* * *
Коммутатор артында утыручы «помозок» Похомовны казармага кайтарып җибәрәм дә, үзем аның урынына төнгелеккә кизү калам. Чөнки байтак кешегә җавап хатлары язасым бар иде. Әйе, уен эшме ни, унөч кеше белән аралашам ич. Көн саен алты-җидесеннән хат килеп тора. Алуы рәхәт тә, тик җавап язу да күп вакыт сорый. Көн саен, уртача алганда, хат сырлауга сәгать ярым, утыз минутым көндәлеккә китә. Вәт шуннан соң вакыт җиткереп кара!
Ә бүген китапханәдән яңа китап та алган идем. Достоевский бабайның «Җинаять һәм җәза»сын.
Классикның көч-хәл белән (үтерегез – һич кенә дә укып булмый) унҗиденче битенә җиткән идем, берәү «Трилогиядән» чылтыратып вакыт сорады. Эш юк бит, иренмичә әйтеп бирәм. Аннан ул: «Мин дә коммутатор артында утырам»,– дип үзе белән таныштырып китте. Армиягә каян алынуын сораган идем – Башкортстан егете булып чыкты. Ул да якташы икәнемне белгәч бик куанды.
– Кайсы районнан? – дим түземсезләнеп.
– Шараннан.
– Ә мин Бәләбәйдән.
– Димәк, якташлар булып чыгабыз ич!
Аннан исемен сорыйм. «Ә мин Альмир»,– ди дә, атымны атагач, сап-саф татарчага күчә. Үз телеңдә бер сүз ишетергә зар-интизар булып торган кешегә нинди бәхет!
Озак сөйләшәбез. Аның медицина институтының педиатрия факультетының ике курсын тәмамлавын, үзем белән бер поездда Ерак Көнчыгышка килүен, әле ЗРВ гаскәрләрендә телефончы булып хезмәт итүен белеп алам. Шуннан соң, форсаттан файдаланып: «Раушания исемле кызны белмисеңме?» – дип сорыйм.
– Ул каян?
– Наратасты авылыннан. Әле район үзәгегезнең Гагарин
урамында яши.
– Ник белмәскә! Бик матур кыз. Ә сеңлесе Фәйрүзә
Шаранның иң беренче чибәре.
Моны ишеткәч очып китәрдәй булам. Чөнки, сөйгән кызың турында шундый сүз әйтсеннәр әле!
Озак сөйләшәбез. Хушлашканда Альмир: «Үзегезнекеләр янына КПга килгәндә минем яныма да сугыл», – дип чакырырга да онытмый.
Ә миңа шул гына кирәк – икенче көнне төштән соң якташым янына сопкага менеп китәм. (Безнекеләр белән ракетчиклар бер тау башында хезмәт итә, бер КПда утыра).
Иптәшем Дима Ковин янына телеграфка сугылып янә Альмирга шалтыратып үземнең сопкада икәнлегемне әйтәм. Якташым куанып КП артындагы вагончикка керергә куша. Менә ул әйткән җир. Шаран егете күтәрмәгә чыгып миңа кул суза. Озын, матур гына ачык егет икән. Хәл-әхвал сорашкач, Альмир коммутатор артыннан чәйнек тартып чыгарып чәй куя. Бик озак сөйләшәбез. Ә аның авызы һич кенә дә ябылып тормый. Әллә нинди кызыклар белә. Менә, мәсәлән, аларның берничәсе.
Кичә частьларында суд булган. Бер хатынны көчләгән өчен өч солдатны хөкем иткәннәр. Судья карарны чыгаргач, ягъни һәрберсенә бишәр ел төрмә игълан иткәч, апакай: «И наныйларым, башларыгызны харап иттем бит, әйбәт кенә сораган булсагыз, болай да бирер идем ич»,– дип үксеп җибәргән ди. Моны ишеткәч хет көл, хет үзең ела.
Альмир сөйләгән икенче вакыйга янында Шекспирның «Отеллосы» үзе бер читтә торсын. Чөнки, монда да «кайнар мәхәббәт». Хайван кеше белән хайван мәхәббәте.
Күптән түгел төн урталарында аларның өченче постларында ату тавышы яңгыраган. Каравыл взводы йөгереп барса – сакчы грузин автоматын кочаклап басып тора ди, ә аның янәшәсендә кәҗә үләксәсе. Ул кизү офицерга аяк тавышы ишетүен, «Тукта, атам»,– дип кисәтүен, тегесе шуңа да карамый килүен белгәч һавага һәм иң азактан, төбәп атып җибәрүен тотлыга-тотлыга сөйләп бирә. «Кадет» аңа шундук ун тәүлек отпуск игълан итә һәм тегесе икенче көнне үк шатлана-шатлана өенә кайтып китә.
Ә берничә көннән өченче посттагы үлән арасындагы икмәк сыныкларына игътибар итәләр. Алар мәзәк кенә итеп кимерелгән булалар. Яшьләр эше дияр идең, каравыл взводында бар да «кабаннар» гына. Монда килеп кем икмәк кимерсен?
Шуннан бер һушлырак солдат үләксә янына барып кәҗәне карый. Аның шик-шөбһәләре дөрескә чыга – хайванкай күкрәген кургаш тишкәләгәндә бернидән шикләнми ипи кимергән була. Грузинның тумбочкасында калдырган чалбар кесәсеннән дә икмәк валчыклары табалар.
Әбидән сораша торгач малкайның гел пост янында йөрүе, үлән юк чакта да аннан туеп кайтуы ачыклана. Ә икенче бер солдат «Ворошилов укчысы»ның үзеннән: «Кеше белән кәҗәдән бала туа аламы?»– дип сорашуын, бу шаяртып: «Әйе»,– дигәч грузинның пошаманга калып китеп баруын сөйләп бирә.
Шуннан солдатның кәҗә белән зина кылып йөргәнлеге ачыклана. Малкай бәрәннәргә җыенып корсак үстерә башлагач, үзенә охшаган адәм балалары туа күрмәсен дип, тегесе үзенең «сөйгән яр»ын атып үтергән була.
Ә хәзер грузинның ялдан килүен дүрт күз белән көтәләр. «Отеллоны» төрмәгә үк утыртырлармы, әллә гауптвахта белән генә чикләнерләрме – монысын хәрби суд хәл итәр.
Тагын бер чәйнек чәй эчеп Альмир яныннан чыкканда тирә-якны караңгылык патшасы үз хөкеменә алган иде инде. Сопкадан төшә башлагач бөтенләй күз бәйләнде. Ә мин барам да барам. Кирегә борылырга уйлап та куям, тик хәзер КПның да кайда икәнлеген әйтү кыен. Артык ерак китеп өлгермәдем, сукмак шушы тирәдә булырга тиеш. Һәм мин җиргә тезләнәм дә тирә-якны капшарга керешәм. Озак кына йөри торгач юлны эзләп табам. Шулчак эчемә җылы йөгерә – димәк, мин тайгада адашмаячакмын. Хәзер инде бер тапкан әйберне кабаттан югалтасым килми – сукмакны капшый-капшый дүрт аяклап аска җилдерәм. Үзем өстемә тигр-фәлән сикерә күрмәсен дип шөрләп тә куям. Шулчак КПга кизүгә менеп баручы ротадашларымны күз алдыма китерәм дә, аларның дүрт аяклы күз күрмәгән «җәнлектән» шыр җибәрүләреннән елмаеп җибәрәм. Эх, хезмәттәшләремне очратасы иде. Аларны куркытыр да идем, азак, үзләренә ияреп КПга да менеп китәр идем.
Шулчак алда утлар җемелдәшкәне күренә. Димәк, мин поселокка килеп чыктым. Хәзер инде бар куркуларым артта кала. Ә ун-унбиш минуттан казармама кайтып җылы урыныма чумам.
* * *
Бу дөньяда дуслар бик еш кына үзләрен сыната. (Моны мин егерме еллык тормыш тәҗрибәмнән чыгып беләм). Кайберләренең күңелләренә «корт» төшә, икенчеләре яхшырак җиргә үрләп сине оныта, өченчеләре тора-бара явызлыклар ук кыла башлый...
Ә дошманнарга килгәндә – монысы аңлаешлырак. (Тик, аларның да була төрлесе). Бу дөньяда бер-берен күралмаган ике кеше хәтта иң якын дуслар булып та киткәли.
УТПда карантин үткәндә Олег Котов белән минем арадан «кара мәче» үткән иде. Алай дисәң, үзен әллә кемгә санап йөрүче шушы Стәрлетамак егетен бүтәннәр дә бик үк өнәп бетмиләр иде.
Күптән түгел Олег безнең күрше КТУ ротасында хезмәт итә башлады. Шулай ничектер мин аның белән сөйләшеп киттем һәм шул мизгелдән без якын дусларга әверелдек. Ә безне якынлаштырырлык сыйфатлар бик күп иде – икебез дә нечкә күңелле, икебез дә филологлар, икебез дә армиядәге тәртипләрне (төгәлрәге – тәртипсезлекләрне) күралмый, икебез дә иҗат белән шөгыльләнә, икебез дә бунтарь.
КПдан төшкән вакытларында Олег минем яныма «Элемтә үзәгенә» керә башлады. Без очрашкан мәлләрне сөйләшеп, киләчәккә планнар корып вакыт узганын да сизмибез. (Кайбер чакта хәтта иртәнге дүртләргә тиклем утырабыз).
Ә бүген дустымны югалттым. Аны эзләп казармаларына керсәм – Ленин бүлмәсендә якташым елап утыра.
– Ни булды? – дип сорыйм, иптәшем өчен борчылып.
– Бүген өйдән хат алдым. Минем якын дустымны машина таптап үтергән.
– Олег, тынычлан. Үлгән артыннан үлеп булмый. Беләм, сиңа авыр, тик ничек тә түзәргә кирәк.
– Рәхмәт. Әл дә син бар.
Хәзер аның ялгызын гына калдырырга ярамый. Юатырга тырышам, сүзне икенчегә борырга чамалыйм. Сөйләшә торгач, ул онытылып киткәндәй була. Һәм сүзебез, үзебез дә сизмәстән, яраткан темабызга – кызлар турында кереп китә. Берчак Олег миннән үземнең сөйгән кызым белән танышу тарихын сөйләвемне сорый. «Ярә, алайса, тыңла, – дим, – тик колагың гына арымасын». Моны ишеткәч иптәшем беренче тапкыр елмаеп җибәрә. Сүзнең икенчегә борылуына үзем дә шатмын. Әллә нәрсәләр сөйләргә ризамын, тик дустым гына кайгырып утырмасын.
– Көзге матур көн иде, – дип сүз башлыйм. – Күктән кояш елмая. Сары яфраклар талгын искән җилдә сине үзләренчә сәламли. Күңелнең дә тулышкан чагы. Менә шундый халәттә Уфага китәргә дип абыем белән авылыбыз читендәге автобус тукталышына чыгып бастык. Кешеләр артык күп түгел. Бар да таныш-белеш. Кайберсе уку авырмы-түгелме дип сорашкан була, икенчеләре ничәнче курска баруым белән кызыксына.
Шулчак тукталышка бер көтү кыз килеп басты. Безнең авылныкылар түгел. «Бәләбәй педучилищысыныкылардыр», – дип уйлап куям алар хакында.
Менә автобус килеп туктый. Без салонга кереп тулабыз. Һәм мин... аны күреп калам – автобусның икенче башында әкият гүзәлләреннән дә чибәррәк бер кыз утыра. Күктән төшкән берәр фәрештә дияр идең, әнә иптәш кызы белән нидер сөйләшеп алды һәм энҗе тешләрен елтыратып елмаеп җибәрде. Ходай бирсә дә бирер икән адәм баласына мондый матурлыкны!
Әйе, ул чыннан да бик чибәр иде. Ул йөз дисеңме, ул илһамландыргыч серле вә шул ук вакытта моңсурак кара күзләр дисеңме, ул үзенә ымсындыргыч каш-керфекләр дисеңме, ул бер үптерү хакына палач балтасы астына ятарлык иреннәр дисеңме – бу илаһи затта барысы да камил иде.
Иптәш кызларыннан да бик нык аерылып тора иде ул. Әйтерсең, үрдәк көтүе арасына ялгыш килеп эләккән аккош диярсең. Җитмәсә, шуңа өстәп, үз-үзен тотышында ниндидер аристократлык та бар. Укытучылары дияр идең – үзе яп-яшь – унҗиделәрдә генә.
Кызлар көлешә-көлешә юк-бар сөйләшкән булалар, бары аның гына иптәшләрендә эше юк. Автобус тәрәзәсенә текәлгән дә моңсу көзге табигать белән хозурлануын белә. Ә минем күзләр, әлбәттә, аңарда иде. Һәм мин гомерем буе да болай барырга риза идем.
Тик бу дөньяда бернәрсәдә мәңгелек түгел. Шул исәптән минем бу матурлык белән хозурлануым да – автобус Бәләбәй шәһәренә килеп җитә һәм кызлар шау-гөр килеп беренче тукталышта ук төшеп тә кала. Мин бу илаһи матурлыкны соңгы тапкыр күреп калырга теләгәндәй тәрәзәгә текәләм. Автобус кузгалып китә һәм кызлар күздән дә югала. Йә Ходай, мин аны бүтән беркайчан да очрата алмаячакмын. Минем өчен нинди үкенеч!
Аксаково станциясендә электричкага утыргач абыем: «Вәт мин бүген бер чибәр кыз күрдем», – дип үзенең сөенече белән уртаклаша.
– Бәләбәйгә барган автобустамы?
– Әйе.
– Алда утырып барган зәңгәр пальтолы кызмы?
– Әйе. Тик синең, юеш борынның, бернинди дә шансың юк.
Монысы инде минем янган йөрәгемә тагын да ут өсти. Абыйга нәфрәтләнеп: «Табачакмын һәм тотачакмын!» – димичә булдыра алмыйм.
Уйлана торгач үз фикерем белән үзем дә килешәм. Табарга һәм тотарга. Тик ничек? Мин бит аның исемен дә белмим. Шулчак үземне Шерлок Холмс итеп күз алдыма китереп карыйм.
Кыз педучилищеда укый. Монысы бәхәссез. Бу уку йортының ишек төбендә атналар буе торсам аны очрата алачакмын. Тик миндәге оялчанлык белән аңа һич кенә дә сүз ката алмаячакмын. Шул сәбәпле, бу вариант бармый. Кызның исемен бүтән юл белән белергә кирәк. Әһә, уйлап таптым – фәләненче көнне Мәтәүбаш авылына нинди группаның практикага килгәнлеген ачыклап була. Ә алар арасында зәңгәр пальтолы сары дипломатлы чибәр кыз бары берәү генәдер.
Тик кемгә боларны ачыкларга кушарга соң? Бу уку йортында сыйныфташым Рәгинә Гомәрова укый да, тик ул моны ишеткәч кычкырып көләчәк. Җитмәсә, шуңа өстәп, үтенечем турында авылга кайтып кешеләргә сөйләмәс дип тә гарантия бирә алмыйм. Шул сәбәпле, бу кандидатура төшеп кала.
Тагын нинди танышларым Бәләбәй педагогия училищесында укый соң? Әһә, Зинира бар. Мин аның белән үткән көз кызык кына танышкан идем.
Шулай бер ялда авылга кайткач клубка төштем. Бу көздә дә Мәтәүбашка чөгендер алышырга Бәләбәйдән студент кызларны җибәргәннәр иде.
Сүздән сүз чыгып бер туташ минем кайда укуым белән кызыксынды. «Башкорт дәүләт университетында», – дидем, зур горурлык белән.
– Бәй, минем дә абый анда укый бит, – диде бер кыз, яныма ук килеп.
– Нинди факультетта? – дип сорамыйча булдыра алмыйм.
– Филфакта.
– Бәй, мин дә бит шул факультетта укыйм.
– Димәк, син минем Фәнис абыйны да беләсеңдер. Тик ул әлеге вакытта армиядә.
– Аны белмим. Ә кемнәр белән укыды соң?
–Ләйсән Кәшфиева, Илшат Нәҗмиевлар белән.
– Аларын беләм.
– Илшат абыйга сәлам әйт. Фәниснең сеңлесеннән диген.
– Ярә.
Менә кем миңа ярдәм итәчәк. Җитмәсә, Илшат Нәҗмиев аның адресын да белә.
Уйладым-уйладым да, үземнең үтенечем турында Зинирага хат яздым. Нинди юллар белән группасын ачыкларга өйрәттем, үземә кирәк туташның тулы портретын «төшердем».
Ә бер атнадан хат алдым. Зинира мин эзләгән кызның Раушания исемле булуын, тулай торакның 304 бүлмәсендә яшәвен язган.
Әһә, үзем эзләгән чибәркәйне таптым. Тик танышасым гына калды. Әмма ничек икәнен башыма да китерә алмыйм.
Мин барча батырлыгымны җыйсам да тулай торагына барып Раушания белән таныша алмаячакмын. Шулай булгач нишләргә? Үземнең мәмәйлекне танып кул селтәргәме ? Әмма Раушанияны тапмас борын һич кенә дә югалтасым килми. Уйладым, уйладым да хат язарга булдым. Тел әйтәлмәгәнне дәфтәр бите күтәрә ул. Әмма, филолог булуыма карамастан, анысы да җиңел бирелмәде. Әллә күпме кәгазь пычратып беттем, тик, язганнарым үземә дә ошамый. Бары өченче көн китте дигәндә генә хатымны почта тартмасына илтеп салырлык дәрәҗәгә җиткердем. (Һәм шулай эшләдем дә).
Икенче көнне үк җавап та көтәргә керештем. (Юкса, үзем хатның бик тиз йөрмәгәнен белеп торам). Менә өч көн үтте. Дүрт көн. Биш көн. Алты көн. Ә бер атна тулды дигәндә миңа конверт китереп тоттырдылар. Чыгып качардай типкән йөрәгемне чак-чак тыеп кире адресын карасам – Бәләбәй шәһәре «Яшьтәш» тулай торагы. Димәк, Раушаниядан! Егылып китмәс өчен караватыма ятып сак кына конвертны ачам. Эчендә кызлар кулы белән язылган бер бит кәгазь. Укып чыгам. Бу кызның тышкы кыяфәте генә түгел, ә эчке дөньясы да бик матур икән. Ура, мин бәхетле. Чөнки, җир йөзенең «иң-иң» кызы миңа җавап язды. Һәм шуңа да төнем йокысыз үтә.
Шул көннән алып хат язышырга керешәбез. Мин бәхет диңгезенең җиденче катында йөзәм. Укуны да онытам. Хыялымда бары Раушания гына.
Шулай ун ай вакыт үтә. Көннәрнең берсендә миңа армиягә повестка тоттыралар. Хәрби хезмәткә шул килеш кенә китәлмим бит инде, очрашуга рөхсәт сорап хат язам. Ул ризалык бирә.
Хәзер берчә сөенәм, берчә көенәм. Сөенәм – чөнки ул очрашуга рөхсәт бирде. Көенәм – чөнки аның мине ошатмавы һәм элемтәне өзүе бар. (Эчемне мондый «корт» кимермәгән булса ун айга сузмыйча әллә кайчан ук очрашкан булыр идем).
Бу дөньяда һәрнәрсәнең дә чиге бар диләр. (Моны үзем дә аңлыйм). Безнең дә элемтә я бетәргә, я тагын да сыйфатлырак вә ялкынлырак рәвештә дәвам итәргә тиеш. Тик соңгысына гарантиям бик аз. Булса да ике-өч процент. Әмма Раушания мине ошатмыйча йөз чөергән очракта да аңа бары рәхмәтле генә булачакмын. Чөнки, ул үзенең хатлары белән мине ун ай дәвамында дөнья йөзенең иң бәхетле кешесе итте ич. Әйе, ни булса да булыр. Гомер буе сөеп, әмма шул ук вакытта очрашудан качып йөреп булмый ич.
Вакытын һәм урынын күрсәтеп хат язам. 23 июнь. Кичке сәгать тугыз. Бәләбәй базары почмагы. Ә нигә Бәләбәй базары почмагы дисеңме? Чөнки, беренчедән, үземне чәк кенә иркенрәк хис итәр өчен тулай торагыннан бераз читтәрәк – нейтраль территориядә очрашырга телим, икенчедән, шул ук вакытта, бу урын аңа бик үк ерак та булмасын.
Менә үз гомеремнең иң дулкынландыргыч минутыма – тәүге «свиданиемә» алты көн вакыт калды. Мин чабышкы атымыни. Дәрт-дәрмәнем ташып тора. Ашыкмыйча барасы урынга да йөгереп кенә йөрим. Ярә, Раушания мине ошатмасын да ди, аның урынына мин бу әкияти чибәркәйне тагын бер кат күрәчәкмен һәм аның изге образын күңелемдә соңгы сулышыма тиклем саклаячакмын.
Менә биш көн калды. Дүрт көн. Өч. Ниһаять иртәгә дигән көнне Бәләбәйгә үк кайтып китәм. Апаларга кереп кунам. Иртән-иртүк шәһәр урамнарын бетереп йөри торгач иң шәп чәчкәләрне эзләп табам. Аларны сатып алгач апаларга алып кайтып сулы чиреккә утыртып куям. Әйбәтләп ваннада юынам. Тәмле ис килеп торсын өчен өстемә ярты флакон одеколон коеп бетәм. Һәм, менә, очрашуга ярты сәгать калды дигәндә чәчәкләремне күтәреп өйдән чыгып китәм. Үзем шат, үзем куркам. Хәзер ни булса да булыр.
Менә тугыз туларга биш минут калды дигәндә базар чатына килеп басам. (Янәшәмдә кыз-кыркын күренми). Мин тәү тапкыр космоска ракета очыручы Циолковскиймыни – сәгать телләрен күзәтәм. Өч минут калды. Ике. Хәзер ракета күккә күтәреләчәк, ой, гафу, тугыз тулачак. Менә берзаман педучилище тулай торагы ягыннан бер чибәр кыз килеп чыкты һәм миңа таба килә башлады. Улмы, түгелме? Безнең ара һаман кыскара. Килеп җитәренә биш-ун метр кала йөзенә күз төшерәм. Ул! Каршысына китәм. Исәнләшеп аңа чәчәкләрне тапшырам. Һәм без сөйләшә-сөйләшә ашыкмыйча гына шәһәр урамы буйлап китәбез. Мин – бәхетле! Чөнки, янәшәмнән дөнья йөзенең иң матур, иң акыллы, иң мөлаем кызы атлап китеп бара.
Шулай ике-өч сәгать шәһәр урамнары буйлап йөрибез. Мин Раушанияга төрле кызыклар сөйлим, ә ул матур итеп елмая. (Кайбер чакта ялгыш, үзебез дә сизмәстән, терәлеп тә киткәлибез).
Менә кирегә борылабыз. Тулай торагы янына кайтып җитәбез. Раушаниядан: «Без тагын очраша алабызмы?» – дип сорыйм.
– Әйе, – дип елмая шушы әкият гүзәле.
– Кайчан?
– Сезгә уңайлы вакытта.
– Алай булгач өч көннән, кичке тугызда.
– Ярә.
Саубуллашабыз да, Уфага китәргә Аксаково станциясенә «очам». Ура! Мин Раушанияне күрдем. Җитмәсә, ул очрашуларга да каршы түгел.
«Свиданиегә» кадәрге вакытым тагын сизелмичә генә үтеп китә һәм мин янә Бәләбәйгә җилдерәм. Бу кичебез дә искиткеч үтә. Шулай, армиягә киткәнче, биш тапкыр очрашып калабыз. Бүген соңгысы – алтынчысы. (Ул иртәгә өенә кайтып китәчәк, ә мин берсекөнгә хәрби хезмәткә).
Бүген, күреп калырга теләгәндәй, шәһәр урамнарын бигрәк тә озак гизәбез. Менә тулай торагы да бикләнер вакыт җитә. Хәзер ул кереп китәчәк һәм мин аны тиз генә күрмәячәкмен.
Үзем әллә нәрсәләр әйтергә телим, тик сүзләрен генә таба алмыйм. Раушания да хәлемне аңлый – каршымда тын гына басып тора. Кочаклап аласым, матур сүзләр әйтәсем килә, тик үпкәләтүдән генә куркам.
– Раушания, сезгә армиядән хат язсам буламы? – дип сорыйм.
– Языгыз. Көтәрмен.
Саубуллашабыз да, Раушания кереп китә. Ә мин үземнең мәмәйлекне сүгеп тулай торак каршында торып калам. Ярә, шайтанны гына өметсез диләр, ике ел җырларда җырланганчы үтәр дә китәр, әле әйтелмәгән сүзләрне соңыннан әйтермен.
– Ә әле кызың хат язамы соң? – дип сорый дустым, түземсезләнеп.
– Әйе, – дим, горурланып. – Атна саен.
– Син бәхетле, – ди Олег, минем өчен куанып.
– Мин Раушанияга нык рәхмәтлемен. Ул миңа канат куйды, үз-үземә ышанычымны арттырды. Әгәр юлымда шушы чибәр вә акыллы кыз очрамаса, мин, бәлки, армиядәге авырлыкларны үз җилкәмдә күтәрә дә алмас идем.
Без Олег Котов белән тагын бик озак сөйләшеп утырабыз. Дустым да тынычлангандай була. Ә мин казармама кереп ятканда офык читләре кызара башлаган иде инде.
Фото: politika-v-rashke.ru