Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 август 2022, 20:36

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (2)

Ырымбур егете Фәрит, беркөнне үзенең шиген белдереп, болай дип хәбәр салып җибәрде: "Мансур дус, син ничек уйлыйсыңдыр, әмма миңа монда бернәрсә дә ошамый. Барысы да шикле күренә. Мондагы эшләр бик таза түгел!" Мансур, үзенчә: "Әй, син гел начарлыкка гына борырга торасың. Кара, күпме генә эшләдек, ә кассада никадәр акча. Нәрсәсе ошамый?" – дигән булды.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (2)

(Дәвамы.)

* * *

Икенче көнне иртән төрле документ-кәгазьләр тутыру һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү дәресләре белән үтте. Бу – яңа гына ачылган алтын чыгару һәм юу приискысы икән. Эшнең башланып кына торган вакыты. Кешеләр җитешми. Механизмнар яңа гына китерелгән. Барысын да урнаштырып, җайга салып җибәрергә кирәк. Шахта, бараклар янындагы бер тау куышыннан башланып, шул тауның эченә таба керә икән. Таудан ерак түгел генә, ташлар арасыннан гүелдәп, бик мул сулы елга агып ята. Электр энергиясен тау куышы эченә урнашкан бик зур ике дизель двигателе эшләп чыгара. Гомумән, барча тау эшләре, алтын юу шул ук тау куышы эчендә башкарыла икән. Боларны алдан килеп урнашкан эшчеләр сөйләде. Алтын катыш тау токымын вагонеткалар алтын юу җайланмасына, “драге” дип аталган машинага ташыйлар. Эш көне-төне бик елдам бара. Күрәсең, бу тирәләрдә элек тә алтын чыгарганнар. Тирә-якта агач-үләннәр белән капланып беткән буш токым өемнәре күренә. Игътибар беләнрәк карасаң, иске шахталарның авызларын чамаларга була.

Мансурга алтыны юылган буш токымны иске шахталарның берсенең тишегенә тутырырга кушылган. Аны вагонеткалар ташый. Мансур шул вагонеткаларны хезмәтләндерә дә инде. Эшчеләр бик күп түгел. Сакчылар командасын да кушсаң, йөзгә туламы икән? Шахтаның үзенә килеп төртелмичә, монда берәр шахта бардыр дип, һич уйламассың. Гомумән, кешеләр эшләп йөргәнен белерлек тә, күрерлек тә түгел. Тирә-якта кара урманнар белән капланган биек-биек таулар гына.

Эш авыр, сөйләп торасы да түгел. Уникешәр сәгать җигелергә туры килә. Килгән көе аңлаттылар эшнең авыр булачагын. Әмма план үтәлсә, эш хакы да ару булачак, диделәр. Яшьләр бу хәбәрне шау-гөр килеп каршы алдылар. Чөнки, вәгъдә итүләренчә, ул бер мең, мең ярым булырга тиеш. Нефть чыгаручылар да биш йөз сумнан артык алмый. Шулкадәр акчаны бу заманда кайда эшләп ала аласың?

Шулай итеп, киеренке эш белән ике ай вакыт үтеп тә китте. Ләкин эш хакын һаман бирмиләр. Кайбер эшчеләр конторга барып тавыш та күтәреп йөрделәр. Ниһаять, берничә көннән вертолет белән эш хакы алып килделәр. Эшчеләргә бик мул гына акча эләкте. Мансурга да ике айга өч меңгә якын акча бирделәр. Бу күп, бик күп акча иде заманына күрә. Барысының да кәефләр шәп. Арада эш хакын юарга теләүчеләр дә юк түгел иде. Син нәрсә, Себердә эшләп алган тәүге эш хакы бит. Нинди әле – бик мул. Болай булса, бер ел эчендә машиналык кына түгел, әллә ниләр алырлык эшләргә була. Шулай уйлады барча халык. Тик менә акча кесәдә бүлтәеп әтәч булып кычкырса да, аны куярга урын юк. Почта аша өйгә җибәрер идең, почта-телеграф монда кайдан килсен. Үзең киенер идең, кибет тә юк, ичмаса. Бу дөнья читендә аракы да кайдан булсын инде. Кием-салым юарга, кырынырга, юынырга кирәк-ярак склад аша гына бирелә. Ул әйберләр дә исемлек белән генә, имзаңны куеп аласың.

Эшчеләр арасында ризасызлык туды. Хәл киеренкеләнде. Тиз арада приискы идарәсеннән бер түрә вертолет белән килеп төште. Шушы шахтаның начальнигы, диделәр. Бик фырт кына киенгән елгыр бәндә. Егетләрне тынычландырып, шушы көннәрдә кибет китертергә вәгъдәләде. “Тик почта гына булмастай хәл. Чөнки мең чакрымга нинди почта килсен дә, нинди телеграфка акча җитсен. Акчаларыгызны гаиләләрегезгә, туганнарыгызга җибәрәсегез килсә, рәхим итеп, гариза языгыз. Бухгалтерия хезмәткәрләре барысын да башкарып чыгарлар һәм кулыгызга квитанцияләрне тоттырырлар”. Түрә тагы әллә ниләр вәгъдә итә-итә егетләрне тәмам тынычландырды.

Икенче көнне үк шул вертолет белән бухгалтериядан бер чибәркәй килеп, егетләрдән гаризалар җыйды. Бухгалтер кыз белән тагы да бер ир дә килде. Ул үзен почта хезмәткәре дип таныштырды. Әллә никадәр гәзит-журналлар алып килгән. Өйләренә акча җибәрергә ниятләүчеләрдән почта бланкалары тутыртып, акчаларны җыеп, бәләкәй генә тимер сейфка бикләп тә куйды. Бик кызык, җор сүзле бәндә булып чыкты. Эшен башкарган арада егетләргә төрле кызык-кызык хәлләр сөйләде.

Мансур үзенең акчасын Нурзиясенә җибәрде. Шунда ук матурлап-матурлап хат та язып салды. Хатын кабат укып караган иде, бик коры язылган кебек булды. Шуңа да, азагына булса да, “Нурзия, мин сине яратам һәм сагындым” дип өстәп куйды. Ул матурлап хат та яза белми иде. Армиядән язган хатлары да шулай ук туры һәм коры чыга иде. Ә монда шулай дип өстәми булдыра алмады. Чөнки менә бу адәм аягы да басмаган бер шахтада ничәмә айлардан соң гына үзенең Нурзияне яратканын чынлап торып аңлады. Язуын язды да уйга калды. Чөнки хат ничектер ясалма килеп чыкты. Әллә ничек бик юхаланып, тәмле телләнеп язылгандай булды. Соңгы сүзләрен сызып ташларга уйлаган иде дә, тагы килештермәде. Иң яхшысы – яңа хат язу иде. Тик өлгерә алмады. Вертолет тиздән кире очып китә, диделәр. Шуңа да Мансур тәү язган хатын гына конвертка салып, тизрәк очкыч янына йөгерде. Әл дә киредән язып тормады, югыйсә, өлгерә алмый иде. Йөгереп килеп хатын тапшыруга, вертолет бер “фыр-фыр” килеп пошкырып алды да, колак тондыргыч галәмәт тавышлар чыгарып, һавага күтәрелеп очып та китте. Мансур соңыннан бик озак, “мин сине яратам” дигән сүзләрне юкка яздым, ахры, дип уйлап йөрде. Ул бит Нурзиясенә егет чагында да “яратам” дип әйтмәде шикелле. Юк, әйтмәде шул.

Чынлап та, Нурзияне нык сагынды Мансур. Кайбер көннәрне ул үзенең туры БАМ төзелешенә китмәгәненә үкенеп тә куйгалый иде. Монда бит гаиләне алып килеп яшәү турында уйларга да мөмкин түгел. Тагы бер-ике ел түзеп булса, таярга кирәк, дигән уйлар да башына кергәли башлады.

Бөтен эш тау эчендә бара. Юньле-рәтле тышка чыкканнары да юк. Зур-зур юан торбалардан елга суы зур көч белән тау тишегенә кудырыла да, машиналар аша үтеп, алтыны юылган туфрак-таш кисәкләрен алып, тагы чыгып китә. Юдырылган токым су әкрен аккан урынга җыела. Аны, сулары агып торган килеш, вагонеткаларга төяп, иске шахталар эченә илтеп аударалар. Читтән караганда, бөтен бу эшләр беленми-күренми. Гомумән, ташландык бер рудникны хәтерләтә иде бу урын. Карьер-чокырларга күптән юан-юан агачлар үсеп беткән. Шуңа да вертолетлар үзләренә генә билгеле тамгалар буенча очып киләләр. Бу шахтаны җирдән килеп эзләп табу түгел, хәтта Американың иң яңа спутник шпионнары да ачыклый алмас иде, мөгаен.

Егетләр тәүдә, үзләрен уран рудасы чыгарырга алып килмәделәр микән, дип курыкканнар иде дә, алай булып чыкмады. Юылган алтынны аена ике тапкыр вертолетка төяп озаталар. Аннан, килгән түрәләр дә саклык чаралары күреп, махсус киемнәр киеп йөрмәделәр.

* * *

Мансурның Нурзиягә акча һәм хат җибәргәненә байтак вакыт үтеп китте, ә җавап юк та юк. Тышта кара көз, ара-тирә һавадан “ак чебеннәр” дә төшкәли башлады. Себернең Себер инде, төннәрен бик салкын.

Туган яклардан хәбәр-хәтер булмаганга, Мансур гына түгел, бүтәннәр дә бик борчылалар. Аның белән бергә эшләгән Ырымбур егете Фәрит тә, беркөнне үзенең шиген белдереп, болай дип хәбәр салып җибәрде:

– Мансур дус, син ничек уйлыйсыңдыр, әмма миңа монда бернәрсә дә ошамый. Барысы да шикле күренә. Мондагы эшләр бик таза түгел!

Мансур, үзенчә:

– Әй, син гел начарлыкка гына борырга торасың. Кара, күпме генә эшләдек, ә кассада никадәр акча. Нәрсәсе ошамый? – дигән булды.

– Кара әле, эш менә нәрсәдә: нигә телевизор юк, нигә радио юк? Нигә почта гел генә йөреп тормый? Ә беренче сменада эшләгәннәр кемнәр алар? Теге атнаны күрше баракта яшәгән берәү белән сөйләшеп карарга иде исәп. Юк, малай, сакчылар якын да җибәрмиләр. Алар үзләре дә “әллә, юк”тан башканы белмиләр. Ошамый миңа монда, ошамый. Вертолет килү белән таям мин моннан. Акчасы да кирәкми, шул БАМга таям. Ярар, таулар арасында телевизор булмасын да ди, ә бит радио гына сөйләргә тиештер шикелле. Юк, шылам мин моннан. Менә, күрерсең, – дип сөйләнде.

Мансур аның шиген таратырга була:

– Бу таулар арасында радиосы да сөйләмәячәк аның. Үзең күрәсең дә инде, нинди еракка алып килделәр. Киләчәктә шахта зураячак дип. Киләсе елга яздан ук җиһаз китерәбез, диделәр. Баш инженер үзе әйтте дә инде, – дип караса да, Фәритнең үз туксаны туксан:

– Ә ул тау эченнән чыга торган тишектә нигә көне-төне сакчылар тора? Беркөнне юри, әзрәк тирә-якта йөреп керим, табигать белән танышам, дип карасам да, чыгармадылар. Хет әзрәк елгаларында Себер балыклары тотып карарга иде исәп. Юк, малай, беркайда китеп йөрерлек түгел. Китереп тыктылар җәһәннәмнең иң төбенә!

Шахта бик текә һәм шома кыялар белән уратып алынган бер тарлавыкта булып, тарлавык үзе ат дагасын хәтерләткән ярым түгәрәк рәвештә иде. Кыя ташлар арасына нарат, каен агачлары ябышып үскәннәр. Күп урыннарын артыш куаклары ямь-яшел бер келәм кебек каплап тора. Гомумән, тарлавыктан чыгарга бер генә урын бар, ул хәрбиләр тарафыннан бик нык саклана, һәм ансы да шахтадан чакрым, чакрым ярым ераклыкта. Ачык урыны бик тар, яшерен генә чыгып китәрмен димә. “Дага”ның алдында теге шәп аккан Себер елгасы, борылыш ясап, агымын бөтенләй әкренәйтә. Әллә елга шулай гүелдәп ага, әллә аңа бүтәне килеп кушыла, агым тавышы кайчакны кичләрен аеруча көчле ишетелгәләп китә.

Егетләрнең фаразлаулары буенча, шахтадан алтын чыгармыйлар. Бу эш күз буяу өчен генә эшләнә. Ә чынлыкта исә, җир астында яшерен ракеталар бункеры булырга тиеш, дип сөйлиләр.

Себернең кыска көзе үтеп, җир өстен ап-ак кар каплады. Кыяларга гына кар ятмады, һәм алар, ниндидер куркыныч зур бер аҗдаһаның тешләре кебек, ялангач ыржаешып күккә карап торалар.

Егетләр тормышында бер яңалык булып алды: баракның бер башындагы бүлмәдә кибет ачтылар. Кирәк-яраклар барысы да бар, тик бик кыйммәт. Шахта түрәләре, төп базаның ерак булуы һәм юл чыгымнарын каплау өчен шулай, дип аңлаттылар. Күп итеп аракы да китергәннәр иде. Егетләр тугарылып нык кына эчеп ташладылар. Байтагы эшкә дә чыкмады. Түрәләр һәм баш инженер килеп җыелыш үткәрделәр. Тагы шулай кабатланса, акчаларыгызны кулыгызга бирмибез, кибеттән аракыны бөтенләй алабыз, дип куркыттылар. Тик кайберәүләр, булган аракы эчелеп бетмичә, барыбер туктамады. Болар инде акча эшләргә, гаилә өчен дип йөргәннәр түгел. Унбишләп бу ир элек тә шул эчкелек аркасында эштән-эшкә куылып йөргән юка җилкәләр иде. Аракы беткәч, барактагы одеколоннарны да калдырмый авызларына салып куйдылар.

Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Тәүлегенә уникешәр сәгать эшләргә, калган вакыт синең карамакта. Шахта тормышы шуңа корылган. Бер смена эшчеләре икенче сменаныкылар белән аралаша алмыйлар да диярлек. Шунысы бик тә гаҗәп: йөзгә якын кеше арасында берәр хатын-кыз булса, ичмаса. Теге, кем әйтмешли, чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың.

Хәрбиләр бер ай эшчеләрне саклап, бер ай кайдадыр китеп ял итәләр. Алар урынына башкалар килә. Тик эшчеләргә алай түгел. Ял көннәрендә генә мунча кереп, кием-салымнарын юыштырып, рәхәтләнеп йоклыйлар. Аена ике тапкыр очып килгән очкыч төргәк-төргәк гәзит-журналлар белән әрҗә-әрҗә азык-төлек калдыра да, Мансурлар юган алтынны алып, теге аждаһа тешле кыя таулар артына кереп югала. Бу килгәннәрендә ике баракка да радио алып килгәннәр иде. Халык радио тавышына, моң-көйгә сусаган, шуңа да, тышка да чыкмый, радиодан агылган музыкага, яңалыкларга мөкиббән китте. Бу үзенә күрә баракта бәйрәм кебек булды. Чөнки ничәмә айлар җыр-моң ишеткәннәре юк иде. Кышын бит тышка да чыгып иркенләп йөрерлек түгел. Чатлама суыклардан агачлар шартлап ярыла. Баракларны электр мичләре җылыта. Аларның җылысы җитешми башласа, төннәрен мондый мичләргә ягалар. Көндез, Американың шпион-спутниклары сизеп калмасын өчен, ягарга кушылмый. Егетләрнең элекке шикләре тагы да көйчәйде. Алтын шахтасы гына түгел, шул җир асты хәрби базасы, йә булмаса, җир асты ракета ноктасыдыр мөгаен. Чөнки Америка шпионнарына синең алтын приискың булды ни дә, булмады ни.

Кыш шулай үз көенә сузылды да сузылды. Мансурларның сменасы бер атна көндез, бер атна төнлә эшли. Смена арасында ял итәләр. Эшләгәнгә акчаны мул бирәләр, анысына зарланырлык түгел. Мансур акчасының тиенен дә калдырмый Нурзиясенә салып тора. Бер өлешен әтиләренә җибәрә. Үзенә кирәк-яракка җитәрлеген генә калдыра. Монда акча кирәкми дә дияргә була. Хәмергә килгәндә, Мансур белән Фәритне аракы бөтенләй кызыксындырмый. Ә эчәргә яратканнарга атнасына бер ярты гына яздырып бирәләр. Аңа зурлап бәйрәм итә алмыйсың. Тик Фәрит кенә мыжыды да мыжыды.

– Китәм! Менә, әзрәк эшлим дә, китәм моннан. Көне-төне эш буламыни, хет бер кино-мазар күрсәтерләр иде. Беркайда чыгып йөрермен димә! Ичмасам, әзрәк кыз-кыркын булса! Хет танца, кичәләр оештырырга булыр иде, – дип хыялланды.

Фәриткә рәхәт аңа, ул өйләнмәгән. Ә Мансур үзенең нәни кызы белән Нурзиясен уйлап саргайды. Менә ничек була икән ул ярату-мәхәббәт дигән нәрсә! Аны ул элек белмәгән. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлау өчен әз-мәз булса да бер-береңнән аерым, читтә торып карарга кирәк. Менә шунда беленә икән аның чын тәм-ләззәте һәм мәгънәсе, аның чын уты, сагышлы бөеклеге. Нурзиясе гел янында булгач, Мансур игътибар да итмәгән, үзләре арасындагы мәхәббәтне күрмәгән ул. Ә хәзер ул шулкадәр кызы белән Нурзиясен сагынды! Эшкә барганда да, кайтканда да сөйгәне гел янында басып, карап торадыр төсле. Төшләрендә хатыны аны, вак кына болын чәчкәләре төшкән зәңгәрсу күлмәген киеп, теге чактагы кебек елмаеп, автобус тукталышында каршы ала. Төшләрендә Нурзияне күргән көннәре аның өчен бәйрәм. Ул көннәрне Мансур канатланып очып йөри. Тик нигәдер Мансур утырып кайткан автобус Нурзиясе көтеп торган тукталышта туктамый да туктамый. Нурзия моңсу гына елмаеп басып тора да кала, тора да кала. Их! Тулышып пешкән чия кебек сусыл иреннәреннән бер суырып үбәргә дә, кулга күтәреп еракларга-еракларга алып китәргә иде… Мансур шундый татлы хыялларга уралып, эшләде дә эшләде. Тик Фәрит дусы гына аны тиргәштерә:

– Син, Мансур, тинтәк булмасаң аңлар идең, нигә безне бу кадәр эшләтәләр? Колхоз атлары да болай эшләми бит.

– Дөрес, колхоз атлары болай эшләми, беләм. Тик колхозчылар күп вакыт бездән дә күбрәк эшлиләр. Аерма шунда гына: алар җир өстендә, ә без җир астында һәм Себердә. Җәй көннәрендә алар әле уналтышар сәгать эшлиләр һәм бушка.

Фәрит кул гына селти дә, башкалар янына барып, алар белән бәхәсләшә башлый.

Тора-бара, эшчеләр арасында ризасызлык үскәннән үсә башлады. Киеренкелек күзгә күренеп көчәйде. Юкка-барга кызып китүләр, бер-берсе белән дөмбәсләшеп алулар да күбәйде. Мансурлар сменасы өчкә бүленде. Беренче төркемдә үзләрен иң-иң дип исәпләгәннәр – техникум һәм институт бетергәннәр, бик активлар. Икенчесендә – сугыш чукмарлары һәм эчеп, бәйрәм итеп типтерергә, гомумән, башкалар исәбенә яшәргә яратучылар. Өченче төркемдә – тыныч холыклылар, ягъни, Фәрит әйтмешли, тинтәкләр һәм аягүрә йоклап йөрүчеләр. Мансур әнә шул өченче төркемгә керә. Ул өченче төркем үзе тагы вак-төяк берничә төркемчекләргә бүленгән. Аумакайлар, бөтенләй түмгәкләр һәм үзләренә үзләре хуҗалар, ягъни бер якка да кысылмаучы нейтраллар. Мансур үзен шул нейтраллардамын дип йөри. Аның яшәү девизы: “Син миңа тимә, мин сиңа тимим”, гомумән, тирә-юньгә һәм килеп туган шартларга тизрәк яраклашу. Уенда тик Нурзиясе. Хәтта Нурзия белән үзалдына үзе сөйләшеп йөргән чаклары да ешайды шикелле. Ул вакытта тирә-яктагылар, Мансур үзе күрмәгәндә, аңа күрсәтеп:

– Ана, тегенең тагы шөрепләре бушый башлаган, – дип, аның бертөрлерәк булуына ишарәлиләр иде. Башкаларның бармак төртеп көлгәләгәннәрен сизсә дә, Мансур аларга һич ачуланмады. Чөнки Нурзиясен күз алдында тотып, аның белән сөйләшү әйтеп бетергесез бер рәхәтлек, аңлатып биргесез, йөрәк сыкраткыч ләззәт өсти. Моны мәхәббәт газабын татымаган кеше белми дә, аңламый да. Шуңа да Мансур үзе аларга көлебрәк карады, кайчакларны аларны кызганып та куя иде.

Март башлары иде, ахры, хәзер Мансур ачык кына хәтерләми дә инде. Шахтада эшчеләр шау-шу кубарырга әзерләнеп ятканда шахта түрәләре килеп төштеләр. Яшьләр шунда ук тавыш күтәрделәр. Мансур һәм тагы берничә кеше генә аларга кушылмады. Эшчеләр барча ризасызлыкларын һәм теләкләрен язып, шахта түрәләренә ультиматум белдерделәр. Иң алдан Фәрит халыкны әйдәләп кычкырып йөрде. Аңа ияреп икенче сменадан Николай исемле егет белән дуслары тавышландылар. Шахта түрәләре, бигрәк тә баш инженер Маркин, халыкны тынычландырып, төрле-төрле яхшы шартлар вәгъдә итеп, нотыклар сөйләде. Әмма эшчеләр аңа ышанмадылар, һаман кычкырышып, шау-шу килделәр. Бигрәк тә теге смена эшчеләре гүелдәште, чөнки таш басып ике кешеләре үлде. Икесе каты имгәнеп, менә инде ничәнче көн инде баракта яталар. Шахта табибы: “аларның хәле әйбәт, озакламый эшкә чыгачаклар,” дип тәкърарласа да, бу алдак иде. Алар бик авыр хәлдә яталар. Менә шушы хәлләр эшчеләрнең түземлеген тәмам сындырып ташлады. Аннан да бигрәк, комиссия “эшчеләр үзләре гаепле” дип исбатлагач, пыскып, көчәеп килгән киеренкелеккә керосин сипкәндәй булды. Халык эш ташлады. Аптырагач, шахта түрәсе булып исәпләнгән Токарчук, йөрәгендә кайнаган ачуын учына йомарлап, тешен кыса-кыса:

– Авыруларны вертолетка төягез. Син һәм син, – дип, Фәрит белән Николайга төртеп күрсәтте дә, – Тындада, яшьләр штабында бөтен шикаятьләрегезне тапшырырсыз. Бөтенсоюз Комсомол оешмасы алдында шушы тәртипсезлекне оештырганыгыз өчен җавап бирерсез, – дип, егетләргә яный-яный, очкыч торган якка атлады.

Фәрит белән Николай мәсьәләнең болай тиз хәл ителүенә аптырабрак калдылар. Кешеләр дә тынычлана төште. Фәрит, җыелган халыкка карап:

– Туганнар, тынычланыгыз! Без Николай белән бу эшне азагына чаклы алып барып җиткерербез. Кем гаепле, кем дөрес икәнен ачыкларлар. Барча каршылыкларны һәм кимчелекләрне бетермичә һәм барча таләпләрне үтәмичә торып, эшкә тотынмагыз, – дип киңәш бирде. Һәм әйберләрен җыя башлады. Җаен табып, Мансур янына килде дә:

– Якташ, таяр өчен иң кулай вакыт җитте, әйдә, син дә безнең белән. Нәрсә калган бу каторга зинданында? Ана, акча дип, дүртәү тәпи сузды бит инде, – дип пышылдады.

– Бер елга куян тиресе дә чыдаган, түзгәч түзәм җәйгә кадәр, – дип, Мансур Фәрит белән китүдән кырт баш тартты.

Фәрит, бик тә үртәнеп:

– Их, син! Чынлап та тинтәк икәнсең. Сукыр син, түмәр! – дип, әченеп, әйберләрен алып, беркемгә дә карамый ишектән чыгып китте.

Шахта түрәләре: “Ярар, ярар, була торган хәл. Барча теләк-ризасызлыкларыгызны язып алдык. Барысы да исәптә. Мөгаен, эш хакын да арттырырбыз. Иң мөһиме – тынычланыгыз. Киләсе җәйдән үк зур төзелеш башланачак,  әзерлек эшләре тоткарланмасын. Шахта идарәсенең бухгалтериясен кызлары белән монда күчерербез”, дип, егетләрне шатландырдылар. Егетләр “урра” кычкырмасалар да, бик канәгать булып калдылар.

Фәрит белән Николай, үзләренең кәгазь-документларын сорап, Мартин торган өченче баракка юнәлделәр.

Мартин аларны:

– Сезнең бөтен документларыгыз үзәк базада. Шунда кайтасыз бит, кереп алырсыз бухгалтериядән, – дип, аларны ачулы сүгенеп борып чыгарды.

Дөреслек өчен көрәшүчеләрне озатырга чыккан халык янына килеп, Фәрит:

– Без бу канэчкечләрне туры юлга бастырырбыз әле. Мондагы безне изүче-эксплуататорларның барысын да Бөтенсоюз комсомол утырышында тикшертербез. Ә мин үзем шәхсән, “Комсомольская правдага” язып, бөтен илгә фашлыйм. Кайда язылган ул кешене уникешәр сәгать һәм айлар буена җир астыннан чыгармый изәргә?! Мин сезгә валлаһи-билләһи дип ант итеп, вәгъдә бирәм, – диде.

Аласы йөкләрне төяп беткән көе, очкыч, егетләрне утыртып, ашык-пошык һавага күтәрелде.

Язгы көннәр атнадан артык бик җылы һәм кояшлы торганга, егетләрнең ялыктырып бетергән тынчу баракка керәселәре килмәде. Очкычлар күздән югалуга ниндидер бер моңсу тынлык урнашты. Бу тынлыкны кинәт кенә исәргә тотынган җил бозды, тау башындагы чыршы-наратларның шаулавы ишетелә башлады. Ансыз да төшенке күңелләргә ниндидер шом тулды. Мансур, өстә җил чыкты, мөгаен, тагы көннәр бозылыр, дип уйлап куйды.

Чынлап та, аның юраганы юш килде. Озак та үтми, кар ява башлап, чын-чынлап буран купты. Башка чакны тарлавыкта юньләп сизелмәгән буран, аска төшеп, тарлавыкта үскән агач-куакларны йолыккаларга тотынды.

* * *

Дусты Фәриттән аерылгач, Мансурга бигрәк тә ямансу булып калды. Фәрит барда, ичмасам, аны “син тегеләй, син болай, алай итмә, бик җебеп торма,” дип, өйрәткәләп торгалый иде. Хәзер менә шелтәләп торучы кеше дә калмады. Җитмәсә, эч пошырып монавы бураны котыра…

Мансурга шахта җиһазлары арасыннан бер “Т-150”не карап алырга куштылар. Ул шатланып риза булды. Чөнки техника техника инде. Ул бит нәкъ менә шушындый тракторда эшләргә хыялланып йөри иде. Бер өч көн шуны төзәткәләп, майлыйсы урынын майлап мәш килде. Трактор бигүк иске булмаса да, бер дә каралмаган булып чыкты. Гайка-болтларын бора-ныгыта, үзенә бер көн үтеп китте. Хәзер ул шушы тракторы белән юылган буш токымны икенче иске шахта эченә ташып түгә башлады. Эше дә җиңеләйде, ул кадәр арытмый да. Фәритләр кайтып киткәнгә дә бер атна чамасы үтеп китте.

Мансур, шуларны уйлап, ике шахта арасын тракторы белән шомарта. Уйланып китеп, чак-чак, эт дисәң эт түгел, бер карачкы өстенә барып менмәде. Тәүдә, тәгәрмәч астында калды, ахры, дип уйлап “шыр” җибәрде. Тракторын әкренәйтеп, тавышын басты. Нәрсә уйларга да белмәде. Бераз шулай утыргач, кулына мәңге трактор идәнендә аунаган кыска лом кисәген алды һәм һаман да әле ишекне ачаргамы-ачмаскамы дип, бераз шикләнеп, куркып утырды. Эт дияр идең, монда бөтен шахта ашханәсенә бер мәчкә Тузик торып калды. Зуррак этләрдән күптән шашлык ясадылар. Барча халык моны элек төрмәдә утырган “Колымага” кушаматлы ирдән күрде. Теге “минем эшем түгел” дип антлар итсә дә, халык ышанмады. Тузик та югалса, сине, йә тотылган кешене таш басачак, дип куркытканга күрә генә Тузик шушы көнгә кадәр исән иде.

Аю дияр идең, аюлар кыш көне йоклыйлар түгелме соң. Әле кар эрергә чамаламый да. Шулай да, шикләнә-шикләнә, ул-бу була калса дип, уң кулында теге ломны әзер тотып, Мансур җай гына трактор ишеген ачты. Тирә-як дөм караңгы, ярый әле, яңа яуган кар пычранырга өлгермәгән, шуңа күрә, караңгыга әзрәк карап торсаң, нәрсәдер шәйләргә була. Күк тә аязыган, ничә көн буе бер туктап, бер котырган буран да туктаган. Шуңадыр ару гына суыта да төшкән. Караңгыга күз тизрәк ияләшсен дип, тракторның утларын бөтенләй сүндерде.

Кабинадан төшәргә шикләнеп, хәтсез генә утырды да, “әй, нәрсә булмас”, дип, кире ишекне ябарга гына омтылган иде, колагына кеше кычкырган кебек тавыш ишетелеп китте. Бу тавыш Мансурны бөтенләй куркытты. Әйтерсең лә, искәрмәстән эссе мунчада өстенә бозлы су койдылар. Бөтен тәне буйлап ниндидер дулкын үтте дә, барча чәч-төкләре шырпы булып үрә каттылар. Аңа хәтта башындагы бүреге дә өскә күтәрелеп куйган кебек булып китте. Күрәсең, теге карачкы кеше булып чыкты. Тәгәрмәч астына эләккән, дип уйларга да өлгермәде, тавыш зәгыйфь кенә тагы кабатланды. Мансур, бөтен батырлыгын җыеп, ничек итсә итте, тракторыннан сикереп төште дә, арбасы янына барырга куркып, туктап калды. Күзе тәмам караңгылыкка ияләшкәч кенә, карачкыны шәйләп, якынрак килде. Тәгәрмәч эзеннән читтә ята. Аллага шөкер, тапталмаган! Ломын кулында әзер тотып, тагы бераз якыная төште. Шунда үзенең исемен ап-ачык итеп ишетеп, катып калды.

– Мансур, якташ, ярдәм ит... – дип дәште түгелме?

Дулкынлануын басарга тырышып, карачкы янына тәмам якын килде. Куркудан кулындагы тимер кисәгенең дә селкенгәнен шәйләп, лом кисәген ике куллап тотты.

Бөгәрләнеп яткан кешене күтәреп алып, җиңел генә трактор кабинасына мендереп салды да, үзе дә менеп утырды һәм кабинадагы утны кабызды. Аның алдында дусты Фәрит ята иде.

(Дәвамы бар.)

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Зимагурлар. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: