Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 август 2022, 10:50

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (15)

«Үтерәм!» – дип ярсып өстемә ташлана. Мин дә зур гәүдәле, саллы йодрыклы «үлем машинасы» астында калып вафат булырга исәр түгел – аякларымны култык астыма кыстырам да йокы бүлмәсенә торып чабам.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (15)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (15)

* * *

 

Иртәнге аштан соң да йокларга ятарга уйлаган идем дә, өлкән лейтенант Минченко: «Вафин, сиңа эш бар», – дип җиңемнән эләктереп алды. Җен ачуларым чыкты. Йокыны онытып торырга туры килер инде. Чөнки бу «кадет» сагызак кебек – тиз генә котылырмын димә.

– Нинди эш? – дим, төксе генә.

– Вафин, блиндажга телефон линиясе сузарга кирәк.

– Иптәш өлкән лейтенант, минем тимерчыбык юк.

– Ничек инде юк?!

Мин, берни эшли алмыйм дигәндәй кулымны сузып җибәрәм. Өлкән лейтенант бераз уйланып торгандай итә дә: «Киттек», – ди. Теләр-теләмәс кенә аңа иярәм. Озак атлыйбыз. Хәтта КПга барып җитә язабыз. Менә берчак өлкән лейтенант сукмактан чыгып тайга эченә үк кереп китә. Чытырлыктан да байтак барабыз. Ниһаять, туктый һәм агач башыннан үткән чыбыкка күрсәтә.

– Моның белән нәрсә әйтергә телисез? – дип сорыйм, аңламыйча.

– Менә сиңа блиндажга сузарга чыбык, – ди, рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары, күз дә йоммыйча.

Ашыкмыйча гына җилкәмнән «таишка» исемле телефон аппаратымны алам, линиянең тоташкан урынын табам һәм аппаратымны аңа ялгап генераторын әйләндереп җибәрәм. «Баһадир», – дип дәшә берәү чыбыкның теге очыннан.

– Иптәш өлкән лейтенант, – дим, – бу бит КПдан «Баһадир» батальонына бара.

– Булса соң. Безнеке түгел ич.

– Иптәш өлкән лейтенант, сез шушы тимерчыбыкларны урларга һәм аны блиндажга сузарга кушасызмы?

– Әйе.

– Иптәш өлкән лейтенант, – дим, – ничек инде чыбыклар безнеке булмасын, алар бит Советлар Союзыныкы. Һәм мин мондый саботажга беркайчан да бармаячакмын.

Рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары кырт борыла да китеп бара. Ә мин шул ук көнне өлкән лейтенант Минченкодан өч тәүлек наряд алам. Ә нигә икәнен сорамасаң да аңлашыла.

 

* * *

 

«Телефонка»га барырга дип ишектән чыга гына башлаган идем, безнең казармага таба килүче сипкелле, кыска буйлы, сарык бәрәнедәй юаш фельдшер прапорщик Митрохинны күреп калам һәм яңадан йөгереп кире керәм. Дневальный Яхшыбаевның штык-пычагын талап алып билемә тагам да, үзем аның урынына тумбочка янына барып басам.

Менә бераздан коридорга «кусок» үзе дә килеп керә. Ә миңа шул гына кирәк, күкрәгемә тутырып һава алам да, җан көчемә: «Рота, смирно!» – дип кычкырып җибәрәм. Берәр югары дәрәҗәдәге офицер килеп керде дип уйлап канцеляриядән яшен тизлегендә капитан Калашников атылып чыга һәм ишеккә карап кулын чигәсенә куеп сәлам бирә. Рота командиры мескен прапорщикны искә дә алмый, башын як-ягына боргалап часть командиры подполковник Алексеевны, яки сәясәт бүлеге начальнигы подполковник Твороновичны эзли. Бахыр Митрохин үзенә тәү (һәм соңгы тапкыр) «Смирно!» – дип кычкыруларыннан, капитан тиклем капитанның йөгереп чыгып сәлам бирүеннән тәмам югалып кала. Калашников берни аңламый як-ягына карый, аннан аптырап дневальныйга бага. Ә минем пырхылдап көлеп җибәрүдән үземне чак тотып торган йөземне күргәч: «Үтерәм!» – дип ярсып өстемә ташлана. Мин дә зур гәүдәле, саллы йодрыклы «үлем машинасы» астында калып вафат булырга исәр түгел – аякларымны култык астыма кыстырам да йокы бүлмәсенә торып чабам. Ә рота командиры, әлбәттә, минем арттан. Көч «Калаха» ягында булса, җитезлек миндә – капитанны уратып-чуратып караватлар арасында үз артымнан ияртеп йөртәм дә, яшен тизлегендә казармадан чыгып качам. Командирым колхоз үгезенекедәй калын тавышы белән бар бинаны яңгыратып: «Вафин, тукта!» – дип артымнан кычкырып кала. Ә мин туктарга исәрме ни? «Калаха» эләктерсә измәмне изәчәк бит.

Рота командирым, «бабайчылык»ка каршы көрәшмәвен исәпкә алмаганда, болай яхшы гына кеше. Бүтән «кадет»лардан аермалы буларак, солдатлар да аны бераз хөрмәт итә. Ә аның баһадирдай гәүдәсеннән хәтта иң текә «бабай»лар да шөрли. Шуңа да, «Калахадан» кыйналу, я бәхетең булып качып котылу әллә ни зур гөнаһка саналмый. Бу очракта «офицер сукса – аның үзенә тарт», – дигән «бабайчылык» законы да вакытлыча көченнән чыга.

Гел генә качып та йөри алмыйм, (чөнки корсак та ача), шул сәбәпле ашханәгә барырга дип казармага кайтам. Әмма, ишектән кермим, башта башымны тыгып кына карыйм. Мине ротаны тезеп аларга саф алдында нәрсәдер сөйләүче Калашников үзе күреп кала һәм мыек астыннан гына көлеп, күзләрен зәһәр елтыратып: «Әйдүк, Вафин, без сине генә көтә идек», – ди, йодрыкларын йомарлап. Чыраема мөмкин кадәр исәрерәк төс чыгарам да: «Иптәш капитан, ой, онытканмын, Туркинның бит телефоны эшләми, мин шуны төзәтергә киттем»,– дип бу тирәдән таюны кирәк саныйм.

Менә безнекеләр җырлый-җырлый көндезге ашка китеп баралар. Ә эчемдә, сүз куешкандай, ач бүреләр кычкырырга керешәләр. Мин, ат урларга чамалаучы Шәкүр карак кебек тәмле исләр бөркеп торучы ашханәгә якынлашам һәм саллы гына имән агачы артына посам. Безнекеләр эчкә үтә башлагач алар арасына кереп югалам. Өстәлне дә «Калахадан» ераграк торганын сайлыйм. Тамак туйдыргач ротам белән тышка чыгам, әмма сафка басып тормыйм, үземнең эш урыным– телефон станциясенә таба торып чабам. Командирым әллә күреп тә дәшмәгән була, әллә әле генә күреп кала, дәһшәтле тавыш белән артымнан: «Вафин, тукта!» – дип кычкырып җибәрә. Ә мин аны элеп тә бирмим, чабуымны дәвам итәм. Капитан, ни чарадан бичара дигәндәй, «Атам!» – дип тә карый, тик, кая инде, мин аның пистолеты түгел, хәтта билендә буш кобурасы да юклыгын бик яхшы беләм.

Менә, бераздан, «телефонка»га килеп җитәм, рота командирының монда кереп йөрмәсен бик яхшы белсәм дә, «Ходай сакланганны саклар», дип, ишекне эчтән бикләп куям. Аннан үзем белән армиягә алып киткән яраткан китабым – Хәсән Туфанның «Гүзәл гам»ен кулыма тотып пычрак, әмма бик йомшак кәнәфигә чумам.

Кичкелеккә казармага кайткач та башта ишектән башымны тыгып күзләрем белән тирә-якны байкап чыгам. Үземә «Калаха» тарафыннан куркыныч янамаганына инангач дневальный Корсаковтан: «Командир кая?» – дип сорыйм. Ул капитанның әллә кайчан өенә кайтып китүен әйткәч, батырланып, эчкә үтәм.

Ә икенче көнне рота командиры рядовой Вафинга игътибар да итми. Ул артымнан кумагач, мин дә качып йөрүне кирәк санамыйм инде.

 

* * *

 

Көндезге ашка барырга дип рота белән сафка тезелгән генә идек, янәшәмә якташым Олег Котов килеп солдат чәйханәсенә чакыра. Мин, әлбәттә, куш куллап риза булам. Чөнки, ни дисәң дә, ике ел эчендә хәрбиләр ашханәсе тәмам туйдыра шул. Хәтта, бүтән җиргә барып печеньеләп, я коржиклап лимонад чөмерсәң дә үзеңне күкнең җиденче катында һис итә башлыйсың.

Дустыма өеннән акча килгән икән. Ул ә дигәнче өстәл өстен тәм-том белән тутырып ташлый.

Армиядә качып ашау яхшы гадәткә саналмый. Син азыгыңны дусларың белән бүлешергә тиешсең. Шуңа да чәйханәгә солдатлар ялгызлары гына йөрмиләр. Кесәңдәге тиенлекләреңә нәрсә дә булса алырга уйлыйсың икән, син берәрсен үзең белән чакырырга мәҗбүрсең. (Ә ул, үз чиратында, сине сыйлый). Өйдән посылка килгәч тә шулай эшлиләр – бәләкәй генә чәй табыны оештыралар. Болай итүнең тагын бер яхшы ягы бар – син әледән-әле сыйланып торасың.

Әле дә тәм-том белән эчне тутырып ята идек, солдат чәйханәсенә үзбәк милләтеннән булган бер «өрәк» килеп керде дә, медицина хезмәте лейтенанты белән сөйләшеп торучы сатучы хатын янәшәсенә килеп басты. Ул күзләрен мелт-мелт китереп алганнан соң пычрак куллары белән кесәсеннән тиенлек акчалар тартып чыгарды. Шуннан соң янә бер тапкыр сатучы белән «кадет»ка карап куйды.

– Я, сайра, – диде хатын көлемсерәп.

– «Мандалошка», – дип дәште үзбәк, сатучының йөзенә багып.

Моны ишеткәч хатын бурлаттай кызарды, офицер «өрәкнең» якасыннан эләктереп алды, ә без Олег белән пырхылдап көлеп җибәрдек. Сатучы белән лейтенант үзбәкне үзләрен мыскыл итә дип уйладылар ахры, шуңа да алар бик кызган иделәр. Хатын мондый реакцияне көтмәгән үзбәкне аты-юлы белән сүгәргә тотынды. Офицер да үзенең шәплеген күрсәтергә теләп мескен солдатны бәргәләргә кереште. Без Олег белән кемузардан сикереп тордык та, санчасть комагын эләктереп алдык. «Кадет» вакыйганың мондый юнәлеш алуын һич көтмәгән иде, ул тәмам югалып калды һәм бераздан кычкырырга дип авызын ачты. Олег: «Алла бәндәсе петлицага эмблема сорый бит. Чөнки, солдатлар аны «мандалошка» дип атап йөртәләр», – дип эшне җайларга ашыкты.

– Шулаймы? – дип сорады хатын үзбәктән, дусымның сүзенә ышанмыйча. «Әйе», – диде «өрәк», чак еламыйча.

Сатучы өстәлгә эткә сөяк бәргәндәй эмблема ташлады. Үзбәк аңа ике бармагын күрсәткәч: «Дба», – дип өстәп тә куйды. Аннан эмблемаларны кесәсенә салгач, тагын тотып яра күрмәсеннәр дигәндәй, чәйханәдән чыгып шылды.

Ә без Олег белән тамак та туйдырдык, бушлай спектакль дә карадык.

 

* * *

 

Кичке аштан соң телефон станциясендә көндәлек һәм хатлар язып казармага кайтканда тәртип урнаштырып йөрүче биш «өрәктән» тыш бар да тәмле йокыда иде. Ленин бүлмәсенә кереп телевизорны кабызып карыйм, каһәрең, анысы да күрсәтми – әллә ватылган, әллә тапшырулары беткән. Миңа да, шул сәбәпле, караватыма авудан башка чара калмый.

Күпме йоклаганмындыр, хәтерләмим, кемдер одеялымны тартып җибәрүдән күзләремне ачам. Ачуым кабара. Болай уятырга мин «өрәк» түгел. Бу берәр юньсез «кадет» эшедер. Күтәрелеп карыйм – кеше-мазар күренми. Димәк, берәр солдатның начар итеп шаяртуыдыр.

Янә йоклап киттем дигәндә генә тагын одеялымнан тарталар. (Һәм, әлбәттә, монысында да адәм заты күренми). Ачуым чүпрәдәй кабара. Кемдер миннән, Совет Армиясе «фазаныннан» ачы итеп көләргә уйлый. Һәм аны тотсам ипи шүрлегенә генә менеп төшмәячәкмен, ә күңелем булганчы изәчәкмен дә. Кем булуына карамастан. Хет үземнең призывтан булсын, хет «кабаннардан».

Бу юлы көтәргә булам. Яңадан килсә дә, килмәсә дә. Менә тагын одеялымны тартып төшерделәр һәм тәнемне салкын һава чорнап алды. Вулкандай ярсып атылып торып утырам. Мыскыллаучым торып чапмады. Димәк, төн караңгылыгыннан файдаланып янәшәмдә шым гына басып тора. Караватымнан төшәм. Тыңлыйм. Бар да тып-тын. Ара-тирә ротадашларым гына ыңгырашып вә йокы аралаш нәрсәдер сөйләнеп кенә алалар. Ачуымны китерүче бәндә барып урынына да ятмады. Чөнки, караваты шыгырдавын ишетер идем.

Ул янәшәмдә генә. Мин – аучы. Ул – киек. Йокларга бирмәүчем өлкән призыв булса да карап тормаячакмын, караңгыдан файдаланып бәргәләп атачакмын. Чөнки мин болай мыскылланырга «өрәк» түгелмен. Азактан: «Нигә «кабанны» кыйнадың?» – дип сорасалар да, танымадым дияргә сылтавым бар.

Әкрен генә кузгалам да тирә-якны капшый башлыйм һәм берчак казарма ишелмәсен дип куелган терәү баганасы артында ниндидер шәүләне шәйләп алам. Нишләп тора ул? Әлбәттә, миннән качып. Һәм йокысыз төнемнекен генә түгел, ә барча үчләрне чыгарырга теләгәндәй чәмләнеп аны тәпәләргә керешәм. «Вафин, кирәкми», – дип кычкырып җибәрә бу. Тавышыннан танып алам – «Цыпа»! Монысы инде мине ярсудан шашар дәрәҗәгә җиткерә. Абзагыздан үзем көткәнчә берәр «кабан» түгел, ә күпкә хокуксызрак «помазок» көләргә батырчылык иткән! Хәзер мин аны ботарлап атачакмын! Чөнки, күз күрмәгән хәл, «Цыпа» минем авторитетымны җимерергә чамалый. «Помазокның» «фазанга» йокы бирмәвен белсәләр иртәгә хезмәттәшләрем күз дә ачтырмаячаклар. Моның ояты гына үзе ни тора!

– Габдулла, кыйнама, мине синең одеялыңны тартырга мәҗбүр иттеләр, – дип Цыпулин шыңшып җибәрә.

– Кемнәр?!

– Дадабаев белән Әхмәтов.

Шулчак үз караватларында ятып безне күзләүче Абдулла белән Мөкыйм бар казармага ишетелерлек итеп пырхылдап көлеп җибәрә.

Иптәшләрем булса да ачуым килә – «Басмачлар, кирәкләрегезне алыгыз», – дип кайсыдыр солдатның итекләрен эләктереп алам да, таҗикларга таба томырам. Алар шым була.

– Нигә одеялымны тарттың? – дип янә «помазокка» ябешәм.

– Габдулла, алар бит: «Тыңламасаң – кыйныйбыз»,– диделәр ич.

– Ә мине тәпәләмәс дип уйладыңмыни, юньсез, – дип янә Цыпулинны ярсып тәпәләргә керешәм. Кулларым авыртып бетә, ә мин туктый алмыйм. Бары бераздан гына: «Үтереп куюым бар ич», – дип урыныма барып ятам.

 Йокым качкан иде инде. Тукта, санап карыйм. Бер, ике, өч...

 

* * *

 

Иртәнге аштан соң телефон станциясенә керсәм – Похомов ыржаеп утыра. Ни булган моңа? Әллә ычкына башлаганмы? Шуларны уйлап бетәргә дә өлгермим, якут миннән; «Габдулла, нәрсә, әллә сүгеп хат яздылармы?» – дип сорап куя.

– Юк.

– Алдыйсың. Сүккәннәр.

– Тавык мие эчкән башың белән ничек мондый фикергә килдең?

– Өстәл өстендә яткан сиңа килгән хатны укып караган идем, анда сине ими башы дип атаганнар.

– Нәрсә?!

– Ышанмасаң – үзең кара, – дип Похомов өстәл өстендә мин калдырып киткән апамнан алган хатымны суза.

– Кайда син монда сүгү сүзе күрәсең?!

– Менә, хат башы дип язганнар ич.

– Булса соң?!

– Хат якутча ими була. Ә нигә сине ими башы дип атаганнар соң?

Күкерттәй кабынып китәм. Хәлемне якут та аңлап ала, ул яшен тизлегендә чыгып кача. Мин дә бераз телефон станциясендә утырам да, күңелсезләп казармага юнәләм.

 Коридордан үтеп бара идем, мине ротабызның старшинасы прапорщик Милько канцеляриягә чакырып ала.

– Вафин, син ротабыздагы гражданкада университетта укыган бердәнбер кеше, әйеме?

– Гаеплемен, булды андый хәл, – дим сүзне уенга борып вә шул ук вакытта армиядә солдат-офицерларның кичәге студентларны өнәмәвенә ишәрәләп.

– Вафин, син «яшь» чагыңда «бабайчылыкны» иң нык сүккән кеше дә.

– Әйе.

– Син дөреслек хакына офицерлар белән конфликтка да керергә курыкмыйсың.

– Сүзегез хак, – дим «кусокның» нигә уратып-чуратып мине мактавын аңламыйча.

– Син, шулай ук, үзеңнең фикерләвең һәм тормышка карашың белән дә бүтәннәрдән бик нык аерылып торасың.

Прапорщикның мактавыннан майдай эреп китәм һәм исәр кеше шикелле көлеп җибәрәм.

– Вафин, – дип сүзен дәвам итә старшина, – мин синең киләчәктә прапорщиклар мәктәбен тәмамлавыңны һәм үзем урынына старшина булып калуыңны теләр идем. Чөнки син безнең «Элемтә үзәгендә» тәртип урнаштырырлык бердәнбер кеше.

– Әйе, сүзегез хак. Әгәр дә мин офицер яки прапорщик булсам, монда идеаль тәртип урнаштыра алыр идем. Әмма, гафу итегез, үземнең киләчәгемне армиядән башка күз алдыма китерәм.

– Тәртип дигәннән, ишеткәнсеңдер инде, кичә кыйнап ротабызда бер «өрәк» үзбәкнең умыртка сөяген сындырганнар.

– Әйе. Ишеттем.

– Һәм син кем эше икәнен дә беләсеңдер.

– Әлбәттә.

– Беләсеңме, Габдулла, берничә мөртәтне төрмәгә утыртып монда тәртип урнаштырырга кирәк.

– Күптән вакыт. Мин армиягә алынганчы монда тәртип урнаштырып куйган булсагыз – бигрәк тә яхшы булыр иде.

– Габдулла, без «өрәкне» кыйнаган солдатны төрмәгә утырта алмыйбыз.

– Нигә?

– Фамилиясен белмибез.

Моны ишеткәч көлеп җибәрәм. «Кусок» уратып-чуратып вә салпы ягыма салам кыстырып сөяк сындыручы солдатның фамилиясен ачыкларга тели ич!

– Беләм, иптәш прапорщик, әмма аның фамилиясен әйтмәячәкмен.

– Нигә? Син бит җәмгыятебездә дөреслек урнашуын телисең ич? Әллә мин синең турыда ялгыш фикердәме?

– Сез минем турыда чынында нинди фикердәдер – белмим. Ә фамилиягә килгәндә – анысын әйтмим. Чөнки, мин стукач түгел. Ә сөяк сындыручы солдат начар егет түгел ул. Бары көчен генә дөрес файдаланмаган. Аны сату белән генә үзбәкнең сөяге үзеннән-үзе ялганмаячак. Иптәш прапорщик, кичәге ЧП булмасын өчен сез старшина булып билгеләнүегезнең тәүге көненнән үк бүтәнчә хезмәт итәргә тиеш идегез. Сез әле утырткан агачыгызның ачы җимешен генә татыдыгыз.

– Габдулла, кайсыдыр мөртәте бу турыда корпус командирына чылтыраткан. Хәзер килеп генерал Качмарик часть командиры Алексеевны «буа». Анысы, үз чиратында, безнең «Калаханы». Бу инцидент буенча ротадагы һәр солдат белән сөйләшеп чыктык. Каһәрең, беркем дә әйтми. Куркалар. Бар да: «Белмибез», – дип җавап кайтара.

Габдулла, үтенеп-үтенеп сорыйм – берүк-берүк безгә кирәк солдатның фамилиясен ата. Коммунист сүзе – бу турыда беркем дә белмәс.

– Мин дә әйтмим. Чөнки, бу үз принципларыма хыянәт итү булачак.

– Димәк, син дә шыр җибәрәсең?

– Мин беркемнән дә курыкмыйм. Бары икенче бер солдатны сатарга гына теләмим. Җитмәсә, ул минем иптәш тә.

– Иптәш? Ә без «өрәкнең» умыртка сөяген берәр «помазок» сындырган дип уйлаган идек.

– Нәрсә, әллә «помазок» минем иптәш була алмыймы?

– Сине берәр зур призыв солдаты якын күрдеме соң?

– Күрде. Ошбу мизгелдә өйләрендә чәй эчеп утыручы Логинов, Максимов һәм Рычковлар үз заманында минем терәк булды. Әле дә зурыраклар арасында дусларым бар. Мәсәлән, Шәймәрданов белән Боря Князев.

– Димәк, яхшылык белән әйтергә теләмисең?

– Яхшылык белән генә түгел, хәтта начарлык кылсагыз да әйтмәячәкмен.

– Ә без коллективка «ялгыш кына» «Габдулла – стукач», – дип сүз таратсак?

– Әйтегез, – дим дә көлеп җибәрәм. Аннан: «Бу әкияткә дусларым гына түгел, хәтта дошманнарым да ышанмаячак», – дип ишекне шап итеп чыгып китәм. Шулчак мине Мөкыйм белән Абдулла күреп кала һәм үзләре белән кәртле уйнарга клубка чакыра. Әмма, анда да озак юанырга насыйп булмый – артымнан рота командирым капитан Калашников килеп җитә. «Әйдәле, – ди ул, – сиңа сүзем бар иде».

Бер читкә китеп басабыз. Капитан уратып-чуратып тормый, ә турыдан сүз башлый:

– Вафин, миңа прапорщик Милько барысын да сөйләде инде. Дөресен әйтәм – әгәр җинаятьче солдатка җәзасын бирмәсәк – мине партиядән чыгарачаклар һәм өлкән лейтенантка төшерәчәкләр. Шуңа күрә – бар өметем синдә.

Рота командирымның күзләрендә үтенү вә ялвару иде. Шуңа да йөземне читкә борам.

– Иптәш капитан, юк, булмый, мин иптәшемне саталмыйм.

Рота командирым борыла да аксаклый-аксаклый китеп бара. Капитан миңа бик кызганыч иде. Шуңа да йөземне читкә борам.

Калашников, «бабайчылыкка» каршы көрәшмәвен исәпкә алмаганда, болай яхшы кеше. Миңа да каты бәрелгәне, урынсыз кыерсытканы булмады. Теге тапкыр подполковник Аладко каныкканда да яклап калды.

Ә бер чакны ротага: «Татарлар бик борынгы вә укымышлы халык. Идел буе Болгары – аларның борынгы дәүләтләре. Хәзерге татарларның татар-монголларга бернинди дә кысылышы юк», – дип сөйләгән иде. (Тик, кызганыч, моңа беркем дә ышанмады).

Ә әле шушы кешегә ярдәм итмәдем. Кызганыч, тик ни эшлисең инде. Гафу итегез, иптәш капитан, мин сезнең өметегезне аклый алмадым.

Азактан гына аңладым, бу рота командирымны соңгы тапкыр күрүем булган икән. Ул бүтән эшкә чыкмады. Берәүләр аны ЧП аркасында армиядән куганнар диде. Икенчеләр бүтән полкка гына күчергәннәр дип сөйләде.

Ә «помазок» Витя Высочанский «яшь» солдатның сөяген сындыруы турында үзе офицерларга әйтте. Моның өчен аны без уйлаганча дисбатка түгел, ә күрше «Баһадир» батальонына гына күчерделәр.

 

 

Фото: infovzor.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: