6
Искәндәр аның ишек ачып караганын сизде, әлбәттә. Тик эшкә килешли генә кагылган Таңчулпанга ни дә булса әйтергә кыюлыгы җитмәде, башта теге дәфтәрне күрсен әле, укып чыксын, аннан соң сөйләшербез дип уйлады. Әгәр Таңчулпан аның хисләрен уртаклаша икән, монда инде барысы да майлаган кебек килеп чыгачак, әгәр юк икән, «шигырьләремне ялгыш сездә онытып калдырганмын» дип акланырга мөмкин. Кичәге очрашуда барысы да аңлашылган сыман тоелса да, Искәндәр аңа тулысынча ышанып җиталмады. Әйе, Таңчулпанның күзләрендә дә, елмаюында да, үз-үзен тотышында да Искәндәргә битараф түгеллеге чагылган кебек иде, ләкин, бит моны чынлык дип кабул итеп булмый, бу бит Искәндәргә генә шулай тоелды, ул үзе шулай уйлаганга, шуны күрергә теләгәнгә генә. Ә шигырьләр бөтенләй башка нәрсә, бернинди сүзсез-нисез дә Таңчулпан аларның үзенә багышланганлыгын аңлаячак, аңлаячак һәм ничек тә булса Искәндәргә үзенең мөнәсәбәтен сиздерәчәк, сиздерми кала алмаячак, монысын ул яхшы төшенә, бары тик сабырлык белән көтәргә генә кирәк.
Ләкин сабырлык чамалы иде. Бер эшкә дә кулы бармады. Үч иткәндәй, вакыт ифрат әкрен үтте, әйтерсең ул яңгырдан җебеп беткән юлларда батып, салулап ята иде. Ичмасам, Егет Бабай да күренмәде. Анысы да әллә кайда йөри тагын, сөйләшеп, фикер чарлап алсалар, бәлки, бу кадәр үк кыен булмас иде.
Искәндәр берничә тапкыр тәмәке тартып керде. Эче дә поша иде, әлбәттә, аннан соң күңеленең иң яшерен почмагында «Таңчулпанны очратып булмасмы?!» дигән уе да юк түгел иде. Таңчулпан очрамады, тәмәке йөрәк януларын басмады. Гасырга тиң гомер үтте, ә бернәрсә дә үзгәрмәде.
Бүлмәгә кергәч тә, бер урында утырып кына чыдый алмады ул, телефоннан кемнеңдер номерын җыйды, теге очта тавыш ишетелү белән, аны да ташлады, аннан соң шкафта актарынырга кереште, ниндидер китапларны тоткалап карады, аларның да кызыгын тапмагач, кулларын артка куеп, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренергә тотынды. Кинәт ул үзен камерадагы тоткын кебек хис итте. Әйе, тоткын. Үз язмышының хәл ителүен көтеп җанына тынгылык тапмаган мәхәббәт тоткыны.
Бу минутларда Таңчулпан нәрсә уйлый икән? Искәндәрнең шигырьләрен укып, аның юләр хисләреннән астыртын көлеп утырамы? Эх, юкка гына болай эшләде әле, болай итәргә кирәкми иде, кичә үк, тукталышта торган чагында ук, хис-тойгыларын аңлатырга кирәк иде. Ходай үзе шундый мөмкинлек биргән иде бит, мондый җайлы очракның башкача кабатлануы да икеле хәзер. Туп-турыга ярасы да саласы иде шул чакта. Мин сине яратам, диясе иде. Үлеп яратам, диясе иде. Нәрсә әйтсә дә әйтер иде Таңчулпан, нәрсә әйтсә дә күз алдында, уты- ялкыны бергә булыр иде. Ә хәзер... Юк ла, көлмидер ул Искәндәрнең хисләреннән. Таңчулпан андый алама күңелле кеше түгел. Үзе аңа гашыйк булмаса да, мәхәббәт утында янмаса да, Искәндәрнең кичерешләрен аңлыйдыр ул...
Тагын бер гасыр вакыт үтте.
Искәндәр көзге алдында тукталып торды.
Әй, хыялый адәм баласы!.. Нәрсә җитми сиңа?! Ник син беркайчан да тыныч кына яши алмыйсың? Тигез генә юллардан барган җиреңнән үз-үзеңә чоңгыл казыйсың, бер чоңгыллардан чыгасың да яңаларын эзләп юл аласың. Эссе көндә яңгыр телисең син, яңгырларда кояш эзлисең. Әй, хыялый адәм баласы... Әй, син мескен адәм баласы... Нәрсә җитми сиңа бу дөньяда?.. Кайдан килеп, кайда барасың?!
Үзенең көзгедәге чагылышын үчекләүдән дә йөрәге басылмады, киресенчә, анда яшьлек сафлыгын югалта барган чыраен күреп, бөтенләй күңеле кырылды: «Мондый маймылга кем карасын инде, үз-үзеңне белмичә, сантыйланып йөрүеңне әйтер идем... Ахмак!»
Егет Бабай да юк бит, ичмасам... Кичәге хикәясен булса да тыңлыйсы иде... Әйткәндәй, диктофонга яздырган иде бит ул аны... Диктофон! Ул бит Таңчулпанда! Диктофонны сораган булып кереп чыгарга кирәк... Яки «Сак- Сок» китабын кертеп бирергә... Бу уй нишләп элегрәк башына килмәгән аның!.. Шигырьләреңне укыгач та, Таңчулпан үзе килеп муеныңа асылыныр дип көткән идеңме әллә?! Ул үзе синең артыңнан килер дип ятасыңмы әллә?! Аллаһ диванасы...
Бу уйларыннан соң дөнья яктырыбрак киткән сыман булды, кайдадыр ниндидер бер дәртле көй уянды да ул, бөтен йөрәкне ашкындырып, тормышның газапларын оныттырып, күңелгә ниндидер рәхәтлек өстәп колак төбендә чыңларга тотынды.
Тик Искәндәр тиз генә кузгала алмады, ул башта диктофон сорап керергәме, әллә теге китапны тотыпмы, әллә бүтән сәбәп табаргамы дип баш ватты, соңрак ничегрәк итеп керергә, нәрсә дибрәк сүз башларга белми этләнде. Элегрәк бер авырлыксыз, бер кыенсынусыз ача иде Таңчулпаннар бүлмәсенең ишеген, хәзер хәл үзгәрде, хәзер алдыңны-артыңны карап, акылны алданрак йөртеп эш итәргә кирәк. Әйтер сүзләрен күңеленнән барлап чыккач, көзге алдына басып, өс-башын, йөз-кыяфәтен төзәткәләп алды, аннан соң, үзен тулысынча әзер дип хис иткәч, «Сак-Сок» китабын тотып җаваплы сәфәргә җыенды. «Ля иляһы илаллаһы Мөхәммәт Рәсуллуллаһ...» – дип, кайчандыр ишетеп калган доганы кабатларга маташты, тик шуннан арысын хәтеренә төшерә алмады.
Көтмәгәндә ишек ачылды. Искәндәр бу күренештән ачкан авызын ябарга да онытып катып калды – анда Таңчулпан басып тора иде.
– Мөмкинме? – дип сорады хатын, бүлмәгә узып. – Диктофоныңны керткән идем, Искәндәр. Зур рәхмәт сиңа.
Таңчулпанның назлы-ягымлы тавышы аны отыры чыгырыннан чыгарды.
– Ни өчен? – дип сорады ул, әлеге сүзләрнең мәгънәсен аңлар-аңламастан.
– Барысы өчен дә...– Таңчулпан диктофонны аңа сузды.
Искәндәр күзләрен хатыннан алалмыйча катып калды.
Әйе, үзгәргән иде Таңчулпан, аның тавышында да, әйтеп бетергесез наз белән тулышкан күзләрендә дә Искәндәргә булган мөнәсәбәте ачык чагыла иде. Кайнар тойгылардан мөлдерәмә тулган күзләре белән ул карамый иде Искәндәргә, ул аны иркәли иде.
Алар шулай, гипнозланган сыман, бер-берсеннән күз алалмыйча озак тордылар. Берсе ялгыш кына алгарак омтылып куйса, икенчесе аны куенына алыр да йөрәкләрдә кайнаган якты хисләргә алар каршы торалмаслар, бөтен дөньяларын онытып, сөю назларына бирелерләр, әхлак кануннарын да, вазыйфалар-бурычлар йөгәнен дә җимереп-өзеп үз теләкләренә ирешерләр сыман иде. Тик берсе дә бер хәрәкәт тә ясамады, тән хәрәкәтләре генә түгел, сүзләр дә артык иде монда, монда җаннар аңлаша, йөрәкләр бер-берсенә сөю җырын җырлый иде.
– Таңчулпан... – дип пышылдады Искәндәр, бераз һу-шына килгәч. – Таңчулпан... Алар сиңа багышланган...
Аның сүзләренең кайтавазы, кайнар хисләр белән эретелгән кайтавазы булып, шундук Таңчулпанның назлы тавышы ишетелде:
– Искәндәр... Искәндәр... – Аның тавышыннан ташлар эрер, бозлар кайнап чыгар сыман тоелды. – Нәрсә дип әйтим соң... Мондый чакта нәрсә әйтәләр соң...
– Бәлки, очрашырбыз?..– Мәхәббәттән исергән ирнең авызыннан бу сүзләр рөхсәтсез-нисез чыгып очты. Һәм ул барысын да җиргә төшерде, һәрхәлдә, әлеге сихри халәттән айнытып җибәрде, үзләренең кем һәм кайда икәнлекләрен хәтерләргә ярдәм итте.
– Юк, җаным... Юк...
Таңчулпанның тавышында наз да, әрнү дә, үкенеч тә, чарасызлык газабы да бар иде. Ул Искәндәргә тагын бер генә кабат яратып карады да, ниндидер мөһим эшен исенә төшергән кеше сыман, ашыгып чыгып китте.
Искәндәр, бүлмә уртасында басып калган җиреннән селкенергә дә батырчылык итмичә, бик озак торды. Әле генә булган вакыйгага ышанырга да, ышанмаска да белмәде ул. Әллә өн, әллә төш булды инде. Чынлап та өндә иде микән бу мизгел. Кеше чынлап та шулкадәр бәхетле була ала микән, була алса, бу тиклем сөенечкә, бу тиклем ләззәткә, бу тиклем илаһи тылсымга ул ничек түзә икән?!
Искәндәр кинәт айныды. Айныды да, шатлыгыннан кыргый авазлар чыгарып, бүлмә буйлап сикергәләргә тотынды. Шушы мизгелдә берәрсе килеп керсә, аны акылыннан шашкан дип белеп «ашыгыч ярдәм» чакырырга чабар иде, тик Искәндәр бу хакта уйламады, ул хәтта үзе турында кемнең нинди фикердә булуы белән кызыксынмады да, бу бернинди әһәмияткә дә ия түгел иде, аның өчен дөньяда бөтен мөһим әйберләрдән дә мөһимрәк бер генә нәрсә бар, ул шуның белән яши, ул шуның белән бәхетле, шуннан башка аңа бернәрсә дә кирәкми иде.
Шатлануның тәүге дулкыны узгач, бүлмәнең тәрәзәләрен киереп ачып куйды. Дөнья яктылыктан, сихри нурдан балкый иде, галәм буйлап тик гашыйклар гына ишетә ала торган тылсымлы моң агыла, урамнарда якты яңгыр ява, ә тәрәз төбендә, сөю моңыннан канатланып, шаян тамчылар дәртле биешә, алар тыпырдап-сикергәләп кенә түзә алмыйлар, аяк баскан саен кемузардан: «Таң-чул- пан!.. Таң-чул-пан!..» – дип такмаклыйлар иде.
Озакламый Егет Бабай кайтты.
– Баш китәрлек әйбер алып кайттым, – диде ул, саулык та сорашып тормастан һәм кергән уңайга чишенеп, өстәле артына утырды. – Кичекмәстән язып бирергә кирәк. Үзең ниләр майтарасың?
Үзенең ниләр майтарганын Искәндәр үзе дә бик аңлап җитми иде әле, ул иңнәрен генә сикертеп куйды:
– Яңгыр яудырам менә...
Егет Бабайга аның җавабы әле бик мөһим түгел иде бугай, ул дәшмәде, каләмнәренең берсен сайлап алып язарга тотынды. Искәндәр, тавыш-фәлән чыгармаска тырышып, тәрәзәләрне ябып куйды. Аннан соң үз урынына утырып, нәрсәдер укыган булып маташты, тик түземлеге озакка бармады, ул бераздан бик эшлекле кыяфәт белән тәмәке тартырга чыгып китте. Коридорда беркем дә юк иде. Таңчулпан күренмәс микән дигән өмет белән ишек төбендә озак кына басып торды, соңрак аларның бүлмәсе яныннан берничә кабат әйләнеп килде, әллә берәр сәбәп табып үземә кереп чыгаргамы дип уйлады, әмма кыюлыгы җитмәде, ахыр чиктә тәмәке тартырга китте.
Йөрәкнең шатлыклы ашкынуын тәмәке генә баса алмады, йөрәк хуҗасын да үзе белән алып менәрдәй булып, күкләргә талпынды, Искәндәрнең адымнарын җиргә тимәслек хәрәкәтләрен биюгә тартым итте. Ул кычкырып җырлап җибәрүдән үзен чак-чак тыеп калды, шулай да вакыт-вакыт онытылып китеп дәртле көй сызгырудан тыела алмады, күңел үзе җырлап тора иде, иреннәр ирексездән моңга бәрелде. Моңга бөрелмәсә, киң елмаю булып җәелделәр. Бу мизгелдә Искәндәр үзе дә елмаюга охшаш иде, назлы да, дәртле дә бер елмаю булып, иреннәргә кунса, мәңге сүнмәс-сүрелмәслек якты елмаю булып балкый иде ул, Искәндәр, урамга чыгып, вак-вак сибәләп яуган яңгыр тамчылары арасына басса, күк йөзендә мең төсләргә күмелеп салават күпере калкыр сыман иде.
Фото: love-is.org
(Дәвамы бар)