Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 август 2022, 19:24

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (1)

Әмирҗан белән Фәйрүзә бүген урман буеннан сабый бала табып алып кайттылар.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (1)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (1)

1

Әмирҗан белән Фәйрүзә бүген урман буеннан тере бала табып алып кайттылар...

Иртән-иртүк күңелләре тынгысызланып уянган иде, шуңа булган икән. Мондый чакта алар икәүләп якын тирәдән йөрештереп кайталар. Ял көне бит. Эш көне булса да чыгып китәрләр иде. Ә хәзер алар икесе дә пенсиядә, лаеклы ялда. Химиядә эшләп, япь-яшь килеш ялга чыктылар, пенсиясен дә әйбәт кенә алалар. Тик менә...

Табигатьнең, урманның мәрхәмәте зур. Күпме йөрсәң, күпме юансаң да була. Ә моңа бик тә, бик тә мохтаҗ иде бу ике кешенең күңеле. Соңгы ярты елда нык борчылдылар, нык картайдылар алар. Әлеге дә баягы шул кызлары Гөлнара аркасында инде. Нәкъ алты ай элек, ата-анасы белән араны өзеп, пыр тузынып чыгып киткән иде, һаман кайтып күренгәне юк әле. Шушы ук шәһәрдә яши югыйсә. Кемнәрнеңдер күзенә чалына, колагына ишетелә үзе... Тик аның кайдалыгын, нишләп йөрүен төгәл генә беркем дә әйтә алмый. Ниндидер ир заты белән күрәләр. «Бик бәхетле кешеләр кебек кочаклашып, сыенышып торалар иде», – дигәннәре бар. Бәхетле дә булгач, Әмирҗан белән Фәйрүзә бик борчылмадылар. Ата-ана белән яшәү мәҗбүри түгел ләса, ә менә бәхетле яшәү – һәркем өчен дә мәҗбүри шарт...

Ни өчен ачуланыштылар диген. Соңга калып кайта башлады Гөлнаралары. Беркөнне бөтенләй дә кайтмады. Иртә таң белән, шәраб исләре аңкытып, затлы тәмәке төтене бөркеп кайтып кермәсенме бердәнбер кызлары. Әмирҗан болай да чак-чак торган түземлеген тәмам җуйды, мәңге сабыр Фәйрүзә дә тыелып кала алмады. Бала кешегә шул җитә калды. Гөлнара, җан рәнҗеше белән үпкәләп, түшәгенә капланып ятты да мендәрен төя-төя тәкрарлый башлады:

– Китәм, китәм!.. Барыбер китәм! Сезнең төрмәдә ятмыйм!.. Минем сөясем, сөеләсем килә! Китәм, бүген үк китәм!

Менә нәрсәдә икән хикмәт!

Әмирҗан да, Фәйрүзә дә сөю-мәхәббәткә каршы түгел анысы. Сөйсен, бәхетле булсын. Тик... Болай түгел бит инде. Кайдадыр төн кунып, шәраб чөмереп йөреп, мәхәббәтнең сафлыгына, игелегенә ирешеп булмыйдыр ул. Гөлнара да бала-чага түгел түгелен. Моның белән килешергә була. Әмма Әмирҗан белән Фәйрүзә аңа һаман да ата-ана бит әле. Монысын да онытырга яралый. Ата-ана хакы – Тәңре хакы. Бу хакыйкатьне кая куясың?!

Гөлнара, сикереп торып, ишеккә орыла-бәрелә чыгып киткәч кенә аңнарына килделәр.

– Әтисе, артык каты да әйтәсең инде, – беренче булып Фәйрүзәнең теле ачылды.

– Әйтмәслекмени, Фәйрүзә, кайдадыр югалып йөри башлады бит. Гомердә булмаганча, аракы исе килә. Монысы инде бөтенләй юньлелеккә илтми...

– Ай Аллам, нәрсәдер булды аның белән, нәрсәдер булды...

– Нәрсә булсын, берәрсе белән бәйләнгәндер.

– Берәрсенә гашыйк булган, ахры, әнә бит ничек өзгәләнә. «Сөясем килә», – ди...

– Нинди сөю инде ул, ә, ата-ана сүзен атлап чыккач? Йә, әйт, Фәйрүзә, нинди мәхәббәт ул? Мәхәббәт түгел бу! Әллә нәрсә булган аңа, әллә нинди сихер эләккән...

– Гел шулай дисең син. Нинди сихер булсын. Кызың өлгереп килә, шул гына! Егерме биш яшь бит инде аңа. Бала-чага түгел. Үз көнен үзе күрергә дә вакыт җиткән.

– Анысы шулаен шулай да... Кинәт күрсәтә башлады шул ул өлгергәнлеген...

...Алар үзләре бик соң өйләнештеләр. Әмирҗанга утыз өч, Фәйрүзәгә егерме җиде яшь иде. Кызлары да ялындырып кына туды. Шуңадырмы, бик иркә үсте. Нәрсә теләсә – шуны киде, нәрсә сораса – шуны ашады... Тәүфыйксыз булмаса да, көйләтергә бик ярата иде. Мәктәпне уртача гына тәмамлап, уртача гына бер уку йортына барып керде. Аннан тегүче булып чыкты. Эшкә урнашты. Әйбәт кенә эшләп йөри иде югыйсә... Әллә ни егете дә булмады. Әмирҗан белән Фәйрүзә кайчакта: «Әллә бу кызда егет гаме бөтенләй юк микән?» – дип уйлап куялар иде. Һәм менә сиңа мә!

Хәзер нишләргә инде? Ни кылырга? Каян эзләргә? Ничек табарга саташкан бу кызны?

Ярты ел бит! Алты ай! Ярты көн дә, ярты ай да түгел. Нишләп кенә йөридер, кайда, ничек кенә, кем белән генә яшидер инде? Әмирҗан белән Фәйрүзәне бүген шул сорау уятты. Шул сорау көзге шыксыз урманга әйдәп алып чыгып китте...

Тын гына, сөйләшмичә генә бардылар. Бу урман буена алар еш чыгалар. Әмма бу кадәр эчкә кергәннәре юк иде әле. Шәһәрне кыеп кергән урман артындагы биек йортлар күренә башлагач кына кире борылдылар. Кара, кеше күп йөри икән монда – сукмак, чын юл кебек, тап-талып, киңәеп беткән, чып-чын урман урамына әверелгән. Ара-тирә кешеләр очрап куя. Барысы да якаларына төренгәннәр, барысының да йөзләре җитди, борчулы... Әллә шулай тоела гынамы? Үзең борчулы булсаң, бөтен дөнья борчылган кебек бит ул. Шулайдыр... Әнә ике яшь кеше узып китте. Болары бәхетледер, көлешеп, шаярышып баралар... Чыңлап торган матур тавышлары колакка иркәләп керә дә күңелгә шифа булып ята...

– Әйдә, ирең кайтканчы очыртып кына илтеп куям үзеңне...

– Юк-юк, очыртып кына берәр кая алып кит син мине...

– Кая алып китим, минем үземнең дә өйгә кайтасым бар бит...

Юктыр, болар бәхетле түгелдер. Бәхетле булып кыланалар гына. Ничек инде ул – берсе болай, берсе тегеләй? Ниндидер чалыш көзге бу, башы-аягы алышынган тормыш...

Әмирҗан белән Фәйрүзәнең үз мәхәббәтләре бик тыйнак булды. Озаклап сөешеп-назлашып утырырга туры килми иде. Көне-төне заводта булдылар, икешәр смена эшләп, кооперативка акча җыйдылар, шуңа күрә дә бер-берсенә вакытлары аз булды. Күпмедер буш минутлары булса, аны әлеге дә баягы кызларына бирделәр, үзләрен бердәнбер, газиз балаларына багышладылар...

Шул вакыт кайсыдыр агач артында мәче баласы чыелдап куйды. Каян килгән ул монда – шыксыз, салкын урман уртасына? Коелып, аякка урала башлаган яфрак өемнәре арасыннан килгән тавыш тагын бер мәртәбә күңелләрне җилкетеп алды.

– Мә-ә-ә...

Берәр хәерсезе ташлап калдыргандыр. Хәзер бит мәче ташлау, эт ташлау берни тормый. Җәй буе курчак-курчак уйныйлар да, көзге салкыннар башлангач, урманга илтеп адаштыралар...

Әмирҗан белән Фәйрүзә, тукталып, мәче тавышы килгән якка карап тора башладылар. Ләкин берни дә күрә алмадылар. Сәер бу, тавышы бар, җаны, иясе юк... Әллә... шул тавыш үзе җанмы? Берәрсенең ятим, үксез җанымы? Кайчакларда кара кайгыга очраган, ачы рәнҗешкә тап булган җан шулай чыгып китүчән була икән, дөнья бетереп, үзенә тынычлык, иминлек эзләп йөри, имеш... Әллә... Әллә бу тавыш – Гөлнараларының ярдәм сорап кычкырган тавышымы? Аның җанымы? Ай Аллам! Ниләр генә булды икән инде? Кайда ул? Нишләп йөри? Ник кайтмый? Ата-анасының, өзгәләнеп, урман буенда тилмереп йөрүен белми микәнни?!

Теге «җан тавышы» тагын кабатланды. Бу юлы ул бигрәкләр дә кызганыч тоелды. Әмирҗан белән Фәйрүзә, кулга кул тотынышып, тавыш килгән якка киттеләр. Ул «тере» яфрак өемен бик тиз таптылар алар. Астында «җан» асраган, ачыргаланып елап, сыктап яткан бу серле, хәтта куркыныч яфрак өеменә кагылырга куркып, шактый тордылар әле. Әмма кире китәргә юл юк иде инде. Әмирҗан, аның артыннан ук Фәйрүзә дәррәү шул «тере» өемгә ябырылдылар, кибеп-бөгәрләнеп беткән яфракларны бармаклары белән аралый-аралый читкә көрәделәр. Шул яфраклар төсендәге саргылт җәймәгә төрелгән, күп елаудан шешенеп беткән, суыктан күгәреп-зәңгәрләнеп каткан күкрәк баласы килеп чыккач кына, тезләнгән килеш, тораташ кебек катып калдылар, хәтта бераз гына акылдан да яздылар...

Менә шулай итеп, Әмирҗан белән Фәйрүзә бүген урман буеннан сабый бала табып алып кайттылар.

Фото: tr.pinterest.com

(Дәвамы бар)

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (1)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Китек ай. Повесть (1)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: