(Дәвамы.)
36
Сания уянып киткәч, үзе белән нәрсә булганны исенә төшерергә тырышты. Рәмилен очратты түгелме? Әллә ул мине саклап йөриме? Нәрсә кирәк аңа? Уйлана торгач, бар да исенә төште. Гомер бакый юаш булды, юньсезең, шунда йортка кергәч буш чыгалармы инде. Күпме вакыт ир күргәнем юк, дип, үзенең тәннәрен сыйпап алды. Хатынына сөйләмәс идем. Аннан минем дә хакым бар, ирем бит ул. Ләйсәнгә генәмени минем ирем белән рәхәтләнеп ятарга. Өстәлгә күз салды, андагы ризыкларны күргәч, күңеле күтәрелеп китте. Ярый, ризыклар алырга башы эшләгән.
Өстәл астыннан эчелеп бетелмәгән шешәне алып, савытка салып тормый борыныннан күтәреп эчте дә, “аһ” дип куйды. Эченә җылылык биреп, аракы таралды. Тукта әле, мин нәрсәдер уйлаган идем, дип уйлаганын искә төшерергә тырышты. Рәхәт кенә яшәп ятмасыннар, бераз биетим әле. Ваннага кереп, салкынчарак су белән битен юып чыкты. Өс-башын рәткә китерде. Шифоньердан матур күлмәген алып киде. Аяк астында буталып йөргән иске кесә телефонын сумкасына салды. Булды хәзер, дип, күңел күтәренкелеге белән фатирыннан чыгып китте.
Ул Рәмилләрнең кайда яшәгәннәрен белә, улларын кайсы бакчага йөрткәннәрен белү авыр булмас дип, төрле планнар кора-кора атлады. Бакчага барып кергәч, нәрсә дип сүз башларга, үзен кем итеп танытырга кирәген уйлап куйды. Бар да барып чыкса, уйлаган уе барып чыгачак. Римне кулга төшерсәм, бииячәкләр, дип сөенеп куйды. Тыныч кына яшәп ятмасыннар әле.
Юлда бер үткенчедән сәгать ничә икәнен белде. Биш тулганын көтәргә ярамый, алданрак барып алып калырга кирәк. Рәмилләргә иң якын урнашкан балалар бакчасына барырга булды.
Балалар бакчасына үткәч, беренче ишеккә шакып эчкә үтте. Аңа каршы мөлаем йөзле хатын чыгып:
– Сез кемне алырга килдегез? – дип сорады.
– Римне, – диде Сания, йөзенә елмаю чыгарырга тырышып.
– Кайсы Римне, бездә алар икәү?
– Закиров Рим Рәмил улын.
– Сез аның кеме буласыз? Мин сезне беренче күреп торам. – Сания каушап калды, бар да беленер төсле тоелды. Ул тиз генә үзен кулга алып:
– Мин – Рәмилнең сеңлесе, авылдан килдем. Без эштән кайтканчы соң була, барып ала тор әле, дигән иделәр.
– Исемегез?
– Рәмилә Шәрифулла кызы. Рәмилнең әтисенең исеме Шәрифулла, аны ул бик яхшы хәтерли.
– Хәзер алып чыгам, – дип, хатын кереп китте.
Сания тирләп чыкты. Монсы булды да ул, Рим аны танымый, кайтмыйм дисә, нәрсә эшләр. Тәрбияче хатын Римне алып чыкты. Сания аны беренче тапкыр күреп тора. Римне ул әтисенә охшатты.
– Саумы, Рим. Үсеп беткәнсең, сине танырлык түгел. Күптән очрашкан юк шул, – диде, тәрбияче хатынга карап. Рим аңа якын килми тәрбиячегә сыенды.
– Апаң сине алырга килгән, – диде тәрбияче Римгә.
– Мин белмим аны, – диде Рим, тәрбияченең артына качып.
– Рим туганым, мине Рәмилә апаңны оныттыңмыни? – диде Сания, нәрсә эшләргә белми. Ишектән Рәмил я Ләйсән килеп кермәсен дип борчылды. Шуңа ишек ачылган саен борылып карады.
– Әнисенә шалтыратып сорамый булмас, – диде тәрбияче.
– Мин үзем, хәзер, – дип эшләмәгән телефонын кулына алды.
Тәрбияче хатын Саниягә ышанды.
– Ярый, кирәкми. Рим, бар апаң белән кайт, – диде.
Тәрбияче әйткәч, ул Саниягә иярде. Ансы аны җитәкләп алып, тәрбиячегә матур итеп елмаеп, саубуллашып чыгып китте. Рим шикләнмәсен дип, аны сөйләндерә башлады. Алар сөйләшеп киттеләр.
Йортларына кайтмый, икенче якка киткәч:
– Без кая киттек? – дип сорады Рим.
– Магазинга барып килик, сиңа нәрсә алырга, шоколадмы, печеньемы?
– Әллә, – диде Рим, кыенсынып.
Сания Римне үзләренә алып кайтты. Чәй куеп эчерде. Телевизорын кабызып, мультфильм куеп җибәрде. Римгә хәзер кайтам дип, кибеткә чыгып китте. Аның бер ярты аракы алып кайтып, уңышлы эшен юарга исәбе.
Кибеттән аракы алып чыгып килгәнен “дуслары” көтеп тора иде. Сания аларны күрмәмешкә салышып үтеп китмәкче иде, арадан берсе:
– Кая чаптың? Безне күрмисең дә, – диде ачуланып.
– Ә, сезмени? Минем вакыт юк, көтәләр, – дип китмәкче иде, икенчесе кулындагы сумкасын тартып алды.
– Аракыңны эчәбез, аннан кайтырсың, – диде.
Нишләсен буйсынмый булдыра алмады. Якындагы утыргычка киттеләр. Аракы эчкәч, өендәге Римне онытты. Исенә төшкәч, куркып, фатирына ашыкты, бала белән нәрсә булмас. Кайтып кергәндә Рим елап утыра иде.
– Мине өйгә кайтал! – диде ул күзләрен сөртеп. Елап утырганын күргәч Саниягә кыен булып китте. Мин нәрсә эшлим ул дигән уй үтте башыннан, төрмәгә утыртачаклар бит.
37
Улын алырга балалар бакчасына Ләйсән үзе китте. Иренең тиз эшләп бирә торган заказы бар, шуңа аны борчымаска булды.
– Үзем барып алырмын, син эшеңне эшлә, – диде иренә.
Тәрбияче Ләйсәнне күргәч:
– Улыгызны килеп алдылар, – диде.
– Иремме? – дип сорады Ләйсән борчылып.
– Юк, ирегезнең сеңлесе, Рәмилә дип таныштырды үзен. Бу сүзләрдән соң Ләйсән чак егылып китмәде, стенага терәлде.
– Иремнең сеңлесе юк.
Ләйсәннең башы әйләнеп китте. Тәрбияче хәлне аңлап тиз генә утыргыч алып килде.
– Утырыгыз. Вакытсыз борчылмагыз, ирегезгә шалтыратыгыз, – диде. Тәрбияченең куллары калтыранды, таныш булмаган кешегә бала биргәне өчен җавап бирергә туры киләчәген бик яхшы белә. Нәрсә эшләргә белмәде.
– Рәмил, син Римне берәрсенә килеп алырга куштыңмы әллә, – диде Ләйсән иренә шалтыраткач. – Римне бер хатын килеп алган, тәрбияче шулай ди. Ләйсәннең күзләреннән яшь бәреп чыкты.
– Милициягә шалтыратыйк, – диде тәрбияче, куркып. – Еракка китә алмагандыр.
– Хәзер ирем килә, бәлки, ул берәр нәрсә беләдер, – диде Ләйсән, үзен кулга алырга тырышып. Ул авырлы, аңа артык борчылырга ярамый. Чирләп китүе бар.
Рәмил килгәч, тәрбиячедән улын алып киткән хатынның ниндирәк булуын сорашты, өстенә нинди күлмәк киүен белде.
– Бу – Сания, – диде Рәмил икеләнмичә.
– Нигә кирәк безнең бала аңа? – дип сорады Ләйсән, яшьле күзләрен сөртеп. Тәрбияче алар алдында гафу үтенә башлады.
– Матур сөйләде шул, сезнең сеңлегез дип танытты. Рәмилә Шәрифуллована диде. Сезгә шалтыратырга да маташты. Мин ышандым. Улыгызны биреп җибәрдем. Гафу итегез мине! – Тәрбияче елап җибәрде.
Ул арада балалар бакчасы мөдире килеп җитте.
– Милициягә шалтыраттым, алар хәзер килеп җитәчәк. Римма, сезнең белән соңыннан сөйләшербез! – диде тәрбиячегә кырыс итеп.
– Сания телефонын алмый, – диде Рәмил.
– Сания ул кем? – дип сорады мөдир.
– Минем беренче хатыным. Тәрбияченең сөйләве буенча төс-башы да, киеме дә аңа охшаган. Безгә анда барырга кирәк.
– Аның адресын әйтегез әле, милиция килсә, аларга бирермен.
Рәмил мөдиргә Саниянең кайда яшәгән адресын әйтте дә хатынын җитәкләп алып чыгып, машинасына утыртты.
Сания яшәгән йорт алдына Рәмил килеп туктагач, икесенең дә йөрәкләре дөп-дөп типте. Әгәр дә ул алмаган булса, дигән уй үтте башларыннан. Рәмил хатынына, утырып тор, диде дә үзе Сания яшәгән подъездга йөгерде. Шулвакыт подъезд ишеге ачылып китеп, аннан Рим белән Сания чыкты.
– Әти! – дип Рим Рәмилне кочаклап алды. – Нигә мине килеп алмадың? – Ләйсән машинадан чыгып, елый-елый йөгереп килеп улын кочагына алды.
– Әй, улым, ник ят кешегә иярдең? Котыбызны алдың бит.
– Сания, син беләсеңме нәрсә эшләгәнеңне? – Рәмилнең шундый ачуы килде, Сания урынында берәр ир булса, сугып җибәрер иде. Ул әле дә көчкә үзен тыеп калды. – Төрмәгә утырасың килдеме? Рәхәт тормышка чыдый алмый башладыңмы?
– Рәхмәт әйт, улыңны алып чыгып илтеп бирергә тора идем. Минем урында башка берәү булса... Сез рәхәт яшисез, үч аласым килде.
Шулвакыт милиция машинасы килеп туктады.
– Сезме Закиров? – диде капитан.
– Мин булам.
– Улыгызны таптыгызмы?
– Таптык. Менә бу хатын алып торган булган, – диде Рәмил, Санияне яклашып.
– Бала – алып торырга әйбер түгел. Сержант, хатынны машинага утырт.
– Иптәш капитан, улым табылды бит.
– Безгә бала урлаганнар, дигән хәбәр килде, болай калдыра алмыйбыз. Сезнең үзегезгә дә безнең белән барырга, гариза язарга туры киләчәк.
Санияне култыклап алып, сержант машинага алып бара башлады.
– Рәмил, гафу ит, коткар мине, улыгызны бирдем бит! – дип үтенде Сания.
– Хәзер соң, элегрәк уйларга кирәк иде, – диде капитан.
Ләйсән улын кочаклап машинага кереп утырды.
– Гаиләне кайтарам да, бүлеккә барырмын, – диде Рәмил капитанга.
Капитан балалар бакчасының мөдиренә шалтыратып, баланың табылуы турында хәбәр итте.
38
Рәмил фатирларына кайткач чәй куеп җибәрде. Ул хатынының чирләп китүеннән курыкты. Хатынына, улына чәй эчерми милиция бүлегенә бармый торырга булды.
– Ләйсән, хәлең ничек, ашыгыч ярдәм чакыртмыйкмы? – диде, аның йөзенә карап.
– Кирәкмәс, бераз тынычландым инде
– Ахмак та икән бу Сания, ябып куялар бит инде үзен.
– Син аны коткарырга тырыш инде, утырмасын. Кеше урлаганга күп бирәләр. Минем бала табасым бар, кирәкми, гафу итик туачак бала хакына. Ул болай да бәхетсез, сазга батырмыйк, – диде Ләйсән, тыныч кына.
– Дөрес әйтәсең, ләкин ниндидер җәза алырга тиеш. Безне нинди куркыныч астына куйды. Әллә ниләр уйлап беттем. Ярый, әйбәт тәмамланды.
– Кайтал мине, дип елагач, апа да миңа кушылып елады. Әйдә, өеңә илтеп куям дип алып чыкты, – диде Рим, бу сөйләшүгә кушылып.
– Улым, бу сиңа дәрес булсын, башка бервакытта да чит кеше белән китмә!– дип, Ләйсән улын сөеп алды.
– Мине көтәләрдер, мин барыйм инде.
– Бар, Рәмил, мин әйткәнне тыңла, гариза язма. Язсаң, кире алуы авыр булыр, – дип, ирен озатты.
Рәмил милиция бүлегенә баргач, хуҗаларына керде. Полковник Садриев аңа таныш булып чыкты.
– Үтеп кит, Рәмил Шәрифуллович, – дип, аяк өсте басып каршы алды. – Синең улыңны урлаганнармы?
– Урламаганнар, ул – минем беренче хатыным, улымны алып кына торган. Эзләп барганда алып чыгып килә иде, шаһитлар бар. Мин гариза язмаска иде, азак эш судка китәчәк. Судка чаклы барып җитмәсен иде. Хатыным авырлы, ул шулай тели, гафу итте.
– Ярый, ярый, чыгарырбыз. Үзеңнең хәлләрең ничек? Картиналар язасыңмы? Синең картинаңны килгән кунаклар мактый-мактый карыйлар. Заказ бирәбез, диләр.
– Минем заказдан баш тартканым юк.
– Әйдә, алып кайт беренче бичәңне, – дип елмаеп, өстәл артыннан чыкты.
– Бүген чыгармагыз, мөмкин булса, бер кич кунсын, уйлансын, акылга утырсын, – диде Рәмил полковникка.
– Мөмкин, бик мөмкин. Теләсәң, берничә көн тота алабыз.
– Аны дәваханәгә салырга дип торам, аракы белән мавыга, эштән куганнар. Ни дисәң дә беренче хатын.
Полковник, елмаеп, Рәмилнең аркасына кулын салып:
– Бигрәк кешелекле икәнсең, бездә эшли алмас идең.
– Шуңа мин рәссам.
Санияне ике кич кундырып, башка бервакытта да мондый эш белән булышмаска имза куйдырып чыгардылар. Аны Рәмил каршы алды.
– Рәхмәт, Рәмил сезгә, мине гафу итегез инде.
– Гафу иткәнгә син чыктың, югыйсә, берничә елга утыртачаклар иде. Дәваханә белән сөйләшенгән, аракыдан дәваланырга барасың. – Сания нәрсәдер әйтергә әйткәч: – Мине тыңла, тыңламасаң гариза язам утыртып куячаклар, уйла, кайсысын сайлыйсың? – дип өстәде.
– Өйгә кайтып килергә буламы?
Рәмил аны фатирына кайтарып, өс киемнәрен алмаштырып алгач, дәваханәгә алып китте.
– Врачларны тыңлап тор, Сания, син бала-чага түгел аңларга тиешсең, сиңа бу яман гадәттән арынырга кирәк. Авыр булыр, ләкин тырышырга кирәк. Азак эш табарбыз. Ирек, бәлки, үзенә эшкә алыр, килештекме?
Сания килешкәнне аңлатып баш какты. Ирек, дигән сүзне ишеткәч, күңеле күтәрелгәндәй итте.
39
Ирек иртәгә чыгарабыз дигән көнне Русланга шалтыратты. Табибларга, шәфкать туташларына, санитаркаларга күчтәнәчләр алып килергә кушты. Зөһрә, аның янына кереп:
– Ирек менә үз аягың белән чыгасың, мин бик шатмын. Башка имгәнмә, гомер бер генә, үзеңне сакла!
– Биргән вәгъдәмне үтәргә вакыт җитте. Зөһрә, сине иртәгә ресторанга чакырам, кичке сигезгә.
– Кич булмый, кызымны кая куям?
– Танышларың бардыр, шылтырат, бер кичкә алып торсыннар.
– Рәмзия дусыма шалтыратып карамын.
Ирек дәваханәдәге һәр хезмәткәргә рәхмәтләр әйтеп саубуллашты. Дәваханә алдында аны машина көтә иде. Шофер йөгереп чыгып машина ишеген ачты.
– Терелеүгез белән, Ирек Кәбирович.
– Рәхмәт.
– Кайда юл тотабыз?
– Өйгә кайтар, үземне тәртипкә китерергә кирәк.
Икенче көнне Ирек кичке сигезенче яртыда Зөһрәләрнең йорты янына машинада килеп туктады. Шалтыратты. Бераздан Зөһрә чыкты. Шофер егет арткы ишекне ачып аны утыртты.
– Сезне борчыдым инде.
– Бернинди борчу юк. Кыенсынмагыз. Дәваханәдәге кебек булыгыз.
– Анда мин эштә бит.
Ресторанда аларны көтеп торалар иде. Ирек алдан барып өстәлгә заказ бирде. Өстәлгә чәчәк букете куярга кушты.
Зөһрәгә, ресторанга барып кергәч, уңайсыз булып китте. Бар да аларга карый кебек тоелды. Официант, рәхим итегез дип, өстәлгә утыртты. Зөһрә үзенең кайчан ресторанда булганын хәтерләми дә. Шуңа үзен ничек тотарга белми азапланды.
– Нәрсә ашыйсың килә, тартынма, бүген бар да мөмкин. Рәхмәт сиңа, Зөһрә, син булмасаң миңа бик күңелсез булыр иде.
– Минем эшем шундый, авыруларны карау.
– Зөһрә, бүген барын да онытып, бары шатлыклы уйлар белән генә күңел ачыйк. Син янымда булгач, күңелем тыныч. Ирек “сиңа” күчте. – Безгә “син”гә күчәргә вакыттыр инде, бер-беребезне байтактан беләбез. Ирек башын борган иде официант алар янын килеп тә җитте.
– Заказ бирәсезме?
– Әйе. Безгә иң тәмле ризыклар китерегез. Яхшы вино. Азак тагын карарбыз.
Алар ашап-эчеп, байтак кына сөйләшеп утырдылар. Биергә төшәргә Ирек курыкты, аягына көч килер дип уйлады. Зөһрәнең башлары әйләнеп китте, елмая башлады. Иреккә аның үз-үзен тотышы бик ошый. Ике сәгатьтән артык утыргач, Ирек шоферына шалтыратты, килеп алырга кушты.
Юлда кайтканда Зөһрә кызын кереп алмакчы иде, Ирек, бүгенгә борчыма, йоклап киткәндер, диде. Зөһрә кызын иртәнгә чаклы дип калдырган иде. Подъезд алдына килеп туктагач шоферына:
– Көтеп тор, мин озатып куйыйм, – диде. Фатирына чаклы Зөһрәне озатты.
– Рәхмәт сиңа Ирек, сүзеңдә тордың, чын ир икәнсең, – диде хатын.
Ирек бу сүзләргә җавап биреп тормады Зөһрәне кочаклап алып үбә башлады. Зөһрә башта оялып тартылган иде, бераздан үзе дә аны кочаклап алды. Алар озак итеп, бер-берсен күп вакыт күрешмәгән кешеләр кебек үбеште.
– Нәрсә була бу, Ирек? – диде Зөһрә, көчкә аерылып.
– Син миңа ошыйсың була. Дәваханәдә әйтергә кыймадым, анда ярамый иде.
– Шоферың көтәдер, бүгенгә кайт инде.
– Кайтам, иртәгә кызың белән танышырга киләм, дисәм, нәрсә диярсең?
Зөһрә көтелмәгән бу сүзләргә нәрсә дип җавап бирергә белми торды.
– Үзең кара, кирәк тапсаң, – диде дә үзе кып-кызыл булды.
Ирек чыгып киткәч, Зөһрә аның нинди уй, максат белән йөрүен аңларга тырышты. Вакытлыча гына килеп, күңеленә юаныч алырга уйлыймы? Кызың белән танышам ди. Чулпан кызы ияләшеп китсә, азак юкка чыгып куеп, кызының йөрәген яраласа. Ә шулай да аның бү сүзләрдән күңел төбенә сөенеш ятты. Ире үлгәннән бирле аның ирләр белән аралашканы, үбешкәне бөтенләй булмады. Аның күңелендә ниндидер яңа хисләр уйный башлады.
40
Ел артыннан еллар үтте. Ирек белән Зөһрә өйләнешеп бергә яши башладылар. Чулпан аны үз әтисе кебек якын күрде. “Әти” дип йөри башлады. Ирек тә Чулпанны үз итте, үзенең кызы кебек яратты, тәрбияләде. Мәктәптә укып йөргән елларында җәйге каникулларда лагерьга җибәрде. Үз тиңнәре белән аралашсын, дип уйлады.
Ирек үзенең туган авылына кайтып салган йортын, ихатасын тәртипкә китерде. Русланны алып кайтты. Бәрәңге бакчасына төрле җимеш бирә торган агачлар утыртты. Беседка, җәйгелек өчен бәләкәй күл эшләтте. Әтисеннән калган ихатасы бәләкәй паркка охшап китте. Аңардан күреп, башкалар да кайтып, туган нигезләренә йорт сала башладылар. Җәйге көннәрдә гаиләсе белән авылга кайтып ял итәләр.
Чулпанга гына туган алып кайта алмыйлар, Ирекнең шуңа йөрәге янды. Җәйге көннең берсендә, авыл бакчасындагы беседкада утырганда Ирек:
– Зөһрә, Чулпанга туган булганда яхшы булыр иде дә, – диде бакчада уйнап йөргән кызына карап.
– Ирек, оныт аны, Чулпанны яхшы бала итеп үстерсәк, шул җитәр, – диде хатын, иренә елмаеп.
– Син миңа ачуланма инде, өйләнгәндә бала булмаячагын әйттем.
– Мин бер балага риза, – диде Зөһрә, аны кочаклап. Ул иренең авырткан ярасына тимәскә булды.
***
Ләйсән икенчегә кыз тапты, аңа Гүзәлия дип исем куштылар. Хатыны бергә төшерерсең дип әйткән сүзен үтәп, өчесен генә түгел үзен дә кертеп, гаилә портреты эшләде. Рәссамга заказлар булып торды. Илнең төрле шәһәрләрендә аның күргәзмәләрен ачтылар. Чит илләрдәге күргәзмәләре күп кенә акча китерде.
Сания дәваханәдә ятып, аракыга булган бәйлелеген дәвалап чыга алды. Рәмил аңа эш урыны эзләште. Ирек үзе янына эшкә алмады, бәйләнеп йөрүеннән курыкты. Шулай да танышына шалтыратып, Санияне эшкә алуын үтенде. Аны үз эшен белгән бухгалтер итеп танытты.
Сания эшли башлады. Бергә эшләгән Сабит исемле ир белән дуслашып китте. Аның хатыны йөрәк белән, көтмәгәндә үлеп киткән. Сабит ике бала белән калган. Саниягә бергә яшик дип тәкъдим иткәч, ул каршы килмәде. Алар бергә яши башлады. Үзенең тормышы шундый юнәлеш алуга ул Рәмилгә рәхмәтле иде.
Көннәрнең берсендә алар супермаркет янында очрашты.
– Саумы, Рәмил, – дип, ашыгып китеп барган Рәмилне туктатты Сания.
– Саумы, Сания, хәлләр ничек?
– Сиңа рәхмәт әйтергә иде. Рәмил, мине гафу итегез инде, сезгә күпме авырлык китердем. Шулар искә төшә дә үземне кая куярга белмим. Йоклый алмый ятам. Ләйсәнгә рәхмәт, миңа мәрхәмәтлелек күрсәткәне өчен. Бәхетле яшәгез.
– Соң булса да аңлавың әйбәт. Сабит белән ничек? Балаларын кимсетмә.
– Син нәрсә, үз балаларым кебек күрәм. Мин күп нәрсәне аңладым, Рәмил. Бу тормышта байлык мөһим түгел икән, бер-береңне хөрмәт итеп, бер-береңә кирәк булуыңны тоеп яшәү – бәхет. Нигә шуны әле генә аңладым икән? Син бу сүзләрне бергә яшәгәндә миңа әйткән идең, мин ул чакта сине тыңламадым да, аңламадым да.
– Уңышлар сезгә, башка ялгышма!
– Ләйсәнгә сәлам әйт, Сания гафу үтенә диген. Сине очратып уйларымны әйткәч, күңелемә тыныч булып китте.
...Адәм баласының холкы, табигате шундыйдыр инде, хыялында йөрткән уен, хыялын тормышка ашырырга гомере буе тырыша. Һәм ниндидер бер көнне шул хыялын тормышка ашыра. Ярый да бу хыял үзенә, тирә-яктагыларга файда китереп, күңел тынычлыгы бирсә. Ул вакытта хупларга гына кала. Кайчакта киресенчә дә була, күпләр үз хыялын тормышка ашырам дип, кемнәргәдер зыян китерә, тормышын боза. Беркөн килеп, үзенең зур хата эшләвен аңлый, хыял дип, күп нәрсәне җимергән булып чыга. Кайвакыт тормышка ашмас хыял, максат белән яшәгәнче, биргәненә риза булып, шуннан канәгатьлек табып, якын кешеләреңне хөрмәт итеп яшәү, гомер азагында күңел тынычлыгы бирүчән буладыр. Сания шуны күп сынаулар аша килеп, бүген аңлап тора. Ярый, аның янында аны хөрмәт иткән кешелекле кешеләр бар. Аларның ярдәме белән түбәнлектән күтәрелә алды. Югыйсә, киләчәге бик аяныч булыр иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: unsplash.com.