Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 июль 2022, 11:25

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (8)

Казарма уртасына чыккан идем, кичә инструктаж үткәргән солдатлар сырып алдылар да, бер сәбәпсезгә кыйнарга керештеләр. Берәрсе сукса җавап кайтарам дип йөри идем, кая монда каршылык күрсәтү, тын юлына төшкән тәүге йодрыктан ук «г» хәрефе кебек бөгелеп төшәм.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (8)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (8)

– Ходай оҗмахны, шайтан Приморье крайын яраткан диләр. Шулай булгач, тәмугка рәхим итегез, – диде кайсыдыр.

– Ә бүген сезнең «кабан көне». Ошбу сәбәпле беркем дә тимәячәк, беркем дә эш кушмаячак, – диде Похомов дигәннәре. – Вакыт барында хат язып калыгыз. Чөнки, мондый мөмкинчелек сезгә тиз генә тәтемәячәк. Тик, әти-әниләрегезне кайгыртмагыз, нинди шартларга эләгүегезне язмагыз, бар да яхшы диеп аларны шатландырыгыз.

«Инструктаж» Шквыраның Вася Котовны бик озак итеп ерткычларча кыйнавы белән тәмамланды. Без бик авыр тойгылар белән таралыштык.

«Аңламассың боларны, – диде Огурцов, – карантинда бер төрле иде, ә монда бөтенләй башкача. КПда бер сержантка кулымны чикәмә куеп сәлам биргән идем, сүкте генә. Хәтта нигә икәнен дә аңламадым. Аннан икенче кече командирга китап илтеп тапшырырга боерды. Бардым һәм карантинда өйрәтелгәнчә: «Иптәш сержант, сезгә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегезче», – дип дәштем. Ул сәбәбен дә аңлатып тормастан тотып ярды һәм өченче кече командир янына җибәрде. Монда да шул ук хәл кабатланды... Бишенче сержант мине тотып кыйнаганнан соң шул ук китапны бирде дә: «Серега, менә сиңа Володя тапшырыга кушты дип әйт», – диде. Курка-курка бардым. Чөнки, Серега өчен колак төбемә менеп төшә инде бу дип шыр җибәрдем. Ә ул мине бернәрсә дә эшләтмәде. Шулай итеп, кече командирларга «иптәш сержант», – дип әйтмәскә икәнен аңладым».

Йокларга рөхсәт ителгәч чишенеп караватыма авам. Көн бик авыр, тәэсоратлар бихисап иде, шуңа бик нык арылган. Карантинда өйрәнелгән гадәт буенча әти-әниемне һәм Раушанияны күз алдыма китерәм дә, Шаран кызының елмаюлы күз карашы астында татлы йокыга китәм.

Һәм, «Торырга» боерыгын ишетеп күзләремне ачам. Баксам – таң да аткан, төн сизелмичә дә үтеп киткән икән.

Кайберәүләр инде аягөсте, икенчеләр минем шикелле киенеп азаплана, өченчеләр иркенләп урын өстендә ята, дүртенчеләр торырга боерыгын ишетмәгәндәй берни булмагандай йокы симертә. Кызык икән монда. Әйтерсең, батька Махно армиясе.

Казарма уртасына чыккан идем, кичә инструктаж үткәргән солдатлар сырып алдылар да, бер сәбәпсезгә кыйнарга керештеләр. Берәрсе сукса җавап кайтарам дип йөри идем, кая монда каршылык күрсәтү, тын юлына төшкән тәүге йодрыктан ук «г» хәрефе кебек бөгелеп төшәм. Ә алар моңа карамый ваталар гына. Балалаешников белән Бехтер дигәннәре бигрәк нык кансыз. Боларга каршылык күрсәтү әтәчне танк белән сугыштыру белән бер иде.

Бәхетемнән, караватлар арасыннан Огурцов киенеп килеп чыга һәм солдатлар карчыгадай аңа ташланалар. Кайсыдыр миңа тик тормаска, идәнне мастика белән ялтыратырга куша. Тәртип урнаштырып ятучы үз призывым янына барам, алар кечкенә генә шинель кисәге тоттыралар. Шуңа басып бүтәннәр шикелле аягым белән идәнне ялтыратырга керешәм. Әмма хезмәтем «помазокларга» ошамый, мине тагын тотып ваталар. Иптәшләрем ничек эшләргә кирәк икәнлеген күрсәтеп бирәләр шулчак. Әмма җәлладларымны хәзер инде тизлегем канәгатьләндерми, «Әкрен кыймылтыйсың!»– дип акыралар. Безгә таушалган йөзле Артамонов белән «канатлары йолкынган» Огурцов та килеп кушыла. Алар белән дә шул ук хәл – эш рәтен белмичә интегәләр.

Палачларыбыз кулларына каешларын урап тотканнар. Әледән-әле аеллары белән тәннәребезне каезлыйлар. Хәзер инде тайпылып та тормыйм, бары күзләремне генә сакларга тырышам. Тәнем кичәге кыйналудан болай да зәп-зәңгәр ич. Ә җанымны әйткән дә юк. Аннан каннар сарка торгандыр.

«Помазоклар» совет тоткыннарын саклаучы немец полицайларымыни. Юк, алардан да кансызраклардыр. Бу солдатларның усаллыкларына исең китәр. Юкса, үз ватандашларыбыз бит. Юньле дошман тоткыннарын да бу тиклем интектермәс.

Сержантлар белән офицерлар берни булмагандай йөреп торалар. Үзләре, әйтерсең, безне кыйнаганнарны күрмиләр. Юк, күрәләр, әмма, кичә инструктажда әйтелгәнчә, безгә төкереп бирәләр. Яклашу түгел, үтерсәләр дә эх тә димәячәкләр болар.

Тәртип урнаштырып беткәч ашханәгә алып киттеләр. Сафта барганда да: «Җырламыйсың», – дип әллә ничә тапкыр бәргәләп аттылар. Сүзләрен белмәгәч, нишлим ди инде? Ә алар моны аңларга да теләмиләр. Җырла һәм баста!

Иртәнге ашка авыздан сулар килерлек итеп пешерелгән үзбәк пылавы иде. Шул сәбәпле «яшьләргә» тәтемәде дә, «кабаннар» үзләре ата дуңгызлар кебек мыркылдашып ашап беттеләр. Безгә ипиләп чәй эчәргә генә насыйп булды. Ә казармага кайткач начар җырлаган өчен янә тотып ваттылар. Бу кыйналуларның чиге булырмы?

Нишләргә, әллә кайберәүләр кебек килеп алыгыз дип өйгә хат язаргамы? Юк, ярамый, тешне кысып булса да түзәргә кирәк. Асылынырга йә атылырга беркайчан да соң түгел. Лабиринттан чыгуның бүтән юлын эзләргә кирәк.

Язмышташларым – үз призывым белән тәртип урнаштырып йөри идем, минем арттан Мирам исемле солдат килде дә, каравыл взводына алып китте. Монда да шул ук хәл кабатланды – унлабы сырып алды да сораулар яудырырга кереште. Кайсындыр милләтем кызыксындырды. Татар икәнлегемне әйткән идем, казах чырайлы берәү: «Нугайлар гына җитмәгән иде, алар бит бездә болай да икәү», – дип җиргә төкереп куйды. Бүтән сорау бирүче табылмады. Нигә ул татарларны яратмый һәм нишләп мине нугай дип атады? Монысы, әлбәттә, аңлашылып бетмәде.

Мине баягы Мирам карамагына тапшырдылар, ул солдат нечкәлекләренә өйрәтәчәк икән. (Моны бер кече сержант әйтте). Икәү уку бүлмәсенә кереп утырабыз. Мирам баштан ук бер сәбәпсезгә кычкырынырга, җикеренергә кереште. Күренеп тора, үзен әллә кем итеп күрсәтергә тели. Юкса, артык җире дә юк – далада үскән бер казах баласы, урысчасы да чамалы гына, иң күп дигәндә дә ун сыйныф кына тәмамлагандыр, гәүдәгә дә бер иш, погоннары да чиста, армияда да бары ярты ел гына хезмәт иткән, ә минем алда үз-үзен тотышы, ташка үлчим, генералныкы диярсең.

– Кычкырма,– дидем, тегене үз урынына утыртырга теләп, – юкса тешләреңне чүпләп бетәлмәссең.

Ул сикереп тора да, хәзер ташлана инде дип уйлап бетәргә дә өлгермим, тышка чыгып йөгерә һәм ике милләттәшен ияртеп килеп тә керә. (Арада татарларны яратмаганы да бар). Һәм тотыналар болар кыйнарга. Көчләр, әлбәттә, тигез түгел, алыш минем җиңелүем белән тәмамлана.

 «Кабаннар» чыгып китә һәм Мирам белән тагын икәү генә торып калабыз. Ул янәшәдә аркадашлары булгач янә шәбәергә керешә. Ә мин алардан тамчы да курыкмыйм. Физик җиңү белән генәмени, иң мөһиме – рух какшамасын. Мирамның сугарга дип кул күтәрүе була, мин аны секунд эчендә идәнгә алып та чәпим. Әмма типкәләп тормыйм, берни булмагандай урыныма барып утырам...

Икенче «тайм» да казахлар кыйнау белән тәмамлана. Якташлары чыгып киткәч чүл баласы Мирам урындык белән кизәнә. Ә утыргычлар, Аллага шөкер, бихисап, шул сәбәпле, минем кулда да пәйда була. Казах янә чыгып кача һәм «кабаннарны» ияртеп тә керә. Өченче тапкыр да болар нык итеп кыйныйлар. Ә дүртенчесе насыйп булмый. Чөнки, мине каравыл взводының бүтән яшьләре белән штаб идәненә җәелгән паласларны юарга җибәрәләр. Ә эш рәхәтрәк. Полк штабы эче булгач, җаныбыз өстендә басып торучы җәлладларыбыз да юк. Үзебез ашыкмыйча гына эшлибез. Сөйләшергә дә вакыт кала.

Монда үзем кебек үк «яшь» взводташларым белән ныклап танышырга мөмкинчелек чыга. Шул исәптән, ике татар белән дә. Аларның берсе Үзбәкстаннан икән. Шуңадамы, үзбәкчә генә җиффәрә. Йөзгә дә татар димәссең. Әллә инде күршесендәге мут үзбәкнең «тырышлыгы». Икенчесе тумышы белән Свердловск өлкәсенеке. Үзебезчә аңласа да, сөйләшүне урысча гына хуп күрә. Алар миндә яхшы тойгылар калдырмадылар. Һәм мин бу икәүне, гомумән, татар димәс идем. Паспортта язылулары белән генәмени. Берсе коеп куйган үзбәк, икенчесе чып-чын урыс ләса.

Аның урынына, аксыл чәчле, кыска гына буйлы, теремек кенә Сергей Шипащев дигән урыс егете белән дуслашып алам. Яңа танышымның яхшы кеше икәнлеге йөзенә үк чыккан, җитмәсә, шуңа өстәп, үз призывымның бүтән яшь солдатларыннан аермалы буларак, язмышына күнгәнгә дә охшамаган. Сөйләшә башлагач та, килеп туган катлаулы хәлләрдән намус белән чыгу юлын эзләвен аңлап алам. Кыерсытылуларны авыр кичерә. Аның урынына, «кабаннарга» нәфрәтләнмичә карый алмый. Мин моны күз карашыннан ук сизеп алам. Балыкчы балыкчыны ерактан таный дигәндәй, без дуслашып китәбез. Җитмәсә, Свердловск өлкәсенеке, шулай булгач, якташ дияргә дә ярый.

Штабтагы эшебез төнге икегә тиклем дәвам итә. Без казармага кайтканда рота татлы йокыга талган иде инде, шул исәптән кансыз «кабаннар» да. Песи кебек мыштым гына караватым янына барам да чишенеп урыныма ятам. Арытылган. Солдат өчен йокыдан да татлы нәрсә бар соң бу дөньяда?

Икенче көнне Мирам мине сындырырга теләп тагын ике тапкыр якташларыннан кыйната. Ә өченчесендә мине бәргәләргә милләттәшем – Свердовск татары Мансуров килеп керә һәм: «Нигә «кабаннарның» сүзен тыңламыйсың? Алар боерыгы безнең өчен закон ич», – дип шәбәеп өстемә килә башлый.

– Әһә, сатлык, – дип якасыннан эләктереп алам моның.

Ул нинди генә әтәчләнмәсен, тик беренче сугарга батырчылык итми. (Чөнки, белеп тора ич минем дә җавап кайтарачагымны). Әмма елан еланлыгын итә – аяктан егарга азаплана. Үз призывыма бирешеп торам димени?! Мансуров гәүдәгә тазарак булса да мине җиңәлми һәм кулымнан ычкынып: «Без барыбер сине сындырачакбыз. Чөнки, без күмәк», – дип уку бүлмәсеннән чыгып шыла.

Көндезге аш вакытында каравыл взводының бүтән яшьләрен дә очратам. Узлов та, Яценко да, Шипунов та ачуланганга һич кенә дә охшамаганнар – мөнәсәбәтләре элеккечә. Ә Сергей Шипащев туганын күргәндәй елмаеп каршы ала. (Бары Мансуров кына янымнан ачы суган ашаган кеше шикелле йөзен чытып үтеп китә). Сергейга баягы вакыйга турында сөйләп биргәч, «Вәт, мөртәт, «кабаннар» алдында ялагайлана», – дип җиргә төкереп куя дусым. Димәк, өлкән призывлар мине үземнекеләргә каршы куя дип уйлап ялгышканмын. Милләттәшем үз белдеге белән шәбәйгән икән. Сазга егылуы җитмәгән, миңа да аяк чалырга маташа, кабахәт. Ә мондый бәндәнең үз татарым булуы икеләтә авыр иде.

Төштән соң миңа зур чокыр казырга кушалар. Кулану вакыты чыккан хан заманыннан калган противогазларны күмәргә кирәк икән. (Моны майор Василиненко боерыгы диделәр).

Авыл баласымын ласа, берәү әйтмешли, җир эшен генә беләм. Тик, янәшәмдә Мирамның күз көеге урынына: «Шәберәк эшлә, «өрәк», – дип кычкырып утыруы гына җилегемне суыра. Ул бу дөньяга тумый калса нинди шәп булыр иде. Үзе аңлый микән шуны? Юктыр. Юкса әлеге вакытта үзен дөнья кендеге дип хис итеп утырмас иде чокырым читендә. «Чигәсенә көрәк сырты белән тартыйм мәллә?» – дип уйлап куям да, юк, ярамый дип үземне кулга алам. Бу килеп туган хәлдән чыгу юлы түгел. Мирам да, аның хакына төрмәгә утырырга лаек түгел. Аннан үземне фашист концлагерена эләккән совет тоткыны итеп күз алдыма китерәм һәм казахка карата нәфрәтем бермә-бер арта. Шуның белән бергә кулым да күтәрелә башлый. Юк, ярамый, көрәк җир чоку өчен, ә кеше үтерү коралы түгел.

Мирам үзе яратмаган татар баласының күңелендә шулчак ниләр булып ятканын аңласа, мөгаен, минем яннан яшен тизлегендә качар иде. Юк, аңламый. Шуңа да мине үчекләп кул сузымында гына утыра. Һәм әлеге вакытта ул җиңүче түгел, ә мин. Язмышы да минем кулымда. Бары моны уйларга башы гына җитми, ахмакның.

Мин «Элемтә һәм мәгълүмат эшкәртү үзәгенә» хезмәт итәргә килүемнең тәүге көнендә үк үзем кебек «такырбашлардан» ротада ничә татар барлыгын сораштырган идем. Милләттәшләремне дүртәү диделәр. Икесе белән таныштым инде. Тагын икәве кала. Боларын Рамил Шәймәрданов дигән «помазок» белән Айрат Турчаев исемле «фазан» диделәр. (Cоңгысы, җитмәсә, кече сержант та икән). Тик, алар бик сирәк кайта, Рамил куна-төнә телеграфта, Айрат ПДРЦ дигән запас КПда яши диделәр.

Чокырымны чокып бетеп кичкырын казармага кайтып керүем була, Козлов фамилияле призывташым Турчаевның рота буенча кизү икәнлеген әйтә. Канатланып милләттәшемне эзләп китәм. Көнкүреш хезмәтләрен үтәү бүлмәсенә барып керсәм анда миңа ят саргылт чәчле, чандыр гына кече сержант кителенә ак яка тегеп маташа иде. Җитмәсә, җиңендә: «Рота буенча дежур», – дигән тасмасы да бар. Мин аңардан Турчаевмы икәнен сорыйм да, ул «Әйе», – дип җавап кайтаргач, ана телемә күчеп, милләттәше икәнемне әйтәм. Айрат сап-саф татарча тумышым белән каян икәнемне, әлеге вакытта нинди взводка тәгаенләнүемне сорый. (Ул үзе Мордовиядәге Рузаевка станциясе янәшәсендәге Латышовка авылыннан икән. Димәк, бөек Такташыбызның якташы дияргә дә була).

Бер-ике минут сөйләшеп торганнан соң милләттәшем миңа корал саклау бүлмәсенең идәнен юарга кушмасынмы. Моны ишеткәч бая очып йөргән канатларымны үтмәс балта белән кисеп алалармыни. Менә сиңа Айрат, менә сиңа Турчаев!

Бездә бабайчылыкның кырыс законнары өлкән призывларга бар яшьләрне дә тигез күрергә, тигез эшләтергә һәм тигез изәргә кушса да, Урта Азия халыклары үз милләттәшләрен, урыс солдатлары якташларын артык җәберләп бармый, бүтәннәргә сиздермичә генә барыбер яклаша. Мин дә үз татарым Айрат Турчаевтан шуны өмет иткән идем. Ә ул казарма тулы урыс һәм үзбәк «өрәкләре» булуга карамастан миңа – ягъни милләттәшенә эш куша. Хет көл, хет ела. Әмма, карыша да алмыйм. (Чөнки, ул «фазан» һәм, шуңа өстәп, кече командир да). Мондый бәндә тотып кыйнарга да күп сорамас. Язмышыма күнәм дә, чиләккә су тутырып, Айрат йозакны ачкач, корал саклау бүлмәсенә кереп китәм. (Ә ул артымнан шаплатып ишекне бикләп тә куя).

Минем монда тәү тапкыр керүем. Шуңа бар да ят һәм кызык. Әнә, бала башы хәтлек йозаклар эленгән тимер шкафлар. Аларда, күрәсең, автоматлар һәм бүтән төр ату коралларын саклыйлардыр. Бер читтә патроннар өелеп тора. 19 яшемә җитеп моңа кадәр урлаша торган гадәтем булмаса да, кирәге чыгар әле дип, үзем дә аңламастан, өчесен чалбар кесәмә салып куям һәм идән юарга керешәм. Бишләп минуттан Турчаев мине ачып чыгара да яңа эш куша – спорт мәйданчыгын җыештырырга боера.

Үсеп утырган карт имән кәүсәсендәге зур ярыкка патроннарны җыеп куям да, саплы себерке алып тирә-якны себерергә керешәм. Бераздан күтәрмәдә Турчаев күренә һәм ә дигәнчә яныма килеп тә җитә.

– Якташ, әйт әле, өч автомат патроны чыкмый, син алдыңмы?

– Юк.

 Ул сүземә ышанмыйча кесәләремне тентеп чыккач кына борылып китеп бара һәм унлап минуттан яңадан әйләнеп килеп тә җитә.

– Кабаттан чутлап карадым, барыбер өчесе чыкмый. Корал саклау бүлмәсенә син генә кердең. Димәк, аларга син генә «аю мае»сөрткәнсең. Ә мине моның өчен дисбатка ябачаклар, я төрмәгә утыртачаклар. Беләм, сиңа урларга берәр «помазок» кушкандыр. Аның кем икәнен сорап тормыйм, бу вакыйга турында бүтәннәргә дә сөйләмәм, бары патроннарны бир генә.

Армияда сугыш кирәк-яраклары хисапсыздыр һәм шуңа күрә беркем дә сизмәс дип ялгышканмын икән. Вакыйганың мондый юнәлеш алуы, әлбәттә, минем өчен бөтенләй көтелмәгән хәл иде. Арытаба алдашуым да файдасыз – чәлдергән әйберләремне алып бирүдән бүтән юл калмады. Айрат өч патронны кулына кысып тоткан килеш казармага таба торып чапты.

Менә сиңа армиядан кайткач язарга хикәялек сюжет. Вәли Галине милләттәше дип тормый, эш куша. Гали Вәлинең патроннарын урлап төрмәгә утырта яза. Әсәрнең исемен «Ике татар"дип куйсаң да була. Тик, «Ике урыс» та түгел, «Ике таҗик"та түгел, «Ике якут» та түгел. Ә бары «Ике татар». Чөнки мондый хәлгә бары татарлар гына тарый ала.

Шуны уйлап бетәргә дә өлгермәдем, янәшәмә Мирамның якынлашуын күреп калам. «Бу «үләксә козгыны «юньлегә йөрмидер», – дигән нәтиҗә чыгарам. Казах янәшәмә килеп бертын ничек себергәнемне карап тора да: «Нигә пуляларны урладың?» – дип сорый. «Ахмак. Пуля белән патронның аермасын да белми, ә тикшерүне үз өстенә ала», – дип уйлап куям. Аннан юри генә як-ягыма карангандай итәм дә, самими йөз чыгарып, сер әйтергә җыенган кеше сымак уң кулымны авыз читемә куеп юылмаган колагына иеләм. Ул тешләп алуымнан, яки кинәттән җан көчемә кычкырып җибәрүемнән курыкса да (моны күзләре әйтеп тора ич), кызыксынуы барыбер өстен чыга – урыныннан кузгалмый.

– Сине атарга, – дип авызыма беренче килгән сүзне әйтәм.

Мирамны күз йомганчы җеннәре алып китә. Ул бары ун-унбиш метрдан гына туктый һәм артыннан куа килмәвемә төшенгәч кенә миңа борылып баса. Аның авызы паралич суккан кешенеке шикелле чалшайган, ә күзләре, киресенчә, мелт-мелт киләләр иде.

Ул бераз һушына килеп, минем тарафтан үзенә куркыныч янамаганын төшенгәч чираттагы соравын бирә:

– Ә калганнары?

Мин үземне нык җәфалаган янә ике казахның фамилиясен атыйм. Моны ишеткәч Мирам әләкләшергә «кабаннар» янына торып чаба.

Бераздан янәшәмә дусым Сергей Шипащев килә һәм нәрсә булуы белән кызыксына. Иптәшем бит, шул сәбәпле ашыкмыйча гына барысын да сөйләп бирәм.

– Аларны чынлап та атарга идемени синең исәбең? – дип сорап куя дусым хикәямне тыңлап беткәч.

– Юк, бераз куркытырга гына исәпләгән идем.

– Алай булса ярый. Ә менә мин кулыма автомат килеп кергәч нәрсә эшләремне белмим. Үземне җәберләгән барча «кабаннарны», безне яклашмаган начар «кадетларны» атып үтереп соңгы пуляны үземә җибәрәсем дә килә, куркыта да.

Мин Сергейга нәрсә әйтергә дә белмәдем. Җитмәсә, үз хәлем хәл. Әмма беренче булып ул сүзгә килә: «Кабаннар» синең арттан җибәргәннәр иде. Аларның нигә борчулы икәнлекләрен хәзер инде аңладым. Габдулла, телисеңме, мин «кабаннарга» сине очратмадым дип әйтәм?

– Тотасылары килсә алар мине барыбер тотачаклар. Ул бүген булды ни, иртәгә ни, бүген үтерделәр ни, иртәгә үтерделәр ни – минем өчен аермасы юк.

Һәм башымны югары күтәреп язмышыма таба атлап китәм. Минем урынымда Корчагиннар, Мересьевлар булса да шулай эшләрләр иде, мөгаен.

Каравыл взводының уку бүлмәсенә килеп керәм һәм ишек төбендә туктап калам. Мондагы барча солдат тәү тапкыр күргәндәй миңа текәлә. Сизеп торам, Мирам боларга патроннар турында сөйләп өлгергән. Бәлки, үзеннән су да кушкандыр. Тик, анысы хәзер инде мөһим түгел. Чөнки, ни булса да булган, суларның кирегә агасы юк.

Миңа исем-фамилиясе билгесез урыс милләтле бер сержант «бабайлардан» башкаларның барысына да чыгып торырга боера. Карышучы түгел, каршы әйтүче дә табылмый – һәммәсе дә берсүзсез буйсыналар. Бүлмәдә мин, ике казах һәм урыс милләтле ике сержант кына торып калабыз. Кече командирларның берсе урындык тәкъдим итә. «Әһә, утыртып арттан ябешергә чамалыйлар», – дигән нәтиҗәгә киләм дә, басып торуны хуп күрәм.

– Беләсеңме, Габдрахман, мин каравыл взводына эләгүемә бик нык үкенәм. Монда хезмәт бик авыр, – диде сержантларның миңа кешелеклерәк булып тоелганы. – Чөнки, бер көн гадәти солдат тормышы, ә икенче көнне наряд. Анысы да адәмчә түгел. Ике сәгать сакта торасың, ике сәгать бүлмәдә утырасың, ике сәгать йоклыйсың. Һәм шулай көне буена. Мин моны тормыш димәс идем. Сакта торганда да складлардан һәм чәнечкеле тимерчыбыктан башка бернәрсә дә күрмисең. Җиде төн уртасында да, яшенле койма яңгырлар астында да, кышкы салкыннарда да каккан казыктай басып торасың. Ил чиге бит, диверсантларның һөҗүм итү очраклары да булгалый. Җинаятьчеләрдән исән калу-калмавың бер Ходай кулында. Хәтта егетләребезне кайчагында җеннәр дә бимазалый. Бу хәл өч чакрым ераклыктагы складларны саклаганда булгалый. Күзгә төртсәң дә күренмәслек төн, тайга эче, тирә-якта бер кеше әсәре дә юк. Җеннәрең түгел, хәтта чит планета вәкилләрең һөҗүм итәр. Чөнки, моңардан да уңайлырак очрак юк. Мин боларны бик яхшы беләм. Чөнки, хезмәтем шулай үтте. Синең дә сакта торып җәфалануыңны теләмәс идем, солдат. Җиңелрәк урыннар да җитәрлек. Мәсәлән, телефонка, ПДРЦ, клуб. Әле терсәкне тешләргә соң түгел, взводыбыздан китә аласың. Аңла, мин яхшыга әйтәм. Сүземне тыңламасаң, юкса, азак үкенерсең.

Әһә, менә сәясәтләре нинди икән! Димәк, монда хезмәт итмәвемне һәм каравыл взводыннан китүемне телиләр. Бәй, мин дә бит моңа кушкуллап риза ич. Патрон урлап, үзем дә аңламастан, дошманнарымны әнә ничек хафага салганмын, ләса. Тик, шатлануымны йөземә чыгармаска кирәк. Юкса, кире уйлап куюлары бар.

– Мин риза, – дидем кече сержантка. – Минем дә сезнең взводта хезмәт итәргә теләгем юк.

– Командирыбыз прапорщик Макуха белән: «Рядовой Габдрахман Вафин безнең взводта хезмәт итәргә теләми. Җибәрик егетне», – дип әйбәт кенә сөйләшеп карармын. Ул да, мөгаен, синнән сораштырыр. Тик, артыгын гына ычкындыра күрмә. «Сакта торырга теләмим, планшетчы буласым килә», – диясең.

– Аңладым.

Сержант саубуллашырга кулын бирә. Бу исә, хуш каравыл взводы дигән сүз ләбаса. Кече командир кеше икән. Мондыйлар солдатлар арасында күберәк булсын иде.

– Нәрсә, кыйнамыйбызмыни? – дип сержанттан сорап куйды казахларның бересе.

– Егет сине атарга уйлаган. Кыйнасаң, ул сине һичшиксез атачак. Һәм шул чагында мин ялгыш кына берәр пуляның үземә килеп тиюен теләмим. Чөнки, 4-5 ай гына хезмәт итәсем калды. Исән-сау өйгә кайтасым килә. Һәм сезгә дә шуны ук телим, – диде дә, миннән: «Шулаймы?» – ди сорап куйды.

– Әйе, иптәш сержант. Кысык күзлеләр кагылып кына карасын – берсүзсез атам да үтерәм.

 Моны ишеткәч ике «кабан» казахның күзләре шар булды. Ә мин Берлинны алган герой кыяфәтендә бүлмәдән чыгып казармага кайтып киттем. Тышта йөргән каравыл взводының башка солдатлары (алар арасында, әлбәттә, Мирам да бар иде) мине исән-сау гына түгел, хәтта авызым ерылган килеш күргәч һушлары китте. Кайсыдыр, артымнан: «Ычкынган бугай бу», – дип пышылдап калды хәтта.

Икенче көнне иртән каравыл взводы командиры прапорщик Макуха мине чыннан да үзләренең уку бүлмәләренә чакыртты. Бу аны тәү тапкыр күрүем иде. («Һәм cоңгысы да булса ярар иде», дип уйлап куям күңелемнән). Каравыл взводында үткән ике көнемдә взвод командирыбызны очратмасам да аның турында үз фикерем бар иде инде. Кешенең кемлеген белер өчен бергә потлап тоз ашарга гына димәгән. Хәтта таныш булмаган адәм турында да аның вазыйфасын башкаруыннан чыгып һәм үзенең кул астындагы кешеләре белән мөнәсәбәтен тикшереп, кемлеген әйтеп биреп була. Шул исәптән, Макуха турында да.

Взвод командирының хезмәтенә карата битарафлык күрсәтүе, көн саен әз дигәндә дә сигез сәгатен солдатлары арасында үткәрмәве вә тегеләренең хәлләре белән кызыксынмавы, тәрбия эшләре алып бармавы, «бабайчылык» белән шөгыльләнгән өлкән призывларга тиешле җәзасын бирмәве аркасында яшьләр «кабаннар» тарафыннан җәберләүләргә дучар ителүе сәбәпле, аның минем алда да, Яценко, Узлов, Шипунов, Шипащев һәм хәтта сатлык Мансуров каршында да гаебе чиксез иде. Әмма барча юньсез бәндәләр шикелле аның моны аңларга башы гына җитми иде. Ә көн дә эшкә йөрүенә килгәндә, чандыр гына арт санындагы бихисап бабасырлары бик авырдыр, күрәсең.

Макуханың тышкы кыяфәте дә миндә яхшы тәэсир калдырмады. (Һәм, гомумән, моны кыяфәт дияргә яраса). Тар гына җилкә, хатын-кызныкы шикелле какча гәүдә, уртачадан кыскарак буй, славян кавеменнән булса да азиатларныкы сыман йөз, өч илле киңлекәге маңгай һәм... төшеп китмәсен өчен бау белән бәйләп куелган калын пыялалы күзлек. Яшен дә хәтсез генә бирерлек. «Күрәсең, 1812 ел сугышы ветераныдыр, шуңа да йөртәләрдер һаман», – дип уйлап куям күңелемнән.

Прапощик Макуха (фамилиясе үзе генә ни тора) урыс халык әкиятендәге Кощей Бессмертныйны хәтерләтте. Тик мифик персонаж булып китәргә аңа хәрби кием һәм күзлеге генә комачаулый иде.

– Нигә безнең взводта хезмәт итәргә теләмисең? – дип кычкырды «кусок», мине баштанаяк күздән кичергәч. (Әллә ул колакка да каты, әллә, киресенчә, мине саңгырау дип уйлады, монысын тәки аңламадым, малай).

– Планшетист буласым килә, – дип алдадым моны.

 Безнең янда эш эшләгән булып шымчыланып йөргән Мирам: «Иптәш прапорщик, ул сафта да юньләп йөри белми», – дип ат дагалаган җиргә аягын кыстырды. Бу сүз «Кощей Бессмертныйга»үгезгә кызыл чүпрәк күрсәткәндәй тәэсир итте, аның усал үле күзләре тагын да зәһәррәк ялтырап киттеләр һәм күзлек хуҗасы: «Сафта да йөри белмәгән солдат безгә кирәкми», – дип язмышыма үзенең мичәтен сукты.

Хәзер тәүлекләр буе казармада ятам. Ятам диюем бик үк дөрес тә булмастыр. Чөнки, чабам, эшлим, сүгеләм, тукмалам һәм тагын чабам, эшлим, сүгеләм, тукмалам. Шулай, тәүлекләр әйләнәсенә.

Кайбер чакта төрле вакыйгалар да булгалап ала. Менә, мәсәлән, бүген, бер ел солдат боткасы ашаган кече сержант Шурик Васильев белән сөйләшкәндә сүз «бабайчылык» турында чыгып китте һәм мин бу яман күренешне сүгеп аттым. Моны ишеткәч кече командирның танавындагы күзлеге чак төшеп китмәде:

– Ә яшьләр килгәч үзең соң аларны кыйнаячаксыңмы?

– Юк, тырнак белән дә кагылмаячакмын.

Мин ирекле фикерләвем өчен кәм дигәндә дә Васильевның ачулануын көткән идем, ә ул, киресенчә, сүземне мәзәк итеп кабул иткән. Һәм вакыйга моның белән генә дә тәмамланмады. Кече сержант безнең әңгәмәне бүтән солдатларга да сөйләгән икән. Каян да кызык эзләп йөргән «кабаннарга» бу җитә калган. Хәзер аяк атлар хәл дә юк, өлкән призыв урыслар туктаталар да «бабайчылык» турында үз карашымны сорыйлар. Ә мин чынбарлыкта бу начар күренешкә каршы тора алмасам да, үзем дә аңламастан, әллә инде шуның үчен чыгарырга чамалапмы, яки, көчсезлекне яшерергә теләпме, эй, сүгәм генә. Чөнки, тел белән тегермән тарту күпкә җиңелрәк бит. Ә бу тегеләргә кызык. Ни өчен дигәндә, әле бер «өрәкнең»дә «кабаннар» каршында авыз тутырып «бабайчылыкны» сүккәне юк. Алар өчен бу үзе бер юлы кино да, театр да. Һәм иң гаҗәбе – телемне озайткан өчен мине тукмау түгел, хәтта орышмыйлар да иде.

«Кабаннары» гына җитмәгән, хәтта «помазок»Кискинга тиклем: «Яшьләр килгәч, аларны кыйныйсыңмы?» – дип артымнан кызыксынып йөргән була, хәчтерүш. «Кыйнамыйм», – дим. (Моны ничек аңламыйдыр бер әйтүдә).

– Кара аны, Вафин, ярты ел җырларда җырланганча үтә дә китә. Аннан «өрәкләргә» тырнак белән чиертеп кенә кара. Абзаң медицина училищесенең бер курсын тәмамлаган, шуңа да хәтерем бик яхшы, – дип бармак янап куя.

Казармада бераздан тагын Кискин белән күзгә-күз очрашам һәм янә баягы ук әңгәмә сүзгә-сүз үк кабатлана. Ничек моның авызы арымыйдыр. Үзе метр да баш киеме озынлыгы гына булса да, теле, күрәсең, беләк хәтледер. Һәм мәңгелек двигатель кебек тукталып торуның ни икәнен дә белмидер.

Хәзер инде миңа күпчелек славян «кабаннар» бүтәнчәрәк карый башладылар. (Бу бары томана өлкән призыв азиатларга гына кагылмый. Алар мине ничек җәзалаган булсалар, хәзер дә шулай ук җәфалыйлар. «Өрекләрне» эчке карашларым да, бунтарьлыгым да кызыксындырмый. Һәм моны аңларга башлары да җитми, күрәсең).

«Бабайчылыкны» сүгүемнең тагын бер файдалы ягы бар – мин көрәшергә көчем җитмәгән бу күренешне әрләп булса да күңелемне тынычландырам һәм эчемне бушатам. (Ә үз призывыма килгәндә, алар әллә куркуданмы, әллә бүтән сәбәптәнме, ошбу нәрсәдән дә мәхрүм. Аңламассың аларны).

Ә патрон мәсьәләсенә килгәндә, бу каравыл взводыннан башкаларга кирәкле тәэсир ясамады. Урлашып Турчаев тарафыннан тотылганымнан соң Балалаешников, Бехтер, Онарбаев, Мирзоев, Хайруллаев һәм шуның ише башка җәлладлар: «Бу атарга мөмкин», – дип һич кенә дә миннән курыкмадылар. Моңа сәбәп тә бар иде. Чөнки, автомат-патроннар җиде кат йозак астында, ачкычлары рота буенча кизү усал кече командирларның кесәсендә. Шулай булгач, «өрәкләргә» ату коралын кулга төшерү мөмкин түгел. (Ә каравыл взводында бөтенләй бүтән хәл. Телиләрме, теләмиләрме, өлкән призыв солдатлары гына түгел, хәтта «яшьләре» дә көнаралаш автомат күтәреп сакта тора. һәм шул чагында «сындырылмаган» вә үз язмышына күнмәгән дуамал «өрәккә» кыерсытучыларын атып чыгу берни түгел. (Чынбарлыкта да хәрби частьларда мондый гадәттән тыш хәлләр булгалап тора).

Офицерлар да солдат кулындагы автоматның кирәкмәгән чакта ату мөмкинчелеген аңлыйлар. Шуңа да каравыл взводыннан башкаларга утлы корал тоттырмаска тырышалар. Хәтта тревога вакытында казарма саклаучылар белән гауптвахтага нарядка баручыларга да бәләдән куркып «Калашниковны» буш магазин белән бирәләр иде. Ә алты айга бер рота белән атарга барганда гына патрон чәлдерермен димә. Чөнки, бәхетеңә тигән шул бишәүсен дә офицерлар саклап аттыра иде.

Мин бүтән солдатларның да каравыл взводыныкылар кебек үк куркуын теләгән идем дә, алар ату ихтималлыгымны башларына да сыйдырып карамадылар. Шул сәбәпле, бу вакыйга артык шау-шусыз үтеп китте. (Ә офицерлар патроннар югалуын белми дә калдылар. Юкса, миннән котылуның берәр юлын тапкан булырлар иде. Чөнки, «кадетларның» погоннарындагы йолдызларыннан һич кенә дә колак кагасылары килми. Һәм алар өчен «бабайчылык» белән шөгыльләнгән «кабан» түгел, ә кулына автомат алу ихтималлыгы булган кыерсытылган «өрәк» күпкә куркынычрак).

 

 (Дәвамы бар).

 

Фото: top10z.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: