* * *
Безнең полкта әледән-әле «яшь» солдатлар үлгәләп тора. Берәүләре өлкән призывлар кыйнаудан «җаннарын тәслим кылса», икенчеләре җәбер-золымнарга түзә алмыйча үзләренә кул сала. (Ә «өрәкләрнең» частьне ташлап качу очраклары бездә бөтенләй гадәти хәл санала).
Ә иң сәере – офицерларның моның өчен бер җәзасын да алмавы иде. Часть командиры берничә көн кара көеп җенләнеп йөри дә, бераздан барсы да үз урынына утыра. Гаеплеләрнең башлары өтермәндә черү түгел, погоннарындагы йолдызлары да очмый, ичмасам.
Күптән түгел генә күрше КТУ ротасында Халифьян фамилияле «өрәк» әрмәнне кыйнап үтергәннәр иде, әле «нокта»ларыбызның берсендә тагын гадәттән тыш хәл. Монысы бигрәк тә коточкыч – солдатның күмәргә гәүдәсе дә юк. (Бары артыннан бер казан шулпасы гына торып кала).
Бүтән җирләрдә ничектер, ә безнең полкта барча пешекчеләр дә үзбәк милләтеннән. Алар, бүтәннәрдән, оста итеп ашарга пешерүләре белән генә түгел, ә нарядка куелган «яшьләрне» кансыз рәвештә җәзалаулары белән дә аерылып торалар.
Менә шул аш-су остасы «өрек»ләрнең берсенең ашханәдән кешеләр китеп беткәч, иртән ботка пешерергә дип зур электр казанына тутырып куелган суга чишенеп кереп утырып юына торган гадәте булган. (Моны, әлбәттә, беркем дә белмәгән). Төннәрнең берсендә ротадагы «бабайлар» ике «өрәкне» ашханәгә чәй артыннан йөгертәләр. Үзбәк бикләнергә оныткан буламы, болар барып керсәләр – пешекче «өрек» үзләренчә моңланып нидер җырлый-җырлый юынып утыра ди. Солдатларның берсе, үзен этләгәннәрнең үчен чыгарырга теләпме, форсаттан файдаланып, шаплатып казан капкачын яба да, савытны утка тоташтыра.
Икенче көнне иртән-иртүк кизү «кадет» ашханәгә керсә – җан әсәре дә күренми ди. Бары казанның гына пары чыгып тора. «Аш пешергәндер дә, берәр кая киткәндер», – дип уйлый офицер пешекче турында. Әллә моның тамагы ач була, әллә авыз итеп кенә карыйсы килә – казанны ачып җибәрә һәм чүмеч белән чумырып аш ала. «Шулпасы ярыйсы, тик тозы гына җитенкереп бетми», – дип уйлый ул, тәмләп карагач. Берәр кисәк ит эләктерергә чамалап соскыны яңадан казанга тыгып алса – анда кеше башы сөяге ыржаеп тора ди.
Ул укшып кына җибәрми, һушын да югалта. Анысы, ярый әле, казан эченә түгел, ә идәнгә егыла. Юкса, шупаларын гына түгел, сөякләрен дә аерып бетәлмәсләр иде.
Әлбәттә, «ит»нең кем булуын бик тиз чутлап чыгаралар. Чокчына торгач теге ике «өрәкне» дә табалар.
Бу вакыйганы яшереп кала алмыйлар һәм җәзасын бирәләр. «Өрәкләрнең» берсенә унике ел, икенчесенә сигезне.
Моны ишеткәч без бик нык кызгандык. Сез: «Кемне?» – дип сорыйсызмы? Әлбәттә, ике «яшь»солдатны.
* * *
Телефон станциясенә кояштай балкып ротаның иң «текә» «бабае»– якташым Олег
Логинов килеп керде.
– Сәлам, дускай, – диде ул кул биреп. – Хәл-әхвәлләрең? Хезмәт ничек бара?
– Ярыйсы.
– Кыерсытмыйлармы? Бәйләнсәләр, кара аны, тартынып торма, әйт, шундук сөякләрен санармын тәмуг кисәүләренең.
– Ярый.
Тагын бераз сөйләшкәннән соң Логинов: «Якташ, миңа хат язарга конверт кирәк иде, кыен булмаса, поселокка чыгып алып кермәссеңме?» – диде һәм тиенлек акчалар сузды.
– Бәй, Олег, конвертлар бит минем үземдә дә бихисап, – дип телефон станциясенең тумбочкасына кереп китәм һәм берничәсен тартып та чыгарам. Боларны күргәч Куйбышев егете көлеп җибәрде.
– Юк, якташ, гафу ит, синекеләр бармый.
– Нигә? – дим, аптырап.
– Синекеләр солдатныкы, ә миңа рәсемле, маркалы чын конверт кирәк.
Аптырап Логиновка карыйм. Ул: «Дөресен әйтәм, Габдулла – мин солдат конвертында хатлар җибәрергә гарьләнәм. Син дә, якташ, ярты елдан соң шулай итә башларсың дип өметләнәм», – диде ихлас елмаеп.
– Ярә, барып киләм, сиңа ничәү кирәк?
– Бишәү җитеп торыр, калган акчага үзеңә берәр нәрсә алаласың.
КПП дан чыгып Хәрби-диңгез флоты часте янәшәсеннән китеп бара идем, якында йөргән бер матрос: «Сәлам, якташ», – дип сүз катты.
– Сәлам, – дидем, бераз аптырап.
– Син тумышың белән каян, якташ?
– Башкортстаннан.
– Бәй, без чыннан да якташлар булып чыгабыз ич, якташ, – диде ул, якын ук килеп. – Мин Ырымбур өлкәсеннән. Ә милләтең?
– Татар.
– Бәй, мин дә бит татар, – дип көлеп җибәрә ул һәм: «Муратов», – дип танышырга кулын суза.
– Габдулла, – дим, аныкын кысып.
Аннан икебез дә ана телебезгә күчеп кайчан армиягә алынуыбыз, кем булып хезмәт итүебез турында сөйләшеп китәбез.
– Якташ, синең матросларның яшәү шартларын күргәнең бармы? – дип сорый миннән Муратов.
– Юк.
– Әйдә, алайса, экскурсия ясап чыгам. Шунда, форсаттан файдаланып, чәй белән дә сыйлармын үзеңне, – диде ул, частьларына ишәрәләп.
Минем әллә кая ашыгасым юк һәм кушкуллап тәкъдимен кабул итәм. Җитмәсә, татарча сөйләшүгә бик нык сусаган да идем.
Менә капкадан үтеп эчкә керәбез. Бер якта казармалары, икенче башта ашханәләре урнашкан. (Анысын, үзләренчә, камбуз дип атап йөртәләр икән).
6-7 матрос янына җиткәч, Муратов: «Менә, «итекне» алдап алып кердем», – дип кычкырып җибәрмәсенме шунда. Тегеләре мине ә дигәнче урап та ала. «Нигә милләттәшем итек диеп атады?» – дип аптырап якташыма карыйм. Ырымбур татары хезмәттәшләренә: «Ныгытып тотыгыз, җибәрмәгез!» – дип әмер бирә. Ә дигәнче ике як кулымнан да эләктереп алалар болар мине. Бик нык теләгәндә дә ычкынырлык түгел.
Муратов җилкәмдә асылынып торган «таишка» телефонын ала да, тимерчыбыкларын тәнемә тидергәч генераторын әйләндереп җибәрә һәм шул ук секунд эчендә ток гәүдәмне ярып та үтә. Бу аны сабый балаларча куандыра. Татар дәртләнеп генераторны әйләндерергә керешә. Мәчегә көлке, тычканга үлем дигәндәй, минем үз хәлем хәл. Хәрби-диңгез флоты киемендәге сантыйлар җанымны тәслим кыла алуымны аңламыйлар микәнни? Уен эшмени, ныклап әйләндергәндә «таишка» телефоны 90 вольт бирә ләса! Җитмәсә, хайван, генераторны бертуктаусыз әйләндерергә керешә. Күзләрем атылып чыгарга җитешә, аякларым тотмый башлый, йөрәгем дә ярсып-ярсып тибәргә тотына.
Татар баласы матрос Муратов җәзалавыннан туктый һәм сүз ярдәмендә атакага ташлана: «Син, «җир-бит» «итек» армиягә миннән ярты ел соң алынгансың, җитмәсә, оятсыз, алты айга иртәрәк тә кайтып китәчәксең әле». Аның төкерек чәчүе бүтән диңгезчеләргә кызык һәм шуңа да эчләрен тырный-тырный шырык-шырык көлешәләр. Исәргә исәр дигән саен тигәнәк буе сикерә дигәндәй, бу Муратовка җитә кала һәм ул: «Мә, шуның өчен кирәгеңне ал», – дип янә токтан суктырырга керешә. Мин: «Егетләр, җитәр инде, зинһар», – дип әйтергә телим, әмма тавышым чыгу түгел, хәтта авызым да селкенми, җиргә гөрселдәп авар идем, ярый әле кулларымнан тотып торалар. Ә Муратов ток тәнемне калтыратып үткән саен генераторны һаман да шәбрәк әйләндерергә керешә. Диңгезчеләр шат, аларның, күрәсең, мондый тамашаны күргәннәре булмагандыр.
Минем шунда җаным тәнемне ташлап чыгарга тиеш иде дә, ярый әле морякларның берсе кешелеклерәк булып чыктымы, әллә хәлемне аңладымы – Ырымбур татарының кулыннан телефонымны алып җилкәмә асты да: «Моны исән чагында чыгарып җибәрик», – дип иптәшләренә дәште.
Мин киткәндә якташым Муратов артымнан иң ачы сүзләр белән сүгеп калды. Әмма, миндә аның кайгысы түгел иде. Тагын әз генә җәзаласалар да җаным чыгасы иде ич. Уен эшмени – чак-чак үлемнән калдым ләса!
Ярым тере килеш ничек итеп поселокны урап кайтуымны да юньләп хәтерләмим. Миңа күз төшерү белән Олег хәлемне аңлап ала. Кыскача гына сөйләп биргәч хәзер инде ул «мариманнарны» сүгәргә керешә. Әмма, моның белән генә чикләнми, ротаны күтәрергә кушып Витманга телефоннан чылтырата. Тик, Антон гына: «Беләсең бит, Олег, моряклар бездән 10-15 тапкырга күбрәк һәм, шул сәбәпле, бик нык теләсәк тә «су бакаларын» җиңә алмаячакбыз», – дип дустын тынычландыра.
Ә хәрби диңгезчеләр белән солдатлар үзара кан дошманнар икән! Моны Олег әйткәч башта шаяртадыр дип ышанмаска уйлаган идем дә, кылт итеп баягы вакыйга исемә килеп төште. Бу үзе ап-ачык мисалы ич. Тик, шулай да, шанлы вә данлы, көчлеләрдән көчле Совет Армиясенең ике төр гаскәренең үзара тату булмавы никтер башыма сыеп бетми. Тик, алай дисәң, ерак китәсе дә түгел, без үзебезнең күрше РМТО ротасы белән дә дошманнар ич!
Мариманнар безне бик нык күралмыйлар икән. Шуңа да солдатларны үз-ара итек дип кенә йөртәләр ди. Поселокта тотып кыйнаулары да ихтимал. «Матрослар күбрәк булса торып чабуың хәерле, моның бер начарлыгы да юк. Гомерең буе инвалид булганчы, өч минут куркак булуың мең өлеш артык», – диде Логинов, миңа киңәш биреп.
«Эх, Шквыраны гына җибәрәсе калган», дип уфтанды Олег. Әйе, Андрей минем кебек беркатлы түгел шул, ул үз теләге белән дошман өненә барып кермәс иде.
Без бер үк эшне башкарсак та, элемтәче матрослар белән элемтәче солдатлар да үзара тату түгел икән. Хәтта, күптән түгел ике арада кабель сугышы да булып алган. «Минем кул сугышы, атом сугышы, салкын сугыш һәм тагын бүтән төрле сугышлар турында ишеткәнем бар, ә монысы нәрсә соң?» – дип сорыйм якташымнан аптырап. Кабель сугышы – гап-гади саботаж – ягъни бер-береңнең элемтә чыбыкларын кисү, урлау һәм бүтән төрле зыян салу икән. Теге чакта матросларның да, безнең дә күпчелек телефоннар эшләми башлагач, болай булмый дип, вакытлыча килешүгә киленелгән. Тик, кабель сугышы, бүтән төр сугышлар кебек, теләсә кайчан башланып китәргә мөмкин икән.
Олег Логинов мине кайнар чәй белән сыйлагач кына бераз хәл кергәндәй булды, тик токтан суктырылган уң кулым гына, калтыравык кешенеке кебек, өч көн буе бертуктаусыз дерелдәп торды. Анысы белән эшләү түгел, баш та кашый алмадым. Хәтта, ашханәдә дә сулагай килеш «җиффәрергә» туры килде.
Бераздан кул калтыравым бетте, әмма күңелемдә генә ярасы калды. Минем алтмышынчы размер башыма үз татарымның болай эшләве берничек тә сыймый иде. Нигә? Ни өчен? Яра, мариманнар безне яратмасыннар да ди, тик Муратовка беркем дә бит мине тотып алып керергә боермаган. Һәм, иманым камил, бер үзбәк тә, бер кыргыз да, бер таҗик та, бер чуааш та, бер якут та үз милләттәше белән шулай кыланмас иде. Нигә, ни өчен тамырларында минеке кебек үк татар каны агучы матрос тотып алып токтан суктырды? Берәр үче бар дияр идең, без аның белән моңа кадәр таныш та түгел идек, ләса.
Нигә? Ни өчен? Ни зыяным тигән? Нигә кирәк булды бу аңа? Ошбу сораулар корт булып миемне бик озак вакыт кимерде. Һәм аларга әле дә җавап таба алганым юк.
* * *
Ачулы тавыш белән мине взвод командирым өлкән лейтенант Чумаков телефон аша канцелярияга чакыртты. «Берәр эш кушарга чамалавыдыр», – дип уйласам, килеп керү белән бу: «Бушлат кая?!»– дип тамак ертып җибәрмәсенме?!
Бушлат? Нинди бушлат? Һәм шунда гына эшнең асылына төшенеп алам.
Безгә, телефончыларга, бүтән солдатлардан аермалы буларак, шинельгә өстәп, бушлат та биргәннәр иде. Анысы һуш китәрлек әллә нәрсә түгел, сарыга буялган гап-гади фуфайка, тик бик җылы һәм агач башына менәргә үтергән дә куйган. Бу кием ротада өчебездә генә булгач бик нык сакларга кирәк һәм шуңа да отделение командирым Артур Фурман миңа үземнекен төнгелеккә телефон станциясендә калдырырга куша.
Ә бер көнне килсәм – аңардан җилләр искән. Кичтән киемемне калдырганда коммутатор артында Колосова калган иде, төнлә аны Масленникова алыштырган, ә иртән ике сәгать Шквыра кизү торган. Һәм иң кызыгы – бушлатымны алып чыгып китүләрен боларның берсе дә күрмәгән. Мин, әлбәттә, каядыр аткаргандыр дип Андрейдан шикләнәм, тик, ул өлкәнерәк призыв булгач, аңа каршы бер гамәл дә кыла алмыйм.
– Бушлат кая?! – дип тагын җикерде «Чума».
– Белмим, – дим, мескен генә.
– Син аны кайда тота идең?!
– Телефонкада.
– Ә Устав буенча казармадагы үз чөеңә эләргә тиеш идең. Бушлат югалуда син гаепле! Утыр да, бу турыда аңлатма яз, – дип зәһәрен чәчте өлкән лейтенант. – Хәрби кием югалткан өчен өеңә кайтып киткәнче бөтен акчаңны тотып алып калачакбыз!
Менә сиңа мә! Болай булгач мин аена бер-ике тапкыр чәйханәдә сыйлану түгел, ә конверт-ручка-дәфтәр дә ала алмаячакмын.
«Чума» хаклы түгел. Казармадагы үз чөемә элгән булсам «кабаннар» аны шул ук секундтта рөхсәтсез-нисез алып киткән булырлар иде. (Ә киемемне телефон станциясендә саклагач әз булса да игелеген күрдем). Әле ул взвод командирым буларак югалган бушлатымны табып бирешергә тиеш иде. Кеше булса шулай эшләр иде дә. Ә ул бит «кадет». Офицер халкы рәнҗетелгәннәрне генә рәнҗетә белә ич.
Чумаков каршыма ручка белән бер бит кәгазь китереп куя. Нишләргә? Судан ничек коры чыгарга? «Уйла, Чапай», – дип башымны кашып куям. Иң катлаулы хәлләрдән дә чыгу юлы булырга тиеш ич. Минем яраткан әдәби геройларым – капитан Бладлар, Мересьевлар, Базаровлар, Рахметовлар бу очракта нишләрләр иде микән? Әһә, уйлап таптым, бугай, һәм кулыма ручка алып илһамланып язарга керешәм:
«Аңлатма.
Миңа, рядовой Вафинга, старшина – прапорщик Милько линиягә чыкканда кияр өчен сары төстәге, эченә Иванов дип язылган вә хәрби пичәт сугылган, ике төймәсе һәм ямаулыгы җитешмәгән, бер җирдән җиңелчә генә җиңен тәмәке көйдергән 48 размер, 4 буй үлчәмле бушлат биргән иде. Урлатмас өчен аны төннәрен телефон станциясендә калдырдым. Ә бер көнне килсәм – киемемнән җилләр искән. Шәхси тикшерүем дә нәтиҗә бирмәде, чөнки, бушлатны салып калдыру белән яңадан телефонкага килгән арада өч телефончы алышынган. Һәм иң «сәере « – каракны боларның берсе дә күрмәгән.
Югарыда язылганнарга өстәп шуны гына әйтә алам – офицерларның үз вазыйфаларына салкын караулары аркасында ротада тәртип юк. Шул сәбәпле, үземне бушлат югалуда тамчы да гаепле санамыйм.
17 ноябрь 1987 ел. Рядовой Вафин « .
Тагын бер кат укып чыгам. Булганга охшый.
Бу очракта миңа иң мөһиме – булмаган гаебемне танымаска кирәк. Юкса, эшләр харап.
Взвод командирыма аңлатмамны бирәм дә, стенага эленеп куелган патриотик эчтәлекле плакатларны укырга керешәм. Һәм, берчак, мине сискәндереп, кайсыныңдыр келәшчә куллары арттан килеп богазымнан буарга керешә. Йә, Хода, үлемем шушы микәнни? Һава җитешмәүдән, ярга чыгарып ташланган балыкныкы сыман, авызым ачыла, күзләремә яшь тула. Иң күп дигәндә дә, берәр минут яшисем калгандыр.
«Газраилемне» үз күзләрем белән күрәсем килеп, башымны ничек алай борып артка карыйм. Әйе, бу «Чума». Һәм шул мизгелдә башыма кечкенә чүкеч белән суктылар мени – миндә яшәүгә чәм уяна. «Сез дигәнчә булмый торсын әле», – дип уйлап командирымның богазына үреләм һәм үзем аны чәмләнеп буарга тотынам. Без канга тузып сугышучы ике бүремени. Кайсыбыз чыдамрак – шунсыбыз исән калачак, яки, җаннарыбыз чыгып икебез берьюлы гөрселдәп идәнгә авачакбыз.
Һәм шулчак яшәүгә булган барча өметем челпәрәмә килә – канцеляриягә дәү гәүдәле капитан Баранаускас керә. «Беттем, хәзер икәүләп мине», – дип уйлап бетәргә дә өлгермим, ул мине бик нык аптыратып: «Дневальный!» – дип кычкырып җибәрә. Шул ук секундтта ишектә ике метрлы, күзлекле Андрей Жуковның башы пәйда була һәм көпә-көндез берни булмагандай буышып ятучы солдат белән офицерны күргәч аның аптыраудан авызы ачыла, күзләре шар була.
– Дневальный, син Вафинны сөйрә, ә мин монысын, – дип Баранаускас Чумаковка барып ябешә. Шул ук мизгелдә яныма коштай атылып «помазок» Андрей да килеп җитә. Әмма үлем ачысы белән бер-беребезгә бик нык ябешкәнбез һәм шуңа да алар тиз генә куптарып алырлык түгел. Без бер-берсенең канын эчеп бетерергә омтылучы талпаннар мени. Богазларыбыз гына түгел, ә гомерләребез дә бер-беребезнең кулында. Әмма бик тырыша торгач тәки каерып алалар безне.
Мин нык кызган идем һәм шуңа да гәүдәгә үземнән күпкә зурырак Андрейның кулыннан ычкынырга маташам һәм Чумаковка укталам. Баранаускас белән Жуков, җан көчләренә тырыша торгач мине тәки көч-хәл белән канцеляриядән төртеп чыгаралар. Капитан дневальныйны: «Вафин яңадан керә күрмәсен», – дип кисәтергә дә онытмый. Ә миңа шул гына кирәк – мескен Андрей тирләп-пешеп куа тора, ә абзагыз ишектән керергә маташкан була, ара-тирә: «Мин сине барыбер үтерәм, «Чума»«, – дип кычкырып та алам. Әйе, ни дисәң дә, рольне азакка кадәр уйнап бетәргә кирәк. Һәм әйбәт итеп. Соңыннан ни булса – шул булыр. Чөнки, паровоз китте инде.
Солдатлар Андрейдан: «Вафинга ни булган, әллә ычкынганмы?» – дип аптырап сорыйлар. Жуков мине канцелярия ишеге яныннан өстери – өстери: «Взвод командирын үтерергә чамалый. «Баран» белән аермасак, «Чуманың», тәки, җанын ала иде, малай», – ди, бәреп чыккан тирләрен сөртеп.
Ә мин тагын яртылап сәгать өлкән лейтенантны саклыйм. Андрей чак кына читкә караса да, үземчә керергә маташкан булам. Офицерлар ишетсен өчен, ара-тирә кычкыргалап та алам. Ә «Чума» мин телефон станциясенә китмичә тәки чыкмады бүлмәсеннән.
Бу кечкенә вакыйга ротага яшен тизлегендә таралды. Моңа кадәр әле бер яшь солдатның да офицерга: «Үтерәм!» – дип ябешкәне булмаган. Һәм шуңа да күпчелек хезмәттәшләрем бу гамәлемә сокланып карадылар. Авторитетым да әз булса да артты. Мактаучылар да табылды.
Әмма, шуңа да карамастан, «медальнең» икенче ягы булуын да бик яхшы аңлыйм – взвод командирым мине мәңге гафу итмәячәген җаным белән сизәм. Һәм яңа дошманым иң текә «кабаннар»га караганда да күпкә куркынычрак. Чөнки, тегеләре иртәме-соңмы барыбер өйләренә кайтып китәчәкләр, ә өлкән лейтенант белән мин армиядәге иң соңгы көнемә кадәр чиләнергә мәҗбүр булачакмын. Монысы – көн кебек ачык.
Ә взвод командирым зур тавыш куптармады. Чөнки, ул югарыга шикаять итү белән генә мине берничек тә төрмәгә утырта алмаячак. (Нигә дигәндә, ул үзе тәүге булып ябеште ич). Һәм, аның өчен, бу гадәттән тыш вакыйганы бүтәннәрнең белмәве хәерлерәк тә. «Яшь» солдаттан будыруы – аның өчен зур минус ич. Чөнки, «өрәк» каршылык күрсәткәнне, бүтәннәрдән ни көтәргә кала?
Әмма миңа карата барыбер этлекләр эшләячәк әле. Моны йөрәгем белән тоеп торам. Һәм төрле юньсезлекләргә әзер дә булырга кирәк.
(Дәвамы бар)
Фото: m.fishki.net