Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 август 2022, 07:03

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (Ахыры)

– Менә нинди икән син, мәхәббәт... – дип пышылдады хатын. Тик аның тавышы чыкмады.

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (Ахыры)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (Ахыры)

13

Баскычтан күтәрелгәндә үк хәлсезлеген, башы әйләнүен тойган иде. Атлаган саен хәле кыенлашты. Ул үзен әйтеп-аңлатып булмаслык авыр йөк астында калгандай хис итте. Бу йөкнең биниһая басымыннан бөтен гәүдәсе кечкенә кисәкчекләргә бүленеп таркала барган кебек...

Таңчулпан стенага сөялде. Бүлмәсенә ерак түгел иде. Бер генә талпынса, кайтып җитәчәк. Юкса монда тору уңайсыз, исерек дип уйлаулары да бар. Ул атларга итте...

Һәм стена буйлап шуып төште.

Кемнәрнеңдер борчылып кычкырганы, аяк тавышлары ишетелеп калды...

Колак төбендә Искәндәрнең тавышы яңгырап киткәндәй булды:

– Мин көтәрмен сине... Көтәрмен!

Аның тавышындагы наз бөтен буыннарга таралды.

– Менә нинди икән син, мәхәббәт... – дип пышылдады хатын. Тик аның тавышы чыкмады.

Дөнья вак кына күзәнәкләргә таралып, томанга әверелде...

Искәндәр белән кабат очрашудан курка иде Таңчулпан. «Хастаханәдән чыккач та, эштән китәрмен, – дип уйлады ул. – Югыйсә хисләремне кабат тыя алмам». Ләкин Искәндәр теге сөйләшүнең икенче көнендә үк редакцияне калдырган булып чыкты.

– Кисәк кенә китте дә барды, – диделәр аңа соңыннан. – Беркем белән сөйләшеп тә, саубуллашып та тормады. Кайда җыенуын да әйтмәде. Ул бөтенләй бүтән кеше кебек иде.

Искәндәр шул китүдән кабат күренмәде. Гәҗит-журналларда әсәрләре дә югалды, үзе хакында да бер хәбәр-хәтер ишетелмәде. Редакциядә дә тәүге мәлләрдә сагынып сөйләделәр-сөйләделәр дә бераздан тәмам оныттылар, ялгыш та искә алучы булмады.

Тик Таңчулпан гына онытмады.

Бераздан Искәндәр Казанда калкып чыкты. Татарстан матбугатында аның турында бик зурлап сөйләделәр, басылган һәр әсәре шау-шу куптарды. Озакламый Уфа кибетләрендә дә бер китабы күренде. Таңчулпанга багышланган ул китап «Син онытма мине» дип атала иде.

Ә Таңчулпан аны онытмады. Бергә үткән вакытларның һәр мизгелен кабат-кабат исенә төшерде ул, Искәндәрне уйлаган чакларында, үзен дөньяның иң бәхетле кешесе итеп сизде. Өннәрендә уйлап йөргәнгәме, аны һәр төн төшләрендә күрде, иң изге хисләрен сөйгәне белән бүлеште дә йокылардан елмаеп уянды.

Ә кайчагында ул Искәндәр белән аерылмагандыр, алар һаман бергәдер, ул, гомумән, бүгенге тормышта яшәмидер, ә сөйгән яры белән үткәннәрдә калгандыр төсле тоелды.

Һәм яңгырлар көтте.

Яңгыр яуса урамнарга чыкты. Үзе лычма булып чыланса да, йөрәгендә ялкын кайный иде.

Тамчыларның назлы җырын тыңлап, ул үзе дә моңсу уйга чумды. Ул үзе дә җырга әверелде:

– Менә тагын урамнарда яңгыр. Менә тагын яңгыр синсез ява. Яңгыр җиргә сафлык алып килә, яңгырларда тәннәр җиңеләя, сулышларың иркенәеп кала. Иңнәреңә канат үскән кебек, хыял күкләренә талпынасың. Бүген никтер минем җанда сагыш. Әллә сине юксынудан микән. Син бит миңа якты яңгыр идең. Назга коргаксыган җаныма син җылы яңгыр булып килеп кердең, татлы тамчыларың белән сибелдең дә йөрәгемнең юшкыннарын юдың. Мин сафланып, үзем булып калдым, мәхәббәтле синең тамчылардан рухыма көч, яшәүгә дәрт алдым. Рәхмәт сиңа! Яңгыркаем минем...

Фото: stihi.ru

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (Ахыры)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: