Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 август 2022, 10:00

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (17)

Ә мин барыбер бирешмәячәкмен. Әнә бөек Хэмингуэй да: «Кешене юк итеп була, тик аны җиңеп булмый», – дигән.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (17)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (17)

* * *

 

«Вакыт» тапшыруын карарга гына утырган идем, дневальный килеп мине телефон аша эш урыныма чакыруларын әйтте. «Берәр зур дәрәҗәле «кадетның» фатиры белән элемтә югалгандыр, шуңа линиягә чыгарга дәшүләредер», – дип уйлап теләр-теләмәс кенә телефон станциясенә юнәләм. Ишекне ачсам, моңа кадәр күрелмәгән хәл – борынга тәмәке төтене бәрелә. Бары аннан соң гына телефонистка Колосова белән майор Беловны күреп калам. Надежда Митрофановна, мескенкәй, елап беткән, ә элемтә начальнигы исерек иде.

– Гафу ит, – ди Колосова, – сине мин чакырткан идем.

– Зыян юк. Мин телевизор гына карый идем.

Эшнең асылына төшенеп алам. Майор Белов аңа бәйләнгән дә, Надежда Митрофановна мине ярдәмгә чакырган. (Һәм, шуның белән, элемтә начальнигының ачуын да китергән). Беловка үзенең кара ниятен тормышка ашыру өчен әрсез солдаттан котылырга кирәк. Әмма мин дә хатын-кызны авыр чакта ташлап китә торган егетләрдән түгелмен.

Майор кесәсеннән таушалып беткән «берлек» алып: «Мә, тәмәке алып кил», – дип миңа суза. Моны ишеткәч Колосова тагын да ныграк үксергә керешә.

– Иптәш майор, – дим, – бу боерыкмы, әллә үтенечме?

Моны ишеткәч элемтә начальнигы айнып киткәндәй була. Ул чайкалып куя да: «Үтенеч булса?» – дип сорый.

– Үтенеч булса – үтәмәячәкмен!

– Ә боерык дисәм?!

– Боерык дисәгез дә үтәмәячәкмен. Чөнки, мин кемгәдер тәмәке ташып йөрергә маңка малай түгел.

– Коммунист сүзе, боерыгымны үтәмәгәнең өчен мин сине өтермәндә черетәчәкмен!

– Монысы да сезнең кулдан килмәячәк, иптәш майор! Чөнки мине телефонистканы исеректән яклашканым һәм тәмәкегә чапмаганым өчен беркем дә төрмәгә утыртмаячак!

Моны ишеткәч элемтә начальнигы майор Белов бурлаттай кызара да, ишекне дә япмыйча котырып чыгып китә. Джентльмен булуыма карамастан: «Ну, Габдулла, хәзер түз генә», – дип үземне кызганып куям. Тик ни булса да булган инде. Һәм мин үземнең гамәлләрем өчен тамчы да үкенмим.

 

* * *

 

Ротага кайтсам – казарма уртасына утызлап солдат җыелган. «Берәр хәл булгандыр, юкса, бу тиклем шаулашмаслар иде», – дип уйлап куям һәм эшнең асылына төшенер өчен алар янына китәм. Әмма миңа иптәшләрем янына барып җитәргә насыйп булмый, дневальный туктата да барчасын түкми-чәчми сөйләп бирә.

Бактың исә, моңа кадәр күрелмәгән хәл икән – рота икегә бүленгән. Славяннарга һәм азиатларга. Ни чыкса да шул «кабаннардан» чыга. Үзбәк Мамандалиев белән урыс Кискин юктан гына тарткалашып киткәннәр. Монысы егетләр коллективында була торган хәл, әмма алар бер-берсенең милләтенә дә тел тидергәннәр.

Берсе: «Чурка», – дигән, икенчесе: «Ак колак (чучка)», – дип җавап кайтарган. Һәм моның белән генә бетәсе урынга, Мамандалиев якташларын котыртырга, Кискин урысларны күтәрергә чапканнар. Нәтиҗәдә, утызлап славян казарма уртасына җыелган, ә унбишләп азиат Ленин бүлмәсенә тупланган.

Миңа кызык булып китә һәм йокы бүлмәсенә кереп китәм. Славяннар мине: «Габдулла, син «чурка» да, «өрек» тә түгел, ә безнең кеше», – дип сырып алалар. Әйе, монда иң якын иптәшләрем – Дима Ковин, Володя Бреславский, Володя Кушнаренко, Сергей Попов, Олег Козлов, Сергей Вяткин, Витя Штабрат, Боря Князев...

Мин Ленин бүлмәсен дә күреп чыгарга булам. Анда керсәм иптәшләрем Мөкыйм, Абдулла, Сираҗетдин һәм Алмаслар: «Габдулла, син «ак колак» түгел, ә хак мөселман, урының да безнең арада», – дип үзләре белән булырга димли башлыйлар. Хет көл, хет ела. Икегә ярылырга микән?

Ә ныклабырак уйласаң, мин азиат түгел. Динебез белән телебез бер булса да, без бер-беребезгә ят халыклар. (Әле дә үз якларына кеше кирәк булганга гына чакырган булалар). Ә болай кайчан үзбәкнең, казахның, кыргызның, төркмәннең һәм таҗикның татарны яратканы бар?! Алар безне өнәмиләр. Шуңа да безнең дә аларны яратмаска хакыбыз бар.

«Төрки кардәшләр» дигәннән, «Элемтә үзәгенә» килгәч мине күпчелекне тәшкил иткән славяннар түгел, ә иң ныгы болар җәберләделәр бит. (Шул чакта «өрек» «кабаннарга»: «Нигә миңа каныгасыз, мин дә бит сезнең кебек мөселман һәм сезнең кебек төрки», – дигән идем, алар шаркылдап көлделәр дә, кыйнауларын дәвам иттеләр). Ә урыс Олег Логинов белән урыс Эрик Максимов мине үз канат астына алдылар.

Әмма мин славян да түгел. Чөнки, телем дә, динем дә башка. Һәм, Алла боерса, беркайчан да урыс булмаячакмын.

Миңа да телефон станциясенә китүдән башка юл калмый. Чөнки, боларын да, тегеләрен дә үпкәләтәсем килми. Ни дисәң дә, иптәшләр бит.

Ә телефонкага керсәм, Володя Похомов кара көеп утыра. «Ни булды, якут дустым?» – дип сорыйм аңардан көлеп.

– Ач калдым, – ди бу, – ашханәгә барган идем, бер өстәл артына да утырттырмадылар. Урыслар «чурка», – дип куа, азиатлар: «Кяфер», – ди.

Мин шүрәле кытыклаган кеше шикелле көлергә тотынам. Мескен якут үпкәләп чыгып ук китә. Әмма, ашханәгә бара башлаган идем, әллә каян килеп чыкты да, колын кебек тагылды, явыз. «Көш, – дигән булам, – бу татар группировкасы». Якут уйлап та бирми, артымнан баруын дәвам итә.

Ә ашханәдә мине славяннар өстәлләренә дә, азиатлар өстәлләренә дә чакыралар. Мин кайсыннан ашның исе тәмлерәк чыга – шунда утырам. Һәм, шул ук вакытта, якут дустымны да онытмыйм – үземнең янәшәмә утыртам, иптәшләремнән дә аңа тидерттермим.

Тик, каһәрең, ашханәдән чыккач Похомов рәхмәт тә әйтмичә мине ташлап китә. («Вәт кешегә ит изгелек», – дип тиргәп алам үземне шулчак). Аның урынына, кичке аш вакыты килеп җиткәч, берни булмагандай килеп җитә бу.

Һәм без китәбез икәүләп ашханәгә. Татар белән якут. Куып та карыйм, тик котылырмын димә. Аннан: «Тамагы гына туйсын әле», – дип уйлап куям һәм көлеп җибәрәм.

Ә ротаның икегә бүленүенә килгәндә, ул өч көннән дә озакка бармады. Дүртенче тәүлек китте дигәндә, без иртән-иртүк тордык та, берни булмагандай элеккечә яши башладык.

 

* * *

 

Көннәрнең берсендә ротабызга тагын яңа офицер килде.

Фамилиясе – Колбасюк. Дәрәҗәсе – капитан. Соболев, Лехман һәм Кожиннардан аермалы буларак, монысы ротабызга ныклап ябеште. Үзе юньләп сөйләшми дә – акыра да бакыра. Яшьрәк солдатларны тәпәләп алырга да күп сорамый. Ә бүген хәтта саф алдында взвод командирым лейтенант Чумаковны да аты-юлы белән сүгеп атты.

Бераздан аның безгә күчерелү тарихын да белдек. Майор Колбасюк Хабаровскида рота командиры булган. Тик ниндидер гамәлгә ярамаган эш кылып ташлаган. (Сонин әйтүгә караганда, ул браконьерлык белән шөгыльләнгән булырга тиеш). Шуңа аны эшеннән бушатып майордан капитанга төшереп безгә күчергәннәр.

Иң гаҗәбе – ул «Элемтә үзәгенә» берүзе генә килми. Моңа кадәр күрелмәгән хәл – ул ниндидер юллар белән Хабаровскидан элекке сержантын – рядовой Осолодковны да күчерүгә ирешә. Ә анысы 26 яшьлек, гер күтәрү буенча округ чемпионы.

Колбасюк һөнәре буенча кабельщик икән. Һәм шуңа да ул, минем бәхетсезлектән, телефон станциясен үз кул астына алды.

Бүген иртәнге аштан соң ул телефончы солдатларны үз янына чакырды. Похомов белән икәү теләр-теләмәс кенә аның каршына килеп басабыз. Ул шулчак яныбыздан үтеп барган «помазок» Әвелхан Балабатыровны тотып алды да, өчебезгә агач чүкеч ясарга кушты. «Ярә», – дибез дә, якут белән телефонкага китеп барабыз. Казах Балабатыров та үз йомышы белән каядыр югала.

Хәтер дигәнең Колбасюкта шәп икән – көндезге аштан соң өчебезне эләктереп ала бу. Һәм нигә икәне билгеле инде.

– Чүкеч кая?! – дип җикерә ул тамак төбе белән.

– Әле ясамадык.

– Әгәр кичкә кадәр өлгәшмәсәгез – бүген сезгә йокы юк!

– Аңлашыла, иптәш капитан, – дибез дә, китеп барабыз.

Өчебез бер почмакка барып басабыз. «Нишлибез?»– дип сорый ике «помазок» бертавыштан. Һәм алар миннән, «фазаннан» җавап көтә. Володя белән Әвелхан ни кушсам – шуны эшләячәкләр.

– Бу исәрдән җиңел генә котылып булмаячак. Сезгә чыннан да чүкеч ясарга кирәк, – дим дә, үз юлым белән китеп барам.

Кич белән янә эләктереп ала исәр капитан. Казах белән якут аңа ясаган чүкечләрен бирәләр. Колбасюк безгә берәм-берәм канцеляриягә керергә куша. «Бар», – дип «помазок» Балабатыровка төртәм. Ул нишләсен инде – буйсына. Әвелханның эчкә керүе була – капитан аны дөньядагы иң алама сүзләр белән сүгәргә керешә. Ара-тирә Балабатыровның да каршы әйткәннәре ишетелгәләп ала. Тик, кая инде аңа капитанны уздыру.

Менә бераздан «помазок» казах башын тотып килеп чыга. «Нәрсә булды?» – дип сорыйм аңардан.

– «Колбаса» башка чүкеч белән бәрде, – ди бу, күзләрен мелт-мелт китереп. Хәзер якутка чират. Тик ул керми – курка. Шуңа күрә этмичә булдыра алмыйм. Похомов белән дә шул ук хәл. Сүгелә-сүгелә дә маңгаен тотып килеп чыга бу.

Иң соңгы булып канцеляриягә мин кереп китәм. «Нигә илке-салкы йөрисең?!»– дип кычкырып җибәрә бу тамак төбе белән.

– Ялгышасыз, иптәш капитан, – дим, тавышымны күтәрә биребрәк.

– Ә нигә көне буена өчегезгә бер чүкеч ясадыгыз?!

– Иптәш капитан, без бит балта осталары түгел, ә хәрби элемтәчеләр.

– Сине үзең турында бик югары фикердә диләр. Шул дөресме?

– Бик югары фикердә димәс идем. Мин бары бүтәннәрдән үземә аяк кына сөрттерттермим.

– Аңлашыла. Ә нинди факультетта укыдың?

– Филфакта, – дим, минем турыда шактый хәбәрдарлыгына шаккатып.

– Беләсеңме, солдат, синең кебек бер журналист минем турыда «Комсомольская правдага» фельетон язып чыккан иде. Менә ул һаман да кан сиеп йөри диләр. Ә хәзер бүлмәне бушат.

Теләр-теләмәс кенә чыгып китәм. «Я, нәрсә?» – дип сорыйлар якут белән казах бертавыштан.

– «Понтка» алырга маташты, – дим тыныч кына.

– Ә чүкеч белән суктымы?

– Юк, мин «слабак» мыни?!

Шул ук мизгелдә авторитетым иптәшләрем алдында тагын да бер башка үсеп китә.

 

* * *

 

Теңкәмә тиделәр бит бу офицер халкы. Әйтерсең, бәйдән ычкынган этләр. Мәсәлән, взвод командирым лейтенант Чумаков бер эш куша. Колбасюк – икенчене. Рота командирым майор Соболев – өченчене. Аның сәяси эшләр буенча урынбасары өлкән лейтенант Минченко – дүртенчене. Элемтә начальнигы майор Белов – бишенчене. Старшина прапорщик Милько – алтынчыны... Җитмәсә, шуларның берәрсе нарядка да куйса, мин йөзгә ярылырга тиеш микән?!

Аларның һәрберсенә: «Фәлән офицерлар фәлән эшләр куштылар», – дип әйтеп карыйм, тик, кая инде – элеп тә бирмиләр. «Минем боерыкны башкар», – и бетте-китте, вәссәләм!

Нарядка куелган булсам – клубка барып көне буе Абдулла һәм Мөкыйм белән кәртле сугам. Кич белән «кадетлар»: «Нигә минем боерыкны үтәмәдең?!» – дип ябырылсалар да җавап әзер.

– Нарядта булдым ич! – дип кенә җиффәрәм.

– Алай булгач хәзер мин кушкан эшне башкар!

– Устав буенча солдатка нарядтан соң ял каралган, – дим дә, берни булмагандай китеп барам.

Икенче көнне дә, өченче көнне дә, ... җиденче көнне дә шул ук хәл. Аларга үзара килешеп миңа эш кушсалар була да бит, тик кая инде. Ул чагында кеше булып чыгалар ич.

«Кадетларның» миңа карчыгадай ябырылуларыннан вә көн дә нарядка куюларыннан телефон станциясенә дә зур зыян килә. Адәм гыйбрәте – ватык абонентлар саны егерермедән артып китә! Ә алар үз этлекләрен беләләр – я нарядка куялар, я бүтән эш кушалар. Шул сәбәпле, телефоннар төзәтергә дә вакытым калмый.

Бер көнне эксперимент эшләп карарга булам. Нарядтан соң дип тормыйм, кичкә кадәр линиягә чыгып өзелгән чыбыкларны ялгап йөрим. Төнлә чирләп киткән Валентина Николаевнаны алыштырып коммутатор артында утырам. Иртәнге аштан соң сигнализация көйлим. Көне буе өч яңа абонентка телефон линиясе сузам. (Шул сәбәпле, көндезге һәм кичке ашлардан колак кагам). Ә төнгелеккә Колбасюк янә кизүгә куярга маташа.

Кызып китеп эчемдә җыелганнарны бушатып ташлыйм – соңгы тәүлектә нәрсәләр эшләгәнемне санап китәм. Үткән төнне йокламаганымны да әйтәм. Ач калуларымны да сөйлим. Ә ул оялмый да: «Бүген төнлә коммутатор артында утырасың! Ә ашау белән йокыга килгәндә, мин сиңа, гомумән, ашамаска һәм йокламаска рөхсәт итәм», – ди, күз дә йоммыйча.

Кызып китәм. Болар мине күп эшләтеп вә ачлыктан һәм йокысызлыктан үтерергә чамалыйлар ич!

Колбасюкның үзен сүгеп атам да, казармага йокларга кайтып китәм. Бетте, иртәгәдән бүтәнчә яши башлыйм. Элеккечә кылансалар – бармакка бармак та сукмаячакмын. Хет бөтен элемтәләре чукынып китмиме шунда!

Көннәрем «кадетлар» белән талашып үтә башлый. Берсе килеп каныга – тозлап-борычлап җавап кайтарам. Икенчесе. Өченчесе... Хет көл, хет ела.

Кайбер чакта бар гаепне үземнән эзләп карыйм. Әнә бит, бүтән призывташларым офицер халкы белән бу тиклем конфликтка керми.

Тик, алай дисәң, иптәшләрем «кадетлар» күзеннән еракта – КПда утыра. Командирлары да берәү генә. Ә телефон станциясе казарма белән штаб янәшәсендә урнашкан. Начальникларым да, бүтәннәрнекеннән аермалы буларак – бихисап. Җитмәсә, һәрберсе белән конфликтларга да керергә өлгәштем. Татарлыгым да роль уйнайдыр.

Ә мин барыбер бирешмәячәкмен. Әнә бөек Хэмингуэй да: «Кешене юк итеп була, тик аны җиңеп булмый», – дигән.

Нарядка куюларына исем дә китми. Дневальный итсәләр дә, ашханәгә билгеләсәләр дә, «фазан» булуымнан файдаланып бармакка бармак та сукмыйм. Чөнки «яшь» чагымда күп чиләндем инде.

Мин ротабыздагы иң күп наряд вә иң күп арест игълан ителүче солдатыдыр. Юк. Ротада гына түгелдер. Ә барча полкта.

Атна саен арест игълан итәләр. Ә нарядны әйткән дә юк. Көн саен биш-алты офицер мондый «бүләкне» тапшыра. Санап барам – 15 айга 67 тәүлек арест белән 374 наряд җыелды да инде. Болай барса, Гиннессның рекордлар китабына керергә дә күп калмагандыр.

Менә әле рота белән кичке тикшерелүдә басып торам. Рота командиры миңа сафтан чыгарга боера. (Нигә икәне билгеле инде). Мин сафтан чыгып хәрбиләрчә аягымны югары күтәреп ике адым ясап коллективка борылып басарга тиешмен. Һәм шулай эшлим дә. (Тик, бераз арттырып кына башкарам). Без басып торган ара бик кысан, шуңа да адымымны озынрак ясап ташлыйм – күн итегем белән карават читендә торган урындыкны тибеп очырам. Соболев яңадан чыгарга куша. Ә моның өчен сафка басарга кирәк. Һәм мин шулай эшлим дә. (Тик бу юлы да арттырыбрак ташлыйм). Озын итеп ике тапкыр атлыйм һәм призывташым кече сержант Сегей Чередникның аягына китереп басам. Бу иптәшемә ошамый – ул мине этеп җибәрә. (Ә монысы инде миңа ошамый). Без тарткалашып китәбез. Һәм, бераздан, көрәшкә үк күчәбез.

Офицерлар безгә кычкырып карый, тик аларны элеп тә бирмибез – үз эшебезне дәвам итәбез. Менә көрәшә торгач казарма уртасына ук килеп чыгабыз. Солдатлар кызыксынып безне күзәтә. «Кадетлар» да шым була.

Солдатлар: «Әйдә, Габдулла, ныграк! Сержант калдыгын алып чәпә», – дип көч бирә. Ә, «кадетлар», киресенчә – кече командир өчен борчыла – минем җиңелеп оятка калуымны телиләр.

Озак көрәшәбез. Урындык-тумбочкалар авып бетә, әллә күпме караватлар күчә. Без дә тирләп бетәбез. Тик көчләр якынча тигез. Чередник гәүдәгә авыррак, яшькә дә зуррак, тик аның урынына мин җитезрәк. Шуңа беребез дә өстен чыгалмыйбыз.

Рота командиры: «Җитәр инде», – дип карый, тик без аның сүзләрен колакка да элмибез. Һәркайсыбызның үзенең җиңәсе килә.

Казарма уртасында икәү көрәшә. Сержант белән рядовой. Урыс белән татар. Әйе, бу 20 гасырның кечкенә генә Куликово мәйданы. Мин үземне борынгы татар сугышчысы итеп күз алдыма китерәм дә, Чередникны күтәреп бәреп өстенә менеп утырам. Солдатлар кул чабарга керешәләр. Офицерлар гына ачулы.

Соболев кулын чигәсенә куеп: «Даими рәвештә тәртип бозганы өчен рядовой Вафинга өч наряд игълан итәм», – ди. Мин тарткалашып китәм, «Өч аз, бишне бир», – дим. Ул бирешергә теләми, «Өч», – ди.

– Юк, бишне бирегез!

– Өч дип әйттем бит инде сиңа.

– Ә мин риза түгел. Бу миңа аз.

Азактан рота командирым күнә: «Рядовой Вафинга биш наряд игълан итәм», – ди. Мин көлеп җибәрәм, аннан: «Бу барыбер миңа «дембельгә» кадәр җитмәячәк», – дип кычкырам. Рота командирым каушаудан ни эшләргә белми – кызарып-бүртенеп бетә. Ә солдатлар шат. Аларның күптәннән инде мондый «комедия» караганнары юк иде.

 

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: ctel.msk.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: