7
– Китик, җаным, бу шәһәрдән. Монда безгә нәрсә калган? Яшәр урыныбыз да юк бит. Эшкә алырга да атлыгып тормыйлар. Әнә Эстәрлегә фатир вәгъдә итеп чакыралар үзеңне. Шунда күчик.
Бу сүзләрне иренә күптән әйткән иде Таңчулпан. Тәлгать исә бик исе китми генә җавап бирде:
– Берәүгә дә өеп куймаганнар. Безнең дә барысы да булыр әле.
Чынлап та әкренләп тормышлары җайга салына барды. Яхшы гына эш тә таптылар, тулай торактан булса да, аерым бүлмә алдылар. Фатирга да өмет юк түгел.
Әлбәттә, тулай торак тормышының үзәккә үткән яклары аз булмады. Шундый чакларда Таңчулпан янә сүз катып карады: «Китик моннан. Эстәрледән юньле фатир алыйк. Бәлки, соңрак алыштырып булыр». Әлеге сүзләрен ул бик китәсе килгәнлектән дә әйтми иде бугай. Иренә дә, үзенә дә башкалада мөмкинлекләр зуррак инде, үсәргә, адәм булырга өмет бар. Авыр чакларында күңелен юату өчен әйтә иде, ахры, бу сүзләрне.
Үзенең Искәндәргә битараф түгеллеген сизенә башлау белән, әлеге сүзләрен кабат исенә төшерде. «Китәргә кирәк бу шәһәрдән. Китәргә кирәк, Тәлгать...»
Күченеп китү турында уйлау белән йөрәге тәңгәлендә әйтеп-аңлатып булмаслык үткен әрнү тойды, әйтерсең аның йөрәген бөтен кичерешләре, иң кадерле, иң газиз иң изге хисләре, якты тойгылары белән бергә кисеп алалар иде. Күченеп китү аның өчен үз-үзеңне сатып җибәрү белән бер иде. Хиссез йөрәк кала. Җансыз гәүдә...
Берничә тапкыр укталып караса да, күчеп китү турында иренә сүз кузгатмады. Барысы да үтәр, җайланыр әле дип сабыр итте. Аннан соң Искәндәрнең Таңчулпанга битараф булып, уяна гына башлаган хисләрне юкка чыгаруына да өмете бар иде. Мәхәббәттән нәфрәткә бер генә адым, диләр бит.
Ләкин алай булып чыкмады.
«Таңчулпан... – дип пышылдады Искәндәр, аның тавышыннан ташлар эрер, бозлар кайнап чыгар сыман тоелды. – Таңчулпан... Алар сиңа багышланган...»
«Искәндәр... Нәрсә әйтим соң, Искәндәр... Мондый чакта нәрсә әйтәләр соң?..»
Мондый чакта нәрсә әйтәләр соң?! Нәрсә әйтсеннәр соң мондый чакта! Мондый чакта сүзләр кирәкмени?!
«Бәлки, очрашырбыз?..»
«Юк, җаным... Юк...»
«Бәлки, очрашырбыз...»
«Юк... Җаным...»
«очрашырбыз...»
«җаным...»
Бу сүзләр бертуктаусыз Таңчулпанның колагында чыңлап торды. Аларда наз да, әрнү дә, үкенеч тә, чарасызлык газабы да бар иде. Бу сүзләр ике гади кеше күңеленнән түгел, ә галәмнәр киңлегеннән, аллалар төбәгеннән очып килгәндер сыман тоелды.
Очрашырбыз!..
Җаным!..
Җан...
...ым-м-м!
Бу мизгелдә Таңчулпан үзе дә гади кеше түгел, ул, гомумән, кеше түгел, бер хис, бер нур, бер моң иде. Якты да, назлы да, сагышлы да. Ул бөтенләй башка үлчәмдә иде.
...Кояшлы якты көн иде. Алар Матбугат йортыннан чыгып Үзәк базар ягына атладылар. Берсе дә башлап сүз катарга кыймады. Тынлык авырлаша башлагач, Искәндәр, күптәнге сөйләшүне дәвам иткәндәй:
– Ә шигырьләр сиңа ошадымы? – дип сорады.
Таңчулпан бертын сүзсез торды:
– Миңа синең башка әсәрләрең дә ошый иде, – диде аннан соң. – Ә болары... Беләсеңме, Искәндәр...
Ул хисләрен аңлатырлык сүзләр табалмады, ахры, яратулы карашларын Искәндәргә төбәп, озак кына өнсез атлады. Искәндәр сабыйларча шат иде.
– Ә бит синең ялкын тудырды аларны, – дип елмайды ул. – Мин бит сине беренче күрүдән үк...
– Кирәкми, Искәндәр. – Таңчулпанның тавышы газаплы иде. – Кирәкми...
Бераз сүзсез атлагач, ул тыйнак кызыксыну белән сорап куйды:
– Синең улың ничә яшьтә әле?
– Бише тула...
– Балалар әтисен яратадыр инде.
– Юк, ул әнисен дә ярата... Бәлки, ныграктыр да әле... Миңа үпкәләсә, болай дип куркыта: «Мин үскәч, әни булам да кайтуыңа ашарга пешермим».
Таңчулпан аны уйчан елмаеп күзәтә иде
– Ә минем кызым әтисен ныграк ярата, – диде ул да, хискә бирелеп.– Әтисе гел аның җаена гына тора шул. Ә мин әрләп тә алам, «өлеш» тә төшерәм... – һәм кинәт, җитдиләнеп, дәвам итте: – Беләсеңме, Искәндәр... Безнең бит сөекле балаларыбыз, гаиләләребез бар... Әгәр хисләребезне тыймыйбыз икән...
Авыр тынлык урнашты.
– Башкача очрашмыйк без, Искәндәр...
– Син шулай телисеңме?
Алар аулаграк урамга борылдылар.
– Ярамый, Искәндәр. Ярамый, – диде Таңчулпан, бертын сүзсез атлагач. – Беркайчан да очрашмаска дип антлар итеп бетергән идем дә...
– Шулай булгач... Димәк, Ходай үзе шулай тели.
– Әйе, менә... Безнең Хәдичә әйтә «иренә хыянәт итүче хатын-кыз мәңге тәмугта яначак» ди.
– Мин дингә ышанмыйм, – Искәндәрнең кәефе күтәренке иде, шуңа күрә елмаюдан туктый алмады. – Динне кешеләр уйлап тапкан. Югыйсә анда Аллага дан яудырулар булмас иде. Ходай Тәгалә үзенә ялагайлануны яратадыр дисеңмени?!
– Барыбер инде... Безгә башкача очрашырга ярамый. Бу бернинди канунга да сыймый...
– Ходай Тәгалә: «Менә, Искәндәр, мин шундый кануннар куйдым. Ризасыңмы?» – дип, минем белән килешү төземәде бит. Шулай булгач, мин ул сызган юлдан гына барырга бурычлы түгелмен. Аннан соң бөтен бөек эшләр дә катып калган кысаларны җимерүдән башлана. Мәхәббәт тә – бөек. Ул дин һәм дәүләт законнарына буйсынмый. Аның үз кануны.
Таңчулпан дәшмәде. Бераз атлагач кына:
– Тилеләр без, – дип, моңсу елмаеп куйды.
– Тилеләр шул, – дип җөпләде Искәндәр дә.– Ә беләсеңме, минем акыллы буласым килми.
Таңчулпанның күзләрендә ялтлап киткән сәер нурмы, иреннәренә кунган тыйнак, әмма назлы елмаюмы, Искәндәргә нәрсә кыюлык өстәгәндер, ул сөйгәненең биленнән йомшак кына итеп кочаклап алды. Мондый бәхеттән бөтен тәне җиңеләеп китте. Таңчулпан да назлы бер талгынлык белән аңа сыенгандай тоелды.
– Җаным минем!.. – дип пышылдады Искәндәр. – Җаным...
Таңчулпан аңа күтәрелеп карадымы, әллә Искәндәр үзе сәбәпче булдымы, ничектер барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Сихри бер кайнар дулкын йөзләренә килеп бәрелде дә, иреннәрне бергә кушып, бөтен тәнгә таралды. Еллар томаны артында калган беренче үбешү кебек татлы да, дулкынландыргыч та иде бу мизгел. Иреннәр генә түгел, ә йөрәкләр дә, җанның-тәннең бөтен күзәнәкләре дә, бер-берсенә үрелеп, ләззәтле сулкылдый сыман иде. Бу мизгелдә алар шау-шулы Уфа урамында торган ике тиле түгел, ә бөтенләй башка дөнья, башка үлчәм кешеләре, хәтта кеше дә түгел, бер-берсеннән аерым яши алмый торган изге рухлар иде... Тәүге үбешү ләззәте алар урам буйлап талгын гына атлый башлагач та таралмады, башларны әйләндерерлек сихри дулкын булып, җанда тибрәлде. Дөнья ниндидер серле бер нурга, бары тик гашыйклар гына тоя ала торган назлы гүзәллеккә төренгән иде.
Алар, һәрберсе үз күңелендәге ләззәткә әсәрләнеп, озак кына сүзсез атладылар.
– Нинди зур югалту... – дип хисләнде бераздан Таңчулпан һәм, Искәндәрнең сораулы карашын тоеп, дәвам итте: – Беләсеңме, минем ирем белән елдан артык үбешкәнем юк.
– Ничек инде?..
– Менә шулай... Үбешә алмыйм... Яратып чыкмадым бит мин аңа.
– Нигә чыктың соң алайса?
– Белмим... Яшьлек юләрлеге беләндер инде. Ул әйбәт кеше. Бәлки, мәхәббәт соңрак килер, дип уйлаганмындыр.
– Үкенәсеңме?
– Үкенми идем. Начар яшәмәдек бит. Ә мәхәббәтнең булуына мин ышанмый идем. Менә бит ничек килеп чыкты.
Тынлык урнашты.
Рәхимсез бу тормыш, кечкенә хаталарың өчен дә зур югалтулар белән кабат-кабат түләргә мәҗбүр итә. Элегрәк очрашкан булсалар соң!.. Бәлки, бүген чөкердәшеп кенә бергә яшәгән булырлар иде әле. Бәхетле булып, сөеп-сөелеп... Хәер, кем белә инде...
– Мин аңа хыянәт итәрмен, дип башыма да китерми идем, – Таңчулпанның тавышында үкенү сизелгәндәй булды.
– Бу бит хыянәт түгел. Без берни дә кылмадык бит әле. – Искәндәр аны юатырга ашыкты.
– Хыянәт. Безнең бергә булу, бер-беребезгә тартылу – хыянәт.
– Кемгә?
– Балаларыбызга, гаиләбезгә... – Бераздан Таңчулпан кистереп әйтеп куйды. – Кабат очрашмаска кирәк безгә.
– Монысы үз-үзебезгә хыянәт итү булыр иде...
– Булсын... Гаиләләребез сизсә, беләсеңме ничек сызланачаклар. Минеке бигрәк тә. Ул бит синең иҗатыңны ярата...
Искәндәрнең йөрәге чемердәп куйды...
Әллә Таңчулпанга гына шулай тоелдымы...
Искәндәр, изгелеккә хезмәт итәргә тиешле иҗатчы, кешеләр җанына яра салучыга әйләнде түгелме соң? Кинәт аңа үзләренең язмышы рельслардан ычкынып, упкынга атылучы поездны хәтерләтте. Дусларының, якыннарының, иң кадерле кешеләренең язмышларын сөйрәп упкыннардан ләззәт эзләүче иҗат бәндәләре.
Язмышларның ялгышкан чагы...
Бәлки, бу чынлап та бер ялгышу гынадыр. Мәхәббәт түгелдер, бәлки. Таңчулпан да аны яратмыйдыр. Сөймәгән кешесе белән яшәүдән, тормыш вак-төякләреннән, күңелсез бертөрлелектән арыган җаны бары тик ниндидер яңалык, ихласлык кына эзлидер. Ләкин бу үзе үк Таңчулпанның бәхеткә омтылуы түгелмени? Гаилә бәхетеннән өмет өзгән икән, аны читтән эзләргә мәҗбүр. Һәм әле ул Искәндәр янында. Бәхет эзләүчегә каршы төшәләрме дә аны гаеплиләрме?
Якында гына, «дыкы-дыкы» тавыш чыгарып, трамвай үтеп китте. Таңчулпан белән Искәндәр, уйларыннан арынырга теләгәндәй, күзләре белән аны озатып калдылар.
– Беләсеңме ни өчен поездлар рельстан ычкына? – диде Искәндәр, бертын сүзсез атлагач.
– Ни өчен? – Таңчулпан кызыксынулы карашын аңа төбәде.
– Рельслар яки поездлар төзек булмаганга.
Таңчулпан ниндидер хикмәт көтеп бераз дәшми барды да сорап куйды:
– Шул гынамы?
– Шул гына.
– Ул гына түгел әле, расписаниеләр бозылганда да, – дип елмайды Таңчулпан. – Тиешсез ике поезд бер рельска килеп эләгә дә... Безнең кебек...
Алар тагын сүзсез калдылар.
– Шул поездлар кебек булмаска иде, Искәндәр, – Таңчулпанның тавышы сагышлы иде.
– Рельслар кебек булыйкмы? Аерыла да, кушыла да алмый торган...
Рельслар кебек?!
– Таңчулпан, дим... Таңчулпан! Ник дәшмисең?!
– Нәрсә булды сиңа? Таңчулпан!
Кайдандыр ерактан ишетелгән тавыш әкренләп аермачыкка әверелде. Кояшлы шәһәр урамы да, рельсларга бәрелеп тәгәрмәчләр тукылдавы да, Искәндәр дә күз алдында эреп юкка чыкты. Аны редакция бүлмәсендәге хезмәттәш кызлар алыштырды. Аларның борчулы авазлары аңга үтеп керде, чынбарлыкка алып кайтты.
– Нәрсә булды сиңа? Таңчулпан!
– Бер нәрсә дә...
Алсу аңа сулы стакан сузды:
– Эчеп җибәр әле шуны. Ун минутлап эндәшәбез бит инде. Ә син уйлап та бирмисең. Йоклый дисәң, күзләрең йомык түгел.
Фәндидә апа сынап карап торды да сорап куйды:
– Йөкле түгелсеңдер бит?
Таңчулпан елмайды.
– Үзеңне сакларга кирәк, – диде Хәдичә, кайгыртучан тавыш белән. – Уен эш түгел бу.
– Иртәгә үк врачка күрен.
Беркадәр гөрләштеләр дә тынычландылар.
Таңчулпан гына тынычлана алмады.
Нәрсә булды соң әле бу? Төш дисәң, төш түгел. Өн дисәң...
Берничек тә очын табып булмаслык уйларыннан арынырга теләп, ул бүлмәдән чыгып китте.
– Әллә кайчан шулай кирәк иде. Бераз һава сулап кер, – дип калды Алсу. Башкалар эндәшмәде. Таңчулпан да җавап бирмәде.
«Һава сулап кер...» Һава сулап...
Бәлки, чынлап та һава җитмидер.
Һава җитмидер...
Һава!
Таңчулпан ишек төбенә чыккач, күкрәк тутырып сулыш алды. Ничектер рәхәт булып, йөрәк тибешләре, кан йөрешләре иркенәеп киткәндәй тоелды. Вак-вак кына сибәләгән яңгырга учларын куеп, күзләрен йомды. Уч төбендә биешкән тамчылар назыннан ирененә татлы елмаю кунды. Бертын шулай ләззәтләнеп торды да, үзенең чылануына да игътибар итмичә, акрын гына урам буйлап китте.
Күңелендә ниндидер сәер хис иде. Искәндәр дә урамда йөридер, ул да Таңчулпан кичергәннәрне кичерәдер, алай гына да түгел, Искәндәр аның янәшәсендәдер, алар урам буйлап парлашып атлап баралардыр сыман тоелды, шушы тойгы йөрәктәге авыр кичерешләрне, шик-шөбһәләрне таратып җибәрде, җанга җиңеллек өстәде, үзеңне бәхетле итеп сизәргә мөмкинлек бирде. Ул үзалдына елмаеп куйды. Әлеге тойгының чынлыгын тикшерер өчен, артына борылып карарга теләде. Ләкин карамады. Искәндәрнең анда түгеллеген күреп, бөтен хыяллары челпәрәмә килүдән курыкты. Ә теләге шундый көчле иде. Ул, карашларын билгесезлеккә төбәп, тын гына баруын дәвам итте.
Кинәт кемдер терсәгеннән алды. Хатын дертләп китте. Янында, сөю тулы карашларын Таңчулпанга төбәп, Искәндәр тора иде. Икесе дә тыйнак кына елмаеп куйдылар.
Бер-берсенә сүз катарга кыймый озак кына атладылар. Тынлык авырлаша төшкәч, Искәндәр, күптәнге сөйләшүне дәвам иткәндәй:
– Ә шигырьләр сиңа ошадымы? – дип сорады.
Таңчулпан бертын сүзсез торды.
– Миңа синең башка әсәрләрең дә ошый иде, – диде аннан соң. – Ә болары... Беләсеңме, Искәндәр...
Ул хисләрен тулысынча аңлата алырлык сүзләр эзләп тынып калды. Сүзләр табалмады, бары тик яратулы ягымлы карашларын гына Искәндәргә төбәде. Искәндәргә бер сүз кирәк түгел, ул шуннан да сабыйларча шат иде.
– Ә бит синең ялкын тудырды аларны, – дип елмайды ир. – Мин бит сине беренче күрүдән үк...
– Кирәкми, Искәндәр. – Аның тавышы газаплы иде. – Кирәкми...
Таңчулпан тынып калды. Ул редакция бүлмәсендә күргән-кичергәннәрен хәтерләде дә ни уйларга, ни әйтергә белмәде. Нәрсә соң бу? Нинди могҗиза?
Бераз сүзсез атлагач, үзе дә сизмәстән, тыйнак кызыксыну белән сорап куйды:
– Синең улың ничә яшьтә әле?
– Бише тула...
– Балалар әтисен яратадыр инде... – Бу сүзләре дә үзеннән-үзе чыгып очты.
– Юк, ул әнисен дә ярата... Бәлки, ныграктыр да әле... Миңа үпкәләсә, болай дип куркыта: «Мин үскәч, әни булам да кайтуыңа ашарга пешермим».
Көтмәгәндә килеп туган могҗиза турында да онытып, Таңчулпан аны уйчан елмаеп күзәтә иде.
– Ә минем кызым әтисен ныграк ярата, – диде ул да, хискә бирелеп.– Әтисе гел аның җаена гына тора шул. Ә мин әрләп тә алам, «өлеш» тә төшерәм... – Һәм кинәт, җитдиләнеп, дәвам итте: – Беләсеңме, Искәндәр... Безнең бит сөекле балаларыбыз, гаиләләребез бар... Әгәр хисләребезне тыймыйбыз икән...
Авыр тынлык урнашты.
– Башкача очрашмыйк без, Искәндәр...
Таңчулпан үз сүзләреннән үзе дертләп китте. Соң боларның барысын да ул бер кабат кичергән иде бит инде. Ул бит боларның барысын да белә, хәтта Искәндәрнең хәзер нәрсә дип әйтәчәген дә. Шулай уйлап та бетермәде, сөйгәненең тавышы яңгырады:
– Син шулай телисеңме?
Алар аулаграк урамга борылдылар.
– Ярамый, Искәндәр. Ярамый, – диде Таңчулпан, бертын сүзсез атлагач. – Беркайчан да очрашмаска дип антлар итеп бетергән идем дә...
Ул хәзер гүя ике дөньяда, ике үлчәмдә яши, ул гүя ике өлешкә бүленгән иде. Беренче өлеше Искәндәр белән сөйләшә, ә икенчесе – әлеге гаҗәптән-гаҗәп хәлләргә җавап эзли.
Нәрсә соң бу? Вакыт машинасы дип сөйләнүләр чынлап та хакмы әллә? Гомеренең бу мизгелен ул бер кабат яшәгән иде бит инде, нәкъ шушы сүзләрне әйтеп, нәкъ шушы юллардан узган иде бер. Тик ул чакта редакция бүлмәсендә иде. Искәндәр белән очрашмаска дигән антына тугры калу юлларын барлап утыра иде. Бүтән эшкә күчү генә ярдәм итмәс, аның шушы шәһәрдә икәнен, син сулаган һаваны сулаганын белгән килеш ничек инде җаның тыныч булсын, бөтенләй үк башка шәһәргә күчеп китәргә кирәк, дигән фикергә килгән иде бугай. Акылы белән шулай уйласа да, җаны моңа риза түгел иде. Тик бер генә кабат, беренче һәм соңгы кабат кына очрашырга, дип тибә иде йөрәге. Шушы уе җан давылы иде. Һәм ул, үзе дә сизмәстән, шушы очрашуны күзаллап караган иде. Шулай идеме соң әле?.. Чынлап тамы?.. Әллә инде... Әллә инде Таңчулпанның хыялларны матдәләштерер кодрәте бармы? Кеше тормыш агышына эш-гамәлләре белән генә түгел, ә уй-фикерләре белән дә йогынты ясый ала, диләр ич. Уеңда ни булса, юлыңда шул булыр дип тә әйтәләр. Әгәр уеңны чынлык итеп була икән, нигә әле үзгәртмәскә бүгенге очрашуны!
Үзгәртергә кирәк!
– Җаным минем!.. – дип пышылдады Искәндәр.– Җаным...
Таңчулпан аңа күтәрелеп карадымы, әллә Искәндәр үзе сәбәпче булдымы, ничектер барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Сихри бер кайнар дулкын йөзләренә килеп бәрелде дә, иреннәрне бергә кушып, бөтен тәнгә таралды. Еллар томаны артында калган беренче үбешү кебек татлы да, дулкынландыргыч та иде бу мизгел. Иреннәр генә түгел, ә йөрәкләр дә, җанның-тәннең бөтен күзәнәкләре дә, бер-берсенә үрелеп, ләззәтле, сулкылдый сыман иде. Бу мизгелдә алар яңгырлы Уфа урамында торган ике тиле түгел, ә бөтенләй башка дөнья, башка үлчәм кешеләре, хәтта кеше дә түгел, бер-берсеннән аерым яши алмый торган изге рухлар иде... Тәүге үбешү ләззәте алар урам буйлап талгын гына атлый башлагач та таралмады, башларны әйләндерерлек сихри дулкын булып җанда тибрәлде. Дөнья ниндидер серле бер нурга, бары тик гашыйклар гына тоя ала торган назлы гүзәллеккә төренгән иде.
Юк, бернәрсәне дә үзгәртә алмады Таңчулпан. Ә бит бөтен рухын җигеп карышкан иде, Искәндәрнең кулларын биленнән шудырып төшерергә, сүзне бөтенләй икенче юнәлешкә борып җибәрергә теләгән иде ул. Ул, арзанлы кәнизәк кебек, беренче очрашуда ук бернинди карышусыз үбешеп торуны башына да китерми иде. Адәм ыстрамы!.. Гарьлек! Ә шулай да... Ә шулай да... рәхәт... Бәхетнең үзе!
– Нинди зур югалту... – дип хисләнде бераздан Таңчулпан һәм, Искәндәрнең сораулы карашын тоеп, дәвам итте: – Беләсеңме, минем ирем белән елдан артык инде үбешкәнем юк.
Таңчулпан болай дип әйтергә дә теләмәгән иде бугай. Хаклыгын хак инде, Искәндәр белән үбешкәндә ул нәкъ шулай уйлады. Уйлады, тик әйтергә теләмәгән иде. Кинәт аңа кыен булып китте. Үзен кемнеңдер кулындагы курчак итеп тойды. Ул бернәрсәне дә хәл итми, бернәрсәне дә үзгәртә алмый, аның белән кемдер идарә итәдер сыман тоелды. Кем соң? Кем? Соң, кем булсын инде! Мәхәббәт, әлбәттә!
Болай уйлаудан җиңел булып калды.
Әмма бу мәхәббәтнең тыелган мәхәббәт, якыннарның күңелен яралый торган аяусыз мәхәббәт икәнен исенә төшерде дә кистереп әйтеп куйды.
– Кабат очрашмаска кирәк безгә.
Ә Таңчулпан очрашудан ничек тә качарга, бу сөйләшүне булдырмаска тырышмаган идемени?! Искәндәрне беренче кабат төшендә күргәч... Төшендә күргәч?.. Әйе ләбаса! Кинәт аның уйлары бөтенләй башка юнәлеш алды һәм ул үзендәге сәер халәтнең нәрсә икәненә төшенде. Төшенде, тик ышанып җиталмады. Бу шулкадәр көтелмәгән хәл, моның булуы мөмкин түгел. Һәрхәлдә, Таңчулпан элек мондый күренешләргә тамчы да ышанмый, шарлатанлык дип карый, ә ышанучылардан астыртын гына көлеп йөри иде. Ләкин хәзер... Хәзер ышанмыйча мөмкин түгел иде. Уен эшмени! Ул Искәндәрне беренче тапкыр төшендә күрде, ә икенче көнне үк шул ук хәл өнендә кабатланды. Искәндәр аңа кичен шигырьләр дәфтәрен бүләк итте (төштә!), ә иртән шул ук дәфтәр Таңчулпанның өстәлендә ята иде. Һәм менә бүген...
Таңчулпанда күрәзәлек сәләте ачылган булып чыга түгелме соң?!
Ләкин моның булуы мөмкин түгел.
Мөмкин түгел!
Түгел!
Шушы уйлар белән, Таңчулпанның бүленгән ике өлеше бергә кушылды. Ул кабат яңгырлы Уфа урамыннан сөйгәне белән атлап баручы гашыйк Таңчулпанга әверелде. Һәм үзенең сагышлы тавышын ишетте:
– Шул поездлар кебек булмаска иде, Искәндәр...
Шундый ук сагыш белән Искәндәр аңа каршы төште:
– Рельслар кебек булыйкмы? Аерыла да кушыла да алмый торган...
Рельслар кебек...
Бу сүзләрдән Таңчулпанның арка үзәкләренә кадәр салкын йөгерде, бала йоннары кабарып чыкты. Шунда гына ул үзенең киемнәре җебенә кадәр чыланганын сизде.
Урамда сибәләп, үҗәт вак яңгыр ява иде.
Фото: flytothesky.ru
(Дәвамы бар)