* * *
Бәдрәфкә китеп бара идем, аның ишек төбендә кулына сәгать һәм кәгазь-каләм тоткан, кичә генә госпитатальдән чыккан хезмәттәшем «помазок» Сираҗетдин Абдураимовны очраттым.
– Нәрсә, «Кечкенә», әллә сине туалетка директор итеп куйдылармы? – дидем ыржаеп.
– Тавышланма, – дигәндәй иптәшем бармагын ирененә тидереп алды.
– Нәрсә булды? – дим, төпченеп.
– Әкрен сөйләш, юкса, яшьләр ишетер, – диде таҗик пышылдап.
– Яшьләр?! – дип сорадым, аптырап.
– Әйе, – диде ул, сүземне җөпләп.
Тапкан шүрләр кешеләр. («Кабаннар» дисә, бер хәл). Хокуксыз вә мескен «өрәкләрнең» кай җирләреннән куркасың ди?! (Монысы һич кенә дә башыма сыймый).
Алай дисәң, Сираҗетдин төшеп калган «помазоклардан» түгел. (Күн каешны да тәүгеләрдән булып алды). Җитмәсә, 4-5 сәгать элек кенә икәүләп алты «өрәкне» акыртып ярдык ич. Монда бер-бер хәл бардыр. Я яшьләр баш күтәргәндер, я...
Шулчак мин боларга җавап табам. Чөнки, Абдураимов барысын да түкми-чәчми сөйләп бирә:
– Габдулла, миңа КПдан Ковин: «Монда эш эшләтергә кеше юк, берничә «өрәкне» җибәр әле», – дип телефоннан чылтыраткан иде. Казарманы әйләнеп чыктым, мәлгуньнәрнең берсе дә юк. Ашханәгә дә алып китмәгәннәр, клуб белән штабта да түгелләр, ПДРЦга да җибәрмәгәннәр. Аларны эзли-эзли күзләрем тона язды. Шуннан соң кысталып бәдрәфкә керсәм, тәгәрәп китә яздым, сигезе дә чалбарларын төшереп туалет тишекләренә утырганнар.
Чыгып үзләренә сиздермичә генә сәгатемә карадым. Хәзер 27 минут була инде. Юк, алдыйм, 28. Ә миңа кадәр күпме утырганнардыр – монысын белсә бер туалет иясе генә беләдер.
Боларны ишеткәч гаҗәпләнүдән авызымны ачып катып калам. Вәт «өрәкләр», вәт мөртәтләр! Алар бәдрәфнең изге урын, ягъни, туалетта утырган яшьләргә сугарга да, каныгырга да, хәтта эш кушарга да ярамаганын белеп алганнар һәм моннан бик белеп файдаланганнар. Һәм, күрәсең, безне сизмәсләр дип тә уйлаганнардыр.
Шулчак яныбызга призывташыбыз – хат ташучы Виталий Кошелев :» Ни булды? « – дип килеп җитә. «Кечкенә» аңа да барчасын түкми-чәчми сөйләп бирә.
– Җитәр, – ди Алтай егете, – «өрәкләргә» ирек куйсаң эштән качып кичкә кадәр бәдрәфтә утырырлар. Аларны тәртәгә кертергә вакыт.
«Әйе», – дип призывташым белән килешәм һәм «Кечкенә» кушаматлы Сираҗетдин Абдураимовның «Яшьләр күпме туалетта утыра ала?» – дигән тәҗрибәсен өзеп, күн итегем белән шаплатып бәдрәф стенасына китереп тибәм, ә Кошелев: «Өрәкләр», чыгып тезелергә!» – дип кычкырып җибәрә.
Менә сигез «яшел» солдат чалбарларын күтәрә-күтәрә сафка баса. Без өчебез чәмләнеп аларны кыйнарга керешәбез. «Өрәкләр» каршылык күрсәтү түгел, куркудан таш сындай катып ук калалар. Күңелләребез булганчы яргач дүртесен КПга Дима Ковин карамагына, ә калганнарын казармага йөгертәбез һәм бәдрәфкә нигә килгәннәребезне дә онытып, авырткан кулларыбызны уа-уа үз йомышларыбыз белән өчебез өч тарафка китеп барабыз.
* * *
Көннәрнең берсендә, теге сигез «өрәктән» тыш, ротабызга тагын 12 яшь солдат китерделәр. Хәзер безгә, «помазокларга», хөррият – тәүлекләр буе алар белән мәш киләбез. Тәрбиялибез, акылга утыртабыз, эшкә өйрәтәбез, инструктажлар үткәрәбез, әледән-әле, сәбәп булса да, булмаса да, ерткычларча тотып кыйныйбыз.
Ә үзбәк милләтеннән булган «өрәкләрнең» томаналыгына исең китәр. Аларны мәктәптә укытмадылар микәнни?! Чөнки, ни өчен дигәндә, 3-4 урыс сүзен кушып җөмлә дә төзи алмыйлар. (Ә икесе үзләренең ахмаклыклары белән безне бөтенләй таң калдырды).
Менә, шуларның берсе тумбочка янында дневальный булып басып тора. (Янына килгәнемне күргәч, ул куркуыннан калтырарга ук керешә). Ә үзе шундый ябык – әйбәтләп бер суксаң, билләһи дип әйтәм, җаны чыгар.
– Фамилияң ничек, солдат? – дидем шушы үзбәккә.
– Самарканд.
– Исемең?
– Самарканд.
– Сиңа ничә яшь?
– Самарканд.
– Тумышың белән каян?
– Самарканд.
– Милләтең?
– Самарканд.
Бу чып-чын комедия ич! Хәтта эчне тырный-тырный көләселәр килә. Юк, моны әлегә аның үзенә сиздерергә ярамый. Шуңа күрә, үзбәк курыксын өчен, тагын да кырысрак йөз чыгарган булам.
Күрәсең, мескенкәйнең әти-әнисе үзләренең акылга зәгыйфьрәк улларына армиягә китәр алдыннан: «Өйгә исән-имин кайтасың килсә берүк-берүк Самарканд сүзен онытма», – дигән булганнардыр. Әйе, шулайдыр. Чөнки, уллары туган төбәгенең исемен онытса, әти-әнисе янына ничек исән-имин әйләнеп кайтыр?!
Мин бу «өрек» «өрәккә» татарча эндәшсәм аның турында, әлбәттә, күбрәк мәгълүмат алалыр идем. Тик, беренчедән, үзбәкнең үткәне вә тәрҗемәи хәле мине һич кенә дә кызыксындырмый. Икенчедән, кайбер иптәшләрем азиатлар белән бер телдәрәк сөйләшкәнемне ишетсәләр, азактан «чури-пури» вә «утын пүләне», – дип күз дә ачтырмаячаклар. (Ә әлегә кадәр бер славянның да татарларны «өрек», – дип атаганы булмады. Һәм азиатлар белән тугандаш телләрдә сөйләшкәнебезне белмәсәләр, киләчәктә дә шулай ирештермәячәкләре көн кебек ачык).
Кырыйда яткан «Устав» китабын кулыма алам да, үзбәктән укытып карарга булам. «Монда ни язылган?» – дип сорыйм «кара чутырдан». Ул кыйнарга җыенмавымны аңлагач үзбәкчә нәрсәдер бытыр -бытыр сөйләргә керешә. (Миңа кызык булып китә. Әллә үзенең милләттәше дип уйлады инде?!)
Борын төбенә йодрыгымны китергәч кенә «чури-пури» шым кала. Китап тышындагы «У» хәрефенә күрсәтеп: «Бу ни?» – дип сорыйм.
«Өрек» шомырттай кап-кара күзләрен мелт-мелт китереп уйланып тора да, «У»– дип җавап кайтара. «Молодец», – дип мактап алам һәм «С» хәрефен күрсәтәм. Тырыша торгач монысын да таныды, малай. «Т»ны да белә булып чыкты. Башын кашый-кашый уйлана торгач «А»ны да әйтте. Йодрыгымны күрсәткәч «В»ны да хәтеренә төшерде.
– Ә хәзер боларны кушып укы, – дидем үзбәккә.
Каһәрең, бүре кебек: «У-у-у...» – дип кенә тора бу, җитмәсә, каушавыннан тирләп үк бетте. Кабырга арасына бер-икене сугып алуымның да файдасы тимәде.
– У-у-у-у-с-у-у-у...
Моңардан эш чыкмаячагын һәм аның беркайчан да «устав», – сүзен укый алмаячагын аңлап кулымны селтәп китеп барам. Ә үзбәк сарык кебек өңгерәеп дневальный тумбочкасы янында торып кала.
* * *
Моңа кадәр ашауның сыйфатына зарланмый идек, әллә күз тидереп ташладык инде – көннәрнең берсендә ашханәгә килсәк, ашта ит кисәкләре урынына дуңгыз майлары йөзеп йөри. Бу хәл гел кабатлана башлады. Без сало кисәкләрен калакларыбызга эләктереп алабыз да, өстәлгә тондырабыз. Ә пешекче үзбәк чыгып киткәндә аларны яшьләрдән җыйдыра. «Өрәкләр» җаен таптылар – өстәлдә торып калган икмәк кисәкләре белән майларны кәстрүлгә сыпыралар да төшерәләр. Бу хәл миңа, студент чагымда кара икмәк турында нәсер язып, кафедрабыз доценты Бәйнә ападан «биш» алган кешегә, һич кенә дә ошамый – җаным телгәләнә. Бераз түзеп-түзеп йөрдем дә, «өрәкләрне» бергә җыеп алдым. «Карагыз аны, – дидем, йодрык күрсәтеп, – тагын икмәк белән өстәл сөртсәгез, бәрәм дә үтерәм!» «Тәрбия сәгатем» уңышлы үтте – кичке ашта Шәһрезад исемлесеннән башкалары сало кисәкләрен калак белән кәстрүлгә сыпырып төшерделәр. Ә теге мөртәте кара эшен дәвам итте – икмәк кисәген эләктереп өстәл өстен сыпырырга кереште. Аңа карап йодрык та күрсәтеп карадым – көлеп кенә җибәрде. (Монда минем үземнең дә гаеп бар. Чөнки, ошбу казах баласын якын күреп йөргән булам, артык каты каныкмый идем. Ә ул яхшылыгыма менә ничек итеп җавап кайтара). Барып түбәсенә кундырасым килә дә, тик аралар ерак – Шәһрезад өч өстәл аша утырган. Җитмәсә, кизү «кадет» та безнең якка карап тора.
Суы бетә башлаган самавыр кебек кайнасам да, түзәм. Ә рота белән тезелеп казармага кайта башлагач, ярты юлда ук моны бугазыннан тотып сафтан сөйрәп чыгарам. «Икмәк белән өстәл сөртмәскә дип әйттемме мин сиңа?» – дим, шартлардай булып.
– Әйе, – ди бу, көлергә азапланып.
Уң кулым белән Шәһрезадның тын юлына кизәнеп берне тартам. Казах баласы ком тутырып куйган капчыктай җиргә ава. Әмма мин моның белән генә тынычланмыйм – чәмләнеп типкәләргә керешәм. Бары бераздан гына: «Үтереп куювым бар ич»,– дип туктап калам. (Ә бу хәрәкәтсез ятуын белә). Тыңлап карыйм – үзе тын алган кебек. Өстерәп торгызып, коймага терәп куям. Әһә, егылмый. Аягында басып тора. Моңа тагын бер тапкыр йодрык күрсәтеп алам да, казармага юнәләм.
Иртәнге ашта бер «өрәк» тә өстәлне икмәк белән сөртми. (Шул исәптән күп-күмгәк битле Шәһрезад та).
Шулай итеп мин яшьләрдә икмәккә мәхәббәт уятам. Белсеннәр игенченең аны җиңеллек белән үстермәгәнен.
* * *
Менә йокларга ятар алдыннан кичке тикшерүдә басып торабыз. Иң башта рота буенча кизү кече сержант Артур Фурман солдатлар исемлеген тикшереп чыга, аннан өлкән лейтенант Сергей Минченко алдагы көнгә нарядка баручылар исемлеген укый: «Штаб буенча посыльный – Котов. Дневальныйлар – Вольф белән Козлов. Ашханә буенча – Похомов, Вафин, Корсаков һәм Дехканов». Моны ишеткәч үземне тыя алмыйм – бар кеше ишетерлек итеп пырхылдап көлеп җибәрәм. Хезмәттәшләремнең моның серен аңламаганнары: «Бу ычкына башламагандыр бит», – дигәндәй аптырап миңа карыйлар. Ә эшнең асылына төшенгәннәре үзләре дә шаркылдап көләргә керешәләр.
«Рота, йокларга», – боерыгы яңгырагач мине җиңемнән «фазан» Похомов эләктереп ала:
– Вафин, син кемнән көлдең?!
– Кемнән түгел, ә нәрсәдән.
– Нәрсәдән соң?
– Бәй, ишетмәдеңмени, мин иртәгә яшьләр белән ашханәгә нарядка барам ич!
– Вафин, ашханәгә нарядка баручы Похомов мин бит. Димәк, «яшь», – дип син миннән көләргә батырчылык иттең. Иртәгә моның үчен чыгарырмын әле.
– Мин бит үзем белән якут «өрәк» Похомов бара дип уйлаган идем ләса.
«Фазан»: «Алай булса яшә, тик иртәгә «өрәкләрең» аркасында сүз ишетәсе булмыйм», – дип янап китеп бара. Монысы гына кәефемне артык нык кырмый. Минем белән барыбер нарядка ике яшь солдат бара ич. Һәм бар авырлыклар алар җилкәсенә генә төшәчәк. (Ә мин «өрәкләрне» ашыктыра-ашыктыра тәм-том гына ашап йөриячәкмен).
Тик, фаразларым бик үк дөрескә чыкмады. Чөнки, нарядтан йончып вә эт булып арып кайттым. Ә барсына да шул «тормоз» «өрәк» Дехканов гаепле.
«Бабайчылык» тәртипләре буенча, Похомов, өлкән призыв вәкиле буларак, ашханәгә барып та карамады. Шул сәбәпле, бар җаваплылык минем өскә төшә. Һәм мин, булдыра алганча, барчасын үз кулыма алырга тырыштым һәм яшьләргә нәрсә эшләргә икәнен өйрәтеп тордым.
Бу аларның тәүге нарядлары булуга карамастан, казах Алмас Корсаков бик нык тырышты, йөгереп кенә йөрде, бахыркай. Ә үзбәк Дехкановы бар җанымны алды. Мәсәлән, аны калаклар артыннан чаптырам, ә ул кайдадыр югалып тора да, байтак вакыт үткәч... таба күтәреп килә. Кырыенда өйрәтеп ажгырып торуым да кирәкле нәтиҗә бирми – кулы эшкә бармый һәм, шуңа өстәп, бик акырын кыймылдый. Хет көл, хет ела – хәтта кыйнауларымның да файдасы тими. Әйе, малай, аны ачуымнан ярдым гына. Хәтта, Дехкановны кыйный-кыйный кулларым авыртып бетте, типкәли-типкәли итегемнең табаннары куба язды. Ә ул пошмас кына маташуын белде. Мин аңа карап янә ярсыдым... Шулай, көн әйләнәсенә.
Шунда, ашханә буенча нарядта, 60нчы размер башыма үзем өчен бик бөек фикер килә – ташбакадан бик нык тырышканда да чабышкы аты ясап булмый икән. Моны үз тәҗрибәмнән беләм.
* * *
Казарма бинасына кереп ике-өч адым атлавым була, чеп-чеп-чеп дигән аваз ишетеп гаҗәпсенеп туктап калам. Бу ни галәмәт тагын? Әллә берәрсе йомыркадан чебеш чыгарганмы, яки, киресенчә, «шөрепләре бушап» акылга җиңеләйгәнме?
Бераздан аваз яңадан кабатланды. Мин тавыш иясен эзләп ары китәм. Йокы бүлмәсенә кергәч призывташым вә якташым – Стәрлетамак егете Сергей Артамоновка тап булам. Аның белән бераз юк-бар сөйләшеп торгач иптәшем «чеп-чеп-чеп», дип кычкырып җибәрмәсенме шунда.
Күзләремне зур итеп ачып тирә-якны байкыйм – янәшәбездә кош-корт заты күренми. Иптәшем, шулай ук, ычкына башлаганга да охшамаган.
Мин мондый чакны нишлим ди инде, әлбәттә, түзәлмичә пырхылдап көлеп җибәрәм. Шуны гына көтеп торган диярсең, ошбу ук мизгелдә яныбызга бөтен битен бетчә баскан, пычрак киемле Цыпулин фамилияле «өрәк» килеп тә баса. Менә эш нәрсәдә икән! Ягъни, берәү әйтмешли, имәндә, ләса, чикләвек.
Якташым кош-корт кугандагы кебек кыяфәт чыгарып «көш», – дип кычкырып җибәрә һәм яшь солдат эттән качучы мәче тизлегендә караватлар арасына кереп югала. Сергей янә «чеп-чеп», – дип сөрән сала. Һәм «өрәк» күз ачып йомган арада тагын безнең яныбызда.
Адәм баласының түбән тәгәрәвенә исең китәр. Мин бу солдатның ротабызга килүенең тәүге көнен бик яхшы хәтерлим. Чөнки, ул бүтән «яшьләрдән» бик нык аерылып тора иде. Таза гәүдә, киемнәре дә, махсус аның өчен генә теккәннәр диярсең, бик нык килешеп тора. Җитмәсә, шуңа өстәп, Цыпулин «Дон-Жуан» да булып чыкты – ул үзен хәрби комиссариатка җиде кызның елый-елый озатуларын бик килештереп сөйләп күрсәтте. Кесәләре дә чибәр-чибәр туташларның фоторәсемнәре белән тулган. Ә хәзер пычрак киемле мескен йөзле «Цыпа» атлы солдатны күрсәләр, мөгаен, җиде кызның җидесе дә сөйгән егетләреннән шул ук секундтта йөз чөерерләр иде. Әйе, бу тормыш дигәннәре бик кызык нәрсә. Кичә пан булсаң, бүген мескен вә хокуксыз «өрәк».
Уйларымнан мине бу фани дөнняга Артамоновның яшь солдатка әйткән сүзләре кайтарды: «Кара аны, ишетсен колагың, бүгеннән синең исемең «Цыпа» булыр». «Өрәккә» күз ташлыйм. Анысы якташыма буйсынып мескен генә кыяфәттә басып торуын белә.
Артамоновның: «Көш, мәлъгунь», – дип кычкырып җибәрүе була, Цыпулиннан җилләр исә, без якташым белән икәү генә казарма уртасында басып калабыз.
«Габдулла», – дип кемнеңдер дәшүенә борылып карасам, Шнейдер фамилияле «өрәк» икән. Аны күргәч ачуым кабарып китә. Чөнки күзгә чалынып кына калмый бу, ә «өрәк» башы белән кемгә – кемгә – Совет Армиясе «помазогына» сүз катарга батырчылык та итә, хәчтерүш! Хәзер мин аны таракан урынына сытачакмын, измәсен туйганчы изеп ник тудыга калдырачакмын. Шнейдер эчемдә давыллар уйнавын аңлап, күз карашымнан куырылып ката. Әмма миңа аны тотып ватарга насыйп булмый, солдат кыйный башлаганчы ук: «Габдулла, сиңа телеграмма», – дип мөрәҗәгать итүенең сәбәбен әйтә.
Хәзер инде мин югалып калам:
– Телеграмма?
– Әйе. Телеграмма. Дневальный тумбочкасы өстендә ята.
Йөрәгем жу итеп китә, аяк балтырларым калтырарга керешә. Телеграмма! Юньлегә түгел бу. Я әти үлгән, я әни.
Бу кайгылардан ничек сыгылып төшмәскә? Һәм мондый ялны мин дошманыма да теләмәс идем. Хәтта ун ел буе өйгә кайтмыйча армиядә хезмәт итәргә ризамын. Тик әти-әнием генә исән булсын.
Күз карашым Шнейдерныкы белән очраша. Ул гаепле кешедәй башын читкә бора һәм җил-җил атлап үзенең какча гәүдәсе белән каядыр китеп югала.
Мин дневальный тумбочкасы янына чак-чак барып җитәм. Әнә, иң өстә ятимсерәп бер телеграмма ята. Аны калтырап торган кулларыма алам һәм укырга керешәм: «Габдулла! Совет Армиясе көне белән кайнар котлыйм! Сиңа корычтай сәламәтлек, ак бәхетләр һәм озын гомер телим. Раушания».
Җилкәмнән тау төшәмени. Җиңел сулап куям һәм елмаеп җибәрәм. Тик, шуңа да карамастан, дневальный «өрәктән»: «Миңа бүтән телеграмма юкмы?»– дип сорамыйча булдыра алмыйм.
Моны ишеткәч ул бик нык гаҗәпләнә һәм үзалдына дигәндәй: «Син бәхетле, сөйгән кызыңнан бәйрәм белән котлаган телеграмма алдың. Ә миңа язучы да юк һәм бу дөньяда беркемгә дә кирәкмим» ,– дип сөйләнеп ала.
Ул «өрәк» кенә булса да, аңардан: «Ә үзең язасыңмы соң?» – дип сорыйм.
– Юк.
– Үзеңә дә язарга кирәк. Менә шулай иткәндә абзаң кебек көн дә хат алып торырсың.
– Иренәм шул.
– Ә укырга?
– Ә укырга иренмәс идем.
Моны ишеткәч көлеп җибәрәм һәм ашыкмыйча гына Ленин бүлмәсенә юнәләм. Әмма бераздан кире борылырга туры килә, чөнки дневальный телефонга чакыра.
Трубканы алгач отделение командирымның тавышын танып алам. Ул: «Элемтә юк, тиз генә килеп җит», – дип зәһәрен чәчә. Аннан яхшылык көтәрмен димә, чөнки сөйләшүенең иманы юк.
Әйе, үзгәрде Артур. Элек нинди шәп кеше иде.
Юк, үзгәрмәде, ә үз асылына кайтты. Элек мине кыерсытырга Олег Логиновтан курыккан булган. Ә якташым кайтып китү белән явызның кулы чишелде.
Мариманнарның коммутаторы белән элемтә юк икән. Агач башларыннан сузылган тимерчыбыкларны карый-карый Артур белән поселок буйлап барабыз. Аннан да эш чыкмагач Хәрби диңгез флоты часте янында үсеп утырган имән башына беркетелгән элемтә тартмасына менеп чокчынырга керешәбез. Ә аста тыз-быз матрослар үтеп тора. Менә берчак капкаларыннан мине токтан суктырган Муратов фамилияле татар килеп чыга һәм безне күреп кала. «Монысы кирәкмәс иде», – дип уйлап куям күңелемнән генә. Хәзер кабахәттән теләсә нинди этлекләр көтәргә була.
Чыннан да милләттәшем кая барганын да онытып туктап кала һәм җирдә яткан бала башы хәтлек ташны алып безгә төзәп җибәрә. Ярый әле бәхетебездән кулы кыек булып чыга, шунлыктан безгә тими, ә янәшәбездән сызгырып үтеп китә. Икенчесе имән кәүсәсен яңгырата. Өченчесеннән Артур чак качып котылып кала. Дүртенчесе янәшәдән үтеп барган балалы хатын каршына килеп төшә. Бишенчесе элемтә тартмабызга тиеп бар дөньяны яңгырата... Муратов таш эзләгән арада миңа карап: «Татарин, сапог», – дип кычкырып алырга да иренми.
Без тиз генә элемтә чыбыкларын тикшереп чыгабыз да, тимер тартманы ябып имәннән төшәбез һәм исән чакта бу тирәдән таябыз. Юкса, чыннан да Муратов җибәргән ташларның килеп тиюе бик ихтимал.
Исәр матростан котылгач отделение командирым Артур Фурман миннән: «Кем ул? Син аны беләсеңме?» – дип сорый.
– Әйе. Ул минем якташ һәм милләттәш.
Моны ишеткәч кече сержант башын селкеп куя. Әмма бер сүз дә эндәшми.
Элемтәдән кайткач казармага керәм һәм канцелярия ишек төбен «саклаган» солдатлар янәшәсенә барып: «Нәрсә, әллә акча бирәләрме?» – дип сорыйм. Юкка өметләнгәнмен икән. Бары Балабатыров фамилияле «өрәккә» посылка гына килгән. Моны миңа дусым Бреславский әйтте. Азактан: «Тукта, китми тор, әле аны офицерлар тикшерә. «Кадетлардан» калса, бәлки, безгә дә өлеш чыгар», – дип өстәп тә куйды.
Менә бераздан канцелярия ишеге ачылып анда яшь солдатның кош тоткан кешенекедәй бәхетле йөзе күренә. Ул өсте ачылган посылка тартмасын тумбочка өстенә куя да, «Сыйланыгыз», дип әйтергә тели, әмма өлгерми, аны козгыннарны хәтерләткән утызга якын солдат уратып ала да, рөхсәтсез-нисез тәм-том сайларга керешә. Мин дә кешедән калышаммы соң? Кулымны яртылаш бушаган тартмага тыгып җибәрәм һәм бер каты нәрсә тотып алам. Тартып чыгарсам – төрки халыкларның уртак азыгы корот икән. Шушы әчкелтем эремчек кисәген авызыма тыгам һәм читкәрәк китеп басам.
Менә иң азактан тартма кырына Балабатыров үзе килә һәм посылкасы эченә кулын тыга. Әмма капшануы нәтиҗә бирми. Чөнки, тартма буш.
Мин атылып тышка чыгам да, әчкелтем коротны җиргә төкергәч телефон станциямә китеп барам. Менә сиңа посылка, авызыңны корт чаккыры.
Әмма әйбәт кенә барып җитәргә насыйп булмый – юлда Дәүләт иминлеге хезмәте майоры туктата. Моның бук икәнен белү сәбәпле, кулымны чигәмә куям да: «Рядовой Вафин», – дип үземнең исемемне атыйм. Туркин мине ашардай булып күздән кичергәч сукмак читендә яткан тәмәке төпчегенә ишәрәләп: «Нигә ташладың?» – дип җикерә.
«Иптәш майор, – дим, – мин тәмәкене бөтенләй тартмыйм». Шулчак янәшәбезгә призывташларым Дима Ковин белән Сергей Попов килеп туктый. Алар да минем тартмавымны офицерга әйтәләр. Монысы «кадетны» бөтенләй чыгырыннан чыгара. Ул бурлаттай кызара да: «Тартмаса да, төпчекне үрелеп алырга тиеш иде! Моның өчен сиңа өч наряд игълан итәм! Бүгеннән алып тирә-якта аунап яткан тәмәке калдыклары өчен рядовой Вафин җавап бирә», – ди дә, шәп-шәп атлап китеп бара.
– Моны нинди корт чаккан? – дип сорый миннән Попов, майор киткән тарафка ишәрәләп.
– Гадәте шундый. Җитмәсә, элегрәк безнең арадан кара мәче дә үткән иде.
Ә тәмәке төпчекләренә килгәндә, аларга исем дә китми. Ята бирсеннәр ятимсерәп. Һәм мине майор түгел, хәтта генераллар да яшьләр эшли торган мондый пычрак эшкә бардыра алмас. Моның өчен хәтта утырырга ризамын. Мин «чмо» булыр өчен «өрәкләр» мәктәбен үтмәдем.
* * *
Мине бүген тагын нарядка куялар. «Фазан» Штабрат һәм «өрәк» Яковлев белән. Разводтан килүебез була – Минченко: «Дневальный кая?! Нигә тумбочка яны буш?!» – дип кычкырып җибәрә. Йокы бүлмәсеннән чыгып карасам, әйе, чыннан да анда беркем юк. Валера Яковлевны эзләп табам да: «Урыныңа бас», – дип китеп барам.
Бераздан Минченконың: «Дневальный!» – дигән ачы тавышы янә бар казарманы яңгырата. Коридорга чыксам – «өрәкнең» исе-косы да юк. Өлкән лейтенант миңа тумбочка янәшәсенә күрсәтә. Нишлисең инде – барып басам. «Кадет» күздән югалу белән Яковлевны эзләп китәм. Юыну бүлмәсенә барып керсәм – берни булмагандай кырынып тора.
– Нигә тумбочка янында түгелсең?! – дим, зәһәремне чәчеп.
– Мин кече сержант! Мин анда басып торырга тиеш түгелмен.
Моны ишеткәч шартлардай булам. Кичә генә «учебкадан» килгән юеш борын миңа – ярты ел хезмәт иткән Совет Армиясе «помазогына» баш бирмәскә итә! Ачуымнан кече командирның яңагына чабып җибәрәм.
– Тумбочка янына басасыңмы?!
– Юк.
Мин үз-үземне белештерми башлыйм һәм башбирмәс «өрәкне» тотып ярам. Кече сержантның кикриге тиз шиңә – суга тыгып алынган әтәч хәлендә торып кала.
– Басасыңмы?!
«Өрәк» җиң очы белән яшен сөртеп куя. Димәк, булды, моны да сындырдым. Ә буйсынмаса, эш харап иде. Беренчедән, ул очракта үземә тумбочка янында торырга туры килер иде. Икенчедән, моны күреп, башка яшьләр дә баш бирми башларлар иде. Һәм, өченчедән, болардан соң коллективтагы авторитетым тәмам челпәрәмә килер иде. Ә әле Магадан егете Валера Яковлевны буйсындырып, мин тормышның бу имтиханын да уңышлы тапшырып чыктым.
«Өрәк» гомере буе тумбочка янында торган кеше сымак үз урынына барып басты. Ә мин: «Менә шулай ул», – дип күңелемнән тантана итәм.
Тик сөенечем озакка бармый. Тагын шул бер бетмәгән Минченко: «Нигә сержант башың белән тумбочка янында басып торасың, дневальныйларың кая?» – дип Валера Яковлевка килеп бәйләнде. «Өрәк» ялгыш теләсә нәрсә әйтеп ташламасын дип, мин тиз генә «кадетка» аңлатма биреп китүне кирәк саныйм;
– Иптәш өлкән лейтенант, без тәртип урнаштырабыз, шуңа да кече сержант тумбочка янында тора.
Офицер сүземә ышанмыйча рота буенча кизүгә бага. Валера: «Әйе, шулай»,– дип җавап кайтаргач, Минченко төксе кыяфәт чыгарып китеп бара.
«Бабайчылыкның» менә шундый яхшы ягы бар – түбән призыв сержантлар синең өстән берничек тә идарә итә алмыйлар. Ә устав хөкем сөргән частьләрдә киресенчә. Кичә генә «учебкадан» килгән, танау асты да кипмәгән берәү ел ярым, ике ел хезмәт иткән солдатларның канын эчә, җилеген суыра. Әгәр бездә офицерлар үз вазыйфаларына битараф карамасалар, мин дә Магадан егетен кыйнап үз эшемне башкарту түгел, ә үзем үк аның күләгәсеннән куркып торыр идем. (Ә ул, киресенчә, шәбәер иде).
Дневальный эше тумбочка янында тору гына түгел. Алар корал саклау, юыну һәм тегенү бүлмәләрендә тәртип урнаштырырга һәм казарма тирәсен җыештырырга тиешләр. Мин дә бераздан үзем тумбочка янына басып Валераны себерке тоттырып урам себерергә чыгарып җибәрәм. Бу боерыгымны уңышлы гына башкарып чыккач, кече сержанттан идән юдырам, тузан сөрттерәм. Тирә-якта тәртип урнашып беткәч, Яковлевны яңадан тумбочка янына бастырып куям да, үз эшләрем белән китәм.
Ә Валера, гомум алганда, миңа бик ошады. Әйбәт кенә егет икән. Башта баш бирмәскә тырышуы да аны кеше буларак бизи генә. Чөнки, кушу белән күпләр кебек куркып сарык кебек торып чапмый, ә үзенчә каршылык күрсәтергә азаплана. Суккач күзләре яшьләнүе дә аның нечкә күңелле зат икәнен исбат итә. Башка шартларда очрашкан булсак, бәлки, дус та булып киткән булыр идек. Хәер, кем белә, безнең бергә яңадан ел ярым хезмәт итәсе бар бит әле.
* * *
Көннәрнең берсендә безнең отделениегә дә яшь солдат бирделәр. Мин үткеррәк берәр урыс егетенә өметләнгән идем дә, безнең бәхеткә кыска гына буйлы, кысык күзле, чуен күтедәй кап-кара тәнле Володя Похомов дигән якут эләкте. «Ярый, – дип уйлап куям күңелемнән генә, – бу нәрсә дә телефон станциясе идәнен юарга һәм йомышка йөгерергә ярап торыр әле».
Көндезге аштан урап килсәм, взвод командирым лейтенант Чумаков яңа хезмәттәшемне тәпәләп ята. Чак араларына кереп аердым, малай. «Кадет» пырхылдап чыгып киткәч якуттан: «Нәрсә булды, ни бүлештегез?» – дип сорыйм.
– Рота командиры капитан Калашников взвод командирымны чакырырга кушкан иде, – ди якут шомырттай кара күзләрен мелт-мелт китереп.
– Шуннан?
– Бардым да: «Сине майор Калашников чакыра», – дидем.
– Сине?! – дип сорадым аптырап.
– Әйе, сине дип әйттем. Чөнки сез дип әйтү минем өчен түбәнчелек. Мин мәктәптә укыганда да укытучыларыма син дип әйткән өчен генә алтын медальдән колак кактым.
Моны ишеткәч, сызгыра белгән булсам сызгырып җибәргән булыр идем малай. Ярый әле мондый таланттан мәхрүммен. Шул сәбәпле тел генә шартлатырга калды.
Ә икенче көнне телефон станциясенә килгән идем – көек исе чыккан һәм бар җирдә маңкага охшаш нәрсә эленеп тора. Якутның да коты очкан. «Нәрсә булды монда», – дип җикерәм «өрәккә», ачуымнан шартлардай булып.
– Ашханәдә нарядта чакта ике пачка кесәл урлап алып кайткан идем. Әле синең килүеңә аны кайнатып торырга булган идем. Ә ул шартлады да куйды.
– Син кесәлгә кипятильник тыктыңмы?
– Әйе.
– Ике пачка кесәлдән ботка була бит. Ә кипятильник бары су кайнатыр өчен генә!
– Юк, аңламыйм, ул ник шартлады соң?
Якутка йодрык күрсәтәм дә, телефон станциясен җыештырырга боерып чыгып китәм. Бу томана безгә киләчәктә нәрсә күрсәтер, моны белсә бары бер Ходай гына беләдер.
* * *
Мин казармага барып кергәндә канцелярия ишек төбе умарта күчедәй гөжли иде. «Нәрсә булды?» – дип сорыйм беренче туры килгән солдаттан.
– Иван Буюкли кереп бикләнде.
Шунда миңа призывташым Абдрасулов барсын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә: «Безнең ротада яңарак кына хезмәт итә башлаган Буюкли фамилияле «кабанны» беләсеңме»?
– Ул садистны нишләп белмәскә.
– Менә ул үзе хезмәт иткән Чугуевка «ноктасында» чып-чын «чмо» булган. Моны ул безгә күчкәч яшергән. Әмма шеш барыбер тишелә ул. Бездә аның яшьләрне кыйнап йөргәнен санчастька китерелгән элекке хезмәттәше күреп кала һәм «бабайларыбызга» әйтә. Чугуевкага телефоннан чылтыратып сорыйлар. Буюкли чыннан да «чмо» булып чыга. Моны ачыклагач «кабаннар» «калай әтәчне» тотып яралар, тик ул ничек алай тегеләрнең кулларыннан ычкынып офицерлар янына канцеляриягә кереп кача.
Без барчабыз да ачулы идек. «Кабаннарның» гына түгел, ә «өрәкләр» белән «помазокларның» да йодрыгы йомарланган.
Безнең «Элемтә үзәгенә» күчерелгәч ярә дә сизмәсләр дип үткәнен яшерде ди. Тик ни өчен ул яшьләрне үтә кансызлык белән җәзалый иде?! (Юкса, ул үзе дә бит җәбер-золымның ни икәнен бик яхшы белә). Менә без аның тарафыннан кыйналуларыбызны мәңге гафу итмәячәкбез һәм беренче форсат чыгу белән «чморикны» ботарлап атачакбыз.
Көндезгә аштан кайтуыбызга Буюклидан җилләр искән иде. «Кадетлар» чираттагы мәеттән куркып аны санчасть изоляторына илтеп бикләгәннәр. «Тукта, алай гына булмый торсын әле», – дип уйлап куям һәм фельдшер Володя Прошкага телефоннан чылтыратам. Әйе, Буюкли анда икән. Бик нык кыса торгач хохол егете мине бик азга гына Иван янына кертергә ышандырды. Сөенечтән кулымны кулга шаплатып сугам да, казармада тәртип урнаштырып йөргән биш-алты «өрәк» каршына барып басам.
– Буюклины кыйныйсыгыз киләме?
– Әйе, – диләр болар бертавыштан.
– Алайса иярегез миңа.
Санчасть коридорына Прошканы чакыртып чыгарам. Фельдшер изоляторның тимер ишеген ике-өч минутка ачарга була. «Тик бөтенегезне дә кертмим. Чөнки, үтереп куюыгыз бар»,– ди. Миңа Володя белән ризалашырга кала. Прошка тимер ишекне ачып җибәрә һәм көтелмәгән хәл була – «өрәкләр» мине бер читкә этеп куялар да, биш-алтысы да кереп «чмо» Иван Буюклины кыйнарга керешәләр. Ә тегесе ата дуңгыз шикелле чыелдый гына. Ә бераздан «өрәкләрем» изолятордан сөенешеп килеп чыгалар да, миңа зур рәхмәт әйтеп казармага кайтып китәләр. Аларның шат йөзләрен күрү минем өчен үзе зур бәхет иде. Чөнки, җәлладларыннан тәки үчен чыгардылар бит.
Изолятор бүлмәсенә барып керәм. Миңа Прошка иярә. (Аның да Буюклиның исәнлеген беләсе килә). Эткә ни булсын ди инде, әлбәттә, җанын тәслим кылмаган иде. Әмма мин идәндә аунап яткан шакшы затка кулымны пычратып тормыйм инде. Ул кирәген болай да алды бит инде.
* * *
Яшь солдатлар өчен армияда отбой иң татлы сүзләрдән булса, аның киресе – подъем, минемчә, иң ачысыдыр. Әйе, моны үз тәҗрибәмнән чыгып беләм.
Бу сүз һәр солдат авызыннан төрлечә яңгырый. Мәсәлән, дневальный «өрәк «булса ул иң башта югалып кала, аннан дулкын ярга чыгарып ташлаган балык сыман авызын ача һәм иң соңыннан гына зәгыйфь тавыш белән черелдәп җибәрә. «Фазан» халкы күпкә ышанычлырак тавыш белән кычкыра. Ә «бабайларның» подъемы бар дөньяны тетрәтә.
Минем үземнең дә тәү тапкыр бу сүзне кычкыруым исемдә. Ул чакны рота буенча кизү Дима Олиховский: «Җиденче яртыда ротаны уятырсың», – дип берүземне генә калдырып йокларга китеп барган иде. Сәгать уклары якынлашкан саен йөрәгем очып чыгардай булып тибәргә керешә. Кычкырып та рота ишетмәсә? Ояты үзе ни тора бит. Менә 6 да 30. Үземә калса бик көчле итеп: «Рота, подъем», – дип кычкырып җибәрәм. Тик селкенеп караучы да юк. Бары биш-алты секундтан соң гына «өрәкләр» сикереп тора башлый, алар тавышына бүтәннәр дә уяна.
Ә бер тапкыр яшь үзбәк солдатының ротаны уятырга тырышуының шаһиты булган идем. Аның тавышы шултиклем зәгыйфь чыкты ки, хәтта селкенеп куючы да табылмады. Яра да ул чакны рота буенча кизү сержант аягөсте иде.
Подъем сүзен, шулай ук, төрле солдат төрлечә кабул итә. Яшьләр өчен бу иң каты сүгенү сүзеннән дә яманрак яңгырый. Алар күзләрен ачу белән бар дөньяны каргарга керешә. «Помазок» халкы гамьсез генә киенергә тотына. «Кабаннар» яңа туган көнгә куана-куана юынырга китә, яки йокыларын ары симертә. Тик бар иртәләр дә бер-берсен кабатламый.
Безнең ротаны яратмаучылар исемлегендә капитан Лабай беренче торадыр. Штабның шушы офицеры полк буенча кизү торганда бер-бер хәл чыкмый калмый.
Менә бүген дә рота торыр вакытка казармабызга йөгереп килеп тә җиткән. Тик ул солдатларга бар ни дә, юк ни. Уйлап бирүче дә юк. Ә Лабайның үзен дөнья кендеге итеп хис итәсе килә. Башта берничә тапкыр тамак ярылырлык итеп «подъем», – дип кычкыра, аннан, бу кирәкле нәтиҗә бирмәгәч, рота командирыбызга, аның сәяси эшләр буенча урынбасарына һәм штаб начальнигына: «ЧП. «Элемтә үзәге» буйсынудан баш тарта. Кичекмәстән килеп җитегез», – дип телефоннан чылтырата. Менә бераздан казармабыз төрле дәрәҗәдәге «кадетлар» белән шыплап тула. Без бер-беребезгә: «Буйсынмаска, офицерлар сүзен тыңламаска», – дип пышылдашып алабыз. Ә яшьрәкләрне бигрәк тә нык кисәтәбез. «Кайсыгыз алданырак була – аны бәреп үтерәбез», – дип куркытырга да онытмыйбыз. Менә кайсыдыр офицер: «Рота, отбой», – дип тамак төбе белән җикереп җибәрә. Тик аны элеп бирүче дә юк. Бары бераздан «кабаннар» селкенеп куйгандай булалар, аннан минутына яртышар адым атлап караватларына таба китеп баралар. Аларга бүтәннәр дә иярә. Ротаның ташбаканы көнләштерер дәрәҗәдә бик әкрен кыймылдавы офицерларның ачуын чыгара. Тик, коллектив бердәм эш иткәч берни дә кыра алмыйлар.
Әгәр берәр солдат «кадетларның» боерыгын үтәргә керешсә, аңа яшьләр арасыннан иярүчеләр табылыр һәм ул чагында рота әйбәтләргә вә аламаларга бүленер, ә соңгыларын бик теләп җәзага тарттырырлар иде. Ә коллектив бердәм булгач алар безгә каршы берни эшли алмыйлар. Ашаудан калдыру, йокыдан мәхрүм итү белән яныйлар да, батып баручы корабтан качучы комыклар кебек каядыр китеп сызалар һәм рота үзенең элекке хәленә кире кайта. Чөнки без лабайларны күп күргән инде. Тик бу хәл капитан полк буенча кизү итеп куелгач яңадан кабатлана.
Фото: politika-v-rashke.ru
(Дәвамы бар)