+23 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 август , 20:29

Мәсүфә ӘЮПОВА. Голландка. Нәсер

Хәбәрне хуҗабикәнең олы улы Данис керә-керешли җиткерде: "Иртәгә газ тоташтырырга киләләр. Теге гасырдан калган бу голландкагызны сүтәбез. Авылда беркемдә дә мондый кирпеч өеменнән экспонат юк инде хәзер"...

Мәсүфә ӘЮПОВА. Голландка. Нәсер
Мәсүфә ӘЮПОВА. Голландка. Нәсер

Үләсе көнеңне белүдән дә авыры юк икән... Ярты гасыр хезмәт итеп, җан җылысы белән бергә тән кайнарлыгын да биреп яшәгән голландка миче,  көтелмәгән хәбәрдән өнсез калды... Бу дөньядан китеренә бер көн вакыт калган...

Хәбәрне хуҗабикәнең олы улы Данис керә-керешли җиткерде:

– Иртәгә газ тоташтырырга киләләр. Теге гасырдан калган бу голландкагызны сүтәбез. Авылда беркемдә дә мондый кирпеч өеменнән экспонат юк инде хәзер. Энекешләргә шалтыраттым, булышырга кайталар.

Голландка йөрәк өзгеч итеп ыңгырашып куйды. Хәтта шушы әрнүле тавышы торбасыннан чыгып китә алмыйча азапланды... Тотынып басып торган терәүләре җимерелеп, җир убылгандай хис итте үзен.

Әнисе Әнисә карчык аптыраудан ни әйтергә белми торды да:

– Ул газ дигәннәре чатлама суыкта туктап куйса?  Үзем белән бергә картайган голландкамны бу кышны гына булса да калдырсак булмасмы? Аннан көзгә кереп барганда кеше мич сүтәмени, тузга язмаганны. Газ әйбәт эшләсә, яз көне теләсә нәрсә эшләтерсез.  Әтиегезнең төсе дә бит әле ул. Авылда иң беренче түп-түгәрәк итеп голландка миче эшләүче дә ул иде бит.

Голландканың күңелендә өмет кабынып китте.

Тик Данис үзенекен сөйләде:

– Әнкәй, һич кайгырма, бөтен дөньяда газ. Кабергә киткәндә дә мичеңне кочаклап китмәссең бит инде. Әтинең төсе диеп, монда аның кулы тимәгән бер генә почмак та юк инде... Нишлибез инде хәзер, берне үтереп икенчесен терелтми булмый. Сөенеп бетә алмассың әле газлы өйгә. Бик ияләшә алмасаң, әнә остаханәгә чыгарып куйган электр мичен кертеп куярмын. Авылда бер бездә серәеп утыра мондый кирпеч тавы.

– Ашарга сорамый бит,  балам, әллә калдырабызмы?

– Әнкәй, сөйләшенгән, уйланылган. Кирпечләрен капка төбеңә җәябез. Калайларын Данилның газигы белән чүплеккә итәбез.

Голландканың кабынган өмете буш куык кебек бер мизгелдә юкка чыкты... Кирпеч тавы диме Данис? Кайчан үсеп, үзеңне үстерешергә булышкан мичеңә өстән карап тора башладың соң әле син?..

 Гомере буе шушы нигезгә хезмәт иткән мичнең рәнҗетелүдән калайларына кадәр шыгырдап куйды. Күңеленең ярсуын, торбасына барып өелгән күз яшьләрен күрүче генә юк. Ул үзенең таш өеме генә түгел, ә гаилә әгъзасы да булып яшәгәненә моңарчы иманы камил иде. Ә менә иртәгәдән аның өстенә басып йөри башлаячаклар.

– Эх, кешеләр, үзегез белән бергә ачысын да, төчесен дә татып гомер кичергән әйберләрегезнең халәтен аңларга өйрәнгәнче бер ничә мең гасыр узар шул әле. Кая җансызларны, сез җанлыларның йөрәк авазын ишетмисез әле кайчак... Шулай дип уйлаган уен өйдәгеләргә җиткерә алмаганына ачынып, голландканың шашып еласы килде....

Ә Әнисә әби нәрсә диеп җавап бирергә дә белмичә, урынына килеп ятты да тирән уйларга чумды...

Өйләрен салып бетергән вакытлары исенә төште. Мәрхүм Әхәте бигрәкләр дә тырыш һәм уңган кеше иде. Кулыннан килмәгән эше юк: балта остасы да, калай белгече дә, мичләрне дә коеп куя иде. Ә голландка мичен ул чит илдә хезмәт иткән җирендә күреп кайткан. Хыялында йөрткән уен Әнисәсе белән шушы өйне салып кергән җәйне эшләде. Кемнәр генә килеп карамады аның мичен! Исеме дә бит әле гади түгел – голландка! Шундый җыйнак, шундый җайлы. Аннан Әхәтенә мич эшләтер өчен авыл халкы чиратка язылды. Аның түгәрәклеге бер яклап уңайлы булса, икенче яктан өйне шулкадәр тиз җылыта. Ә аның эчендә чуен чүлмәккә куелган ризыкларның тәмен сөйләп тә, аңлатып та бетерә торган түгел... Өч малайның кар тавыннан манма су булып кайткан әйберләрен әниләре голландканы уратып алган бауларга элеп куя. Ике сәгать эчендә коп-коры киемнәрне киеп, тегеләре тагын чыгып югала. Ә ул өч малай кайтканчы голландка мичендәге чуен эчендә телне йотарлык ризык пешә. Голландкадан кышкы чатлама суыкларда да, өйнең эчендә җаннарга сары май булып ягылырлык җылы тарала. Әнә песигә кадәр мичкә сөялгән урындыкта назланып йоклады һәрчак.

Озын кичләрне голландкасына билен терәп, дүрт ир-атның аяк чуын бөтәйтүләре, бәйләм бәйләүләр кичә генә кебек Әнисә карчыкка...

Кич утырырга килгән ахирәтләре дә мич буена тезелеп утырып орчык эрләделәр, бияләй-оекбаш бәйләделәр.

Әхәте дә чирләгәч, түрдәге урыныннан голландка буендагы сәкегә күчте:

– Җылы җитми, өшим, каен утыннарыңны тагын өстә әле, – дип, Әнисәсен әллә ничә тапкыр утынлыкка чыгарып җибәрде.

Менә иртәгә җанына бик кадерле булган голландкасының урынында шар ачык идән генә калыр инде...

Күпме калгандыр Әнисәнең гомере... Әхәтеннән соң бик биреште ул. Бик сагынды һәм юксынды ул ирен шушы еллар эчендә. Бакыйлыкка күчкәненә өч дистә ел булса да, һаман ишек ачылса Әхәтенең килеп керерен көтте. Аннан үзен-үзе битәрләп, ул тарафтан беркемнең дә кайтканы юк икәнен күңеленнән генә тәкърарлады. Кайчакта Әхәтенең кулы тигән бүрәнәләренә кадәр сыйпап юанды.

Уллары да әтиләре кебек эшчән һәм тырыш булдылар. Олысы Данис күрше авыл Көмешледә өй салып менә дигән яшәп ята. Колхозда мал докторы булып эшли. Данил белән Анил район үзәгендә яшиләр. Икесе дә төзелештә эшли. Анилы–  әтисе кебек мич остасы да әле! Икешәр катлы өй җиткереп гаиләләре белән бик тату яшәп яталар. Оныклары да бик итагатьле. Барысы да шау-гөр килеп кайтып, әниләренең хәлен белеп, булышып торалар. Киленнәреннән дә уңды ул, Аллаһка шөкер!

– Ярар, әнкәй синең аяк-кулың тимәс! Киленнәрең тазартышырга килә, оныкларың кирпечен ташырлар. Данис шулай сөйләнә-сөйләнә чыгып китте.

Кирпечен дигәннән... Әхәте һәрбер кирпечне сылап катырып барды, исән калмас инде берсе дә. Голландкасыз өйнең бер яме дә булмас, ахры... Әхәте нәрсә дияр иде икән?..

Авыр уйларыннан Әнисә карчыкның башы чатнап авыртырга кереште. Ул торып дару төймәләре арасыннан берничәсен кабып та карады, тик баш әйләнүе көчәйде генә.

Голландка үз хәле турында онытып, хуҗабикәсе өчен кайгырырга кереште. Таңны алар берсе өчен берсе ут йотып аттырдылар. Тик Әнисә әбинең хәле авырлашканнан авырлашты. Голландка үзен кичә үк сүтмәгәннәренә үкенергә кереште. Хуҗабикәсенең чирләгәнен күрми үлсә, мең тапкыр бәхетлерәк буласы иде.

Иртә таңнан килеп кергән Данис, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып, әнисен дәваханәгә алып китте.

– Менә дигән идең бит әле, нәрсә булды сиңа әнкәй? – дигән соравы җавапсыз калды.

Голландка гына үзенчә:

– Ярдәм итегез, зинһар! Минем өчен ут йотты әнкәң төн буе...  Мин бит – аның яшьлегенең төсе, Әхәтененең һәйкәле! – дип, эчке тавыш белән эндәште.

Тик мичнең сүзен дә, хисен дә аңлаучы булмады.

– Йөрәк өянәгенә бер адым калган, вакытында килгәнсез, – диде табиб.

Әнисә әби ай буена дәваланды. Балаларына рәхмәт, яныннан да китмәделәр.Тик дәваханәгә эләккән кешегә Аллаһ ярдәмен бирсен. Тоткында кебек хис итте ул үзен.

 Кайтыр көннең таңын чак аттырды. Көтү кайткан чакларны, хәтта чишмә суыннан самавырда кайнаган чәйгә хәтле юксынды.

Менә аның оҗмах оясы – авылы! Менә бәбкә үләне үскән урамы! Әнә Әхәте салган йорты! Тик өй түбәсеннән күренмәгән төтен торбасының юклыгы гына кәефен кырды. Тәки сүткәннәр... Дәваханәдә ул бу турыда сорау бирергә дә базнат итмәде... Күңел төбендә бик бәләкәй генә өмете дә калган иде әле...

Капка төбендә ташлары күренмәгәч:

– Калайлары белән бар да чүплектәдер инде, –  дигән уй миен ярып үтте Әнисә әбинең.

Голландкасыз буш өйгә керәсе килмәгәнен сиздермәскә тырышып, карчык алма бакчасына борылды.

– Аш суына, әнкәй, – дип чыккан киленнәренә ияреп, өйгә табан атлады.

Түр якка үтте. Голландкасын сүткәннәрен күргәч, йөрәге чеметеп куйды. Аның урынына яңа палас алып җәеп, өстәлне зурайтып куйганнар. Өйдә чисталык. Сый-хөрмәткә сыгылып торган табын артында зур гаилә, Әнисә әбинең терелеп кайтуына сөенеп, соңгы яңалыклар белән шау-гөр килешәләр.Тик карчыкның гына тамагыннан чәйдән гайре тәгам үтмәде. Килене Илүзә газ миченнән яңа алдым диеп, каз бәлеше китереп куйгач та, голландкада изрәп пешкәнне юксынып, үрелеп тә капмады.

Мич турында ләммим сүз кузгатмаса да, барысы да бер-берсенә серле караш ташлашканны Әнисә әби сизеп тора...

 Чәй табыныннан соң дәррәү ишек алдына ял итәргә чыктылар. Улы Анил, серле елмаеп:

– Әнкәй, әткәйнең остаханәсен сагынгансыңдыр, әйдә кереп урыйсыңмы? – дигәч, төпчеге артыннан иярде.

Ишекне ачып җибәрүе булды, Әнисә әби шатлыктан нәрсә әйтергә дә белмәде. Әхәтенең остаханәсенең уртасында аның голландкасы утыра. Әйтерсең лә өйдән күтәреп чыкканнар да бастырып та куйганнар... Өнемме, төшемме дигәндәй, Әнисә әби мичен барып кочаклап алды. Шул ук кирпечләр, шул ук калайлар... Кытыршы куллары белән ул таныш җөйләрне сыйпады, үзе бертуктаусыз әле Анилына, әле Әхәтенә рәхмәт укыды. Әнкәләре елаганын күреп, балалары да тыела алмады... Ерганак булып аккан шатлык яшьләренә, миченең дә кушылып елаганын Әнисә әби күңеле белән генә түгел, күзләре белән дә күрде...

Калайлары беркетелгән җөйләр арасыннан голландканың да бер тамчы яшь бөртеге килеп чыкты.

Бер тамчы... Бу ихлас тамчы җәһәнәмнән саклар... Бер тамчы игелек Мизаннарда басар...

 

Мәсүфә ӘЮПОВА. Голландка. Нәсер
Мәсүфә ӘЮПОВА. Голландка. Нәсер
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас в