3
Кичкә таба аларның кечкенә фатирына халык кереп тулды. Әмирҗан милициягә хәбәр биргән иде. Шуның шаукымы бу. Бер төркем милиция кешесенә кара костюмлы ир-ат белән үтә дә җитди йөзле ханым да ияргән. Ир-ат дигәннәре прокурор булып чыкты. Хатын-кыз – ятимнәр йортыннан, бер үк вакытта табибә дә икән. Аннары, ыгы-зыгы килеп, өч журналист пәйда булды. Телевидениедән дә кеше килеп җитте. Ничек диләр әле – алма төшәрлек тә урын калмады. Китте сорашулар, китте сорашулар...
Шулай да иң элек майор погоны таккан милиционер белән кара костюмлы прокурор сөйләште алар белән. Бу вакытта теге врач ханым бала белән әвәрә килде. Йөрәген, сулышын тикшерде, буен, авырлыгын үлчәде, хәтта авызын да ачтырып карады... Бала исә бер тамчы еламады, язмышы хәл ителгән минутларны сизгән кебек, бик җитди йөз чыгарып, күзләрен як-якка тәгәрәтә-тәгәрәтә, Фәйрүзә әмәлләп биргән сөт шешәсен имүендә булды...
– Кайчан булды бу?
– Ничек таптыгыз?
– Тагын кемнәр бар иде?
– Нигә ул урманга бардыгыз?
– Кызыгыз кайда?
– Бу баланы каян беләсез?
Сорауларның барысы да дөрес иде. Әмма соңгы сорау Әмирҗанны чыгырыннан чыгара язды.
– Каян беләбезме? Әнә Фәйрүзә апагыз белән бала эшләдек тә илтеп күмдек! Аннары, кызганып, кире алып кайттык. Шул кирәкме сезгә? Алайса шулай дип языгыз!
Чак-чак тынычландырдылар үзен. Бигрәк тә Фәйрүзәнең сүзе җанына май булып ятты.
– И картым, бер дә борчылма, үзебезгә калыр. Картлык көнебездә бер иптәш булыр. Закун саклап барып йөрмәскә дә булган икән... Ышанмыйлар болар безгә, барыбер ышанмыйлар...
Гәзит-мазардан килгән кешеләр үзләренчә кыланалар. Аларның сораулары күңелнең әллә кайсы почмакларына үтеп керә, җанны кузгатып, йөрәкне җилкендереп тора...
– Табылдык баланы беренче мәртәбә кулыгызга алгач, нинди хисләр кичердегез?
Нәрсә кичерсеннәр инде?! Ул вакытта курку хисе күбрәк булгандыр, шом булгандыр. Адәм баласы бит ул, уен эшмени?!
– Беренче күргәч, ул баланың күзләре берәрсенең күз карашын хәтерләтмәдеме?
Нишләп хәтерләтсен ди?! Кемне хәтерләтсен? Ә менә күңел нуры, җан нуры чагыла иде анда... Ачы язмышка тарган балада гына була торган нур иде ул. Әрнүле, сагышлы булса да, нур бит ул, нур! Ә нур бары тик илаһи, изге, шуңа күрә игелекле генә була ала!
– Ә сез үз балагызны ташлый алыр идегезме?
Тәүбә диегез! Телегездән җил алсын! Әйткән исә кайткан! Бала дигән бәгырь итен ташлап була димени?! Бу хакта уйларга да куркыныч!..
Ә бит алар үзләре үк ташладылар. Гөлнараларын ташладылар. Дөрес анысы, кызлары аларны беренче ташлады. Ләкин ата-ана үз баласыннан акыллырак булырга тиеш ләса. Әмирҗан белән Фәйрүзә Гөлнарадан акыллырак була алмадылар: үпкәләп чыгып киткән кызлары артыннан үпкәләрен тотып калдылар... Хәзер кайда икән инде ул бала дигәннәре?.. Бала түгел, бәла булды ул...
– Рөхсәт итсәләр, бу баланы сез үзегез карап үстерә алыр идегезме?
Нишләп үстермәскә?! Бала бакмаган, үстермәгән кешеләр түгел бит... Үстерү беләнмени... Һәр үстергәнең дуамалланып чыгып китә торган булса, үстермәгәнең артыграк... Юк, бу юлы белерләр иде алар ничек тәрбия кылырга! Икешәр смена фабрикада югалып йөрисе дә юк... Гыйбрәт алырдай Гөлнаралары да бар... Бар дип... Бар да, юк та...
Барысы бергә җыелып, урамга, дөресрәге, урманга чыгып киттеләр. Бала табылган урынны тизрәк күрәсәләре килә иде, ахры – милиция киемендәгеләр Әмирҗанны алданрак алып киттеләр. Шәрәләнеп, шыксызланып калган урманны тутырып йөрүче халык ниндидер бер сәер уен уйнаган кебек тоелды. Алдагы өч-дүрт кеше каршыларына чыккан һәр яфрак өемен актарып, туздырып китүгә, арттагылар, аларга ышанмаган кебек кыланып, шул ук өемгә барып төртеләләр, аны кабат актарырга, туздырырга керешәләр...
Ниһаять, Әмирҗан барып тапты ул урынны. Шушы сәрви куаклары ышыгындарак булырга тиеш... Әнә – чекерәеп күзгә кереп тора торган миләш... Быел аның төймәләре бигрәк кызыл... Димәк, салкыннар булачак... Салкынга кызара ул шулай... Туздырып ташланган яфрак өеме дә шунда гына...
Күпме карасалар да, якын-тирәне капшанып күпме эзләсәләр дә, табылдык сабый белән бәйләрлек әйбер күзгә чалынмады. Биләүдәге бала яткан куышчык та шул килеш югыйсә. Берни дә таба алмагач, кайсыдыр сорап куйды:
– Чүпрәк-чапрак арасыннан да берни чыкмадымы?
Әмирҗан белән Фәйрүзә өчен авыр сорау иде бу. Алар җаннары-тәннәре белән сискәнеп бер-берсенә күтәрелеп карадылар. Әмирҗан шундук аңлап алды: Фәйрүзә карашындагы курку белән шом артында: «Әйтмә, китек ай хакында әйтмә! Әйтсәң, бу бала белән бәйләп торган соңгы җеп тә өзеләчәк, ул җеп белән күңелдә пәйда булган яктылык, нур, өмет тә сүнәчәк... Әйтмә!» – дигән ялварулы гозер дә бар иде.
Нинди нур, нинди өмет? Ул бала аларга беркем дә түгел бит! Нишләп булмасын?! Аны алар таптылар. Тап-ты-лар! Бала табу кебек бит бу да! Карында йөртеп таптың ни, кипкән яфрак өеме астыннан таптың ни... Тапкансың икән – ул синеке! Синеке генә!
Анысы хактыр, өмет үк түгелдер. Ләкин якты, матур, хәтта игелекле, изге хис – ул бар! Яңа хис, яңа тойгы бар! Шул хис, тойгы Әмирҗан күзләре аша балкып, балкып кына түгел, ялтырап-яшьнәп карап тора... Аны Фәйрүзә дә сизде, тойды. Аңлады. Һәм, ирен дә уздырып:
– Юк, юк, берни дә чыкмады. Япа-ялгыз, үги, үксез бер җан кыйпылчыгы булып чыкты бу бала. Кемнеке, каян булуына бер тамчы ишарә дә юк, күктән төшкән кебек булды, – дип тик торды.
Кабат өйгә кайттылар. Кирәкле кәгазьләрне тутырып, аңа Әмирҗан белән Фәйрүзәдән кул куйдырткач, ничек дәррәү килеп кергән булсалар, шулай чыгып та киттеләр. Үзләре белән сабыйны да алдылар. Анысын ятимнәр йортыннан килгән табибә хатын күтәрде. Ул хәтта Әмирҗан кибеттән алып кергән бала ризыклары хакында да онытмады, бөртекләп сумкасына тутырды...
Өй бушап, зураеп калды. Өй генә түгел, Әмирҗан белән Фәйрүзәнең күңелләре дә бушап, нәүмизләнеп калды. Гүя аларның иң кадерле әйберләрен алып чыгып киткәннәр дә, менә хәзер чарасыздан аптырап басып торалар...
– Карчык, нәрсә булды бу? – Беренче булып Әмирҗан аңына килде.
– И әтисе, әйтсәм ышанмассың, үз балабызны алып чыгып киткән кебек булды... Бигрәк яраттырып, күңелгә кереп калды шул... Сабыйны әйтәм... Бәгырьдән өзеп алдылармыни... Ана йөрәге сизә ул, сизә... Нидер бар бу балада... Бездән нидер бар... Безнең бала кебек ул, безнең онык кебек...
Фәйрүзә елый иде. Әмирҗан аны юатып булашмады. Әмма хатынының күз яшьләренә битараф та калмады:
– Әле берни дә булмаган... Баш бәласе түгел. Кайдалыгын беләбез, барып йөрербез. Ары таба нишләргә икәнен Ходай Тәгалә үзе күрсәтер... Тапканбыз икән инде, димәк, шулай кирәк булган. Безнең язмышлар ничек кенә булса да барыбер береккән булып чыга...
Фото: npr.org
(Дәвамы бар).