(Дәвамы.)
33
Ләйсән мәктәпне, балаларны шундый сагынган икән, бар күңелен биреп, дәртләнеп эшли башлады. Ничек шушы эшне ташлап өйдә ята алдым икән, дип аптырый. Югыйсә, укытучылыкка үзе теләп укырга барды. Ире эшләп йөрмә дигәч, каршы килә алмады. Әле булса, бәлки, тыңламас та иде, ә ул вакытта иренең һәр сүзен тыңлап, күзенә генә карап торды. Әтисе булмагач, биш яшькә олы ирен әти кебек күреп буйсынды. Һәр әйткән сүзе дөрес кебек тоелды. Хатын кеше ирен тыңлап торырга, аңа буйсынырга тиеш, дип уйлады. Рәмил белән очрашмаса, бәлки, бүген дә шулай яшәп ятар иде. Бу очрашу аның тормышына зур үзгәреш керте, үзаллы фикер йөртергә, тормышның агын-карасын аера белергә өйрәтте. Кеше бу тормышта ялгыша, абына килеп, яшәү рәвешен аңлый башлыйдыр. Бәләкәй генә үзгәреш барган юлдан тайпылырга, үткәнеңә башка күзлектән карарга этәрә. Әлбәттә, үзгәреш кемнедер – уңай якка, кемнедер кирегә алып китүчән була. Бу кешенең үзеннән торадыр. Тормышның шул үзгәрешләр, борылышлар белән баруын “язмыш” дип атыйбыз. Һәрхәлдә, без, кешеләр шулай уйлыйбыз. Эшләгән хаталарыбызны, адымнарыбызны язмышка шулай язылгандыр дип, үз-үзебезне тынычландырабыз, юатабыз.
Ләйсән бүгенге тормышыннан бик канәгать, шулай булса да беренче яраткан ирен күңеленнән алып ташлый алмый. Тормышы шулай килеп чыкканга йөрәге сызлый. Аның да бәхетле булып яшәвен тели. Аягына бассын иде, дип тели. Ул аяксыз булып түшәктә ятса, аның күңеле бервакытта да тыныч булмаячак.
Улын тапкач, Ләйсәннең йөзенә хатыннар матурлыгы керде. Ул шушы вакытларны күпме көтте. Бәби таба алмам инде, дигән куркыныч уйлар аның йөрәгенә көннән-көн ныграк керә башлаган иде. Рәмилне очрату барын да үзгәртте. Хәзер ул – иренә генә түгел, баласына да кирәкле кеше. Бу тормышта җаваплылыгы артты. Бала сөю бәхетен татый. Бу – сүзләр белән генә аңлатып бирә алмаслык тойгы. Рәмилне тагын да ныграк ярата, ул улының әтисе. Бу яңа кичерешләрне кичерү дә аның да өлеше бар. Хатын-кыз өчен шулардан да кадерле, кыйммәтле тагын нәрсә бар? Иренә, улына карап сөенә, күзләр генә тия күрмәсен, дип борчыла.
Ләйсән мәктәптә укулар тәмамлангач, ял алды, шуңа өйдә генә утыра. Көн дә Рәмилне – остаханәсенә, Римне балалар бакчасына илтеп кайта.
Бүген улын бакчага җибәрмәскә булды.
– Рәмил, улыбыз өйдә калсын, тәрбиячегә шалтыратырмын. Ирек үзе янына Римне алып килергә үтенгән иде. Алып барырга ярыймы?
– Алып бар. Әллә үзем илтеп куйыйммы?
– Кирәкми, без җайлап кына, шәһәрне карый-карый барырбыз. Эшеңне эшлә, безнең өчен борчылма.
– Иреккә миннән сәлам әйт, – диде Рәмил, ишектән чыкканда.
– Әйтермен, – дип калды, ирен озатып.
34
Сания булган акчаларын ашап-эчеп бетерде. Эштән чыккан көе генә эш эзләп карады да, таба алмагач, кул селтәде. Күршеләреннән, танышларыннан акча алып торды. Бурычын түли алмагач, берсе дә акча бирми башлады. Бергә эшләгән хатыннарга барып, тамак туйдырып кайткалады. Алары, берничә килүгә түзеп, ашатып кайтардылар да, азак ишек ачмый башладылар. Бер тиен акчасыз, якын кешесез шәһәрдә яшәп булмаганын аңлады. Аңа бүген байлык та, яхшы киемнәр дә кирәкми, бары тамак туйдырырга, башын төзәтергә генә кирәк.
Ирек белән яшәгән вакытта ул үзен байларча тотып, калганнарга түбәнсетеп карый башлаган иде. Эштә бергә эшләгән хатын белән сөйләшүе күпләрне гаҗәпләндергән иде.
– Мин эшемне ташлап өйдә генә ята алам, мондагы копейка акчага вакыт әрәм итеп йөргәнче, – дип сүз башлады.
– Сине монда нәрсә тота, кит.
– Минем ирем бар, ул карарга тиеш, – диде ,сүзен дәвам итеп.
– ЗАГСка кермәгән ир ир буламыни.
– Хәзер, между прочим, гражданский брак белән яшиләр. – Коллегалары бер-берсенә карашып алды.
– Кеше ире гаиләсенә кайтачак.
– Кайта алмый, хатыны әле яшәгән иргә бала табып бирде, – диде горурлык белән.
– Син дә бала табып бирсәң, бәлки, яшәрсез. – Бу хатын үзе дә сизмәстән шулай дип әйтеп салды. Ул Саниянең бала таба алмаганын белә иде.
Сания тынып калды да:
– Табармын да, – диде, үпкәләү катыш.
– Гафу ит, онытып киткәнмен, – диде хатын, кып-кызыл булып.
Кайчандыр шундый сөйләшү алып барган Сания бүген тамак ялгар өчен акча соранып йөри. Матур тормышка тиз өйрәнгән кебек, әлеге хәленә дә тиз өйрәнде. Аңарда оялу дигән сыйфат көннән-көн кимеп бара.
Ачлыкка түзә алмый, зур кибетләрнең берсе янында үтеп баручылардан сорана башлады. Берничә кеше учына тиенлекләр салып киткәч, сөенеп куйды. Шулвакыт матур гына киенгән ир килеп, Саниянең кулындагы акчасын бәреп җиргә койды. Сания, ачуланып, куллары белән ирнең битенә үрелде. Шушы вакытта кулга эләккән ерткычны хәтерләтте ул. Мөмкин булса, өзгәләп ташлар иде. Ир кулын тотып алды ды, тыныч кына тавыш белән:
– Син кем, сиңа кем рөхсәт бирде монда торырга? – дип сорады, авыз кыры белән төкреп ташлап.
– Беркем дә. – Ирнең коточкыч күзенә карагач, куркып китте.
– Монда торыр өчен миннән рөхсәт кирәк!
– Магазин сезнекемени?
– Магазин гына түгел, бу биләмә минеке. Торсаң, җыйган акчаларыңның күбен миңа бирергә тиешсең. Аңладыңмы?
– Миңа ашарга кирәк, сиңа бирсәм, үземә калмаячак. Риза түгел.
– Алайса, китәсең, китмәсәң ,проблемаң булачак. – Ир китте.
Саниянең ишеткәне бар иде: соранып торучылар кемнәргәдер эшли. Алар белән шаярырга ярамаганын да белә, шуңа кибет эченә кереп китте.
Кибет эчендәге сакчы, аны күргәч, янына килеп:
– Акчаң бармы? – дип сорады.
– Бар, – диде дә атлап китеп барды.
Аның бу кибеткә беренче килүе түгел, акча түләми аракы алып чыгып килгәндә бер эләккән иде. Ул вакытта эшне зурга җибәрмәделәр, кассада утырган кыз аны кызганып яклашып калды. Бүген дә кассада шул кыз утыра. Бер буханка ипи, бер ярты алды. Кассага чираты җиткәч, кыз исәпләде дә:
– Сездән 210 сум, – диде.
Сания, кызның күзенә ялварып карап:
– Кызым, син бит мине таныйсың, үзең генә түләп тор әле, акчам өйдә калган, – диде.
– Булмый, азак сезне эзләп йөрергәмени? – диде кыз каты гына.
– Үтермә, кызым, үтермә, туганым. – Саниянең күзләреннән яшь бәреп чыкты. Сакчы алар янына килде.
– Акчасы юкмы?
– Өйдә онытып калдырган, – диде кыз.
– Беләм мин аларны, калдыр әйберләреңне һәм тай магазиннан. Югыйсә, милиция чакыртам, – дип, ул Санияне беләгеннән тартты.
– Үтермәгез мине, үтермәгез! – дип ялварды Сания.
Бу тартышуның азагы ничек бетәр иде, Саниянең бәхетенә кибеткә Рәмил килеп керде.
– Коткар мине, Рәмил, – дип аны кочаклап алды хатын.
Рәмил аның кулларын үзеннән ычкындырды да:
– Күпме кирәк? – дип сорады.
Акча түләгәч аны алып чыгып китте.
– Шушы көнгә калдыңмы? – диде, элекке хатынының шундый көнгә калуына гаҗәпләнеп. – Син бит горур кеше идең.
– Калдым. Барыгыз да ташлап беттегез. Бир әле аракы, бер уртлап алам.
– Син эчкәннәрдән көлә идең.
– Көлә идем, хәзер миннән сез көлегез.
Рәмилнең кулыннан аракыны тартып дигәндәй алып, ачып борыныннан тамагына койды.
– Мә, ичмасам ипи кап, – дип, ир, икмәкне сындырып, Саниягә сузды.
– Бир.
– Сания, нишләп болай йөрисең, эшләмисеңмени?
– Юк. Кудылар.
– Син үз эшеңне ярата идең.
– Минем эшем – аракы, мин аны яратам.
– Башыңны акылсызга салма. Син бит гарьчел, горур идең, нәрсә булды?
Рәмил аның бу көнгә төшүенең сәбәбен аңламады. Шулчак үзен искә төшерде. Ул да бит хатын белән аерылдык дип эчә башлаган иде. Яраткан эше, рәсем төшерү булмаса, бүген нәрсә булыр икән? Шуның аркасында Ләйсән белән танышты, тормышы уңай якка китте. Санияне нәрсә белән мавыктырырга була? Бу хәлдән ничек чыгарырга?
Башына шушы уйлар кереп урнашты. Күрәләтә аны юкка чыгарып булмый. Ялгыш юлдан тартып алырга кирәк.
– Утырып тор, мин хәзер магазиннан ризыклар алып чыгам.
Рәмил кибеткә кереп китте. Сания аракыны борыныннан эчеп торып калды.
Кибеттән күп кенә ризыклар алып чыкса, Сания юк. Эзли башлады. Якындагы паркта, агач төбендә ниндидер бер ир белән утырганын күреп калды. Ашыгып, алар янына китте.
– Ник мине көтмәдең? – диде Рәмил, ачуланып.
Янында утырган ир, торып:
– Син нәрсә, ул минеке, – диде, йодрыкларын төйнәп, сакал-мыек басып беткән авызын сөртеп.
– Ул минем хатын. – Саниягә карап: – Әйдә кайтыйк, – диде.
– Тукта, тукта, синең йөзең бик таныш, син Рәмилме? – диде ир, елмаеп, ике кулын җәеп килә башлады. Рәмил аның өс-башына карап алды да артка чигенде.
– Мин сине белмим.
– Шушы хатының белән аерылышкачмы әле, безнең янда җылылык эзләп йөргәнеңне әллә оныттың?
Кайчандыр бергә эчеп йөргән ирне чак танып алды. Картайган, олыгайган. Ул һаман элекке хәлендә калган. Күрәсең, бар да бу тормышка күтәрелеп чыга алмыйдыр.
– Юк, онытмадым. Безгә кайтырга кирәк. – Рәмил кесәсеннән акча чыгарып иргә сузды. – Ал, элекке дуслык хөрмәтенә.
Ир, акчаны алгач:
– Алып кайт хатыныңны, безнең янда, үзең беләсең, нәрсә булганын. Юындыр, киендер һәм эшкә чыксын. Безнең компаниягә килеп керсә, тартып ала алмаячаксың. Менә миңа кире юл юк, – диде дә атлап китеп барды. Сукбай булып йөрсә дә, нинди акыллы сүзләр әйтте, дип уйланып калды Рәмил, ир артыннан карап.
Исерә башлаган Санияне Рәмил көчкә култыклап фатирына алып кайтты. Ваннага алып кереп, башыннан суык су белән койды. Бераздан хатын, һушына килеп, айнып киткәндәй булды.
– Бу киемнәреңне салып, юынып ал, – дип, ваннадан үзе чыкты.
Сания юынган арада кайнатырга су куеп җибәрде дә, яхшырак киемнәрен эзләп табып, ванна ишеген ачып: – Мә, шуларны киярсең, – дип эчкә ташлады.
Чәйнектә су кайнагач, өстәл әзерли башлады.
Бераздан Сания юынып, матурланып чыкты.
– Рәмил, гафу ит мине, – диде, өстәл артына утырып. – Мин ялгыштым, синнән аерылып ягыштым. Хәзер син дә юк, Ирек тә юк, берүзем калдым. – Айнып бетмәгән Сания өзек-өзек сүзләр сөйләде. – Мин сине һаман яратам, – дип, Рәмилне килеп кочаклады.
– Сания, ал кулларыңны, минем хатыным бар, ярамый.
– Берәүнең хатыны бар имеш, ә миңа ирләр сөюе җитми. Ал мине кочагыңа, элеккечә ярат.
– Мә, чәй эч, рәхәт булып калыр үзеңә. – Рәмил аны көчләп дигәндәй чәй эчерде, ашатты. – Бер кая барма, өйдә генә утыр, – дип, өстәлгә бераз акча куйды да чыгып китте.
Рәмил чыгып киткәч, Сания аңа ачуланып калды, шунда әзрәк сөеп алса була иде бит. Хатыны бар, имеш. Күрсәтермен мин сезгә. Рәхәт яшәп ятмагыз әле. Мин ялгыз интегергә тиеш, ә алар матур итеп яшәп ятсын. Ул ничек аларга начарлык эшләргә була, дип уйлый башлады. Барысы өчен дә үч аласы килде. Уйлана торгач, таптым, дип кычкырып җибәрде. Йөзенә үз-үзенә канәгатьләнү елмаюы чыкты. Мин сезне, мин сезне, дип сөйләнеп, диванына сузылып ятып йоклап китте.
35
Ләйсән белән Рим палатага килеп кергәч, Ирек нәрсә эшләргә белми калды.
– Рәхмәт, рәхмәт килүегезгә, – дип, шатланып кабатлады. – Мин йөри башладым, сез ни хәлдә?
– Без әйбәт, Рәмил заказ буенча эшли, Римне бакчага йөртәм. Үзем җәйге ялда.
– Ләйсән, мине гафу ит инде, эшләттермәдем. Шуларны уйлап ятам да күпме хата җибәргәнмен дип үземне тиргим... Рим, кил әле яныма. Рим әнисенә карап алды, анысы “бар” дигән ишарә ясагач, Ирек янына килде. – Ничек үсеп киткәнсең, егет булгансың, – диде, аркасыннан сөеп. Әти-әниеңне тыңлап тор, акыллы бала булып үс.
– Минем туганым була, – диде Рим, үзенең шатлыгы белән уртаклашып.
– Мин бик шатмын, – диде, Ләйсәнгә карап.
– Римгә иптәш булсын, дип уйладык.
– Дөрес уйлагансыз, уңышлар телим.
– Рәхмәт. Саниянең килгәне юкмы?
– Бер килеп китте. Безнең аның белән килешү булмаячак – син шуны уйлап сорыйсыңдыр.
– Шулайрак. Матур гына яши башлаган идегез...
– Башлаган идек тә бит... Үзе гаепле... Гафу үтенә, гаебемне таныйм, ди. Ләкин ул миңа кирәкми.
– Үзең беләсең. Син бер сүзле кеше. Аякка басып киткәч, табарсың әле.
– Нигә без ялгышабыз икән? Мин ялгыштым, азак – син, Сания дә. Яткач, шуларны кат-кат баштан үткәреп яттым. Синең белән яшәгәндәге матур минутларымны искә алам. Их, кайтарып булса иде икән?! Ләкин, ләкин...
– Ирек, үткәннәр кайтмый, киләчәкне уйларга кирәктер. Киләчәктә хата эшләмәс өчен үткәннәр кисәтеп торсын.
– Шулай, шулай... – дип уйланып торды да Ирек, – Рим, бакчада дусларың бармы? – дип сорады.
– Бал. Алтул белән уйнаем, Камилә минем янда уйнай, аны күлеп Ылоза минем янга килеп җитә.
– О, дусларың байтак икән. “Р” хәрефен әйтеп кара әле.
– Эрл.
– “Р” авазы ишетелеп калды, димәк әйтә алачаксың. Кабатла әле трактор дип.
– Трлакторл...
– Рәмил дә биш яшькә чаклы “р” хәрефен әйтә белмәгән, аңа охшаган.
Ирекнең аларны тиз генә кайтарасы килмәде төрле сораулар бирде. Рим дә аңа ияләшеп китте. Тартынып тормыйча аңа сыенды. Янына караватка менеп утырды. Ләйсән “алай ярамый” дисә дә, Ирек “менсен, утырсын” диде.
Кайчандыр бер түшәккә ятып йоклаган ир белән хатын, бүген читләр кебек кенә сөйләшеп утыра. Аларның икесенең дә башыннан шушы уй үтте. Алар бүген бары сөйләшә генә ала, артыгы ярамый. Бу – әйтелмәгән гаилә законы. Шушы закон бозылса, азагы ничек булачагы һәркемгә билгеле. Күп хатыннар шул тәртипкә буйсынмый, чит ирләр әйткән матур сүзләргә, алар байлыгына кызыгып, тыныч яшәп яткан тормышларын бозалар. Ә ирләр үз хатыннарының матурлыгына өйрәнеп бетепме, чит чибәрләргә күз салалар. Тик шуны гына аңламыйлар: читләрнең байлыгы да, чибәре дә синеке була алмый, бары балаларны ятим итеп гаилә генә бозыла. Иртәме-соңмы, бар да үз урынына кайта.
Ләйсән Ирек өстеннән йөрүен хупламый, ләкин икенче ирдән бала булуы барын да гафу итә дип, үзен тынычландыра. Әнә, Риме – шатлыгы ничек икесенең арасында ямь биреп йөри. Әгәр Иректән бала тапкан булса, ул бервакытта да башкаларга карамас иде. Күңеленә тынычлык эзләп, урам буена да чыгып китмәс иде. Тугры хатын булып, бала тәрбияләр иде. Нишлисең, шулай булырга язмаган. Рәмил белән яшәгәндә, ул беркая барырга да атлыгып тормый, ирен, улын сагынып, эштән ашыгып өенә кайта. Әле Иреккә карап утыра да, ике арада ниндидер өзеклек барлыгын тоя, нәрсәдер аларны бер-берсеннән этәрә. Күңелләрендә булган уйларын бер-берсенә сөйләп бирә алмыйлар. Бөтенләй үк чит кеше булмасалар да, аларны элекке кебек бәйләп торган күзгә күренмәс хис-тойгы өзелгәндәй. Ләйсән Ирекнең сәламәт чагы булса, очрашмауны хуп күрер иде. Аның хәлен белергә, ярдәм итәргә намусы гына куша. Кайчандыр сиңа якын булган кешегә авыр вакытта ярдәм итү, хәлен белешү – саваплы эш. Әнисе аларга үсеп килгәндә дә, азак та, балалар, якын кешегез авыр хәлдә калс,а ярдәм итәргә, хәлен белергә тырышыгыз, дип әйтә килде.
Ләйсән Ирек янында байтак кына утырды. Ирек белән журналлар актарып утырган улына:
– Рим улым, кайттыкмы, озакламый әтиең эштән кайта, – диде.
– Рәхмәт сезгә, килеп хәлемне белгәнгә, Рим, пока, сау бул.
– Терелеп эшкә чыккач, Рәмил минем янга килеп китәр әле, бераз ярдәм итәрмен.
– Рәхмәт, Ирек, кирәкмәс. Әйтүеңә рәхмәт.
– Шулай да әйтерсең әле.
– Әйтермен. Уңышлар сиңа.
– Рәхмәт. Рәмилгә сәлам! – Ирек аларның артыннан кул болгап калды. Ләйсәннәр чыгып киткәч аңа моңсу булып китте. Бер ноктага карап озак итеп уйланып торды.
(Дәвамы бар.)