8
Рельслар кебек...
Бу уй Таңчулпанның күңеленә уелып калды да озак, бик озак тынгы бирмәде. Искәндәр белән генә түгел, ә ире белән яшәве дә рельслар кебеккә әйләнә бара түгелме соң? Гаиләдә элекке мөнәсәбәтләр әкренләп югала башлады. Моңа кадәр һәрвакыт күңел күтәренкелеген югалтмаган Таңчулпан, өенә кайткач, моңсулыктан арына алмады. Күбрәк берьялгызы калырга омтылды. Ашау-эчүе дә барлы-юклы, кулына эш тә бармады... Элегрәк хатын моның сәбәпләрен белми, белергә теләми, ул сәбәпләр турында уйларга да курка, үз халәтендәге үзгәрешләрне эштәге алҗуга, һава торышына, тагын әллә нәрсәләргә япсарта, бары тик Искәндәр турында гына уйламаска, уйлаган хәлдә дә аңа булган мөнәсәбәтен фәкать талант иясенә ихтирам итеп кенә күрергә тырыша иде. Ә хәзер... Хәзер барысы да үзгәрде...
Ниләр өчен ашыгып кияүгә чыкты икән ул, ник үз яртысын, өзелеп яраткан кешесен иртәрәк очратмады икән?! Әлеге үкенүгә тартым хис авырга узуын белгәч тә кабынган иде. Ильястан котылуы өчен канәгать калса да, ялгыштым бугай, ашыгып юләрлек эшләдем бугай, дигән уй тынгы бирмәгән иде ул чакта да. Моңа саф кыз чагы белән иртә хушлашу үкенече дә, алда торган томанлы көннәр билгесезлегеннән шүрләү дә өстәлде. Ләкин эш узган, буласы булган иде инде. Бары тик Тәлгатьнең изге күңеллелеге, яшь кәләш ни теләсә, шуны үтәргә әзер торуы гына бераз ышаныч өстәде. Әйе, үкенүдән хәзер файда юк иде инде. Үзең сайлаган юлдан йөзең кызармаслык итеп үтәргә кирәк иде.
Ахирәтләре Тәлгатькә председатель малае, бай гаиләдән дип кызыксалар да, Таңчулпанның моңа исе китмәде. Тәлгатьнең әтисе көтмәгәндә йөрәк авыруыннан вафат булды, ә ялгыз калган әнисе, теләсә дә, бик ярдәм италмады. Таңчулпан моңа әзер иде. Тулай торакның кечкенә бер бүлмәсендә тыйнак кына яшәделәр. Тиздән кызлары туды. Бу икесе өчен дә олы шатлык иде. Таңчулпанның тәүге мәлләрдәге үкенүләре, шик-шөһбәләре әкренләп онытылгандай булды. Аның инде өзелеп яратыр кешесе, кызы бар иде. Тормыш шулай көйле генә ага бирде. Ләкин ничек кенә булмасын, аны ничек кенә өзелеп яратма, бала барыбер бала урынында кала икән.
Алдан әзерләнгән чишмә күңел сусыннарын кандырмый икән...
Тәлгать яхшы кеше иде. Тулай торактагы кайбер ир-егетләр кебек эчеп, азып-тузып йөрмәде, тапкан-какканын өйгә алып кайтты, гаиләсен адәмчәрәк шартларда яшәтү өчен тырышты. Тәлгатьнең дә, Таңчулпанның да әти-әниләренә кайтып, мөмкинлек булган саен ярдәм итеп тордылар. Синең туган, минем туган дип аерулар, күңел китүләр булмады, ике як та якын һәм кадерле иде. Тәлгать хатынын бик ярата, ә Таңчулпан аны әйбәт кеше булуы өчен якын итә иде. Кызын да кулыннан төшермәде ата кеше, аның белән уйнады, шаярды, шәһәрдә балалар өчен булган тамашаларга йөртте. Кыскасы, менә дигән ир, искиткеч әти, ә Таңчулпанның аңа ихтирамы чиксез иде.
Кылган яманлыклары өчен яраткан кешеңнән күңелең сүрелергә, аңа булган кайнар хисләрең салкын битарафлыкка, ә кайвакыт ачы нәфрәткә дә әйләнергә мөмкин. Тик әйбәт сыйфатлары өчен генә, җан ятмаган кешеңә карата сөю уты кабына алмый икән.
Күпме генә теләсәң дә.
Мәхәббәт кеше теләкләреннән өстен: алдан корган уй-хыялларыңны җимереп, үзе белән ияртеп алып китәргә сәләтле бер хис икән.
Иренә карата ничек кенә яхшы мөнәсәбәттә булырга тырышмасын, Таңчулпан өчен Тәлгатьнең кочаклап алулары, үбүләре әкренләп чиркангычка әверелә барды. Никахлы ире белән бергә йоклаган чакларда, ул үзен кемгәдер хыянәт иткәндәй сизә, ир назларына тәненең бөтен күзәнәкләре карыша, ә җаны, читлеккә эләккән кош кебек, чәбәләнә иде. Тәлгатьнең шуны да аңлый алмавына күңеле әрни, җан ачуы чыга, шул ук вакытта, монда иренең бер гаебе дә юклыгын белеп, аны кызгана да. Төрле сәбәпләр табып бергә йоклаудан баш тартса да, мондый мизгелләрне барыбер еш кичерергә туры килә, ә азак, тәнен пычраклыктан, җанын газаплардан чистартырга теләгәндәй, бик озаклап юына иде Таңчулпан.
Яратмаган кешең белән тыныч гомер итү газабы мәхәббәт алып килгән тәмуг янында кечкенә, бик кечкенә булган икән әле. Ачы шатлык, татлы газаплар алда көткән икән...
Тәлгать кайтып керде.
– Нихәл, әнкәсе!.. Гафу ит, көттерергә туры килде... Бәләкәч кайда?
– Йоклый инде. – Таңчулпан өстәл әзерли башлады.
– Бераз салып кайттым, әнкәсе... Беләсеңме ни өчен?! – Ул хатынына бераз карап торды да, Таңчулпан аның сүзен колагына да элмәгәч, дәвам итте: – Комендант белән сөйләшеп утырдык... Зуррак бүлмәгә күчәчәкбез.
Моңа кадәр тулай торакның кысан бүлмәсеннән зарлангалап алган хатынының үргә сикерүен көткән иде бугай, Таңчулпанның бер хәрәкәтендә дә шатлык әсәре күренмәгәч, аптырабрак калды.
– Ишеттеңме, зур бүлмә булачак, дим... Почти бер бүлмәле фатир!
– Бик әйбәт. Кайчан була?
– Киләсе атнада. – Таңчулпан дәшмәде.
– Эчеп кайтканыма ачуланасыңмы әллә?
– Юк, – диде хатын, салкын бер битарафлык белән. Эчкәненә ачуланмый иде ул аның. Тәлгать сирәк эчә, ә салмыш чакларында ничектер гадирәк, ихласрак булып кала, сабый бала сыман назлыга әйләнә һәм Таңчулпанга ошыйрак төшә иде. Күбрәк сөйләнүләре, мактанып алулары, яратуы хакында аңлатулары белән Тәлгать гаиләнең артык тәртипле бертөрлелек белән аккан көннәренә ниндидер яңалык, хәтта нур өсти иде. Тик бүген иренең эчеп кайтуында бер ямь дә тапмады Таңчулпан, киресенчә, күп сөйләнүе – ялыткыч, мактануы – ахмаклык, мәхәббәтен аңлатуы эчпошыргыч булып тоелды. Аның уйларына бирелеп ялгыз каласы килә иде. Табынга утыргач та, аннан соң да артык дәшмәде, ире берәр нәрсә сораса, кыска гына җавап бирде дә үз дөньясына чумды.
– Нәрсә булды сиңа? – Тәлгать аның янына ук килеп утырды.
– Башым авыртып тора.
– Юк, мин ул хакта түгел. Гомумән, нәрсә булды, дим?
Таңчулпан сискәнеп иренә карады. Ни турында сораша бу? Әллә берәр нәрсә ишеттерделәр микән? Хәер, нәрсә ишеттерсеннәр инде.
– Ничек «гомумән»?
– Соңгы вакытта үзгәрдең син, Таңчулпан. Үзең монда, ә күңелең әллә кайда.
Йа Хода! Шулкадәр үк сизелеп тора микәнни?! Элеккечә күренергә тырыша бит инде югыйсә. Хәер, ничек элеккечә булсын инде. Бетте ул тыныч тормыш... Бетте... Эх, кайлардан килеп чыкты соң бу Искәндәр?! Ник очраштылар алар. Ә очрашмасалар, ул бәхетле булыр идеме? Ә очрашкач, бәхетлеме?
– Син мине яратасыңмы, Таңчулпан?
«Яратам!» дип кочаклап ал да котыл иде. Һич югы, шулай дип әйт кенә. Тик Таңчулпан үзен мәҗбүр италмады. Иренең күңелен тынычландыру өчен элек сирәк булса да әйткәли иде әле, ә бүген, котылу өчен шулай кирәген белсә дә, теле әйләнмәде. Хатыны өчен, гаиләсенең киләчәге өчен борчылып утырган Тәлгать аңа барыбер кызганыч иде. Таңчулпанның күңелен аңларга, ярдәм итәргә тели бит ул. Ничек инде шундый кешене «Яратам!» дип алдамак кирәк. Ә дөресен сөйләсәң?.. Хәлләр болай барса, бүгенме-иртәгәме барысы да билгеле булачак бит инде. Ул вакытта, бәлки, аңлашу күпкә авыррак та булыр. Бәлки, хәзер үк барысын да сөйләргә кирәктер. Үзеңне яраткан кешене нигә шулай алдап, тилмертеп йөртергә?!
–Тәлгать...
Хатын сүзне нәрсәдән башларга белми тукталып калды. «Мин сине беркайчан да яратмадым. Минем сөйгән кешем бар, бөтен уем аның хакында гына» шулай дип әйтергәме? Юк, йомшаграк, аның күңелен яраламаслыграк итеп әйтергә кирәк. Тик ничек? Әгәр Искәндәр килеп: «Гафу ит, Таңчулпан, мин сине яратмыйм, мин шаяртып кына йөрдем», – дисә, аны ничек кабул итәр идең?! Гомумән, «яратмыйм» дигән сүзне үзеңне сөйгән кешегә йомшак итеп, җанын имгәтмәслек итеп әйтеп буламы?! Ә аны әйтүнең кирәге бармы соң?!
Бөтен игътибарын туплап җитди сөйләшүгә әзерләнгән иренә карап, болай диде хатын:
– Башымны катырма, зинһар. – Аның тавышында арыганлык һәм әрнү кушылган иде.
– Ә мин сине яратамын, җаным!..
Хатын елмайды. Тәлгать бу елмаюда чагылган кызгануны, җан әрнүләрен, гафу үтенүне тоймады, ул аны хатынының өнсез генә сөюен белдерүе дип кабул итте шикелле.
«Шундый кешене ничек утка саласың», дип уйлады Таңчулпан, ире тәмәке тартырга чыгып киткәч һәм аның әйбәт булуына беренче тапкыр үкенеп куйды. Бер холыксыз юньсез яки эчкече булсын иде ул... Төрлечә кимсетеп, мәсхәрәләп яшәсен иде хатынын. Азгын булсын иде, чит бичәләр белән чуалсын яки үзәккә үтеп көнләсен иде. Баласын санламасын иде. Ул чакта Таңчулпан Искәндәргә мәхәббәте өчен тамчы да үкенмәс, бу хакта иренең йөзенә бәреп әйтер һәм бер кулына баласын, икенчесенә төенчекләрен күтәреп чыгар да китәр иде.
Тукта! Бу тиклем өзгәләнерлек ни-нәрсә булды әле?! Искәндәр белән бары тик бер генә тапкыр очраштылар лабаса. Анысы да тик очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Хәер, эш очрашулар санындамыни... Сөю уты бөтен җаныңны, бөтен булмышыңны яулап алган икән, очрашу-күрешүләр дә, үбешүләр дә, бүтәне дә котылгысыз, болар тик вакыт эше генә. Һәм иртәме-соңмы бары да билгеле булачак. Без капчыкта ятмый. Ул чакта ирең, балаң, әткәң-әнкәң күзенә, кешеләр күзенә ничек күренерсең?! Уйларга да куркыныч...
Тәлгать керде. Аның кулында шампан шәрабы белән шоколад иде.
– Шундый шатлык барда, ник күңелсезләнеп утырабыз әле! – дип сөрән салды ул, куанычлы булырга тырышып. – Бәйрәм итик әйдә!
Кулындагы әйберләрен өстәлгә утыртты. Музыканы кушып җибәрде. Һәм Таңчулпанны сөйрәп диярлек идән уртасына бастырды да талгын моң астында өерелдерергә тотынды.
Хатын елмайды.
Моны күреп ир тагын да дәртләнебрәк китте, ул Таңчулпанны күтәреп үк алды.
– Яратам мин сине, бердәнберем! – дип, назлы пышылдады ул һәм тавышын күпкә күтәребрәк кабатлады. – Яратамын, үлеп яратам!
Саклык белән генә өстәл артына утыртты. Күз ачып йомганчы бокаллар пәйда булды. Ир, бәхетле елмаеп, хатынына карады:
– Безнең сөю өчен!
Шампан шәрабының салюты яңгырады.
– Бәхетле гаилә өчен!
Тәлгать кай арададыр тулып өлгергән бокалларны чәкәштерергә сузды һәм шундук хатынының бит очыннан үбеп алды. Ул бәхетле булып балкый иде. Ирнең кәефе Таңчулпанга да йокты. Боларның барысын да Тәлгать хатынының кәефен күтәрер өчен махсус оештырганын ул төшенә иде. Иренең никадәрле сизгер һәм изге күңелле булуы өчен ул чиксез рәхмәтле иде.
– Китик без бу шәһәрдән. Күченеп китик... – дип, мөлдерәмә күзләрен иренә төбәде. – Китик без, Тәлгать.
Ир, беренче күргәндәй гаҗәпләнеп, озак карап торды:
– Син нәрсә?! Фатир чираты җитеп килә. Эшләр яңа җайга салына. Шундый чактамы?!
– Эшләр... Фатир... – дип әрнеп кабатлады Таңчулпан. – Сиңа бары шулар гына кыйммәт. Ә хатының?!
– Соң, шул хатыным, кызым өчен бит инде барысы да...
– Югалтасым килми сине, Тәлгать... Мин сине... Мин сиңа шундый рәхмәтлемен.
Тын калдылар.
– Нәрсә булды? – дип сорады Тәлгать, сагаюлы тавыш белән.
Нәрсә булды? Эх, нәрсә булганнарын әйтеп кенә аңлата алсаң икән ул. Үзең аңлый алсаң икән нәрсә булганнарын.
– Мин редакциядән китәргә җыенам, – диде Таңчулпан.
– Кайда?
– Кайда, кайда... Каен башына!
Таңчулпанның иреннәре җиңелчә дерелдәп куйды, күзләреннән яшь саркылып чыкты.
– Гафу ит, җаным... – Тәлгать аны кочаклап алды. – Үзең теләгәнчә эшлә. Ләкин... Нәрсә булды соң? Бәлки, мин ярдәм итә аламдыр?
– Юк, – дип өзгәләнде Таңчулпан. – Син ярдәм итә алмыйсың. Беркем дә ярдәм итә алмый.
Һәм ул, иренең күкрәгенә капланып, үксергә тотынды:
– Китик, Тәлгать, бу шәһәрдән. Үтенәмен, китик...
Тәлгать дәшмәде.
Ул хатынының чәчләреннән сыйпап иркәләде генә.
Фото: hug.ru
(Дәвамы бар)