Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 август 2022, 21:21

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (4)

«Бүтән яныгызга кайтмыйм, язмышымны башкалар белән бәйләдем!» – дип, һаваланып чыгып киткән иде, бер кыш, бер яз, бер җәй күренмәде Гөлнара...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (4)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (4)

4

Икенче көнне Әмирҗан белән Фәйрүзә иртәрәк тордылар. Күп сөйләшмәделәр, күзгә-күз карашып алдылар да каядыр барырга җыена башладылар. Затлырак киемнәрен киделәр, көзге алдында да озаграк басып тордылар. Сөйләшмәделәр, чөнки болай да бөтен нәрсә аңлашыла иде – алар бүген балалар йортына барырга, кичә урманда табып алган сабыйны күрергә, аның янында күпмедер яшәп алырга тиешләр. Ул бала да бу ике нәүмиз, әмма изге җанны өзелеп көтәдер, сагынадыр кебек... Шулайдыр. Шулай булмаса, тормышның ачысын да, төчесен дә күп күргән бу ике җан шулкадәр ашкынмаслар иде.

Ятимнәр йорты Әмирҗан белән Фәйрүзәне моңсу каршы алды. Көзге моңсулык кына түгел иде бу. Ятимнәр йортында гына була торган авыр тойгы бу, хәтта сәер тойгы...

Аларны шундук кичә табылган сабый янына алып керделәр. Изрәп йоклап яткан бала, нидер сизенеп, дертләп-калтыранып алды да, каршында күзләрен мөлдерәмә тутырып карап торган иске танышларын күреп, рәхәтләнеп елмаеп җибәрде.

Фәйрүзәнең йөрәге өзелеп төшә язды, Әмирҗанның да дулкынланудан битләре тартышып куйды... Ай-Һай кадерле, газиз иде алар өчен бу сабый кисәге!..

Фәйрүзә түзмәде, барып, сабыйны кулына алды. Күкрәгенә кысып, тирән җыерчыклар куна башлаган йөзен аның алсуланып торган бит алмаларына терәде... Күзләрен йомып, баланың сулышын тыңлагандай итте. Сулышын гына түгел, язмышын тыңлады, ахры, ул аның. Шулайдыр. Шулай булмаса, күзләреннән яшь тибеп чыгар идемени?! «Бәгырь кисәгем минем!» – дип әйтә алыр идемени?!

Бала да аны үз иткәндәй, мес-мес килеп, иреннәрен чәпелдәтеп тора башлады. Елмайгандай итте...

Кичәге табибә хатын да шунда гына. Ләйлә исемле икән. Ул бик итагатьле булып чыкты, серле язмыш сынавы каршында аптырабрак калган ике өлкән кеше тирәсендә бөтерелеп йөрде. Иң гаҗәпләндергәне – баланың исем-аты хакындагы сүз булды.

– Сездән башка кушасы килмәде, нинди исем бирербез икән? – дип сорады ул. – Фамилиясе сезнеке инде, анысында шик юк, – дип тә өстәде.

Әмирҗан, җилкәсен сикертеп, Фәйрүзәгә күтәрелеп карады. Фәйрүзә исә үзен бик тыныч тотты, күптән уйланылган, хәл ителгән мәсьәләне игълан иткән кебек кенә әйтеп куйды:

– Зөләйха булыр. Кызыбыз үз баласына ниятләгән исем ул...

Тагын кызларын искә алды! Һаман телгә килә дә керә, килә дә керә шул бала! Нигә кермәсен, үз балалары бит! Үз насыйплары, үз җәрәхәтләре... Әнә бит Фәйрүзә әйтеп тә бетермәде, Әмирҗан йөзен чытты, аның бөтен йөз җыерчыклары тартылып, авыртынып куйды... Әйе шул, Гөлнара кечкенәдән: «Әтием Йосыф булгач, мин аңа, үскәч, Зөләйха исемле онык табып бирәм», – дип сөйләнә иде. «Йосыф-Зөләйха» кыйссасын укып тетрәнгән чаклары бар иде шул аның... Абыйлары тарафыннан сатылып, чит илдә типкедә йөргән Йосыф язмышы аның күңелен нык тетрәндергән иде ул вакытта. Ә хәзер әнә үзе читтә йөри... Үз ихтыяры белән чыгып китте...

Шулай килештеләр. Балага Зөләйха исеме бирделәр. Туу турындагы таныклыкта: «Рахманкулова Зөләйха Урмановна» дип язып куйдылар. Соңгысы урманда табылуына ишарә булса кирәк.

Бала янында кичкә кадәр юандылар. Аның тамагын туйдырып, әллә ничә мәртәбә чүпрәк-чапракларын алыштырып, хәтта, чын кешеләр кебек, «сөйләшеп» утырдылар. Фәйрүзә үзе инде. Ул арада тынгысыз Әмирҗан, сорап-нитеп тә тормыйча, искереп, каерылып төшкән берничә ишекне рәтләп куйды, әллә күпме өстәл-урындыкны төзәтеп бирде.

Урамга чыкканда, караңгы төшкән иде инде. Көзгә авышса да, бүген кич җылы, хәтта якты, нурлы. Күктәге ай да гадәттәгедән ачыграк, җетерәк... Бераз сәеррәк кенә – бер очы каядыр югалган. «Һилал» айның очы китек булса – юньлелеккә түгел. Начар фал. Әмирҗан белә бу хакта. Фәйрүзә дә беләдер. Шуңа күрә күккә күтәрелеп тә карамый барадыр. Башка вакытта сүздән туктатып та булмый үзен. Бүген әллә нәрсә булган – авызына су капкан диярсең. Әмирҗанның аңа гына һушы җитәрлек: Фәйрүзәсенең күңеленә табылдык бала гаме кергән. Шул бертуктаусыз бимазалап, әрнетеп тора аның җанын. Әмирҗанны да борчый ул бала. Бигрәк тә теге китек ай белән бәйле сер тынгылык бирми аңа. Күктәге ай кебек, аның да бер очы китек иде бит. Бер дә юньлегә түгел бу. Китек ай – китек иман дигән сүз. Китек күңел, китек язмыш дисәң дә ярый...

– Фәйрүзә, ә, Фәйрүзә?

– Нәрсә инде, Әмирҗан?

– Әйдә үртәлми генә сөйләшик әле.

– Сөйләшик соң...

– Теге табылдык ай хакында нигә һаман беркемгә дә әйтмисең?

– Онытканмын мин аны, Әмирҗан.

– Юк, онытмадың син аны. Мин сине беләм!

– Онытмадым. Онытырга уйладым гына.

– Ә нигә онытырга, нигә?

– Үзем дә белмим. Афәт тамгасы ул – китек ай...

– Чирен яшергән – үлгән, диләр бит... Ник яшерергә аны? Инде буласы булган, шуның белән килешергә дә тагын яшәп китәргә кирәк.

– Шулай дисеңме, Әмирҗан?

– Шулай димен... Улика бит ул! Иртәгә үк чыгар, белсеннәр, бәлки, иясен дә табарлар... Хәзер милиция көчле – шул айга карап, барсын да ачыкларлар, белерләр...

– Табыла калса, шул ана дигән кешенең күзләренә карар идем мин! Кем үстерде икән ул хатынны? Кем бишектә бакты икән? Шул ата-анасының да күзләренә карар идем. Йөзләренә төкерер идем...

– Кызмале, карчык... Алай ук чәпчемә! Кем белә нәрсә булганын? Әллә дөнья китереп кыскандыр ул ана затын? Бәлки, юлын, кыйбласын ялгышкандыр? Алдангандыр? Әллә бу хәл – тиле гыйшык галәмәтеме? Иблис шаукымымы? Берни дә мәгълүм түгел. Шулай булгач, кызма, Фәйрүзә. Миһербанлы, игелекле булыйк. Баласын ташлаган анага хәзер бик кирәктер ул игелек, шәфкать дигәннәре...

– И Әмирҗан... Әллә аңламый дисеңме мине? Аңлыйм, бик аңлыйм. Үзебезнең Гөлнара да юлын ялгышып йөри әнә. Ә бит без аны, начар бул, ата-анаңны санга сукма, дип үстермәдек.

– Карчык, бер әйбер сорасам ачуланмыйсыңмы?

– Сора, Әмирҗан, тик җанны гына үртәмә, яме...

– Ә бит Гөлнараның да нәкъ шундый ае бар иде...

– Кит, юләр. Аның ае китек түгел иде! Нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме соң син?! Кешегә ялгыш ычкындыра күрмә тагы!

– Ярар-ярар, әйттем исә кайттым. Мин әйтмәдем, шайтан әйтте... Күңелең булдымы?

– Бүтән алай сөйләшмә! Бала ташлап йөрергә... Без үстергән кыз бит әле ул!.. Авызыңнан җил алсын!..

Күктәге айның китек очы һаман ачылмады. Киресенчә, төн караңгылыгы аның имгәнгән очын тагын да ныграк кимерә башлады. Ямьсез уйлар, әнә шул караңгы төн кебек, Әмирҗан белән Фәйрүзәнең күңелен дә усалланып, үҗәтләнеп кимерергә керештеләр.

Бу халәт аларга ят, әмма таныш та иде. «Бүтән яныгызга кайтмыйм, язмышымны башкалар белән бәйләдем!» – дип, һаваланып чыгып киткән иде, бер кыш, бер яз, бер җәй күренмәде Гөлнара... Сүзендә тора белә ул. Ата-анасының кызы бит...

Туктале, ул вакытта да кич иде бит. Кышкы кич иде. Ай булды микән ул кичтә? Әмирҗан төгәл генә хәтерләми. Ай булган булса, бер очы китек булмады микән? Алар өстенә төшкән бәлаләргә шушы ай гына гаеплеме әллә?

Фото: goodfon.ru

(Дәвамы бар).

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (4)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (4)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: