Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 июль 2022, 09:14

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (15)

...Балалар өйләнешсә, элекке ир белән хатын кода-кодагый булып, кунакта утырырга тиеш була. Ләйсән булачак очрашудан курка, ни дисәң дә беренче ире, беренче мәхәббәте белән тагын очрашачак. Яшьлеге искә төшеп, күңелен моңландырып тормасмы?

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (15)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (15)

Дәвамы.

41

 

Рим мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, нефть институтына укырга керде. Әтисе кебек рәссам булырга да уйлаган иде, соңгы көннәрдә баш тартты.

– Әти, мин документларымны нефть институтына бирергә карар иттем. – диде.

– Үзең кара улым, күңелеңә кайсысы якын, – диде Рәмил. улының фикерен хуплагандай итеп. – Әниең белән киңәшләштеңме әле?

– Әйттем. Ул да үзең кара диде. Син кайсысын сайлыйсың, без шуны хуплыйбыз, – диде.

– Уңышлар сиңа!

– Рәхмәт, әти. Картиналарны мин укымыйча да яза алам, син миңа яхшы дәрес бирдең, анысы, бәлки, тормыш тәҗрибәсе туплагач, – диде Рим әтисен үпкәләтмәс өчен.

Соңгы курста укып йөргәндә, кышкы көннәрнең берсендә Рим институттан соң гына кайтырга чыкты. Ул һәрвакыт такси белән генә кайтып-китеп йөри иде, ә бүген автобус тукталышына атлады. Үзенә кирәкле автобуска атлый гына башлаган иде, артта тукталыш будкасы янында ярдәм сорап аваз биргән кыз тавышын ишетеп калды. Кирегә борылып, тавыш килгән якка атлады. Спорт белән шөгыльләнгән Рим үз-үзен һәм кеше яклаша ала. Шуңа зур ышаныч белән будка артына чыкты. Анда ике егет бер кыздан нәрсәдер таптыралар иде. Кыз сумкасын бирмәс өчен тартыша, кычкыра. Яннарына килеп баскан Римне егетләр күрсә дә, явызлыкларын дәвам иттеләр.

– Ярдәм кирәкме? – дип, кызга эндәште.

Кыз ялварулы тавыш белән:

– Алар миңа таныш түгел, телефонымны, акчамны таптыралар, – диде.

– Нәрсә егетләр, кыз кешегә көчегез җитәме? Кызның сумкасыннан җибәр кулыңны, – диде Рим, берсенең беләгеннән тотып.

– Син нәрсә, тай пока эчәгеңне тартып алмас борын, – дип, берсе пычак чыгарды.

Пычакны күрү Римне ярсытты, үзе генә белгән алым белән егетнең кулына тибеп тә җибәрде, кулындагы пычак әллә кая барып төште.

– Әле син шулаймы?! – дип, икенчесе сугарга иткән иде, каты сугудан барып төшеп, башы белән карга чумды.

Икенчесенә дә тагын берщрне суккач, эләгерсең әле, дип яный-яный торып йөгерделәр. Кыз, яшьле күзләрен сөртеп:

– Рәхмәт сезгә, сез булмасагыз, бер әйберсез калыр идем, – диде.

– Тынычлан, алар бу тукталышка башка килеп урамаячаклар. Соң гына нишләп бер үзең йөрисең?

– Институттан кайтып килә идем, дус кызларым кайтып киттеләр. Мин такси чакыртып, шуны көтеп тора идем.

Шулвакыт такси килеп туктады. Шофер ишекне ачып:

– Кайсыгыз такси чакырды, – диде.

– Мин, – диде кыз.

– Миңа да сезнең белән мөмкинме?

– Әйдәгез, юл уңае булса.

Алар таксига кереп утырды. Кыз урамын, йортын әйтте.

– Мин сезгә зур рәхмәтлемен, исемем – Чулпан.

– Мин, Рим.

Алар сөйләшеп киттеләр. Бер-берсе турында сорашып белештеләр. Кирәкле урынга машина туктагач, Рим шоферга:

– Көтеп торыгыз, мине дә илтеп куярсыз, – диде.

Римгә кыз ошады. Елмаюы аны әсир итте. Аның белән тагын очрашасы килеп:

– Чулпан, иртәгә укудан сәгать ничәдә кайтасыз? – дип сорады.

– Дүртләрдә, – диде кыз.

– Әйдәгез, әлеге тукталышта очрашабыз. Телефон номерыгызны бирсәгез, тагында яхшы булыр иде.

– Тукталышта очрашырга язса, бирермен, батыр егет, – диде Чулпан, серле генә елмаеп.

Икенче көнне таныш тукталышта алар очраштылар. Шәһәр урамы буйлап байтак кына сөйләшеп йөрделәр. Рим шунда кызның медицина институтында укып йөргәнен белде.

– Әнием – шәфкать туташы, шуңа мин бәләкәйдән табиб булам дип үстем, кешеләрнең саулыгын кайгыртасым килә. Авыруларга ярдәм итә алсам, бик шат булыр идем.

– Син, Чулпан, әйбәт күңелле кыз, бар да андый түгел, – диде Рим, кызның ихласлыгын күреп.

– Минем әнием дә, әтием дә – бик әйбәт кешеләр, күрәсең, аларга охшаганмын, – диде кыз, елмаеп.

– Минем дә әти-әни бик әйбәтләр, алар мөмкин булганча кешегә ярдәм кулыңны сузарга тырыш, дип тәрбияләделәр.

– Һәм син миңа ярдәм кулыңны суздың?

– Әйе шул, – дип, Рим Чулпанны кочаклап алды. Бу кочаклаудан икесе дә аптырап калдылар. Рим тиз генә кулын алды да: – Гафу ит, Чулпан, – диде.

– Озакламый ямьле яз җитәр, син язны яратасыңмы? – дип сорады кыз, сүзне икенчегә борып.

– Яратам.

– Мин дә. Яз күңелдә ниндидер бер хис уята, матурлык бирә, – диде дә Чулпан, иелеп, кулына кар алып, бөтерелеп алды. – Кыш көне дә матур, шулаймы, Рим? – дип сорады.

– Миңа калса һәр мизгелнең үз матурлыгы, үз яме, шулай түгелме!?

Бу очрашу аларга ниндидер бер күңел шатлыгы бирде. Күрәсең, язмыш аларны очраштырды. Башка кызлар белән очрашмады түгел, очрашты, аларның берсе белән дә күңеленә шатлык таба алмады. Шушы очрашудан соң Римнең күңелендә гел Чулпан гына булды. Башка кызларга күз дә салмады, әйтерсең дөньяда бары бер Чулпан гына. “Рим, син язны яратасыңмы?” дигән сүзләре гел колагында яңгырады. Бу сузләр аңа “Син мине яратасыңмы?” булып ишетелә. Моңа чаклы аның мондый хис-тойгы кичергәне юк иде. Нәрсә була бу? Әллә гашыйк булдыммы? Мәхәббәт шушы буламы? Аның башында шундый уйлар бөтерелде. Чулпанны очратканнан алып аның кәефе һәрчак күтәренке. Әйтерсең дә ул атлап түгел очып йөри.

 

42

 

Рим белән очрашып кайтканнан соң, Чулпан үз бүлмәсенә кереп бикләнде дә үксеп-үксеп елый башлады. Аның йөрәгендә тәүге мәхәббәт бөреләнеп килә. Ул шушы шатлыктан елый. Йортына чаклы чак түзеп кайтты. Мәхәббәттән кеше елыймы соң? Елый икән, елый. Аның йөрәге ничек дөпелдәп тибә, мин гашыйк булдым, мин гашыйк булдым, дигәндәй. Рим мәхәббәтен кире какса, ул чагында нишләр? Юк, юк ул турыда Чулпанның уйлыйсы да килми. Ничек рәхәт, аның бар дөньяны кочасы, бар дөньяга мин гашыйк булдым, йөрәгемдә минем мәхәббәт, дип кычкырасы килә. Менә ни өчен мәхәббәттән тилерәләр, зур батырлык эшлиләр. Чулпанга дөнья шундый матур күренә.

Ишек шакыганга уйларыннан бүленде.

– Чулпан кызым, ник бикләндең? – Әнисе ишек шакый икән, торып, ишекне ачты. Кызының яшьле күзләрен күргәч Зөһрә куркып китте. – Нәрсә булды кызым? – дип сорарга ашыкты.

– Булды шул, әни, булды, – дип, Чулпан әнисен кочаклап алды. Зөһрәнең коты очты.

– Әйт, кызым, әйт, нәрсә булса да әниең аңлар.

– Мин гашыйк булдым. Йөрәгемә мәхәббәт кереп урнашты, шатлыктан елыйм.

– Фу, котымны алдың бит. Мәхәббәттән кеше еламый инде.

– Мин дә шулай уйлый идем.

– Кем инде ул, бәхетле егет?

– Рим. Нефть институтының соңгы курсында укып йөри. – Чулпан әнисенә кайда, ничек танышканнарын сөйләп бирде.

– Кызым, мәхәббәт хисләрен кичерүең бик әйбәт, ләкин укуыңа зыян килмәсен.

– Юк, әни, килми, киресенчә, дәртләнеп укыячакмын.

Зөһрә кызы өчен бер сөенде, бер көенде. Бар да без уйлаганча гына булмый, бу тормыш төрле сынаулар да биреп ташлый дип борчылды. Әгәр егеттә андый хис булмаса, кызым алданып калса, йөрәге мәңгегә яраланып калыр бит. Мәхәббәткә күңеле суыныр.

Зөһрә башыннан начар уйларын алып ташларга тырышты. Нигә гел начар ягын уйларга. Мәхәббәт хисен кеше үз гомерендә кичереп карарга тиеш, шулай булмаса бу яшәүнең ни яме дә, ни кызыгы. Күпләр ул хисне кичерә алмый гомер үткәрә, андыйлар бар булмышын эшкә, я булмаса, аракыга бирә. Мәхәббәтле кеше дөньяның ямен күрә, яшәү мәгънәсен таба. Алар – иң бәхетле кешеләр.

Зөһрә кызының гашыйк булын Иреккә сөйләп бирде.

– Мин бик шатмын, кеше кайчан булса да мәхәббәттән бер исерергә тиеш. Гашыйк булган егетне син беләсеңме?

– Юк. Исемен генә әйтте, Рим ди.

– Рим?

– Ник уйга калдың, әллә беләсең?

– Белмим. Ләйсәннәрнең улы Рим икәнен беләм. Әллә...

– Шулай булса, менә сиңа мә...

– Римнәр күптер.

Сөйләшүне шушы урында туктатсалар да, Ирек озак уйланып йөрде. Ул Ләйсәннең генә улы булса ярар иде, дип теләде. Римнең яхшы гаиләдән икәнен белә. Әгәр шулай була калса, бу тормыш гаҗәеп нәрсә.

 Ирек Чулпанның укудан кайтуын көтте. Бәлки, ул бу яңалыкка ачыш кертер дип өметләнде.

Чулпан белән Рим көн дә диярлек очраша башладылар. Берничә тапкыр кинога, концертка барып кайттылар. Көн артыннан көн, ай артыннан ай үтте. Римнең дәүләт имтиханнарын тапшыру вакыты җитте. Аның белән бергә укыган кайбер студентларның әти-әнисе институтка килеп киткәләде. Балаларының бишлелрен “сөйләшәләрдер”, күрәсең. Аларның хәлле икәннәре үзләренең тотышыннан, машиналарыннан белеп була. Рим әтисенә укырга кергәндә үк әйтеп куйды:

– Әти, мин үзем керәм, минем өчен бервакытта да борчылма һәм ярдәм итәргә уйлама. Синең даның белән укыйсым килми, ул киләчәктә миңа аяк кына чалачак, – диде. Әтисенең билгеле рәссам булуын, һәр урында сүзе үтәчәген белә ул.

– Синең фикерең белән килешәм, син минем өчен түгел, үзең өчен укыйсың. Мин бары синең сүзләреңә шат кына.

Чулпанны Римнең бу тормышка үз карашы булуы, һәрнәрсәгә үз көче белән яулап алырга теләүе сөендерә. Әти-әнисе җилкәсе артында ышыкланып йөрүчеләрне бик яхшы белә. Аларга кызганып карый. Иртәме-соңмы үз башың белән яшәргә вакыт җитәчәк, ул чагында нәрсә эшләр икән алар? Чулпан да барын үз көче белән яулап бара. Укырга үзе керде, имтиханнарны бернинди ярдәмсез тапшырып килә. Институтта иң яхшы студентларның берсе. Югыйсә, ул да әтисенең акчалары белән бер авырлыксыз укый да, яши дә алыр иде. Чулпанның да, Римнең дә уй-фикерләре бер булуы, аларны тагын да ныграк бер-берсенә тартты. Җиңел тормыш эзләгән яшьләр арасында алар аерылып тора.

Римнең дәүләт имтиханнарына бергәләп әзерләнделәр. Чулпанның йөрәгендә мәхәббәт бөресе күптән чәчкә атты. Ул егетенең һәр уңышына сөенде.

– Чулпан, имтиханның соңгысын тапшыргач, мин сине үземнең гаилә белән таныштырырга алып барам, син ризамы? – диде Рим, кызны кочаклап.

– Әллә инде, ризалашыргамы икән? – Ул егетенә ныграк сыенды.

– Риза бул инде, риза булмасаң имтиханны начар бирүем бар.

– Әлбәттә риза, Рим, риза. Әти-әниең белән күптән танышасым килә.

 

43

 

Рим имтиханын яхшы билгесенә тапшыргач, Чулпанны өйләренә алып кайтты. Кыз алып кайтачагын алдан әти-әнисенә әйтеп куйды, алар әзерләнеп көтеп тордылар.

– Әни, әти, менә шушы була инде минем сөйгән кызым, Чулпаным, – дип таныштырды, ишектән кергәч, Рим.

– Саумысыз, – дип исәнләште Чулпан саф татар телендә.

Ләйсән белән Рәмил Чулпанны күргәч тә ошаттылар, аның үз телендә исәнләшүе үк күп нәрсәне аңлата иде.

Рим кызны үзенең бүлмәсенә алып керде. Гаилә фотоларын күрсәтте.

– Сеңлең өйдә күренми, – диде Чулпан, гаилә фотосын кулына алып.

– Әлегә өйдә юк, студентлар белән практикага чыгып киттеләр. Ул тарих белгече булырга тели. Төрле казу эшләре алып баралар.

– Мин дә яратам тарихны, бигрәк тә үткәннәр белән кызыксынам.

– Димәк, сеңлем белән уртак сүзегез булачак.

– Исеме ничек әле сеңлеңнең?

– Гүзәлия.

– Бик матур икән исеме.

Өстәл артына утыргач, кызның кыюсызлануын күреп торган Ләйсән:

– Чулпан, капкалап утыр, оялып утырма, – диде. Бераз укулар турында сөйләшеп алгач, әни кеше кызның әти-әнисе турында сорашты.

– Әнием Зөһрә исемле, шәфкать туташы булып эшли, әтием Ирек исемле, эшкуар.

Ирек исемен ишеткәч, Рәмил дә, Ләйсән дә бер-берсенә карашып алдылар, икесенең дә йөзенә алсулык йөгерде. Менә сиңа мә! Язмыш аларны тагын бергә очраштырырга тора. Яшьләр өйләнешеп куйса, кода-кодагый булачаклар.

– Вәлиев Ирекме? – дип сорады Рәмил.

– Әйе. Әллә беләсез? – дип сорап куйды Чулпан.

– Беләм. Күп еллар элек шәхси күргәзмәмне оештырырга ярдәм иткән иде.

– Иптәшем –- рәссам, үзем укытучымын, – дип Ләйсән сүзне икенче юнәлешкә борып җибәрде. – Гүзәлия кызым тарих факультетында укып йөри.

Ашап-эчеп, сөйләшеп утырганнан соң, Чулпан йорт хуҗаларына рәхмәтен белдереп, кайтырга кирәклеген әйтте.

– Сау булыгыз, Чулпан кызым, тагын килегез, – дип озатып калды Ләйсән. Рим кызны озата китте.

Яшьләр чыгып киткәч, йорт хуҗалары бертын сүзсез генә һәркем үз эше белән булды.

– Яшьләрнең бу йөрүләре өйләнешү белән бетсә, Ирек белән кода булышабыз. Бу тормыш бигрәк кызык икән, яңадан безгә очрашырга туры киләчәк. Ләйсән, син нәрсә уйлыйсың?

– Яшьләр бер-берсен яратса каршы килә алмыйбыз инде. Аларга әлегә бернәрсә дә сөйләми торырга кирәк. Безнең турыда чын дөреслекне белсәләр, аралары бозылып куюы бар. Мәхәббәтләре бик көчлегә ошаган. Шуннан, аларга безнең белән торырга түгел. Рәмил, ничек бар шулай калсын.

– Мин араларына керергә уйламыйм да. Шул гына гаҗәпләндерә: язмыш безне гел бер тирәдә йөртә.

– Белеп булмый әле, кызыбыз Санияләрнең уллары белән йөреп китсә, ул чакта язмыш дигәнгә ышанмый да булмас.

– Иренең ике улы бар шул.

Чулпан белән танышу, аның әтисе Ирек булуны белү Ләйсән өчен дә, Рәмил өчен дә зур яңалык булды. Аларны тормыш шулай сынап карыймы? Әллә маңгайга язылган язмыш кушуы буенча Ирек белән Ләйсән һәрвакыт бер-берсенә бәйле булып, тормыш юлыннан үтәргә тиешме? Шулай булмаса, бу ике гаилә шулай тыгыз бәйләнештә була алмас иде. Рәмил белән Ләйсән аралаша башлагач, Ирекнең юлына Санияне чыгарды, бүген килеп, балалары аралаша. Рәмил дә, Ләйсән дә шул турыда уйланды. Бу яңалык аларның икесен дә уйландырды, күңелләрен тынычсызландырды. Балалар өйләнсә, элекке ир белән хатын кода-кодагый булып, кунакта утырырга тиеш була. Ләйсән булачак очрашудан курка, ни дисәң дә беренче ире, беренче мәхәббәте белән тагын очрашачак. Яшьлеге искә төшеп, күңелен моңландырып тормасмы?

Дәвамы бар.

Фото: unsplash.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (15)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Ләйсән. Повесть (15)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: