+23 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 август , 09:45

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (Ахыры)

...Шуннан, бар батырлыгын җыеп: "Ләйсән... Ләйсән, мин сине һаман яратам, аңлыйсыңмы яратам", – диде дә Ләйсәнгә таба атлады.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (Ахыры)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (Ахыры)

44

 

Укуларын тәмамлап эшкә кергәч, Рим белән Чулпан өйләнешергә теләүләре турында әти-әниләренә хәбәр итте.

– Рим улым, әле яңа гына укуны тәмамладыгыз, бәлки, бераз эшләгәч өйләнешү турында сөйләшербез, – диде Ләйсән улына.

– Әни, без барында уйладык инде, борчылма, Чулпанны югалтасым килми, ә ул – мине, – дип Рим әнисен кочаклап алды.

– Мин сезне аңлыйм... Ярый, ярый мин риза. Мәхәббәт шундый нәрсә инде ул...

Ике гаилә Рәмилләрдә очрашып, кайчан һәм кайда туй үткәрү турында сөйләшергә җыелды. Аларның шулай очрашулары беренче тапкыр. Ирек Ләйсән белән кода-кодагый булуга шат иде.

Туйны шәһәрнең иң матур ресторанында үткәрергә карар иттеләр. Туй барганда Ирек Ләйсәннең бер үзе торган чагын туры китереп, аның янына килеп:

– Кодагый, хәлләр ничек? – дип, аңа эндәште.

– Хәлләрем әйбәт, кода. Үзең ни хәлдә соң? Аяклар борчымыймы?

– Рәхмәт, сораганың өчен. Аллаһыга шөкер, йөгереп йөрим. Аякка басуымда синең дә өлешең бар, Ләйсән.

– Шулай укмы? – дип, ул шаяртырга теләде.

– Чынлап әйтәм, сезнең минем янга килеп йөрүегез миңа көч бирде, өмет уятты. Рәмилгә дә рәхмәтлемен, мин синең ирең булуга карамастан, чын күңелдән хәлемне белеште, ярдәм итте. Бәлки, шуңа да язмыш безне кодалар иткәндер.

– Бәлки...

– Мин сиңа моңа чаклы әйтмәгән идем... – Шушы сүздән соң Ләйсән куркып та, аптырап та Ирекнең йөзенә карады. Аның карашын күреп: – Юк, курыкма, Ләйсән, бары яхшы яңалык кына, – диде.

– Нинди серең бар икән, дип уйлап куйган идем.

– Дөрес әйтәсең, сер бу. Хәзер тыңла. Авариядан соң аяксыз ятканда мин синнән яныма Римне алып килүеңне үтенгән идем, син алып килдең. Беренче күрүдән үк ул бала миңа ошады, гафу ит, Ләйсән, кайсыдыр җирен үземә охшаттым. Минеке түгелме икән, дигән уй да килде. Сез кайтып киткәч, нотариусны чакыртып, бар мөлкәтемне Римгә яздырдым. Минем сездән башка беркемем дә юк иде. Бу дөньядан китеп барсам, синең улыңа, Римгә калсын, дип уйладым. Ул кәгазьләр әле дә үз көчендә, мин аңа тимәдем һәм тимәячәкмен дә. Үзең күреп торасың Рим минем киявем булды. Бер үтенечем: әлегә Римгә дә, Чулпанга да әйтми тор, вакыты җиткәч белерләр. Рәмилгә әйтсәң дә ярый. Олыгаеп хәлем бетә башлагач, Рим, бәлки, минем эшне дәвам итер. Кем белә, кем белә.

– Рәхмәт Ирек. Синең теләгеңә мин каршы килә алмыйм.

– Безгә инде артыгы кирәкми, балалар рәхәт һәм әйбәт яшәсеннәр, шулай бит, Ләйсән?

– Анысы шулай.

Ирекнең бу кыю эше Ләйсәнне гаҗәпләндереп тә, сокландырып та куйды. Шулвакыт яннарына Рәмил килде.

– Сез монда икәнсез, Зөһрә кодагый, Ирек сине югалткан, кая булды икән дип сорашкан иде.

– Ләйсән белән балалар турында сөйләшеп тордык. Рәмил, сиңа зур рәхмәтлемен, авыр вакытта мине ташламаганыгыз өчен.

– Куй әле, кирәкми, мин бер нәрсә дә эшләмәдем.

– Сиңа мин соклана торган идем, мин, бәлки, шулай булдыра алмас идем... Кодалар, әйдәгез, кунаклар янына барыйк, көтәләрдер, – дип, Ирек аларны култыклап алып китте.

Ирек туй бүләге итеп яшьләргә ике бүлмәле фатир бүләк итте, ә Рәмил машина алырга дип акча салынган банк кенәгәсе тоттырды.

 

45

 

Туйдан соң тугыз ай үткәч, Чулпан ир бала тапты. Улы туганга Рим шундый шатланды. Бала тудыру йортыннан туры безгә кайтыйк дип, Зөһрә әйтеп караса да, яшьләр, үзебез карыйбыз, сезне борчымыйбыз, дип риза булмадылар. Шулай булса да, Зөһрә дә, Ләйсән дә вакытлары булганда аларга килеп, Чулпанга ярдәм итештеләр.

Чулпанга бераз хәл кергәч, мулла чакыртып, балага Кәрим дип исем куштылар. Кыз ягы да, егет ягы да хәзер инде кода-кодагый гына түгел, Кәримгә нәнәй-картәти булдылар. Кәрим аларны тагын якынайтып җибәрде. Һәр ике гаиләнең бик теләп яшьләргә ярдәм итәсе килә, Кәримгә нинди генә уенчык алып килмиләр. Беркөнне барысы да бергә җыелганда Рим:

– Сезгә рәхмәт, ярдәм итәсез, ләкин Кәрим әлегә берни аңламый, уенчыкларны күтәрә дә суга, – диде.

– Улым, безнең алып бирәсе килә, бу картәти-нәнәй булуның шатлыгы, шул шатлыктан мәхрүм итмә инде, – диде Рәмил, улына карап елмаеп. Калганнар да Рәмилнең сүзен хупладылар.

– Ничек инде әйбер алып бирмисең бу бәләкәчкә! – дип, Зөһрә Кәримне кулына алып сөйде. – Әйдәгез, без Ләйсән белән өстәл әзерләдек, – дип, барын да өстәл янына чакырды.

– Язачак картинамны Кәримгә багышлаячакмын һәм аңа бүләк булачак, – диде Рәмил табында.

– Рәмил кода, картинаңны куярга фатир кирәк булачак, миңа фатир алып бирергә кала, – диде Ирек.

 Ирекнең гел үзенә карап утыруын Ләйсән сизсә дә, күрмәмешкә салынды. Ник миңа карап утырасың дип, кеше алдында әйтә дә алмый. Рәмил һәм Ләйсән алдында уңайсызланды. Алар сизеп калса, әллә ни уйлаулары бар. Караштан котылыр өчен өстәл артыннан торып, оныгы Кәримне кулына алды.

– Миннән башка ашап утыралар, үсим генә әле, мин дә сезнең янга утырырмын, – дип, Кәрим булып сөйләнде. Кәрим нәрсәдер аңлагандай үзенчә сөйләнеп алды. – Дөрес әйтәсең, улым.

Ирек белән Рәмил балконга чыктылар.

– Кода, син тәмәке тартмадыңмы? – дип сорады Ирек Рәмилдән.

– Юк. Мәктәптә укып йөргәндә генә классташлар белән шаярып алдым, ләкин миңа ошамады. Хезмәт иткәндә әйдәп караганнар иде, өйрәтә алмадылар. Син дә, кода, тартмыйсың бугай?

– Өйрәнеп булмады. Минем әти дә тартмады. Ул әйтеп үстерде: мин тартмыйм, син дә тартырга тиеш түгел дип. Бәлки, аның сүзе башка сеңеп калгандыр.

– Әтиең дөрес әйткән. Минем әти үзе тартса да, безгә тартмаска куша иде. Ул фронтта өйрәнгән. Анда тартмый булмый иде, суыкларда махорка тартып җылындык, дип сөйләде.

– Син фронтовик улымыни әле?

– Әйе. Сул кулы яраланган иде, шул килеш печән чапты, дөнья көтте. Авыл тормышын үзең беләсең инде, эшләми булмый. Бер кызмача булып кайтканында, безне, без өч малай һәм апа, абзар янына алып чыкты да, менә күрәсезме боларны дип, безгә сәнәк, көрәк күрсәтте. Без, әйе, күрәбез, дибез. Менә болар белән эшләргә бервакытта да соң түгел, укырга тырышыгыз, диде. Әтинең сүзе тәэсир иттеме, укырга тырыштым. Мәктәптә укыган елларда рәсем төшерү белән мавыгып киттем һәм бу мине сәнгать училищесенә алып килде. Рәссам булып киттем.

– Син – талантлы рәссам, укырга килеп дөрес эшләгәнсең.

– Әллә инде...

Алар шулай балачакларын, үсмер елларын, яшь чакларын искә алып озак кына сөйләшеп тордылар. Икесенең дә беркем белән дә болай ачылып китеп сөйләшкәннәре юк иде. Шәһәр тормышы эченә кереп, үткәннәрен оныта язганнар түгелме? Юк, юк онытмаганнар, бары кайдадыр еракта гына калган. Күңел төбендә онытылмас һәм җуелмас булып сеңеп калганнар. Шушы сөйләшүдән соң алар тагын якынаеп киткәндәй булды. Тормышларында, язмышларында уртаклык барлыгын тойды.

Алар шуны аңлады: кеше белән ачылып китеп сөйләшеп китсәң, һәркемнең күңелендә йөрткән сере, борчылулары, уртаклашыр яки киңәшләшер уй-фикерләре була. Начар кеше дип даны таралганнарның да күңелләрендә җылылык, йомшаклык табып була. Бары аңларга гына тырышырга кирәк. Ләкин аңлар өчен вакытыбыз да, теләгебез дә юк шул. Бу – кеше холкының иң начар ягы. Вакытында аңлашмаган, күңелен ачып салырга кеше тапмаганнар, үзләре дә сизмәстән, яман юлга төшеп, ахмаклык эшләүчән булалар. Нигә сөйләшеп, киңәш биреп карамадык икән, дип үкенсәк тә, соң була.

Рәмил Ирекнең йошак күңелле, кешелекле булуын тойды. Ләйсән белән ни өчен килешә алмауларына гаҗәпләнде. Эш бала булмауда гына булды микән? Саниянең бала булмауга исе дә китмәгән кебек иде, бергә яши алмадылар. Димәк, башка сәбәбе дә булгандыр.

 

46

 

Аккан судай биш ел гомер үтеп тә китте. Чулпан икенчегә кыз тапты, аңа Айсылу дип исем куштылар. Римнең сеңлесе Гүзәлия, кияүгә чыгып, чит илгә яшәргә чыгып китте.

– Кызым, бик еракка китәсез, әллә үзебездә генә каласызмы? – дип Ләйсән әйтеп караса да кызының җавабы әзер иде.

– Әни, без Европада гына булабыз, сагынсак, кайтып китербез. Ара ераклыгы хәзер проблема түгел, юк өчен кайгырма, – дип, әнисен кочаклап алды.

– Әй кызым, ана күңеле тыныч була ди мени?

– Эш булганда барып эшләргә кирәк, туган як сагындыра башласа, кайтырбыз да төшәрбез.

Кызының соңгы сүзләреннән соң бераз Ләйсән тынычлана төште. Рәмил кызының теләгенә каршы килмәде, үзенең тормышын уйлады. Аңа яңалыкны кабул итә алмаганга авырлыклар аша үтәргә туры килде. Хәзерге тормыш без уйлаганча, без теләгәнчә түгел. Яшь чакта, теләк бар чакта йөреп кайтсын, чит илне күрсен. Шуңа ул кызына:

– Мин риза, тик туган илне, туган җирне онытмагыз, бары туып-үскән урын гына күңелгә тынычлык бирә, – диде.

...Зөһрә соңгы вакытта үзенең тиз арып, хәлсезләнүен тоя башлады. Бу турыда Иреккә әйтеп тормады, анализлар биреп, табибка күренергә булды. Анализлар әзер булгач, үзләренең терапевты Зөһрәне чакырып алды да:

– Анализларың бик әйбәт түгел, үзең медработник аңлыйсың, онкологка барырга кирәк. Соң булып куймасын.

Зөһрәнең өстенә салкын су койдылармыни! Нәрсә әйтергә белми аптырап калды. Табиб аның йөзенә карап, әле борчылырга урын юк, дип тынычландырырга тырышты.

Икенче көнне үк онкологка китте. Табиб тынычландырырлык сүз әйтмәде.

– Срочно дәваханәгә ятарга, чирең азып киткәнче дәвалап карарга кирәк. Бәлки, җиңеп булыр, – диде.

Зөһрә үзен кулга алырга тырышса да, күңеле тынычланмады. Үзенең чире турында Иреккә әйтте.

Ирек шунда ук табибка китте.

– Больницага салып, яңы алымнар белән дәвалап карыйбыз, шуннан нәрсә күрсәтер, – диде онколог табиб.

– Терелтегез, зинһар, акча кирәк булса, проблема түгел, барына да ярдәм итәрмен, – диде Ирек.

Акча турында әйтәсе килмәсә дә, әйтергә мәҗбүр булды, чөнки башкача булмаганын яхшы аңлый. Хатыны өчен ул бернәрсә дә кызганмаячак, бары терелсен, исән-сау булсын.

Тыныч кына яшәп ятканда, гаиләсенә шундый кайгы килде. Зөһрәне дә, Ирекне дә тынгысызлык биләп алды. Төннәрен йоклый алмый интектеләр. Зөһрә үзенең чире турында кызына һәм кодаларына әйтми торса да, дәваханәгә кереп яткач, барына да беленде. Бар да Зөһрә өчен борчылып, тизрәк савыгып чыгуын теләде.

Яман чир белән Зөһрә бер елга якын көрәште. Ирек чит илгә алып барырга сөйләшеп беткән иде, ләкин хатынының хәле кинәт начарланып китте.

– Ирек, мине читкә йөртмә, алга барыш булмаячактыр инде, соңгы көннәремне тыныч кына үз йортымда үткәрим, – диде.

– Зөһрә, ни сөйлисең син, тереләчәксең, бу әле вакытлыча гына, – дисә дә, Ирек тә аның соңгы көннәрен үткәргәнен белә иде.

– Рәхмәт сиңа, Ирек, матур яшәдек, мин синең белән очрашканга үкенмим. Кызымны, Чулпанымны, үз кызың кебек итеп тәрбияләп үстердең.

– Үзеңә рәхмәт, миңа авыр вакытта ярдәм иттең, үзеңнең тормышыңа керттең.

– Мин китеп барсам, ялгыз яшәмә, ялгызлык бигрәк авыр, бигрәк тә ир кешегә. Гаепләрем булса гафу ит, Ирек.

– Зөһрә, нәрсә сөйлисең, нинди гаеп? Син – минем бәхетем, шатлыгым! –  Ирекнең күзләренә яшь тыгылды. Иелеп хатынын үбеп алды да – Бераз йоклап ал, сиңа хәл алырга кирәк, – диде.

– Ирек, балаларны чакыр, аларны күрәсем килә, – диде Зөһрә, үзенең хәле бетеп баруын аңлап.

Ирек шундук кызына, кияүенә шалтыратты, тиз генә килеп җитәргә кушты. Алары озак көттермәде.

Хатын оныкларын сөеп, аркаларыннан кагып чыкты да:

– Кызым, кияү, исән-имин яшәгез, балаларыгызны матур итеп үстерегез... – диде.

– Әни...

– Бүлдермә, кызым, мин үзем беләм нәрсә сөйләгәнемне. Әтиегезне ташламагыз, ялгыз калдырмагыз...

Һәм мәңгелеккә күзләрен йомды.

Ирек тагын ялгыз калды. Яшь вакытта ялгыз калу – бер хәл, менә олыгая башлагач, ул  иң начары. Үзен кая куярга белмәде. Ярый әле, балалары көн дә диярлек килеп хәлен белешә. Чулпан кызы өчен Зөһрәгә зур рәхмәтле. Ул кат-кат үзенең тормышын күз алдыннан үткәрде. Вакытында Зөһрәнең очравы өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер. Ул очрамаса, нәрсә булып бетәр иде микән – аның бу турыда уйлыйсы да килми. “Кеше үзенең күрәчәген күреп бетми, гүргә керми”, дигән әйтемнең дөрес булуын аңлады.

 

47

 

Ләйсән соңгы вакытта начар йоклый башлады. Төшендә әллә нәрсәләр күреп саташып бетә. Бу күңелсезлекне Зөһрә кодагыеның үлеп китүе белән бәйләсә дә, күңеле барыбер тыныч түгел. Ирекнең тагын ялгыз калуы шулай борчыймы? Ни өчен икәнен үзе дә белми. Радио-телевизордан моңлы җыр ишетсә, елыйсы килә башлый. Шуңа җырларны тыңламый башлады. Мәчеткә барып, бу дөньядан киткән якын кешеләре рухына сәдака биреп, аятьләр укытып кайткач, бераз тынычлангандай булды.

Рәмилнең йөзгә якын картинасын Европа иленең берсенә күргәзмәгә алып киттеләр. Үзен дә ачкан көнне катнашырга чакырдылар.

– Мин өйдә юк дип күңелсезләнеп утырма, балаларны чакыр, – диде Рәмил хатынына.

– Анда ничә көн йөрерсең икән?

– Белмим. Мин сиңа шалтыратырмын. Бәлки, телевизордан күрсәтерләр, яңалыкларны карарга тырыш, – диде Рәмил, хатынын кочаклап. Ләйсән иренең куенына сыенды. Шуннан ниндидер уйга батып, иренең күзенә озак кына карап торды.

– Син нәрсә, әллә сагына да башладың? – диде Рәмил, шаяртып.

– Шулай шул... Кызыбызга шалтырат, бәлки синең янга килә алыр.

– Үзем дә шулай уйлап тора идем.

Рәмил чит илгә барып төшкәч, Ләйсәнгә шалтыратты, үзенең урнашуы турында сөйләде. Тәүге көнне барган шәһәрнең истәлекле урыннарын карап йөрде, фотога төште, төшерде. Кызына шалтыратып, иртәгә күргәзмә ачылачагын әйтте.

Күргәзмәне ачканда урындагы рәссамнәр, хәбәрчеләр Рәмилгә эше турында сорашып сораулар бирделәр. Картиналарының сатылу-сатылмавы турында да кызыксындылар. Сатарга мөмкинчелек бар дигәч, берничә картинасын алырга теләүче барлыгы беленде. Кызы Гүзәлия әтисе белән горурланып торды, аңа үрелеп:

– Әти, картиналарыңны ничек ошаттылар, мин бик шатмын! – дип әтисенә сыенды.

– Рәхмәт, кызым, – диде Рәмил, кызын кочаклап.

Аның кызы да монда булганын белеп алган хәбәрчеләр, Гүзәлиягә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.

Ләйсән телевизордан иренең күргәзмәсе ачылуы турында карап утырды. Кызын күрү шатлык өстәде. Телефонын алып, тиз генә Римнәргә шалтыратып хәбәр итте, өлгерсәгез, карагыз, диде.

Тынычланып кына йоклап киткән Ләйсән төнен уянып китте дә, үзе дә сизмәстән: “Рәмил!” – дип кычкырып җибәрде. Нәрсә булды бу дип, түшәгеннән торып уйланып утырды. Улынамы, Рәмилнең үзенәме шылтыратырга уйлаган иде, төн булуын исләп туктап калды. Таңга чаклы аның күзенә йокы кермәде.

Таң аткач, үзе дә сизмәстән телевизорны кабызды, анда яңалыклар бара иде. Төнлә ниндидер самолетның шартлавы турында ишеткәч, Ләйсәннең күкрәгеннән нәрсәдер өзелеп төшкәндәй булды. Маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты. Йөрәге ярсып тибә башлады. Тиз генә телефоннан улына шылтыратты. Йокысыннан торып килгән улы, белешермен дә шалтыратырмын, борчылма дип, әнисен тынычландырырга тырышты. Ләйсән йөрәген тынычландырыр өчен валерьян тамчысын суга салып эчеп алды. Телевизорның башка каналларына баскалап, шартлаган самолет турында беләсе килде. Шулвакыт ишектә шалтырау ишетелде. Рим килгән иде.

– Европадан килгән самолет булган, пассажирларның исемлеге әлегә билгеле түгел. Әти кайчан кайтырга тиеш иде икән? – диде Рим, борчылып.

– Кичке самолетларның берсе белән кайтам дигән иде. – Ләйсән елап җибәрде.

– Әни, елама, әлегә бернәрсә билгеле түгел. Кая, әтигә шалтыратып карыйм әле. – Рим шалтыратып караса да, элемтәгә керә алмады. Бу хәл аларны тагын ныграк борчуга салды.

...Кайгылы хәбәр шәһәрне генә түгел, республиканы шаккатырды. Билгеле рәссамның үз күргәзмәсеннән кайтып килүе һәм кайтып җитә алмавы беркемне дә битараф калдырмады. Кайгыдан Ләйсәннең чәчләре агарды. Улы Рим белән килене Чулпан әниләрен бер минутка да бер үзен калдырмадылар. Калган мәетләр арасыннан Рәмилнекен ДНК аша тапканчы әллә күпме вакыт үтте. Ләйсәнгә иң авыры шушы вакыт арасы булды.

 

48

 

Ләйсән күзгә күренеп биреште. Рәмил белән соңгы тапкыр аерылышкан минутларны кат-кат искә алды. Телефонга җибәргән СМСын көн дә диярлек укый, “Ләйсәнем мин сине шундый яратам, очрашканга кадәр, сау бул, үбәм”. Рәмил чит илгә киткәнче йөрәгенең ни өчен тынычсызланганының сәбәбен аңлады. Аларның бергә яшәүләренең соңгы көннәре булган икән. Их, белсә иде икән, җибәрмәс иде. Хәер, гомере беткән булса, алай гына коткара алыр идеме? Ләйсән Рәмил белән танышкан көннән алып соңгы минутларына чаклы булган араны күз алдыннан үткәрде. Ничек бәхетле яшәгән алар! Әтисенекенә охшаган күзләрне башка бервакыта да күрә алмаячак, ничек үкенечле.

Әтисе үлеп киткәч, ялгыз калган әнисенә якынрак булыр өчен, Гүзәлия гаиләсе белән туган илгә кайтып төште. Рим әнисен үзләренә яшәргә чакырган иде, “Юк, улым, мин үзем генә, рәхмәт чакыруыгызга”, – дип, риза булмады.

Ләйсәнгә башта бик авыр булса да, вакыт үткән саен тынычлана төште, үзенең язмышына буйсынды. Кайгыдан иң яхшы дару – вакыт, диюләре дөрес икән, ул шуны аңлады.

Сирәк булса да Ирек шылтыратып хәлен белеп торды. Аңа нәрсә беләндер мавыгырга кушты. Үзенең шигырь яза башлавы турында әйтте.

– Бу шөгыль мине шундый җәлеп итә, бөтен уйларымны шигырьгә салам, күңелемә тынычлык алам, – диде. – Булмаса, Рәмилнең картиналарын туплап, шәһәребездә күргәзмә ачырга кирәктер, шуңа тотын. Акчалата мин сиңа ярдәм итәм, тартынып торма.

Ирекнең тәкъдиме Ләйсәнне уйландырды.

– Мин риза, киңәшең өчен рәхмәт сиңа, Ирек, – диде.

Шул көннән башлап, Рәмилнең остаханәсенә барып, эшләрен туплады. Чит илдә йөреп кайтканнарын бер якка куйды. Аңа бу эштә улы да ярдәм итеште. Рәмилнең вафат булуының еллыгына күргәзмә ачтылар. Бер ай торган күргәзмәгә бөтен шәһәр халкы килде. Башка өлкәләрдән дә килүчеләр булды. Күргәзмә бик уңышлы килеп чыккач, Ләйсән тынычланды, ире хөрмәтенә зур эш башкарып чыга алуына шатланды. Аларны таныштыручы картина булган кебек әле дә аларны бәйләп торучы картиналар булуын тойды. Бу эшне ул дәвам итәчәк.

Ләйсән белән Ирек күргәзмәгә әзерләнеп, аны ачып йөргән вакытларда еш очрашып тордылар. Ирек мөмкин булганча акчалата ярдәм итте. Киләчәккә бергә план кордылар. Илебезнең башка шәһәрләрендә дә күргәзмә ачырга кирәклеген сөйләштеләр.

Көннәрнең берсендә күргәзмә ачу турында сөйләшеп утырып, алар вакытның үткәнен дә сизми калалар. Ирек сәгатькә карап алса да, кайтырга ашыкмады, Ләйсән белән сөйләшәсе килде. Моны сизеп торган Ләйсән:

– Ирек, соң инде, син кайт, – диде. Әйтерсең лә Ирек аны ишетмәде, үзенекен сөйләде. – Ирек, рәхмәт, бүгенгә җитәр, – дип яңадан кабатлады.

Ир күңелендә озак вакыт йөрткән уен бүген әйтергә уйлады. Тик ничек кенә итеп сүз башларга гына белми интекте. Әйтерсең лә ул бүген генә очрашып тора, каушады, бер Ләйсәнгә, бер идәнгә карады. Шуннан, бар батырлыгын җыеп:

– Ләйсән... Ләйсән, мин сине һаман яратам, аңлыйсыңмы яратам, – диде дә Ләйсәнгә таба атлады.

Кочаклап алырга итте. Моны көтмәгән Ләйсән каушап китеп артка чигенде. Аннан әкрен генә тавыш белән:

– Ирек, нәрсә эшлисең, ана Рәмил карап тора, оят түгелме? – диде, үзе кып-кызыл булды.

Ир үзе дә сизмәстән тирә-якка каранды.

– Ләйсән, мине гафу ит, шушы минутны ничә еллар көттем мин. Без – язмыш белән бергә булырга тиеш кешеләр. Шуны сизмисеңмени? Бары бераз ялгышып алдык. Анысы булган булган инде. Олыгайган көндә бергә яшәсәк, дигән идем. Икебез ике урында ялгызлыктан интеккәнче.

– Ирек, син бик җиңел уйлыйсың. Безнең ара ерагайган, өзелгән.

– Мин сине ашыктырмыйм, кат-кат уйла. Балаларың белән киңәшләшеп кара. Нишлисең, үлгәннәр артыннан үлеп булмый. Без – тере кешеләр...

– Аңлыйм, ирләргә ялгыз авырдыр. Нишлим соң, мин әле бернәрсә уйлый алмыйм. Гафу ит, Ирек. Кайт син.

Ирек кайтып киткәч, Ләйсән озак уйланды. Язмыш кешене шулай йөртәме, әллә кеше үзе язмышны корамы. Тормыш юлын алар бергә башлады, күп еллардан соң, урау-урау юллар аша тагын бергә юллары кисеште. Нәрсә була бу, язмыш дигәне үземе? Уйларының очы-кырыен тапмады. Стенада эленеп торган Рәмилнең фотосын кулына алды да:

– Ишеттеңме, Рәмил, еракта, әллә кайда калган беренче мәхәббәтем үзенә чакыра, – диде...

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (Ахыры)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (Ахыры)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас в