Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 июль 2022, 11:09

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (7)

Тирә-якта миңа карата дошмани мөнәсәбәт хөкем сөргәч үземне энә өстендә утыргандай хис иттем. Телевизор каравым да карау булмады. Әмма чит шәһәрләр, ят җирләр күргәч аз булса да җанымны юатып чыктым.

Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (7)
Габдулла ВАФИН. Мәетләр тирләми. Повесть (7)

Җиделәр тирәсендә кичке ашка тезелергә кече сержант Витманның боерыгы яңгырады. (Азактан гына белдем, рота старшинасы булып прапорщик Милько исәпләнеп акча алып ятса да, чынлыкта бу вазыйфаны безне карантиннан алып килгән кече командир башкара икән). Саф янына килгәч, буем шактый озын булуга карамастан, миңа үз урынымны ротаның артыннанрак күрсәттеләр. Карышып булмый бит инде, барып бастым ике пычрак яшь солдат арасына. Атлап киттек ашханәгә таба. Безгә ишәрәләп: «Әнә, данлыклы Совет Армиясе сугышчылары бара», – дисәң 90 яшьлек әби дә тешсез авызы белән, яшьләре чыкканчы кет-кет көләр – кулларны дөрес болгаучы түгел, хәтта аякларын югары күтәрүче дә юк, атлыйбыз шулай төрмәдә утыручы тоткыннар кебек. Моны Сивков төшендә күрсә дә, салкын тиргә батып уяначак, ә өндәгесен әйтеп торасы да юк.

Витман: «Рота, запевай», – дигәч, биш-алты карлыккан тавыш җан көчләренә хор белән җыр сүзләрен кычкырырга кереште. Ә калганнар авызларына су капканмени. Моның җыр түгеллеген хәтта мин – колагына аю баскан кеше дә беләм. Моңсызлар илендә дә болай моңланмыйлардыр.

Рота белән ашханәгә кереп өстәл артына утыруым була, мине берничә пар кул өстерәп тә чыгара. Урынымны бер читтән күрсәтәләр, әйтерсең мин бер үги бала. Игорь исемле призывташым өстәл читендә утырган яшьләргә саллы гына итеп солы боткасы салып бирә. Иң гаҗәбе – бүтәннәргә бүлеп бирү түгел, хәтта исем өчен генә булса да тәкъдим дә итмәде. (Соңыннан гына аңлаттылар, өлкән призыв солдатлары, бай кешенең песие шикелле, ач калса кала, әмма теләсә нәрсә ашамый икән).

Тугыз тулганда, карантинда өйрәнгән гадәт буенча, Ленин бүлмәсенә «Вакыт» тапшыруын карарга кереп утырдым. Андагы солдатлар мине күргәч бик нык гаҗәпләнделәр, берничәсе хәтта көлеп үк җибәрде. Берсе сугарга килә башлаган иде дә, кемдер арттан: «Бүген аңа ярый», – дип кычкырды. Солдат кулын күтәргән килеш катып калды һәм... башын кашып куйды.

Нәрсә, иртәгә миңа «Вакыт»карарга ярамыймыни?! Һәм нигә?

Тирә-якта миңа карата дошмани мөнәсәбәт хөкем сөргәч үземне энә өстендә утыргандай хис иттем. Телевизор каравым да карау булмады. Әмма чит шәһәрләр, ят җирләр күргәч аз булса да җанымны юатып чыктым.

Бераздан казармага Артамонов белән Огурцов та кайтты. Алар да «лаеш шулпасын» шактый гына чүмергәнгә охшаганнар. Сергейның төймәләре коелып беткән, ә Олегның танавы канаган, күз төбе шешкән, яңагы сыдырылган. «Кәҗә урынына ярдылар гына, малай», – диде Огурцов, киемнәрен күтәреп кабыргаларының исәнлеген тикшерә-тикшерә. Ә кечкенә буйлы Сергей, күзләре яшьләнүен күрсәтмәскә теләп, башын читкә борды һәм мышык итеп борынын тартып куйды.

Безне шулчак ниндидер солдат күреп кала һәм тезелергә боера. Погоннарында лычкалары булмаса да сафка басабыз. (Кем белә, бәлки ул сержанттыр, кителен генә бүтән кешенекен киеп торгандыр, йә юып элгәндер. Рядовой башы белән сафка басарга боермастыр бит инде). Янәшәбезгә тагын славян йөзле биш-алты солдат килә һәм уратып алып базарда мал сайлагандагы кебек күзләре белән бораулый-бораулый җентекләп безне күзәтергә керешәләр. Аларга карап тору ук куркыныч иде, нәкъ таларга җыенган көзге әтәчләр диярсең. Үзләре бертуктаусыз сораулар да яудырырга кереште:

– Каян килдегез?

– Милләтегез?

– Гражданкада нәрсә белән шөгыльләндегез?

– Җырлый һәм рәсем төшерә беләсезме?

– Бокс белән шөгыльләнмәдегезме?

– Матур сеңелләрегезнең адресларын бирәсезме?

– Гражданкада: «Көтәм», – дип калган кызларыгыз бармы?

– Төнлә теш шыгырдатмыйсызмы һәм энурез белән җәфаланмыйсызмы?

– Секс белән шөгыльләнгәнегез булдымы?

Соңгы сорауларына мин, әлбәттә, эндәшмәүне хуп күрәм, Сергей да шулай эшли, ә бары Огурцов кына тегеләр алдында дан казанырга теләп теле белән үзенең Казанова икәнлеген исбатларга кереште.

– «Өрәкләр», тыңлагыз, хәзер без сезгә инструктаж үткәрәбез, – диде кыска буйлы, чиртсәң каны чыгарга торган кызыл чырайлы үтә хәрәкәтчән Кискин дигәннәре. – Беренче һәм соңгы тапкыр сөйлим. Шуңа күрә колак очларыгызга киртеп куегыз. Яшермим, сез тәмугка эләктегез. Төгәлрәге, без тәмугта идек, ә сез безне алыштырдыгыз.

Без мотоукчылар да, пехота да, артиллерия да, хәтта танкистлар да түгел, без чын мәгънәсендә тәүлегенә 24 сәгать кизү торучы хәрби часть. Солдатларыбызның төп бурычы – һава чикләрен дошман очкычларыннан саклау. Ә сезгә, танау аслары да кипмәгән юеш борыннарга әти-әниләребезнең һәм сөйгәннәребезнең иминлеген ышанып тапшырып буламы? Әлбәттә – юк. Әмма монда, армияда бар да тигез булырга тиеш.

 Өлкән призывлар команда пунктында – җир астындагы бункер эчендә радистлар, планшетчылар, телеграфчылар һәм элемтәчеләр булып яшьләр өчен дә кизү тора, ә сез алар өчен дә бар пычрак вә физик эшләрне башкарырга тиешсез. Монда тәртип шундый.

Безнең «бабайлар» армияга килгәч ярты ел «очкан». Алты айдан соң аларны «фазаннарыбыз»[1] алыштырган. Аннан чират буенча бар авырлыклар безнең призыв җилкәсенә төште. Ярты ел җәфа чиктек, ә хәзер ял итәсебез килә. Без алты айда яхшы частьларда гадәти солдат ике ел эшлисе пычрак эшләрне башкарып чыктык. Ә хәзер эстафетаны сезнең кулларга тапшырабыз. Әзгә генә куян тиресе дә чыдаганны ярты елга гына түзәрсез әле. Аннан сездән дә яшьрәкләр килер һәм бу тәмугтан котылырсыз.

Кискин туктап калды һәм сүзне Шквыра фамилияле озын, таза, бөтен битен шадра сыман әйберләр баскан зәһәр күзле солдат дәвам итте:

– Сез – өчәү генә. Теләмәсәгез дә, карышсагыз да буйсындырачакбыз. Чөнки без – коллектив. Хәтта үз призывыгыз да инде ярдәм итмәячәк. Чөнки алар язмышларына күнде инде.

Ул сүзенең хаклыгын исбат итәргә теләп: «Шаров» – дип кычкырып җибәрә һәм караватлар арасыннан ямьсез, тере мәетне хәтерләткән солдат аламасы килеп чыга һәм тормыштан гарык чырай белән аның каршысына килеп баса. «Шадра бит»: «Хайван, идәнгә!»– дигәч яңа танышыбыз өйрәтелгән эт кебек сузылып та ята. Шуышырга кушкач бу боерыкны да үти.

– Кызурак!

Шаров спортчылар тизлегендә мүкәләп караватлар астына ук кереп китә.

–     Минем янга!

Мәхлук ә дигәнче килеп тә җитә.

– Бас!

Шаров корт чаккандай сикереп тора һәм: «Нәрсә телисең, әфәндем?» – дигән кыяфәт белән начар солдатларга текәлә. Кискин имән бармагын тырпайтып аңа төзәп аткандай иткәч ул үлгән кыяфәт чыгарып гөрселдәп идәнгә ава һәм хәрәкәтсез кала.

– Ә хәзер күземнән югал, мөртәт!

Бу әмере дә җәһәт кенә үтәлә. Без авызларыбызны да ябарга онытып катып калабыз. Исең китәр, адәм баласы шундый түбәнчелекләргә төшәр икән, әй. Шквыра сүзен дәвам итә:

– Егетләр, белегез, без физик яктан гына түгел, ә психологик яктан да сездән өстен. Әле рота тарихында берәүнең дә «бабайчылыкка» каршы тора алганы юк. Шул исәптән, боксчыларның да, самбочыларның да, иң хәтәр сугыш чукмарларының да.

– Егетләр, аңлагыз, «бабайчылыкның» әйбәт яклары да бар, – дип сүзне дәвам итте Виталий Штабрат дигән ябык кына солдат. – Болай сез ике еллык эшне экстерн рәвештә бетереп куясыз, ә аннан рәхәтләнеп тик йөриячәксез.

Ул туктап калгач Шквыра янә зәһәрен чәчте:

– Буйсынырга теләмәсәгез без сезне хуҗасының итен урлап тотылган поп эте урынына кыйнап ташлаячакбыз, ашаудан һәм йокыдан мәхрүм итәчәкбез. Ә адәм баласы ашамыйча ун тәүлек, йокламыйча җиде көн генә чыдый ала, аннан аягын суза. Шуңа өстәп, бар коллектив үзегездән йөз чөерәчәк. Һәм сез барыбер буйсынырга мәҗбүр булачаксыз. Философ Андрей Шквыра әйтмешли, коллективта яшәп тә, коллективтан бәйсез булып булмый.

Сүзне үзен самбочы дип таныштырган Балалаешников фамилияле солдат дәвам итте:

– Иртәгәдән сез безнең бөтен боерыкны үтисез. Таң тишеге белән сикереп торасыз һәм тәртип урнаштырасыз. Казарма идәнен ялтыратасыз, урыннарны җыясыз, караватларны тигезләп куясыз, территориядәге чүпләрне җыясыз, «кабаннарның» һәр боерыгын үтисез. Барча физик эшләр дә сезнең җилкәдә.

– Сезгә, – диде Бехтер дигәннәре, – утырып торырга да, күп сөйләшергә дә, көләргә дә, тик торырга да, отбойдан соң ук йокларга ятарга да, китап-гәзит укырга да, телевизор карарга да ярамый.

– Ә «Вакыт» тапшыруын? – дип аның сүзен бүлде Огурцов.

– Син, хәсис, «Вакыт» ны каян карыйсың?

– Телевизордан.

– Мин бит телевизор карарга ярамый дидем, шулай булгач, «Вакыт» карауны да оныт, – диде Бехтер, күкерттәй кабынып.

– Сез офицерлар каршында да кияүгә чыгарга җыенган титарай кызлар кебек сикергәләп йөрергә тиеш түгелсез. Алар, «кадетлар», безнең кан дошманнарыбыз. Офицерлар безне һәм, шул исәптән, сезне дә яратмый вә күрәлми. Сез алар «яшь»ләрнең эт типкесендә йөрүен белми дисезме? Күрәләр, әмма төкереп бирәләр. Шулай булгач, без дә аларга лачкылдатып төкерергә тиешбез.

Полк командирына, штаб начальнигына һәм рота командиры Калашниковка гына кулны чикәгә куеп сәлам бирергә рөхсәт итәбез.

Анда да аякларны югары күтәрмичә, кулларны исәр кеше шикелле болгамыйча, гади генә итеп. Офицерлар ни кушса да җай гына, пошмас кына кыймылдагыз. Алар сукса йә кычкырса, куркып тормагыз, каршы сугыгыз һәм кычкырыгыз. Үз җилкәгезгә утырырга рөхсәт итмәгез.

Ә прапорщикларны бөтенләй кешегә санамагыз. Чөнки алар этләр. Сержантлар каршында да купы тотмагыз. Алар безнең кебек үк солдатлар. «Иптәш сержант», – дип дәшүегезне, сәлам бирүегезне онытыгыз, бары исемнәре белән генә атагыз, юкса, менә, – дип йодрыгын күрсәтеп алды Кискин.

– Армияда урлашырга, ялагайланырга, үз җенесең белән җенси мөнәсәбәтләргә керергә, өлкән призывларның эчке киемнәрен юарга вә үтүкләргә ярамый, – дип дәвам итте Шквыра. – Ә иң зур җинаять булып бездә офицерларга әләкләшү санала. Әләкләшергә уйласагыз – асылыныгыз.

Шквыра: «Котов», – дип кычкырып җибәрә һәм караватлар арасыннан озын буйлы, тар җилкәле, алама киемле, бала йөзле, аксыл чәчле солдат йөгереп килеп чыга да, янәшәбездә туктап кала. Аның күзләрендә генә түгел, гәүдәсендә дә курку, хәтта кул-аяклары да бума чирле кешенеке кебек дер-дер калтырап тора иде. Ул усал эткә юлыккан песи баласын хәтерләтә, әмма, аңардан аермалы буларак, ни сәбәпледер торып чапмый иде.

– Вася, тезлән, – диде Шквыра.

Котов, безне сискәндереп, аның боерыгын үтәде.

– Вася, итегемне үп.

Мин монысын күрмәс өчен йөземне читкә борам.

– Беләсезме, Вася күпме хезмәт иткән? – дип сорады Шквыра өчебездән. Аннан үзе үк җавап бирде:

– Ел ярым. Ә нишләп мондый язмышка дучар булганмы? Чөнки, ул «чмо»– совет солдатларына хас булганча авырлыкларга тешен кысып түзмәгән, яшь чагында «кадетларга» әләкләшкән. Нәрсә, офицерлар аны яклашкандыр дисезме? Ха-ха. Үзләре үк «кабан»нарга Васяның сатлыкҗан икәнлеген әйткәннәр. Белегез, офицерларга кирәк түгелсез, төкерделәр алар сезгә. Кадетлар ротада хөкем сөргән бабайчылык турында бик яхшы беләләр, әмма бу күренешне юкка чыгарыр өчен бармакка бармак та сукмыйлар. Ишетсен колагыгыз – офицерларга кәнтәйләнсәгез беттегез, үзегездән ана этләр ясаячакбыз. Вася ел ярым хезмәт итсә дә кол хөкемендә. Өенә кайткач та язмышы шундый ук булачак. Чөнки без сыйныфташларына да, күршеләренә дә, эшенә дә аның кемлеге турында хат язачакбыз. Һәм ул үлгәндә дә «чмо» булып үләчәк.

Аннан Шквыра Вася Котовны бәргәләргә кереште. Тегесе карышу түгел, ә эт баласы кебек чиный гына. Кискин безгә дә бу мәхлукны кыйнарга кушты. Огурцов үзенең шәплеген күрсәтергә теләп каезлый гына, Артамонов та бер-икене сугып алды. Бары мин генә тимәдем.

– Нигә сукмыйсың? – диде Кискин.

– Аның бит миңа бер зыяны да тимәде, – дидем мин.

– Ярый, яңа көн тусын, иртәгә моның өчен кирәгеңне алырсың әле.

– Вася – мал, хәтта аның койрыгы да бар, – диде Конищев фамилияле солдат һәм миннән: «Ышанасыңмы?»– дип сорап куйды.

Әлбәттә, эндәшмәүне хуп күрәм. Әмма Конищев дигәннәре сагызак кебек икән: «Әйдә, чәйханәгә алып барыштан. Васяның койрыгы булмаса – мин, булса – син сыйлыйсың».

– Андый койрык бар ир-атта да була инде, – дим, бәхәскә кермәскә теләп.

– Бар ир-атта да?! – ди, әллә чынлап, әллә юри гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарып.

– Әйе, бар ир-атта да. Тик, алгы яктан.

«Помазоклар» шаркылдап көлешеп алалар.

– Юк, сүз чын койрык турында бара. Монысына ышанасыңмы?

– Ышанмыйм, – дим. «Ничек инде адәм баласының койрыгы булсын», – дип уйлап куям күңелемнән.

– Бәхәстәнме?

– Нәрсәдән?

– Биш тиенең, ягъни бер коржик алырлык акчаң бармы?

– Табармын.

– Вася, чишен, «өрәкләргә» койрыгыңны күрсәт, – дип кычкыра Конищев Котовка. Бахырың кителен салып ата һәм арты белән борылып баса. Аркасында, чыннан да, биология китабындагы җитлекмәгән кешенеке шикелле ике-өч сантиметр озынлыгындагы койрыгы бар иде аның.

– Вася, эт шикелле койрыгыңны болга, – дип килеп бәйләнә Шквыра.

Бахырың нәрсәләрдер эшләргә маташа, чырайларын сыта, дер-дер калтырый һәм көчәнә, әмма, бәхетсезлегенә каршы, койрыгы гына селкенми. Бу, әлбәттә, Шквырага ошамый һәм тегене эт урынына тотып яра. Арып туктагач; «Котовның әләкләячәген белсәм дә кыйныйм. Әмма миңа моның өчен берни дә булмаячак. Чөнки, төкерде офицерларың солдат язмышына. Һәм сезгә дә Васяны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кәбестә урлап тотылган кәҗә урынна кыйнарга рөхсәт итәм. Кем кушты дисәләр, Шквыра үзе диярсез», – дип нәтиҗә ясап куя садист солдат.

– Әләкләшү турында аңлаттык инде. Асылыну, йә атылу да юләрлек. Качу – файдасыз. Чөнки, без тайга эчендә. Урманга шылсагыз – анда чебен-черки, кыргый песиләр һәм тайга патшасы – уссури тигры. Ә ул кеше итен бик нык ярата. Юл да берәү генә. Ул район үзәгенә илтә. Анда сезне ә дигәнче каптырачаклар, – диде Штабрат. – Аңлагыз, качып котыла алмаячаксыз. Сезне тотып дезертирлыкта гаепләп төрмәгә утыртачаклар. Аннан чыккач та хезмәтегезне дәвам иттерәчәкләр. Һәм бу – авырлыклардан качу егетлек тә түгел.

(Дәвамы бар).

 

 

Фото: neprizyvnoi.ru



[1]     Фазан – бер елдан күбрәк, ел ярымнан азрак хезмәт иткән солдат.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: