Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 август 2022, 18:39

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (2)

– Ән-некәй генәм!.. Ай бит бу! Көмеш ай!.. Мөселман ае... Нишләп китек соң әле ул?

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (2)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (2)

         2

Иң беренче уйлары баланың кем, каян булуы хакында да, аны кая кую турында да түгел иде. Үлеп баручы бәгырь кисәген бу якты дөнья өчен ничек тә саклап калырга тырыштылар алар. Шуңа күрә, тирәнгә кереп уйламыйча гына, үзләренең кечкенә фатирларында пәри туе ясап, тыз-быз килеп йөрделәр. Әмирҗан су юнәтте, утын ташып, болай да җып-җылы мичне кабат тергезеп, дөрләтеп җибәрде. Фәйрүзә бала тирәсендә кайнашты: аны, дымлы чүпрәкләрдән арындырып, коры, йомшак җәймәгә төрде, җәймәгә сузып салгач, иң элек бөтен тәнен сөрткәләп, уып чыкты. Суыктан өшенгән, күгәренгән тән алсу төскә керә башлагач кына баланы йомшак җәймә эченә яшерде, кабат ачып, каткан кендек төенен карап, тикшереп алды... Аннары гына сабыйның авыру, ап-ак йөзенә иелде...

Бала, туктаусыз шыңшып яисә чыелдап торса да, рәхәтләнеп елап китә алмый иде. Бугазындагы төер аңа ныклап сулыш алырга, бу дөньяга кайтып җитәргә ирек бирмиме, әллә үзенең үксез, ятим язмышын сизенеп, тормышка кайтасы, яшәп китәсе килмиме? Фәйрүзә берничә мәртәбә чәпелдәтеп яңаклап алгач кына бала бөтен җаны-тәне белән калтыранып, төчкереп куйды, аннары авыр итеп сулыш алды да рәхәтләнеп елый башлады... Аңа кушылып, Фәйрүзә үзе дә елап җибәрде... Сөенеп елады. «Елаган балада өмет бар, сөбханалла... Болай булгач яшибез әле, җимерттереп яшибез, шулаймы? И-и, бәбекәчкәем, минем...» – дип сөйләнә-сөйләнә, ул, тынычсызланып, өстендәге җәймәне тибеп ачкан бала өстенә капланды. Дымлы маңгаеннан үпте, кайнар иреннәре беләң сабыйның иягенә кагылып үтте, күкрәгенә, кендек тирәләренә, бот араларына җылы сулышын өрде...

– Бәрәкалла, кыз бала икән бит бу!..

Фәйрүзәнең бот чабып кычкырып җибәрүенә шундук

Әмирҗан килеп җитте, хәтта бала үзе дә басылыбрак елый башлаган кебек тоелды...

– Кем, кем? Кызмы?

– Кыз, кыз, атасы. Кыз булгач – бәхеткә...

– Нинди бәхет инде ул, Фәйрүзә!.. Ни сөйлисең син?! Ташландык балага бәхет әзерләп куйганнар ди сиңа, көтеп тор.

Шунда гына Фәйрүзәнең башына барып җитте. Алар бит бүген хәтәр хәлгә тап булдылар, кеше тикле кеше баласы табып алып кайттылар. Мәче баласы яисә эт көчеге түгел, адәм баласы. Гаеп эшме бу? Гөнаһмы? Әллә – саваплымы? Кем баласы ул? Бу хакта кемгәдер хәбәр итәргә кирәктер бит...

– Милициягә илтергә кирәк. Алар аны нишләтергә белерләр...

Әмирҗанның өшеткеч сүзләреннән Фәйрүзә сискәнеп китте. Сикереп торып, әле һаман елап, чәбәләнеп яткан төргәккә барып ябышты.

– Ни сөйлисең син, карт дивана! Милиция нишләтә ала бу бәгырьне?.. Анасын табарга кирәк аның, атасын... Шунсыз бүтән милиция хакында авызыңны да ачасы булма!

Фәйрүзә, җәймәне бармак очына бөтереп, һаман әле елап яткан баланың ирен читләрен сөрткәләп куйды. Шунда көтелмәгән хәл булып алды. Бала Фәйрүзәнең кул җылысын тойдымы, кинәт елавыннан туктап калды, аннары, үрелеп, иреннәрен чәпелдәтә-чәпелдәтә, җәймә очын суыра башлады...

– Бәрәкалла! Имеп ята бит бу! Имәргә сорый... Әмирҗан, карале, яшәргә маташа ласа бу Хода бәндәсе!..

– Шулай булмый ни, ул да кеше бит.

– Бәй, әйдә, берәр нәрсә бирик соң... Сөт җылытыйк...

– Нинди сөт, анасы, үтерергә әйтәсеңмени?! Кибеткә чыгарга кирәк. Күкрәк сабыйларына ашата торган ризыклар бардыр әле.

– Бар, бар алайса, әнә бит ничек имә... Мескенкәем...

Әмирҗан кибеткә йөгерде, Фәйрүзә һаман бала тирәсендә бөтерелүендә булды. Үзе бертуктаусыз сөйләнде:

– И-и, бәбекәчкәем минем!.. Кемнең генә җан кисәгедер инде син... Кемнең генә газизедер... Анаң кайда да, атаң кайда икән инде... Үз ихтыярлары белән йөриләрме алар, әллә... Әллә шайтан коткысы йөртәме ул бәндәләрне? Каяле-каяле, бөтен җирең дә исән-саумы соң синең? Гарип-гораба дип ташламаганнармы?.. Шуңа гына каравым, тфү-тфү, ташка үлчим! Ә бусы ни тагын?

Фәүзия, бала чүпрәкләре арасыннан килеп чыккан ялтыравык нәрсәгә карап, тел шартлатып куйды.

– Ән-некәй генәм!.. Ай бит бу! Көмеш ай!.. Мөселман ае... Нишләп китек соң әле ул? Ай Аллам! Китек тормышка, китек язмышка, китек иманга ишарә кебек бит бу...

Ул арада Әмирҗан кайтып керде. Керде дә:

– Менә, карчык, бер кочак ризык, бөл ар дан ничек сөт ясарга икәнен язып алып кайттым, – дип, кап-кап әйберләрне өстәлгә бушатты. Ашнары, түшәктә чәбәләнеп яткан ярым шәрә бала янына килде. – Сөбханалла дүрт саны да бөтен бала ласа бу, ничек ташлый алдылар икән аны?..

– Атасы...

Фәйрүзәнең калтыраныбрак чыккан тавышында ниндидер шом сизенеп, Әмирҗан, баладан аерылып, хатынына күтәрелеп карады.

– Бөтенлеккә бөтен дә... Ниндидер, сер-сихер бар бу җан иясендә... Менә – китек ай чыкты...

– Нәрсә? Китек? Каяле...

– Китек шул... Юньлегә түгелдер... Кемдер сихерләп калдырган бу баланы. Аңа ияреп бәла-каза гына килмәсә ярар иде үзебезгә дә...

– Нинди юньсез сүз сөйлисең син, карчык? Нинди сихер? Нинди бәла? Хатын-кызлар түшләренә тагып йөртә торган гап-гади ай бит бу. Синең кызыңда да бар иде мондый ай...

– Китек бит ул, Әмирҗан...

– Булса ни... Бөтен нәрсә дә бервакыт туза, искерә, кителә...

– Шулай дисеңме?

– Беләсеңме мин нәрсә уйлыйм... Бу баланы ташлаган кеше калдырган моны. Эзе калсын, нәселе югалмасын, дип уйлаган ул...

– Бәй... Шулайдыр шул!.. Саклыйк алайса без моны. Ераккарак яшереп куйыйм әле, югалмаслык җиргә...

Эзе, нәселе хакында сүз баруны сизенепме, әллә ачлык үзәген өздеме, ул арада бала ярсып-ярсып елый башлады. Фәйрүзә, почмакта торган бирнә сандыгы яныннан сикереп торып, балага ризыклар әзерләргә чыгып китте. Әмирҗан, бала янына килеп, булдыра алган кадәр «бала телендә» сөйләшә башлады:

– Йә, җитте инде, җитте... Елама, елап гомер генә агып чыга ул... Башың исән бит, бөтен җирең дә исән, калганы безнең кулда. Аннары... Ходай Тәгалә кулында. Елама... И-и-и-и-и... И-и-и-и-и!..

Тамагын туйдырып алгач, бала йоклап китте. Фәүзия белән Әмирҗан, бала яткан түшәк каршына янәшә утырып, тын калдылар. Алар тормышларының үтә дә җаваплы, әмма үтә дә мавыктыргыч, серле чорына кереп китүен аңлый башлаганнар иде инде...

Фото: youla.ru

(Дәвамы бар).

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (2)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (2)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: