* * *
Казарма янәшәсендәге чүп-чарны җыеп тәртип урнаштырып йөри идем, янәшәмә чабыш аты кебек тиргә баткан Олег Козлов йөгереп килеп җитте:
– Вафин, сине каптеркага «кабаннар» чакыра.
– Кемнәр?
– Иң хәтәрләре – Логинов, Максимов һәм кече сержант Витман.
Күңелемә шом йөгерә. Әмма, шулай да: «Болар әллә Хайруллаевтан да начарлармы?» – дип сорамыйча булдыра алмыйм.
– Хайрулла алар янында чүп кенә. Бу өчәү бар ротаны кулларында тота. Алар синең белән кызыксынгачтын, димәк, хәлләрең чыннан да начардыр, күрәсең.
Казармага чабам һәм: «Ни булса да булыр, Ходай ике үлем язмагандыр әле», – дип каптерка ишеген шакыйм. «Кер», – дип кычкырды кемдер теге яктан. Ишекне ачып кыюсыз гына эчкә узам һәм бүлмәгә күз атам.
Өстәлгә табын корып өч солдат ашап-эчеп утыра иде. Аларның бик бәхетле икәнлекләре хәтта йөзләренә үк чыккан. Психолог булмасам да, боларның бер нәрсәдән курыкмауларын һәм беркем алдында да туктап калмаячакларын аңлап алам.
Өчәүнең икесе миңа таныш. Берсе безне уку үзәгеннән ротага алып килгән Витман фамилияле кырыс кече сержант. Икенчесе монда хезмәт итә башлавымның тәү көнендә үзбәк кыйнаганда яклашкан Логинов фамилияле солдат. Ә озын һәм нечкә генә өченчеләрен тәү тапкыр күрүем. Монысы, димәк, Максимов дигәннәре.
«Артыңнан ишекне биклә», – диде, кайсыдыр. «Әһә, бу юньлегә түгел», – дип уйлап алам. Тик, шулай да, качарга туры килсә дип келәне тишеккә төшереп үк бетмим.
– Я, сөйлә, солдат, – диде йомры гәүдәле Логинов.
– Сезгә нәрсә сөйләргә соң? – дидем, аптырап.
– Ничек яшисең, ниләр уйлыйсың, нәрсәләр сине борчый һәм нишләргә җыенасың?
– Сине бездәге тәртипләр канәгатьләндерми икән. «Бабайчылыкны» иң нык сүгүче дә син икәнсең. Патрон урлап өч «өрекне» теге дөньяга җибәрергә җыенуың турында да хәбәрдарбыз. Болар турында да аңлатма көтәбез, – диде кырыс Витман.
Аларга сынап карап куям. Сөйләргә кушалар. Акырмыйлар да, янамыйлар да. Йөзләренә караганда тыңларга охшаганнар – мине кызыксынып күзәтәләр. Армияда миңа бу хәтле сорау биргәннәре юк иде әле, хәрби хезмәткә килгәннән бирле я боердылар, я эшләттеләр, я кыйнадылар гына һәм шуңа да эчемә җыелган моң-зарым язгы ташу кебек ерылды да китте – түкми-чәчми бик озак сөйләдем дә сөйләдем. Үзләре сорадылар бит, хәзер колаклары түзсен генә. Сүзне дә ерактан башладым – мәктәптә укуым елларында күпчелек укытучыларымның юньсезлегенә үч итеп ундүрт яшемдә дөреслек өчен көрәшергә ант итүемне дә, Рахметов вә Базаровлар рухында тәрбияләнүемне дә, вегетарианлыкка мөкиббән китүемне дә, Мересьевлар кебек патриот булуымны да, Әфганстанга җибәрүләрен сорап гариза язуымны да, мондагы кыргыйлыкларның дөньяда барлыгын элегрәк күз алдыма да китерә алмавымны да, миңа әлеге вакытта рухи яктан бик авыр булуын да, теләсәм дә «бабайчылыкка» каршы көрәшә алмавымны да, буйсынуымны, әмма үземдә моңардан җирәнгеч тойгылар калуын да, «кабаннарны» төннәрен торып суясым килүен дә, адәм баласының «бабайчылыктан» җәбер-золымнар күрергә түгел, ә бөек эшләр башкарыр өчен тууын да, уставның яхшы, ә бездәге тәртипсезлекләрнең совет армиясенә хас күренеш түгеллеген дә, бу җитешсезлекләрнең кичекмәстән бетерелергә тиеш икәнлеген дә берсен дә түкми-чәчми сөйләдем дә сөйләдем. Арага Чацкийның «Служить бы рад, да прислуживаться тошно», – дигән сүзләрен, Хэмингуэй, Островский һәм бүтән фикер ияләренең цитаталарын да кыстырырга онытмадым.
Берсе дә сүземне бүләргә базнат итмәде. Шуңа да эчемне бушатмыйча туктамадым. Сөйләп беткәч: «Телем минем дошманым. Мондый кыюлыгым өчен хәзер инде эт итеп кыйнарлар», – дип куркып куйдым хәтта, тегеләргә карап.
Кече сержант Витманның йөзендә битарафлык чалымнары иде, ә аның урынына теге икәвенең, киресенчә, һушлары китеп кенә калмаган, аптыраудан авызлары да ачылган иде – димәк, минем ялкынлы чыгышым аларның туң йөрәкләренә дә барып җиткән.
– Бәрәч, егет, син бит минем яшь чакта уйлаганнарымны вә кичергәннәремне әйтеп бирдең, ләса. Миңа да нәкъ синең кебек кыен иде, – дип өчесе арасыннан тәүге булып сүзгә килде Максимов дигәннәре.
– Да-а, минем боларны «өрәк» чакта уйларга башым җитмәде. Чөнки, шәһәр малаемын, бәләкәйдән урамда сугышып йөрү аркасында армияда рухи яктан бик үк авыр булмады. Әмма хәрби хезмәт турында мондый матур китап сүзләрен тәү тапкыр ишетүем. Син безнең шыксыз солдат тормышыбызга күктән төшкән кеше сыман, – дип аңа кушылды Логинов та.
Армияга кадәр нәрсә белән шөгыльләнүемне, киләчәктә ни эшләргә җыенуымны, кайсы милләт кешесе икәнлегемне сорыйлар. Мин дә форсаттан файдаланып аларның тумышлары белән кайсы якныкы булулары белән кызыксынам. Антон Витман Алтайдан, Эрик Максимов ерак Магаданнан икән. Аның урынына, Олег Логинов Куйбышевныкы булып чыкты. Димәк, якташ дияргә дә ярый.
Олегка карап: «Мин Башкортстаннан. Безнең республика Куйбышев өлкәсенә бик якын. Минем авылымнан шәһәрегезгә алты сәгатьлек кенә юл. Үземнең берничә такыр Куйбышевта булганым, ямьле Идел буенда йөргәнем бар», – дидем. Моны ишеткәч Логиновның шатлануын күрсәгез икән. Әйтерсең, бер юлы алтын балык та тоткан, байлык та тапкан, патша кызына да өйләнгән кеше диярсең.
Мин Куйбышевның үзем күргән истәлекле урыннары турында сөйлим. Олег: «Димәк, без якташлар», – дигән нәтиҗә чыгарып куя һәм иптәшләренә карап: «Нишлибез?» – дип сорый.
– Егеткә ярдәм итәргә кирәк, – диде Максимов.
– Мин дә шулай уйлыйм. Күренеп тора, ул яхшы кеше. Әмма без ярдәм итмәсәк «сыначак» я төрмәгә керәчәк. Җитмәсә, якташым да, – диде Логинов һәм миңа карап: « Телисеңме, бүгеннән сиңа беркем дә килеп каныкмаячак, беркем дә тырнак белән дә чиертмәячәк, беркем дә эш кушмаячак? – дип сорап куйды.
– Һәм моның белән солдатка зур зыян да салачаксыз, – диде әлегә кадәр дәшми утырган Витман. – Әйе, ротага боерсак аңа беркем дә каныкмаячак. Әмма без бит дүрт-биш айдан өйләребезгә кайтып китәчәкбез. Һәм шул чагында аңардан өлкәннәр генә түгел, хәтта үз призывы да моның үчен чыгарачаклар. Чөнки, армияда күләгәдә калучыларны яратмыйлар.
– Ә үзең ничек телисең? – дип сорап куйды миннән Максимов.
– Исәбем «ноктага» китәргә иде. Күчәргә берәр арурак офицер ярдәм итмәсме дип уйлап йөрим.
– Моны башыңнан чыгар, – диде Логинов. – Чөнки, яхшы «кадетлар» булмый һәм аларның берсе дә хәлеңә кермәячәк. Ә «ноктага» күчүеңә килгәндә, анда яшь солдатлар өчен бездәгедән дә кыенрак. Ул частьлардан «өрәкләр» хезмәт итү шартларына түзә алмыйча көн дә диярлек кача, я үзләренә кул сала. Җитмәсә, кайбер «нокталарда» «өрек» «кабаннар» яшьләрне көчли дә диләр.
– Егеткә киләчәктә коллектив үзеннән үч алмаслык итеп монда яхшырак шартлар тудырырга кирәк, – дип аңлатма кертте Максимов.
– Белдем, аны телефонкага урнаштырырга кирәк һәм моны үз өстемә алам, – дип хуплады иптәшен Логинов.
– Элемтәчеләрнең отделение командиры Артур Фурман ярыйсы гына да, тик анда Шквыра дигән кабахәт тә бар ич.
– Ул хайванны кисәтермен. Егеткә кагылса, бәреп үтерәм мин аны, – диде дә Олег, миңа мөрәҗәгать итте. – Якташ, бернәрсәгә кайгырма һәм беркемнән курыкма. Тыныч кына хезмәт ит. Ә «ноктага» китүеңне башыңнан чыгарып ат. Бүтән яшьләр белән эшләштергәлә. (Юкса, без кайтып киткәч үзеңнән ел ярым пычрак эш башкарттырулары ихтимал). Берәрсе кыерсытырга уйласа, я миңа, я Эрикка, я Антонга әйт. Без аның кабыргасын ә дигәнче санарбыз.
– Хәзергә син азат, – дип йомгак ясады Антон. Олег та: «Хуш», – дигәндәй елмаеп баш кагып куйды.
Рәхмәт әйтәм дә канатланып каптеркадан килеп чыгам. «Кыйнадылармы?»– дип сорый шулчак янәшәдә йөргән Халмирзоев.
– Юк.
– Юк? – аның күзләре шар була. – Ә нигә чакыртканнар соң?
– Сөйләшергә.
Моны ишеткәч үзбәкнең һушы китә. Аның уйлавынча, «кабаннар» белән «өрәк» озаклап бернәрсә турында да сөйләшә алмыйдыр, күрәсең.
Миңа әлеге вакытта бик рәхәт иде, җилкәмнән дә авыр йөк төшкәндәй булды. «Яклашабыз», – диделәр ич. Тик, сүзләрендә торырлармы, бу шаярту булып кына калмасмы? Әмма, шулай да яхшыга юрыйсы килә.
Уйларымның очына чыгарга да өлгермәдем, кайдадыр якында гына галәмәт куркыныч тавыш белән бертуктаусыз сирена уларга тотынды. «Тревога», – дип кычкырды кемдер, «Тревога», – дип гүләде бар казарма. Моңа кадәр пошмас кына йөргән офицер халкы да канцеляриядән корт чаккандай атылып килеп чыга. Рота командиры капитан Калашников тезелергә әмер бирә. Без күз ачып йомганчы сафка басабыз. (Хәтта йоклап ятучы өлкән призывлар да сикереп тора. Чөнки, уен эшмени, янәшәдә ил чиге бит. Дөньялар тыныч түгел, сугыш чыгуы да ихтимал). Калаха (без командирыбызны үз артында шулай атап йөртәбез) ротаны күздән кичереп: «Барыгыз да Команда пунктына. Шул исәптән, дневальныйлар да. Алар урынына Дударев һәм Вафин кала. Ә кече сержант Фурман телефонкасыннан килеп аларга күз-колак булып йөри. Рота буенча дежур да ул. Ә хәзер автомат-противогазларыгызны алыгыз да КПга сыпыртыгыз», – дип акырып җибәрә.
Бераздан казарма батып баручы кораб эче кебек бушап кала – солдатлардан да, офицерлардан да җилләр исә. Сирена да гүләвеннән туктый. Чебеннең канат какканын ишетерлек үле тынлык. Мин бина эчендә бөтен битен сакал-мыек баскан, ат йөзле, стандарт булмаган гәүдәле, кара роба кигән 25-30 яшьлек берәү белән торып калам. Аны аягында күн итекләре, башында пилоткасы булмаса хәтта хәрби дип тә уйламассың. Карап торуга коеп куйган качкын, я диверсант. Солдат минем яныма килде дә йомшак, әмма дәү кулларын сузып: «Михаил Дударев. Ә сиңа Миша дисәң дә ярый», – диде.
– Габдулла.
– Синең турыда күп ишеттем, – диде дә, кинәттән усал йөз чыгарып: «Нигә «өрекләрне» атып үтермәдең?!» – дип кычкырып җибәрде.
– Бәй, патроннарны алдылар бит, – дим, аптырап.
Миша көлеп җибәрә. Аңа мин дә кушылам. Шулай итеп бу сәер солдат белән танышып китәм. Ул юри белмәмешкә салышып: «Күпме хезмәт иттең?» – дип сорап куя.
– Өйдән чыгып китү көненнән санасаң бер ай чамасы.
– Ә мин ярты елдан артыграк. Бездәге «бабайчылык» законнарын беләсеңдер инде. Шул сәбәпле, тумбочка янында тору да, казарма җыю да синең өстә. Әмма мин бүтән «помазоклар» кебек кансыз түгелмен, уртак тел табуыбыз, хәтта дуслашып китүебез дә ихтимал. Мин сиңа, бүтән «өрәкләрдән» аермалы буларак, искәрмә рәвешендә, тумбочкага утырып торырга һәм укырга-язарга да рөхсәт итәм.
Шаулап-гөрләп торган казармабызда хәзер кабер тынлыгы. Килеп каныгучы «помазоклар» да, җанга тиюче «кабаннар» да юк. Көне буе рәхәтләнеп аяк салындырып тумбочка өстендә утырдым, буш вакыт чыгудан файдаланып (мондый мөмкинчелек әллә тагын тәти, әллә юк) дистәгә якын хат яздым.
Ә Миша Дударев укырга яратучы кеше булып чыкты. Ул каяндыр бер кочак гәзит-журналлар чәлдереп алып кайтты. Әлбәттә, үз «байлыгыннан» миңа да өлеш чыгарды. Хәзер мәгәрәгә бикләнгән Әбүгалисина кебек йотлыгып укыйбыз. Хәтта ,хан заманыннан» калганнар дип тә тормыйбыз. Ни өчен дигәндә, соңгы бер айда укуга бик нык сусаганмын икән.
Көнем сизелмичә дә үтеп китте. Миша кичке унбердә үк йокларга җибәрде. (Ә үзе канцеляриягә кереп утырды. Чөнки казарманы сакларга кирәк бит). Йокыдан бары иртәнге дүрттә генә уятты. Торуыма солдат чәйнегендә чәй кайнатып куйган иде. Шуңа өстәп, бер бөтен икмәге дә, ярты банка повидлосы да бар иде. Әбиләр кебек юк-бар сөйләшеп тәмләп чәй эчтек.
Дударев йокларга китәр алдыннан: «Габдулла, кара аны, ил чиген нык сакла, берүк-берүк күзеңне йома күрмә. Диверсантларның бар казарманы суеп чыгу очраклары да булгалый. Берәр чит-ят бәндә килеп керсә үзеңә якын җибәрмә, кыныңнан пычагыңны тартып чыгар һәм мин ишетерлек итеп кычкыр. Һич югы, качып булса да котылырмын», – дип кисәтергә дә онытмады. Бәхетемнән төнем тыныч үтте, диверсантлар әллә инде миннән курыктылар, казармага кереп тормадылар.
Көннәрем бертөрлерәк үтә башлады. Кайбер чакта Миша теңкәмә тигәләмәсә дөньям бөтенләй үк түгәрәкләнеп китәр иде дә ул. Тик, кая инде...
Бактың исә, Дударев, «шагыйрь кисәге» икән. Филолог һәм әдәбият җене кагылган кеше икәнемне белгәч үзенең бихисап «шедеврларын» укырга, киңәш сорарга кереште. Ә мин тәнкыйтьче түгел, хәтта шигырь язганым да юк. Ничек итеп аның әсәрләрен тикшерәсең ди? Моның өчен университетның әдәбият теориясе укытучысы доцент Дәүләтшин булырга кирәк ич.
Тик Миша Дударевны да үпкәләтеп үземә дошман ясыйсым килми. Кайбер шигырьләрен: «Ярыйсы гына», – дип мактаган булам, икенчеләрен эшкәртергә кушам, өченчеләрен тәмамлап бетәргә киңәш итәм, дүртенчеләренең рифма-ритм кытыршылыкларын күрсәтәм. Башыңа төшсә, башмакчы гына түгел, хәтта тәнкыйтьче дә буласың икән, малай. Ярый да ул «сепараттан су аертуымны» сизми, сүзләремне мыегына гына түгел, хәтта сакал очларына да чорнап мөкиббән китеп утыра. Аңа карап-карап куям да, чак үземне бөек тәнкыйтьче дип хис итеп ташламыйм.
Шигырь тикшерә-тикшерә казарма саклавыбызның алтынчы көне китте дигәндә ике солдат ияртеп бер ят лейтенант килеп керде. Мин телефоннан чылтыратып рота буенча дежур Артур Фурманны чакыртам. Кече сержант чабуына ут капкан кешедәй кызарып-бүртенеп килеп җиткәч офицер белән канцеляриягә кереп югала. Икесе нәрсә турында сөйләшкәннәрдер, анысы миңа караңгы, әмма чыккач Артур Фурман ят солдатларга ишәрәләп: «Болар Чугуевкадан качкан «өрәкләр». Әлегә бездә яшиячәкләр. Аларны берүк казармадан чыгара күрмә. Качарга маташсалар миңа хәбәр ит», – диде дә үзенең телефон станциясенә китеп барды.
Ә солдатлар миңа әз генә таныш. Боларны уку үзәгендә карантин үткәндә күргәнем бар иде. Берсенең исемен дә беләм. Абдулла атлысы минем Габдулла икәнемне белгәч исәнләшергә дә килгән иде теге чакта. Җитмәсә, адашым уку үзәгендәге турникта «кояш» ясаучы бердәнбер солдат та иде. Ә әле бу ике таҗик кәҗә көтүенә килеп эләккән сарыклар шикелле мескен генә басып торалар бер читтә. Тик, тануымны гына сиздермим. Чөнки, алар дезертир, ә мин – юк.
Хәзер солдат тормышым бөтенләй җайланып китте. Миша Дударев казармадагы тәртипне болардан урнаштырта. Ә минем бар эшем көне буе тумбочка өстендә утыру гына. Көчемнән килсә ике елымны да шушылай үткәрер идем. Тик моның мөмкин түгеллеген үзем дә аңлыйм. Миша Дударев та: «Тревога озакка китте, аның бу хәтлеккә сузылганы юк иде әле», – ди. Әйе, ун көн уен эшмени.
Ә бер төнне... Ә бер төнне үзем уяндым да, шикләнеп канцеляриягә барып керсәм анда Миша Дударев елап утыра иде. «Ни булды?» -дип сорадым иптәшемнән.
– Син сер саклый беләсеңме? – дип соравыма сорау белән җавап кайтарды ул.
– Моңа кадәр сынатканым булмады.
– Алай булгач сөйлим. Эчемне дә бушатасым килә. Моны син генә беләсең, кара аны, бүтәннәргә ычкындырасы булма.
– Яра.
Ул як-ягына каранып алды да: «Мине көчләделәр бит», – дип елап җибәрде. Олы кешенең балавыз сыгып утыруы бер үк вакытта көлке дә, кызганыч та иде. Мин аңа якынырак киләм һәм шунда гына Дударевның бераз төшергәнлеген сизеп алам – борыныма аракы исе килеп бәрелә.
– Кемнәр? – Шигем теге ике таҗикка төшә. Чөнки бүтән кеше юк бит казармада. – Һәм кайчан?
– Күптәннән инде, моннан ун еллар элек – өченче сыйныфта укыганда.
– Өченче сыйныфта?
– Әйе, өченче сыйныфта. Мин ул чакта бер классташ кызны яратып йөри идем. Мәхәббәт утында янганда ничек булганын үзең беләсеңдер инде – төн йокыларымны йокламыйм, ашаудан калдым, дәрес вакытында исәр кеше шикелле аңа гына карап утырам һәм сөйгәнемә багышлап шигырьләр язам. Күңелемдә дә бер начарлык, бер этлек юк. Ә җәйге каникул вакытында мине унынчы сыйныфта укучы дәү гәүдәле күрше кызы өй түбәсенә чакырды. Бернәрсәдән шикләнмичә аңа ияреп менеп киттем. Һәм ул кеше юклыктан файдаланып анда мине көчләде. Ишетәсеңме – көчләде. Көч-лә-де.
Шушы вакыйгадан соң үз эчемә бикләнеп калдым. Сыйныфташ кызга да хис-тойгыларымны белгертмәдем. Чөнки, үзең саф булмаган килеш ничек инде аның сөюенә өмет итәсең ди?!
Кайбер чакта: «Әллә үз-үземә кул саласымы?»– дип уйлап та куям. Тик, батырлыгым гына җитеп бетми. Син бу турыда ни уйлыйсың һәм миңа нинди киңәшләр бирер идең?
Миша Дударев янә яшьләрен сөртеп мышкылдап куйды. Аңа карап тору хәзер кызганычтан бигрәк көлке иде. Һәм мондый хәлгә төшсә бары шагыйрьләр генә төшә аладыр ул.
– Миша, кайгырма, – дидем, иптәшемне юатып. – Сине бит егетләр түгел, ә кыз кеше көчләгән. Һәм мондый бәхет әле күпләргә тәтеми дә ул. Миңа чәчбиләр ябешсә карышып та тормастыр идем, мөгаен.
– Чынлапмы? Мин сафлыгымны югалткан килеш аның йөзенә ничек карармын?
– Ә син әйтмә.
– Минем аның сөюенә өмет итәргә хакым бармы?
– Бар. Ә ул яратуыңны беләме?
– Я беләдер, я юктыр. Үзенә әйткәнем булмады.
– Ә син аңа карата битараф түгеллегеңне белгертеп хат яз.
– Яра. Димәк миңа атылмаска?
– Әлбәттә, атылмаска.
– Димәк, бу инде кирәк түгел, – дип Миша кесәсеннән автомат патроны тартып чыгара. «Вәт, юләр», – дип уйлыйм да, иптәшемне бәладан сакларга теләп аларны үземә алам һәм салпы ягына салам кыстырып бераз юатканнан соң йокларга җибәрәм. Караватына ятуына карамастан, Дударевны күз уңыннан ычкындырып та бетмим. Кем белә исерекнең ни икәнен уенда. Асылынырга да күп сорамас. Мишаның алда гомере бар икән, бераздан гырлап йоклап китте һәм мин канцеляриягә кереп рота командирының урынына утырып Раушанияга хат язарга керешәм.
Икенче көнне Дударев бу турыда сүз куертмады. Мин дә яңадан искә төшереп ярасына тоз сипмәдем инде һәм ошбу темага бүтән әйләнеп кайтмадык. Миша да тынычланып калды, атылу – асылынуны бүтән авызына да алмады.
Нарядта торуыбызга 16 тәүлек китте дигәндә рота чегән өере кебек гөжләп казармага кайтып керде. Һәм янә китте кычкырыш, акырыш, яшьрәкләрне кыйнау. Прапорщик Милько Дударев белән мине дневальныйлыктан алып безнең урынга «помазок» казах Тлегенов белән призывташым Дима Ковинны куйды. 16 көн наряд! Бу бит Гиннессның рекордлар китабына керерлек хәл. Тик, безгә рәхмәт әйтүче дә булмады.
Менә әле рота белән кичке тикшерелүдә басып торабыз. Кече сержант Синдаров исемлек буенча һәрберебезне тикшереп чыкты да барча яшь солдат өчен балдан татлы «Отбой», – сүзен кычкырып җибәрде. Тик, безгә, «өрәкләргә» казарма уртасыннан үз караватларыбызга кадәр араны үтү мина кырын кичү белән бер. Чөнки, теге башка бик сирәкләребез генә барып җитәчәк.
Көндез йокы симерткән я төрле җирдә качып яткан «кабаннарның» КПда кизү тормаганнары кичен казармага җыелгач ятарга бик үк ашкынып бармыйлар, чөнки өлкән призывлар өчен иң кызыгы яңа башлана иде. Ә кайберәүләренә «отбой», – боерыгы күркәгә кызыл күлмәктәй тәэсир итә һәм алар тәмам төн «убырына» әверелеп, йокларга тарала башлаган «өрәкләргә» бихисап эшләр кушарга керешәләр. Кайбер вакыт хәтта бер яшь солдатка унлабы үз йомышларын боерып ташлый. (Шул чагында: «Миңа фәлән «кабан» эш кушты инде», – дип әйтеп кенә кара, кирәгеңне генә алырсың. Кемнеңдер нәрсәдер боеруында аның кысылышы юк. Син бары ул әйткәнне генә үтәргә тиешсең. Нәтиҗәдә, бахыркай, тугызыннан кирәген ала (унысыныкын да берьюлы башкарырга аның егерме аягы, егерме кулы юк бит) һәм янә берәрсенең боерыгын үтәргә керешә. Ә бу калган сигезенең ачуын чыгара һәм аларның һәрберсе: «Әһә, «өрәк», мине санга сукмыйсың – кушканны үтәмисең», – дип кыйнарга керешә. (Бу тәпәләнүләр иң соңгы «кабанның» боерыгын үтәп беткәнчегә кадәр дәвам итә).
Яшь солдатка, ул моңа кадәр хәтта җиде тәүлек буе күз дә йоммаган буса да, көндез ятып тору катгый тыела. Шулай итеп, аңа ял итәргә тәүлекнең караңгы вакытында гына рөхсәт ителә. Һәм ул төнен йоклар өчен өлкән призыв солдатларының кушканнарын үтәп бетерергә тиеш. Кайсыдыр «кабанның» сөйгән кызына тегесе булып хат язу дисеңме, идән юумы, ремонт ясаумы, кочегаркага күмер ташумы, штаб җыештырумы, ашханәдә бәрәңге чистартумы, наряд эшен башкарумы, КПга барып килүме, ПДРЦга нәрсәдер илтүме, поселокка чыгып керүме, «дембель» альбомын буяумы, өйгә кайтасы шинельләрен тарайтып тегүме, бәдрәфкә кәгазь илтүме, чәч алумы, тартырга тәмәке эзләүме, каядыр барып нәрсәдер урлап килүме, шигырь сөйләүме, үзара атышлы уйнап күңелләрен ачумы, чәй әзерләүме, бәрәңге кыздырумы, киемнәрен юумы, гитарада уйнаумы – боларның берсе дә калмый иде. Җитмәсә, тегеләре рәхмәт әйтәсе урынга, «Әкрен кыймылдадың», – дип тотып кыйнарга да күп сорамыйлар әле.
Өлкән призывлар яшьләргә эш кушу белән генә чикләнмиләр, бәйләнергә бүтән сәбәпләр дә табып торалар. Чөнки, аларга җаннарын тынычландырырга тамаша кирәк. Җитмәсә, кайбер садист солдатлар иптәшләрен кыерсытып бетмәс-төкәнмәс ләззәт тә кичерә. Бу бигрәк тә Урта Азия халыкларына кагыла. Кечкенә буйлы һәм көчсез кешеләр бары армиядә генә «кабан» булып алгач үзләреннән зурыракларны вә көчлерәкләрне кыерсыта ала. Һәм алар бу мөмкинчелектән бик белеп файдаланалар. Кеше кыйнау һәм мыскыл итү буенча планнарын берничә йөз процентка арттырып үтиләр. Чөнки, хәрби хезмәттән кайткач хәлнең үзләре файдасына булмавын бик яхшы аңлыйлар. Һәм гомерләре буе үзләренең караңгы вә пычрак кышлакларында шушы иң бәхетле минутларын сагынып искә алалардыр.
Безнең ротадагы иң таралган бәйләнү төре булып берәр «өрәктән» ике елда ничә ай, ничә атна, ничә көн, ничә сәгать, ничә минут һәм ничә секунд барлыгын сорау саналадыр. Син моңа җиде төн уртасында уятсалар да шартлатып җавап кайтарырга тиешсең. Бер-ике минутка, я секундка ялгышсаң – эт итеп кыйнауларын көт тә тор. Яки, икенче төрле сынау. Берәр «кабан» «өрәктән» приказга кадәр ничә көн калганын сорый. Шул чагында син ялгышмаска тиешсең. (Бу сан, үзегез беләсез, көн саен үзгәреп тора). Юкса, әзрәк әйтсәң сораган кеше: «Әһә, салага, син мине яратмыйсың, хөрмәт итмисең, шуңа иртәрәк кайтып китүемне телисең», – дип күңеле булганчы ватачак. Ялгыш күбрәк әйтсәң: «Әһә, син минем өйгә кайтуымны теләмисең икән», – дип кирәгеңне бирәчәк. Өченчеләр болай күңел ача. Берәр «кабан» кайсыдыр «өрәкне» үзе янына чакыра икән, икенче өлкән призыв вәкиле моны күреп кала да: «Аның янына барсаң – үтерәм!»– ди. Мескенкәй, әлбәттә, ни эшләргә белмичә югалып кала. Барса, нигә бардың дип монысы кыйнаячак. Бармаса, нигә килмәдең дип, чакырганы «нокаутка» җибәрәчәк. Нәтиҗәдә, яшь солдат кайсыдыр (ә кайчак икесе тарафыннан да) нык итеп кибәге коелганчы тәпәләнә. Монысы, бигрәк тә дагстанлы Хайруллаевның, чегән Хәлиловның һәм Урта Азия «өрекләренең» яраткан уены.
Ә бүген боларның берсенә дә дучар булмадым, тәү тапкыр, үзем дә аңламастан, караватым янына килеп җиттем, юлда туктатучы да, эш кушучы да булмады. Әнә, призывташларым Артамоновны да, Огурцовны да, Козлов белән Абдураимовны да каядыр йөгерттеләр, ә самбо буенча спорт мастерына кандидат Барнаул егете Сергей Поповны кыйнарга ук керештеләр. Минем бәхеттән, рота буенча кизү Синдаров казармадагы утны да сүндерде. (Ә караңгыда «кабаннар» күзенә чалынмау мөмкинчелегем арта. Тик, шулай да, ныклап эзләргә уйласалар барыбер табачаклар).
Чишенәм һәм берничә буын данлыклы Совет Армиясе көяләре ашаудан таушалып челтәр хәленә килеп беткән одеялым белән «өрәкләрчә» бөркәнеп караватыма ятам. (Әйе, болай әкәм-төкәм кебек яшьләр генә йоклый. (Ә «кабаннар» курыкмыйча башларын чыгарып ята). Бу, минемчә, кырыс һәм кансыз хәрби чынбарлыктан инстинктив рәвештә качарга хыялланудан да, башын комга тыккан тавык мие эчкән страус кебек дошманнарының (ягъни, өлкән призывларның) күзенә күренергә теләмәүдән дә киләдер. Эх, одеял ярдәмендә генә хәрби чынбарлыктан һәм «бабайчылык» галәмәтеннән качып булсачы икән! Баштан-аяк төренеп, җитмәсә, «өрәкләр» үзләрен әллә каян сатып торалар. Төнлә «кабаннар» «яшьләрне» эзләгәндә, әлбәттә, «башсызларны» уяталар. Чөнки, болай бары «өрәкләр» һәм «чмо» Вася Котов кына йоклый).
Үзем дә шул рәвешле әвен базарына китеп кенә бара идем, берәү одеялымны тартып ачты. Карасам – призывташым Сергей Чередник икән. Ул күзләрен мелт-мелт китереп карап куя да: «Мин дүрәк», – дип китеп бара. Аптыравымның чиге булмый. Гомер бакый кешеләр, хәтта иң җүләрләре дә, үзләрен акыллырак итеп күрсәтергә маташа, ә бу, киресенчә, үзен хурлый. Нәрсә булган аңа? Әллә чыннан да «шариклары» бушаганмы? Чередник йокларга әзерләнеп йөрүче «помазок» Шишакны туктатып: «Мин дүрәк», – ди дә ары китә. Аннан өч карават аша ятучы Шквырага кулы белән җиңелчә генә кагылып попугай кебек шул бер үк җөмләсен кабатлый. Болай да кызу канлы Андрейның күрәсең йокыга гына китеп барган чагы булгандыр, ул чәмләнеп сикереп торды да, Чердникны кая туры килсә шунда суккаларга тотынды. Шквыра тәмам суынгач кына: «Өрәкләр» тәмам азды», – дип мыгырдап урынына ятты, ә Сергей чираттагы карават янына туктап: «Мин дүрәк», – диде. Аңа кемдер (караңгыда йөзен танымадым): «Беләм», – дип җавап кайтарды. Чередник үзенең дүрәклеге белән уртаклашырга ары китте.
Шунда гына эшнең асылына төшенәм – читтән призывташымны зур дикъкать белән Хайруллаев күзәтеп утыра иде. Димәк, үз гомерендә бер әдәби китап та укымаган, хәтта туып-үскән Дагыстанын да Ленин бүлмәсендә эленеп торган зур картадан кеше ярдәменнән башка таба алмаган надан, томаналыгы йөзенә үк чыккан таулар баласы Хайрулла боерган. Әйе, кешеләрне рәнҗетергә вә мыскыл итәргә аңа гына куш. Ул, күрәсең, үзеннән өч яшькә зур кичәге студент «өрәк» Сергейдан көлеп барча кыргый кешеләр кебек түбән ләззәт кичереп кенә калмый, ә үзен тегеңәрдән өстен итеп тә хис итәдер, күрәсең. Кем белә, бәлки шушы мизгелдә үзен Галәм кендеге дип тә уйлый торгандыр әле. (Чөнки мыскыл итүнең мондый төрен бары ул гына уйлап тапты ич).
Кешеләрне яратмаучы хайван Хайруллаевның иң нык күралмаганы шушы Сергей Чередниктыр, күрәсең. Миңа алар белән бәйле тагын бер вакыйганың шаһиты булырга туры килгән иде. Ул чакта мине КПга йомыш белән җибәргәннәр иде. Бер килгәч үзебезнең радистларның, планшетчыларның һәм элемтәчеләрнең нинди шартларда кизү торуларын күреп чыгасым килде. Башта радистлар янына сугылдым. Аннан баскыч буйлап планшетистчылар утырган зур залга төштем һәм иптәшләремнең галәмәт зур пыялага Ерак Көнчыгыш күгендә очкан самолетларның маршрутларын сызуларын күзәтергә керештем. Чөнки, болар бар да миңа ят һәм кызык иде. Шулчак бүлмәгә ниндидер йомыш белән Сергей Чередник килеп керде. Аңа кече сержант Хайрулла Хайруллаев: «Нигә ишекне шакымадың?!» – дип кычкырып җибәрде. (Миңа таулар баласы болай каныкмаган иде).
– Шакыдым, – диде Сергей уңайсызланып.
– Ә мин ишетмәдем. Бар, яңадан чык та стенага башың белән кагып кер!
Моны ишеткәч күзем шар булды. Ә призывташым Чередник чыгып китте дә бер метр калынлыгы бетон стенага теге яктан башы белән бәрергә кереште. Хайрулла Хайруллаевны бу гына канәгатьләндермәде, ул: «Ишетелми, ныгырак шакы!»– дип кычкырып җибәрде. Бу ни белән бетәр – бетон стена җимерелү беләнме, әллә Сергейның башы ярылу беләнме, белмим, ярый ул чакта часть командиры подполковник Алексеев килеп керде һәм Чередник форсаттан файдаланып бүлмәдән чыгып сызды.
Ә әле Хайруллаевның яшь солдаттан ротадагы һәр кешегә «Мин дүрәк», – дип әйттерүеннән, минемчә, бик сирәкләр генә канәгатьлек кичергәндер. Чөнки, бик күпләребез Дагыстанлыны күралмый иде. Ә бу икәүнең кайсы дүрәк, кайсы түгел икәнен без барыбыз да бик яхшы беләбез. Тик, кычкырып әйтмибез генә. Чөнки, Чередник хәленә каласыбыз килми.
Шулчак кемнеңдер миңа таба атлап килгәне ишетелде. Җитмәсә, ул караватым янәшәсендә генә туктап та калды. Миңа эш кушарга чамалаучы берәр «помазок» яки «кабан» дисәң әллә кайчан кычкырып җибәргән, я өстемнән одеялымны тартып алган булыр иде. Ә бу тик тора. Димәк, күңелендә берәр этлектер.
Шулай, берчак үзем дә аңламаган ниндидер авыртудан уянып киттем. Карасам – янәшәмдә ыржаеп чегән Роман Хәлилов басып тора. Төтен исенә игътибар итсәм – мөртәт, аяк бармакларым арасына кәгазь кыстырып ут төрткән икән. (Моны бездә «велосипед» дип атап йөртәләр. Чөнки, шушындый этлеккә дучар булган кеше бармаклары пешә башлагач үзе дә аңламастан йокы саташуы белән педаль әйләндергәндәге кебек хәрәкәтләр ясарга керешә). Торып Романны сугып очырырга теләгән идем дә, тешемне кысып булса да түздем. Чөнки, «Әшнәләрен җыеп, тотып ваттырырга да күп сорамас», – дип уйладым. Ә шул чактан соң аякларымны әйбәтләп төреп ята башладым.
Әле сак кына одеялымның читен ачтым да, үзенә сиздермичә генә «чакырылмаган кунакны» күзәтергә керештем. Ике карават арасындагы бушлыкта ниндидер ят солдат чишенеп азаплана иде. Бу «өрәк» тә, өлкән призыв та түгел. Ә «помазок» булырга тиеш. Чөнки, яшь солдатлар болай иркенләп чишенми, «кабаннар» телевизор карый, «отбойдан» соң ук ятмый.
Әллә ят солдат үзен күзәтүемне сизде, күтәрелеп карамыйча гына: «Син Тукаймы?» – дип сорап куйды.
– Юк, мин Габдулла.
– Ә мин Рамил.
Димәк, Шәймәрданов фамилияле очрашырга теләгән милләттәшем шушы була икән. Мин одеялым астыннан чыгып аңа танышырга уң кулымны сузам һәм күптәнге танышлар кебек татарча сөйләшергә керешәбез. Рамил Татарстанның Сарман районы Иске Кәшер авылыннан икән. «Көне-төне КПда телеграфчы булып кизү торам, шул сәбәпле казармага бик сирәк төшәм», – диде ул. Аңа Ковин белән Вяткин фамилияле ике яшь солдат та биргәннәр, тик алары әлегә эш рәтен өйрәнеп бетмәгәннәр икән. «Минем өчен иң авыры – «өрәк» чаклар артта калды. Сиңа да тешеңне кысып булса да түзәргә кирәк. Аннан, ярты елдан хезмәт бераз җиңеләя төшә. Ә «фазан» булып алгач бөтенләй оҗмахка чыгасың», – диде якташым.
Шуннан соң Рамил: «Син шагыйрьме?»– дип сорап куйды.
– Моны каян ишеттең?
– Озын колаклар җиткерде.
– Юк, шагыйрь түгел, ә прозаик, – дидем, армиягә кадәр яза башлаган автобиографик повестем белән горурланып.
– Про заек?
– Юк, прозаик.
– Анысы кем була тагы?
– Хикәя, романнар язучы.
– Димәк, син чыннан да язучы?
– Әйе.
– Укырга татарча китапларың бармы?
– Бар.
– Берәрсен укырга бирерсең әле.
– Ярә, тик ул шигырь китабы.
– Син бит романнар язам дидең.
– Бәй, ул бит минеке түгел, ә Хәсән Туфанныкы.
– Мин бит синеке дип уйладым.
– Китап минеке, тик шигырьләре минеке түгел.
Һәм без – мескен «өрәк» белән хокуксыз «помазок» «кабаннарча» шаркылдап көлеп җибәрәбез. Караңгылык безнең чын йөзләребезне яшерде, ишетүчеләр өлкән призывлар күңел ача дип уйлады. Юкса, безгә моны гафу итмәсләр иде. Ә көлеп туктагач бүтәннәрнең игътибарын җәлеп итмәс өчен янә пышылдауга күчәбез.
Икенче көнне мине – җомга кич белән: «Бу 16 тәүлек дневальный булды, арыгандыр», – дип тормадылар, Кискин, Бехтерев һәм Хәлиуллин белән ашханә буенча нарядка куйдылар. Нишлисең, зур хәрефләр белән язмышыңа язылгач, буйсынасың инде. Чөнки, монда, хәрби хезмәттә, карышып вә теш күрсәтеп бернәрсә дә үзгәртеп булмый, болай бары үзеңә карата начарлык кына эшләттерәчәксең.
Элек, армиягә тиклем, нарядка бары начар солдатлар гына йөри дип ялгышканмын икән. Ә бездә, «Мәгълүмәт эшкәртү һәм элемтә үзәгендә», старшина – прапорщик Милько теләсә кемне тота да куя. Син яхшы сугышчымы, әллә, киресенчә, начармы, аңа барыбер.
Наряд дигәннән, бу сүз Рөстәм белән мине генә пошаманга салды, ә Бехтерев белән Кискин уйлап та бирмәделәр. Җитмәсә, махсус безнең өчен инструктаж үткәрергә дә онытмадылар. «Карагыз аны, әгәр йөкле бичәләр шикелле әкрен кыймылдавыгыз һәм үз вазыйфагызны җиренә җиткереп башкармавыгыз аркасында сүз ишетәбез икән – сезгә хана; бөерләрегезне тотып төячәкбез. Гомерегез буе кан сиеп йөрсәгез кызу хәрәкәтләнергә кирәк икәнен аңларсыз. Аңларсыз, тик соң булыр», – дип төкрек чәчте алар.
«Ә хәзер ашханәгә бегом марш», – дип кычкырып җибәрде Кискин. Һәм без «помазоклар» күрсәткән тарафка торып чабабыз. (Ә ике мөртәт берни булмагандай казармага кайтып китте. Чөнки, нарядка куелганнармы, юкмы – алар өчен барыбер. Хәзер я йокларга ятачаклар, я рәхәтләнеп телевизор караячаклар. «Кадетлар» да аларга бер сүз дә әйтмәячәк. Аның урынына Рөстәм белән мин дүрт кешелек тәртәгә җигелергә мәҗбүр булачакбыз). Бүтән шартларда Кискин белән Бехтерев бу кадәр шәбәймәсләр иде. Ә монда, армиядә, үз артларында утызлап призывташлары, аларының да көче җитмәгән очракта «резервта» алтмышка якын «фазан» һәм «бабай» торгач, әлбәттә, кәперенәяләр. Һәм без «бабайчылык» дип аталган дәү «машинага» каршы бернәрсә дә эшли алмаячакбыз.
Ә милләттәшем Хәлиуллинга килгәндә, хәзер ул да безнең ротада хезмәт итә. Үз призывым белән мөгалләмәм яхшы булса да, бары Рөстәм белән генә аралашмыйм, очрашканда бер-беребезне күрмәмешкә салышабыз. Чөнки, икебез дә карантинда арабыздан үткән «кара мәчене» яхшы хәтерли. Ә хәзер бергә нарядка эләккәч «былтыр кысканга» ачу саклап эндәшми йөреп тә булмый – Рөстәм дә, мин дә минут эчендә элеккене «онытабыз» да куябыз.
Ашханәгә килеп керүебез була, пешекче үзбәк: «Кайда йөрдегез, дуңгызлар», – дип акырынырга тотына. Җитмәсә, безнең «бәхеттән», йөк ташучы машина да ватылган икән, шул сәбәпле икебез дәү тимер носилка күтәреп ярты чакрым ераклыктагы складка торып чабабыз.
Азык-төлек бирүче прапорщик (олысы-кечесе аны Семеныч дип атап йөртә) ашханә өчен чыгарып куелган зур өемгә ишәрәли. Рөстәм белән кемузардан аны носилкага төяргә керешәбез. Өем кәмеп тә карамый. Аның урынына носилка күкләргә тия яза. Үз көчемә ышанмыйча (мин ат түгел, ләса) кузгатып карыйм, ә ул, каһәрең, кымшанып та карамый. Ярый Рөстәм әйбәт егет икән, әллә ни кадәрен бушатты, ә үз очына тимәде. (Ни дисәң дә, ул миннән бер башка озын һәм 30-40 килога авыррак. Көче дә Шварцнеггерныкы кебек ташып тора). Без дүрт урауда гына азыкны складтан ашханәгә илтеп беттек. Аннан кичке ашка әзерләнергә керештек.
Ярый әле минем бәхеттән милләттәшем һәм якташым Рөстәм Хәлиуллин эш рәтен белә. (Чөнки, ул ашханә буенча нарядта тәү тапкыр түгел). Ә мин кая барып сугылырга, нәрсәгә тотынырга белмим. Урысча ике сүзне хатасыз әйтә алмаган пешекче үзбәк «өлкән туган» телендә итекчеләрнең үзен таң калдырырлык дәрәҗәдә безне сүгә генә. Әйе, аны да аңларга буладыр – дүрт кеше урынына нарядка икәү генә килгән, аның да берсе «аксаклый» .
Шулчак ашханәгә пешекченең хезмәттәшләре – «зык»[1] кыяфәтле биш солдаты килеп керде һәм: «Буйсынмыймы, хәзер без аны», – дип, җиңнәрен сызганып, өстемә килә башлады. Ярый әле үзбәк ротадашларына: «Тимәгез, юкса, эшләрлеген калдырмаячаксыз, болай да чак йөри» , – дип, мине яклап алып калды.
Рөстәм белән җәһәт кенә ипиләр кистек, өстәлләргә кәстрүлләр белән ботка һәм чәй тезеп чыктык. Менә ашханәгә бер-бер артлы өч рота да килеп керде һәм ун-унбиш минуттан ашап чыгып та киттеләр. Алардан соң залга күз салсам – һушым китә язды: әйтерсең, Мамай явы үткән!
Пешекче үзбәк Рөстәмгә эш фронтын күрсәтте дә ротасына кайтып китте. Милләттәшем белән полкның зур ашханәсендә икәү генә торып калабыз. Иң башта беренче эш итеп галәмәт зур казаннан коштабакларыбызга күп итеп ботка тутырып алабыз. Армиягә алынганнан бирле әле безнең бу кадәре үк туйганчы ашаганыбыз юк иде. Аннан күңелебез булганчы чәй эчәбез һәм ана үрдәк кебек алпан-толпан атлап, зур корсакларыбызны чак күтәреп эшкә керешәбез. Ә анысы бик күп – тавык чүпләп бетерерлек тә түгел. Юкка гына моны наряд димиләр. Җитмәсә, безгә үзебез һәм казармадагы теге ике мөртәт өчен дә эшләргә кирәк.
Өстәлләрне сөртәбез, андагы пычрак савыт-сабаны зур ванналарга ташыйбыз, урындыкларны күтәртеп куябыз, зал һәм тагын эреле-ваклы биш бүлмәнең идәнен, өч йөзгә якын коштабак-кружка-калакны, дистәләрчә чәйнек вә вак мистеләрне, ике галәмәт зур казанны, карават зурлыгы электр табасын ышкый-ышкый юабыз, кочегаркага әллә күпме күмер китерәбез, тәрәзә-стеналарны хлорлы су белән ике кат чайкыйбыз, азык-төлек калдыкларын 200 литр сыешлы зур бочкага тутырабыз. Тәртипне төнге беренче яртыда гына урнаштырып бетәбез. Икебезнең дә кыл өзәрлек тә хәлебез калмаган иде. Ашханә буенча наряд, мин бәләкәй чакта уйлаганча оҗмах түгел икән. Моны тәмуг тек тәмуг дисәң дә ярый.
– Йокларга вакыт та калды, – дидем Рөстәмгә, стенадагы сәгатькә ишәрәләп. Иптәшем миңа сәер генә карап куйды да: «Синең өчен ике, юк, өч яңалык. Икесе яхшы, берсе начар. Я, кайсысыннан башлыйм?» – дип сорап куйды.
– Әлбәттә, начарыннан.
– Начарыннан тек начарыннан. Безгә бүген йокы юк. Тәтесә дә бик әз генә черем итә алачакбыз. Чөнки, дүрт капчык бәрәңге чистартасыбыз бар, – дип почмакка ишарәләп куйды. Милләттәшемнең сүзен ишеткәч чак өнсез калмадым. Ничек мин моңа кадәр аларга игътибар итмәгәнмен?! Һәм, гомумән, дүрт капчык бәрәңгене иртәнгә кадәр чистартып бетүебез мөмкин дә түгел. Бу уемнан күзләремә чак яшьләр килмәде. Юк, солдат башым белән кызлар кебек балавыз сыгарга ярамый. Аның урынына ачуым чүперә кебек кабара башлады. Үземә, язмышыма, Кискин белән Бехтеревка, «бабайчылыкка», офицерларга.
– Кайгырма, – дип җилкәмә кагылып алды Рөстәм һәм: «Синең өчен беренче сөенеч», -дип кесәсеннән конверт чыгарып бирде. Карасам – дөнья йөзендәге иң чибәр һәм иң акыллы Раушания исемле кыздан. (Мин аңа өч хат җибәреп тә җавап алмагач, «Бу минем белән араны өзәргә – көтмәскә уйлаган», – дип соңгы арада пошаманга калып йөри башлаган идем). Ә Ул язган! Һәм мин йотлыгып укырга керешәм. Ура! Бар да яхшы! Раушания хатымны яңарак кына алган һәм шуңа да җавабы соңлаган. (Җитмәсә, үзе; «Габдулла язмый – оныткан», – дип уйлый башлаган булган). Хатының азагына: «Өзелеп-өзелеп җавап көтүче – Раушания», – дип тә өстәгән. Димәк, ул миннән өзелеп-өзелеп хат көтә. Моны уйлагач чак-чак канатланып очып китмәдем.
Хәзер миңа дүрт капчык бәрәңге чүп кенә. Аларны җырлый-җырлый чистартачакмын. Шулчак иптәшем күрше бүлмәдән: «Габдулла, кил әле», – дип эндәште. Керсәм – кечкенә өстәлгә табын корган, ике ягына ике урындык куйган. Анда майда кетердәтеп кыздырылган бер таба бәрәңге, пары бөркелеп торган ике коштабак ит, куертылган сөт, ак икмәк һәм бер чәйнек кайнар чәй иде. Монысы, әлбәттә, минем өчен икенче сөенеч һәм шушындый «патша сые» армиядә әллә бүтән тәти, әллә юк. Рөстәм гәүдәгә зур булганга гына пошмас күренә икән, ә чынында җен ләса. Һәм боларны кай арада өлгерткән диген.
Сыйлану рәхәт, ә бәрәңге чистарту кыен икән. Үч иткәндәй, пычаклар да үлмәс урысны суйсаң сикереп торырлык дәрәҗәдә үтмәс. Бәрәңгене дә безнең өчен махсус җыйганнар диярсең – бармак башы хәтлек кенәләр, үзләре, шуңа өстәп, пычрак та. Рөстәм дә вакыты-вакыты белән оеп китә башлады. Мин йокыга бирешмәс өчен басып чистартырга керешәм. (Юкса, полкны иртәнге ашсыз калдырсак эшләр харап – ач кешенең ачуы яман дигәндәй, бәреп үтерүләрен көт тә тор). Әледән-әле Рөстәмгә эндәшеп алам. Ул күзләрен ача да бәрәңге чистартырга керешә һәм бераздан янә оеп китә. Дүрт тулырга ун минут дигәндә өченче капчыкны да чистартып бетәбез. Ә бишенче яртыда инде без аяк өстендә булырга – иртәнге аш әзерли башларга тиешбез. Кырык минутта гына ярылсак та, хәтта үлсәк тә эшне тәмалый алмаячакбыз. (Җитмәсә, баштагы шәплегебез дә бетте).
– Кайгырма, Габдулла, – диде дә Рөстәм, соңгы капчык бәрәңгене азык-төлек калдыклары сала торган 200 литр сыешлы савытка илтеп бушатты.
– Нишләвең бу?! – дим, аптырап.
– Бәрәңге чистартып бетәлмәсәк үтерәчәкләр, ә болай дуңгызлар ашап бетә аны.
– Ә ташлаганыбызны әзлегеннән сизсәләр, я солдатларга ашарга җитмәсә?
– Сизмәскә тиешләр.
Икәү бочканы носилкага куябыз да, аны тышка алып чыгабыз. Рөстәм кайдадыр алда полкның дуңгыз абзары булырга тиеш ди, күтәренгән килеш шуны эзләп китәбез. Йөк авыр, аяклар кылтын-пылтыйн килә, куллар да көчкә чыдый. Йолдызларның да «бәтәрие» бетә башлаган, ахры, тирә-як юньләп күренми дә. Күпме барганбыздыр (миңа калса бик озак) – бер чак арттан йөрәкләребезне гаять тиз дәрәҗәдә тибәргә мәҗбүр итеп, чәчләребезне үрә торгызып, һушларыбызны алып кемдер гайре табигый тавыш белән көчле итеп чиелдап җибәрде. (Ярый әле эчкән чәйләребезне яңарак кына бушатырга өлгергән идек, юкса, күн итекләребез дә тулырга күп сорамас иде). Тигр бу, кеше ашаучы тигр! Без аяк асларыбызга карап тормастан йөгерергә керешәбез. Кайдадыр, якында гына «мыркылдыклар» абзары булырга тиеш, тиз генә аны табып эченә кереп качарга кирәк. Шулчак артыбызда бихисап аяк тавышлары ишетелде. (Гүя, Чыңгыз хан атлылары килә диярсең). Юк, бу тигрлар түгел. (Чөнки, аларының җир җимерттереп килергә тояклары юк). Болар я җеннәр, я бүтән төрле зәхмәт. Әмма, нәрсә генә булмасын, үзебезгә куркыныч янаганын җаныбыз-тәнебез белән тоябыз һәм шуңа да адымнарыбызны һаман да тизләтәбез. Шулчак чиелдашкан, мыркылдашкан тавышлар колакларыбызга чалына. Димәк, кыргый чучкалар – кабан дуңгызлары. Монысы җаныма тагын да ныграк шом өсти.
Нинди үкенечле үлем! Болардан соң сөякләребез генә түгел, хәтта киемнәребез дә торып калмаячак. Ә безне читтән торып дезертирлыкта гаепләячәкләр. Әти-әниләребезгә дә, туганнарыбызга да, группадашларыбызга да, сөйгән кызларыбызга да «авырлыклар алдында түзә алмыйча качуыбыз» турындагы хәбәр ә дигәнчә барып ишетелер. Безнең хәтта каберләребез дә булмаячак. Берничә сәгатьтән соң без пар бөркелеп торган сасы дуңгыз «кәкәенә» әвереләчәкбез. Бу уй камчыдай тәэсир итә һәм адымымны һаман да булдыра алган кадәр тизләтергә тырышам.
Көндез булсак – мондый хәлгә юлыкмас – кабаннар һөҗүм итмәсләр иде. Бу мәльгуннарның яктыда кеше ите ашыйсылары килгән очракта да безне һич югы күреп ярдәмгә ташланырлар, чучкаларга автоматтан ут ачарлар иде. Ә әле җиде төн уртасы – бар да тәмле йокыда. Казармалар ерак – кычкырсак та ишетмәячәкләр. Тагын бер уяу булырга тиеш кеше – полк буенча кизү офицер үзенең штабында утырадыр, я ул да инде «әвен базарына» киткәндер.
Безгә «каты борыннар» абзары да, кирегә чабарга ашханә дә ерак. Тирә-якта менеп качарга бер генә агач та үсми, ичмасам.
Менә арттан куучы кабаннарның үзләре дә шәйләнә башлады. Аралар да, безнең бәхетсезлеккә каршы, күзгә күренеп кими. Иң алдан чапкан өстәл зурлыгы дуңгыз аягымнан каптырды дигәндә генә Рөстәм: «Бочканы ташла», – дип кычкырып җибәрә һәм без чапкан шәплеккә носилканы бер читкә атып бәрәбез. Шул ук секундта артта мыркылдашкан һәм чиелдашкан тавышлар ишетелә. Алга карасам – Рөстәмнән җилләр искән. Димәк, димәк, әле ерткычларның иптәшемне ботарлап ятулары. Әмма мин бик нык теләсәм дә яланкул дистәгә якын кабанга каршы бернәрсә дә эшли алмыйм һәм милләттәшемне коткару мөмкин дә түгел. Чабып барышлый алда бер күләгә күреп калам. «Дуңгызлар мине уратырга чамалый», – дигән уй йөгерә башыма. «Димәк, миңа да күп калмаган». Тик, карачкы нишләптер озынча һәм нигәдер тегеләйгә таба чапкан төсле. Бераздан аны куып җитсәм – бу язмышташым Рөстәм икән. Ул носилканы ташлагач яшен тизлегендә алга ыргылган булган. Һәм әле дә алда. Димәк, мин ашалырга беренче санлы кандидат. Ә хәзер Рөстәм артта кала – минем нечкә һәм озын аяклар шәбрәк хәрәкәтләнергә керешәләр чөнки.
Дуңгызларның куганы да инде ишетелми. Кайдадыр артта әллә чинашалар, әллә сугышалар шунда. Күрәсең, азык-төлек калдыклары белән бүксәләрен тутыруларыдыр.
Менә без, 1552нче елны чукынуга караганда үлемне өстен күргән борынгы бабаларыбызның ерак оныклары, йөгергән шәплеккә «каты борыннар» абзары янына да килеп җитәбез. Тик, ни гаҗәп, монда үле тынлык хөкем сөрә иде. Һәм капкалары да, ни сәбәпледер, киерем ачык. Димәк, димәк безне кабан дуңгызлары түгел, ә Совет Армиясе чучкалары бастырган. Куганнар, шулай булгач, чыннан да ашарга ниятләгәннәр һәм тоткан булсалар, без алардан да исән калмас идек.
Дуңгызлар ашавыннан файдаланып кайтып калырга кирәк. (Бер мичкә азык белән генә бирәннәрнең әллә тамаклары туя, әллә юк). Шул урынны урап үтәргә дә кирәк, тайга эченә керү дә хәвефле. (Анда агач артында тигр галиҗәнәпләренең безне сагалап торуы да бик ихтимал). Менә бүтән маҗараларсыз кайтып җиттек дияргә дә була. Алда – балкып ашханә утлары яна.
– Курыктыңмы? – дип сорыйм иптәшемнән.
– Курыкмаган кая. Җитмәсә, бастырулары түгел, хәтта тере чучканы тәү тапкыр күрүем, малай, – диде дә, бераз тын гына баргач, сап-саф татарча: «Эх, сез, матур кызлар, ник шаяртасыз», – дип кычкырып җырлап җибәрде һәм сәер генә итеп дуңгызлар ягына карап куйды.
– Ә җырның дәвамы? – дип сорап куям иптәшемнән түземсезләнеп.
– Мин бүтән сүзләрен белмим шул. Бу татарча белгән бердәнбер җырым.
Һәм без тирә-якны яңгыратып көлеп җибәрәбез. Рөстәм белән минем шат авазлар төн караңгылыгын ярып әллә кайларга тарала. Әйе, шатланмаслыкмыни, әллә күпме эш тә башкардык, бәрәңгедән дә котылдык, газраил дуңгызлардан да исән калдык һәм, Ходай насыйп итсә, йокларга ярты сәгать вакытыбыз да кала. Без ашханәгә керәбез дә, чишенеп-нитеп тормаенча икебез ике тар агач эскәмиягә ятып күзләребезне йомабыз.
Иртәнге биштә пешекче килеп утыргычларыбызга тибүдән таш идәнгә егылып төшәбез һәм авыртудан уянып аякларыбызга басабыз да, үзбәк кушкан боерыкларны үтәргә керешәбез – кочегаркага ягып җибәрәбез, ипи кисәбез, су ташыйбыз, төнлә чистаркан бәрәңгеләрне казанга илтеп салабыз. (Яра, анысының әзлеген «газраил» сизмәде, юкса, эшләр харап иде). Менә өч рота да иртәнге ашны ашап чыга. Бүген безгә тагын да кызурак хәрәкәтләнергә туры киләчәк, чөнки, эш кичәгедән дә авыррак. Тәртип тә урнаштырырга кирәк, көндезге аш та әзерләргә. Һәм моның өчен бары дүрт сәгать бирелә. Аннан, көндезге аштан соң идеаль тәртип урнаштырып күрше ротага наряд тапшырасы да бар.
Коштабаклар юып йөри идек, ашханәгә прапорщик Босенко килеп керде дә Рөстәмнән: «Син Вафинмы?» – дип сорады. Иптәшем: «Юк», – диде. Шунда гына «кусок» мине күреп калды. «Киттек», – диде ул, «Сине рота командиры капитан Калашников нарядтан азат итәргә кушты. Чөнки, хәзер үк Владивостокка командировкага китәбез».
Моны ишеткәч сөенүемнең чиге булмый – әйтерсең, күкнең җиденче катына күтәреләм. Ура! Мин тәмугтан котылдым. Нарядның азагына кадәр әллә чыдый, әллә юк идем. Иптәшемә күтәрелеп карасам – шатлыгымның тамчысы да калмады. Ни өчен дигәндә – милләттәшемнең кыяфәте кызганыч, йөзе бик бәхетсез иде. Әйе, аның хәлен нык яхшы аңлыйм. Без икәү чак эшләп өлгәшә идек, ә хәзер ул берүзе калачак. Минем урынга әллә кеше куячаклар, әллә юк. Анысының да өлкән призыв булуы бик мөмкин. Ул чагында бар эш милләттәшем Рөстәм Хәлиуллин җилкәсенә төшәчәк. Моны иптәшем үзе дә аңлый һәм шуңа да чак еламый иде.
Мин бик нык теләсәм дә иптәшемә ярдәм итә алмаячакмын. Хәтта, нарядта калдыруларын сораган очрагымда да офицерлар үтенечемне аяк асларына салып таптаячаклары көн кебек ачык. Чөнки, төкерделәр алар солдат сүзләренә.
Прапорщик Босенко белән чыгарга ишеккә юнәләбез. Шулчак борылып Рөстәмгә карамыйча булдыра алмадым. Дусым (әйе, ул ярты тәүлек эчендә ротадагы иң якын кешемә әверелде) әлеге мизгелдә бик бәхетсез иде. Милләттәшем, никтер, миңа ятим үксез баланы хәтерләтте.
Казармага килеп керүем була, каршыга Татарстан егете Рамил Шәймәрданов йөгереп тә чыга:
– Сөенче, Габдулла, Владивостокка командировкага барабыз, – ди ул.
– Син дәмени? – дим, шатланып.
– Әйе. Һәм прапорщик Босенко. Ичмасам, бу юләрләр йортыннан өч-дүрт көн булса да ял итәрбез.
Рота буенча кизү сержант биргән автоматларны җилкәләребезгә асабыз да, әрҗәле машинага утырып район үзәге Ольгага китәбез. Аның яр буена галәмәт зур «Любовь Орлова» теплоходы килеп туктагач, текә баскычтан өчебез тимер ящигыбызны көчкә-көчкә күтәреп палубага менәбез һәм бихисап коридорларында адашып йөри торгач, ниһаять, үзебез яшисе каютаны эзләп табабыз. Урнашкач Босенко белән Шәймәрданов мине сакта калдыралар да, үзләре каядыр чыгып югалалар. (Күрәсең, палубадан манзара кылыргадыр, матур кызлар күзәтергәдер). Әмма минем аларга тамчы да үпкәм юк. Чөнки, миңа шау-шулы солдат тормышыннан соң каютада да бик рәхәт.
Иң беренче эш итеп, ишекне эчтән бикләп алам. Ни өчен дигәндә, үтә яшерен телеграф аппаратын ремонтка алып барабыз ич. Чит ил шпионнарының һөҗүм итеп аны кулга төшерергә маташулары да бик ихтимал. (Бу турыда юлга чыгар алдыннан элемтә начальнигы майор Городецкий кат-кат кисәтте).
Армиягә кадәр Куйбышев шәһәрендә Идел елгасында «Метеор»да йөрүемне исәпкә алмаганда, мондый теплоходка тәү тапкыр утыруым.
«Любовь Орлова» кузгалып китте, ахры, сизелер-сизелмәс чайкалгандай итә. Иллюминатордан карыйм – тирә-якта иксез-чиксез диңгез. Кешегә әйтсәң кеше ышанмас, хәтта очы-кырые да күренми. Үзе тыныч та түгел – бер-бер артлы зур-зур бөдрә дулкыннар каядыр ашыгалар. Юк, ашыкмыйлар, алар ачуланалар, ярсыйлар, көйсезләнәләр, кемгәдер рәнҗиләр һәм үз-үзләрен күрсәтәләр. Беләсе иде, ничә баллы шторм микән? Батмасак ярый да ул. Җитмәсә, йөзә дә белмим ич. (Бата башлаган очракта да берәр матур кызны коткарып орден–медаль алуымны күз алдыма китерәсе дә юк. Үзеңне берәрсе исән-имин килеш ярга өстерәп чыгарса да мең рәхмәтләр укырсың. Җитмәсә, авыр автомат, 150 килограммлы телеграф аппараты. Теплоход су астына китә башласа аларын уйлыйсы да юк. Әмма, паникага бирелергә иртәрәк, ахры. Галәмәт зур теплоходыбыз штормга бирешергә һич кенә дә уйламый, кешеләрнең дә ачыргаланып кычкырганы ишетелми).
Кичкә таба башым әйләнә, күңелем болгана һәм укшыта башлады. Моны прапорщик Босенко диңгез авыруы дип аңлатты. Хәзер караватта яткан килеш кенә автоматымны янәш куеп телеграф аппаратын саклыйм. Чирле булсам да диверсантларга бирешмәскә исәбем.
Юлда бүтән вакыйгалар булмады. Бары прапорщик Босенко гына эшсезлектән каңгырып, пистолетын сүтеп атты да, аны яңадан җыялмыйча бик озак җәфаланды – тегеләй дә итеп карый, болай да, ә затворын корпусына берничек тә кертәлми, әй. Үзе тирләп бетте, куллары да калтырый башлады. Пистолетын җыялмаса шул сүтелгән килеш кобурасына тутырырмыни? Ә диверсантлар телеграф аппаратын кулларына төшерергә чамалап һөҗүм итеп корал кулланырга туры килгән очракта? Исән-имин полкка кайткан хәлдә дә часть буенча кизү офицерга «Макаров»ын сүтелгән килеш тапшрырмы? Аның прапорщик башы белән пистолет та җыя алмаганын белсәләр бар полк үзеннән көләчәк бит. Хәтта күз дә ачырмаячаклар.
Урынымнан тордым да: «Бирегез әле», – дип «Макаров» частьларын кулыма алдым һәм ә дигәнче җыйдым да куйдым. Аннан яңадан сүттем һәм берничә секундта кабаттан кордым. Моны күргәч «кусокның» күзләре шар булмасынмы:
– Каян беләсең? Кем өйрәтте?
– Мин армиягә кадәр университетта укыганда хәрби кафедрага йөрдем. Анда пистолет-автомат белән генә түгел, хәтта пулемет-гранатометлар белән дә эш итәргә өйрәттеләр, – дидем, горурланып.
Прапорщик чыгып ките дә, сөенеченнән, Рамил белән мине сыйларга әллә күпме тәм-том алып керде. Ә солдатка тагын нәрсә кирәк? Күп йокларга һәм тәмле ашарга.
Полктан корпус штабына сәфәребез турында алдан хәбәр итеп куюларына карамастан, Владивостокның диңгез вокзалына безне каршы алырга никтер килмәгәннәр иде. Көтә-көтә көтек була башлагач, өй тирәли бирнәгә дигән сандыгын сөйрәп йөргән, кияүгә чыгарга хыялланып акылга җиңеләйгән карт кыз шикелле, телеграф аппараты салынган тимер тартмабызны күтәреп трамвайга утырабыз да, кирәк частьне эзләп китәбез. Йөк тә авыр, автоматны да югалтмаска кирәк, җитмәсә, күзләрне ялт-йолт китереп, кешеләр арасыннан үзебезгә һөҗүм итәчәк диверсантларны да эзлим. Владивостокны да әллә бүтән күрәм, әллә юк, шуңа да трамвай тәрәзәсеннән булса да шәһәрне карап калырга тырышам. Кыскасы – бер күзем хәрби бурычымны үти, икенчесе кала белән таныша. (Болай озак йөрсәң кылыйга әверелүең дә бик ихтимал).
Күтәренеп үзебезгә кирәк частька килеп җиткәч ике сержант телеграф аппаратыбызны ремонтка алып китә. Прапорщигыбыз да каядыр югала. Рамил белән мин солдат казармасына урнашабыз. Күренеп тора, монда бездәге кебек «бабайчылык» түгел, ә устав хөкем сөрә – яшьләрне кыйнау түгел, хәтта бер-береңә акыру да юк. (Шул исәптән, безгә дә килеп каныкмыйлар).
Башкортстаннан икәнемне ишетеп, мине эзләп күрше ротадан ике солдат килде. Сөйләшә торгач, армиягә бер поездда килгәнебез ачыкланды. Тик, алар мине, мин аларны белмим. Үзләре хәрби хезмәткә кадәр авиация институтында укыганнар икән, барган вагоннарыбыз да бүтән. Шул сәбәпле, сөйләшергә әллә ни сүз тапмадык һәм алар саубуллашып китеп бардылар.
Бу частьта кунабыз да, икенче көнне төзәтелгән телеграф аппаратыбызны алып яңадан шул ук «Любовь Орлова»га утырып кайтырга чыгабыз. Бу юлы «диңгез чире» дә аяктан екмый. Чөнки, ни өчен дигәндә, теплоходта гына йөзгәнем бар, вак-төяк штормларга гына бирешмим. Ә чыгып китүебезгә дүртенче көн китте дигәндә үзебезнең каһәр суккан казармабызга кайтып керәбез. (Без командировкада йөргәндә аны яшен дә сукмаган бит. Ул чагында безне үзебез күргән кебек берәр яхшы частька күчерерләр иде, ичмасам).
Казармага кайтып керү белән, иң беренче эш итеп, дусым Рөстәмне эзләп табам. Ул да мине туганын очраткандай каршы ала. Хәл-әхвәл сорашкач, «Я, ничек үтте наряд? «– дип сорыйм якташымнан.
– Чак җаным чыкмады, малай. РМТОныкылар да нарядны кабул итмичә озак җәфаладылар. Казармага төнге уникедә генә кайтып егылдым. Син Владивостокта йөргән арада тагын бер тапкыр ашханә буенча нарядта булдым әле. Тик, монысы җиңелгәрәк төште. Чөнки, үзебезнең призывтан берьюлы өчәү эләктек.
Әмма милләттәшем Рөстәм Хәлиуллин белән озак гәпләшергә насыйп булмады, мине күзлекле, гәүдәсе белән тутырылган тавыкны хәтерләткән кече сержант Артур Фурман күреп калды һәм үзенә иярергә кушып әллә кая алып китте. Без казарма янәшәсендәге ике катлы санчасть бинасына керәбез, караңгы коридор аша ниндидер бүлмәгә үтәбез. Һәм... гаҗәпләнүдән авызымны ачып катып калам. Бу хастаханәгә һич кенә дә охшамаган. Тирә-якта әллә нинди гаҗәп вә ят аппаратлар тора, аларга йөзләрчә, юк, меңнәрчә эреле-ваклы төсле чыбыклар килә. Ә бүлмәнең түрендә кечкенә пианиноны хәтерләткән җайланма артына (азактан гына белдем, коммутатор дигәннәре шушы була икән) 25 яшьләр чамасындагы чибәр генә хатын-кыз утырган да, ватык патефон кебек бер туктаусыз: «Абразия, абразия...» – дия-дия кызыл утлар янып торган кечкенә тәрәзәчекләргә тимер очлы шнурларны бер тыга, бер ала. Ошбу туташ (әллә ханым) моны шул дәрәҗәдә тиз башкара ки, хәтта кулларына күз иярми. Аның җитезлеге белән хозурланып күпме басып торганмындыр, белмим, берчак, сискәндереп: «Солдат, бүгеннән син безнең отделениедә хезмәт итә башлыйсың», – дип кече командир сары тешләрен күрсәтеп ыржаеп җибәрде. (Бу аның сөенүен белгерттеме, әллә, киресенчә, тотып ашарга җыенуынмы, монысын тәки аңламадым).
Менә минем каравыл взводыннан киткәннән соң яңа эш урыным да булды. Димәк, якташым Олег Логинов сүзендә торган. (Мине монда аның урнаштырганы көн кебек ачык). Тик, Логиновның ышанычын аклый алырмынмы, боларга башым җитәрме?
Кайдадыр телефон чыбыгы өзелгән икән. Яңа отделениедәшем «помазок»Андрей Шквыра белән шуны рәтләргә киттек. (Бу элемтәчеләр телендә линиягә чыгу, я, линиягә бару дип атала. Мәсәлән, берәрсе: «Фәлән солдат кайда?» – дип сораса, аңа: «Линиягә китте», – дип кенә җиффәрәләр).
Логинов нык куркыткан, ахры, безнең призывның җиде кат тиресен тунаучы Шквыра юлда барганда миңа бер дә каты бәрелмәде, җитмәсә, шуңа өстәп, яхшы гына киңәшләр бирде вә күп нәрсәләр сөйләде: «Сөен, син «блатной» җиргә эләктең. Монда хезмәт итү – күпләрнең тормышка ашмаган кысыр хыялы. Без радистлар, планшетистчылар, телеграфчылар кебек, сукыр тычкан сымак, тәүлекләр буе КПда – җир астында утырмыйбыз, ә кояш яктысында йөрибез. Җылы телефон станциясендә ятабыз, ләчтит сата-сата телләребезгә сөял чыга башласа, линиягә чыгу сылтавы белән, поселокка барып җилләнеп керәбез. Ә төннәрен, ак кешеләр кебек, мендәрләребезне кочып әвен базарына китәбез.
Отделениебез зур түгел. Элек Фурман белән икәү генә идек. Хәзер, менә, син дә өстәлдең. Димәк, мушкетерлар кебек, өчәү булып чыгабыз. Взвод командирыбыз – лейтенант Чумаков. (Әмма бар да аны үз артында Чума дип кенә йөртә. Лейтенантның нинди «бөҗәк «икәнен миннән сорама, чөнки, кем икәнен исеме үк аңлатып тора).
Баштагы мәлдәге вазыйфаңа килгәндә – иң төп бурычың телефон станциясендә тәртип урнаштыру булыр. Курыкма, анысы артык күп түгел – кечкенә ике бүлмә һәм печтеки генә коридор. Шунысын да әйтергә онытканмын, чәйнегебез дә сусыз коргаксып утырырга тиеш түгел. Чөнки без, телефончылар, тәүлекләр буе чәй эчәргә яратабыз.
Аннан, акрынлап, миңа, яки Артурга ияреп линиягә чыгып элемтә чыбыкларының урнашу тәртибен өйрәнерсең һәм коммутатор «нечкәлекләрен» тапкырлау таблицасы урынына ятларсың. Алары да артык зур баш сорамый, телефончы булыр өчен Пифагор булу кирәкми.
Ә офицерлар алдында артык калтырап төшмә. Җилкәңә дә менеп атланырга рөхсәт итмә. Алтын урталыкта бул. Үзеңә кирәкләре белән дустанә мөнәсәбәт урнаштыр, ә калганнарын өч хәрефкә җибәрсәң дә була. Кабатлап әйтәм, без планшетистчылар да, радистлар да, каравыл взводы солдатлары да түгел, ә «кирәкле кишер яфраклары». «Кадетлар» безнең белән санлашырга вә исәпләшергә мәҗбүрләр. Чөнки, без бик нык теләгәндә теләсә кайсы офицерга каршы этлек кыла алабыз һәм моны алар үзләре дә бик яхшы аңлый. Кайберәүләре, хәтта, бездән әз генә шүрли дә.
Нигәме? Мәсәлән, үзебез өнәмәгән хәчтерүшне коммутатор артында утырган чагыбызда бик озак тоташтырмый тора алабыз. Үзең беләсең, көтү бик кыен нәрсә. Ә теге телләшә башласа: «Сезгә кирәк кеше буш түгел – бүтән адәм белән сөйләшә», – дип кенә җиффәрәчәкбез. Һәм ул бернәрсә дә эшли алмаячак. Безнең күңелебез булганчы көтәчәк.
Яки, менә, офицерларны акылга утыртуның икенче ысулы. Берәр бәдбәхетенең телефоны ватыла икән (бик нык теләгәндә юри генә үзебез дә ычкындырып куя алабыз) – аны төзәтмичә атналар буе ялындырып йөртү генә көчебездән килә. Зарлана, «мыжый», яки әрләшә башласа: «Сездән дә зуррак офицерларныкы эшләми, алардан алда сезнекен төзәтикмени?!» – дип кенә җибәрергә кирәк. Һәм ул авызын ябып без теләгәнчә көтәргә мәҗбүр булачак.
Без, телефончылар, хәтта, үзебезне нарядтан да азат иттерә алабыз. Моның өчен бары часть командиры подполковник Алексеевның телефон чыбыгын бүтәннәргә сиздермичә генә өзеп куярга кирәк. Шундук сине нарядтан бушатып элемтә урнаштырырга җибәрәчәкләр. Тик, болай эшләргә әле бераз башың яшьрәк. Телефон станциясендә хезмәт итеп борын астың кипсен башта.
Коммутатор артында утыру – безнең төп бурычыбыз түгел. Моның өчен биш телефонисткабыз бар. Ә безнең кизү вакыты күп түгел, тәүлегенә ике генә сәгать – иртәнге алтыдан сигезгә тиклем генә.
«Чәчбиләр»не чирләп китсәләр дә без алыштырабыз. Тревога вакытында да коммутатор артында элемтәче хатын-кызлар түгел, ә солдатлар утырырга тиеш.
Телефонисткаларыбыз бик еш кына үзләре өчен кизү торуыбызны сорыйлар. Моны да бик белеп эшләргә кирәк. Атлыгып түгел, ә бик ялындырып. Юкса, ришвәт тәтемәячәк. Тәм-том, сый-хөрмәт китерсәләр генә алар өчен коммутатор артына утырырга була. Ә ялындырмасаң, ә дигәннәренә җә дип кенә торсаң, җилкәңә менеп атлануларын көт тә тор. Аннан автомат түтәсе белән дә бәреп төшерә алмаячаксың.
Безнең төп хезмәтебез – элемтәне тәртиптә тоту. Ватык телефоннар һәрчак булсын, әмма алар өчтән артмасын. Күбәеп китсәләр – «кадетлар» бу үз вазыйфасын башкара алмый дип сине куу, я бүтән солдат белән алыштыру ягын караячаклар. Ә бар да төзек булып сәгать кебек эшләсә – нарядка куюларын, яки теләсә нәрсә кушуларын көт тә тор. Чөнки, офицерлар үзләренең кул астындагыларның тик торуларын һич кенә дә яратмыйлар.
Элемтәне сыйфатлы эшләмә, чыбыклар әледән-әле – 3-4 көн саен өзелерлек булсын. Ул чагында гына отделениебездә өч солдат тотачаклар. (Юкса, бер-икегә генә калдыруларын көт тә тор. Шул «кыскартылган» солдат исемлегенә үзеңнең дә эләгүең бик мөмкин).
Телефон чыбыклары өзелеп торса – поселокка юл ачык дигән сүз. Ә аның файдалы яклары бихисап. Бер «сәфәр» вакытында гына да әллә ничә куянны койрыгыннан тотасың. Поселокка йөрсәң – бәйләнчек ««кадетлардан « да ераграк торасың, көнең дә тизрәк вә күңеллерәк үтә, кибетләрдән «кабаннарга» «дефицит» әйберләр табып яхшы атлы да буласың, ә берәрсенә почтадан посылкасын ук алып кайтып бирсәң, моның өчен үзеңә дә әллә күпме сый-хөрмәт тәти. Тик йөри-йөри аякларың гына талмасын.
Син, шулай ук, берәрсенә яшертен генә телефон кертеп үзеңнең кесәңне калынайта аласың. Тик моны белеп һәм сак эшләргә кирәк. Юкса, сизсәләр, күтеңә тибәрләр.
Телефончы булуның тагын бер бик яхшы ягы бар. Коммутатор артында утырганда серләр дә ишетүең бик ихтимал. Ә акылың булса аларны бик белеп файдаланырга мөмкин. Шантаж – бөек нәрсә, тик, моның өчен башыңны йөртә торган муеның казыктай нык булырга тиеш, юкса, өзеп алып футбол тубы ясаулары да бар.
Уссурийск егете алабайдай әрсез Андрей Шквыраның шушыларны сөйләп бетүе булды, юл буенда үсеп утырган юан имән агачына аю кебек дөбер-шатыр менеп тә китте һәм ә дигәнче ботактан аягын салындырып атланып та утырды. Бу ни галәмәт тагы?! Әллә хезмәттәшем ычкына башлаганмы? Яки безгә берәр нинди куркыныч яныймы? Як-ягыма каранып алам, юк, болайга таба дию пәрие дә килми, дошман танклары да якынлашмый, күзен кан баскан сөзгәк үгез дә күренми, поселок буйлап уссури тигры да йөрми. Кешеләр дә берни булмагандай үтеп тора, әйтерсең, Совет Армиясе солдатлары агач башында үсә.
Шквыра үзе янына чакырып кул изәде. Берни кылыр әмәл юк, буйсынырга мәҗбүр булам – барып имән кәүсәсен кочаклыйм. Өскә менәргә тырышам, әмма килеп чыкмый – кайрыдан итекләр шуа. Бик озак азаплана торгач, кул сузымындагы корый башлаган бер ботакны күреп калам һәм аңа асылынып, Һади Такташ шигырендәге ике малайның берсе кебек югарыга үрмәлим һәм бераздан ротадашым янына менеп тә җитәм. Хәл җыйгач аска карасам – башым әйләнеп китә. Чөнки биек һәм куркыныч.
Шул арада Андрей Шквыра агач башыннан үткән телефон линиясе белән мәш килә. (Имәнгә менүебезнең сәбәбен яңа гына төшендем).
Башта хезмәттәшем уралган изоленталарны сүтте, аннан чыбыкны ялганган җиреннән ычкындырды һәм, шуннан соң, җилкәсенә асылынган «таишка» телефонын алып берәм-берәм ике тарафка да чылтыратырга кереште. Коммутатор артында утыручы Валентина Николаевна Масленникова: «Абразия», – дип җавап кайтарды. Ә икенче яктан дәшүче булмады. «Димәк, өзек алда», – дип нәтиҗә ясады Андрей, әллә үзе, әллә минем өчен. Һәм шуны эзләп ары китәбез. Янә өч имәнгә менеп элемтәнең ялганган урыннарын тикшереп төшәбез. Бары бишенче агачта гына гыйльләсен табабыз.
Шунда, Ерак Көнчыгышның Сихотэ-Алинь таулары итәгендә үскән бер имән очында утырганда башыма үзем өчен бик бөек фикер килә – телефончы маймыл бабаларыбызны көнләштерерлек дәрәҗәдә җитез итеп агач башына менә белергә тиеш икән. Һәм, иң мөһиме – егылып та төшмәскә. Чөнки, аста салам тутырылган матрас җәеп торучы кешебез юк.
Шквыра өзелгән урынны әрхи-бырхый гына ялгый да, Берлинны алган баһадир кыяфәтендә частька кайтып китәбез. Без кергәндә телефон станциясе стенасындагы сәгать дүртне суккан иде. «Бүгенгә эш тәмам. Алла бирсә, төн чыкканчы җил тагын бер-ике линияне өзәр әле. Элемтә сәгать кебек эшләсә дә артык һушыбыз китмәс – рәхәтләнеп «телефонкада» утырырбыз», – диде Андрей, пошмас кына.
Менә сиңа мә! Берәү әйтмешли, хет утырып ела, хет эчеңне тырный – тырный көл. Болай булгач, безнең бөтен эшебез үз артыбыздан үзебез төзәтеп йөрү килеп чыга ич! Телефон станциясендә ватанга хезмәт итүнең исе дә килми, моны хәтта ачыктан-ачык саботаж дип атарга да ярыйдыр. (Патриотизм турында әйтеп торасы да юк). Эх, стенага терәп атасы иде дә бит, тик кулымда мылтык түгел, хәтта таяк та юк.
Нинди генә кызсам да, күңелемдәгене Андрей Шквырага ачып салмадым инде. Чөнки, һич кенә дә попның итен урлап тотылган эт хәлендә каласым килми. Әлегә шулай яшәп торыйк. Ә киләчәктә нишләргә икәнен тормыш үзе күрсәтер.
Андрей, уйларымны бүлеп янә телгә килде. «Мин ротага киттем, ә син телефон станциясендә утыр – ял ит. Юкса, казармага кайтсаң «кабаннар « каныгыр, я эш кушар», – диде дә ул, күздән югалды. Усал вә әрсез Шквыраны алыштырып куйганнармыни. Әйтерсең, ул бөтенләй бүтән кеше. Моның сәбәбен дә бик яхшы беләм. Якташым Олег Логинов Шквыраны минем хакта ныгытып кисәтеп куйган. Юкса, бу юньсез яшь солдат турында хәстәрлек күрер идемени?!
Ә миңа шул гына кирәк. Почмакта торган әллә ничә буын солдатка хезмәт итүдән таушалып беткән кайчандыр кызыл булган кәнәфигә чумам да, чуктин – чук, күптин – күп сәламнәр белән хатлар сырларга керешәм. Сигезенчесен тәмамлап килгәндә ишектә отделение командирым кече сержант Артур Фурманның башы күренде. Телефон станциясен җентекләп күзәткәннән соң, бераздан бүлмәдә аның гәүдәсе дә пәйда булды. Ул иң тәүдә минем яныма килеп басып татарча яза башлаган чираттагы хатымны кулына алып укып карады һәм берни аңламыйча, гаҗәпләнүдән, башын селкеп куйды. Аннан телефонистка Загарий белән юк-бар сөйләшергә кереште. Ә теле белән «тегермән тартып « арыгач полкадан иске генә телефон аппараты алып каршыма куйды да: «Моны төзәтмичә сиңа бүген йокы юк», – дип дәү йодрыгын борын төбемә үк китереп бетте. Гаҗәпләнүдән ачыла башлаган авызым белән аңа каршы итагатьле генә итеп нәрсәдер әйтергә теләгән идем дә, әмма өлгәшмәдем – Артурны шул ук мизгелдә телефон станциясеннән «җеннәре» алып чыгып та китте.
Менә сиңа мә! Мин бит физик түгел, ә лирик. Университетта да, карантинда да, хәтта ротага килгәч тә бу һөнәргә өйрәтмәделәр ич. Шулвакыт мине үчекләргә теләгәндәй үтереп йокым да килә башлады, Артурның йодрыгының тәмен татырга да атлыгып тормыйм һәм язмышыма буйсынып, янәшәмдә яткан отвертканы кулыма алып, ни булса да булыр дип, телефон аппаратын ачып карыйм. Ә аның эчендә нәрсәләр генә юк. Хәтта, үлгән ата тараканга кадәр бар. (Нигә ата димме? Бу бит армия, хатын-кыз урыны түгел).
«Юк, боларга башым җитеп бетәрлек түгел», – дип уйлап бетәргә дә өлгермим, күзем каяндыр ычкынган тимерчыбык очын күреп ала. Ул тәккә генә асылынып торырга тиеш түгелдер ич. Эзләнә торгач, кирәк урынын табам һәм очын шунда тыгып борып куям. Ә хәзер сынап карарга да була. Телефонны коммутаторга тоташтырам. Ура, эшли!
Башыңа төшкәч, башмакчы гына түгел, телефончы да буласың икән, малай. Моңа мин телефон станциясендә хезмәт итүемнең тәүге сәгатьләрендә үк төшендем.
Икенче көнне отделение командирым кече сержант Артур Фурман, төзәткән аппаратымны тикшереп канәгать калгач, коммутатор артына утырырга кушты. Бер уңайдан, яңа һөнәрем турында кыскача гына аңлатма да бирде.
Кем дә булса телефоннан сөйләшергә теләп трубканы алса коммутаторда «ут « яна икән. Шуның тишегенә тимер башлы бихисап шнурларның берсенең очын тыгасың һәм; «Абразия», – дип дәшәсең. Теге үзенә кирәк абонентның исемен атый. (Мәсәлән, клуб, ашханә, фәләновның фатиры...) «Текәрәк» кеше булса, сорап калмый, ә таләп итә. («Өрәк» башың белән берәр «кабанны» тоташтырмый озак көттерсәң, тегесенең телефон станциясенә килеп үзеңне тотып ватуы да бик ихтимал икән).
Шнурның икенче очын кирәк телефон исеме язылган тишеккә тыгасың һәм махсус тумблерга басып ток җибәрәсең. Кыңгырау озак чылтырап та, трубканы алмасалар: «Эндәшмиләр», – дисең һәм шнурны тартып аласың.
Ә гәпләшсәләр ара-тирә шул ук тумблерның икенче ягына басып тыңлаштырып аласың. Тавышлары ишетелми башласа: «Сөйләшәсезме?» – дип сорыйсың. Эндәшмәсәләр – бу очракта да шнурны тартып аласың. (Гәпләшсәләр – тимисең). Әгәр берәрсе белән әңгәмәләшкән абонентны сорасалар – ул буш түгел дип җавап кайтарасың.
Тоташтыруның да үз чираты вә үз тәртибе бар. Иң тәүдә часть командиры белән аның урынбасары, алардан соң сәяси бүлек һәм штаб начальниклары, КГБ оперуполномоченные, КП буенча кизү офицер, рота командирлары… Ә иң азакы булып хезмәтләндерергә тиеш абонентлар – болар клуб, ашханә, казармалар, лейтенант-прапорщикларның фатирлары. Подполковниклар чылтыратканда (бездә бу дәрәҗәдәге офицерлар дүртәү), аларга кирәк абонент буш булмаса, тегеләрен өзеп үзләре белән тоташтырырга да ярый.
Коммутатордагы кырыклап телефон «кадет» фатирларыныкы. Тик бик «текәләренә» генә аерым чыбык сузылган. Калганнары 6-7 (ә кайбер очракта 8) кеше бер линиядә утыра. Мәсәлән, Бирюков өчен бер тапкыр кыңгырауга басасың, Жуковка – икене, Лабайга – өчне, Карнаухка – дүртне, Прасолга – бишне, Нагирнерга – алтыны. Менә, җиде төн уртасында кемгәдер мөһим эш буенча чылтыраталар икән, шушы линиядә утырган фатир хуҗалары гына түгел, хәтта аларның хатыннары белән балалары да уянып, безгәме-түгелме дип кыңгыраулар санын чутларга мәҗбүрләр. Менә шундый кәмит була кайчагында.
Ә «Абразия» сүзе, латинчадан тәрҗемә иткәндә, аборт сүзен аңлата икән. Моны Артурга әлеге вакытта бала табу буенча ялдагы телефонистка Татьяна Владимировна Ракова әйткән.
Коммутатор артында утыручы һәр элемтәченең үз номеры бар икән. Мәсәлән, Фурман беренче, Шквыра өченче, Макуха дүртенче, Масленникова бишенче, Загарий алтынчы, Орехова җиденче, Колосова сигезенче, Ракова тугызынчы.
Элек Логинов телефон станциясендә хезмәт иткәндә икенче булган. Хәзер бу сан буш. Шул сәбәпле, ул миңа күчә.
Коммутатор артында утырганда үз саныңны әйтәсең икән. Мәсәлән, мин, кешеләр чылтыратканда: «Абразия ике», – дияргә тиешмен. Ярый да тегеләре латинча аңламаса. Юкса, оятыңнан идән ярыгына кереп качарсың.
Фурман сөйләгәндә җиңел төсле тоелса да, коммутатор артына үзем утыргач, минут эчендә әллә нинди хаталар кылып ташладым. Каушаудан, кирәк кешеләрне кирәкмәгәннәре белән тоташтырып беттем, шылтыратучы абонентларның үзләренең колакларына звонок җибәрдем, яки кайберәүләренә җавап бирергә бөтенләй оныттым. (Бу кылыгым элемтәчеләр телендә «тегенеп бетү « дип атала икән). Ә теге яктан сүгәләр генә, малай, хәтта колакларыма кадәр кызышып бетте. (Чыдасаң – чыда, чыдамасаң – юк).
Артур мине көш дип куып җибәрде дә, креслога үзе кереп чумды һәм ә дигәнче барчасын тәртипкә китереп бетте. Ә иң кызыгы – аның үзенә бик каты эләкте. Ак эт бәласы кара эткә дигәндәй, отделение командирымны «Озак тоташтырмадың», – дип капитан Лабай аты-юлы белән тозлап-борычлап сүгеп атты. Тик кече сержантның тиресе бик калын икән – аның кылы да кыймылдамады.
Йә, Хода, миннән телефончы чыкмас микәнни?! Яра да шул чакны Артур үземне тынычландырырга ашыкты. «Кайгырма! Көндез телефоннан күп чылтыраталар. Кич, бераз басылгач яңадан утырырсың», – диде ул, юатып. Хәзер вакытны юкка үткәрмәскә теләп командирымның һәр хәрәкәтен җентекләп күзәтәм, авызыннан чыккан барча сүзен хәтер сандыгыма салып барам.
Әллә кече сержант Фурманның әйткәннәре Ходайның амин дигән чагына туры килдеме – бу юлы абонентларны ярыйсы гына тоташтырам. Хәтта Артур да карап-карап торды да, казармага ук кайтып китте. Адәм ышанмаслык хәл – телефон станциясендә берүзем торып калам! Ә кешеләр чылтыраталар гына. Мин әледән-әле «Абразия 2 «, – дип җавап бирәм һәм аларга кирәк абонентлар белән тоташтырам. Кызык, бик кызык! Ә кайберәүләре: «Рәхим итеп», – дип дәшәләр, азактан рәхмәт укырга да онытмыйлар. Коммутатор артында хокуксыз «өрәк» утыруын башларына да китерә алмыйлар. Телефон аша булса да, «кадетлар» гына түгел, иң текә «кабаннар» да минем белән исәпләшергә мәҗбүрләр.
Хәзер төрмәне хәтерләткән шыксыз вә төссез солдат тормышым әз булса да җайланып киткәнгә охшый. Көннәрем телефон станциясендә, я линиядә үткәч, казармага йокларга вә ашханәгә барыр алдыннан сафка тезелергә генә кайтам һәм шуңа да элеккегә караганда «карт» солдатларның җәбер-золымнарын әзрәк татыйм. Эх, «кабаннарның» чырайларын бөтенләй күрмәсәм бигрәк тә шәп булыр иде дә ул, тик монысы мөмкин түгел. Кемдер әйтмешли, җәмгыятьтә яшәп җәмгыятьтән бәйсез булу мөмкин түгел. Ә армиядә – бигрәк тә.
Шакмаклы солдат тормышым әз генә булса да түгәрәкләнүгә карамастан, 58 размер пилотка киюче алтмышлы башым әледән-әле төрле-төрле вакыйгаларга юлыгып тора. Менә, мәсәлән, кичә мине призывташым Пардаев күреп калды да: «Әйдә әле, сөйләшәсе бар», – дип йокы бүлмәсенең караңгы почмагына ымлады. Яхшыга чакырмаганын аңласам да, ни булса да булыр дип аңа иярәм. (Менә берничә көн инде, без бер призывтан булуга карамастан, үзем кебек үк яңарак кына армиягә алынган өч үзбәк егете миңа бәйләнеп йөри башлады. Исәпләре – үз эшләрен башкарттыру).
Бабайчылыкның язылмаган кырыс законнары да мондый күренешне хуплап бармый. Армиягә бер вакытта алынгансыз икән – хокукларыгыз тигез булырга тиеш. Әмма арада бу үзбәкләр кебек үз иптәшләре җилкәсенә менеп атланырга чамалаучылар да очраштыргалый. Ә андыйларга йомшаклык күрсәтеп таләпләренә буйсынсаң – беттең-киттең, яки, икенче төрле әйткәндә, харап булуың көн кебек ачык. Сине шундук «чмолар» исемлегенә язачаклар һәм ике ел буе үз призывыңның гына түгел, хәтта алардан да яшьрәкләрнең колы булып китүеңне көт тә тор. Менә нәрсә телиләр бу «кара чытырманнар» миннән!
Болар яшь урыс солдатларына шәбәя алмыйлар, чөнки тегеләре дистәдән артык. Ә мин берүзем. (Милләттәшем Рамил Шәймәрдановның казармада юньләп күренгәне дә юк, ул тәүлекләр буе КПдагы телеграфында кизү тора, җитмәсә, шуңа өстәп, Сарман егете бик юаш та. Икенче иптәшем Рөстәм Хәлиуллинны унлап көн элек «Баһадир» батальонына күчерделәр. Ә кече сержант Айрат Турчаевны кеше дип әйтеп торасы да юк). Шулай булгач, өч үзбәк бер татарга каршы белеп шәбәя.
Пардаев белән караватлар арасына кергәч артта аяк тавышларын ишетеп борылып карасам – безгә таба Халмирзоев белән Хаитовның килгәнен күреп калам. Менә эш нәрсәдә икән! Берсе чакырган булган, ә калган икесе күземә чалынмаска теләп качып торган.
Пардаев милләттәшләре килгәнне күргәч: «Әһә, син безгә буйсынырга теләмисең мени, хайван», – дип миңа сугып җибәрде. «Өрекләр» арттан ябешеп аягымнан екмасыннар өчен артым белән стенага карап басам һәм аның үзенә саллы гына итеп «чуер ашатам».
«Пүләннәр» өчен каршылык күрсәтүем көтелмәгән хәл иде. (Алар, күрәсең, үзләре кыйнаганда минем маңкамны агызып тыныч кына басып торуымны күз алларына китергән булганнардыр). Дошманнарым әз генә югалып торганнан соң өчәүләп һөҗүмгә ташландылар – әмма караватлар арасы тар, бер-берсенә комачау гына итәләр. Боларның йодрыклары әледән-әле тәнемә төшеп торуга карамастан, абзагызныкы да тик тормый – Пардаевның борынын каната, Халмирзоевның тын юлына төшә, Хаитовның күз төбенә эләгә. Тик, алты йодрык икәү түгел шул – хәлем кимүгә таба, әмма бирешергә һич кенә дә исәбем юк. Үзбәкләр дә сугыш башындагы кебек түгел – кикрикләре шиңде, тын алулары ешайды, битләре бурлаттай кызарды.
Алыш кем файдасына бетәр иде – билгесез, тавышыбызны ишетепме, әллә үзебезне күрепме, безгә таба «помазок» Витя Штабрат килә башлады. Үзбәкләр үзләренчә берничә сүз пышылдашып алдылар да, тиз генә караватлар арасыннан чыгып сыздылар.
– Нәрсә булды, ни теләделәр алар синнән? – диде Витя, мине күздән кичереп.
– Үзләренең эшләрен миннән башкарттырырга чамалаганнар иде дә, планнары килеп чыкмады.
– Молодец, нык бул, үз призывыңа бирешмә, ә бу өчәүне эләктерермен әле, – диде дә, ротадашым китеп барды.
Барча җирем үтереп сызлауга карамастан кәефем шәп иде. Үзбәкләр мине җиңә дә, буйсындыра да алмадылар. Аларның пычрак вә астыртын ниятләре тормышка ашмады. Җитмәсә, үз гомеремдә беренче тапкыр чынлап сугышып чыныгу да алдым.
Ә бу үзбәкләрдән тамчы да курыкмыйм. Җитмәсә, гел генә өчәүләп йөри алмаслар әле.
«Өрекләр» белән сугышның икенче көнендә тагын бер маҗарага юлыктым. Ә анысы болайрак булды.
Иртәнге аштан соң прапорщик Милько призывташым – каравыл взводының яшь солдаты Яценко белән мине спорт мәйданчыгын себерергә җибәрде. Эш артык авыр түгел, янәшәбездә «кабаннар» булмагач үз иркебезгә әкрен генә хәрәкәтләнәбез, тел тегермәне тартырга да вакытыбыз кала. Шунда, сүз арасында хезмәттәшемә үземнең запассыз яшәмәвемне, һәрчак кесәмдә кызыл унлык йөрүен ычкындырып ташлыйм. Моны ишеткәч элекке взводташымның күзләре шар булды:
– Кесәңдә ун сум акча?!
– Әйе, – дим, бер дә исем китмичә.
– Әйдә, алайса, чәйханәгә сыйланырга.
– Юк, бу бит НЗ – неприкосновенный запас.
– Булса соң, аның урынына туйганчы ашыйбыз.
– Минем тамак болай да тук.
– Әниемә акча сорап хат язам, килгәч тә түләрмен. Әйдә инде.
– Юк.
– Габдулла, үтенеп-үтенеп сорыйм.
– Юк дип әйттем бит инде.
– Телисеңме, тезләнәм?
– Юк, теләмим, – дим, чыгырымнан чыга башлап һәм кызган баштан юньсезне берәр нәрсә эшләтеп ташламас өчен, тиз генә мәйданчыкны себереп бетәм дә, кайтырга кузгалам. Яценко ялагай кыяфәт белән янәшәмнән теркелди. Ротадашыма карап тору кызганыч кына түгел, җирәнгеч тә иде. Исең китәр, шул кадәре тамак колы булыр икән адәм баласы.
Иртәнге аштан соң да миңа тагыла бу. Ярый да телефон станциясенә кереп котылам. Артымнан эчкә үтәр иде дә, тик Шквырадан курка. Чөнки, «помазок»аның җиде кат тиресен тунаячак.
Көндезге ашта да, кичкесендә дә Яценконы бүтән очратмыйм. Әмма котылдым дип юкка сөенгәнмен икән, вакыйга моның белән генә тәмамланмады.
Кичен казармага йокларга кайтсам – каравыл взводының өлкән призыв өч казахы уратып ала һәм бер сүз дә әйтмичә тентергә тотыналар болар мине. Кесәләремне актаралар, пилоткамны карыйлар, чалбар бөрмәләремне тикшерәләр, ак якамны капшыйлар, хәтта аяк чолгавы исе килеп торган күн итекләрем эченә күз салырга да онытмыйлар. Әһә, «чүл балалары» акча эзли. Яценко саткан мине. «Кабаннар» акчама типтергәндә үзенә дә 3 тиенлек берәр коржик тәтер дип өметләнгәндер. Шулай гына булмый торсын әле. Акчам ышанычлы урында – комсомол билетымның беренче бите урталайга ярылып эченә клей белән ябештерелгән, гади күз белән генә табарлык түгел. Казахларның берсе аны актарып карады да кире үземә сузды. Менә шул – шул! Акчамны йөрәгем турына салам да, зур кызыксыну белән боларның үзләрен күзәтергә керешәм. «Кабаннарның» берсе блокнотымны актарырга тотына. Һәм... әти-әнисенең, абый – апаларының адресларын күреп авызын ачып катып кала. Якташындагы үзгәрешне иптәше сизеп ала һәм блокнотны үзе актарырга керешә. Бераздан аның да аптыравының чиге булмый. Чөнки, куен дәфтәремә каравыл взводының элек мине җәфалаган барча «кабаннарының» адреслары язылган иде.
– Каян таптың һәм нигә аларны үзеңә язып алдың? – диде казахларның алданрак һушына килгәне.
– Каян тапканымны әйтмим, чөнки монысы сер. Ә язуыма килгәндә, «гражданкага» кайткач сезнең тарафларга кунакка барып чыгарга иде исәбем. Җитмәсә, бер-беребезгә бик ерак та тормыйбыз ич.
Бу минем тарафтан; «Армиядан соң караңгы почмакта очрашырбыз әле бер», – дип янау булса да, «кабаннар» моны әллә аңламадылар, әллә аңлап та бәйләнүне кирәк санамадылар һәм үзләренең өй адреслары язылган битләрне вак кисәкләргә ертып тиз генә китеп бардылар.
Әмма акчам боларның тынычлыкларын тәмам югалттырган иде, ахры, икенче көнне мине янә эләктереп алдылар һәм тагын тентергә керештеләр болар. Тик, бүгенгесе күпкә тизрәк булды. Ленин бабай башы төшкән кызыл унлык урынына янә үз адресларын күреп калдылар һәм кичәгедән дә ныгырак курыктылар. Янә берничә битне ерттылар да, сүз дә әйтеп тормыйча ашыга-ашыга китеп бардылар. Алар, чыннан да: «Бу ногай баласының армиядән соң эләктерүе бар», – дип шыр җибәрделәр, ахры, акча тентү түгел, бүтән яныма да килмәделәр. Яценко булып Яценко да күземә чалынмаска тырышты.
* * *
Көннәрнең берсендә мине кичкырын телефон станциясенә кизүгә куйдылар. Хәзер остарып беттем, кулларыма күз иярми, ә авызымны әйткән дә юк. (Әйтерсең, бу дөньяга әни дип түгел, ә абразия сүзен әйтеп килгәнмен). Җитмәсә, абонентларны бер-берсе белән тоташтырган арада китап укырга һәм хатлар язарга да җаен табам.
Менә, алдан сүз куешканнар диярсең, берьюлы әллә ничә кеше телефон трубкасын күтәреп коммутаторымда кызыл утлар янды. Дәрәҗәләре буенча иң беренче штаб начальнигын тоташтырам, аннан КГБ майоры Туркин белән рота командирым капитан Калашниковка җавап кайтарам. (Ә ашханә белән УТПга көтеп торырга да ярый). Шул ук мизгелдә часть буенча кизү белән майор Жуков та чылтыратырга керешә, бераздан аларга капитан Кабанов та кушыла.
Иң азаккы булып УТПга җавап бирсәм – теге яктан мине берәү аты-юлы белән сүгәргә тотына. Мондый хәлгә тәү тапкыр таруым, әлбәттә, югалып калам. Тавыш иясе тагын 3-4 минут эчен бушаткач: «Фамилияң ничек, солдат? » – дип җикерә.
– Вафин, рядовой Вафин.
– Менә, нәрсә, Лапин, сиңа 7 тәүлек наряд игълан итәм!
– Нигә?
– Часть командирын көттергән өчен!
Шунда гына моның подполковник Алексеев икәнен танып алам. Җитмәсә, ул шактый гына «кырын төягәнгә» дә охшаган.
Мин элемтәче вазыйфасына яраклы рәвештә эш иттем. (Безнең бүтән телефончылар да УТПны иң соңгы булып тоташтырырлар иде). Часть командиры бүтән телефоннан чылтыратып 30-40 секунд көткән икән моннан «укасы» коела микәнни? Кая инде аңа солдатны аңлау һәм хәленә керү?! (Ул чагында «кадет» түгел, кеше булып чыга ич!)
7 наряд. Моны әйтүе генә ансат. Бу 168 сәгать кол хезмәте ич! Җитмәсә, ашханә буенчасына эләксәң һәм калган өч солдат «кабаннар» булып чыкса?!
Миңа эчен бушаткач часть командиры Алексеев өе белән тоташтырырга боера. Һәм шул ук мизгелдә дөньяның куласа икәненә чираттагы тапкырга инанам. Чөнки, хәзер инде аның үзен алкаш тәре дип хатыны иң шакшы сүзләр белән сүгәргә керешә. Минем сөенүемнең чиге булмый. «Сиңа шул кирәк», – дип куанам. Коммутатор тумблерын үзләренә ишетелерлек итеп тартып кәҗә тавышы белән көләргә уйлаган идем дә, аның өчен 7 тәүлек наряд белән генә чикләнмичә, ә «дембельгә» кадәр гауптвахтадан башым чыкмаячагын төшенеп бу ниятемнән кире кайтам. Подполковник мыштым гына телефонын куя. Хатыны шуннан соң да байтак кына ажгыра әле.
Мин Алексеевны часть командиры дип ялгышканмын икән. Чынлыкта, бу исәр хатын хуҗа ласа. Безнең халыкта: «Чиләгенә күрә капкачы», – дип бик белеп әйтәләр.
Телефон станциясенә чәй эчәргә кергән Артур Фурманга барчасын түкми-чәчми сөйләп бирәм.
– Кайгырма, гаеп синдә түгел, – диде отделение командирым исе китмичә генә.
– Ә 7 наряд?!
– Иртән айнык баштан онытса – бәхетең, ә исендә калдырса, гафу ит, мин бернәрсә дә эшли алмыйм, нарядка йөрерсең.
Артур чәен ашык-пошык кына эчеп бетә дә, казармага кайтып китә. Мин янә берьялгызым телефон станциясендә чабатасы суга төшкән кешедәй утырып калам.
Төнге сәгать икедә янә коммутаторның УТП дигән уты яна. Подполковник Алексеевтыр дип уйлап җәһәт кенә җавап бирсәм – яңарак кына институт бетереп армиягә алынган лейтенант Гугуев икән. Ул, исәнләшкәч, часть командиры кабинеты белән тоташтыруымны сорый. Әмма, күпме генә чылтыратсам да, штабтан җавап бирүче булмады.
3-4 минуттан лейтенант янә часть командиры кабинеты белән тоташтыруымны сорый. Һәм шунда гына Гугуевның исерек икәнен аңлап алам. Җитмәсә, бу юлы артыгын ачылып ташлый:
– Иптәш солдат, Алексеев бит чеп-чи дүрәк. Шуны йөзенә бәреп әйтергә ниятләгән идем.
Менә сиңа мә! Подполковникның йөзенә бәреп дүрәк дип әйтсәң шәп тә бит, тик соңыннан Гугуевның бары тик каурыйлары гына торып калачак ич!
Төн чыкканчы лейтенант тагын берничә тапкыр чылтырата. Ә соңгысында командирның фатиры белән тоташтыруымны сорый. Мин бахыркайны кызганам һәм; «Җавап бирми», – дип алдыйм. Әллә офицерның исерүе җиткән иде, ул бүтән чылтыратмый.
Иртән телефон станциясеннән чыксам – юньләп айнып та җитмәгән Гугуевны очратам.
– Гафу ит, төнлә син коммутатор артында утырдыңмы? – дип сорады ул, мескен генә.
– Әйе.
– Мин төнлә часть командиры Алексеевка чылтыраттыммы?
– Әйе. Сез аңа дүрәк дип әйтергә теләгән идегез дә, мин тоташтырмадым, җавап бирми дип алдадым.
Лейтенант мине кочаклап ала да: «Солдат, синең алда үлгәнче бурычлымын», – дип йөгерә атлап китеп бара. Штабка кермәсә ярар иде, дип хафалансам, ул икенче якка китеп күздән югала.
(Дәвамы бар)
Фото: gazetavechorka.ru
[1] Зык – төрмәдә утыручы.