Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 август 2022, 09:00

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (18)

Ә көннәрнең берсендә частебызга Мәскәүдән генерал килеп төште. Андый чакта ничек булганын беләсездер инде – бар җирдә идеал тәртип. Үләннәр буялган, казармалар ялтырап тора, сугышчылар өстендә яңа кием. Ә без, солдатлар, тын алырга да куркып сафта басып торабыз.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (18)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (18)

* * *

 

Телефон станциясендә утыра идем, тәрәзә аша Колбасюкның, Похомовның һәм Балабатыровның килгәннәрен күреп калам һәм коридорга йөгереп чыгып ишекне эчтән бикләп куям. Тегеләр керәлмәгәч шакырга ук тотыналар.

– Кем бар? –диям, көлеп җибәрүдән чак-чак тыелып.

– Үзебезнекеләр, – ди Похомов, минем шаяртуымны аңлап.

– Пороль.

– Өч чебен.

 Моны ишеткәч берни булмагандай ишекне ачып җибәрәм.

– Ә ни өчен соң паролегез «өч чебен?» – ди Колбасюк, гаҗәпләнеп.

– Бәй, сез бит өчәү, – диям, берни булмагандай.

Моны ишеткәч капитан шакката. Тик безгә генә сиздерми.

Төшке аш алдыннан дүртәүләп казармага кайтабыз. Капитан канцеляриядән чүкеч алып чыгып бирә дә, миңа дневальный тумбочкасы янындагы розетканы әйбәтләп кагарга куша. Шулчак Мөкыйм арттан килеп миңа төртә дә, йокы бүлмәсенә торып чаба. Аны куа китәм. Тоткач көрәшә башлыйбыз. Безгә Кошелев, Бреславский һәм Абдураимов кушыла. Бу гына җитми, караватлардан мендәрләр алып бер-беребезгә атышырга ук керешәбез. Аннан тирләп-пешеп көндезге ашка китәбез.

Ә кич белән Колбасюк: «Чүкеч кая?» – дип кычкыра. Үзем калдырып киткән дневальный тумбочкасы янына барсам – җилләр искән. Солдатлардан сорыйм – берсе дә күрмәгән. (Бездә, күз тимәсен, урлашу юк. Бары талап кына алалар).

Ә Колбасюк акыра гына. (Түзсәң – түз, түзмәсәң – түзмә). Үзем гаепле булгач каршы да әйтеп булмый. Икенче көнне дә шул ук хәл. Җитмәсә, ун тапкыр арттырып түләтү белән дә яный башлады бу.

Балабатыров килә дә: «Габдулла, чүкечеңне күрдем», – дип колагыма пышылдый.

– Кайда?

– Бүген канцеляриягә кергән идем, чүкечең Колбасаның сейфы эчендә ята.

– Ялгышмыйсыңмы?

– Юк.

Вәт, Колбасюк, вәт «суккин сын»! Миңа чүкеч биргән дә, үзе үк шуны урлаган. Җитмәсә, түләтергә дә чамалый.

Мин канцеляриягә кереп, әлбәттә, турыдан-туры чүкечнең кайдалыгын әйтә алам. Әмма, Ленин бабай әйтмешли, бүтән юлдан барырга булам.

Казармабыз кич «кадетлардан» бушап калгач ротабызның «медвежатнигын»– теләсә нинди йозакларны да ача алучы Кискинны эзләп китәм. Тапкач: «Шурик, эш бар иде», – дим.

– Нинди?

– Канцелярияне ачарга иде.

– Беләсең бит, мин бушка бармакка бармак та сукмыйм. Җитмәсә, моның өчен – канцелярияне ачканга статья.

– Шурик, син ни сөйлисең? Нинди статья? – дим дә, үпкәләгән кыяфәт чыгарып китеп барам.

– Габдулла, тукта инде, мин шаярттым гына, – дип Кискин арттан кычкыра. (Ә миңа шул гына кирәк).

– Рәхмәт, син чын дус икәнсең, – дим, елмаеп.

– Рәхмәтне кесәгә салып булмый. Берәр чәйханәдә сыйларсың.

– Хуп.

– Ә ни эшләргә кирәк?

– Канцеляриягә керергә. Аннан сейфны ачарга.

– Сейфны ачарга мин ризалашмадым, – ди Кискин, үзенә хакны күтәрергә теләп.

– Шурик, син бит оста. Һәм сиңа сейфны ачу берни тормый, – дигән булам, салпы ягына салам кыстырып. Кискин ни эшләсен инде, әлбәттә, күнә.

Төнге икеләрдә, бар халык йоклап беткәч, Шурик белән ишекне ачып канцеляриягә керәбез. «Бабай» шунда ук кесәсеннән ниндидер тимер кисәге чыгарып сейф йозагында чокчынырга керешә. Тырышулары юкка булмый – менә тимер ишек шыгырдап ачылып китә һәм анда, әллә күпме әйбер арасында үземә таныш чүкечне дә күреп калам. Гаҗәпләнүемнең чиге булмый. Менә сиңа Колбасюк, менә сиңа совет офицеры!

Шурикның тимер тартманың ярты мөлкәтенә хуҗа буласы килсә дә, «бабайга» моны рөхсәт итмим. Чөнки, ни өчен дигәндә, ул чак бөтен шик миңа төшәчәк! Шуңа күрә, чүкечне алам һәм саклап торып сейфны бикләтәм.

Ә икенче көнне иртән уставлы частьлардагы алдынгы солдат кебек ишекне шакып канцеляриягә керәм дә, кулымны чигәмә куеп: «Иптәш капитан, сезнең боерыгыгыз үтәлде – чүкеч табылды. Аны РМТО мөртәтләре урлаган булган», – дип Колбасюкка мөрәҗәгать итәм. «Кадетны» минем үз-үземне тотышым бик нык гаҗәпләндерә. Ә үзенең чүкечен күргәч өнсез үк кала.

Мин чигәмә кулымны куеп тагын бер кат сәлам бирәм дә, хәрбиләрчә борылып дөп-дөп басып чыгып китәм. Бары шуннан соң гына исәр кеше шикеле эчемне тотып көләргә керешәм.

Ә гомум алганда, Колбасюк ярыйсы гына кеше булып чыкты. Ул бүтән «кадетлардан» аермалы буларак, югарырак дәрәҗәдәге офицерларга да каршы әйтүдән тартынмый, кирәк икән, солдатларны да яклап чыга. Җитмәсә, шуларга өстәп, кызыклар да сөйләргә ярата торган адәм икән. Без, кай чакта, телефон станциясендә хәтта базар корткаларын да уздырып ташлыйбыз. Менә, мәсәлән, бүген дә шулай булды.

Иң башта якут Похомов ничек итеп үзенең ауга йөрүләре турында сөйләде. Аның сүзләрен тыңлап беткәч: «Ә сездә җеннәр бармы?» – дип сорыйм кызыксынып.

– Бар, – ди ул, шомырттай кап-кара вә кечкенә күзләрен мелт-мелт китереп.

– Үзеңнең дә күргәнең булдымы?

– Әйе. Нишләп булмасын.

– Алайса, сөйлә.

– Бездә тайга эчләрендә аучы йортлары бар. Шуларның берсе турында зәхмәтле диләр. Менә берчак дәресләрдән соң кичке ашка дип куян атарга чыгып киттем. Артыгын мавыгып ташлаганмынмы, караңгы да төшә башлады, тик, анысы, черт с ним, үч иткәндәй, себертмә бураны да күтәрелде. Өйгә кайтырлык түгел. Һәм мин киттем теге җенле аучы йортына. Барып җиттем. Курка-курка гына эченә кердем. Бар да тыныч. Мичкә ягып җибәрдем. Чәй кайнатып эчтем. Өшегәннәрем дә бетте.

Как сәкегә тунымны салдым да, ишекне бикләп йокларга яттым. Арытылган, шул сәбәпле, бик тиз «әвен базарына» киткәнмен. Күпме ятканлыгым хәтердә түгел, берчак тавышка уянып киттем. Башта кайдалыгымны аңламый тордым, ә бераз һушыма килеп үземнең зәхмәтле йортта икәнлегем исемә төшкәч, шыр җибәрдем. Тавыш-тынсыз гына яткан булам шулай. Ә өй эче яңгырап тора. Бер чак колакка доң-доң Кремль сәгатьләре сукканы һәм гимн җырлаганнары ишетелде. Бәй, бу бит минем рюкзактагы транзистор ласа! Сикереп торып сүндерәм. Урыныма ятуым була, тагын кемдер аны кабыза. Шунда гына аңлап алдым – бу җен эше. Хәзер кая инде урынымнан тору. Үземә генә тимәсә ярар иде дип тик йоклаганга салышып ятам. Шулай итеп иртәнгә тиклем күз дә йоммадым.

Бездә тагын бер сихерле урын бар. Аны халыкта «Зәхмәтле чишмә», – дип атап йөртәләр. Берчак шул тирәдән үтеп бара идем, җеннәр этемне буарга тотындылар. Мескенкәем сузылып ятты да, тыпырчынырга кереште. (Үзе тын да алалмый). Ярый әле аны бау белән җитәкләп алып бара идем. Шул сәбәпле, сөйрәргә керештем. Ә аны кузгатырлык та түгел – гүя, фил такканнар диярсең. Ярты сәгатьләп тырыша-тырмаша торгач тәки этемне коткардым. Бахыркаем җеннәр кулыннан ычкынды да, мине дә көтеп тормастан, авылга торып чапты һәм бу тирәгә бүтән аяк та басмады.

Без Володяның сөйләгәннәренә ышанмыйча көлеп үк җибәрәбез. Якут үпкәләп турсая да, телефон станциясеннән чыгып китә. Ә хәзер сүзне Чиләбе егете Александр Осолодков дәвам итә:

– Барыгыз да беләсездер инде, мин башта Хабаровск шәһәрендә хезмәт иттем. Шулай берчак ротадашым Иванов атлы солдат белән «самоволкадан» кайтып барабыз. КППга җиттек дигәндә генә бозау хәтле эт килеп чыкмасынмы шунда. Үзе нык куркыныч, тешләре бүренеке хәтле, безне ашарга кызыгудандырмы авызыннан селәгәе дә агып тора. Мин түзәлмәдем – торып чаптым. КППга җиттем дә, тиз генә кереп эчтән ишеген бикләп куйдым. Ә иптәшем теге якта торып калды.

Ярый әле эт хезмәттәшемне таламаган. Янына килеп иснәп караган да, китеп барган. Әмма, шул көннән башлап иптәшемдә әллә нинди үзгәрешләр башланды. Көннәр буе караватында моңсу гына утыра. Кеше белән сөйләшми дә, әйтсәң дә эндәшми. Ә берчак яныма килде дә: «Шурик, нигә мине эт янында ташлап калдырдың?» – дип сорады. Җавап та кайтарып бирә алмадым, оятымнан хәтта җир тишегенә кереп китәргә дә риза идем. Һәм шунда гына Ивановның «ычкыну» сәбәбен аңладым.

Ә көннәрнең берсендә частебызга Мәскәүдән генерал килеп төште. Андый чакта ничек булганын беләсездер инде – бар җирдә идеал тәртип. Үләннәр буялган, казармалар ялтырап тора, сугышчылар өстендә яңа кием. Ә без, солдатлар, тын алырга да куркып сафта басып торабыз. Офицер халкының да каушавы йөзенә чыккан. Менә берчак генерал казармабызга килеп керде. Без тирә-якны калтыратып аңа сәлам бирдек. Күренеп тора – ул канәгать. Бераздан Мәскәү кунагы казармабызны карарга кереште. Менә караватлар арасына килеп керде дә, трусикчан гына икенче ярустан аягын салындырып яка тегеп утыручы солдатны күреп калды. (Бу, әлбәттә, Иванов иде). Тирә-якны дер калтыратырга өйрәнгән түрәнең мондый әрсезлектән һушы китә. Ул солдат каршына килеп баса. Иванов үз эшен бүлмичә генә: «Ә мин синең кем икәнлегеңне беләм», – дип генералга дәшә. Тегесе бераз һушын җыйгач: «Кем?» – дип сорамыйча булдыра алмый.

– Генерал, – ди Иванов күз дә йоммыйча.

Моның нәтиҗәсе билгеле инде – Мәскәү түрәсе безнең командирларның җанын ала. Ә Ивановны «откомиссовать» итәләр.

Хәзер сүзне капитан Колбасюк ала:

– Мин Хабаровскига тиклем тайга эчендә урнашкан бер «ноктада» рота командиры булып хезмәт иттем. Ә бездә эчәргә су юк иде, шуңа күрә ат җигеп биш чакрым ераклыктагы чишмәдән ташыйлар. Иң сәере, бүтән эшләргә ялкаулык күрсәткән «кабан» халкы моның өчен атлыгып тора. Җитмәсә, шуңа өстәп, биябез аларны күрсә үз-үзен ата. Сәбәбен сорап та карыйм, әйтмиләр мөртәтләр. Ә бер көнне үзләренә сиздермичә генә күзәтергә булдым. Менә бер «дембель» «өрәктән» ат җиктерде дә, арбага утырып суга китте. Ике-өч чакрым да үтмәде, атын агачка бәйләп куйды һәм тәртәгә менеп чалбарын төшерде...

Ә мин икенче көнне үк шушы бияне күрше авылга алып барып нәсел айгырына алыштырып алып кайттым. Моны күргәч «кабаннарның» коты очты һәм алар башка суга барырга омтылып тормадылар.

Без шаркылдап көлеп җибәрәбез. (Тавышка хәтта Похомов та йөгереп кереп җитә). Ул сәбәбен белергә теләсә дә, якутка кабаттан сөйләп тормыйбыз инде. Похомов турсая да, кабаттан каядыр китеп югала.

 

* * *

 

Безнең полкка елына берничә тапкыр Владивосток шәһәреннән комиссия килеп тора. Баштагы исәр чакларда мин аларга зур өметләр баглый, үзебезне «бабайчылык» җәбер-золымыннан коткаручылар итеп карый идем. Тик, кая инде. Алар әллә инде безнең частьтәге уставтан тыш хәлләрне күрмәделәр, әллә күреп тә бармакка бармак сукмадылар – моны белсә бер Ходай гына беләдер.

Безнең полкта «бабайчылыктан» башка хилафлыклар да булгандыр. Тик, часть командиры үз кәнәфиеннән очу түгел, хәтта шелтә дә алмады. Күрәсең, Владивосток «кунакларына» акча төрткәндер, бүләкләр биргәндер.

Менә тагын корпус штабыннан комиссия килеп төште. Тик, безгә, солдатларга, алар бар ни, юк ни. Бары полк «кадетлары» гына эш күрсәтеп тыз-быз чапкан була.

Телефон станциясеннән чыгып казармага таба борылган идем – спорт мәйданчыгында җыелган бер төркем офицер игътибарымны үзләренә җәлеп итә. Ни булыр бу? Сугыш чыкмагандыр ласа?

Әйбәтләбрәк карасам – Владивостоктан килгән бер майор часть офицерларыннан физик әзерлектән «зачет» алып ята икән. Менә сафтан майор Жуков чыгып турник каршына килеп баса, үрелеп тимеренә тотына һәм әллә нәрсәләр эшләп боргаланырга керешә. Тик, берничек тә гәүдәсен күтәрә алмый. Бик озак азапланып та нәтиҗәгә ирешә алмагач кызарып-бүртенеп сафтагы үз урынына барып баса. Аннан чират дәү гәүдәле подполковник Масленниковка җитә. Ул полктагы миңа каныкмаган (Һәм, шул сәбәпле, үзем дә хөрмәт иткән) югары дәрәҗәдәге бердәнбер офицер. (Подполковникның хатынын да беләм. Валентина Николаевна бездә телефончы булып эшли. Бу ханым да ире кебек бик яхшы кеше). Дәү гәүдәле подполковник турник тимереннән эләктереп ала һәм, ни галәмәт, зур авырлык белән булса да күтәрелә башлый. Бер. Ике. Өч, Дүрт. Биш. Аякларым мине үзеннән-үзе спорт мәйданчыгына алып кереп китә. Ә Масленников алтынчы тапкыр да күтәрелә һәм тирләп-пешеп килеп төшә. Мин офицердан моны көтмәгән идем, аны күңелемнән, хәтта, кызганган да идем. Ә ул шәп кеше булып чыкты. Мин: «Молодец, товарищ подполковник!» – дип аны мактап алам. Масленников сүзләремнән эреп китә һәм елмаеп баш кага. Аннан чират капитан Солтангалиевка җитә. Ул да күтәрелергә азаплана, әмма, ни галәмәт, гәүдәсе бер урында тора, ә, аның урынына, аяклары үзеннән-үзе һавага менеп китә. Карап торуы бер кәмит, әмма «кадет» минем якташ – Дүртөйле районы марие, шуңа өстәп, бер тапкыр аресттан да коткарып калган иде, ошбу сәбәпле, елмаеп җибәрүдән үземне чак тотып калам. Аның урынына Лабай «зачет» тапшыра башлагач бар көлкеләремне тышка чыгарам – кәҗә тавышлары чыгарып көлеп җибәрәм. Әллә инде минем тырышлык та тәэсир итә – «кадет» өчтән артык та күтәрелә алмый, авыз эченнән сүгенә-сүгенә җиргә килеп төшә. Ә кемне әрләгәне аңлашыла инде. Тик, монысына артык исем китми. Без аның белән болай да дошманнар бит. Ә көлдерәсе килмәсә – бәләкәйдән спорт белән шөгыльләнсен иде. Бу очракта, берәү әйтмешли, сез үзегез гаепле, иптәш капитан.

Аннан чират «Элемтә үзәге» офицерларына җитә. Иң башта командирыбыз – чирле кеше кыяфәтле җирән йөзле майор Соболев чыга. Ул һәрвакыттагыча махмырдан калтырап торган куллары белән турник тимерен эләктереп ала да, көчәнергә керешә. Тик, кызганычка каршы, тырышулары нәтиҗә бирми – данлы Совет Армиясенең офицеры бер тапкыр да күтәрелә алмый. «Кадет» бәдрәфкә барырга соңга калган кеше йөзе белән сафтагы үз урынына барып баскач мин нәфрәтләнеп җиргә төкереп куям.

Аның урынына, үз чираты җиткәч Минченко: «Бу клоун барында мин «зачет» тапшырудан баш тартам. Вафин кичекмәстән спорт мәйданчыгыннан чыгып китсен», – дип тавыш куптара, аны тагын берничә «кадет» хуплап чыга. Мин алдынгы солдат кебек кулымны чигәмә куеп мондагы иң югары дәрәҗәдәге офицерга – Масленниковка: «Иптәш подполковник, иптәш өлкән лейтенантка мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегезче», – дим, устав кушканча. Ул, әлбәттә, ризалык белдереп баш кага. Аннан мин: «Иптәш өлкән лейтенант, беренчедән, мин клоун түгел, ә Совет Армиясе солдаты. Сезнең Совет Армиясе солдатын клоун дип атарга ни хакыгыз бар?! Һәм, икенчедән, мине ротадашларым – үзем кебек үк гади солдатлар монда үз вәкилләре итеп җибәрделәр. Чөнки, аларның офицерларыбызның физик әзерлек дәрәҗәсен беләсе бик килә. Сез хәзер турникта унбиш тапкыр күтәрелсәгез иртәгәдән үк без сездән үрнәк алып ныклап спорт белән шөгыльләнә башлаячакбыз. Ягез, үзегезне күрсәтегез», – дип Минченкога карчыгадай ташланам. Корпус штабыннан килгән комиссия вәкиле дә рота командирының сәясәт буенча урынбасарына вакыт сузмаска, ашыгырга куша. Менә «кадет» үз урыныннан чыга, озын куллары белән турник тимерен эләктереп ала һәм миңа нәфрәтле күз карашы ташлагач кеше ашаучы мумба-юмба кабиләсе вәкиле үз биюләрен башкарган кебек, асылынып торган килеш, төрле хәрәкәтләр ясарга керешә. Мин түзеп кала алмыйм – шаркылдап көлеп җибәрәм. Өлкән лейтенант шулай да өч тапкыр күтәрелә һәм сафтагы үз урынына барып баса. Мин аның артыннан сасы ис чыккандагы кебек борынымны тотып калам. Моны күреп калган «кадетлар» шаркылдашып көлеп җибәрәләр.

Безнең ротаның башка офицерлары качып КПда калалар. «Зачет» тапшыру чираты КТУ ротасына җиткәч мин «Элемтә үзәгенә» кайтып китәм.

«Кадетларны» мондый халәттә күрү минем өчен зур «козырь» иде. Чөнки, теләсә кайчан тегеләрнең авызларын: «Турникта да күтәрелә алмаган башың белән», – дип яба алачакмын бит.

Казарманы урап чыгарга да өлгермим, спорт мәйданчыгыннан кай арададыр кайтып җитәргә ирешкән Минченко: «Вафин!» – дип кычкырып җибәрә.

– Нәрсә кирәк? – дим, дорфа гына.

– Вафин, син минем белән нинди тонда сөйләшәсең?! – дип акыра бу.

– Үзеңә кара, – дим, ачуым чыга башлап.

– Менә нәрсә, солдат, мин сиңа ярты ел инде «Боевой листок» чыгар дип артыңнан ялынып йөрим. Әгәр ул ике сәгатьтән стенада эленеп тормаса бүген үк «кича»га[1] ябыласың, – ди дә бу, сүзем бетте дигәндәй, кырт борылып китеп бара.

Гауптвахта турында Минченко, әлбәттә, бераз шыттыра. Хәрби-Диңгез флоты төрмәсенә (ә бездә бүтәннәре юк) өлкән лейтенант башы белән генә тыгып куя алмый. Анда кемнедер утыртыр өчен иңеңдә зур йолдызлы погоннар кирәк.

«Кадетның» болай каударлануының сәбәбен дә аңлыйм. Чөнки, комиссия әгъзаларының ялгыш кына безнең ротага да килеп керүләре ихтимал. Шул чагында «Боевой листок» эленеп торса аның өчен бик яхшы бит.

Мин стена гәзитен чыгарырга булам. Чөнки, башыма бик яхшы тема килә.

Рота командирының сәясәт буенча урынбасарыннан ватман кәгазе белән ручка алам да, Ленин бүлмәсенә юнәләм. Башта бераз уйланып утырам да, илһамланып язарга керешәм.

Ә ун-унбиш минуттан стена гәзитем әзер иде инде. Аны тагын бер тапкыр укып чыккач канәгать йөз белән дневальный янындагы махсус стендка эләм һәм нәрсә булыр дип читтән күзәтергә керешәм.

Иң башта «Боевой листокны» «фазан» Агамиров укып карый. Аннан ул иптәшләрен – Токарев белән Чикуновны чакырып ала. Тегеләрнең мавыгып укуларын күреп Зайцев, Корсаков, Бреславский Һәм Ковин йөгереп килеп җитә. Иң азактан – ...бар рота ябырыла. Минченко мондый реакцияне көтмәгән иде – соңгы солдат китү белән үзе дә мавыгып укырга керешә һәм офицерларның физик әзерлектән зачет тапшыруларын яктырткан стена гәзитен өзеп алып канцеляриясенә шыла.

Ә мин: «Кирәгеңне алдыңмы, «кадет», дип тантана итәм. Минченко, әлбәттә, моның үчен чыгармый калмаячак, әмма, ул, бүтән беркайчан да миңа стена гәзите чыгарырга кушмаячак. Монысына йөз процент гарантия бирәм.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: odi-city.livejournal.com



[1] Кича – солдат телендә гауптвахта атамасы.

 

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас