+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 июль , 06:48

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (9)

– Юк... Юк, кирәкми... – дип, хәлсез шыбырдады ул, үзенең соңгы киеменнән дә азат булуын тоеп. – Юк, җаным, кирәкми... Ярамый...

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (9)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (9)

Таңчулпан төн урталарында чиксез ләззәткә күмелеп уянып китте. Уянды да күргән төшенең ник шулкадәр кыска булуына үкенеп, тагын күзләрен йомды. Ләкин кабат йокыга киталмады. Бөтен тәне рәхәтлектән назлы сулкылдый, йөрәге еш-еш тибә иде. Аның әле бернәрсә хакында да уйлыйсы, тормыш мәшәкатьләренә кабат кү­меләсе килмәде. Ул төшендә күргәннәрдән аерылырга те­ләмәде, аларны тагын бер тапкыр күз алдыннан үткәрде.

Искәндәр!..

Алар ниндидер бер бүлмәдә тик икесе генә иде.

Искәндәрнең дулкынлануы йөзенә үк чыккан иде. Күз­ләре ялкынланып яна, чамасыз дәрт белән тулышкан иреннәре сизелерлек дерелди. Таңчулпанны ул каты итеп кочаклап алды. Иреннәр иренгә кушылды. Озакка су­зылган бу назлы үбешүдән икесенең дә бөтен булмышын ләззәтле бер ялкын иркәләде, тәннәрен җиңелчә калты­рану алды. Искәндәр аны күтәреп алып караватка илтү­дән үзен чак тыеп калды шикелле. Бу мизгелне алар ни­кадәр өзелеп көткән иде бит!

– Таңчулпаным минем... Кадерлем минем...

Сөйгәненең кайнар сулышыннанмы, ихлас сөю белән әйтелгән сүзләреннәнме, хатын бар гәүдәсе белән тетрә­неп куйды.

– Бердәнберем минем... Бердәнберем... – дип пы­шылдады ул, хисләренә тончыгып һәм ирнең киеренке­лек белән тулышкан күкрәгенә ныграк сыенды.

Искәндәрнең кулы, кофта астыннан шуып, аның ялан­гач җилкәсен иркәләде, сизелер-сизелмәс кенә кагылып, тылсымлы хәрәкәтләр ясаган бармакларның назы, миз­гелдән мизгелгә көчәя барып, чыдап булмаслык ләззәткә күмә, тәнеңнең һәрбер күзәнәген татлы дулкында эретә иде. Азга гына тукталып, ул хатынның кофтасын сал­дырды, бюстгальтерын чиште. Таңчулпанның карышыр­га теләге дә, көче дә юк иде. Искәндәрнең учлары күкрә­генә яткач, ул имчәкләренең ләззәттән тулышып кабару­ын тойды, чиксез рәхәтлектән башы әйләнеп, буыннары йомшап калды, күкрәгеннән татлы ыңгырашу авазы бә­реп чыкты.

– Юк... Юк, кирәкми... – дип, хәлсез шыбырдады ул, үзенең соңгы киеменнән дә азат булуын тоеп. – Юк, җаным, кирәкми... Ярамый...

Тик сөйгәненең кара бәрхет буйлап шуышкан бармак­лары тәэсирендә сулыш алырга да куркып тынып калды, менә-менә һушын югалтыр сыман тоелды, эченең түбән­ге өлешендә ләззәтле ялкын кабынды. Искәндәр аны сак кына күтәреп караватка салды да иреннәреннән үбәргә тотынды. Бераздан аның иреннәре, аңлап та, аңлатып та булмаслык рәхәтлеккә күмеп, хатынның муенына төш­те, ипләп кенә күкрәкләре арасына шуышты, имчәкләре белән уйнарга кереште. Шул ук вакытта ирнең киемнәре бер-бер артлы идәнгә шуышты. Таңчулпанның бөтен тә­не татлы бер ашкыну белән сулкылдады, йөрәге, менә-менә атылып чыгам, дип типте, аның инде башкача тү­зәрлек тәкате калмады. Хатын Искәндәрнең биленнән кайнар кочаклап, үзенә тартты.

– Юк... Юк, кирәкми... – дип, хәлсез шыбырдады ул, үзенең соңгы киеменнән дә азат булуын тоеп. – Юк, җаным, кирәкми... Ярамый... Җаным... Җан-ны-ымм... – дип ыңгырашты ул, өстендә Искәндәрнең ләззәтле авырлыгын тоеп. – Бәхе­тем минем...

Карават шыгырдавы, гашыйкларның татлы ыңгыра­шуы бергә кушылып, сихри бер моң хасил итте һәм бу моң, көчәйгәннән-көчәя барып, үзенең иң югары нотасы­на җитте.

Бер-берсенә булган кайнар хисләрнең көченнән канат­ланган ике гашыйк, чиксез рәхәтлектән хәлсезләнеп кал­гач та, үзара назлашудан туктала алмадылар. Соңыннан Искәндәр, башын калкытып, сөйгәненә карады. Таңчул­панның керфекләре арасыннан талгын гына яшь бөртек­ләре тәгәри иде. Искәндәр аларны үбеп алды.

– Юк... Юк, кирәкми... – дип, хәлсез шыбырдады ул, үзенең соңгы киеменнән дә азат булуын тоеп. – Юк, җаным, кирәкми... Ярамый... Бер җан, бер тән... – дип пышылдады Таңчулпан, дөньяда мондый хәлнең чынлап та була алуына гаҗәп­ләнгәндәй. – Бер җан, бер тән... Менә нинди икән син мәхәббәт!..

Һәм ул бөтен гәүдәсе белән сулкылдарга тотынды да, бераздан кычкырып елап җибәрде...

Искәндәр белән беркайчан да очрашмаска вәгъдә биреп тә, сүзендә торалмагач, бу хәлнең иртәме-соңмы барыбер булачагын чамалый иде Таңчулпан. Ул аңының иң яшерен бер өлешендә моның булуын тели, түземсезлек белән көтә һәм, бәлки, шушы хәлдән соң тынычланыбрак калырмын, Искәндәргә булган хисләремне тыя алырмын, дип өмет итә иде.

Тик ул өзелеп сөйгән кешең белән якынлык кылуның никадәр зур бәхет булып, аның нинди могҗизаларга сәләтле икәнен генә белми иде. Искәндәр белән очрашкач та, ул үзенең Тәлгатькә чыгып ялгышуын аңлаган иде инде, ә бүген... Бүген сөйгәне белән үткәргән ләззәтле мизгелләр алдында, Тәлгать белән яшәгән елларының сукыр бер тиенгә дә тормавын, үзенең нинди зур бәхеттән мәхрүм калуын аңлады. Моңарчы никах түшәге аның өчен кара эш, ләкин мәҗбүри эш сыманрак тоела һәм ул моңа ничектер түзә ала иде. Ә бүгенге хәлдән соң, ире белән бергә йоклау түгел, ә аннан кочаклатып тору да чыдап булмаслык чиркангыч нәрсә кебек күренде.

Әгәр Искәндәрнең гаиләсе булмаса, ул бүгеннән үк, бер нәрсәгә дә карамыйча, иреннән аерылыр да сөйгән кешесе белән тормыш корып җибәрер иде. Ләкин аның гаиләсе бар шул... Таңчулпан, Искәндәрдән күрепме, аның хатынына да, улына да тирән ихтирам, хәтта ниндидер бер ярату хисе белән карый һәм аларны ятим калдырырга теләми иде.

Кайсы якны гына каерсаң да, ничек кенә уйлап карасаң да, котылу юллары күренми шул...

Искәндәр, аны юатырга теләп, тавыш-тынсыз гына иркәли иде. Күрәсең, ул да Таңчулпанның кичерешләрен тоеп тора, юк-бар сораулар биреп, мазасызларга теләми. Хатын бераз тынычлана төште.

– Искәндәр...

Сөйгәне аның күз яшьләрен сөртте дә, ягымлы бер караш белән, Таңчулпанга төбәлде.

– Искәндәр... Үлеп яратам мин сине, бәгърем. Бөтен гомерем буена тик сине генә яратачакмын. Беренче һәм бердәнбер мәхәббәтем минем!

Искәндәр берни дә дәшмәде, өнсез генә иркәләвен белде.

– Беләсеңме, җаным... – Хатынның тавышы бераз калтыранып чыкты. «Ирем белән яшисем килми минем» дип әйтергә теләгән иде ул, тик тыелып калды. – Аерыласым килми синнән. Гомер буе шулай ятар идем.

– Кадерлем син... – Искәндәр аны кысып кочаклап алды, һәм, кайнар хисләренең кабат кабынуын тоеп, шашып иркәләргә тотынды. Үз назларына хатын-кыз тәненең дә ихлас җавап кайтаруын тоюдан дәрте тагын да ныграк ташты, алар яңадан бер җан, бер тән булып сөю упкынына ташландылар...

Таңчулпан тәмам уянды.

Нигә кеше төшләрендә генә яшәми икән?! Шундый бәхетле мизгелләрнең гомере ник кыска була икән?!

Уяну белән күңеленә шом йөгерде. Моңа кадәрге барлык төшләре дә чынга аша килде... Монысы да... Әлеге ләззәтләрне тагын бер тапкыр өнендә кичерүгә күңеле белән риза иде, ул моны тели, шуңа ашкына иде. Ләкин шул ук вакытта акылы белән бу эшнең әхлак кануннарына сыймас бер гөнаһ икәнен дә яхшы төшенә, әгәр бу адымга барса, үзен дөньяның иң пычрак бер хайваны, азгын җан итеп тоячагын, үз-үзенә булган ихтирамы җуелачагын да яхшы аңлый иде.

Фото: stihi.ru

(Дәвамы бар)

Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (9)
Марат КӘБИРОВ. Мәхәббәт яңгыры. Повесть (9)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас в