+23 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 август , 07:07

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (11)

Хатын шундук нәрсәдер сизенде. Һәм алданмаган булып чыкты. Китап арасында записка ята иде. «Сәгать биштә, базар янындагы тукталышта көтәм». Таңчулпанның йөрәге сулкылдап куйды.

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (11)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (11)

10

Бүлмәдәшләре белән ара-тирә сүз алышып, нәрсәдер эшләгән булып утырса да, ул җанына тынгы тапмады. Моңа бүген күргән татлы төше сәбәпче иде. Төшләренә кергән сихри ләззәт өнендә ачы газапка әйләнде, авыр уйларга, әрнүле кичерешләргә этәрде.

Кешеләргә төрле төшләр керә. Гәүдәләребез татлы ты­нычлыкта калып, дөнья мәшәкатьләреннән азат булган­да да, без өндәгечә шау-шулы тормыш белән яши бирә­без, төнге рухи сәяхәтләребездә өндәге проблемалар бе­лән кабат очрашабыз, үзебез дә сизмәстән, аны хәл итү юлларын табарга тырышабыз. Бу хыялый дөньяны чын­барлыктан аеруы да читен кайчак. Кеше гомере буена ике дөньяда яши, төшендә һәм өнендә. Өннәрендә тор­мышка ашмаганын ул төшендә чынлык итә, төшләрендә күргәненнән өнендә сабак ала. Кеше ике чынбарлыкта яши.

Ике дөньяда да берьюлы яшәп калырга теләүчеләр дә булмаган түгел. Борынгы Тибетта реаль тормыш белән бәйләнешен өзмәгән, тирә-якта нәрсәләр барганын күреп-белеп торган килеш төш күрүчеләр дә булган. Шул рә­вешле алар параллель дөньялар эзләгәннәр, үткәннәргә һәм киләчәккә сәяхәт иткәннәр, әрвахлар һәм туачак сабыйларның җаннары белән, башка төрле рухлар белән бәйләнешкә кергәннәр. Мондый сәләт аларга озайлы күнегүләр аша килгән.

Ә Таңчулпан соң... Моңа кадәр әлеге гыйлемнәргә там­чы да игътибар бирмәгән, аларны бар дип тә белмәгән хатын бүген үзе дә аягүрә төш күреп йөри түгелме? Ул да берьюлы ике дөньяда, ике чынбарлыкта яши бит. Дөрес, әлегә аларның чикләрен билгели, уй-тойгыларына хуҗа була ала. Ә киләчәктә? Өннәре белән төшләре буталып, хыял белән чынбарлык аралары җуелса? Ул чагында нәрсә булыр? Акылыңнан шашу дигән сүз бит инде бу.

Бердән, шушы уйлар борчыды. Икенчедән, төшендә күргәннәрнең өнендә кабатлануы шомландырды. Бүген күргән төше шулкадәр татлы, шулкадәр ләззәтле, аны искә алудан гына да бөтен булмышыңны рәхәтлек били, Таңчулпан аны гомере буена һәр төндә күрергә әзер иде. Ләкин ул төш булып кына калсын, шуннан узмасын.

Әмма аның төшләре чынга аша иде.

Бу бер яктан уңайлы да кебек тоелды, ни генә әйтсәң дә, Таңчулпанның ихтыярыннан гына тормаган котылгысыз хәл бит, димәк, моның өчен Таңчулпан җавап бирми, ул гаепле түгел.

Шулай уйлауга тагын теге төшен хәтерләде дә күңелен сихри ялкын ялмап алды, үзендә ниндидер дәрт, рухи җиңеллек тойды. Сөйгәненең бүлмәдә ялгызы гына икәнен белә иде, шуңа да аның янына кереп сөю назларына биреләсе, иркәлисе-иркәләнәсе килде, һич югында Искәндәр белән тагын бераз сөйләшеп кенә, юк, сөйләшеп тә түгел, күзгә-күз карашып, йөрәк тибешләрен тыңлап кына утырасы иде. Тик аның янына керсә, башын югалтачагын, хисләрен йөгәнли алмаячагын белә иде Таңчулпан. Бүлмәдә икәүдән-икәү генә калган ике гашыйк ни генә кылмас та, нинди генә юләрлеккә бармас, соңыннан үкенеп тә беталмассың.

Ә Искәндәргә тартыла иде ул. Бернинди куркусыз, тартынусыз. Шушы ирне һушын югалтырлык итеп иркәлисе, үзе дә аның куенында наздан эреп юкка чыгасы, табыласы һәм тагын югаласы килә иде. Гомерендә тормышка ашкан һәм ашмаган теләкләре күп булды аның, ләкин Искәндәр белән бер җан, бер тән булып мәхәббәт дәрьясына ташлану теләге алдында аларның барысы да кечкенә, нәни генә иде. Изге дә, шул ук вакытта хайвани да булып тоелган бу теләк, көннән-көнгә, сәгатьтән-сәгатькә, мизгелдән-мизгелгә көчәя барып, тормышның башка хасиятләрен күмеп китә, әһәмиятсез, икенчел бер күренешкә әйләндерә иде...

Кинәт Хәдичәнең сүзләре исенә төште. «Хыянәт турында уйлау да гөнаһ», – дигән иде ул. Әйе, акыллы кыяфәт белән китап сүзләрен кабатлау да, башкалар турында читтән торып төз фикер йөртү дә авыр түгел. Күңелеңне, бөтен барлыгыңны шундый ләззәтле хис, тыелгысыз теләк яулап алганда, син тугры булып кара!

Таңчулпан бүлмәдәгеләргә күз йөгертеп чыкты.

Аның уй-кичерешләрен, Искәндәргә булган мәхәббәтен белеп калсалар, ни кылырлар иде икән? Мөнәсәбәтләре үзгәрер идеме?

Үзгәрер иде, әлбәттә! Иренә хыянәт иткән бит ул, диярләр иде. Үзен күз карасы кебек саклап, кулында күтәреп йөрткән, өрмәгән җиргә дә утыртмый кадерләгән иргә! Балаларының атасына! Һәм иң беренче булып хатын- кызлар кычкырыр иде.

Үзе мохтаҗ булган бөтен нәрсәне дә гүзәл җенес ирләрдән ала, көтә, таләп итә. Ә көчле затка хатын-кыздан тик бер генә нәрсә кирәк. Шул нәрсәгә бердәнбер хуҗа булыр өчен, ул хатын-кызның барлык ихтыяҗларын үти, бөтен хәстәрлекләрен үз өстенә ала. Гүзәл җенес тормышының бөтен муллыгы, иркенлеге шушы язылмаган канунга, өнсез килешүгә бәйләнгән. Шуңа күрә иренә хыянәт итүчене иң башлап хатын-кызлар үзләре читкә тибә, аны үз җенесенә хыянәт итүче, аның тотрыклылыгына зыян салучы дип карый. Бу беркемгә дә яңалык түгел, борын-борыннан шулай килеп, хәзер инде һәркемнең канына сеңгән нәрсә.

«Хәшәрәт! – дип кычкырырлар иде. – Битен-башын уйнатып, кеше ирен аздырып йөри! Кабахәт! Ә бит ул ирнең баласы бар! Менә дигән гаиләне җимерә!»

Ирләрнең дә мөнәсәбәте үзгәрер: очраган саен ач карашлары белән капшанып, авыз кыйшайтырлар, җае чыккан саен кысрыклап, кирәк-кирәкмәгән җирләрен тоткаларга тырышырлар; аңа теләсә кайда төртеп егып әүшәләргә мөмкин булган бер фәхеш җан, аяклы хаҗәтханә итеп карарлар иде. Ачулану, карышуларыңның да файдасы тимәс, бу аларның ныграк кимсетүенә сәбәпче генә булыр: «Нәрсә киреләнеп маташасың! Үзеңне әллә кемгә куясыңмы?! Беләбез инде кемлегеңне!»

Һәм нәрсә генә әйтсәләр дә, нинди генә пычрак сүзләр, кара карашлар белән җәберләсәләр дә, алар хаклы булыр, аларны беркем дә гаепләмәс иде.

Таңчулпанга кинәт кыен булып китте. Ул гаепләү авазларын, мыскыллы көлүләрне ишеткәндәй, кешеләрнең кара йөзен күргәндәй, хәтта тәнендә кемнәрнеңдер тупас кулларын тойгандай булды. Куркыныч та, чиркангыч та иде.

Их, ниләргә хис-тойгыларың белән идарә итү мөмкинлеге юк икән. Искәндәргә булган сөюеңне иреңә генә юнәлтер идең дә дөньяда иң бәхетле кеше, бәхетлеләрнең бәхетлесе булып яшәр идең.

Тәлгать белсә, нишләр иде икән? Кыйнар иде микән?

Кул күтәреп сукмаган хәлдә дә җәзалау юлын табар иде. Җәзалар иде. Хәтта үзе теләмәсә дә.

«Менә мин хатынымны ничек тотам!» – дип мактану теләге һәрбер ир-атта бар, диләр. Ә бу очракта, үзенең кемлеген күрсәтү өчен генә булса да, ул җәзаларга мәҗбүр. Борынгы Римда ук бит әле хатынының хыянәтенә күз йомып караган ирләрнең, үзләрен димчелектә гаепләп, хөкемгә тарттырыр булганнар. Хәзер моның өчен судка чакырмыйлар, ләкин барыбер төркем хөкем итә. Ә ирлеген күрсәтеп алганнарга, ул ләббәйкә әйтеп, чәбәкәйләп тора: «Шул кирәк ул азгынга! Бир кирәген! Давай!»

Тәлгать әрнер иде.

Авыр кичерер иде ул. Үзләрен көчле затлар, тормышның хуҗалары, нәрсә теләсә, шуны кылырга ирке булган кавем дип уйлаганга күрә, бөтен ирләр дә хатынының хыянәтен авыр, бик авыр кичерә, диләр. Хәтта хәләлен бик яратып бетермәсә дә, хәтта үзе сулга йөрештерсә дә.

Ә Тәлгать?.. Ул, чынлап та, Таңчулпан дип өзелеп тора бит. Җаны телгәләнер иде аның, үз-үзенә урын тапмас, башын кая илтеп бәрергә белми бәргәләнер иде. Мәхәббәткә, саф хисләргә, хатын-кызга булган ышанычы, ә бәлки, тормышының мәгънәсе дә югалыр иде.

Тәлгатьнең хыянәтен үзе ничек кичерер иде икән?

Кем белә? Көнләми аны Таңчулпан. Тик шулай да... Тик барыбер авыр булыр иде. Сине ирең санга сукмый, башка берәүне өстен күрә дигән сүз бит инде.

Ә Искәндәр... Ул хатынын да ярата бит. Бу хакта турыдан-туры әйткәне булмаса да, һәр сүзендә диярлек сизелеп тора. Гаиләсе турында ниндидер искиткеч бер ягымлылык, җылылык белән сөйли бит ул, яратмаган кеше шулай буламыни. Хатыныннан аерылуын теләми аның Таңчулпан, һәм көнләшми дә. Гүзәлия белән бергә яшәсә дә, Таңчулпанны ташламаячак ул. Әйе, соңга калып табышканнар икән, сөйгәнен башка берәү белән бүләргә дә әзер иде хатын.

Ләкин Гүзәлия моңа әзерме соң? Телиме ул моны?

Соравына җавап эзләгәндәй, Таңчулпан тәрәзәгә бакты. Урамда яңгыр ява. Тамчылар тәрәзәгә чиртеп сагышлы сөю җырын җырлый. Тын-тып-тын... Тып-тын-тын... Тамчылар тавышы ниндидер сихри моң, галәмнәрдән килгән тылсымлы аваз булып ишетелде. Таңчулпан аны тын да алмый тыңлады һәм тиздән үзенең дә шул дулкында эрүен, үзенең дә бер моңга әйләнүен сизде. Колагына кемнеңдер тавышы ишетелде... Юк, тавыш та түгел иде бу, ишетелмәде дә... аңына кемнеңдер турыдан-туры мөрәҗәгать итүен тойды, әйтерсең кем беләндер өнсез аралашу, телепатия бәйләнеше бара иде. Һәм Таңчулпан аның кем икәнен дә белә, бераз кыенсына, аның алдында үзен гаепле саный, шул ук вакытта үзенең дә кайсыдыр яклап хаклы булуына ышана иде.

– Син безнең гаиләне җимерергә телисеңме? – Бу Гүзәлия иде.

– Юк. Мин сезнең бәхетле булуыгызны телим.

– Алайса иремә ник өмет тотасың?

– Мин аны яратам. Һәм үземнең дә бәхетле буласым килә.

– Ләкин ул бит мине ярата.

– Ул мине дә ярата.

Тын калдылар.

– Без бер-беребезне яшьтән үк яратып өйләнештек...

– Әгәр соңлап очрашкан булсагыз?! Син дә минем хәлдә калмас идеңмени?!

– Без нәкъ вакытында очраштык.

Тагын тынлык.

– Син мине гаеплисеңме?

– Гаеплим.

– Нигә? Мәхәббәтем өченме?! Мин дә бит аны синнән ким яратмыйм. Ләкин: «Гаиләңне ташла. Минеке генә бул!» – димим бит...

Тынлык.

– Миндә аның баласы бар.

Таңчулпан узган төннең ләззәтле мизгелләрен хәтерләде:

– Миндә дә...

– Эх, син...– Бу юлы Гүзәлиянең тавышы аермачык булып ишетелде. Ул тавышта сөю дә, әрнү дә, үкенү дә, өмет тә бар иде. – Эх, син... Эх, мин...

Бәйләнеш өзелде.

Гүзәлиянең сүзләре белән җанына күчкән хисләр арасында Таңчулпан ялгызы торып калды. Кинәт аңа Искәндәрнең хатыны шултиклем якын, игезәк туганыңдай кадерле булып тоелды. Икесе дә бер үк кешене яратып, икесе дә бер үк утта яналар түгелме соң?! Һәм ана карынында янәшә яткан игезәкләр кебек икесе дә бер үк кешенең йөрәк түрендә яшиләр.

Игезәкләр якын туган була.

Икесе дә бертөрле фикер йөртеп, бер үк хыяллар белән янган кешеләр якын дуска, иңдәш-аркадашка, көрәштәшкә әверелә. Бер-берсен тормыш давылларыннан курчалап яшиләр, хәтта үлемнәрдән алып калалар.

Ләкин бер үк кешене яратып, бер үк ялкыннарда янганнар гына туган да, дус та, фикердәш тә була алмый. Алар көндәшкә, хәтта кан дошманга әйләнәләр. Мөлкәт, мал бүлешкән комсыз бәндәләр кебек. Ник шулай соң?

Адәм балалары өчен Мәхәббәт малга тиңмени?!

Хәер, комсызлык гаепледер барысына да. Алтын-көмешләрне, төшемле урыннарны, дан-дәрәҗәләрне, тормыш рәхәтлекләрен башкалар белән бүлешергә теләмәү, аны фәкать үзеңнеке генә итәргә тырышу. Әнә шул хис күңелләргә канат куеп, яшәүгә ямь бирүче Мәхәббәтне дә ялтыравыклы ташлар дәрәҗәсенә төшерәдер.

Редакция бүлмәсендә бик бирелеп нәрсәдер укыган кебек утырган Таңчулпанның аңы, гүләүгә тартым талгын моң астында, караңгы билгесезлек буйлап кайдадыр оча иде. Юлында таныш йортлар, таныш урамнар, таныш йөзләр чагылып калды. Тик алар чынбарлыктагы кебек үк түгел, алар ничектер үзгәрәк иде. Нәрсә көтә алда?

Ара-тирә этләр өргәне ишетелеп калды. Бу тавыш башта кайдандыр ерактан ишетелсә, әкренләп якынайды, көчәйде һәм бөтенләй чыдап булмаслык бер мәхшәргә әверелде. Тиздән алар үзләре дә күренде. Ни гаҗәптер аларның барысы да адәмчә киенгән, кайберләре костюм, галстуктан, ә беришләре итәк, кофтадан иде. Өзгәләп ташлардай булып абалап килсәләр дә, аларның берсе дә өскә сикермәде, сикерсә дә, тешләп алмады, тешләсә дә, киемнәрен генә ерттылар һәм, колак яфракларын корытырлык итеп өрделәр, үзләре тимәсә дә, тавышлары җанны талады. Таңчулпан качып котылырга теләде, ләкин аяклары тыңламады, аның аякларында күзгә күренмәс тышау иде.

Ничек килеп эләкте соң әле ул монда? Очып килгән иде түгелме соң?

Әлеге мәхшәрдән котылырга теләп, ул канатларын кагарга итте. Тик иңнәрендә ике мескен сөяк кенә тырпаеп тора иде. Алары да саркылып кына чыккан куе канга баткан. Шунда гына хәтеренә төште, канатларын кистеләр бит аның. Теге вакытта ук әле...

Күкләрнең зәңгәр куенында, кояшның якты нурларына коенып, югарыда искән җилләр назына иркәләнеп ил өстеннән очып бара иде. Һаваларда шундый рәхәт иде. Җирнең гүзәллеге дә биеклектән бөтенләй бүтән төрле булып, йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне изгелектән балкытучы якты тылсым булып күренә иде. Шушы матурлыкны күреп, шушы хисләрне кичерер өчен генә дә дөньяда яшәрлегең бар иде.

Аның биеклекне назлап очканын җирдәгеләр сокланып күзәтәләр, үзләре янына чакыралар иде. Аның күңеле саф иде. Бөтен дөнья бары тик яктылыктан, изгелектән генә тора, дип уйлый иде ул.

Һәм ул җиргә төште.

Һәм аны тотып алдылар.

– Канатларыңны кисәбез. Син бит кеше. Кеше канатлы булмый, – диделәр аңа.

– Юк, сез белмисез әле... Һаваларда очуның тәмен, андагы гүзәллекне белмисез! – диде ул.

– Без күрдек һәм сиңа сокландык. Безнең күңелләр дә күккә, биеклеккә омтылды, – диделәр аңа. – Ләкин без җир кешеләре, без шушында яшәргә тиешбез. Җирдә яшәү – үзе бер гүзәллек.

– Кайчагында бер матурлыкны саклау хакына икенче матурлыкны корбан итәргә туры килә, – диделәр аңа.

Һәм канатларын кистеләр.

Һәм ул менә канатсыз да, аяксыз да килеш шул котырган этләр арасында калды. Аларның коточкыч тавышына чыдарлык та, качып котылырлык та әмәл юк. Этләрнең өрүендә, колакларны чатнатып ярырлык, җаныңны туңдырырлык аяусыз гаугада, ул кинәт ниндидер мәгънә тотып алды. Әйе, аларның тавышында кешеләрнең мыскыллап кычкыруы ишетелә иде.

– Азгын!

– Кәнтәй!

– Күтләк!

– Җирбит!

Бераздан алар арт аякларына бастылар да адәм кыяфәтенә керделәр, чырайлары да үзгәрде һәм Таңчулпан курку катыш гаҗәпләнүдән, гаҗәпләнү катыш әрнүдән кычкырып җибәрде. Боларның барысы да таныш, бергә аралашып яшәгән кешеләр иде. Алар, кешегә әверелгәч тә, юашланып калмадылар, Таңчулпанның өстенә пычрак сулар, ташлар ыргыттылар, кулында бернәрсәсе дә булмаганнар төкереп булса да калдылар.

Хатын, алардан качып котылырга теләп, алга омтылды. Тик аягындагы күренмәс тышау ирек бирмәде, ул абынып егылды. Ә тегеләр типкәләргә, таптарга тотындылар...

Бераздан барысы да тынып калды. Таңчулпан башын калкытты. Аның алдында канатлары киселгән, киемнәре өзгәләнеп ертылып беткән, бите-башы канга баткан Искәндәр ята иде. Ул да күтәрелеп карады. Һәм елмайды. Кулларын Таңчулпанга сузды. Чәчләреннән сыйпады.

Моңа кадәр бернинди мәсхәрәләргә дә бирешмичә түзгән хатынның күңеле тулып китте. Күзләренә яшь килде. Тик ул еламады.

– Ни өчен? – дип сорады ул, яклау эзләгәндәй.

Искәндәр дәшмәде.

– Безне җиргә тиңлиләр. «Җирбит!..» диләр. Таптыйлар, изәләр, битебезгә төкереп үтәләр, – диде Таңчулпан, ачы әрнү белән. – Ә бит без гөнаһлы да, мескен дә кешеләр түгел. Без бары тик аларга охшамаганбыз гына. Без – үзебез.

Искәндәр, җиргә иелеп, бер уч туфрак алды һәм аны, дөньядагы иң кадерле кешеседәй итеп, үбәргә тотынды. Аннан соң туфракны чәчеп җибәрде дә, сузылып ятып, чәнечкеле үләннәр белән купшакланып беткән җирне үпте.

– Нишлисең син? Акылыңнан шаштыңмы әллә?! – диде Таңчулпан, хәвефле бер тавыш белән. – Нишләп син җирне үбәсең?

– Мин аның бөеклегенә сокланам, – диде Искәндәр, җирне үбүеннән туктамыйча. – Ул миллион еллар буена кешеләрнең аяк астында. Аны миллион еллар буена таптыйлар, аңа төкерәләр, ә ул һаман үзе булып кала. Җиргә төкергәннән генә аның бөеклеге югалмый. Без аннан үрнәк алырга тиеш.

Этләр өрүе тагын ишетелде. Әкрен генә көчәя барып, ул якынайганнан-якыная иде. Таңчулпанны курку алды. Ул Искәндәргә ныграк тотынды. Ләкин бераздан бу тавыш ничектер ягымлыланып калды һәм тәрәзәгә бәрелгән шаян тамчылар авазына әйләнде. Таңчулпан чынбарлыкка кайтты.

Бүлмәдәгеләрнең барысы да эш белән мәшгуль иде. Бу юлы аңа игътибар бирүче булмады.

Ни генә әйтсәң дә, ни генә уйласаң да, юньлелек көтми иде аларны киләчәктә. Бер-берсен ярату хакына алар мең газапка, җәбер-золымнарга түзеп яшәргә мәҗбүр булачаклар иде. Мәсхәрәләренә түзәрсең лә аның, тик якыннарның йөрәк әрнүләрен, күз яшьләрен ничек кичерерсең? Гүзәлиянең, Тәлгатьнең, балаларның рәнҗүле күзләренә ничек карарсың?

Көтмәгәндә Искәндәр килеп керде:

– Сәлам кызлар! Менә теге китапны керттем. Фәндидә апа юкмыни?!

– Хәзер килер ул, – диде Хәдичә. – Куй шунда гына.

Искәндәр «Сак-Сок» китабын Таңчулпанның алдына ук куеп чыгып китте.

Хатын шундук нәрсәдер сизенде. Һәм алданмаган булып чыкты. Китап арасында записка ята иде.

«Сәгать биштә, базар янындагы тукталышта көтәм».

Таңчулпанның йөрәге сулкылдап куйды.

Искәндәр белән очрашу турындагы уйдан гына да ул бәхетле иде. Ул моны бөтен күңеле белән тели, көтә. Шуның өстенә, әгәр очрашсалар, бүген төшендә күргән ләззәтле мизгелләрнең өнендә кабатланачагын да җаны-тәне белән сизенә, шуны тоюдан бөтен күзәнәкләре рәхәтлеккә тулышып тибрәнә, гүя үзләренең кечкенә канатларында Таңчулпанны тизрәк сөйгәне янына илтергә телиләр иде.

Таңчулпан, үзе дә сизмәстән, сәгатенә карап алды.

Очрашуга кадәр вакыт бик күп, ә аның бармаклары хәзер үк җиңелчә дерелди иде.

Фото: medium.com

(Дәвамы бар)

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (11)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (11)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас в