+23 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 август , 14:09

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (13)

– Мин шаярттым гына...– дип көлде хатын. – Мин сине яратмыйм. Искәндәрнең башына суктылармыни. Ул хәрәкәтсез булды, бары тик карашлары гына нидер өмет итеп ялвара иде. Таңчулпан бер мәлгә тын калды. Аңа авыр, әйтерсең үз йөрәген үзе йолкый иде.

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (13)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (13)

12

Таңчулпан редакция коридорында Искәндәрне күрермен дип уйламаган иде. Ә аннан да бигрәк, очрашуга чакырып язган хатына уңай җавап бирүне күз алдына да китермәгән иде. Башкача беркайчан да, беркайчан да аның белән очрашмаска, хисләренә хуҗа булырга кирәклеген үзе өчен хәл итеп куйган иде инде. Ләкин Искәндәрне күрүгә, әллә нәрсә булды. Ул бөтенләй башка кешегә әйләнде. Бөтен антлары, акыллы уйлары эреп юкка чыкты, җанында давыл купты. Ул ихтыярсыз калды. Һәм ялгыш эшләвен дә белгән килеш, Искәндәрнең тәкъдименә ризалашты.

Әйе, Искәндәргә тартыла иде ул. Бернинди оятсыз, тартынусыз. Шушы ирне һушын югалтырлык итеп иркәлисе, үзе дә аның куенында наздан эреп юкка чыгасы, табыласы һәм тагын югаласы килә иде. Һич югы, бер генә тапкыр. Гомерендә бер генә кабат җан сөйгәне белән назлашасы, өзелеп яраткан кешең белән түшәк бүлешүнең тәмен бер генә, тик бер генә тапкыр татып карыйсы килә иде. Тормышка ашкан һәм ашмаган теләкләре күп булды аның, ләкин Искәндәр белән бер җан, бер тән булып мәхәббәт дәрьясына ташлану теләге алдында аларның барысы да кечкенә, нәни генә иде. Изге дә, шул ук вакытта хайвани да булып тоелган бу теләк көннән-көнгә, сәгать-тән-сәгатькә, мизгелдән-мизгелгә көчәя барып, тормышның башка хасиятләрен күмеп китә, әһәмиятсез, икенчел бер күренешкә әйләндерә иде...

Бу дөньяга хатын-кыз булып яралып та, чын мәхәббәт хисен кичереп тә, сөйгән ярың белән иркәләшү бәхетен тоймыйча үлеп китәрменме, дип уйлады кайсы вакытларда. Үзенең ир белән яшәве аңа монастырьда томалану сыман иде. Ул гаиләдә бер монашка сыман сөю назын тоймый яши иде. Узган төндә күргән төше исә бу уйларын тагын бер ныгытты. Бу тормышның тик бер кыйммәтен дә ул ләззәткә тиңләп булмый иде. Тик ул ләззәт төштә генә булды, ә Таңчулпан әле исән иде, ул өндә дә яши иде әле.

Төшләренең чынга ашканын да ул белә иде.

Бүген булырын да сизә иде.

Шул уйлардан ул бәхетле иде. Ул өзелеп бәхет тели иде. Тик үз бәхетеннән курка иде.

Сөйгәне белән бергә калып, бер гаилә булып та яши алыр иде ул. Максаты шул булса, Тәлгатьне дә ташлар, Искәндәрне дә гаиләсеннән аерып ала алыр иде. Искәндәр әле хатынын яратса да, тора-бара бу хисләре сүрелә башлар, бөтен дөньясын Таңчулпан яулар. Хәер, әле үк акылын җуеп бара инде. Ул мөкиббән китеп гашыйк булган. Аның уйларында тик бер генә кеше – Таңчулпан.

Искәндәр белән бергә булу хакында уйлауга, колагына этләр өргән тавыш ишетелде, ул тавышлар көчәйгәннән-көчәя барып, йөрәкне әрнеп кысылырга мәҗбүр итте.

– Без бит җир кешеләре. Без шунда яшәргә тиешбез, – дип, күңеленнән кабатлады Таңчулпан. – Җирдә яшәү – үзе бер гүзәллек.

Гүзәллек... Соклангыч матур булып үсеп килүче кечкенә кызы... Аның «Әнием!» дип, муеныңнан кысып кочаклап алулары... Иңнәренә канат үскән кебек очынып йөгереп китүләре... Тәмле-татлы сүзләре... Болар барысы да әйтеп-аңлатып булмаслык олы бәхет, чиксез гүзәллек иде.

Шул баланың әтисен ничек өзелеп яратуларын, аны бер генә көн күрми торса да, тынгысызлана башлауларын уйласаң... Тәлгатьнең дә аны ничек үсендерүләрен, кызы өчен җанын бирергә әзер торуларын искә төшерсәң... Әйе, боларның барысын да искә алсаң, Таңчулпанның яшерен мәхәббәте иренә булган хыянәт кенә түгел, ә бала алдындагы җинаять тә әле ул. Чөнки кызы аларның аерылуын (ә бу иртәме-соңмы килеп җитәчәк) кичерә алмас, кичерсә дә, йөрәге яраланып, җаны гарипләнеп калыр.

Тәлгать үзе дә күркәм күңелле кеше бит. Яратышып өйләнешүчеләрнең дә, еллар үтү белән, хисләре сүрелә, алар ниндидер ят кешеләргә әвереләләр, араларында сөю генә түгел, күп очракта хәтта гадиләрдән гади ихтирам да калмый. Таңчулпанның андыйларны күпләп очратканы бар, ире хакында ачы нәфрәт белән сөйләгән хатыннарны күп тапкырлар күргәне бар. Ә Таңчулпан ире турында бер генә начар сүз дә әйтә алмас иде. Күпме генә теләсә дә. Тәлгатькә булган ихтирамы чиксез, ул аңа бары тик бәхет кенә тели иде. Ничә ел буена бер-берсенә авыр сүз дә әйтешми яшәделәр алар. Бер карасаң, шушы үзе үк гүзәллек түгелмени?!

Искәндәр бар... Тормышының иң авыр вакытларында аның белән бергә яшәп, терәк-таяныч булган, Искәндәрнең бүгенге уңышларын яулашкан Гүзәлия бар. Иреңнең таянычы булып яши алу гүзәллек бит инде.

Җирдә яшәү – үзе гүзәллек. Чиксез гүзәллек.

Ә алар хыял канатларында күккә күтәрелделәр, бөтенләй икенче үлчәмгә күчеп, бөтенләй башка матурлык эзләделәр. Һәм таптылар. Дөнья бөтен иде. Күкләрнең зәңгәр куенында, кояшның якты нурларына коенып, югарыда искән җилләр назына иркәләнеп, ил өстеннән парлап очты алар. Җирнең гүзәллеге дә моннан бөтенләй бүтән төрле булып, йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне изгелектән балкытучы якты тылсым булып күренә иде. Шул матурлыкны күреп, шул хисләрне кичерер өчен генә дә дөньяда яшәрлегең бар иде.

Ләкин...

Бер матурлыкны саклау хакына икенче матурлыкны корбан итәргә туры килә.

Бер дөньяны саклау хакына икенчесен корбан итәргә...

Урамда һаман яңгыр сибәли иде. Аңа моңсу булып китте. Тамчылар Тәлгать, Гүзәлия һәм балаларның күз яше кебек тоелды.

Соңлап килгән мәхәббәт сазлык сыман икән. Аны ерактан урап узарга кирәк. Ә ялгыш кына аяк атладыңмы, кереп чумасыңны көт тә тор. Аннан соң ниләр уйлап, ниләр генә кылсаң да, кайсы якка гына карап чәбәләнсәң дә, сазлык сине үзенә суыра, батырганнан-батыра бара һәм бөтенләй йотып бетермичә туктамый.

Бүген төшендә күргән ләззәтләр ничек кенә бөек булып тоелмасын, аның өндә кабатлануыннан качарга кирәк. Аны булдырмаска кирәк. Юкса барысына да соң булачак.

Канатларны кисәр чаклар җитте.

Күңеленнән ныклы бер карарга килсә дә, Таңчулпан аны үтәрлек көч таба алырына бик үк ышанып та җитми иде. Редакциядә утырса, Искәндәрне тагын очратса, сүзендә тора алмаячак ул. Моннан чыгып китәргә кирәк иде. Ләкин кайда? Өенә кайтса... Юк, анда кайтырга ярамый, юк кына нәрсәдән күңелең кителер дә, бөтен дөньясына үч итеп, Искәндәр янына чабарсың. Урамда да иркенләп йөрмәле түгел, яңгыр ява. Якында гына бер ахирәте яши иде. Шуңа барырга кирәк. Сөйләшеп утырырлар, күңелләре бушанып калыр.

Һәм Таңчулпан шунда китте. Чәйләр эчеп озак утырдылар. Күрешмәгәннәренә хәтсез булып киткән икән, сөйләшеп тә сүзләре бетмәде. Таңчулпан соңгы вакытта бөтен булмышын яулап алган уйларыннан арынып торды, ничектер җиңеләеп, күңеле бушап калгандай тоелды.

Ахирәтеннән чыгып, баскыч буйлап атлаганда, ул ничектер шат, үзенең Искәндәр белән очрашудан тыела алуыннан канәгать иде. Ләкин кинәт, атлар-атламас кына, күтәрелеп килүче берәүне күреп дертләп китте.

Бу Искәндәр иде.

Таңчулпанның башлары әйләнеп, тез буыннары йомшап китте. Йөрәген ниндидер ялкын телеп үтте.

– Сәлам... – диде Искәндәр, хәлсез елмаеп. Бу очрашу аның өчен дә көтелмәгән хәл, ул да аптырап һәм каушап калган иде бугай. – Ә мин сине көттем.

Таңчулпан дәшмәде.

Бөтен киеме чыланып, сизелер-сизелмәс кенә калтыранып торган Искәндәр аңа шултиклем якын иде. «Гафу ит, җаным! Гафу ит...» – дип, аның куенына ташланасы, үзен көтеп күшегеп беткән шушы кешене каннары кайнап чыгарлык итеп иркәлисе килде.

– Менә... Бер дустым фатир ачкычын калдырган иде... – диде Искәндәр, монда йөрүенә аклану эзләгәндәй. – Гөлләренә су сибәргә кирәк. Йа Ходай!.. Язмыштан узмыш юк, дигәннәре шушы микәнни?! Таңчулпан бит монда бүгенге очрашуны булдырмаска теләп кенә килгән иде. Ә чыгуына... Искәндәр... Фатир ачкычы тотып тора!..

Таңчулпанның сулышы ешайды, ниндидер гайрәт белән тулышкан күкрәкләре бер калкынды, бер түбән төште, ул бит очларының алсуланып, борын тишекләренең киңәеп китүен тойды.

«Юк! Юк! Юк! – дип тарткалашты акылы. – Ярамый! Кирәкми!»

Бу мизгелдә анда ике көч сугыша, алар икесе дә шундый кодрәтлеләр, аз гынадан Таңчулпан үзе дә икегә аерылыр сыман тоела иде. «Ник ачуланмый бу Искәндәр?! – дип уйлады хатын. – Килми калганыма ник бер генә авыр сүз дә әйтми. Авыр сүз әйтсен, рәнҗетсен иде ул. Рәнҗетсен иде!»

Искәндәр дәшмәде.

«Бергенәм син минем, – дип, күңеленнән кабатлады Таңчулпан. – Кадерлем, җаным, бәгърем!.. Синнән дә якынрак, синнән дә газизрәк кешем юк минем бу дөньяда, һәм булмас та. Әти-әнием миңа гомер бирде. Ә син шул гомерне җанландырыр мәхәббәт бүләк иттең. Синең нурларыңнан балкыдым мин, синең хисләреңнән канатландым. Мәңге-мәңгегә дә, өнемдә һәм төшемдә дә, бердәнберем, сине онытасым юк. Тәнемнең һәрбер күзәнәге, гомеремнең һәрбер мизгеле синең белән сугарылган. Эчәр суым да, сулар һавам да тик син генә!..»

– Бәлки, керербез. – Искәндәр ишеккә ымлады. – Урамда анда яңгыр ява.

– Кереп нишлибез?! – Таңчулпан үз тавышыннан үзе сискәнеп китте, анда Искәндәрнең юеш киемнәрен бозга әйләндерерлек салкынлык иде. – Матур сүзләр сөйләшәбезме?!

Искәндәр катып калды.

– Кичә үбешкәч, бүген буш фатир әзерләп куйдыңмы?!

Искәндәр мөлдерәп карады:

– Юк, мин... Яратам мин сине, Таңчулпан...

Таңчулпанның тәнен ялкын телде. Ул Искәндәргә омтылып куйды... Юк, ярамый!.. Йа Ходай!.. Ташлама, ярдәм ит.

– Ә мин шаярттым гына...

Искәндәр елмайды. Нидер әйтергә җыенды.

– Мин шаярттым гына...– дип көлде хатын. – Мин сине яратмыйм.

Искәндәрнең башына суктылармыни. Ул хәрәкәтсез булды, бары тик карашлары гына нидер өмет итеп ялвара иде. Таңчулпан бер мәлгә тын калды. Аңа авыр, әйтерсең үз йөрәген үзе йолкый иде.

– Таңчулпан... – Ниһаять, ир телгә килде. – Җитәр, шаяртма...

– Ә мин шаяртмыйм.

– Чынлап әйтәсеңмени... Юк, моның булуы мөмкин түгел...

– Сине яратмау мөмкин түгелме?!

Искәндәр бөтенләй кечерәйде. Таңчулпан тын калды. «Әйе шул, сине яратмый мөмкин түгел шул! Юләркәем, бердәнберем минем!» Таңчулпан тамагына утырган төерне авырлык белән генә йотып җибәрде дә, балаларга дәрес аңлаткандай, дәвам итте:

– Яратмыйм мин сине, Искәндәр. Язган әсәрләреңне дә. Барысы да пүчтәк кенә. Үзеңне әллә кемгә куеп йөрсәң дә, син чүп кенә. Син – нуль...

Кинәт ул үзен үтерүче итеп сизде.

Искәндәр, туңып калган кеше сыман, хәрәкәтсез иде. Ул хәтта сулыш та алмый иде бугай. Хатын аңа карады да, керфекләренең дымлана, иреннәренең сулкылдый башлавын тоеп, чыгып йөгерде. Озак йөгерде ул. Туктап калса, үзенең мондый әшәкелеген күтәрә алмас, кире Искәндәр янына барыр, гафу үтенеп, аның кайнар кочагына чумар кебек тоелды. Кайтып җитә язгач кына, хәле бетеп, туктап калды. Һәм үксеп елап җибәрде.

Озак үкседе ул. Бөтен үкенечләре, рәнҗүләре, әрнүләре, челпәрәмә килгән хыялларның кыйпылчыклары күз яшьләре белән агып китәр кебек үкседе. Бу дөньяда аннан да бәхетсезрәк, аннан да кызганычрак, аннан да чиркангычрак җан иясе бүтән юктыр, булса да, алар Таңчулпан кебек үк ялгыз түгелләрдер, серләр бүлешерлек күз яшьләрен сөртерлек кешеләре бардыр төсле иде. Ә Таңчулпан бүген ялгыз калды. Ә Таңчулпан ялгыз елый...

Һәм... урамда яңгыр елый.

Тулай торакка кайтып җиткәч тә тыела алмады ул.

– Ник елыйсың, балам? Әллә берәрсен җирләдеңме? – дип калды вахтер карчык.

«Әйе, җирләдем... – дип уйлады Таңчулпан. – Мәхәббәтне...»

Искәндәр баскыч буенда озак басып торды.

Ул бернәрсә дә уйламады да, тоймады да. Ул үзен өрәк итеп сизде.

Илдарның фатирына кереп, суыткычтагы исерткечләрнең барысын да бер-бер артлы түңкәреп куйды. Ярдәме тимәде. Өрәкләр исерми.

Урамга чыгу белән, авариягә эләккән «Жигули»га тап булды. Машинаның карар урыны юк, ул бөтенләй җимерелеп беткән. Искәндәр шул автомобиль иде. Тукталыш янында яшен суккан агачны күрде. Кәүсәләре чәрдәкләнеп кара күмер булган. Искәндәр шул яшен суккан агач иде...

Фото: oir.mobi

(Ахыры бар)

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (13)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (13)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас в