9
Таңчулпанны очратканнан алып, ул эшкә гел атлыгып килә иде, әмма беркайчан да бүгенгедәй ашкынганы булмагандыр. Бүген ул үзен беренче кат сөйгәне белән очрашуга барачак үсмердәй хис итте. Газаплы да, шатлыклы да дулкыннардан торган сихри ләззәткә уралган йөрәге ярсып кагынды, кайнар хисләр, бөтен буыннарына таралып, хәрәкәтләрен ашкынулы итте, иреннәренә назлы елмаю, күзләренә дәртле ялкын өстәде. Авыз эченнән генә ниндидер күңелле көй көйләде. Бу халәт Искәндәргә таныш иде. Элек, Гүзәлия янына барганда, ул үзен шундый бәхетле итеп тоя иде. Кавышып, гаилә мәшәкатьләренә күмелгәч, мондый илаһи мәлләр онытыла төште, һәм ахыр чиктә, бөтенләй җуелып, бары тик яшьлектә генә булып мәңгегә дә кабатланмый, әмма гомер буе сагындыра торган гүзәл истәлеккә әверелде. Һәрхәлдә, Искәндәр шулай уйлый иде. Һәм менә ул мизгелләр яңадан кире кайтты, Искәндәрнең яшьлеге, саф мәхәббәт утларында янган чагы кире кайтты.
Ир-узаман үзенең еллар томаны артында калган яшьлеге белән яңадан кавышты.
Эшкә тотынганда да, ул дәртле хисләрен югалтмаган иде. Моңа кадәр өстәлендә җыелып килгән хатларны, язмаларны бер селтәнүдә эш итеп куйды.
Егет Бабай аңа сәер караш ташлап-ташлап алды, тик дәшмәде. Тиздән ул үз эшләре белән чыгып китте.
Бераздан кулъязмаларның кайсы чүп савытына ташланып, кайсы машинкага тапшырылып беткән иде инде. Өстәлдә өелеп яткан кәгазьләр бетү белән, эшләү дәрте дә югалды. Җанын тынгысызлык биләде. Күңеле Таңчулпан янына тартылды. Әмма бүген ул Таңчулпаннар бүлмәсенә башка көннәрдәге кебек җиңел генә барып кералмады. Ялгыш сүз ычкындырыр, йә ялгыш караш ташлар да башкалар аның хисен сизәр төсле тоелды.
Сөйгәнен очратырга теләп, әле коридорга чыкты, әле башка хезмәттәшләренә кергән булды, аптырагач, ишек төбендә бер-бер артлы тәмәке тартып озак кына басып торды. Әмма Аны очрата алмады. Аннан соң, чәйнеген күтәреп, су алып килде. Алай да булмагач, чип-чиста савыт-сабаларны тагын бер кабат юарга китте. Озак кына булашты анда. Ләкин теләгән кешесе күренмәде. Ерактан гына күреп калса да, күңелен әрнеткән хисләр басыла төшәр, җаны бераз тынычланып калыр кебек иде дә, болай булгач, газабы көчәя генә барды. Башкача түзәрлек тәкате калмагач, «Сак-Сок» китабын алды да кызлар бүлмәсенә юнәлде. Барышлый, китап арасындагы яшерен хатны төзәтебрәк куйды. Ишек янында бертын тукталып торды. Керергәме? Ярый, беткән баш беткән инде, ни булса, шул булыр.
– Сәлам кызлар! – дигән булды ул, гадәттәгечә шат күңелле күренергә теләп, әмма тавышы ничектер җитдирәк чыкты, аннан соң, башын иеп нидер язып утырган Таңчулпанга бөтенләй дә карамаска тырышып, дәвам итте: – Менә теге китапны китердем. Фәндидә апа юкмыни?
– «Сак-Сок»нымы? – Хәдичә өстәлгә ымлады. – Куй шунда гына. Фәндидә апаң килә ул тиздән.
Искәндәр китапны Таңчулпанның өстәленә куеп, ишек тоткасына үрелгәндә, Алсуның тавышы яңгырады:
– Ниме соң? – Искәндәр борылып үзенә төбәлгәч, елмаеп дәвам итте: – Кавыштырдыңмы соң?
– Нәрсәне? – Искәндәр сискәнеп китте.
– Соң, нәрсәне булсын... Үзең бит, Сак-Сокларны кавыштырам, дидең.
– Ә-ә, аны әйтәсеңме... – Искәндәр елт итеп Таңчулпанга карап алды. – Кавыштырдым, кәнишне.
– Шуңа охшап тора шул... – дип көлде Алсу. – Түлке бик авырга төшкән бугай...
Искәндәр, үзенең кызара башлавын сизеп, ишекне тыштан ябарга ашыкты.
Таңчулпанга бер тутырып карый алмаса да, кызлар бүлмәсенә кереп чыккач, Искәндәрнең күңеле бераз басылгандай булды. Бөтен барлыгын ничектер сихри бер ләззәт биләп алды. Таңчулпанның да мәхәббәт утында януына ныграк ышанды. Ярата. Ярата аны Таңчулпан. Искәндәр кереп чыккач, аның да күңеле давыллап калгандыр әле. Эх, бүген дә очрашасы иде. Тик ничек әйтергә, ничек белгертергә? Китап арасындагы записканы күрерме Таңчулпан? Риза булырмы? Җавабын ничек белгертер? Хәер, монысы мөһиммени, билгеләнгән урында Искәндәр аны барыбер көтәчәк. Ә Таңчулпан ризалашачак очрашуга, очып килеп җитәчәк ул. Искәндәрнең моңа ышанычы чамасыз иде.
Егет Бабай ниндидер эшләр белән йөреп кайтты.
Ул җиңелчә чыланган киемнәрен ашыкмыйча гына шифоньерга элде. Аннан соң, иске зур портфелен өстәл өстенә куеп, мут елмаю белән аннан бер коньяк, кабымлыклар тартып чыгарды. Дәшмәде. Ике рюмка алып өстәлгә куйды. Шуннан соң гына Искәндәргә озак итеп карап торды да:
– Вакытың бармы? – диде.
Искәндәр тиргәшүгә тиң итеп сораган булды:
– Что за вопрос?! Коньяк эчүгә мин һәрвакыт әзер!
Егет Бабай җитди иде.
– Бая бик ярсып эшли идең бит. Шуңа сорыйм.
– Хәзер тынычландым инде.
– Ай-һай...
Егет Бабай рюмкаларны тутырды да Искәндәрне чакырды.
– Утыр әле. Сөйләшәсе сүз бар.
Чәкештерделәр.
Егет Бабай серле карашын Искәндәргә төбәде.
– Бер хикәя язам, – диде ул бераздан. – Һәм сиңа, яшь кешегә соравым бар. Менә шундый күренеш. Егет белән кыз бер-берсен яратып йөриләр. Аларның хисләре мәңгегә дә сүнмәс, сүрелмәс, тормышның бер нинди давыллары да алар арасына салкын өралмас кебек. Өйләнешәләр. Алардан да бәхетле кеше юк. Ләкин күп тә үтми, теге ялкынлы тойгылар югала башлый.
Егет Бабай Искәндәргә текәлде.
– Шулай була аламы? Һәм моның сәбәбе нәрсәдә?
Искәндәр уйга калды.
– Шулай була ала, – диде ул бераздан. – Күп очракта шулай була. Ә сәбәпләре... Сәбәпләре төрлечә инде аның... Өйләнешкәч, кеше, үземнең максатыма җиттем, дип уйлый, бер-береңне югалту куркынычы тупасланып кала һәм элгәре тик әйбәт ягын гына күрсәтергә омтылган кеше хәзер тискәре сыйфатларын чыгарырга да тартынмый башлый, нәтиҗәдә һәртөрле киеренке күренешләр, күңел кырылулар барлыкка килә. Аннан соң, озак еллар буе бергә яшәгәч, бер-береңне тулысынча диярлек белеп бетерәсең, яшьлектәге серлелек, ә аның белән бергә илаһилык та югала төшә. Хыял юкка чыга. Әкият! Ә мәхәббәт әкиятсез яши алмый.
Егет Бабай дәшмәде.
Өнсез генә эчеп куйдылар.
– Син, мөгаен, хаклыдыр... – диде Егет Бабай, уйланып. – Димәк, озак еллар буена бергә яшәгән гаиләдә мәхәббәт булмый инде?
– Мин алай димәдем. Була, әлбәттә. Тик ул үзенең яшьлектәге нурын, сихри балкышын югалта төшә һәм, артык күзгә ташланмый гына, ике шәхесне бәйләп тора торган бер хискә әверелә. Еллар үтү белән кешенең йөз- кыяфәте, буй-сыны гына түгел, йөрәге дә, уй-фикерләре дә, хис-тойгылары да үзгәрә бит.
Егет Бабай тагын коньяк койды.
– Ә син аны яшьлектәге кебек яратасыңмы?
– Кемне? – Ялгыш ычкынган бу сораудан Искәндәр дертләп китте һәм үзен төзәтергә ашыкты. – Мин аны хәләл җефетем кебек яратам.
– Нәрсә, – дип мут елмайды Егет Бабай, – хәрамы да бармыни?
Искәндәр дәшмәде.
– Димәк, син аны югалтудан курыкмыйсың?
– Димәк, шулай булып чыга.
– Димәк, хатын-кыз иренә тугры булырга тиеш, дип уйлыйсың?
– Әйе.
– Ә ул тугры булмаса? Әйтик, хатының сиңа хыянәт итә, ди. Бу хакта синнән башка бөтенесе дә белә, артыңнан чәйнәп калалар, күз алдыңда көлемсерәп сөйләшәләр. Беркем санга сукмый, бар да сине беткән баш бәндәгә чутлый. Ә?
Егет Бабайның сораулары ялкыта башлады. Тик Искәндәр аның бер дә юктан гына баш катырмый торганын белә иде, димәк, бу сорауларга җавап кирәк, димәк, ул үзе өчен нәрсәдер хәл итә.
– Хатын-кыз, гадәттә, хыянәтчел зат түгел, очраклы бәйләнешләрдән аңа гаилә бәхете күпкә кыйммәтрәк. Аннан соң азгын хатыннарга кешеләр дә җирәнебрәк караучан, йөзенә бәреп үк әйтмәгән хәлдә дә, аны барыбер иренә генә түгел, ә бөтен хатын-кыз җенесенә хыянәт итүче буларак читкә тибәләр. Хәтта ир-атлар да мыскыл итү ягын гына каера. Шуңа күрә... Әгәр инде ул чынлап та бу адымга бара икән, сәбәпне иреннән дә эзләргә кирәк. Әгәр хатының хыянәт итә икән, димәк, син моңа лаексың.
– Тукта, әгәр ир-ат хыянәт итсә? Монда да аның хатыны гаеплеме?
Искәндәр кинәт тынып калды.
Ул Гүзәлия турында уйлады. Гомеренең кара көннәрендә тугры юлдашы булган хатынның ни гаебе бар әле?! Ә Искәндәр аңа хыянәт иттеме соң? Бернинди хатын-кыз белән дә җенси бәйләнешкә кергәне юк лабаса. Хәер, бергә йоклау гына мотлакмыни?! Бөтен булмышыңны, уй-хисләреңне биләп алган ялкын алдында җенси бәйләнеш ул пүчтәк кенәдер. Бәлки, хатын-кыз белән кунып чыгуга караганда, аңа бар йөрәгең белән гашыйк булу зуррак гөнаһ, аяусызрак хыянәттер.
– Белмим, – диде Искәндәр, арыган тавыш белән. – Бәлки, гаепледер дә. Бәлки, түгелдер. Без бит ирләргә барысы да мөмкин дип уйларга күнеккәнбез. Әгәр ирсез хатын янына гаиләле ир килеп йөри икән, хәтта монда да теге тол хатынны гаеплиләр. Һәм аның үз бичәсенә дә өлеш чыгаралар: иренең күңелен күрә белмәгән, янәсе, шуңа күрә сулга йөрергә мәҗбүр булган, мескенең. Мин хатын-кызны гаепләү ягында түгел.
Егет Бабай аны көлемсерәп күзәтә иде.
– Хатын-кызны яратасың инде син, – дип куйды ул, рюмкасын чәкәштерергә сузып. – Әйдә!
Эчеп куйдылар.
– Ә шулай да ирләр ни өчен хыянәт итә соң? – диде ул бераздан. – Яратып өйләнгән хатыннарына...
– Белмим...
Искәндәр чынлап та белми иде. Бу хакта аның үзенең дә уйланганы булды, ләкин уйларының очына гына чыгалганы булмады. Яраткан хатыны булган көйгә, кеше нигә башкага гашыйк була?
Ни өчен?
Моны аңлау да, аңлату да мөмкин түгел.
Бу – сер. Табигатьнең мәңге чишелмәс бөек сере.
Егет Бабайның сораулары бетмәгән булып чыкты:
– Җәмәгатьчелек фикере дигән нәрсә бар. Үзең хакында ятларның фикере. Син шуңа ничек карыйсың?
Искәндәр арыган иде. «Бер эләгерсең, картлач, үзеңнең дә башыңны тубал итәрмен» дип уйлады ул, тик җавап бирми кала алмады.
– Җылы сүз – җан азыгы, диләрме әле... Үзеңне үзең мактама, сине кеше мактасын, дип тә әйтәләр. Без үзебез турында ятларның фикеренә кирәгеннән артык зур игътибар бирәбез. Яхшы булып, зур булып күренәсебез килә. Шуның өчен төрле корбаннарга барабыз, сәламәтлегебезне, хәтта гомеребезне дә куркыныч астына куябыз. Ә асылда... Асылда, һәркайсыбыз үз дөньясында яши. Үземнең уй-хыялларымны мин фәкать үзем генә тормышка ашыра алам, үз проблемаларымны фәкать үзем генә хәл итә алам. Беркем белми торган, хәтта үземнән дә яшереп йөрткән серләрем бар. Кешеләр арасында яшәсәм дә, асылда, мин ялгызмын. Чит-ятларның миндә эше юк, булырга да тиеш түгел. Башкалар өчен күңелем – караңгы. Алар мине белми. Нишләп әле мин үземне белмәгән кешеләрнең (димәк, бу өлкәдә надан кешеләрнең) сүзенә колак салырга, аларның фикере белән исәпләшергә тиешмен. Минем хакта нәрсә генә әйтсәләр дә, алар барыбер хаклы булмаячак.
Егет Бабай бераз уйланып торды.
– Мин алмагач утырттым, – диде аннан соң. – Ә ул җимеш бирде. Мин эт өйрәттем, ул йортымны саклый. Мине хәтта агачлар да, хәтта җәнлекләр дә аңлый, һәрхәлдә, безнең арада бәйләнеш, аралашу бар. Һәм менә без синең белән сөйләшеп, бер-беребезне белергә, аңларга тырышып утырабыз. Димәк, ул кадәр үк ялгыз да түгелбез.
– Без өлешчә генә, бер-беребезгә кирәк кадәр генә бергә, ә асылда – ялгыз. Һәм бер-беребезне бөтен тирәнлегендә белә дә, аңлый да алмыйбыз. Ә белмәгән нәрсә хакында дөрес сүз әйтеп булмый. Җәмәгатьчелек фикере дә шундый. Ләкин ул, хаклы булмаса да, кешеләр белән идарә итә, базардагы сатучы сыман һәркемгә үз бәясен тага. Һәм телисеңме-юкмы, аңа буйсынырга мәҗбүр буласың.
– Аңлашылды. – Егет Бабай тагын рюмкаларны тутырды. – Кешеләрнең сүзенә, җәмәгатьчелек фикеренә буйсынуың әйбәт нәрсә. Алайса мин әйткәнгә дә колак салырсың әле... Әйдә, шул хөрмәткә.
Эчеп җибәрделәр. Бераздан Егет Бабай, шифоньер янына килеп, ашыкмый гына киенә башлады.
– Ә-ә!.. – диде ул кинәт, нәрсәнедер исенә төшергәндәй. – Үзем дә сизенгән идем дә, ул икәненә тулысынча ышанып җитмичә сүз ачмадым. Тик миңа эшне җиңеләйттегез. Урамда үбешеп торганыгызны күргәннәр.
Искәндәрнең арка үзәге буйлап салкын йөгерде.
– Нәрсәне? Кем күргән?
Егет Бабай әйтерсең аны ишетмәде дә.
– Сәбәпләре нинди генә булмасын, улың, менә дигән хатының бар өстенә, Таңчулпанның башын әйләндермә, – диде ул, җитди һәм кырыс итеп. – Гаиләләрегезне җимерсәгез, мәңге бәхиллегем юк. Икегезгә дә!
Һәм чыгып китте.
Искәндәр ни әйтергә, нәрсә уйларга белмичә катып калды. Колагында бары бер сүз яңгырады: «Үбешкәнегезне күргәннәр... Үбешкәнегезне... Күргәннәр... Күргәннәр!.. Күргәннәр!!! Бәхиллегем юк! Юк! Юк!! Юк!!!»
Әгәр Гүзәлия сизеп калса? Әгәр Тәлгать сизсә? Гаиләләре җимерелсә?
Аерылышып, Таңчулпан белән яңа тормыш башлап җибәрергә әзерме ул? Әзерме аерылышырга? Яңа гаилә корырга әзерме? Таңчулпан белән?! Әзерме?
Күңелдә әлеге сорауларның кайтавазы гына яңгырап торды.
Җавап ишетелмәде.
Фото: islam.ru
(Дәвамы бар)