Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 август 2022, 14:36

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (3)

Мин, күргәннәремнән котым очып, каттым да калдым. Шуннан болар, миңа карап: "Ә син хәзер үзең аска сикерәчәксең", – диләр...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (3)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (3)

(Дәвамы.)

Мансур ни уйларга да белмәде. Очкыч һәлакәткә очраган дияр идең, бу турыда көне-сәгате белән билгеле булыр иде. Рация эшләп тора.

Ул, трактор кабинасының түшәменә үрелеп, тышкы кат белән эчтәге катыргы арасына яшереп куйган аракыны тыгылып алды һәм ярты стакан чамасы салып, дустының авызына терәде. Моңа ничек итеп эчерергә инде? Авызына салсаң, тончыгырга мөмкин, дип уйлап та өлгермәде, дусты үзе, кулларын күтәреп стаканны алды. Күзләрен ачар ачмастан, зур-зур гына уртлап, йотып җибәрде. Чак-чак тын алып, “Су-су-у”, дип кабатлады. Мансур көн дә үзе белән йөртә торган чәен төшеп алды. Суынмасын өчен, чәй салынган савытны тракторның төтен морҗасы янына беркетелгән калай тартмага  куя торган иде ул.

Әллә шикәрле кайнар чәйдән, әллә теге бер-ике йотым шайтан суыннан Фәриткә әзрәк адәм төсе керә башлап, сүз дәшәр хәлгә килде.

Моны тизрәк медпунктка алып барырга кирәк, дип уйлап та өлгермәде, Фәрит:

– Якташ, әгәр дә мине үтермәсеннәр дисәң, мине беркайда да алып барма. Үзеңә дә тынычрак булыр, – дип сөйләнде.

Нәрсә булган моңа? Саташамы? Тизрәк медпунктка алып барырга кирәк. Әнә, буранлап яуган җепшек карданмы, әллә берәр кайда ятулыкка батканмы, киемнәре бозланып ката башлаган. Мансур, тракторының тыштагы утларын кабызып, эчтәгеләрен сүндереп, алга кузгалды. Йөген иске шахталарның берсенең эчендәге штольняга илтеп бушатты. Кире борылган гына иде, дусты тагы ярым саташып:

– Мансур дус, минем кире кайтканны белсәләр, мине үтерәчәкләр. Миңа кайда булса да яшеренергә кирәк. Безне бит вертолеттан елга бозына очырып киттеләр. Берүк мине табып алганыңны беркемгә дә сөйләмә, – дип, еламсырый башлады. Барча көчен җыеп, трактор ишегенә ябышып, төшеп үк калырга чамалады. Мансур чак тотып калып, кире урынына утыртты. Фәрит елый иде. Мансур, аны тынычландырырга теләп:

– Курыкма, беркемгә дә әйтмим, ят тик кенә җылы кабинада. Тышта суык, хәзер катасың боз булып, – дип кисәтте дә, тракторының тизлеген арттырып, кире шахтага таба юл алды.

Төнге смена бетәргә тагы берничә сәгать бар. Шуңа да тышта караңгы. Тракторның фаралары да аска каратып, юлны яктыртыр өчен генә көйләнгән. Шахта эчендәге прожекторлар нык яктырта яктыртуын, әмма тузан сырган тәрәзәләрдән бернәрсә күрермен димә. Кабина эчен ачып кына карамасалар. Андый хәлнең әле булганы юк. Берәр эш кушарга кирәксә генә, бригадир, трактор калайларына берәр тимер белән суккалап, үз янына чакырып төшерә төшерүен. Мансур, бик суыкларда кияргә дип кабинада йөрткән тунны Фәрит өстенә япты.

– Ят шушылай тыныч кына, берәр нәрсә уйларбыз, – дип куйды. Фәрит дәшмәде. Җылы кабинада бөтенләй изрәде, ахры.

Мансур тагы бер-ике юл юллады. Үзенең зиһенен көчергәнешле уйлар бораулады. Нишләргә? Нәрсә уйлап табарга? Әллә саташа, әллә дөресен сөйли? Белмәссең. Ә дөресен сөйләсә? Менә сиңа эшләр, шык-шык итә тешләр, диярсең. Әйе… Шулай дияргә генә кала. Кайда яшерергә, ничек яшерергә?! Шахта эчендә тармаклар бар инде ул барлыкка. Аларның саны юк. Ләкин берәр кеше барып юлыкса? Эш бик тыгын булмаганда, йә бик йончып китсәләр, егетләр, алмашлап, берәр, яртышар сәгать шул ташландык тармакларга кереп, ял итеп, йоклаштырып алгалыйлар. Бригадир барысын да карап өлгереп бетәмени. Үзе урынына берәр ышанычлы куштанын калдыра да, ул үзе дә кайчак кереп ята. Әнә, теге сменада бригадир бик явыз дип сөйлиләр иде, бер егерме көнләп булыр, башына таш ишелеп төшеп, базага озаттылар үзен.

Тагы да, Фәрит үзе саташып китеп, эшчеләр янына килеп чыгуы бар. Я булмаса, эчкәрәк кереп  адашуы мөмкин. Шахтада иске тармаклар бер-берсе белән кисешеп, чуаланып беткәннәр. Тыштагы штольняларга төшерер идең, андагы иске тармакларны Мансур белми, икенчедән, кайда яшерәсең. Алдан карап куймагач, әйбәт кенә тишек табып буламы?

Мансур якташын үзе буш токым илтеп бушата торган иске шахтаның берәр штольнясына төшереп яшерергә булды. Тракторының фарасын шул якка борып куйды. Ярый әле бу тармак кое кебек кинәт аска төшеп китми, ә аска таба сөзәк кенә бара. Фәритне көч-хәл белән уятып, бер якка чокылып кергән тармак эченә алып төшеп яткырды. Өшер дип куркасы юк, тирәнрәк кергән саен җылына бара. Унсигез-унтугыз градуслар булып, җәен-кышын шул чамалардан артмый. Күп очракта, һава алышынып торсын өчен, шахталарны аерым бер кагыйдә белән төзиләр. Бу шахтада да сизелер-сизелмәс җил йөреп тора. Шуңа да, ул дустын бер зур гына таш артына, стена янына салды. Трактор урындыгы астындагы сырма чалбар белән бушлатны кидереп, өстенә теге тунны япты. Уятып, тагы бераз аракы каптырды. Нык йончыган һәм өшегән кешегә аракы йоттырып, тәнен аракы белән уганнарын ишеткәне бар иде аның. Калган аракыны Фәритнең баш очына куйды да, тиз-тиз штольня буйлап өскә, чыгар якка үрмәләде.

Кире төп шахтага килгәндә тәмам яктырып, смена алыштырыр вакыт җиткән иде. Аны алыштырырга килгән урыс егете, тун юклыгын күреп:

– Кайда туның? – дигәч, Мансур:

– Сатып эчтем, – дип, көлгән булды.

– Алдама, татарлар эчми. Без генә ул, эчәргә булса, азаккы ыштанны да аракыга алыштырабыз. Ә сез, татарлар, бик тә хәйләкәр халыксыз, турысын беркайчан да әйтмисез, – дигәненә, Мансур, елмаеп:

– Хәйләкәрлек – акыллы булуның бер билгесе. Ә тунга килгәндә, урлап алып киткәннәр, ахры, үзем дә тапмадым, – диде дә, үзенең шома гына котыла алганына шатланып, көлеп җибәрде. Болай шома алдый алганы юк иде әле аның. Барча туганнарына “дөресен сөйләгез, тик дөресен генә”, дип тукый торган иде. Менә хәзер үзе, теге вакытта хәрбигә шыттырган кебек, борчакларны сибеп җибәрде. Тормыш булгач, алдашырга да туры килгәли икән шул.

– Ярар, кайткач, угрының икәүләп мөгезен боргычларбыз, – диде дә теге егет, башкача сүз куертып тормыйча, тракторга менеп тә утырды. Чынлап та, мондамы соң урлашу. Угрыны хәзер үк табалар да, “мөгезен сындыралар”. Шуннан тегенең андый теләге бөтенләй бетә. Тәүдәрәк шулай Мәскәү балалар йортында тәрбияләнгән икәүне угрылыкта тотып өшкергәннәр иде, бүтән андый хилафлык кабатланмады. Башкаларга да үрнәк.

Көне буе Мансур ял итә алмады, тик Фәрит турында гына уйлады. Төшке аштан соң гына бераз басыла төште. Мансурны смена алдыннан  бергә эшләгән егетләре уятты. Алар, аптырап:

– Ни булды сиңа? Элек иң беренчеләрдән булып торып әзерләнә башлый идең. Ә бүген? Йокы чүлмәгенә әйләнгәнсең! – дип көлештеләр.

– Әллә нигә авырсындырып тора. Күрәсең, җил бәргәндер, – дип кенә куйды. Шунда ук башына бер уй килеп, шахта медпунктына торып йөгерде.

Шахта табибы Мансурны тыңлап караган булды, авызын ачтырып тамагын тикшерде. Кулына берничә дару тоттырып, кайсысын ничек эчәргә өйрәтте.

– Менә монысы суык тигәннән, менә болары хәл-куәт тупларга ярдәм итә. Болары инде витаминнар, – дип, кабат-кабат кабатлады. – Онытсаң, менә язып бирәм, – дип, кәгазьгә дә язып кулына тоттырды.

Смена алдыннан  Мансур ашханәгә барып, бик шәпләп ашап алды. Һәм пешекче үзбәк егетләренә:

– Тракторда смена буе селкенеп бик ачыктыра. Булдыра алсагыз, берәр нәрсә чамалагыз әле, егетләр, – дигәч, тегеләре шатланып риза булдылар. Чөнки бу татар егете аларга “чучмек, чурка”, дип беркайчан да кимсетеп исем такмады. Ни дисәң дә, үз мөселманың. Алар Мансурга бик шәпләп термоска куе үлән чәе салып, итле карабодай боткасы тоттырдылар.

Пешекче егетләр ашханәнең бер буш бүлмәсен үзләренә яшәргә кулайлаштырып алганнар. Бу алты үзбәк бик дус яшәп, тату эшлиләр. Аларның кайчан, кайсысы ял иткәнен дә белмәссең. Татар егетләрен үзләренең туганнары кебек кабул итеп, ашарга бүлгәндә тәмлерәк кисәкләрне аларга салалар иде. Безнең егетләр исә аларны шырпы кебек чәнчеп торганнардан бергәләшеп яклашалар. Гомумән, ике якка да файдалы һәм күпләрнең саруын кайнаткан дуслык иде бу. Чөнки мондагы җәһәннәм тишегендә күпчелекне украин һәм урыс егетләре тәшкил итеп, алар үзләрен һавалырак тоталар. Туры килгәндә, башка милләт кешеләрен кимсетеп алырга да күп сорап тормыйлар. Алар барысы да мөселманнар бөтенләй яшәмәгән, йә булмаса, бик әз яшәгән өлкәләрдән булып, аларга тарих китабы сүрәтләнгән татарлар гына иң чын һәм иң дөрес татар. Шуңадырмы, әзрәк куркыбрак, шөрләбрәк, шикләнебрәк карыйлар. Ә инде үзбәкләрне алар кышлакта ишәккә атланып кына көн күргәннәр исәбендә йөртеп, ачыктан-ачык көләргә генә торалар.

Менә смена алышынды. Мансур, гадәттәгечә, бүген дә тракторга утырды. Тәүге юлда ук коты очты. Чөнки теге сменадагы егет, йөкне гел бер якка гына аударып, Фәрит яткан штольняны күмә язган иде. Ипләбрәк карагач, тынычланды тагы. Тагы бер-ике юл юллагач, ниһаять, дусты янына төшеп китте. Фәритне калдырып киткән олы ташны чак тапты. Ярый әле, фонарь бар.

Фәрит һаман йоклый иде әле. Уяткач, куркып китте. Дусын танып алгач кына бераз тынычланып, монда ничек килеп эләккәнен сорашты.

– Беркемгә дә дәшмәдеңме, малай? – дип, төпченә башлады.

– Юк, юк. Үзең беләсең дә инде миннән сер чыкмаганын. Әлегә беркемгә дә әйткән булмады. Сөйләшенгәнчә.

– Дөрес эшләгәнсең, якташ. Әгәр үзем күргәннәрне сөйләп сине ышандыра алсам… Һушың китәр, малай. Кайда килеп эләктек без! Кайда! – дип сөйләнә-сөйләнә, термостагы кайнар чәйнең яртысын эчеп бетерә язды. Тирләп чыкты. Мансур, тиздән тагы килергә вәгъдә биреп, табибтан алган дару-витаминнарны дустына эчереп, ашаргаларны калдырып, өскә менеп китте. Башкалар, белмәскә булгач, белмәсеннәр. Трактор озак тоткарланып торса, шик туа башларга мөмкин.

* * *

Дусты янына ярты смена эшләгәч кенә төшә алды. Фәрит, Мансур килеп җитү белән:

– Тагы аракың юкмы? – дип сорап куйды.

Мансур, аның баш очыннан калган аракыны чыгарып, алдына куйды. Фәрит көлемсерәп башын чайкады да, дустына карамый гына термос капкачына тутырып салып эчеп җибәрде. Ипи кисәге кабып, чәйни-чәйни сүзен башлады:

– Вертолетка утырып һавага күтәрелгәч тә көньякка юл алдык. Мин тирә-якны җентекләп карап барам. Әллә күңел сизгән, яр буе сызыкларын хәтердә калдырырга тырышам. Аста иксез-чиксез тайга. Бар тирә-юнь кар астында. Очкыч, чамалавым буенча, елга буйлап оча. Әзрәк баргач, безнең якка Токарчук чыкты һәм:

– Егетләр, авыруларны ишек янына ук китерегез әле носилкалары белән, – дип, безгә дәште. – Алар да күрсеннәр кышкы тайганың матурлыгын, – ди, винт һәм мотор тавышын җиңәргә тырышып, кычкыра-кычкыра. Без, тинтәкләр, егетләрне носилкалары белән ишек янына ук китереп куйдык. Токарчук белән Мартин икәүләп очкыч ишеген ачтылар да, тәүдә теге таза урыс егетен носилканың аргы башын күтәреп кенә ачык ишектән аска шудырдылар. Без аны-моны уйлаганчы, икенче авыру егет тә түбәнгә тәгәрәде. Ә бит биеклек ару гына, биш-сигез йөз метрлап булыр. Николай, үзен-үзе белештерми, Токарчукка барып ябышты. Мартинда, күрәсең, пистолет әзер торган, Николайның корсагына терәп диярлек атып җибәрде. Николай бөгелеп төште. Шунан тегеләр шаркылдап көлешә-көлешә, кабахәт сүгенеп:

– Шул кирәк сезнең кебек дөреслек эзләүче колларга. Сез, инәгезне шулай-тегеләй иткән нәрсәләр. Сез үзегез дә белмисез бит кемнең коллары икәнлегегезне! Безнең коллар сез, безгә алтын юдыгыз, безгә! Безгә… ишәкләр! – дип, җикеренә-җикеренә, аны типкәләп аска очырдылар.

Мин, күргәннәремнән котым очып, нәрсә әйтергә дә белми, нәрсә эшләргә дә кыймый, каттым да калдым. Шуннан болар, миңа карап:

– Ә син хәзер үзең аска сикерәчәксең, – диләр. Мин, тиле кеше кебек, алар белән ризалашып, башымны кагам. Әҗәл минутларын сузам. Юк, минутларын түгел, секундларын саныйм. Мартин, усал ыржаеп:

– Я, батыр, нәрсә әйтерсең? Куркытамы? Югыйсә, хәзер атып та тормыйм, арт ягыңа тибеп төшерәм, дип, очкыч уңаена чайкала-чайкала миңа килә башлады. Мин, беткән баш беткән дип, ачык ишектән еракларга күз салам. Аска карарга куркындыра. Шулай да карадым. Иң курыкканым  шунда булды. Чөнки очкыч елга өстеннән генә оча. Ә елга өсте шоп-шома ялтырап яткан боз. Тайга өстеннән очса, ичмасам, нинди генә булса да сукыр бер өметең булыр иде исән калуыңа. Тоттым да, Токарчукка карап:

– Чемоданны алырга буламы? – дим, гомеремнең азаккы секундларын һаман сузам.

Болар тәүдә бөтенләй телсез калып бер-берсенә караштылар да, икесе берьюлы шаркылдап көлә башладылар. Минем чемоданны аяклары белән типкәләп дигәндәй уртага чыгардылар һәм ишектән аска очырдылар. Берәм-берәм башка егетләрнең дә әйберләре очты. Мин, ни булса шул булыр дип, очкычның тәгәрмәчләре беркетелгән торбаларга ябышырга исәпләп, аска сикердем. Әлеге дә шул секундларны сузам. Баш ярылып чыгардай тизлектә эшли, тәнем бер пружинага әйләнгән. Ничек эләккәнмендер, үзем дә аңламыйм. Әллә картәни өйрәткән догаларны кабатлау галәмәте, әллә яшәргә омтылыш көчле. Дога дигәннән, аны очкычка утырганда гына укыдым укуын. Ә менә вертолетта барганда кайда инде догалар укып Аллаһка ялвару. Анда уйларга да вакыт булмады шикелле. Нәрсә этәргәндер мине бу адымны эшләргә? Белмим. Шушы биеклектән бозга сикерсәң, аякларың җилкәңнән килеп чыгачак. Билләһи. Тегеләр үрелеп карадылар да, ах иттеләр. Мартин, коралын чыгарып, атарга чамалый, Токарчук кулларын селки башлагач кына ниятеннән кайтты шикелле. Токарчук кычкыра:

– Синең гомергә бәхәсләштек. Мин сине “унбиш минут түзәсең” дим. Ә ул “егерме минутка тартыр” дип ныкыша. Әйдә, мине куәтлә, унбиш минутка түз инде, – ди.

Ходайның рәхмәте, бая ук чыккан җил көчәеп, очкычны селкеткәли башлагач, ул, өстәге җилдән качып, хәтсез генә түбәнәйде шикелле. Җитмәсә, минем бәхеткә, буранлап кар яварга тотынды. Вертолет җиле, буранга кушылып, битемне кар белән рәхимсез чыбыркылый. Нишләргә? Тагы ун-унбиш минут түзәргә була булуын. Бияләйләр дә кесәдә. Тыгылып алып булмый. Күрәм: елга кинәт борылыш ясаган урында җил карны елга уртасына чаклы сырынтылап өйгән. Әллә очучы ялгышты, әллә җыяр ризыкларым бетмәгән булып чыкты. Шул сырынтыга җитәргә бер ун метрлар кала, тәкъдир-күрәчәгемне Аллаһ кулына тапшырып, бисмилланы әйтеп, кулларымны ычкындырам. Күрәсең, дөрес чамалаганмын, җил дә ярдәм итте шикелле. Шул сырынты коткарды мине. Ә син хәзер, бар тизрәк, эшеңә. Шик төшмәсен. Мин арыдым, якташ, йоклап алам, – дип, тунга төренә биреп, бөгәрләнеп ятты.

Мансур кире килгәндә буш токым хәтсез җыелып киткән иде. Шуңа да егетләр аны шелтәләп каршыладылар.

– Кайда йөрисең? Әллә йокы симертеп алдың инде? – дигән булдылар. Мансур,  ваемсыз күренергә тырышып:

– Әй, сөйләмәгез инде. Ике тәгәрмәч арасына зур таш кереп утырды, чак чыгардым. Тракторны күтәртеп, лом белән этләнергә туры килде, – диде.

Аны шелтәләргә җыенган бригадирга да шул ук җавап иде. Ул инде:

– Карабрак йөре. Монда сиңа кохоз басуы түгел, – дип, аның авылдан чыкканлыгына төртелеп алды. Мансур эчтән генә, “ярый әле, арттан килмәделәр” дип шатланды.

Таң атуга табарак ул Фәритне тагы да өскерәк тармакка күчерергә булды. Югыйсә, бу тишек киләсе сменада ук буш токым белән капланырга мөмкин бит. Аллаһым сакласын, аннан Фәритне тереләй кабергә күмү кебек була. Бу уйлардан Мансурга, ничектер, бик тә куркыныч булып китте.

Смена бетәр алдыннан ул шулай итте дә. Тирә-ягына олы-олы ташлар өеп, кеше-мазар шәйләмәслек итеп яшерде. Чөнки былтыр кайбер егетләр, килгән көе көе самородок эзләп, иске шахталарның астын-өскә актарып чыктылар шикелле. Мансур аларга иярмәде. Алтын тапсаң да, кагыйдә буенча, ул синеке түгел. Нигә башны юкка куркыныч астына тыгарга.

Түрәләр катгый кисәтеп килсәләр дә, кайбер усаллар һаман да бу кәсеп белән шөгыльләнәләр. Имеш, теге сменадан бер егет зур гына алтын кисәге тапкан. Табылган алтын смена түрәсенә тапшырылырга тиеш. Аның авырлыгына карап сиңа бүләк бирелә. Әмма әле беркемнең бүләк алганы булмады. Имеш, ел азагында бирәчәкләр икән. Инде икенче ел шул вәгъдәләр һавада эленеп торалар. Егетләр шуңа күрә дә ара-тирә табылгалаган алтынны тапшырып бармыйлар,  кем ничек булдыра ала, шулай саклыйлар. Кайбер шомараклар үзләре генә белгән ярык-йорыкка яшерәләр, һичьюгында, тирә-якта аунап яткан зур-зур кварц ташлары астына тыгалар.

Фәрит үзенең маҗараларын икенче төнне генә сөйләп бетерә алды.

– Шул кар сырынтысы коткарды мине. Һушыма килгәндә, авыз-борынга кар тулган, бөтен җирдә кар. Борылып та, кузгалып та булмый. Курку да үзенекен итә. Очкыч түбәнәеп, лепкәгә бер-ике пуля җибәрмәсәләр ярар иде, дип уйлыйм. Хәтта колагыма бер-ничә тапкыр бер-бер артлы аткан тавышлар да ишетелгән кебек булды.

Шулай күпме басып торганмындыр, корсакка, җилкәгә тулган карлар эреп, өши башладым. Кузгалырга чамалап карыйм, юк, булмый… Тырыша торгач, чак-чак бер аякны селкетеп, басып торган урынымны киңәйтә алдым. Әйтүе генә җиңел. Юньләп тын алырга да чама юк. Күкрәкне тирә-яктан кар кыскан. Күрәсең, карга чумган мизгелдә күкрәктә булган барча һава чыгып беткәндер, дип уйлыйм. Мин, әйтерсең лә, җиргә каккан казыкмын. Һич селкенермен димә. Барча булдыра алган эшем – көчергәнешле уйлый гына алам һәм тегеләрдән котылганыма шатланам гына. Әле тагы мине нинди сынаулар көткәнен белгән юк. Тырыша торгач, аякларны кымшатып, тирә-яктагы карларны таптый алырлык хәлгә килдем. Ә гәүдәмне һаман селкетә алган юк. Куллар нишләп күтәрелеп калган, үзем әле дә аңлый алмыйм. Алар да селкетерлек түгел. Аяк астындагы карны таптап, чүгәләргә чамалап карыйм, барып чыкмый. Тырыша торгач, тегеләй-болай, гәүдәмне селкетә алдым. Аннан инде эш хутка китте. Тын алуы да җиңеләйде. Умарта кортының чагасы ничек үзенең биләвеннән этләшеп чыкканын күргәнем бар иде, мин дә шулай хәзер.

Кар тоткынлыгыннан котылганда таң аткан иде инде. Чыгып яттым кар өстенә. Буран котыра. Бу миңа бик тә кулай. Очкычтан сикерер алдыннан күренгән манзараны хәтерләп, үземнең нинди урында икәнлегемне билгеләдем дә кире елга буйлап киттем. Төнлә мине кем сагаласын да, кем эзләсен. Тизрәк бу урыннан таярга кирәк. Теге, кем әйтмешли, хәрәкәттә бәрәкәт, диләрме әле? Күп тә үтми, боз өстендә челпәрәмә килгән чемоданымны да табып алдым, киемнәремне алыштырдым. Ярап куйды, югыйсә. Калган иптәшләрнең әйберләре дә очрады. Аларны актарырга кулым бармады. Төш алдыннан Николайның гәүдәсенә тап булдым. Кар каплап, янына җил сырынты ук өя башлаган. Аны шартына китереп җирләп булмады. Үземнең җан кадерлерәк. Боз өстендә нинди кабер казу ди ул. Шул инде, әз-мәз белгән догамны укып, кар белән өстен капладым да тагы алга таба киттем. Үзем качып киткән тоткынлыкка. Тарлавык авызына килеп җиткәндә, мин инде ярты үлек идем, шулай да сакчыларның торган урыннарын төнлә үттем. Алар бит безне кыш көне бөтенләй сакламыйлар. Кыш кем качсын. Менә шулай, якташ. Калганын үзең беләсең. Һәм дә минем калган гомерем синең кулда.

* * *

Боларны белгәннән соң Мансур, бар булган хәлләргә нәтиҗә ясап, күп нәрсәләрне төшенде. Нурзиядән бер мәртәбә булса да хат килмәде. Ә Мансур атна саен хат язып торды. Уйлап карасаң, монда эшләгән берәүнең дә хат алганы юк. Яшерен төзелеш, диләр. Армиядә дә, яшерен хезмәттә булганнар да якыннары белән хат язышалар. Ә монда?.. Өстәге түрәләргә бу турыда мөрәҗәгать иткәч, Токарчук:

– Бу – яшерен төзелеш. Шуңа да, хат алышу турында онытыгыз. Килешүгә үзегез үз иркегез белән имзагызны куйдыгыз. Сезне беркем дә монда көчләп алып килмәде. Шулай булгач, иптәшләр, тагы бер-ике елга түзәсез инде. Сезгә юкка гына кешеләр еллар буе алмаган эш хакын түлиләрмени! Французлар әйткәнчә, “шундый тормыш”.

Тора-бара, Мансурның да шикләре үсте, ныгыды. Һәм ул да моннан беренче мөмкинлек булган көе таярга кирәк дигән карарга килде. Хәзер Фәрит тә аруланып ныгыды. Аягына басып йөри башлады. Мансурның:

– Карале, якташ, син әзрәк аруландың. Әйдә, бөтен сменага чыгып күрен дә, сөйләп бир нәрсә булганын. Тиз арада бөтен ил белер кабахәтләрнең пычрак эшләрен. Судка, прокурорга хәбәр итәргә кирәк, – диюенә, моңсу гына елмаеп:

– Их син, Мансур, якташ, бигрәк беркатлысың. Нәрсә эшли ала мондагы бер төркем кеше. Син сакчыларның – теге хәрбиләрнең берәрсе белән сөйләшкәнең бармы? Алар бит бөтенләй бездән аерымнар. Аерым яшәп, аерым ашыйлар. Теге чакны казармалары янына барган идем. Берәр якташны табып булмасмы дип. Таптың ди, тапмый. Сакчылары: “Тагы бер адым атласаң, атам”, – дип, автоматын миңа төзәп, затворын тартып та куйды. Безне алар, беләсең килсә, зеклар дип исәплиләр.

Табигаттә күптән яз котырына. Монда ул бик кискен һәм тиз була дигәннәре чынлап та дөрес икән. Тирә-як көннән-көн яшәрә бара.

Фәрит, аяк асты тәмам кипмичә торып, моннан китмирәк торырга булды. Тайганы юньләп белмәгән кешегә анда тыгылмавың хәерлерәк икәнен аңлый иде ул. Үзе соңгы арада матураеп, хәлләнеп китте. Ә Мансур киресенчә. Чөнки үзенә бирелгән өлешне дусты белән бүлешә. Фәрит, җайлап кына, Мансур калдырган шахта фонаре белән, үзе качып яткан иске шахтаны аркылы-буй өйрәнә башлады. Хәтта бер урында гарәп хәрефләре белән язылган язулар да тапты, тик укый гына белми. Бу шахталарның берәр тармагы кыялар өстенә чыкмый микән дип өметләнә иде ул. Сакчылар саклаган чикнең аръягына, яр буена барып чыкса тагы да кулайрак булыр иде.

Ял көне иде. Бу юлы вертолетта шахта түрәләре дә килде. Тагы җыелыш булды. Теге сменадан  кемдер Токарчукка имгәнгән иптәшләре турында сорау бирде. Шунда Мартин торып басты да:

– Рәхим итегез, менә кичә генә чыккан өлкә гәзитенең баш мәкаләсе, – дип, гәзит селкеп күрсәтте. – Үзегез укыйсызмы, әллә укып кына чыгыйммы?

Эшчеләр бердәм:

– Үзегез генә укыгыз, – диештеләр.

Халык кинәт тынып калды. Мартин тамак кыргалап алды да кычкырып укырга кереште. Мәкалә “Төзүчеләр батырлыгы” дип атала иде. Анда Байкал-Амур магистраленең фәлән-фәлән туннелендә эшләгән яшь эшчеләр бригадасының, гомерләрен аямыйча, зур аварияне булдырмый калулары, геройларның үлгәннән соң медальләр белән бүләкләнүе, укып чыккан мәктәпләрендә бронзадан бюстлары урнаштырылачагы, мәктәпкә аларның исеме биреләчәге, ата-аналарына гомерлек пенсия тәгаенләнәчәге турында язылган иде. Сәламәтлекләренә зыян килгән иптәшләр дә шундый ук медаль белән бүләкләнеп, санаторийга юлламалар бирелде” диелгән. Шул һәм шул иптәшләрне Бөтенсоюз комсомол оешмасының Дан китабына мәңгегә язарга диелгән тәкъдим кертелгән. Барлыгы дүрт фамилия. Шул-шул ел, шул ай, шул көн. Сәламәтлекләренә зыян килгән төзүчеләр өлкәнең үзәк хастаханәсендә сәламәтлекләрен ныгыталар, аларның сәламәтлеге ышанычлы кулларда диелгән. Фоторәсемнәре дә бар иде гәзиттә.

Халык “аһ” итте. “Менә, дөрес. Во, ичмасам, безнекеләр”, дип гүелдәштеләр. “Шул кирәк эшләгән кешегә”, дип кычкырыштылар. Күпләр, әлбәттә, бернинди авария дә, шулай ук бер нинди батырлык та булмаганын беләләр иде. Бу – шахталарда еш очрый торган гадәти фаҗига иде. Шулай булуына карамастан, шундый зур итеп язып чыгару һәм дә бу бичараларны болай зурлап хөрмәтләү эшчеләргә зур тәэсир ясады. Чөнки теге бичаралар урынында үзләре дә булырга ихтимал иде бит.

Элек бер дә җыелышларда чыгыш ясаганы булмаса да, Мансур түзмәде, сорау бирде:

– Ә теге Иванов Николай белән Заһитов Фәрит ни хәлдәләр? – Барысы да аптырап аңа борылып карадылар. Мартин, гәзитнең соңгы битен ачып, иң астагы бер мәкаләгә текәлде. Аерым басым ясап, укырга тотынды. Ул болай дип атала иде: “Коткы таратучыларның хурлыклы качулары”. “Шул ук төзелештә барча яшьләр якты киләчәк өчен җан атканда ике ялкау һәм коткычы, элекке комсомолецлар Н.Иванов белән Ф.Заһитовларның тәртипләре өлкә комсомол оешмасы утырышында каралды. “Алар – ничәмә-ничә орденлы комсомолга тап төшерүчеләр һәм моннан ары оешмада әгъза булып торырга тиеш түгел” дигән карар кабул ителде. Һәм оешмадан хурлыклы рәвештә куылдылар. Аларны фаш иткән бу мәкалә туган районнарның гәзитләрендә дә басылып чыгачак” диелгән. Фотосүрәтләре дә басылган. Хәтта карикатура да бар. Ике ялкау зур кашык тотып эштән качып китеп баралар, аларның арт якларына комсомол итеге тибелгән.

Зал тып-тын калды. Беркем бер сүз дәшмәде. Кемнең нәрсә уйлаганын бер Аллаһ кына белә. Мартин тагы биш-алты гәзитне эшчеләргә сузды. Гәзитләрне теләр-теләмәс кенә алдылар. Җыелыш шуның белән тәмам булды.

Мансур башын иеп үз барагына кайтып китте. Тәмам буталды ул хәзер. Эчке бер сиземләве белән генә “якташы дөрес булырга тиеш” дигән фикердә калды. Тик барысын да кычкырып әйтеп булмый. Фәритне кулыннан җитәкләп алларына китереп бастырырга иде дә бит. Ярамый. “Ярар, яшәрбез, күрербез. Вакыты әле түгел”, дип кенә уйлап куйды.

(Дәвамы бар.)

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (3)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: