11
Искәндәргә дусты шалтыратты.
– Карале, туган... Үзем берәр ай өйдә булмам. Командировка. Фатирыма күз-колак булып торалмассың-мы икән? Юкса хәзер үзең беләсең... Тимер ишек тә куелмаган, сигнализация дә юк. Коткар инде, туган. Минем дә ярдәм тияр.
Илдар көймәсенә су үтмичә бик селкенми торган карт буйдак иде. Фатиры редакциядән ерак түгел. Төшке ашка да шунда гына йөрергә мөмкин. Искәндәр ризалашты.
– Алайса хәзер килеп җитәм. Ачкычны калдырырмын, – диде Илдар. Һәм берничә минуттан килеп тә җитте.
Искәндәрнең бераз сөйләшеп утырырга исәбе булса да, Илдар тиз тотты. Өч сәгатьтән юлга чыгасы, эшләрне бетерергә кирәк, диде.
Аны озатып кергәндә, Таңчулпан очрады. Бу вакытта Искәндәр Егет Бабай белән булган сөйләшүдән айныган иде инде. Шулай да мондый көтелмәгән сөенечтән югалыбрак калды, ни әйтергә белми азапланды. Дөресрәге, сүз әйтер өчен, иреннәренә сибелеп балкыган елмаюын җыеп алалмады. Таңчулпан да аны очратырмын дип уйламаган иде бугай. Алар, берни дәшмичә, бер-берсенә карап, елмаешып басып тордылар.
– Күрдеңме? – диде Искәндәр бераздан.
Таңчулпан елмаеп баш какты.
– Ничек?
– Бишенче яртыда.
Бу сүзләрне ишеткәч, Искәндәр үргә сикереп куйды, ул менә-менә очып китәр төсле тоелды, бу сүзләр – Таңчулпанның ризалыгы иде.
– Көтәм сине... Көтәм! – диде ул, тавышын сизелерлек күтәрә биреп.
Таңчулпан шелтәле караш ташлап алды да китәргә ашыкты.
Искәндәр, иңеннән авыр йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды.
Бер-берсен аз гына күрми торсалар да, еллар буе күрешмәгән сыман сагынышалар, җаннары аралашуга, тәннәре назга сусый иде. Монда инде сөйләшүнең кирәге калмый, алар дөньядагы иң бөек телдә, сөю телендә аралаша, карашлар – карашка, сулышлар – сулышка, тәннәр – тәнгә, җаннар җанга эндәшеп, илаһи бер бөтенлек хасил итә, бу дөньяның кыйммәте дә фәкать аларның бергә булу-булмавыннан гына торадыр төсле тоела иде...
«Мин күралмыйм сине! – дип уйлады ул, Таңчулпанның киткән эзләренә карап. – Һәрвакыт янымда булмаганың өчен. Янымда булмаган чакта китергән әрнүләрең өчен. Бөтен булмышым белән, җаным-тәнем белән нәфрәтләнәм. Ләкин беләм, сине күрү белән, бары тик бер сүзеңне, хәтта сүзеңне дә түгел, аяк тавышыңны, сулышыңны ишетү белән нәфрәтем шундук юкка чыгып, аны чиксез шатлык алыштырачак. Мин яңадан бәхетле! Мин яңадан синең белән!
Мондый халәт күпме дәвам итәр?! Кайчан туктармын мин сине качып-посып яратудан?! Сагыш эчендә кайнаудан, һәрвакыт сине югалту куркынычы белән яшәүдән кайчан котылырмын.
Син минем күңелсез көннәремне якты нурга төрдең, еллар тузанына күмелеп барган кайнар хисләремне уяттың, йөрәгемне яшьлек дәрте белән тибәргә мәҗбүр иттең. Мин җәй буе яңгыр яумаганын, кояш көйдергәнен сизмәгәнмен. Син кояшны оныттыра алдың! Син миңа серле дә, тылсымлы да әкият дөньясы бүләк иттең. Ә ул дөнья тик парлылар өчен, ул дөньяда ялгыз яшәп булмый. Китмә, бәгърем! Мәңге янымда кал! Җанымда кал!»
Ул елмаеп куйды.
Бөтен тирә-якны ялмап алган сөю хисен хәтта тәнең белән тоеп була, аны хәтта тотып карарга да мөмкин иде.
Ул бүлмәгә керде.
Мәхәббәт бөтен нәрсәдә дә бар иде: җәйне эссе кояш нурларыннан ышыклап торган якты болытларда, наз бөртеге булып сибәләгән вак-вак тамчыларда, урамдагы сирень ботагында, саран нурдан ялтырап киткән хрусталь вазада, тәрәзә төбендә йомарланып яткан лимон кабыгында. Аның бөтен уй-фикерләре, тойгы кичерешләре дә сөю белән сугарылган, әйтерсең дөнья молекулалардан, атомнардан түгел, ә мәхәббәтнең бөтен галәм буйлап сибелгән нәни генә кисәкчекләреннән тора иде.
Күңелеңне, бөтен барлыгыңны шундый ләззәтле тойгы, тыелгысыз сөю ашкындырганда, эшкә тотыну ничек кенә авыр булмасын, Искәндәр үз-үзен җиңәргә тырышты. Сөйгәне белән вакытында очрашу хакына, редакция мәшәкатьләреннән иртәрәк котылырга кирәк иде.
Эшләре беткәндә, сәгать өч кенә иде әле. Очрашуга тагын сәгать ярым вакыт бар. Биш мең дүрт йөз секунд! Секундларына кадәр шундый озак үткәнгә, бу вакытның чиге-чамасы булмас сыман тоелды. Искәндәрнең инде бер эшкә дә кулы бармады, күңеле белән ул сөйгәне янында иде.
Ничек тә булса вакыт үткәрергә теләп, коридорга чыкты. Таңчулпан очрамады. Тәмәке тартып керде. Вакыт үтмәде. Тәмам аптырагач, уйлардан арындырырлык бер шөгыль булсын дип, Илдарның фатирына китте. Дусты өйдә булса сөйләшеп утырырбыз дипме, ни өчен икәнен үзе дә аңлап җитмәстән, юл уңаена кибеткә кереп шәраб алды, булгач булсын инде дип, аңа әфлисун, алма кебек кабымлыклар да өстәде. Кирәкле фатирга килеп җиткәндә, кулындагы пакет ярыйсы ук авырайган иде.
Илдар китеп өлгергән икән. Кухня өстәлендә, суыткычтагы ризыклардан файдаланырга, гомумән, үз өендәге кебек булырга һәм гөлләренә су сибәргә кушып, язу кисәге калдырган.
Суыткыч туп-тулы диярлек иде. Алып кергән күчтәнәчләрен ул чак сыйдырып бетерде. Аннан соң гөлләргә су сибеп чыкты. Илдар берьялгызы гына яшәсә дә, гөлләрне күп үстерә иде.
Илдар пөхтә яши иде. Өе җыештырылган, идәне юылган, хәтта туалетына кадәр ялтырап тора. Буйдак ирнең дөньясы диярлек тә түгел. Искәндәр мәңгегә дә мондый чисталыкны саклый алмас иде. Хәер, мунчаланы ничек тотарга да белмәгән ирдән нәрсә көтәсең инде.
Телевизор кабызды. Каналдан каналга күчереп озак утырды. Онытылып китеп карарлык бернәрсә дә юк иде. Сүндереп куйды.
Монда да ямь табылмады. Вакыт үтмәде.
Урамда да иркенләп йөрмәле түгел. Иң яхшысы: редакциягә барып берәр шөгыль табарга тырышу булыр.
Бүлмәсенә кайткач, ашыгыч рәвештә карап-төзәтеп бирергә дип бер мәкалә керттеләр. Эшлисе килми иде. Аны көч-хәл белән ерып чыкты.
Тәмәке тартып керде. Чәй куеп эчте. Тәмәке тартты. Савыт-саба юып килде. Машинисткалар басып биргән язмаларны укырга тырышып карады. Гәҗитләр актарды. Коньяк салып эчте. Тәрәзәне ачты. Яңгырга карап торды. Тәрәзәне япты.
Вакыт үтмәде. Коридорга чыкты. Хезмәттәшләренә керде. Нәрсәдер сөйләштеләр. Нигәдер көлделәр дә. Ул да көлде. Бүлмәдән бүлмәгә шулай тилмереп йөри торгач, дүрт тә тула язды. Шулай да Таңчулпанны күргәнче ике мең секундлап бар иде әле. Шул гомер буе редакциядә утырып чыдап булмас. Бара торырга кирәк. Әйе, иртәрәк булсын. Бәлки, Таңчулпан да алданрак чыгар.
Егет Бабай юк иде. Искәндәр, җаваплы сәркәтипкә кереп: «Эш буенча барыр җирем бар, бүген килеп тормам», – диде дә саубуллашып чыгып китте. Бу юлы редакциядән китү шул тиклем күңелле, шулкадәр рәхәт иде. Шулай булмыйча... Өзелеп сөйгән кешесе янына бара ич!
Адымнарын әкренәйтергә, елмаюын яшерергә тырышты ул. Тик бу җиңел түгел иде, моңа кадәр авызлыклап киленгән хис-тойгылар, алда торган бәхетле мизгелләрне сизеп, күңелгә сыймый дулады, йөрәктәге бәйрәм тыелгысыз бер вулкан сыман тышка ургылды.
Урамга чыгу белән, ул киң елмаеп җибәрде. Йөрәк ашкынып типте. Ул бәхетле иде, шушы миллионлы шәһәрдә бердәнбер иң бәхетле кеше иде ул. Ашкынулы адымнар белән очрашу урынына атлады. Күңеленә канат үскәндәй тоелды. Юкка гына кошлардан көнләшә кеше, йөрәгеңдә якты сөю булса, иңнәрдәге канат берни түгел икән...
Базар янындагы җир асты чыгышында чәчәк сатучылар кырыенда бераз басып торды. Кесәсендә акча бар иде әле. Очрашуга берәр букет та алып барсаң, начар булмас иде дә бит...
– Иң матурлары монда. Алып җибәр, егет. Сөйгәнеңә бүләк итәрсең, – дип кыстадылар аны сатучылар, һәркайсы үз гөлләмәсенә күрсәтеп. – Акча килә дә китә ул, ә сөю берәү генә. Кызганып торма акчаңны.
Искәндәр алар яныннан моңсу елмаеп кына үтеп китте. Чәчәк алып, урамдагы теләсә нинди хатын-кызга бүләк итә алыр иде ул. Теләсә ниндиенә! Тик Таңчулпанга алырга курыкты... Кеше арасында Таңчулпанга бүләк ителгән чәчәк кенә түгел, саксыз ычкындырылган бер сүз, бер назлы караш та аларның изге серен ачарга сәләтле иде.
Сер... Үзләренә генә сер булып тоела түгелме соң бу? Әнә бит Егет Бабай әллә кайдан белеп тора инде. Башкалар да сизенәдер.
Сер... Хәтта әлегә чын-чынлап сер булса да, иртәме-соңмы барыбер беленәчәк. Шулай икән, ник аны шулкадәр яшереп маташырга әле, нигә куркып торырга?! Сөйгәнеңне сөендерергә менә дигән сәбәп бар да, ник аны кичектерергә әле?! Искәндәр, кире борылып, чәчәк сатучылар янына килде һәм үзенә ошаган бер гөлләмәне сайлап алды.
Урам буйлап атлаганда, иреннәренә елмаю кунды, үзеннән канәгать иде ул, шундый зур мәхәббәт бүләк иткән дөньяда кемнәрдәндер куркып яшәргә ярамый, ачы гайбәтләр дә, авыр газаплар да уза, ә мәхәббәт кала...
Биш туларга да күп калмады, тик Таңчулпан һаман күренми. Нәрсә булды икән? Эштә бер-бер көтелмәгән хәл килеп чыкканмы? Бәлки. Редакция тормышында андый хәлләр дә еш була иде. Ярый, бушагач килер әле.
Көтәргә кирәк.
Һәм ул көтте.
Бер урында озак басып торуыннан уңайсызланып, ул арлы-бирле йөренергә кереште. Чәчәк алуына үкенеп тә куйды: буш кул белән булсаң, теләсәң күпме басып тор инде, болай кемнедер көткәне әллә кайдан сизелә, әнә бит, каршыдагы йортның балконына икенче тапкыр тәмәке тартырга чыккан ир, инде нәрсәгәдер елмаеп, кулын болгый. Искәндәр аңа игътибар итмәскә тырышты.
Арлы-бирле үткән һәрбер хатын-кызны энә күзеннән үткәрде ул, кайсының киеме, кайсының чәче, кайсының атлап йөреше Таңчулпанныкына охшагандай тоелды. Тора-бара бу якка атлаган бөтен хатын-кыз да аңа Таңчулпан булып күренә башлады. «Ул! Килә!» дип канатланган йөрәк инде меңенче кат «Юк... Ул түгел...» дип кысылырга мәҗбүр булды. «Юк, әнә тегесе булды бугай... Күрмичә үтеп китте...» дип, икенче берәү артыннан йөгерде һәм якынайгач, ялгышуын аңлап, тагын кире борылды. Алдану ачысы йөрәген яраларга өлгермәде, өмете тагын балкып китте: «Әнә ул! Килә!» Таңчулпан күренсә, ул аны йөгереп барып кочаклап алачак иде, бернигә карамыйча, беркемнән курыкмыйча, урам уртасында күтәреп өерелдерәчәк иде. Тик Таңчулпан күренмәде.
Алты да тулып китте.
Ул инде сабырлыгын җуя башлады. Юк, Искәндәр болай итә алмас иде. Кырыкмаса кырык эше кырылып ятса да, ул сөйгәне янына бармыйча калмас иде. Бер генә минутка килеп булса да, хәл белешеп китәр иде. Болай итеп тилмертмәс иде ул сөйгән кешесен. Сөйгән кешесен?.. Бәлки, Таңчулпан аны яратмыйдыр? «Яратам» дисә ни... Аның сүзләренең хаклыгын кем тикшереп караган әле?! Искәндәр генә ул, ахмак булгач, башын җуйганчы гашыйк булды да бар дөньясын онытты. Ә Таңчулпан, бәлки, шаярып кына йөридер, аның өчен Искәндәр бер уенчык кынадыр. Йомшак уенчык. Күңел ачу чыга нагы. Ә ул, тиле, бергә яшәү турында хыяллана башлады. Алма кебек хатыныңны ташлап, шул Таңчулпан белән яшәсәң, бик бәхетле булыр идең инде. Ахмак. Иртәгә шуның ягына ялгыш кына борылып карасаммы!
Искәндәр кулындагы гөлләмәсен якындагы чүп савытына илтеп утыртты. Моңа кадәр мескен бер кыяфәттә торган чүп савыты кинәт матурланып, чәчәк салыр өчен махсус ясалган вазага охшап калды. «Ә бит кешенең хисләре дә шул чәчәкләр кебек» дип уйлады Искәндәр, күңелнең якты хисләре чүп савытын да горур бер матурлык белән балкытып җибәрергә мөмкин...
Таңчулпанга нәфрәте никадәр көчле булмасын, күңеленнән аны нәрсәләр дип кенә сүкмәсен, Искәндәр тиз генә кайтып китә алмады. Инде китәргә дип борылгач та, кире әйләнеп килде. Ул кайтырга кузгалу белән, Таңчулпан килеп җитәр сыман тоелды. Бары тик сәгать җиделәр тирәсендә генә ул юлга кузгалды.
Кәефе шактый бозылган иде. Бер ялгыш сүздән дә кызып китеп, әллә нинди ахмаклык эшләп ташлавың бар. Болай соңга калгач, Гүзәлия дә елмаеп көтеп тормыйдыр...
Нервларын тынычландырыр өчен, юл уңаена Илдарның фатирына кереп берәр бокал шәраб эчеп чыгарга булды. Өенә дә шуннан шалтыратыр. Гүзәлия борчылып тормасын.
Подъезд төбендә тәмәке тартып алды. Күңеле күл өстедәй тыныч иде, анда мәхәббәт тә, нәфрәт тә юк – хис давылы тынган, уйлары арыган. Җанында нибары хәлсез битарафлык кына калган иде.
Атлар-атламас кына баскычтан күтәрелде. Озак күтәрелде. Тулы бер гасыр үткәндер, Искәндәр шушында туып, шушында үскәндер дә шушы баскыч буенда җан бирердер сыман тоелды. Аңа хәзер барыбер иде. Аңа бернәрсә дә кирәкми, Алласы да, дөньясы да, Таңчулпан да. Бары тик беразга онытыласы гына иде. Кыска вакытка гына.
Югары каттан кемнеңдер төшеп килгәнен күреп, ул башын күтәрде. Һәм көтелмәгән хәлдән катып калды...
Фото: medium.com
(Дәвамы бар)