Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 август 2022, 19:33

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (11)

Җилкәмнән авыр йөк төштемени. Өч көнгә тәү тапкыр елмаеп җибәрәм һәм дөньяда яңадан яшиселәрем килә башлый.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (11)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (11)

Бишенче бүлек

 

Мин – «помазок!»

 

«Шатлыгымнан иртәнгә кадәр йоклый алмам инде» – дип уйласам да, тәки «әвен базарына» киткәнмен, малай. Янә Штабрат төртүдән күзләремне ачам. «Баягылар төш булдымы, әллә өнме?» Беренче эш итеп, сикереп торып, каешымны карыйм. Күннән – якташым Олег Логиновныкы! Димәк, мин чыннан да «помазок»!

Ашыкмыйча гына киенәм дә (кабаланмавымның сәбәбен аңлыйсыздыр инде), телефон станциясенә кизүгә китәм. Артымнан Виталий Штабрат көнләшү катыш гаҗәпсенеп карап кала. (Ул үзе армиягә миннән ярты ел алдан алынуга карамастан, күптән түгел генә күн каешлы булды ич).

Телефонкага керәм һәм аптыраудан авызымны ачып катып калам. Бүлмәдә дүрт «дембель» башларын кая туры килде – шунда салып йоклап яталар, өстәл өсте тулы аракы шешәләре һәм төрле-төрле кабымлыклар, ә иң гаҗәбе – моңа кадәр күрелмәгән хәл – коммутатор арты буш иде.

Тиз генә креслога утырам да, ачулы абонентларны бер-берсе белән тоташтырырга керешәм. Һәм, шуны гына көткән диярсең, ишек ачылып китә дә, анда КГБ майоры Туркинның башы күренә. Ул 4 – 5 секунд бүлмәне күзәткәннән соң, юкка да чыга.

Тиз генә төрткәләп Олег Логиновны уятып Туркин турында әйтәм. Моны ишеткәч якташым бераз исәнгерәп тора да, иптәшләрен ияртеп, чыгып та китә. Мин тәрәзәне ачып аракы парларын җилләтәм, өстәл өстендәге чүп-чарларны тышка чыгарып ташлыйм, «дембельләрдән» калган куертылган сөт белән тушенканы тумбочкага тыгып куям.

Бераздан Туркин миңа телефоннан чылтырата:

– Солдат, синең бүлмәңдә кемнәр йоклап ята?

– Беркем дә юк, иптәш майор.

Ә дигәнче офицер телефон станциясенә уктай атылып кереп тә җитә:

– Кемнәр иде бүлмәңдә?!

– Беркем дә юк иде, иптәш майор, – дим, күз дә йоммыйча.

– Соңгы тапкыр сорыйм – кемнәр иде алар?!

Миңа карата күп изгелекләр эшләгән һәм иң якын таянычым булган якташым Олег Логиновны сатаммы соң? Әлбәттә, юк! Һәм шуңа да баягы җавабымны кабатлыйм. «Кадет» шашар дәрәҗәгә җитешә:

– Солдат, син минем кем икәнемне беләсеңме?!

– Әлбәттә, иптәш майор. Сез дәүләт иминлеге хезмәте офицеры.

– Димәк, белә торып ут белән шаярасың! Син миңа чакыру ташлап бүген үз язмышыңны аркылы сыздың, якты киләчәгеңне челпәрәмә китердең, әти-әниеңне улсыз калдырдың. Ә әлегә 7 тәүлек арест игълан итеп торам, – ди дә, котырып чыгып китә.

Йә, Хода, күптән түгел генә взвод командирым өлкән лейтенант Чумаков белән дошманлашкан идем, бүген килеп, майор Туркин белән дә. Ә соңгысының нинди «кош» икәнен бик яхшы беләм. Аннан, хәтта, часть командиры да шүрли.

Туркин штаб каршындагы плацка тезелүләргә йөрми торган бердән-бер офицер. Подполковник Алексеев бүтән «кадетларны» юкка да эттән алып эткә салып сүксә дә, бу гамәле өчен КГБ майорына сүз дә әйтми – шүрли.

Ә хәзер килеп шушы бәндәнең беренче санлы дошманымын. «Чума», аның каршында «баласы» гына. Ә «анасының» кем икәнен аңлатып тору да кирәкмидер.

Кәефем юклыгын Шквыра белән Фурман да сизеп ала. Күз төшерү белән Андрей: «Ни булды?» – дип сорый.

– Туркин җиде тәүлек арест игълан итте.

– Тәртипне иртә боза башладың, – дип сукранып ала Артур.

Мин, әлбәттә, отделение командирыма каршы эндәшмәүне хуп күрәм.

– Ә ни өчен? – дип төпченә Андрей.

Майор белән булган вакыйганы кыскача гына сөйләп бирәм. «Габдулла, син бит ике ут арасында калгансың, – ди Шквыра, хәлемә кереп. – Әлбәттә, «дембельләрне» сатмыйча дөрес эшләгәнсең. (Моның өчен Туркин аларның өйгә кайтып китү вакытларын бер-ике атнага кичектергән булыр иде). Әмма, шул ук вакытта, КГБ офицерын алдап, бик зур хата да кылгансың. Чөнки, Туркин бук эчле адәм һәм, шуңа да, үлгәндә дә моны исеннән чыгармаячак вә ике ел буе җилегеңне суырачак, ә берәр хата эшләп ташласаң – кушкуллап дисбатка да олактырачак. Ә гауптвахтага ул сине һичшиксез тыгачак. Утыртмаса майорның күңеле булмаячак. Ни өчен дигәндә аңа, «үләксә козгынына», һәрчак корбан кирәк».

– Юк, утыртмаячак, – дип каршы чыга Артур. – Әле полк тарихында бер яшь солдатны да гауптвахтага япмадылар. Җитмәсә, тегеләре дә алырга атлыгып тормый.

– Нигә? – дим, аптырап.

– Чөнки, яшь солдат кичига эләксә аннан исән чыкмаячак – мариманнар үтерәчәк. (Ул сиңа «бабайчылык» хөкем сөргән «Элемтә үзәге» генә түгел). 30-40 тоткын матрос арасында иң «текә» «бабайга»да бик авырга туры килә – анда безнекеләрне кешегә дә санамыйлар. (Нигә дигәндә, гауптвахта аларныкы, ятучыларының да туксан проценты диңгезчеләр. Җитмәсә, моряклар, үзең беләсең, өчәр ел хезмәт итә). Ә «өрәк»ләр – мариманнар өчен бер бөҗәк кенә. Үз биләмәсеннән «яшь» «итекләрнең» тере чыкмаячагын гауптвахта начальнигы да белә һәм ябарга атлыгып тормый. Чөнки үлгән солдат өчен аңа аңлатма бирергә туры киләчәк бит.

Фурман сүзләреннән соң бераз тынычлангандай булам. Тик, шулай да, күңелемне «песиләр тырный». Ә япсалар?

Сәгать унда «дембельләрне» озатырга штаб каршындагы плацка җыелабыз. Иң гаҗәбе – хәерле юл теләргә һәм җылы сүз әйтергә штабтан офицерларның ник берсе чыгып карасын?

Витман Антон вә Харов Игнат белән кул биреп саубуллашам, ә Логинов белән Максимов мине кочаклап ук алалар. (Олег, сүз арасында, ротадагы яңалыклар турында хат язарга кушарга да онытмый).

Ә бүтән «дембельләр» белән саубуллашып торуны кирәк санамыйм. (Алар өчен мин, башка призывдашларым кебек үк, бары бер бөҗәк кенә булдым ич. Дөресен әйткәндә, безне – «яшьләрне» кешегә дә санамадылар ласа). Хәзер килеп аларга хәерле юл, якты киләчәк теләп ничек кул бирмәк кирәк?!

Ротадашларым да кайтып китәсе солдатлар белән мәш киләләр – кочаклашалар, адреслар алышалар, куллар кысышалар, әйтелмәгән сүзләрен әйтеп бетәргә тырышалар. Читтән караганда, әйтерсең, иң якын кешеләрен озаталар.

Менә «дембельләрнең» берсе гитара чиертеп җибәрә һәм, шуны гына көтеп торганнар диярсең, алар көтүләре белән КПП ягына юнәлә. Моны күргәч күңелем әллә нишләп китә, күзләрем элпәләнә, богазыма төер тыгыла. Эх, минем дә алар кебек хезмәтемне тутырып өемә кайтып китәр көннәрем булырмы?

Ә минем өчен иң кыены – Олегсыз – үземнең терәксез калуым иде. Логиновның якташым икәнен, аның җил-давыллардан саклавын бар рота белә булса кирәк. Ә хәзер «дембельләр» кайтып китү белән иң «текәләр» булып бүтәннәр – ягъни, «яз 88» призывы торып кала. Һәм алар Куйбышев егетенең үчен миннән чыгармас дип кем гарантия бирә ала? (Моңа кадәр үк: «Якташың кайтып кына китсен», – дип янаучылар булды ласа. Бүтәннәрен әйткән дә юк, хәтта теге чакны өч үзбәк белән сугышканнан соң үз призывташым Пардаев та бу сүзләрне йөземә бәреп әйтте ич).

Үзем белән бер вакытта армиягә алынган «өрекләрдән» курыкмасам да, бүтәннәренең үчен һичшиксез чыгарачакларын һәм юкка да әледән-әле каныгып торачакларын күңелем белән сизеп торам. Әмма мин элекке Габдулла да, һәм, хәтта, «өрәк» тә түгелмен. Аларның берсе дә миннән идән дә юдыра, бүтән «яшьләр» эшләрен дә башкарттыра алмас. (Һәм, үтерсәләр дә, мин моңа бармаячакмын). Иманым камил, дошманнарым, шулай ук, бик нык теләсәләр дә, миннән «чмо» да ясый алмаячаклар. «Өрәк» чагымда сынмаганны, «помазок» Габдулланы бөгә алмаслар әле. Каныгырлар, каныгырлар да, эш чыкмагач бер туктарлар.

Дембельләр кайтып китү сәбәпле ротада да зур үзгәрешләр булды. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, армиягә 1986нчы елның язында чакырылган солдатларыбыз «Элемтә үзәгенең» иң зур призывы булып калды. (Хәзер аларның исемнәре дә «бабайлар»). Безнең каннарыбызны эчүче «помазокларыбыз» «фазанга» әверелде. Ә без, үз чиратыбызда, алар урынына калабыз. (Юкса, күп иптәшләребез һаман күн каеш алалмаса да. Әмма ансыз 100 процентлы «помазок» та булалмыйлар әле). Ә «өрәкләр», алла боерса, бүген киләчәкләр!

Яшьләрне көтә-көтә үземнең эш урынымда китап укып утыра идем, телефонистка Колосова миңа телефон трубкасын алырга кушты.

– Әйе, – дидем, билгесез әңгәмәдәшемә.

– Бу генерал Вафинмы?

– Әйе, генерал Вафин, – дим, берәр солдат шаяртадыр дип уйлап.

Әмма үземнең ялгышканымны тегенең мине сүгә башлагач кына аңладым. Һәм, шунда гына, тавыш иясенең рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары Сергей Минченко икәнен танып алам.

– Иптәш өлкән лейтенант, – дим, – һәр солдат генерал булырга хыяллана. (Шул исәптән, мин дә). Ошбу сәбәпле, үземне, ялгыш, генералмын дип хис итеп ташлаганмын.

– Ай-һай, Вафин, мин синнән генерал чыгуына шикләнәм. Бүгенгә сине гауптвахта көтә. Шул сәбәпле, сәгать дүрттә казармада штык кебек бул!

Мин бүре булсам – моны ишеткәч улап җибәрәр идем. Кеше исемен йөртү сәбәпле, тешемне кысып түзәргә, кайгымны тышка чыгармаска гына кала.

Надежда Митрофановна янә телефонны алырга куша. «Рядовой Вафин тыңлый», – дим, тагын Минченко чылтыратадыр дип уйлап.

– Сөенче, – дип кычкырып җибәрә теге яктан призывташым – таҗик Сираҗетдин Абдураимов, – бүген синең белән гауптвахтага барабыз!

«Ахмак», – дип уйлап куям, күңелемнән генә, «тапкан сөенер нәрсә». Әмма иптәшемне үпкәләтмәс өчен бу сүзләрне йөзенә бәреп әйтмим, ә бары телефонны гына куям. Бераздан призывташым: «Әйдә, рота сине көтә», – дип үзе дә килеп җитә. Ә казармага кайтасым һич кенә дә килми, әйтерсең, аякларыма берәр потлы ташлар такканнар. Менә, коридорга керәбез һәм автомат аскан дистәгә якын ротадашымны күреп авызымны ачып катып калам. «Алар да безнең белән «кичига» баралар», – диде Сираҗетдин сөенеп.

Нәрсә, икебезгә шул хәтлек сакмы? Без үтә дә куркыныч рецидивистлар түгел ич!

Шулчак кече сержант Синдаров: «Ак колак», син һаман әле корал алмадыңмени», – дип, «Калашников»ының приклады белән аркама тартты.

– Автомат? Ә нигә миңа автомат? – дим, исем китеп.

– Гауптвахтага каравылга барасың ич, – ди ул, ачуы килеп.

– Бәй, мине губага утыртмыйлармыни?

– Сине кем гауптвахтага утыртсын? Нарядка барасың дип әйттем бит инде!

Моны ишеткәч сөенечемнән барча ротадашларымны гына түгел, ә Синдаровның үзен дә кочаклап алырга әзер идем. Хәтта, шул ук секунд эчендә, аркама приклад төшкән урын да авыртудан туктады.

Менә без – бер кече сержант һәм тугыз солдат поселок буйлап гауптвахтага каравылга китеп барабыз. Янәшәбездән озын буйлы капитан Баранаускас атлый.

– Нигә сөенәсең? – дип сорый шулчак «фазан» Похомов миннән.

– Бәй, кичига каравылга барам ич.

– Тапкансың куаныр нәрсә.

– Бәй, мин бит башта утыртырга алып баралар дип уйлаган идем.

Моны ишеткәч «фазан» башын селкеп куя. Хәзер мин аның үзенә сораулар яудырырга керешәм:

–Ә гауптвахтада каравылда ничек? Кыенмы?

– Наряд – наряд инде ул, әгәр юньле әйбер булса аны бүтәнчә атарлар иде. Мәсәлән, кызлар яки ашау дип.

– Каравылда тору барыбер гауптвахтада яту түгел инде ул, – дип нәтиҗә ясыйм һәм Похомовка чираттагы соравымны бирәм:

– Ә икенче пост нәрсә ул?

– «Өрәкләр» урыны.

– Ә беренчесе?

– Каланча башында сакта тору.

– Ә «выводнойлар»?

– Алар гауптвахтада ятучыларны саклап эшкә йөртүчеләр. Тик, өметләнмә дә, анда бары ,.кабаннарны» гына куялар.

– Ә икенче пост нигә начар?

– Баргач күрерсең, – ди ул, көлеп.

– Ә икенче постта сакта кайда торасың?

– Гауптвахта эчендә.

– Гауптвахта эчендә?!

– Курыкма – коридорында. Ә тоткыннар – камераларда. Аларның ишекләре дә бикле. Һәрберсендә ат башы хәтлек йозак.

– Анда җылымы соң? – дип сорыйм, төнге салкыннарны уйлап.

– Тәмугтагы кебек кайнар.

 «Эй, хәчтерүш, – дип уйлап куям, – әйтерсең тәмугны күргәнең бар».

 Шулчак Баран (ягъни, капитан Баранаускас): «Сузылмаска!»– дип кычкырып җибәрә һәм без сөйләшүдән туктыйбыз.

 Менә, бераздан, поселок та артта кала. Янә 2-3 чакрым ара үткәч алда диңгез белән кыя арасына салынган шыксыз гына бина төсмерләнә башлый. (Иптәшләрем әйтүенә караганда, гауптвахта дигәннәре шушы була икән). Ә 2-3 минуттан аның янына ук килеп җитәбез һәм биек тимер капканы ачып безне эчкә уздыралар.

Гауптвахта начальнигы – усаллыгы йөзенә чыккан Гавриляк фамилияле җирән чәчле, кечкенә буйлы вә сипкелле мичман (монысы мариманнарның прапорщигы була икән) безне тезеп куеп инструктаж үткәрергә керешә – 2-3 солдаттан каравылчы бурычларын сөйләттереп карый, ә азактан: «Тоткыннар белән аралашу катгый тыела! Күрсәк – шундук нарядтан бушатачакбыз һәм үзен биш тәүлеккә камерага ябачакбыз», – дип зәһәрен чәчәргә дә онытмый.

Мине кичке сәгать унда капитан Баранаускас гауптвахта коридорына алып керә һәм Сираҗетдин Абдураимов урынына сакка куя. (Иптәшем чыгып барышлай: «Уф, чак җанымны алмадылар, малай. Моны тәмуг тек тәмуг дисәң дә ярый», – дип пышылдап алырга да онытмый). Берүзем торып калгач башымны сузып тирә-якны күзәтәм. Галәмәт озын коридор. Шушында ук дистәдән артык камера. (Мичман Гавриляк әйтүенә караганда, аларда 37 матрос, ике солдат һәм бер мичман утырырга тиеш. Тик, шулаймы, түгелме икәнен өзеп кенә әйтә алмыйм. Чөнки, ишекләре бикле, ә кечкенә «тәрәзәчекләрдән» камера эчләре юньләп күренерлек түгел). «Камбуз», – дип язылган бүлмә дә бар. Ишекләр ныклы тимердән, һәрберсендә алабай хәтлек йозак. Тоткыннар чыгарга теләп эчке яктан бүрәнә белән бәрсәләр дә бирешерлек түгелләр. Шулай булгач, призывташым Сираҗетдин Абдураимовның котын нәрсә алды соң?

«Солдат», – дип дәшүләреннән сискәнеп китәм. Тирә-якка карыйм – җан әсәре дә юк. Бераздан тавыш янә кабатлана. Бәй, миңа янәшәдәге камерадан эндәшәләр ич.

– Нәрсә кирәк? – дим, якын ук килеп.

Теге яктан миңа бер күз карап-карап торды да, ул йомылып алды. (Әллә үзенчә күз кысуы булды инде, монысын, тәки, аңламадым, малай).

– Солдат, син тумышың белән кайсы яктан?

– Башкортстаннан.

– Милләтең башкортмы?

– Юк, татар.

– Ә исемең?

– Габдулла.

– Менә, нәрсә, Абдулла, кыен булмаса, шушы сигаретны алтынчы камерага илтеп бир әле, – дип «күз» ишек тишегеннән тәмәке сузды. Әйбәт итеп сорагач сүзен екмыйм инде – йомышын үтим. Ә алтынчы камерадан «Комсомольская правда» гәзитен бирделәр. Ниндидер Серегага тапшырыр өчен. Анысы, үз чиратында, «Бишенче камерага илт», – дип бер кружка чефир тоттырды. Ә тегеннән бер кап шырпы...

«Бер-ике йомышларын үтим дә, боларның эшләре бетә инде», – дип уйлап бик нык ялгышканмын икән – камералар арасындагы алыш-биреш базардагы кебек кызды гына. Энә, китап-журналлар, җеп, уен кәртләре, ачкычлар, тельняшка, калак, тоз, тимерчыбык, пружина кисәге, ике прәнник, куертылган сөт, чәй һәм, хәтта, ярты кружка кесәл – боларның берсе дә калмады. Өч минут йөрим – туктарга да уйламыйлар. Ара-тирә: «Итек, тизрәк!» – дип кычкырып та алалар. Ачуым кабарды. Җитмәсә, сорамыйлар да бит ичмасам, ә боералар, исем өчен рәхмәтен дә әйтмиләр. Мин аларның яшь солдатлары түгел, шулай булгач, сүзләрен үтәргә дә тиеш түгелмен. («Бабайчылык» законнары да шулай куша). Һәм бу матрослар миңа карата бер этлек тә кыла алмаячаклар. Чөнки, абзагыз мариман түгел, ә үзләре әйтмешли – «итек». Җитмәсә, чыккач үчен кайтарыр дияр идең, әлеге мәлдә гауптвахтада ротабызның бер «кабаны» да утырмый.

Борылдым да үз урыныма барып бастым. Баштагы мәлне мариманнар аңламый тордылар, ә эшнең асылына төшенгәч, әйтерсең, җир тетрәргә тотындымыни – бар гауптвахта дөнья йөзендәге иң пычрак сүзләр белән мине сүгәргә кереште. «Хайван, «чмо», үләт, «итек», мөртәт, ... җирбит», – дип акыруларымы, үтерү, буу, асу, көчләү, кирәкне бирү, поселокта тоту белән янауларымы, газизләрдән-газиз әти-әнием, әби – бабаларым, туганнарым вә сөйгән кызым өстенә пычрак яудыруларымы – боларның берсе дә калмады.

Ә алар туктарга һич кенә дә уйламыйлар. Хәтта, колак пәрдәләрем шартлый дип торам. Җитмәсә, гауптватада юньле кеше утырмый, җыен хулиган вә бандит. Телләре дә үзләре кебек шакшы.

– Габдулла, җаным, түз генә. Чөнки, моның ахыры булырга тиештер ич!

Шушы минутта әби-бабаларым үзләренең каберләрендә әйләнеп ятканнардыр, әти-әнием йокыларыннан саташып уянганнардыр. Ә бары мин генә эчемнән шартлар дәрәҗәгә җитешүемә карамастан берни булмагандай битараф йөз чыгарып басып торуымны беләм.

Биш-ун минуттан матросларның әллә телләре арыдымы, әллә сүз байлыклары беттеме, әллә мине болай гына җиңә алмаячакларын аңладылармы – авызларына су капкандай туктап калдылар. Бары иң шәп берәүләре генә моңардан соң да ачы тавыш белән бик озак акыруын белде. Тик, анысы, минем өчен чүп кенә. Ягъни, икенче төрле әйткәндә – песнәккә борчак ату белән бер.

Менә, ниһаять, иң соңгы мариман да теле богазына аркылы килүдәнме туктап кала һәм мичман Гавриляк «патшалыгында» үле тынлык урнаша. Эш юк, автоматымны кочаклыйм да, җылы торбага менеп утырам. Шундый чакта нишлим инде? Әлбәттә, хыял диңгезенә чумам.

Менә армиядән кайтып авылда бер кич куну белән Шаранга Раушания янына китәм. Кулымда Бәләбәйдә үк алынган роза чәчәкләре. Ике ел вакыт үтте бит, таныр микән? Ни дәрәҗәдә шатланып каршы алыр? Кочакка ук ташланырмы? Үптерерме? Бәлки, үзе үк битемнән әп итәр?

Ярты көннән соң Шаранда булам. Менә сөйгәнемнең телефон номерын җыям.

– Алло, – ди, теге яктан ягымлы гына хатын -кыз тавышы. Бу әнисеме, үземе, әллә сеңлесе Фәйрүзәме?

– Исәнмесез, – дим, очып чыгардай типкән йөрәгемне чак тыеп.

– Исәнмесез, – ди теге яктан серле тавыш.

– Миңа Раушания кирәк иде.

– Тыңлыйм.

– Таныдыгызмы?

– Әйе, – ди ул бераз югалып торганнан соң.

– Кем?

– Габдулла. Габдулла, сез каян? Армиядәнме? – ди ул, берчә шатланып, берчә дулкынланып.

– Юк.

– Уфаданмы?

– Уфадан да түгел.

– Алай булгач Бәләбәйдән, – ди сөйгәнем кош тоткандай куанып.

– Юк.

– Әллә Мәтәүбаштанмы?

– Юк. Каян икәнемне әйтмим, монысы әлегә сер булып торсын. Сез ярты сәгатьтән урамга чыга аласызмы?

– Әйе, – ди ул сөенеп.

– Алайса, хәзер кош булып очып кайтам да, өегез янына кунам. Анда берәр карга утырса – ул мин булырмын.

– Алай шаяртмагыз инде, сез каян?

– Ярты сәгатьтән көтәм.

– Ярә, – ди ул, үзен күрмәсәм дә елмаеп.

– Сезгә берәр песнәкме, чәүкәме, яки саесканмы каныкса һич кенә гаҗәпләнмәгез. Чөнки, ул мин булырмын.

– Ярә, – ди Раушания көлеп. Аннан моңсуланып: «Сез каян? Ярты сәгатьтән дип шаяртмадыгызмы?» – ди.

– Ярты сәгатьтән чыгыгыз. Мин көтәм.

– Ярә, – ди дә, аның тавышын телефон гүләве күмеп китә.

Бишләп минуттан Гагарин урамында булам. (Телефоннан чылтыратканчы ук өйләрен табып куйган гына түгел, ә үзе дә күренмәсме дип тирә-якны да күзәткән идем). Менә, күп тә үтми, ишектән дөнья йөзенең иң чибәр кызы – кояштай балкып минем Раушаниям килеп чыга. Аны күргәч хәтта күзләрем камашып китә. Әллә ул ике ел эчендә тагын да гүзәлләнеп киткән инде?

Илаһи матурлык белән сокланудан аяк балтырларым калтырарга керешә, авыз эчләрем кибә, йөрәгем дә чабышкы атларыныкы кебек ярсып тибәргә керешә. Сөйгәнемә таба берничә адым атлыйм да, Бәләбәй базары каршында тәүге очрашкандагы кебек, туктап калам. Йөзеннән үк күрәм: сагынган һәм көткән! Ә солдат өчен моңардан да зурырак сөенеч бармы?! Янә берничә адым ясыйм да, барча батырлыгымны җыеп Раушаниямны кочаклап алам һәм үбәргә дип битенә үреләм.

Шулчак күңелем белән ниндидер хәрәкәт тоеп алам. Күзләремне зур итеп ачып әйбәтләп карасам – кайсыдыр камераның ашарга бирә торган тәрәзәчегеннән бер кул чыккан да, йозак тишегендә чокчына. «Әллә барып приклад белән сугыйм микән?» – дип уйлап бетәргә дә өлгермим, ишек ачылып китә дә, мариманнар атылып килеп чыга. Каһәрең, кадетлар бер патрон да бирмәделәр, ә яланкул сугышырга мин Брюс Ли түгел. Шул сәбәпле бердәнбер юл – исән чакта үземә сыпыртырга кала. Мин шулай эшлим дә. Матрослар килә башлау белән тышка чыгып чабам һәм уктай атылып каравыл башлыгы бүлмәсенә барып керәм. «Тоткыннар кача», – дим, сулуым кабып. Капитан яткан җиреннән сикереп тора да, чабуына ут капкан кешедәй гауптвахтага җилдерә. (Ә мин аның артыннан теркелдим). Барып керсәк, кешегә сөйләсәң кеше ышанмас – барча ишекләр ачылып беткән, матрослар, берни булмагандай, камерадан камерага кунакка йөрешеп яталар. Баранаускас кычкыра башлау белән безне битләрен сакал-мыек басып беткән кырыкка якын мариман ә дигәнче сырып та ала. Күзләрендә иман әсәре дә юк. Һәм тамчы да курыкмыйлар. Әнә, ничек итеп каравыл башлыгы белән талашалар, яныйлар вә куркыталар.

Йә, Хода, бу безнең иң соңгы минутларыбыз микәнни? (Әнә, өлкән лейтенант Минченко сәясәт сәгатьләрендә әледән-әле тоткыннарның сакчыларны үтереп качулары турында сөйли торган иде ич). Һәм нинди үкенечле үлем!

Ә Петруха дигәннәре бигрәк тә шәбәя – капитанны якасыннан эләктереп ала һәм иптәшләренә кадетның чалбарын салдырырга куша. Баранаускас та югалып калмый, кобурасыннан пистолетын тартып чыгара да, тоткынның маңгаена тери. (Ә үзенең куллары калтырап тора). Һәм бер мизгелгә гауптвахта эчендә үле тынлык урнаша. Аннан мариманнар теләр-теләмәс кенә камераларына тарала башлый. Иң соңгы булып Петруха кузгала.

Капитан Баранаускас камераларны бикли дә, уяу булырга кушып чыгып китә. Янә япа-ялгызым гауптвахта коридорында ятим бала төсле торып калам. Бу юлы Раушаниякайлы хыял диңгезенә чуммыйм, бер авызың пешсә суыкны да өреп кабасың дигәндәй, бар дикъкатем камера ишекләрендә. Әллә мариманнар йөреп туйган булалар – бүтән йозак тишегендә чокчынучы күренми.

Вакытым җиткәч мине призывташым Володя Бреславский алыштыра. Хәзер ике сәгать каравыл бүлмәсендә утырып торсам да, аннан, шул тиклем үк, йоклап алсам да була. Чөнки, «Устав» китабында да шулай кушылган. Каравылда торучы солдатның тәүлеге икешәр сәгать саен үзгәрә. Сакта тору, каравыл бүлмәсендә утыру, йоклау, сакта тору, каравыл бүлмәсендә утыру, йоклау... Шулай 24 сәгать буенча.

Менә тагын автоматымны кочаклап гауптвахта коридорындагы торба өстендә «арт шәрифләремне» җылытып утырам. Җиде төн уртасы булгач бар дөнья мәрткә киткән төсле. Бары үзләренең «люксларында» мариманнар гына ара-тирә борын сызгыртып, я хырлап алалар. Тик, шуңа да карамастан, уяу булырга кирәк. Чөнки, төн качарга уйлаучы тоткыннарның иң яраткан вакыты.

Ә каравылга басуымның өченчесе иртәнгә сәгатьләргә туры килә. Таң әтәчләре дә кычкырмый бит, тик, шуңа да карамастан, бар гауптвахта уяна, чыдасаң – чыда, чыдамасаң – юк, тоткыннар: «Бәдрәфкә чыгасыбыз килә», – дип ачы тавышлар белән акырырга керешәләр. Әллә чынлап кысталганнар, әллә юри кыланалар, һич кенә дә аңларлык түгел.

Берни эшләр әмәлем юк, каравыл башлыгы бүлмәсенә йөгереп кереп бу турыда капитан Баранаускаска хәбәр итәм. Офицер мине гауптвахтаның ишек төбендә калдыра да, үзе эчкә үтеп тәүге камераны ачып җибәрә. Битләрен сакал-мыек баскан дүрт мариман йөгереп чыгалар да, җилкәмдә асылынып торган автоматыма ябешәләр. Йә, Хода, солдат өчен коралыннан колак кагудан да куркынычрак җинаять бармы?! (Ә сакта торганда югалтсаң – икеләтә гаеплесең.) Моның өчен мине төрмә көтә. Һәм берничек тә акланырмын димә.

Шуңа күрә үлгәндә дә коралымны кулымнан ычкындырмаска кирәк. Алар автоматымны тарта, ә мин, җан ачысы белән, бирмәскә тырышам. Кулдан ычкындырсам – эшләр харап. Җитмәсә, көчләр дә тигез түгел. Үгездәй таза дүрт мариманга каршы торып кара. Битемнән шабырдап тирләр тама. Калганын әйтеп торасы да юк.

Капитан сизенепме, әллә озак йөрүләреннән шикләнепме ишекне ачып карый. Матрослар офицерны күргәч автоматымны җибәрәләр дә, көлешә-көлешә (шунда гына аларның шаяртуларын аңладым) торып чабалар һәм гомик әрмәннәр шикелле бер кешелек бәдрәфкә кереп бикләнәләр.

Хәзер инде Баранаускас мине үзеннән калдырмый. Колын шикелле капитанга ияреп йөрим. Янәшәмдә офицер булгач мариманнар да артык каныкмыйлар.

Көндез тоткыннарны тезеп, сак белән эшкә алып китәләр. (Бары бер кешелек камераларда утыручы иң куркынычлары гына торып кала).

Ә кич якынлашкан саен күңелемне кортлар ныграк кимерергә керешә. Наряд беткәч Туркин боерыгы буенча гауптвахтада калдырсалар? Матрослар янына күп кешелек камерага япсалар ул юньсезләр һичшиксез барча янауларын тормышка ашырачаклар һәм миңа аннан исән чыгу юлы юк. Ә яшисем бик нык килә иде. Һәм беркем дә миңа мондый үлем өчен герой исеме бирмәячәк. «Җинаятьчеләр үзләренең әшнәләренең башына җиткәннәр», – дип кенә җиффәрәчәкләр.

Менә, ниһаять, безне алыштырырга мариманнар каравылы килә. Нарядны аларга тапшырабыз һәм сафка тезелеп кайтырга чыгабыз. Ә иң сөенгәне мин идем. Чөнки, гауптвахтага япмадылар ич. Бүгенгә казармада үземнең мендәремне кочаклап йоклаячакмын. Ә иртәгәсе өчен ишәк кайгырсын.

Полк ихатасына кайтып керүебез була, «чыбыксыз телефон» ротабызга яшьләр килүе турындагы хәбәрне китереп җиткерә. Тик миңа казармага кайтып аларны үз күзләрем белән күрү насыйп булмый – Шквыра телефон станциясенә чакыртып ала. Бу адәм баласының ярты гомерен кыскартырлык каравылда булды дип тормыйлар, кизүгә куялар һәм мин язмышыма буйсынып коммутатор артына кереп утырам. Тик, алай дисәң, монысы гауптвахтадан соң курорт кына.

Мин төнге уникеләрдә казармага кайтканда бар рота йоклый иде. (Шул исәптән, яңа килгән «өрәкләр» дә). Ә икенче көнне иртән янә коммутатор артына утыртып куялар. Һәм күңелем, хәрби хезмәткә алынганнан бирле тәү тапкыр, казармага кайтырга ашкына башлый. Чөнки, күзләрем белән үзебезнең алмашны – яңа килгән солдатларны үтереп-үтереп күрәсем килә. Җитмәсә, әледән-әле призывташларым телефоннан чылтыратып, ничек итеп яшьләр белән алышулары вә тегеләрдән эшләр эшләтүләре турында сөйләп торалар. Шул сәбәпле, кызыкмаган җиреңнән кызыгырсың. Эх, «помазок» буларак күн каеш тагып «өрәкләр» яныннан башны югары күтәреп үтеп китүләре үзе ни торадыр.

Мине коммутатор артында Валентина Николаевна алыштыргач, менә, ниһаять, канатланып казармага кайтып китәм. Шуны гына көтеп торган диярсең, ишекне ачып йонлач уң аягымны атлавым була – бар дөньяны яңгыратып сирена гүләргә керешә. Үзе туктарга да уйламый. Әйтерсең, дию пәриенең койрыгына «К-700» тракторы белән менгәннәрмени – улый да улый. Димәк, хәрби әзерлек кенә түгел, ә чып-чын тревога.

Анысы белән дә безне аптыратырлык түгел. Якында гына ил чиге бит. Милитаристик Япония – кул сузымында гына. Чындырмы, ялгандырмы, аларның иң якын утраулары безгә 97 чакрым гына диләр. (Бу бит Бәләбәй белән Уфа арасының ярты юлы гына).

Ә японнар илендә бөтенләй бүтән тормыштыр. Анда гейшалар, самурайлар, каратистлар һәм чәчәк атучы сакуралар. Хәтта, бу турыда әсәр язарлык. Менә, фабуласын да уйлап таптым. Бер самурай сакэ эчеп батыраеп алгач гейшалар янына китә. Ә тар гына күпердә аңа сакура чәчәкләре күтәргән каратист очрый.

Әйе, бөтенләй яп-ят дөнья. Әнә, шигырьләрен дә аңларлык түгел. Исемнәре дә – танка. (Ә бездә күңелгә вә колакка ягымлы газәлләр, бәетләр, робагыйлар, мәдхияләр вә мәрсияләр).

Кытай да янәшәдә генә. Анысы социалистик ил дип аталса да, барыбер ышанычлы дус түгел. Күршеләребез – Ерак Көнчыгышыбызга кызыга. Басып алырлар иде – бездән (шул исәптән миннән дә) куркалар.

Дошман очкычлары әледән-әле ил чигенә якынлаша, кайбер очракта, үтеп тә керә. (Моны безгә локаторларыбыз хәбәр итә). Һәм бар рота КПга чаба.

Ә чит ил кораблары безнең территориаль суларга үтеп керсә – мариманнарда тревога. Уен эшмени – андый очракта да без тик ятмыйбыз – командирларыбыз хәрби әзерлек игълан итә.

Кайбер чакны мәзәккәрәк тартым хәлләр дә булгалый. Дошманның билгесез очкычы ил чиген үтеп керә. (Моны, югарыда әйтеп үтүемчә, локаторларыбыз күрсәтә). Барчабызга да тревога игълан ителә. Хәрби истребительләребез һавага күтәрелгәч кенә мәсьәлә ачыкланып ялгышлык билгеле була. Дошман очкычы дигәнебез каз, я үрдәк көтүе булып чыга.

Ә сугыш башланса (мондый очракны да күз уңаеннан ычкындырмыйбыз, чөнки, халыкара хәл бик катлаулы), Тимофеевка поселогында урнашкан хәрби частьләр ярга төшерелгән дошман десантын сәгать ярым тоткарлап торырга тиеш. Әйе, сәгать ярым! Бу, бер карасаң, әз, бер карасаң – күп. Безнең әзерлек белән ничек инде дошман армиясен 90 минут тоткарламак кирәк?! Әмма, нинди генә шәп сугышкан очракта да, без бары сәгать ярымлык кына. Аннан – юкка чыгачакбыз. Шул арада, тылдагы частьлар әзер булырга һәм дошманнан безнең үчне алырга тиешләр. Әйе, сугыш чыга-нитә калса исән калуыбыз бик шикле.

Сирена гүләүдән туктарга да өлгерми, без инде сафта басып торабыз. Рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары өлкән лейтенант Минченко һәммәбезне дә күздән кичергәч: «Хәрби тревога! Барчагыз да КПга менәсез. Дневальный булып рядовой Вафин белән рядовой Хәлилов кала. Ә хәзер противогаз-автоматларыгызны алырга», – дип кычкырып җибәрә. Моны ишеткәч җен ачуларым чыга. Нинди тигезсезлек – кичә кенә каравылдан кайттым ич. Моны Минченконың үзенә әйтү файдасыз, барыбер берни үзгәрмәячәк. Яра, язмыштан узмыш юктыр. Дневальный, тек, дневальный. Шәймәрданов, Дударев, Штабрат, Конищев, Смирнов, яки Князев кебек яхшы «фазаннар» белән эләксәң шәп булыр иде дә ул. (Ә үз призывыңны әйткән дә юк). Тик берни эшләр әмәлем юк. Мин бит сайланырга кияүгә чыгучы кыз түгел. Ярә, чегән Хәлилов белән дә, моңарчы үлмәгәнне, бу юлы да чыдармын әле.

Рота киенә башлагач ике «өрәкнең» шинеле югалганы билгеле була. (Югалу – офицерлар өчен генә. Бу киемнәр әллә кайчан КПдадыр инде). Шулай итеп, «кабаннар» өйләренә киеп кайтырга шинельләр әзерли. Мескен «өрәкләр» үз киемнәрен табалмаячаклар. (Тапкан очракта да кире алалмаячаклар). Ә моңа офицерларның артык исләре дә китми. Чөнки, төкерделәр алар мескен «өрәкнең» киеменә.

Капитан Баранаускас бу ике яшь солдатны да, КПда кирәк булмагангамы, әллә өшетеп харап итәргә теләмәүдәнме казармада калдыра. Ә монысы өчен мин шат кына. Чөнки, ерткыч Роман да миңа түгел, ә аларга каныгыр.

Рота шайтан өере кебек дөбер-шатыр килеп казармадан чыгып китә. Ике «өрәк», ни сөенергә, ни көенергә белмичә, бина уртасында басып кала. Чегән Ленин бүлмәсенә телевизор карарга кереп китә. Мин, Романга караганда яшьрәк призыв булу сәбәпле, дневальный тумбочкасы янына барып басам. Һәм казармада сугыш алдыннан була торган үле тынлык урнаша.

Рядовой Хәлилов безнең ротага мин телефон станциясендә хезмәт итә башлагач кына килде. Башта, әлбәттә, аны үзебезнең призывныкы дип уйлаган идек, ә ул ярты елга зуррак булып чыкты. Әллә «учебкада» озак яткан, әллә бүтән частьта хезмәт иткән – монысын тәки ачыклый алмадым, малай. (Үзен бу турыда сөйләндереп каравым да нәтиҗә бирмәде – чегән эндәшмәүне хуп күрде). Бүтән частьтан күчергәннәр дияр идең – зонадагы кебек артыннан телдән кыскача гына характеристикасы килер иде. Учебкадан дияр идең – өйрәнгән һөнәре юк.

Хәлиловны башта йөзенә карап татардыр дип уйлаган идем. (Җитмәсә, фамилиясе дә безнеке). Милләтен сорагач кына чегән булуы ачыкланды. (Һәм моны ул зур горурлык белән әйтте). «Чегәннәр бит армиягә алынмыйлар», – дигәч, «Минем әти-әнием Хабаровск шәһәрендә заводта эшли, без күчмә чегәннәр түгел», – дип җавап кайтарган иде.

Берәр атна тыныч кына тирә-якны күзәтеп йөргәннән соң безнең призывка кычкыра башлады бу. Ә үзе, шул арада, Хайрулла белән дуслашып та алды. Белә кем белән әшнәләшергә. Чегәннең башы шәп эшли икән.

Ә бераздан яшьләргә бик нык каныгырга кереште. Үзе артык нык кыйнамый да, тамак ертып акыра гына. Әмма, шуңа да карамастан, әллә ачы итеп кычкыруыннан, әллә Хайруллаев Хайрулла белән дус булуыннан, әллә үзен каратист дип атавыннан аңардан күпләр курка башлады. Миңа да каныгырга гына тора бу. Әйтерсең, үгезгә кызыл чүпрәк күрсәтәләр.

Менә шушы чегән Ленин бүлмәсеннән чыкты да, шинельләреннән колак каккан ике яшь «өрәк» янына килеп нәрсәдер аңлатырга кереште. Шулчак исемемне ишетеп калам һәм үзем турында ни сөйләгәнен белергә теләп колакларымны торгызып алар «дулкынына» көйлим. Хәлилов «өрәкләргә»: «Хәзер дневальныйны чакырып китерәм һәм сез аны кыйныйсыз. Курыкмагыз, ул көчсез вә куркак. Ә сүземне тыңламасагыз – үзегезне бәреп үтерәм», – димәсенме. Менә сиңа мә! Чегән чегәнлеген итә.

Роман бар казарманы яңгыратып: «Габдулла, кил әле», – дип кычкырып җибәрә. Берни эшләр чарам юк, теләр-теләмәс кенә яннарына барам. Нишләргә? Судан ничек коры чыгарга? Шул арада яшьләрнең берсе уң ягыма, икенчесе артыма төшә дә, һөҗүм итәргә чамалап, әкрен генә якынлаша башлыйлар. Чегән Роман, игътибарымны читкә юнәлтү өчен минем белән юк-бар сөйләшкән була, ә үзе тегеләрне күзәтә. Хәзер, берәү әйтмешли, үтереш булачак.

Менә «утын пүләннәре» килеп җитеп миңа ябештеләр дигәндә генә, йодрыгымны йомарлап яшен тизлеге белән озын буйлы яшь үзбәк солдатының тын юлына сугам һәм ул, шул ук секундтта, көянтә кебек бөгелеп тә төшә. Әлбәттә, каршылык күрсәтүем яшьләр өчен көтелмәгән хәл иде. Шуңа да, кыскарак буйлы казахы борыла да, торып чаба.

Мин, киекне эзәрлекләүче аучы эте кебек, озын аякларым белән аны куа китәм. Әмма, озак чабарга туры килми, дала баласы туктый да, үзенең бирелүен белдереп, идәнгә сузылып ята. Янәшәсенә килеп басам. Куркуыннан казах дер-дер калтырарга керешә. Җиңелсә дә аны шул килеш калдырырга ярамый. Әле җәзасын алмаса, киләчәктә дә аның тавык мие эчкән башында миңа һөҗүм итү теләге уянырга мөмкин. Шул сәбәпле, якасыннан күтәреп торгызам да, үземнең ялтырап торган 41 размер күн итегем белән шаплатып күтенә тибәм һәм җиңүче кыяфәте чыгарып дневальный тумбочкасы янына китеп барам. (Ә «өрәк», куркуыннан идәндә ятып кала).

Боларны күргән чегәннең күзләре шар була. «Бәй, Вафин, син бит «өрәкләргә» сукмаячакмын дип әйткән идең ич», – ди ул, ни сөенергә, ни көенергә белмичә.

– Әйе, әйткән идем.

– Димәк, син безне алдагансың булып чыга?

– Юк, төп башына утыртмадым, ә бары кире уйладым.

– Вәт, Вафин, вәт елан, – дип көлеп җибәрә Хәлилов һәм борылып: «Боерыгымны җиренә җиткереп үтәмәгәнегез өчен кирәгегезне алыгыз», – дип теге ике азиатны кыйнарга керешә. Ә миңарда алар кайгысы түгел. Коридорга чыгам да, дневальный тумбочкасы өстенә менеп утырам.

Шулай итеп, чегәннең мине шәхес буларак юкка чыгаручы пычрак нияте тормышка ашмады. Әгәр дә яшьләр кыйнаганда йомшаклык күрсәтеп, Роман теләгәнчә маңкамны агызып тик торсам, яки «өрәкләр» белән сугышып та, алар тарафыннан җиңелсәм – бу мине зур афәтләргә дучар итәчәк иде. Чөнки, үз призывыннан һәм яшьрәкләрдән суктырып торган солдат бездә автоматик рәвештә «чмо»лар сафына күчә.

Әгәр берәр «өрәктән» кирәгеңне алсаң, моны шул ук мизгелдә иптәшләре дә белеп алачак һәм алар шакал көтүе кебек дәррәү сиңа ташланачак вә ә дигәнче ботарлап атачак. Бер сазга батсаң – сине үз призывың да яклашмаячак һәм тора-бара бар коллектив йөзеңә төкерәчәк. Менә шулай итеп «бабайчылык» үз законнарын үтәргә теләмәүчеләрдән кырыс итеп үчен чыгара. Я яшьләрне кыйныйсың, я алар үзләре сине изеп китә. Килеп туган хәлдән чыгуның бүтән юллары юк.

Бераздан Роман: «Габдулла, кил әле», – дип янә кызларныкы кебек чәрелдек тавышы белән кычкырып җибәрә. Уенда тагын берәр этлектер һәм шул сәбәпле бик сак булырга кирәк. Ашыкмыйча гына тупсаны атлап үтәм һәм тирә-якка күз салам.

«Өрәкләрнең» кыскасы идәнгә сузылып яткан да, аяк-кулларын болгый, үзләренчә нәрсәдер кычкырып та ала. (Читтән караганда, аны брейк бии диярсең). Ә озыны, сарык кебек, иптәшенә текәлгән. «Габдулла, бер-икене суккан идем, моңа әллә нәрсә булды», – диде чегән, казахка күрсәтеп. Ул, күрәсең, мине иелдереп, шул арада арт ягымнан озыныннан һөҗүм иттерергә телидер.

Алай дисәң, бу бер дә уенга охшамаган. (Авыздан күбекләр килгәнче кычкырыр өчен чын артист булырга кирәк ич). Әнә, күзләре дә акаеп чыгар дәрәҗәгә җитешкән. Иптәшенең дә йөзендә курку.

– Габдулла, нишлибез? Киңәш ит, син бит университет беткән кеше.

– Бетмәгән, ә ике генә курсын тәмамлаган.

– Син, барыбер, башлы кеше. Әйт инде, бу «өрәк» белән нишлик?

– Роман, мин бит медта укымадым, ә филфакта.

– Булса соң. Әйт инде, нишлик?

Хезмәттәшемнең йөзенә текәләм. Чегәннең чыраенда ерткычлыкның әсәре дә калмаган. Аның урынына, каушавы вә куркуы әллә каян күренеп тора.

Ротадашым миннән киңәш көтә. Шуңа да: «Милләттәшен табып китереп колагына үзләренчә сүз әйттереп карарга кирәк», – дип башыма килгән тәүге фикерне әйтәм. Роман, шул ук секундтта, озын «өрәкне» күрше КТУ ротасына берәр казах солдатын чакырырга йөгертә. (Тегесе, күп тә үтми, үзләре кебек кап-кара «өрек»не ияртеп тә килә). Чирле «өрәкнең» колагына казахча сүз әйттереп карау да нәтиҗә бирми – мескенкәй аяк-кулларын болгап кычкырып ятуын дәвам итә. Моны һушына китерү өчен су, салкын су кирәк дигән яңа фикергә киләм һәм бу «ачышымны» да Роман белән уртаклашам. Чегән озын «өрәкне» юыну бүлмәсенә чаптыра һәм бераздан тегесе мөлдерәмә тулы чиләкне күтәреп килеп тә җитә. Казахның йөзенә, башына һәм тәненә су сибүләрнең дә файдасы тими, ул күшеккән тавык кебек юешләнеп бетә, тик, шуңа да карамастан, һушына килергә уйлап та карамый. Аны шул килеш казарма уртасында яткырып булмый бит инде, кеше күзенә чалынмасын өчен эчтәрәк торган карават өстенә илтеп салабыз, егылып төшмәсен дип прәстинә белән бәйләп куябыз. Урын өстендә дә тынычланмый дала баласы. Аяк-куллары белән тыпырчына, саташып әллә нинди сүзләр кычкыра.

Мондый хәлгә тәү тапкыр таруым, кем белә, бәлки, үлеп китүе дә ихтималдыр һәм, шул сәбәпле, телефоннан санчастька чылтыратып: «Бер солдат авыр хәлдә, кичекмәстән килеп җитегез», – дип хәбәр итәм. Күп тә үтми, фельдшерлар «өрек» «өрәкне» носилкага салып алып та китәләр. Әмма, полк санчасте белән генә чикләнмиләр, хәле начар булу сәбәпле, «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртып, госпитальгә үк җибәрәләр.

Тревога беткәч хезмәттәшләребез казармага кайта. Ярты сәгать тә үтми – старшина прапорщик Милько тезелергә боера. Барчабыз сафка баскач рота командирыбыз капитан Калашниковның ачулы тавышы бөтен казарманы яңгырата:

– Бездә чираттагы зур ЧП. Рядовой Хәлилов белән рядовой Вафин ерткычларча яшь солдат рядовой Доненбаевны кыйнаганнар. Анысы, әлеге вакытта, үлем хәлендә госпитальдә ята.

– Иптәш капитан, – дип чәчрәп чыга Хәлилов, – мин Доненбаевка тырнак белән дә тимәдем.

– Тревога вакытында казармада дүрт солдат калды. (Шуларның икесе – яңа гына килгәннәр). Һәм яшь солдатларның берсе авыр хәлдә госпитальгә озатыла. Ни булды икән дип баш ватып уйланып торасы да юк. Чөнки, мин гомерем буе армиядә хезмәт итәм. Һәм моннан күпкә катлаулырак мәсьәләләрне дә чишкәнем бар. Җитмәсә, шуңа өстәп, психологлыкка укымасам да, ни булганын йөзләрегездән үк күреп торам.

Эх, Вафин, Вафин, кемнең, кемнең, ә синең җинаять юлына басуыңны мин көтмәгән идем. Юньле кеше чегәнгә иярә димени?! Мин сине тәү күрүемнән: «Бу яхшы егеттер», – дип уйлаган идем. Димәк, ялгышканмын булып чыгам.

Әмма, һәр нәрсәнең дә чиге була. Шул исәптән, минем чыдамлыгымның да. Булды, бүгеннән «Элемтә үзәгендә» тәртип урнаштыра башларга вакыт. Бүтәннәргә сабак булсын өчен, рядовой Хәлилов белән рядовой Вафинны дисбатка җибәрттерәчәкмен. Өлкән лейтенант Минченко, син бу икәүнең документларын әзерли башла, – диде дә Калашников, ротага таралырга әмер бирде.

Башыма күсәк белән суктылармыни. Күз алларым караңгыланып китә.

«Өрәклекне» исән-сау үткәрдем дигәндә генә зур афәткә юлык инде. (Моны, хәтта, иң явыз дошманыңа теләмәссең).

Барысына да шул юньсез чегән гаепле. Әгәр дә ул Доненбаевны ерткычларча кыйнамаса без бу бәлагә тарымас идек. (Мин казахка ныклап тимәдем дә ич. «Өрәкләр» үзләре һөҗүм итәргә маташмасалар хәтта кагылмас та идем).

Барчасын да түкми-чәчми командирыма сөйләп бирергә микәнни? Ул чагында дисбаттан котылачакмын, әмма, шул ук вакытта, офицерларга әләкләшкән өчен «чмолар» сафын тулыландырачакмын. (Безнең коллективта иптәшеңне «кадетларга» сату иң зур җинаять булып санала. Һәм мондый юлга баскан солдат иң каты җәзасын да ала).

Әгәр Хәлиловны офицерларга әләкләмәсәм – мине дисбат көтә. (Монысы чын төрмәгә караганда да күпкә куркынычрак). Җитмәсә, аннан чыккач, хезмәтеңне дә тутырттырып бетертәчәкләр.

Утыртсалар – университетымны да онытырга кала. Өлкән яшьтәге әти-әнием дә мин чыкканчы әллә яши, әллә юк. Раушания да үзенең киләчәген җинаятьче мөһере сугылган кеше белән бәйләргә теләмәс. (Яки, көтәр – көтәр дә, бүтәнгә кияүгә чыгар).

Әмма, шул ук вакытта, дөресен офицерларга сөйләп бирүемне дә башыма китерә алмыйм. Чөнки, «чмо» булуың төрмәгә ябылуга караганда мең тапкырга куркынычрак. Коллективтан йөзеңә төкерттереп мескен кол хәлендә җан асраганчы дисбатка утыруың күпкә яхшырак. Чөнки, «чмо» тормышы белән чагыштырганда, иң каты төрмәдә дә кеше булып калуың күпкә җиңелрәк.

Хәзер Хәлилов белән минем язмыш госпитальдә ятучы шушы «өрәк» белән бәйле. Тәүбә, тәүбә, әгәр Доненбаев үлеп китсә – безгә, кәм дигәндә, егерме ел чәпиячәкләр, ә терелсә – ике-өче белән генә чикләнәчәкбез.

Чегән көн дә госпитальгә чылтыратып казахның хәле белән кызыксынып тора. Тик яңалыклар гына безне куандырырлык түгел. Бер көн үтә –»өрәк» һушына килми. Ике көн үтә – «өрәк» һушына килми. Ә өченче тәүлек китте дигәндә – чегән йөгереп килә дә, мине кочаклап ала һәм әллә нәрсәләр кычкырынырга керешә. Шулчак: «Роман ычкына башлагандыр», – дигән фикергә киләм. Әйе, юньле хәл түгелдер бу – кайгыдан Хәлиловның «шөрепләре бушагандыр».

Шулчак чегәннең: «Котылдык», – дигән сүзен аңлап алам. Аптырап хезмәттәшемнең битенә текәләм. Хәлиловның шатлыгы йөзенә чыккан, авызы ерылган, күзләре дә элеккечә уйнаклап тора.

– Роман, аңлатып сөйлә әле, – дим, чегәннең кочагыннан чыгарга тырышып.

– Габдулла, сөен, без котылдык, безне дисбатка җибәрмәячәкләр.

– Ни өчен? – дим, аның сүзләренә ышанып бетмичә.

– Кичә дусың Сираҗетдин Абдураимовны да госпитальгә салганнар иде. Менә ул Доненбаев белән бер палатага эләккән.

– Шуннан? – дим, түземсезләнеп.

– Доненбаев һушына килү белән Абдураимов аңа: «Вафин белән Хәлиловны сатсаң – сине казармага кайткач үтерәчәкләр. Ә әләкләмәсәң –»кабан» булып рәхәттә яшәячәксең», – дигән.

Җитмәсә, госпиталь начальнигы – икенче ранг капитаны Доненбаевның якташы һәм милләттәше икән. Ул беренче көнне үк: «Кыерсытучыларын төрмәгә утыртмыйча калмыйм», – дигән булган.

«Өрәк» һушына килеп йөри башлагач госпиталь начальнигы аны үзе янына чакыртып ала һәм дөресен сөйләргә куша. Хезмәттәшебез икенче ранг капитанына күз дә йоммыйча: «Бик нык тревоганы күрәсем килгән иде, ә мине ияртмәделәр – казармада калдырдылар. Шул сәбәпле, чирем тотты», – дигән.

Димәк, Габдулла, бу афәттән котылдык! Һәм беркем дә Доненбаевның мондый җавабыннан соң безне төрмәгә олактыра алмаячак!

Җилкәмнән авыр йөк төштемени. Өч көнгә тәү тапкыр елмаеп җибәрәм һәм дөньяда яңадан яшиселәрем килә башлый.

Менә, сафка тезелеп, көндезге ашка китеп барабыз. Кече сержант Васильев: «Рота – җырларга!»– дип боера.

Ике яшь урыс солдаты мескен вә зәгыйфь тавыш белән:

«На переднем крае

Войска ПВО страны», – дип җырлап җибәрә. Ә калган алты азиат «өрәк», исем өчен, авызларын ачкалап-япкалап барган булалар. Бу рота буенча кизү – кече сержант Васильевны гына түгел, ә барча «кабан»нарны да чыгырыннан чыгара. Аларның һәммәсе бертавыштан: «Өрәк»ләрнең кулыннан килмәгәч, «помазок»лар җырласын», – дип акыра башлыйлар. Иптәшләремә карыйм. Янәшәмнән атлаучы призывташларым Кошелев белән Вяткин башларын түбән игәннәр, Ахметов белән Дадабаевның да тавыш-тыны чыкмый. Мин дә, «помазок» башым белән, ике яшь урыс солдатына кушылырга сантый түгел.

Бездәге «бабайчылык» законнары буенча, сафта барганда бар рота өчен «өрәкләр» җырларга тиеш. (Бу – зур призывлар өчен түбәнчелек санала). Хәтта, сафта 2-3 кенә яшь солдат булса да, алар бер роталык тавыш чыгарырга тиешләр. (Хет ярыл, хет үл – монда бүтәннәрнең эше юк). Мин үзем дә, «өрәк» чакта, җан көчемә, тамакларым карлыкканчы кычкыра идем. (Ә әле, «помазок» булып алгач, исәр кеше шикелле җырламам бит инде).

Казармага кайткач «кабаннар» безнең призывка тезелергә боералар. Теләр-теләмәс кенә сафка басам. Без унбер кеше – Карпов, Кошелев, Әхмәтов, Дадабаев, Сонин, Артамонов, Вяткин, Таҗиев, Халмирзоев, Абдурасулов һәм мин. (Калган призывташларыбыз бәхетлерәк булып чыга. Чөнки, алар әлеге вакытта эш буенча теләсә кая таралган һәм бу иптәшләребез без кичерәчәк түбәнчелекләрдән азат).

Безне утызга якын «фазан» белән «бабай» уратып ала да, бертавыштан: «Рәхәткә чыктык дип уйлыйсызмыни?! Сез әлегә «кабаннар» түгел, ә гап-гади «помазоклар». Һәм сезнең төп бурычыгыз – яшьләрне эшләтү вә тәртипкә өйрәтү, аларның һәр адымнарын күзәтеп тору. Сез – концлагерьда совет тоткыннарын саклаучы фашист солдатлары. Әгәр «өрәкләр» үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкармасалар – моның өчен сез җавап бирәчәксез. Һәм җиде кат тирегезне дә, аларныкын түгел, ә сезнекен каезлаячакбыз. Яшьләрне буйсындыра алмасагыз – үзегездән бөтен эшләрне башкарттырачакбыз. Ишетсен колагыгыз – бу соңгы тапкыр кисәтүебез» ,-дип акырырга тотыналар.

Әмма, моның белән генә чикләнмиләр, унберебезне дә бик озак итеп чәмләнеп тотып ваталар һәм сукрана-сукрана китеп баралар. Адәм гыйбрәте, «помазок» башларыбыз белән кыйналып торыйк инде. Җитмәсә, кем – кем, ә хокуксыз «өрәк»ләр өчен.

Хәзер безнең унберебез дә гөж килә. Чөнки, эчләребездә давыллар уйный. Ачуларыбызның да иге-чиге юк. Йодрыкларыбыз да бик нык кычыта. Хәзер без, үз чиратыбызда, казармадагы сигез «өрәкне» тезеп куябыз һәм аларга чәмләнеп, кая туры килсә – шунда сугарга керешәбез. Арып бетәбез, әмма туктарга уйлап та бирмибез. Яшьләр кыйналуларга түзә алмыйча егыла ук башлыйлар, ә без, үз чиратыбызда, аларны типкәләргә үк керешәбез.

Шунда, кайсыбыздыр: «Җитәр инде, юкса, үтереп куюыбыз бар», – ди һәм без, акылларыбызга килеп, туктап калабыз. Әмма, тәрбия сәгате моның белән генә бетми, яшьләрне яңадан тезеп куябыз вә җырлатып карыйбыз. Кыйнавыбызның файдасы тия – нәтиҗә искиткеч. Сигез «өрәкнең» җидесе акыртып җырлый башлый. (Бары Дехканов фамилияле үзбәк кенә: «Не панимай», – дип басып торуын белә. Без, чыгырларыбыздан чыгып, дәррәү аңа ташланабыз. «Өрек» «өрәкне» бакчага кереп кәбестә ашаганда тотылган кәҗәне кебек, акыртып ярабыз. «Утын пүләне» күзләрен мелт-мелт китереп тора да, «Не панимай», – дип җылап җибәрә. Без: «Бу томананың томанасы, дүрәкнең дүрәге, җүләрнең җүләре икән», – дигән нәтиҗәгә киләбез һәм аңа бүтән тимибез).

Биш «өрекнең» генә түгел, хәзер хәтта теге ике урыс солдатының да тавышлары ныграк чыга. (Әйтерсең, филармония солистлары диярсең). Әйе, йодрык шәп нәрсә. Сүз белән әйткәнне тыңламасалар да, тотып изгәч, иманнарына киләләр, малай.

Кыйнау дигәннән, аның да үз тәртибе бар. «Бабайчылык» законнары буенча, яшьләрнең йөзенә сугу катгый тыела. Шуңа да, «кабаннарның» иң яраткан урыны – гәүдә. (Күпләре йодрыклары белән бары күкрәкне генә төя). Мунча кергәндә искә алганым бар – кыйналудан «өрәкләрнең» тәннәре зәп-зәңгәр булып беткән. Хәтта, безнең дә, «помазок» булуыбызга карамастан, гәүдәләребезгә буяу сөрткәннәрмени – алалы да колалы.

Ә күкрәк бездә «фанера», – дип атала. «Фанеры к осмотру», – дисәләр, без күкрәкләребезне киереп торырга һәм үзебезгә сукканда ыһ та итмәскә тиешбез. Ә мескен йөз чыгарсаң, бөкшәеп басып торсаң, яки тайпылырга тырышсаң – беттең, комың коелганчы ватуларын көт тә тор.

«Кабаннар», шулай ук, күкрәкләребезне төюдән тыш, аякларыбызга тибәргә дә бик нык ярата. Соңгысының авыртуы җилекләргә үтеп керә, хәтта бүре булып улыйсылар килә шул чагында. (Ышанмасагыз, күн итек сатып алып бер-берегезнең аягына тибеп карагыз).

Әмма, солдат белән солдат арасында гына түгел, ә кыйнау белән кыйнау арасында да зур аерма бар. Мәсәлән, Хайруллаев Хайрулла белән «өрек» «кабаннар» бүтәннәрдән үзләренең ерткычлыклары белән бик нык аерылып торалар. Алар яшьрәкләрнең күкрәкләренә сугу һәм аякларына тибү белән генә «пычранмыйлар», ә «өрәкләрнең» (кайчагында «помазокларның»да) бөерләрен дә төяләр, күгәрмәслек итеп йөзләренә дә сугалар, кул-аякларын да боралар, бармакларын да каералар, шырпы белән тәннәрен дә яндыралар, токтан да суктыралар, муеннарыннан да буалар... Ә Хайрулла, болардан тыш, бүтәннәрдән бик саллы итеп йодрыгы белән колакка тондыра белүе белән дә аерылып тора. (Ул бер сукса күз аллары караңгыланып кына калмый, ә тирә-як чайкалырга ук керешә).

Алай дисәң, без, «помазоклар» да, ерткычлыкта «кабаннардан» кәмен куймыйбыз, яшьләр өстенә әтәч сыман очып кунарга гына торабыз. (Ә кайерәүләребез моңардан ләззәт тә кичерә әле).

Кичке аш алдыннан яшьләрне тагын тезеп куябыз һәм берни әйтеп тормастан янә кыйнарга керешәбез. Тәрбиябез шәп нәтиҗә бирә – ашханәгә барганда җиде «өрәк» җитмеш кешелек тавыш чыгарып тирә-якны яңгыратып җырлап җибәрә.

Без яшь солдатларның газраилдәй котларын алып торучы күн каешлы ярты елдан күбрәк хезмәт иткән «помазоклар» булуыбызга карамастан, «өрәкләрнең» үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкармаулары аркасында әледән-әле ике-өч көн саен үзебез дә «кабаннардан» кирәкләребезне алып торабыз. Моңа сәбәпләре дә табылып тора. Менә, мәсәлән, бүген дә безгә мондый «бәхет елмайды».

Шимбә мунча керү көне булу сәбәпле, без, «помазоклар», казармадагы яшьләрдән барча мендәр тышларын, прәстинәләрне вә кул-аяк сөлгеләрен алыштырттырып чыктык. (Каешларыбызны кулларыбызга урап тотып яннарында ажгырып йөргәч алар бик тиз тоттылар). Әмма, моның белән генә котылмадылар, бу эшләре беткәч берничәсен юлларны себерергә чыгарып җибәрдек, ә калганнарына мастика белән идәнне ялтыратырга куштык.

Без бәхетле генә шулай йөреп ятканда, аяз көнне яшен яшьнәдемени, берчак, котларыбызны алып, Хайрулла Хайруллаев бар казарманы яңгыратып тамак төбе белән: «Помазоклар», тезелергә!» – дип ажгырып җибәрде. Моның юньлегә түгеллеген аңлап, теләр-теләмәс кенә, атарга алып барылган кешеләр шикелле башларыбызны түбән иеп, сафка басабыз. Һәм, шунда гына, яшьләрнең Хайруллага мендәр тышы куярга онытулары ачыклана. Тик, кызганычка каршы, эш узган иде инде.

Таулар баласы сафта беренче булып басып торган озын буйлы Сахалин егете «секретчик» Володя Кушнаренконы кыйнарга керешә. Аны ватып туйгач дусым вә взводташым Дима Ковинны ярырга тотына. Ике кешедән соң минем чират. Менә кече сержант киемендәге җәллад янәшәмдә торган Мангышлак егете радист Володя Бреславскийны бәргәләргә керешә. Аннан миңа күчә. Дагыстанлы Хайрулланың бик саллы йодрыгы иң башта тын юлыма төшеп «урталай бөкли», аннан күкрәгемне изәргә керешә, өч-дүрт тапкыр ныклап аягыма тибәргә дә онытмый, яңагымны да «ялтырата», ә иң азактан ачуы белән җан көченә колагыма суга һәм икенче як күршем Барнаул егете Игорь Петровның «измәсен изәргә» тотына.

«Уф, – дип җиңел сулап куям, – тәки исән калдым бит». Әйе, Хайруллаевка эләксәң эшләр харап, чөнки фашистның куллары чүкеч кебек, ә үзе, җитмәсә, кызгануның ни икәнен дә белми.

Читтән караганда, берәүнең сафта торган дистәгә якын солдатны чиратлап кыйнавы бик сәер тоеладыр. Әмма берни эшләр әмәл юк. Чөнки, кәгазьгә язылмаган «бабайчылык» законнары шулай куша.

Әйе, без берьюлы ябешсәк, Хайрулланы ә дигәнче җиңәчәкбез. Тик, моның өчен, «фазаннар» белән «бабайлар» безне ботарлап атачак. Шуңа күрә, Хайруллаев бәргәләгәндә генә түгел, ә 1 метр 50 сантиметр озынлыгындагы һәм 50 килограмм авырлыгындагы, җил иссә дә очып китәргә торган бурят Элбек Жугдуров тәпәләгәндә дә тешләребезне кысып түзәргә мәҗбүр булабыз.

Менә кече сержант сафта иң соңгы торган Стәрлетамак егете рәссам Сергей Артамоновны күңеле булганча вата да, гамьсез генә китеп бара. Без хәл җыеп, һушларыбызга килеп беткәч, яшьләргә тезелергә боерабыз һәм алар сафка баскач, әлеге кыйналуларның үчен чыгарырга теләп, «өрәкләрне» чәмләнеп бәргәләргә керешәбез. Әйе, аларны бик озак ярабыз. Чөнки, бу аларга зур сабак булсын һәм мондый хәл бүтән кабатланмасын.

 

Фото: neprizyvnoi.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: