* * *
Элек безнең ротада урлашу бөтенләй юк иде. (Алсалар да бары талап кына алалар иде). Ә хәзер бу күренеш үткән заманда калырга охшый. Чөнки, кемнең-кемнең, Совет Армиясе «бабаеның» (ягъни абзагызның) акчасын урласыннар инде. Җитмәсә кайда диген – үземнең телефон станциясендә.
Бар да шул юньсез Колбасюктан башланды. Элек якут Похомов белән икәү тыныч кына яшәп ята идек, хәзер килеп капитан отделениебезгә җыен әтрәк-әләмне тутырды. Саныбыз да икедән алтыга артты. Шуннан каян тәртип булсын ди инде.
Әти-әнием миңа сәгать алырга дип илле сум акча салганнар иде. Бүген телефон станциясенең шкафын ачып җибәргән идем – шуларның ун сумыннан җилләр искән. Янә санап карыйм, барыбер чыкмый. Ачудан күркә кебек кабарам. (Тик, каһәрең, монысы да нәтиҗә бирми). Аннан баш белән уйлап карарга булам.
Безнең отделениедә алты солдат. (Телефонистка хатыннардан шикләнмим. Офицерлар да алгандыр дип һич кенә дә уйламыйм). Бу алтауның кайсының эше булыр икән?
Мин җомга көнне акчамны алып, кибетләрдә йөреп, үземә ошаган сәгатьне таба алмыйча яңадан урынына кайтарып салып куйган идем. Ә бүген якшәмбе. Димәк, урлашу шушы ике көн эчендә булган.
Отделениедәшләрем Осолодков белән Ермолаев күптәннән инде командировкада. Бу икәүне исемлектән курыкмыйча сызып ташлап була. Шулай булгач, дүртәү торып калабыз. Ә үземне дә исәпләмәгәндә бөтенләй өчәү – якут Похомов, казах Балабатыров һәм чуваш Иванов кына. Тик, әйтүе генә рәхәт. Болар арасыннан каракны ачыклап кара.
Бу ике тәүлек эчендә коммутатор артында утырган телефонисткалар белән берәм-берәм сөйләшеп карыйм. (Әмма аларга акча югалуы турында ләм-мим. Юкса, үзләреннән шикләнәм дип уйлаулары бик ихтимал). Хатыннар да Похомов, Балабатыров һәм Ивановтан башка керүчене күрмәгәннәр. Димәк, шулай булгач, бу өчәүне курыкмыйча кысарга була.
Мин якутның караклыгына тамчы да ышанмасам да, эшне аңардан башларга булам. Икәү генә бүлмәдә торып калгач кап-кара күзләренә карыйм да, акчам югалуы турында әйтәм. Володя әллә ни сиздерми, кайгырган була. Аңламассың, әллә яхшы артист, әллә чыннан да гаепсез. Юк, якут алмагандыр. Аның белән мин күптәннән инде бер отделениедә. Кулы тик тормаганлыгы да сизелми. Үзе эчкерсез, соңгы кәнфитен дә бүлеп бирә. Шулай булгач, я Балабатыров Әвелхан, я Иванов Володя.
Чуваш Володяны да аерым гына кысам. «Юк, алмадым, Габдулла», – дип бара монысы да. Ә үзенең күзләре тонык. Юк, чуваш егете миңа һич кенә дә ошамый. Володя үзе кеше белән артык аралашып та бармый. Җитмәсә, астыртынга да ошаган. Ивановның акчамны чәлдерүе бик мөмкин.
Өченче эш итеп Балабатыровтан сорау алам. «Акчаңа тимәдем», – дип антлар итә бу. Ә үзенең күзләре елтырап тора.
Шулай итеп, минем тикшерүем көрчеккә терәлә. Әмма, шушы килеш бирелеп кул күтәрергә дә ярамый. Чөнки мин сәгатьсез дә калачакмын, «бабай» башым белән акчамны урлатып торгач авторитетым да төшәчәк һәм, шушылардан тыш, каракны тотмасам, бу кире күренеш безнең ротада ныклап тамыр да җәячәк.
Сорау алуларымны яңадан башлыйм. Похомов миңа әңгәмә барышында ук тикшерүемә булышлык итәрлек бер яңалык ача – кичә Әвелхан белән Шәхрезадның солдат кафесына кереп баруларын сөйли. Менә бу вакыйга ичмасам. Моны тикшереп карарга була.
Казахны сорап казармага чылтыратам. Кизү солдат Балабатыровның каядыр чыгып китүен әйтә. Ярә, югалмас әле, әнә мал да ашаган йортына бер кайта.
Шулчак бүлмәгә чуваш Иванов килеп керә. Мин вакытны юкка уздырмаска булам – монысын да кысарга керешәм. «Габдулла, акчаңа кагылмадым», – ди Иванов, еларга җитешеп.
– Ә кем алган соң?
– Белмим, – ди чуваш, борынын тартып.
– Алсаң – бир, моның өчен тырнак белән дә чиртмәм. Бу – егет сүзе.
– Габдулла, билләһи дип әйтәм, акчаңны алмадым. Мондагы карак минем үземнең дә тәмәкеләремне урлады.
Бу сүзләрдән колакларым үрә тормасалар да, әмма, барыбер, селкенеп куялар. Һәм мин Ивановка яңа сораулар яудырырга керешәм:
– Нинди карак? Тәмәкеләрең кайда иде?
– Аю мае сөртүченең кемлеген белмим. Ә тәмәкеләр телефон станциясенең аккумулятор бүлмәсендәге сандык эчендә иде.
– Бу турыда берәрсе белә идеме?
– Юк.
– Ә, бәлки, салып куйганыңны берәрсе күргәндер?
– Юк, мин төнлә – кизү вакытында яшереп куйган идем.
– Ә нигә миңа бу турыда әйтмәдең?
– Нәрсә турында?
– Ташбаш, тәмәкең югалуы турында!
– Курыктым.
– Кемнән?
– Синнән дә, тәмәкемне чәлдерүчедән дә.
Иванов, бәлки, үзеннән шикне төшерергә теләп мине ялгыш юлдан җибәрергә уйлыйдыр? Юктыр. Аның моңа башы җитмәс иде. Кичәге юрфак студенты булса бер хәл, ә Ивановның бит сигез класс һәм төзүчеләр училищесы гына.
Ә безнең отделениедә тартучылар икәү генә – Ермолаев һәм шул бер бетмәгән Балабатыров. Мин Ивановка казахны алып килергә боерам да, ишекле-түрле йөрергә керешәм.
Менә бераздан «карак мәче» үзе дә май кояшы кебек балкып килеп керә. Мин аңа утырырга урын күрсәтәм. Ул креслога чүккәч күзләренә карап: «Син кичә чәйханәгә кердеңме?» – дип сорыйм.
– Әйе.
– Нинди акчага?
– Якташым Шәһрезад сыйлады. Лимонад һәм алты коржик алып ашадык.
Мин КПга чылтыратып Шәһрезадны табарга кушам. Әмерем ә дигәнчә үтәлә – казах телефонны алып: «Габдулла, мин сине тыңлыйм», – ди
– Солдат, сиңа сүзем бар.
– Сөйлә, Габдулла.
– Син күзләремә карап бер соравыма җавап кайтарырга тиешсең.
– Мин риза.
– Син күзләремә карамадың!
– Ә?
– Син телефон трубкасының тишекләренә кара!
– Карадым.
– Караганыңны үзем дә күрәм. Ә хәзер бер соравыма җавап кайтар. Син кичә чәйханәгә кердеңме?
– Әйе.
– Кем белән?
– Әвелхан белән.
– Нинди акчага коржик кимердегез?!
– Мине Әвелхан сыйлады.
– Ул каян акча алган?
– Белмим. Мин бу турыда аңардан сорап тормадым.
– Акчасы нинди иде?
– Кызыл унлык.
Мин сикереп торып казахка таба бара башлагач Әвелхан: «Габдулла, сукма, хәзер барысын да сөйлим», – дип чинап җибәрә. «Я, сөйлә», – дим, үземне чак-чак кулда тотып.
– Габдулла, миңа бит өйдән акча килгән иде. Тик, мин аны сездән яшердем.
– Кайчан килгән иде?
– Бер ай чамасы элек.
– Ә хәзер бу версияңне дә тикшереп карыйк, – дип үзе алдында телефоннан Кошелевка чылтыратам.
– Габдулла, тыңлыйм, – ди Витя, мине тавышымнан танып.
– Син соңгы бер-ике айда кемнәрнең өйләреннән «перевод» алуларын хәтерлисеңме?
– Кыерсытасың, начальник, мин соңгы бер-ике ай түгел, теләсә кайсы солдатның хезмәткә килү көненән алып ничә посылка кимергәнлегенә тиклем хәтерлим.
– Алайса Балабатыров турында әйт.
– Яшь чагында бер посылка.
– Ә «переводлар»?
– Ә «переводлар» тью-тью.
– Ничек инде тью-тью?
– Аның бер тапкыр да «перевод» алганы булмады.
Моны Әвелхан үзе дә ишетә һәм кыйнавымнан куркып, яңгыр астында калган көчек сыман бөрешеп кала. Мин аңа кулымны пычратып тормыйм инде, бары: «Падла, бүтән «телефонкада» эзең дә булмасын, юкса бәреп үтерәм», – дип якасыннан тотып арт санына тибеп «телефонкадан» чыгарып кына очырам. Ул мондый җиңел җәза алуын көтмәгән иде, ахры – Байконурдан күтәрелүче ракета тизлегендә казарма ягына җилдерә. Мин аның артыннан бары: «Сиңа өч көн вакыт», – дип кычкырып калырга гына өлгәшәм.
Икенче көнне үк Балабатыров миңа ашханәдән чыгышлый бер уч тиенлек акча суза. Чутлап карыйм – төп-төгәл ун сум. «Падла, нигә вак акчалар белән китердең?» – дип әйтергә теләп башымны күтәрсәм – казахтан инде җилләр искән. Шулчак янәшәмә килеп призывташым Абдураимов: «Габдулла, әйдә чәйханәгә», – дип сүз ката. «Мани-мани тью-тью», – дим, күз дә йоммыйча.
– Ә монысы? – ди Сираҗетдин, кулымдагы тиенлекләргә карап.
– Ә монысы – миңа сәгать алырга.
– Кичәле-бүгенле Балабатыров нигә кешеләрдән әҗәткә акча җыеп йөри микән дип бик нык аптыраган идем. Менә нәрсәгә икән. Тукта, мин дә аңа үземә сәгать алырга акча җыярга кушыйм әле, – дип призывташым Әвелхан янына юнәлде.
Ә мин икенче көнне үк кешеләрнең күзен кызыктырып тормасын дип акчама сәгать сатып алам. Аның да иң кәттәсен – «Командирский» дип аталганын. Чын булса ул бәрелүдән дә курыкмый, су астында да чыдый икән. Моны сынарга теләп мунча кергәндә суга да салып карыйм. (Бу тамашаны күргәч хезмәттәшләремнең күзләре шар була). Шуңа да карамастан, сәгатем, барыбер, «сәгать кебек эшли». Моны, менә, сәгать дисәң дә ярый.
Аны, хәтта, берәрсе чәлдерә күрмәсен дип йоклаганда салырга да куркам. Чөнки, тумбочкам өстендә аунап ятса, тагын кайсыдыр имансызының күзе кызыгуы ихтимал ич.
Ә Балабатыров бүтән телефон станциясенә аяк та басмады. (Колбасюк чакырып та карады – «кадетны» элеп тә бирмәде). Чөнки, Әвелхан минем сүземдә торганлыгымны һәм монда килеп керсә нәрсә буласын бик яхшы белә.
* * *
Безнең ротада янә ЧП – кем тарафыннандыр билгесез юнәлешкә очырылган саллы гына солдат тапочкасы юлында басып торган һаман да шул бер бетмәгән Дехкановка килеп бәрелгән һәм шуның әллә күзен чыгарган, әллә, бары, чыгара гына язган – монысы турында артык кызыксынып тормадым инде. Ул, бәлки, шулай Кутузов бабай шикелле бер күзле килеш өенә дә кайтып киткән булыр иде, тик, каһәрең, каршысына Владивостоктан килгән чираттагы комиссия вәкилләре очраганнар һәм, эш күрсәтергә уйлап, моны тикшерергә рота командирына өч көн вакыт биргәннәр.
Майор Соболев белән өлкән лейтенант Минченко батып баручы корабтан качучы комаклар мыни – чабышалар гына. Аларның җыелыш үткәрүләре дә, һәрбер солдат белән аерым-аерым сөйләшеп караулары да нәтиҗә бирми – тапочканы «стартка» җибәрүче табылмый. Шуннан кайсыдыр «акыллыбашка» солдатларның һәммәсеннән дә аңлатма яздырып карарга кирәк дигән фикер туа – моны тормышка ашырырга теләп прапорщик Милько барчабызга да чиста кәгазь битләре тоттырып чыга. Мин: «Бәдрәфкә барганда кирәк булыр», – дип аны дүрткә бөкләп кесәмә салам да үземнең телефон станциямә юнәләм. (Ә бүтәннәр язгандырмы – монысы белән кызыксынып тормыйм инде).
Тик креслога җәелеп иркенләп китап укырга язмый – Минченко аңлатмамны сорап телефоннан чылтырата. «Язмадым әле», – дим, аннан котылырга теләп.
– Яз!
– Вакытым юк.
– Яз, юкса...
– Нәрсә, юкса?
– Юкса, син язып китермичә рота йокларга ятмаячак.
– Ә бүтәннәр?
– Нәрсә, бүтәннәр?
– Бүтәннәр яздымыни?
– Әллә кайчан. Җинаять эшләнгән көннең тулы картинасын тудыру өчен бары синең аңлатма гына җитешми.
– Иптәш өлкән лейтенант...
– Нәрсә тагын сиңа?
– Ул ничәсе булды соң?
– Моннан бер атна элек – унҗидесе, кичке сәгать сигезләрдә.
– Иптәш өлкән лейтенант...
– Әү?
– Хәтерләмисезме, мин ул көнне нәрсә эшләдем икән?
Мин Минченконың котырып телефон трубкасын атып бәрүен әллә каян сизәм – чөнки, безнең сөйләшү кылт өзелә. Ә аңлатма язарга кирәк. Чөнки, мин үземнең аркада ротадашларымның йокысыз калуын һич кенә дә теләмим. Тик, ассалар да, киссәләр дә мин ул көнне нәрсәләр эшләгәнемне төгәл генә хәтерләмим. Көндәлегем бар да – анда да Дехканов турында ләм-мим. Аның күзе турында да бары кичә генә ишеттем. Ә язарга кирәк.
Кулыма кәгазь бите алам да, аның өстенә зур итеп: «Аңлатма», – дип язып куям, аннан ручкамның башын чәйни-чәйни аны «сырларга» керешәм. Бераздан язып бетеп укып карыйм – ярыйсы гына чыкканга ошый:
«Мин, рядовой Вафин, кичә кич рота ашханәсендә солдатларга ашарга нәрсә биргәннәрен дә хәзер килеп төгәл генә хәтерли алмыйм. Я бәрәңгедер, я карабодайдыр, я тарыдыр, я дөгедер, я перловкадыр, я, бу ботканы уйлап чыгаручының авызын корт чаксын – «сечкадыр». Әмма, бу алтауның берседер дип төгәл итеп әйтә алам. (Һәм, хәтта, һәр Совет хәрбиенең иң изге китабы – Кораллы Көчләр Уставын кулыма тоткан килеш тә. Чөнки, министр бабабыз безне бүтән әйбер ашарга тиеш түгел, солдатлар ачлы-туклы йөргәндә генә аларның сугыш чәме көчле була һәм изге җиребезне ныграк саклыйлар дип уйлый). Әмма, бу боткаларның кайсы икәнен өзеп кенә әйтә алмыйм. Я, дөгедер. Я, бәрәңгедер...
Ә хәзер, кичә нәрсә ашаганымны да хәтерләмәгән башым белән моннан бер атна элек – унҗидесе булып үткән вакыйганы исемә төшереп (әгәр инде ул чыннан да төшсә) карыйк. Иптәш өлкән лейтенант иптәш Минченко әйтүенә караганда, бу канлы, ой, гафу, ничек инде канлы, күзгә тапочка кебек аңгыра предмет килеп бәрелгәч аннан иң башта яшь атылып чыга ич, бары, шуннан соң гына, тизлек бик югары булган очракта, кан да күренүе ихтимал, димәк, иң башта яшьле, бары, азактан гына канлы вакыйга кичке сигезләрдә булган.
Мин унҗидесе нәрсәләр эшләгәнемне, нәрсәләр ашаганымны, нәрсәләр майтарганымны, кемнәр тарафыннан нәрсәләр өчен нарядлар бирелүен хәтерләмәсәм дә, кичке сәгать сигезләрдә «телефонкада» (ой, гафу, телефон станциясендә) булганлыгымны кулыма Устав тотып өздереп әйтә алам. Чөнки, мин һәр көн кичке аштан соң үземнең эш урынымда утырам. Ни өченме? Моның сәбәбе бик гади. Мин Совет солдаты сугышчан әзерлектә булыр өчен кичке аштан соң бераз ял итеп алырга тиеш дип исәплим. Һәм шушы канунны һәрчак җиренә җиткереп үтим дә. Мине ошбу саваплы вә изге эшемнән бернинди империалист та, бернинди милитарист та, бернинди идеалист та туктата алмаячак. Монысы – көн кебек ачык.
Мин унҗидесе генә түгел, ә уналтысы белән унсигезе дә телефон станциясендә утырдым. (Әле дә шундамын). Иртәгә дә кичке аштан соң шушында ашказанымны ял иттерәчәкмен. Бер атнадан да, бер айдан да шушы гадәтемне куачакмын. Һәм, хәтта, ун-егерме-утыз елдан соң да шушылай эшләячәкмен. (Монысын һич кенә дә бүрттермим. Чөнки, «гражданкада» да кичке ашлардан соң күңелем белән «телефонкада» ял итәчәкмен. (Бәлки, кем белә, картаеп үлгәч тә җаным оҗмахтан качып чыгып шушы тирәдә йөргәләр әле).
Ә, әйе, исемә төште, яшьле-канлы көнне (төгәлрәге – кичне) мин чыннан да үземнең эш урынымда идем. Корсагымны киереп устав (бәлки, «Красная звезда» гәзите, ә, бәлки, «Крестьянка» журналыдыр) укып утыра идем, кемдер: «Кадр Дехкановны алып киләләр», – дип дәште. (Бәлки, ул кычкыргандыр, ә, бәлки, оран ук салгандыр). Мин ашыкмыйча гына коридорга чыктым. (Бәлки, киресенчә, кабаланыптыр). Анда өч (бәлки, дүрт, ә, бәлки, биш) солдат Дехкановны күтәреп (ә, бәлки, өстерәп үк) алып киләләр иде. Хезмәттәшемнең чыраен күрмәдем, чөнки, баш дип аталган әгъзасы тастымал (ә, бәлки, аяк тастымалы булгандыр) белән капланган иде. Дехкановның күзләре өзелеп төшеп калмау, эчәгеләре асылынып бармау сәбәпле бу вакыйга миндә артык нык тәэсир калдырмады һәм мин яңадан бүлмәмә кереп уставымны (бәлки, гәзитемне, ә, бәлки, журналымны) укуымны дәвам иттем».
Ә, әйе, булгандыр. «Минченкога ярамаган тагын», – дип мин аңлатмамны күтәреп канцеляриягә юнәләм. Эчкә кереп бер-ике адым атларга да өлгермим, өлкән лейтенант Лехман язмамны алып йотлыгып укырга керешә. Йөзенә күз төшерсәм – исем китә. «Кадетның» күзләре шар булган, аптыраудан авызы ачылган. Ул ара-тирә бар канцелярияне яңгыратып кычкырып көлеп тә җибәргәли. Әмма, бу рота командирына һич кенә дә ошамый, «Кешенең күзе чыккан, ә сез кәмит ясап ятасыз», – дип ПДРЦ взводы командирын сүгеп ата. Тик, тегесе дә бирешергә теләми, «Вәт, Вафин, вәт, талант! Вафин барында Толстойың бер читтә торсын», – дип бүлмәне яңгырата. Ә монысы инде Минченкога ошамый. Рота командирының сәясәт буенча урынбасары: «Толстой тиклем Толстойны тапкансың чагыштырыр кеше. Аның «Война и мир»ы үзе генә ни тора бит», – дип сүз ката. Лехман: «Толстой Вафин кебек булдыралмаган. Юкса, су буе романнар түгел, ә шушындый аңлатма язган булыр иде», – ди үҗәтләнеп.
Соболев: «Нәрсәсен таптың шуның?» – дип язмамны укырга керешә дә, стенага таба борылып баса. Үзенең йөзе күренмәсә дә иңнәре, ни сәбәпледер, калтырап ала. Лехман: «Шушы шедеврны, иптәш майор, миңа бирегез әле. Вафин бөек язучы булгач шуны оныкларыма күрсәтеп мактаначакмын», – дип рота командирына ялынырга керешә. Аннан соң нәрсәләр булганын ачык кына әйтә алмыйм, чөнки, Минченко: «Вафин, син азат», – дигәч, ишеккә юнәләм һәм спектакльнең азагын караудан мәхрүм калам.
Бу вакыйга нәрсә белән тәмамланды дисезме? Ике-өч көннән Владивостоктан килгән комиссия вәкилләре үзләренең чегәннәрнекеннән дә зуррак сумкаларын күтәреп өйләренә кайтып киттеләр. Әлбәттә, Соболев белән Минченко да бернинди шелтә дә алмыйча элеккечә әлке-салкы (моны хезмәт дияргә телем бармый) яши бирделәр. «Кадетлар хезмәттәшенең күзен чыгаручы хулиганны барыбер тотачаклары турында башта нинди генә кәперәймәсеннәр, алар, барыбер, берни майтара алмадылар. Ул кеше билгесез булып калды. (Минемчә, җинаятьче бөтенләй булмагандыр да ул. Бары, кем тарафыннандыр шаяртып җибәрелгән тапочка ялгышлык белән генә үзбәкнең күзенә тигәндәр. Бәлки, ул «снайпер» моның үз эше икәнен аңламагандыр да әле).
Дехканов та артык зур каза кичермәде, ахры. Ул башта берни күрмәвенә зарланса да, без аның ялкау вә алдакчылыгын белгәнгә күрә моңа артык зур әһәмият бирмәдек. «Кадетлар» да аны сәламәтлеге буенча өенә кайтарып җибәрергә ашыкмадылар. Дехканов тора-бара элеккечә «күрә» башлады. Әмма, аңарда шушы вакыйгадан соң кечкенә гадәт торып калды – ул әледән-әле тагын берәр аяк киеме килеп тия күрмәсен дигәндәй башын тирә-якка боргаларга кереште. Тик, безнең казармада тапочкалар бик сирәк – йөз елга бер генә солдат күзенә тияләр иде шул.
(Дәвамы бар)
Фото: politika-v-rashke.ru