Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 август 2022, 10:57

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (16)

Без рота командирын дөнья йөзендәге иң пычрак сүзләр белән сүгәргә керешәбез.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (16)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (16)

* * *

 

Бүтән гаскәрләрдә ничектер, анысын әйтү кыен, ә бездә 4-5 ел саен офицерларны алыштырып торалар. Менә әле капитан Калашников урынына бүтән берәүне рота командиры итеп җибәргәннәр. Әлегә үзен күрмәсәк тә, дәрәҗәсен һәм исемен беләбез инде. Фамилиясе Соболев икән. Званиесе – майор. Үзе хәрби училище да тәмамламаган, бары институттан соң гына армиядә калган икән.

Бездә солдатлар коллективы ротабызга килгән һәр яңа «кадетны» шикләнеп вә куркып каршы ала. Чөнки барчасы безнең «монастырьга» үз «уставы» белән үтәргә маташа.

Менә майор Соболев казармага килеп керә һәм ротага тезелергә боера. (Без теләр-теләмәс кенә сафка басабыз).

Яңа командирыбыз җирән йөзле какча гәүдәле ямьсез генә бәндә икән. (Хәрби кием дә үзенә килешеп бетми, әйтерсең, бакча карачкысына гимнастерка кигезгәннәр диярсең).

Кая инде моңа көр тавышлы юлбасар йөзле албасты гәүдәле «Калахабыз» белән ярышырга. Бу элеккесенең кисеп ташлаган тырнагына да тормый ич.

Әмма, үзгәрешләр моның белән генә бетмәде. Ротабызның юмористы капитан Ильин урынына өлкән лейтенант Лехманны җибәрделәр. Капитан Баранаускасны быел гына училище беткән лейтенант Кожин алыштырды. (Элекке «кадетлардан» бары лейтенант Чумаков белән өлкән лейтенант Минченко гына калды).

Ә яңалар ротада үз тәртипләрен урнаштырырга тырыша башлады да инде. Аларга карап тору бигрәк кызык. Кайчакта үзләрен хәтта дөнья кендеге итеп хис итеп тә ташлыйлар. Тик без генә бирешеп вә дер калтырап бармыйбыз. Чөнки, офицер халкыннан «курка торган күлмәкләребез» әллә кайчан тузган инде.

Менә әле лейтенант Кожин белән ишектә туры килдем. Армиядә берничә генә көн хезмәт итүенә карамастан миннән, Совет Армиясе «фазаныннан» алда үтәргә маташа, юньсез. Нишлим инде, әлбәттә, төртеп кенә җибәрдем һәм беренче булып чыктым. Мондый әрсезлектән Кожинның күзләре шар булды. Миңа укталырга уйлаган иде дә, төбәсенә дә менеп төшәргә күп сорамавымны аңлап бу ниятеннән кире кайта һәм үз юлы белән китеп бара. (Шуның белән минем офицерлар арасындагы дошманнарым тагын берәүгә арта).

Яңа «кадетлар» безнең ротабызга гына килеп калмый, ә штабның да берничә офицеры алышына. Шул исәптән, элемтә начальнигы да.

Элеккесен, майор Городецкийны прапорщик хатыны кыска буйлы вә чандыр исерек ирен балалар чанасына салып өстерәп өенә кайтып барганда гына күрә идек, ә яңасы – майор Белов, көн дә безнең телефон станциясенә сугылмыйча калмый. (Моның сәбәбен соңыннан гына аңладым). Җитмәсә, бу «яңа себерке» үзенең урынбасары өлкән лейтенант Киселев кебек телефонисткалар белән ягымлы гына сөйләшеп утырмый, ә безгә – солдатларга да бик нык каныга.

Ә бүген менә шушы бәндә мине үзе белән ияртеп каядыр алып китте. Җитмәсә, бер сүз дә дәшми. Эчемне кортлар кимерә. Без майор белән бер-беребезне тәүге күрүдән үк өнәп бетмәдек. Ә әле, ошбу сәбәпле, гауптвахтага ябарга илтүе булса? Әмма алама фаразларым дөрескә чыкмый – Белов поселок читендәге зур чүплек янәшәсендә туктап кала һәм нәрсәдер эзләргә керешә. Мин аптырап аңа багам. Менә майор чүп-чар арасыннан җиңүче кыяфәте белән иске урындык аламасы тартып чыгара һәм: «Телефон станцияңә алып кайтып куй», – дип пыр-пыр атлап китеп бара. Ә мин борылам да полкка юнәләм.

Икенче көнне: «Утыргыч кая?» – дип сорый бу.

– Кайда булсын, әлбәттә, үз урынында – чүплек башында.

Моны ишеткәч Беловның күзләре шар була:

– Ә?!

– Әйе, чүплектә.

– Әйт, син аны сатып эчтеңме?!

– Ышанмасагыз, иптәш майор, яңадан барып карый аласыз. Ә мин чүплектән иске урындык ташырга Плюшкин түгел, ә Совет Армиясе солдаты!

– Ә син, сугышчы, телефонкада утырырга урын җитмәүгә ничек карыйсың?

– Өч урындыгыбыз бар, шуңа өстәп иске генә ике кресло. Безгә болар артыгы белән җитә.

– Ә тагын бер урын булуга син каршымы?

– Юк. Безнең армия дөньядагы иң көчлесе генә түгел, ә иң бае да. Әгәр дә берәр чит ил шпионы Совет Армиясе офицеры белән Совет Армиясе солдатының чүплек башыннан әйбер җыеп йөрүен күрсәләр безнең хәрби әзерлек турында ни уйларлар?! Ә урындык кирәк булса аны складтан алыйк.

– Ә анда булмаса?!

– Димәк, безгә дигәнне берәр офицер өенә кайтарып куйган.

 Бу бәхәс ни белән бетәр иде – белмим, ярый әле майорны телефон аша штабка чакырып алалар. Ә мин җимерек кәеф белән казармага кайтып китәм.

 

* * *

 

Безнең ротада солдатлар саны әледән-әле үзгәреп тора. Кайчакта йөз тирәсенә генә калабыз, ә кайчакта йөз егермеләргә үк җитәбез. Чөнки, карантин белән «учебка»дан яшьләр килә, «дембель»ләр өйләренә кайтыша, чирлеләр вә симулянтлар санчасть белән госпитальгә озатыла, баш бирмәүчеләр «нокта»ларга «сөргенгә» сөрелә... Үзебезгә дә командировкага киләләр. (Соңгыларының кайберләре ротабызда хәтта бөтенләйгә торып та кала).

Менә бездә тагын бер яшь солдат пәйда булды. Аның милләттәшем икәнен ишеткәч кул болгап үз яныма чакырып алып сораштырырга керешәм. Ул тумышы белән Пермь өлкәсеннән икән. Ана телебездә дәшеп карыйм – аңламый, «колагын селкетеп» тик басып тора.

Мин иң беренче чиратта татар кешесенең үз телен белүе белән кызыксынам. Адәм баласы ана телендә аралаша алмый икән – ул тулы канлы милләттәшем түгел, ә ниндидер гибрид. Һәм шулардан чыгып миндә яңа әнгәмәдәшемә карата үз фикерем туа.

Шулчак янымнан үтеп баручы казах Алмас Корсаков: «Габдулла, ул бит «чмо», нигә аның белән авыз пычратып торасың», – дип китте. Моны тикшерергә теләп солдаттан күпме хезмәт итүен сорыйм. Ул: «Ун ай», – дигәч казахның сүзенең хаклыгына төшенәм. Чөнки, милләттәшем бик шапшак киемле иде. Ә әйбәт «помазок»лар болай пычрак йөрми. Шулай булгач, Пермь татары чынлап та «чмо» булып чыга!

Кулымны селтәп кенә җибәрәм һәм солдат аламасы караватлар арасына кереп күздән югала. Әмма, бу әнгәмә миңа барыбер тынгылык бирми. Кавемдәшемә, ул «чмо» булса да, ярдәм итәсем килә. Тик, ничек?

Безнекеләр командировкага килүчеләргә бик каныкмыйлар. Ошбу сәбәпле, аларның «чмо»ларына да «лаеш шулпасын» артыгыннан нык ашатып бармыйлар. Ә Пермь татарының кемлеген шапшаклыгы гына әйтеп тора. Ул чиста итеп киенгәндә безнекеләр, бәлки, аның үз «нокта»сында «чмо» булуына артык нык игътибар да итмәсләр иде.

Мин бар казарманы яңгыратып тамак төбем белән: «Таҗетдинов», – дип кычкырып җибәрәм һәм, шуны гына көткәндәй, Пермь татары йөгереп килеп каршыма баса вә үзенең сарык күзләре белән абзагызга текәлә. «Солдат, тыңла, бары бер тапкыр гына сөйлим. Хәзер юыну бүлмәсенә кереп сабын белән щетка аласың. Аннан частьнең телефон станциясе янындагы койма тишегеннән чыгып янәшәдән аккан чишмә янына барасың. Таш өстенә куеп киемнәреңне әйбәтләп юасың. Аннан агач ботагына элеп киптерәсең», – дим, бар сабырлыгымны җыеп. Соңыннан: «Аңлашылдымы?» дип сорап куярга да онытмыйм.

– Әйе, – диде ул, борынын тартып.

– Әгәр берәрсе сиңа бүтән эш кушарга маташса, «Бу Вафин боерыгы», – диярсең.

– Ярә.

– Ә хәзер күземнән югал.

Солдат сабын-щетка алырга юыну бүлмәсенә юнәлә. Ә мин бераз ял итәргә теләп мендәремне кочаклап әвен базарына китәм.

Ашханәгә барырга дип сафка баскач озак йоклаудан күзләре шешенеп беткән пычрак киемле Пермь татарын күреп калам. Вәт, юньсез, минем сүзләргә колак та салмаган. Форсаттан файдаланып каядыр барып йоклаган. «Таҗетдинов, нигә өс-башыңны тәртипкә китермәдең?!» – дип ажгырам, күркәдәй кабарып. Ул әллә тавышымнан, әллә үземнән куркып төлкегә юлыккан керпе баласыдай бөрешеп кала, әмма бер җавап та кайтармый. Шулвакыт кизү «кадетның»: «Ашханәгә», – дигән боерыгы яңгырый һәм без рота белән чыгарга юнәләбез.

Кичке тикшерелүгә казармама кайтуым була, йокларга җыенып йөрүче Абдулла бар дөньяны яңгыратып: «Таҗетдинов, милләтең кем?» – дип кычкырып җибәрә. Һәм шул ук секунд караватлар арасыннан мескен «чмо»ның: «Татар», – дигән җавабы яңгырый. Таҗик юри ишетмәмешкә салыша: «Кычкырыбрак әйт», – ди.

– Татар!

– Ә?!

– Татар!

Абдулла миңа карый да исәр кеше шикелле көләргә керешә. Бу «спектакльне» дә, мөртәтнең, бары рядовой Вафин өчен генә куюы. Вәт, юньсез! Үзе иптәш дип атала. Ачудан шартларга җитешсәм дә басмач оныгына, икебез дә бер призывтан булу сәбәпле, берни дә эшли алмыйм. Миңа, милләттәшем чынында да «чмо» булгач бары ишетмәмешкә генә салышырга туры килә.

Әмма, бу хәл бик еш кабатлана башлады. Абдулла мине күргән саен Таҗетдиновтан милләтен сорый, тегесе: «Татар», – дип җавап кайтаргач эчен тырный-тырный кәҗә тавышлары чыгарып көләргә керешә. Каһәрең, таҗик милләтле «чмо»лар да юк ичмасам, юкса Әхмәтовның үзенең дә күзен ачтырмас идем. Әмма, бу дөньяда бик нык тырышканда иң авыр мәсьәләләрне дә чишеп була. Мин дә Таҗетдиновны бер караңгы почмакка чакырып алдым да: «Тагын үзеңне татар дисәң – бәрәм дә үтерәм. Әхмәтов сораса, урыс дип җавап кайтарырсың», – дидем, йодрыгымны борын төбендә болгап.

Менә, шуны гына көткәндәй, әллә каян Абдулла пәйда була һәм бар казарма ишетерлек итеп Пермь татарыннан: «Солдат, милләтең кем?» – дип сорый.

– Урыс.

– Ә?!

– Урыс.

Моны ишеткәч «өрек»нең күзләре шар була. (Ул, әлбәттә, күпсанлы урыс солдатларыннан көләргә базнат итми). Һәм, шул сәбәпле, пошаманга калып, ишеккә юнәлә. Аның урынына мин шат – таҗикның артыннан кычкырып көлеп калам.

Бераздан Таҗетдиновның үзен дә безнең ротадан күчерделәр. Кая икәнен кызыксынып тормадым инде.

 

* * *

 

Бүген безгә акча бирәләр. Мин дә канцелярия ишек төбенә «кабаннар» артына чиратка басам. Шулчак эчтән кулына күн каеш тотып җимерек чырайлы Сонин килеп чыга. «Акча тү-тү», – ди ул, ачу белән.

– Нигә? – дибез бертавыштан.

– Безнең тавык мие эчкән яңа рота командирыбыз үзенчә шулай итеп «бабайчылыкка» каршы көрәшә.

– Ә?

– Соболев «яшьләр» белән өлкәннәрнең төрле каеш йөрткәнен белеп алган. Аның уйлавынча, барыбызныкы да бертөрле булса «бабайчылык» бетәчәк. Һәм, шуңа да, хезмәт хакыбызга һәммәбезгә дә бертөрле каеш кайтарткан.

Без рота командирын дөнья йөзендәге иң пычрак сүзләр белән сүгәргә керешәбез. Ә азактан: «Яшьләрдән күн каеш тактырмаска», – дигән уртак фикергә килеп бераз тынычлангандай итәбез.

Менә чиратым җитеп мин дә канцеляриягә керәм. Рота старшинасы прапорщик Милько кул куярга дәфтәр суза.

– Ә акча?

– Менә сиңа акча, – дип старшина өстәлгә каеш ташлый.

– Иптәш прапорщик, сезгә кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

– Нигә?

– Чөнки, күзегезгә каеш акча булып күренә.

Милько ачы итеп сүгенеп җибәрә дә: «Син ничек аңламыйсың, без ай саен бирелә торган акчагызга каешлар алып кайттык», – дип кычкыра.

– Минеке болай да яңа.

– Бу командирның приказы. Шулай булгач, башкаларга гына түгел, сиңа да кагыла.

– Икенчедән, ә нигә акчага?

– Бушка бирикмени? – ди Милько гаҗәпләнеп.

– Әлбәттә!

– Ә ни пычагыма?!

– Чөнки, шулай тиеш!

– Бушка әйбер өләшикмени?! – ди старшина ярсып.

– Без ватан сакчылары, шуңа да бушка ашатырга, бушка киендерергә һәм яшәүгә яхшы шартлар тудырырга тиешләр. Сез болай да Саклану министрлыгы тарафыннан каралган җиде сум урынына безгә бишне генә бирәсез! Хәзер менә каеш сатуга да барып җиттегез! Кем белә, бәлки иртәгә ашаганыбыз өчен дә тотып калырсыз?!

– Ай саен тотылган ике сумның ни өчен икәнен син бик яхшы беләсең!

– Белмим!

– Алайса, махсус синең өчен аңлатып үтәм! Ай саен бик күп прәстинә, одеял һәм сөлге чыкмый. Менә шулар хакын ротадан тотып алып калабыз.

– Кая китә соң алар?

– Солдатлар прәстинәдән үзләренә яка тегә, одеялларны КПга алып менеп китәләр, ә сөлге белән итек чистарталар.

– «Элемтә үзәгендә» елдан артык хезмәт итү дәверемдә әле берсенең дә сөлге белән итек чистартканын күргәнем булмады. «Одеялларны КПга ташыйлар», – дисез. Әгәр дә чыннан да шулай икән, анда күптән «таулар» хасил булырга тиеш иде. Ә прәстинәләргә килгәндә, чыннан да умырылган берничәсен күрдем. Алгалыйлардыр, чөнки сез җитәрлек күләмдә чүпрәк бирмисез. Ә ак материяне сез бирергә тиеш. Чөнки, «Устав» буенча, солдат ак якадан йөрергә тиеш. Шул сәбәпле, ничарадан бичара дигәндәй, кайберәүләр прәстинәләрне дә умырадыр. Ә хәзер чутлап карыйк. Ротада 110 солдат. Акча өләшкән саен һәрберсеннән икешәр сум тотып алып каласыз. Җәмгысе була 220 сум! Иптәш прапорщик, аена 220 сумлык прәстинә югалмый бит!

– Югала!

– Бу кадәр югалгач, димәк аларны офицерлар ташый! Ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, юкка солдатларга ягасыз. Әле аларның берсенең дә өенә посылка салганы булмады. Ә сез ,кадетларның», ой, гафу, офицерларның акчаларын тотып алып каласызмы?! Алар да бит безнең казарма буйлап рәхәтләнеп йөри, ә кизү чакларында йокларга да калалар.

– Татарларны бу кадәр үк акча өчен үлгән халык дип уйламаган идем. Вафин, син иманыңны шайтанга саткансың ласа!

– Ә украиннар бар акчаларын урамга чыгарып ташлыйлармы?! Иптәш прапорщик, без, солдатлар, ватанга бушка хезмәт итәбез! Ә сез үз вазыйфаларыгызга төкереп бирсәгез дә моның өчен акча аласыз! Җитмәсә, моңа өстәп, мескен солдатларның соңгы тиеннәрен дә талыйсыз!

– Акчаңны ал да күздән югал!

Миңа ни, кәгазь «бишлекне» кесәмә салам да, чыгып китәм. Ишекне япкач үз артымнан старшинаның: «Йоткыч, карун!» – дип кычкырганын ишетеп калам. Мин күкерттәй кабынып китәм. Ишекне ачам да: «Син үзең йоткыч! Син үзең карун!» – дип акырам.

– Татар!

– Хохол!

– Юньсез!

– Кабахәт!

Без чак сугышып китмибез. Ярый да арага солдатлар төшә.

– Нәрсә, әллә каеш та бирмәдеме ? – дип сорый шулчак «помазок» Валера Яковлев .

– Нигә миңа каеш? Мин акча алдым, – дим дә, телефонкага китәм. Минем арттан иптәшләрем кызыгып карап кала.

Җитмәсә, шуңа өстәп, икенче көнне прапорщик Милько каеш та китереп тоттыра. Биргәч алдым инде. Бәй, бушка бит.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: karhu53.livejournal.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: