп күпме елады. Их, ул чакларны кире кайтарып булса иде дә бит! Эшнең бер кыенлыгы юк, таш актару түгел, тимер кисәргә дә риза булыр иде Мансур, әгәр Нурзиясе янында булса. Нәрсәгә хаҗәт бу акчалар, нигә кирәк бу тормыш?..
Мансур шулай уйлый-уйлый, уфтанып, үзе дә сизмәстән, бүген алган егерме бишлекне сызгалап ташлады. Ул гына да түгел, аннан карап торган Ленин бабайның сакаллары зурайтылып, өстәп мыеклар да сызгаланган булып чыкты. Кинәт, үзе эшләгән эштән куркып, тирә-ягына каранып алды. Кеше карап тормыймы?! Һәркем үз эше белән мәшгуль, аңа караган да кеше юк. Ул, ручка эзләрен бетерергә теләп, портретның битләрен сөрткәләргә тотынды. Юк, бетмәде, киресенчә, пычрана гына төште. Яшерелгән одеколон флаконыннан тамызып сөртеп карады. Юк, болай бөтенләй пычырана гына башлады. Аптырап, акчаны бүтәннәре арасына тыгып куйды да, почта хезмәткәренә итеп бирде. Ул бу юлы барча эш хакын Нурзиясенә җибәрергә карар иткән иде. Һәм шулай эшләде дә.
Почта хезмәткәре акчаларны санап алды. Пычранган акчаны күрде, ләкин бер сүз дә әйтмәде. Башын гына селкеп көлемсерәп куйды да, сейфка, башка акчалар янына озатты. Мансурга һәрвакыттагыча мөһерле кәгазь тоттырды. Хәзер мондый мөһерле почта белешмәләре Мансурның чемоданында инде бер кочак. Әтисе әйтмешли, “чуты юк”. Ай саен эш хакының күпчелеген хатынына, калганын әтиләренә җибәрә торды. Исәпләп карасаң, кырык меңгә якын булыр, мөгаен. Әйе, бу кадәр акчаны әтисе белән әнисе колхозда гомер бакый эшләп тә ала алмаслар иде. Тик Мансурда хәзер баю кайгысы калмады. Бу шайтан оясыннан ничек тә тизрәк ычкыну теләге генә көннән-көн көчәя бара.
Шахтада ике ел эшләгәннәр күпчелек булып, әле моңа кадәр беркемнең дә ел да бирелә торган ялын алганы юк иде. Шуңа да халык бу турыда ешрак сүз кузгата башлады. Түрәләрнең бер килүендә эшчеләр дәррәү бу турыда сорау бирделәр. Токарчук, күз дә йоммый:
– Нинди ял ди ул? Сез контракт-килешүгә биш ел эшлибез дип кул куйдыгызмы? Куйдыгыз! Шулай булгач, бернинди сүз юк! Эшләгез әйдә, биш ел үткәч, күпме кирәк, шулкадәр ял итәрсез. Тавышыгыз чыкмасын. Мин сезне көчләп алып килмәдем. Кемнәрнең эшлисе килми, әнә бара юлыгыз, кайтып китәргә мөмкинсез, – дип, сазлык ягына күрсәтеп, зәһәр елмайды. Берничә егет, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә:
– Алайса, без эш ташлыйбыз!
– Халык моны тели һәм безнең яклы!
– Безгә чираттагы ял бирегез!
– Сез совет законнарын кыргый рәвештә бозасыз!
Һәм башкалар һәм башкалар. Егетләрнең сүзләрен куәтләп, барча халык гү килә башлады.
Токарчук бик тә усал итеп, хәтта бераз янап:
– Теләмәсәгез дә, эшләргә туры киләчәк. Эшләрсез, мин сезгә моны вәгъдә итәм, – диде дә, ашыга-ашыга очкычына утырып, очып та китте.
Шахтада күзгә күренеп эшчеләрнең фетнәсе әзерләнә башлады. Токарчукның мыскыллы, янаулы җавабы аны тагын да кыздырып җибәрде. Фетнәчеләрнең нияте – кинәт кенә эш ташлап, сакчыларны коралсызландырырга, очкычларны кулга төшерергә дә, вертолетларга утырып, берәр авыл, шәһәргә кадәр очарга. Аннан кем кайда таралырга.
Икенче көнне барча халык эш ташлады. Егетләр, сакчылар командасының тревога буенча күтәрелүен һәм бөтен постларның көчәйтелүен күреп, “илчеләр” җибәрделәр. Парламентерларның ниятләре барып чыкмады. Бердән, сакчылар урысча бик начар сөйләшәләр. Һәм алар барысы да илнең төрле төбәкләреннән җыелган, төрле милләттән булган авыл малайлары иде. Алар эшчеләрне үзләренә якын да китермәделәр. Офицер да аларның моң-зарын тыңларга теләмәде. Солдатлар:
– Якын килсәгез, атабыз, – дип, автоматларының затворларын шылтыраттылар.
Әмма эшче егетләр, батыраеп, “без үзебез дә – хезмәт иткән кеше. Без әллә сезгә җинаятьче зеклармы? Без барыбыз да комсомолецлар”, дип, күкрәк киереп бара башлаганнар иде, баш өсләреннән генә сызгырып очкан пулялардан кыюларның кикрикләре тиз шиңде. Абына-сөртенә бараклар эченә кереп качтылар.
Яраланучылар юк иде. Чөнки, кагыйдә буенча, кисәтеп, баш өстеннән генә аттылар. Шахтада авыр тынлык урнашты. Тик ишек-тәрәзәләргә корган марля челтәрләр аша үтеп кергән себер черкиләре генә эчне пошырып безелдәштеләр. Бу каһәр суккан канечкеч бөҗәкләрдән һич котылыр әмәл юк. Өскә ябынып ятсаң, эссе. Ябынмасаң, бөтен тәнне сырып алалар, алай гына да түгел, авыз-борынга тула башлыйлар. Шуңа да шахтага төшмәгән халык һәм сакчылар махсус битлек киеп йөри.
Барча халык авыр уйга батты. Шуннан тагы бергә җыелып, гомум җыелыш үткәреп, шау-гөр килделәр. Бернәрсә дә уйлап таба алмадылар. Кайберләре сакчылар казармасын штурмларга кирәк дигән тәкъдим дә әйтеп карады. Аптырап, әйберләрен җыештырып, чемодан-сумкаларына тутырып куйдылар. Дүшәмбе көн шулай үтте. Барча халыкның теләге – кайтып китү генә. Тик яңарак килгәннәр генә аптырашып бер тирәгә җыелганнар. Бу хәл кемгәдер ошамаган булып чыкты. Китте аерым-аерым сорау алу, кем булуларын ачыклау. Аларны түрәләргә сатылуда гаепләп, бик каты кыйнап ташладылар да, барак ишеге төбенә сузып яткырдылар. Егетләр барча ачуларын шул бичаралардан алды.
Икенче көнне вертолет таң белән килеп җитте. Тик үзенең элекке урынына түгел, ә сакчылар казармасы янындагы акланга кунаклады. Бу хәл егетләрне тагы да ныграк шөбһәләндерде. Очкычтан Токарчук белән ике олы гына чиндагы хәрби төште, аларга тагы биш-алты вак-төяк чиндагылар ияргән.
Барактагы бар халык урамда. Ни булыр икән дип, дүрт күз белән күзәтәләр. Мул сый буласын сизеп, тайга черкиләре, халык өстендә куерганнан куерып, тере болыт булып бөтерелә. Әйтерсең лә, кеше каныннан авыз итәргә була, барчасы бер урынга җыелган.
Эшчеләр янына килгәч, Токарчук, егетләрнең баш очында гүелдәшкән черки-ләпәкләргә ишарәләп:
– Монда иркенләп сөйләшеп булмый, әйдәгез, кызыл кочмакка керик, – дип, мөрәҗәгать итте. Халык дәшми-тынмый дәррәү зур, озын баракка керде. Урын алырга өлгергәннәр урындыкларга утырдылар, өлгерә алмаганнар стена буена тезелешеп бастылар. Бер бүлмәдән коридорга өстәл чыгарып куйдылар. Түрәләр өстәл артына урнаштылар һәм Токарчук, тамакларын кыргалап, сүз башлады:
– Хөрмәтле яшьләр! Сез теге атнада килеп чыккан аңлашылмаучылык өчен гафу итегез. Әйдәгез, килеп туган хәлне ачыклау өчен, турыдан-туры сөйләшик, – дип, тәмле телләнеп юхалана башлаган иде, халык күтәрелеп кабынып китте. Бөтенесе, үзенең ризасызлыгын әйтеп калырга тырышып, тамак ерта башлады. Токарчук кулларын бутап, туктап торырга чакырса да, халыкны тынычландыра алмады. Шуннан иң олы чиндагы кызыл погонлы хәрби торып басты, хәлне үз кулына алырга булды.
– Иң тәүдә, үзегезне борчыган сорауларны язып, шушы өстәлгә салыгыз. Аннан кемнәрнең ялга чираты җиткән, шуларның исемлеген төзегез. Мөмкинчелек туган көе барыгызны да ялга җибәрәчәкбез. Әлегә утыз биш кешелек исемлекне минем алга өстәлгә салыгыз, – дигәч, халык тагы бераз кабынып китеп, тынычлана алмый торды.
Таләпләр язылган кәгазь алдан ук әзерләнгән булып, ул шунда ук өстәл өстенә ятты. Хәрби, эшчеләрнең таләпләрен кычкырып укыды да:
– Дөресме? – дип, халыкның үзеннән дөресләтеп куйды.
Халык бердәм:
– Бик дөрес! – дип җаваплады.
Таләпләрнең иң мөһимнәре болайрак иде:
Хәрби, барча таләпләрне үзәктә өйрәнерләр һәм үтәргә мөмкин булган таләпләр үтәлер, дип вәгъдә бирде. Җыелыш бик давыллы, шау-шулы үтте. Иң соңында Токарчукның:
– Иртәгә, иртәгә соңга ял итәргә мөмкинсез, – диюенә “урра” кычкырмасалар да, күңелләре булып калды. Түрәләр кайтып китте.
Икенче көнне хуҗалар тагы килеп, гомуми килешү хөрмәтенә дип, премия-бүләккә акча тараттылар. Мансур да үзенең өлешен култамга куеп алгач, бераз икеләнебрәк калды. Акчаны бөтенләе белән үзендә калдырыргамы, әллә юллык кына алып калып, барчасын хатынына җибәрергәме дип, баш ватып утырды. Шулчакны бер тракторда төрле сменаларда эшләгән алмашчы иптәше килеп утырды да үзенең акчаларын тәртипкә китерә башлады. Бишлекләрен, унлыкларын, егерме бишлекләрне аерым җыеп барлый башлады. Мансурның күзе аның кулындагы егерме бишлеккә төште. Һәм ул, түзмичә:
– Тукта әле, тукта. Бу егерме бишлек үткән айда миңа эләккән иде. Менә бит Ленин картның сакал-мыегы!– дип, егерме бишлеккә күрсәтте.
Алмашчысы тиз-тиз акчаларын җыеп кесәләренә тутырды да, теге егерме бишлекне тотып:
– Син утырып тор, мин хәзер,– дип, кайдадыр китеп барды. Озак та үтми, үзенең сменасындагы берничә үткер егетне ияртеп килеп тә җитте. Алар Мансурдан барысын да җентекләп сөйләттеләр. Акчаларга тагы тамга салучылар бармы-юкмы икәнлеген сораштылар. Эшчеләр арасында акчага хәтта имза куючылар да, акча кәгазенә язып исәпләүчеләр дә табылды. Эзли торгач, пычранган, тамгалы акчаларны тиз таптылар. Кем кайчан язганына чаклы тикшерделәр Эшчеләргә шунсы ачыкланды: акчаны ай саен тараталар да, почта аша туганнарыгызга җибәрәбез, банкка салабыз дип, кире җыеп алалар икән. Шуннан шул ук акчаларны киләсе айда тагы эш хакы дип кире тараталар икән. Менә сиңа мә! Менә сиңа ачыш. Алар почта аша да салынмый, саклык кенәгәсенә дә җыелмый. Түрәләр белән ачыктан-ачык курыкмый сөйләшеп йөргән керәшен татары Фролов бу турыда әлегә кычкырып йөрмәскә киңәш итте.
– Үзебез берәр нәрсә ачыкларбыз, әлегә телегезне йозакка бикләгез, – диде.
Ялга барысы да китәргә теләде. Чак тавыш купмады. Әмма теге керәшен бик акыллы егет иде. Ул:
– Җирәбә салабыз, – диде. Шулай эшләделәр дә.
Токарчук алдына “бәхетлеләр” исемлеген китереп салдылар. Мөгаен, җирәбә Мансурга да төшкән булыр иде дә, ниндидер эчке тавыш аңа “катышма” дигән кебек булды. Фәрит дусының башыннан үткәннәрне бик яхшы хәтерли иде әле ул.
Китәр алдыннан Токарчук:
– Алмаш килмичә, беркем дә ялга китми. Әзрәк түзегез. Алмаш шушы көннәрдә булыр. Исемлеккә кергәннәр әзер торыгыз, – дип белдергәч, ялга китүчеләрнең кәефләре бераз бозылды.
* * *
Менә шулай итеп, көтмәгәндә, шахтада үзгәрешләр килеп чыкты. Мансур Фәритнең генә әлеге минутларда янында булмавына бик үкенде. Үәт, кайтып төшсә иде, дип хыялланды. Ләкин ул үзенең уй-хыяллары бушка гына икәнен аңлый иде. Күпме вакытлар үтеп китте. Исән кеше әллә кайчан ук кайтып җитәргә тиеш иде. Мөгаен, бер-бер хәл булгандыр. Югыйсә, ул сүзендә нык тора торган кеше. Бүген дә, килешенгән урынга барып, куышны карап килде. Билгеләнгән урында шарф юк. Берәрсе алмадымы икән дип, теге таш астын да карады – шарф, ничек куелган, шул төрелгән килеш урынында ята.
Эшкә чыкмауның өченче көнендә сакчылар казармасы алдына бер-бер артлы зур гына ике очкыч килеп төште. Мартин белән Токарчук бу якка чыгып, ялга китүчеләрнең исемлеген укыды. Җирәбә төшкән бәхетлеләр Маркин белән Токарчукны уратып алдылар. Һәркемнең йөзендә шатлык уты балкый. Аларның һәрберсенең кесәсендә биш-алты хат ята. Монда калучылар, почтага ышанмыйча, хатларын ялга китүчеләр аша җибәрергә булдылар. Һәм дә кирәкле органнарга да язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә сүз куештылар.
Бәхетлеләр туган якларына кайтып китте. Калган халыкның кәефе бик шәптән түгел. Барысы да үзләренең якыннарын уйлап боекты. Хәтта төшке ашка да бармаучылар байтак булып чыкты. Киткәннәрнең аракы өлешен башкаларга өләшкәннәрен белгәч кенә ашханәгә йөгерделәр. Өстәвенә, тагы берәр норма аракы тараттылар. Калган халыкка байтак аракы эләкте. Барча халык исерек. Айныклар бик сирәк, алты пешекче һәм Мансур гына иде.
Төшке аштан соң барча халык бәйрәм иткәндә, күктә тагы гөрелдәшеп очкычлар күренде. Айныклар һәм аракыга бик бирешмәгәннәр “монысы тагы ни булыр икән?” дип көтә башладылар. Исерекләргә ике дөнья, бер морҗа, алар йокы сүтә. Ул да булмый, егетләрне ялга алып киткән очкычлар бер-бер артлы эшчеләр ягына, ике барак уртасына килеп төштеләр. Иң тәүдә очкычларның ишегеннән, автоматларын әзер тотып, дүрт солдат чыгып басты. Шуннан бер-берсенә өс киемнәре, атлау һәм гәүдә тотышлары белән бик нык охшаш унбишләп кеше төшеп, сакчы-автоматчылар күрсәткән урынга тезелешеп бастылар. Аннан икенче очкычның да ишеге ачылып шундый ук тагы унбишләп кеше төште. Барысы да бертөрле кара киемнән, кулларында биштәрләр, аякларында кирза ботинкалар. Мансурга алар ничектер сафка тезелгән козгыннар кебек күренде. Җитмәсә, һәркайсысының күкрәгенә номерлар сугылып, исемнәре дә язылган.
Автоматчылар аларны икенче баракка табан алып киттеләр. Егетләр номерларны киткәндә генә күреп калдылар. Болар бит барысы да – зеклар, һәм алардан ниндидер төрмә, лагерь исе аңкып тора! Җәйнең кичкә авышкан көне кинәт караңгыланып киткән кебек булды. Күңелләргә бер зур таш, авыр йөк бастырып куйдылармыни! Теге баракны тиз арада исерек яшьләрдән бушатып, зекларны шунда урнаштырдылар. Очкычлар киредән һавага күтәрелде, кораллы сакчылар чәнечкеле чыбыкның теге ягына чыгып киттеләр.
Шахтада куркыныч авыр тынлык урнашты. Айныклар “нәрсә булыр икән” дип көтә башладылар. Кичке ашка исерекләрнең күбесе бармады. Мансурлар барып ашап кайттылар кайтуын. Тик ашаганнары аш булмады. Ашханәгә алдан килеп утырган зекларның усал күзләре егетләрне рәхимсез бораулады. Алай-болай хәл булмаса да, янда ашап утыручы зеклардан берничә кабахәт сүз һәм:
– Симергәннәр, комсомол чучкалары, симергәннәр… – дигән, ысылдап чыккан янау сүзләре ишетелеп калды.
Эңгер төшүгә, эшчеләр барагына биш-алты зек кереп, аларның арурак кием-салымнарын җыя башладылар. Тавыш китте, ризасызлык белдереп, егетләр каршы торырга чамаладылар. Юньләп айнып та бетмәгән эшчеләрне зеклар күңелләре булганчы кыйнап, измәләрен изеп ташладылар. Ә каршы торып сугышканнарга бигрәк тә каты эләкте. Зеклар бердәм, сугышырга өйрәнеп беткәннәр. Һичкемне аямый, ниндидер кыргый кансызлык белән егетләрне төйделәр. Хәлләре бетеп җиңелә башласалар, ярдәмгә икенчеләре килде. Яшьләр барагындагы барча карават, урындыклар ватылып бетте. Мич артындагы сәкесендә тик кенә утырган Мансурның башына да мичтән кубарылып алынган кирпеч эләкте. Ул, һушыннан язып, мич белән сәке арасына авып төште. Һушына килсә дә, шунда ятуны хәерлерәк тапты.
Егетләрне канга туздырып, баракның бер очына тезеп утырттылар. Шуннан инде зекларның иң-иң авторитетлысы кереп, егетләргә “тәрбия һәм әхлак” темасына бик тә аңлаешлы итеп нотык укыды.
– Бүгенге сәгать төнге уникедән башлап, шахтада без, ягъни тәртипле, законга буйсынган халык хуҗа. Тавышыгыз чыкса, иртәнгә берегез дә уяна алмаска мөмкин. Безнең өчен барыбер: унбиш ел утырдык ни дә, егерме биш утырдык ни. Барыгыз, юыныгыз, ял итегез, иртәгә берегез дә эшкә соңга калмасын, ишеттегезме?! Ә хәзер сезгә дә, үзебезгә дә тыныч йокы, хөрмәтле тәрбияләнүчеләр һәм укучылар, – диде дә, командасын ияртеп чыгып китте.
Кемдер лышык-лышык танау тарта. Күпләрнең тешләр коелып, танаулар кәкрәйгән, күзләре күгәргәннәр. Мансур да кирпеч эләккән башын капшап карады. Баш тишелеүен тишелмәгән, әмма йодырык зурлык шешкән. Әзрәк баш әйләнеп, укшыткан кебек тә.
Бу төнне зеклардан башка беркем дә йокламады. Эшчеләр бу хәлне ничек аңларга да белмәделәр. Таң белән, бер-берсенә карамый, бер-берсе белән сөйләшми эшкә юнәлделәр.
Зекларның авторитет-паханнары дөрес әйткән – приискыга зеклар хуҗа булдылар. Һәрберсенә йомышчы-ялчы итеп, дөресрәге, кол итеп, эшчеләрне бүлешеп алдылар. Шушы көннән башланды инде Мансурның эт тормышы. Хәзер монда бөтенләй кыргый тәртипләр урнаштырылды. Баракларны да чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алдылар. Иртән торган көе халыкны тезеп, фамилияләп барлыйлар. Ашханәгә дә, эшкә дә строй белән тезеп кенә йөртәләр. Эштән кайтканда да шул ук хәл. Ятар алдыннан да тикшерәләр. Каршы килеп дөреслек эзләгәннәрне зеклар имгәткәнче эт итеп кыйныйлар. Китте тормышның рәте.
Фрол беркөнне Мансурга ачыктан-ачык зарланып утырды:
– Хәзер качып китәргә дә форсат калмады. Сакны көчәйттеләр. Качсаң да кайда барасың? Бер якта – кеше аягы басмаслык сазлык. Уңда-сулда – үрелеп карасаң бүрегең төшәрлек текә-текә шома кыялар. Тарлавык алдында – сакчылар. Җитмәсә, тау елгасының агымы да көчле. Карта-мазар дигән нәрсә юк. Моннан ычкына алган хәлдә дә, меңәр чакрымга сузылган, ерып чыккысыз тайга. Ничек качасың? – дип сөйләнде ул.
Мансур аның сүзләренә куәт өстәп, берни дәшми, башын гына каккалап, үз уйларына чумып утырды.
Беразга бу бәләкәй генә алтын приискысында вакыт туктап калган кебек булды. Егетләргә ничек кенә авыр, кыен булмасын, күктә шул ук кояш яктыртты. Кояш көн дә көнчыгыштан чыгып, көнбатышта баеды. Аның бу Себер тарлавыгында нәрсәләр булып, киләчәктә нәрсәләр булачагында һичбер эше юк. Ул бу рәхимсез дөньяга бөтенләй битараф иде. Җайлап-җайлап булса да, коллыкка эләккән егетләр дә эт каешына әйләнеп беттеләр дияргә була. Ягъни алар да зекларның бөтен холык-сыйфатларын үзләштерделәр. Алар кебек кыланышып, сүзләренең үк рәте-чираты китте, төрмә телендә сөйләшә башладылар.
Мансурның “Фәрит кире кайтыр, булмаса, берәр хәбәр җиткерер” дигән ышанычы көннән-көн кимеп югала барды. Тик аның күңелендә һаман да әле Нурзиясе төп урын биләп тора. Аны беренче тапкыр күргән көненнән башлап, ничек дуслашып киткәннәренә чаклы хәтерли ул. Мансурның элеккеге тормышы, әйтерсең лә, татлы бер төш кебек кенә булган. Инде ул күпме төннәрен йокысыз үткәрә. Ничәмә төннәр, ничәмә төннәр?! Бигрәк тә яз айларында авыр. Бик тә авыр.
Язларын алар Нурзиясе белән бакча артларындагы әрәмәлеккә төшәләр иде. Аннан, арырак, урман эченә кереп каен сулары эчәләр, аннан егет умырзая чәчкәләре өзеп, сөйгәненең чәчләренә кадар иде. Имәнле тауга барып, юа ашап йөргәннәргә кадәр истә икән ләбаса. Шәһәр кызы бит, инешне аша чыкканда басмага җайсыз басып, тезенә чаклы суга батты. Шуннан алар көлешә-көлешә ләмдә торып калган итекне эзләделәр. Табып, и шатландылар. Аягын өшетмәсен дип, Мансур кызны коры тау итәгенә чаклы күтәреп алып барды. Ә сөйгәне аны муеныннынан, кулбашыннан кочаклаган. Аның йомры, калку күкрәкләре Мансурның уң як битен, муенын шулкадәр рәхәт, ләззәтле итеп кытыклый. Егетнең куллары кызның тыгыз ботларыннан уратып тоткан. Шулчакны Мансур, үз-үзен белештерми, Нурзияне тагы да өскәрәк күтәрә биреп, тезләреннән, ачылып киткән ботларыннан үбеп-үбеп алды. Нурзиясе оялган була, үзе, әле челтерәп аккан язгы чишмә тавышлары, әле таң алдыннан сайраган сандугач тавышлары чыгарып көлә. Их, Нурзия, Нурзия… Әлеге вакытта нәрсәләр уйлыйсың икән? Нәрсәләр белән мәшгуль икәнсең?
Шуннан алар Имәнлетау итәгендә коры-сары ягып, бәләкәй генә учакта Нурзиянең итекләрен, оекбашларын киптерделәр. Һәр яз шушы урынга икәү генә килеп, учак ягып, кара-каршы серләшеп утырырга дип сүзләр бирештеләр. Күрәсең, “Аллаһы боерса” дип әйтмәгәннәрдер инде. Менә ничәнче мәртәбә Мансур язны шушы коточкыч тоткынлыкта каршылый. Эш авырлыгына түзәргә була. Ә менә сагынуга түзеп булмый. Ни хәлдә икән әти-әниләр? Ни хәлдә икән авылдашлар? Бергә үскән егетләр-кызлар? Аның Нурзиясенә күз салып йөргән Харис Мөкәрәмә белән балалар үстереп ятадыр инде? Их, дөнья, их, тормыш, тормыш, анасын ормыш...
Әгәр дә төшләрендә Нурзиясен матур, шатлыклы күрсә, Мансур көне буе шатланып, үз-үзенә елмаеп, канатланып йөри. Киләчәккә төрле планнар корып, Нурзиясе белән ярым пышылдап, сөйләшә, серләшә. Алар тулай торакта кызларын зур ләгәндә су кертәләр иде. Әле дә шулай юындыра микән Нурзия Зәлифәне? Үскәндер инде Зәлифә дә. Их, кайтып, читтән генә карап торырга иде дә, кинәт кенә алларына килеп басып, “Менә мин кайттым, бәгырем. Сине шулкадәр сагындым!” – дип, кочаклап-кочаклап, үбә-үбә иркәләргә иде! Иреннәреннән үбеп, озын керфекләренә яңагын тидереп, чәчләренең хуш исләре исенә исереп…
(Дәвамы бар.)